Чын байлыкка ия булыгыз
«Тәкъва булмаган дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз» (ЛҮК 16:9).
1, 2. Ни өчен бу дөнья төзелешендә ярлылык һәрвакыт булачак?
БҮГЕНГЕ икътисадый система рәхимсез һәм гаделсез. Мәсәлән, күп кенә яшьләр эш таба алмыйча интегә. Башкалар, гомерләрен куркыныч астына куеп, баерак илләргә күченә. Ярлылык хәтта алга киткән илләрдә киң таралган. Байлар белән ярлылар арасындагы упкын көннән-көн тирәнәя бара. Соңгы исәпләүләр буенча, 1 процент тәшкил иткән дөньядагы иң бай кешеләрнең мөлкәтенең күләме калган 99 процент кешенең гомуми милкенә тиң. Бу күрсәткечләрне раслау авыр булса да, берәү дә миллиардлаган кеше үтә ярлы яши дигән фикер белән бәхәсләшергә теләмәс. Шул ук вакытта башкаларның акчасы үзләренең киләчәк буыннарын тулысынча тәэмин итү өчен җитәрлек. Гайсә: «Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр»,— диеп, тормыштагы шул ачы хакыйкатьне раслаган (Марк 14:7). Ни өчен бүгенге дөньяда шундый тигезсезлек күзәтелә?
2 Гайсә, Аллаһы Патшалыгы килгәч, хәзерге икътисадый системаның үз ахырына киләчәген белгән. Сәяси һәм дини төзелешләр, шулай ук Ачылыш 18:3 тә «сәүдәгәрләр» итеп сурәтләнгән комсыз коммерция системасы да Шайтан дөньясының өлешләре булып тора. Аллаһы халкы Шайтан дөньясының сәяси һәм дини өлешләреннән бөтенләй читтә тора. Әмма аның коммерция өлеше турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелегенә коммерциягә бәйле эшләрдә бөтенләй катнашмый булмый.
3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
3 Мәсихчеләр буларак, безгә бүгенге коммерция системасына үз карашыбызны тикшереп чыгарга кирәк. Моның өчен үзебезгә мондыйрак сораулар биреп була: «Мин мал-мөлкәтемне я материаль нәрсәләремне Аллаһыга тугры булуымны күрсәтү өчен ничек куллана алам? Коммерция дөньясының эшләрендә катнашуымны ничек киметә алам? Аллаһы хезмәтчеләренең шушы авыр вакытларда тулысынча Аңа таянганы нинди очраклардан күренә?»
НАМУССЫЗ ЙОРТ ИДАРӘЧЕСЕ ТУРЫНДА АЧЫК МИСАЛ
4, 5. а) Гайсә мисалындагы йорт идарәчесе нинди хәлгә эләккән? ә) Гайсә үзенең шәкертләренә нинди киңәш биргән?
4 Лүк 16:1—9 укы. Гайсәнең намуссыз йорт идарәчесе турындагы ачык мисалы уйланырга дәртләндерә. Милекне әрәм-шәрәм итүдә гаепләнгәннән соң, йорт идарәчесе «акыл белән эш итеп», үзенә «дуслар булдырган» *. Шулай итеп ул, эшен югалткач, аларның ярдәм итәчәкләренә өметләнгән. Әлбәттә, Гайсә үз шәкертләрен, бу дөньяда яшәп исән калу өчен, намуссыз эш итәргә өндәмәгән. Чөнки шулай эш итү рәвеше «бу дөнья төзелешенең кешеләренә» хас. Гайсә үзенең бу ачык мисалын бер мөһим фикерне ачыграк җиткерер өчен китергән.
5 Гайсә үз шәкертләренең күпчелегенә, авыр хәлгә эләккән йорт идарәчесенә кебек, шушы гаделсез коммерция дөньясында яшәү өчен акча табу кыен булачагын белгән. Шуңа күрә ул болай дигән: «Тәкъва булмаган дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз, моны алар [Йәһвә белән Гайсә], байлыгыгыз беткәч, сезне мәңгелек торакка кабул итсен өчен эшләгез». Гайсәнең киңәшеннән нинди гыйбрәт алып була?
6. Бүгенге коммерция системасы Аллаһының ниятенә кермәгәне безгә кайдан билгеле?
6 Изге Язмалардан ачык күренгәнчә, коммерция дөньясының булуы Аллаһы ниятенә кермәгән. Йәһвә Гадән бакчасында Адәм белән Хауваның ихтыяҗларын тулысы белән канәгатьләндергән (Ярат. 2:15, 16). Дәверләр узу белән изге рух беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышына тәэсир итә башлагач, «бихисап күп иман итүче... үз милкен үзенеке дип атамаган, һәрнәрсә уртак» булган (Рәс. 4:32). Ишагыя пәйгамбәр бар кешеләр җир бүләк иткән нәрсәләрдән файда күреп, рәхәтләнеп яшәячәк вакыт турында әйткән булган (Ишаг. 25:6—9; 65:21, 22). Әмма ул вакыт җиткәнче, Гайсәнең шәкертләренә, яшәү өчен акча эшләп табар өчен, «тәкъва булмаган дөньяның байлыгыннан» «акыл белән эш итеп» файдаланырга һәм шул ук вакытта Аллаһының хуплавына да ия булырга кирәк.
ТӘКЪВА БУЛМАГАН ДӨНЬЯНЫҢ БАЙЛЫГЫН АКЫЛЛЫ КУЛЛАНЫГЫЗ
7. Лүк 16:10—13 тә нинди киңәш язылган?
7 Лүк 16:10—13 укы. Гайсә мисалындагы йорт идарәчесе шәхси максатлары өчен дуслар булдырган. Әмма Гайсә үз шәкертләрен саф ниятләрдән чыгып үзләренә дуслар булдырырга өндәгән. «Дуслар булдырыгыз» диеп, ул кем белән дуслык булдыруны күздә тоткан? Йәһвә һәм үзе белән. Гайсәнең ачык мисалыннан соң әйткән сүзләреннән күренгәнчә, «тәкъва булмаган дөньяның байлыгы» Аллаһыга тугры булу белән бәйле. Гайсә фикеренең асылы шунда ки, һәрберебез үзендәге «тәкъва булмаган дөньяның байлыгы белән» үзен тугры тота, ягъни аны дөрес куллана ала. Без моны ничек эшли алабыз?
8, 9. Кайберәүләр «тәкъва булмаган дөньяның байлыгы белән» үзләрен ничек тугры тота?
8 Материаль нәрсәләребез белән үзебезне тугры тотуыбызны раслый торган төп ысулларның Мат. 24:14). Һиндстандагы бер бәләкәй кызның кечкенә генә акча савыты булган. Ул шунда аз-азлап вак акчаларын сала торган булган. Вәгазьләү эшенә үз өлешен кертергә теләп, ул хәтта уенчыклар сатып алудан да баш тарткан. Савыты акча белән тулгач, ул бар акчасын бөтендөнья Патшалык эшенә тапшырган. Ә Һиндстандагы бер абый-кардәш кокос үстерү белән шөгыльләнә. Ул кокосның шактый өлешен малайялам тәрҗемә офисына бүләк итеп бирә. Тәрҗемә офисына кокосларны барыбер сатып алырга кирәк булганга, ул кокос рәвешендә бүләк бирүне акча бирүгә караганда күпкә файдалырак дип саный. Шулай итеп ул гамәлдә акыл белән эш итә. Грециядәге кардәшләр дә шулайрак эшли: алар Бәйтел гаиләсен зәйтүн мае, сыр һәм башка азык-төлек белән тәэмин итә.
берсе — Гайсә алдан әйткән бөтендөнья вәгазь эшенә матди яктан булышлык итү (9 Шри-Ланкадан булган бер абый-кардәшебез, үзе башка илдә яшәсә дә, үз йортында җыелыш очрашулары, конгресслар үткәрергә, шулай ук тулы вакытлы хезмәтчеләргә яшәргә рөхсәт иткән. Үз милкен шулай куллану аның үзенә матди яктан файда китерми, ә менә бай булмаган җирле вәгазьчеләргә бу зур ярдәм булып тора. Эшчәнлегебез чикләнгән бер илдә абый-кардәшләр үз йортларын җирле Патшалык Заллары буларак куллана. Шулай итеп матди яктан мөмкинлекләре чикле булган күп кенә пионерларның һәм башка вәгазьчеләрнең артык финанс чыгымнар таләп итмәгән җыелыш очрашулары үткәрелгән урыннары бар.
10. Юмартлык күрсәтү нинди файда китерә?
10 Бу мисаллардан күренгәнчә, Аллаһының хезмәтчеләре «кечкенә нәрсәдә тугры» булганнарын күрсәтә (Лүк 16:10). Алар рухи байлыкның чын кыйммәтен белеп, материаль байлыкларын башкалар файдасына куллана. Шундый корбаннарга барган Йәһвәнең дуслары күңелләрендә нинди хисләр кичерә? Алар чиксез шатлык кичерә, чөнки юмартлык күрсәтүләре белән чын байлык туплаганын аңлый (Лүк 16:11). Патшалык эшенә даими булышлык итеп торган бер апа-кардәшебез болай ди: «Материаль яктан юмартлык күрсәткән еллар дәвамында мин үз тәҗрибәмдә мондый гаҗәеп күренешне күзәттем: материаль яктан юмартрак була барган саен, башкаларга карата мөнәсәбәтем дә юмартрак була барды. Нәтиҗәдә миңа башкаларны кичерергә, аларга карата сабыр булырга, башкалар өметләремне акламау сәбәпле кичергән хис-тойгыларны җиңәргә һәм киңәшләрне кабул итәргә җиңелрәк». Әйе, юмартлыкның рухи яктан баетканын күпләр үз тәҗрибәләреннән белә (Зәб. 112:5; Гыйб. сүз. 22:9).
11. а) Юмартлыгыбыз «акыл белән эш иткәнебезне» ничек күрсәтә? ә) Аллаһы халкы ирекле иганәләрне ничек куллана? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
11 «Акыл белән эш иткәнебезне» гамәлдә күрсәтүнең тагын бер юлы — материаль нәрсәләребезне башкаларның хезмәтенә булышлык итү өчен куллану. Бу безгә башкаларга үз шартларыбыздан чыгып ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Бу дөнья байлыгына ия булган, әмма тулы вакытлы хезмәттә катнаша алмаган я чит илгә күченә алмаган кардәшләр үзләренең ирекле иганәләре белән башкаларның хезмәтенә булышлык итә ала һәм эчке канәгатьлек кичерә (Гыйб. сүз. 19:17). Ирекле иганәләребез бик ярлы, әмма хакыйкатькә тартылган кешеләрне әдәбиятыбыз белән тәэмин итәргә һәм вәгазьләү эшенә булышлык итәргә ярдәм итә. Еллар буе Конго, Мадагаскар һәм Руанда кебек илләрдә кардәшләребезгә ике нәрсәдән берсен сайларга кирәк булган: гаиләләрен ризык белән тәэмин итәргә я Изге Язмалар китабын сатып алырга. Кайчакларда Изге Язмаларның бәясе бер атналык я бер айлык эш хакына тиң булган. Хәзер исә күпләрнең ирекле иганәләре ярдәмендә һәм акчаларның «бертигез ителүе аша» Йәһвәнең оешмасы Изге Язмаларның төрле телләрдә булуы һәм аның һәр гаилә әгъзасында, һәр өйрәнүчедә булуы турында кайгырта. (2 Көринтлеләргә укы.) Шулай итеп, бирүчеләр дә, алучылар да Йәһвә белән дуслаша ала. 8:13—15
ТОРМЫШЫГЫЗНЫ ГАДИЛӘШТЕРЕГЕЗ
12. Ибраһим Аллаһыга таянганын ничек күрсәткән?
12 Йәһвә белән дуслыкны булдыруның бүтән бер ысулы — коммерция дөньясы белән мөмкин кадәр азрак эш итү һәм чын байлык туплау. Борынгы заманда яшәгән нык иманлы кеше Ибраһим, тыңлаучанлык күрсәтеп, гөрләп чәчәк аткан Ур шәһәрен калдырып киткән. Чатырларда яшәргә ризалашып, Ибраһим Йәһвә белән якын дуслыкка омтылган (Евр. 11:8—10). Ул чын байлык чыганагы булган Аллаһыга өмет баглаган һәм беркайчан да матди байлыкка омтылмаган, югыйсә бу аның Аллаһыга таянмаганлыгын күрсәтер иде (Ярат. 14:22, 23). Гайсә башкаларны шундый ук иман күрсәтергә дәртләндергән. Бер тапкыр ул бер бай егеткә: «Камил буласың килсә, бар, милкеңне сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»,— дигән (Мат. 19:21). Бу кешенең Ибраһимныкы шикелле иманы булмаган. Шулай да Аллаһыга тулысынча таянганнарын күрсәтеп яшәгән кешеләр булган.
13. а) Паул Тимутине нә́рсәгә өндәгән? ә) Паулның киңәше безнең көннәрдә ничек кулланырлык?
13 Тимути дә нык иманлы кеше булган. Аны «Мәсих Гайсәнең яхшы гаскәрие» дип атап, Паул: «Бернинди гаскәри дә, үзен хезмәткә алучыга ярарга теләп, үз хезмәтенә кагылышы булмаган табышлы эшләрдә катнашмый»,— дигән (2 Тим. 2:3, 4). Бүген Гайсәнең шәкертләре, шул исәптән миллионнан артык тулы вакытлы хезмәтчеләр гаскәре Паулның киңәшен кулланыр өчен бар тырышлыкларын куя. Реклама тәэсиренә һәм бу комсыз дөньяның басымына каршы торып, алар: «Бурычка алучы бурычка бирүченең колы була»,— дигән принципны истә тотарга тырыша (Гыйб. сүз. 22:7). Шайтан безнең коммерция дөньясы файдасына эшләп, бар вакытыбызны һәм бар көчебезне сарыф итүебезне тели. Кайбер карарларыбыз нәтиҗәсендә без еллар буена финанс бурычларның «тотыгына» әйләнергә мөмкин. Кайберәүләр зур ипотека кредитлары алып, шулай ук белем алу, кыйммәтле машиналар сатып алу һәм хәтта купшы туйлар үткәрү өчен кредитлар алып, үз өсләренә коточкыч финанс йөк ала. Тормышыбызны гадиләштергәндә, бурычларга керүдән сакланганда һәм чыгымнарыбызны киметкәндә, без акыл белән эш иткәнебезне күрсәтәбез. Шулай эшләп, без бүгенге коммерция системасының колы түгел, ә Аллаһы колы булып калырбыз (1 Тим. 6:10).
14. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш? Мисаллар китер.
14 Гади тормыш алып бару приоритетларны дөрес билгеләү дигәнне аңлата. Бер ирле-хатынлының зур һәм табышлы бизнесы булган. Әмма алар кабат тулы вакытлы хезмәтне башларга теләгән. Шул сәбәптән бу ирле-хатынлы үз бизнесларын, катерларын һәм башка милкен сатарга булган. Аннары алар Уорвиктагы төп идарәнең төзелешендә катнашырга теләк белдергән. Бәйтелдә кызы һәм кияве белән һәм берничә атна дәвамында Уорвиктагы төзелештә катнашкан кодалары белән бергә хезмәт итү алар өчен зур фатиха булган. Колорадо штатындагы бер пионер апа-кардәшебез мисалына да игътибар итик. Ул банкка ярты көнлек эшкә урнашкан. Банк хуҗалары аның эше белән шулкадәр канәгать булган ки, аңа өчләтә эш хакын арттырырга тәкъдим иткәннәр, ләкин моның өчен тулы көн эшләргә кирәк булган. Әмма эш бар игътибарны хезмәткә тупларга комачаулаячагын белгәнгә, ул бу кызыктыргыч тәкъдимнән баш тарткан. Бу Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди корбаннарга барганын күрсәткән кайбер мисаллар гына иде. Шундый тәвәккәллек күрсәтеп, Патшалык эшләрен беренче урынга куйганда, без Аллаһы белән дуслыкны һәм
рухи байлыкны бүгенге коммерция дөньясы тәкъдим итә алган нәрсәләргә караганда күпкә күбрәк кадерләгәнебезне күрсәтәбез.МАТЕРИАЛЬ БАЙЛЫК ҮЗ КЫЙММӘТЕН ЮГАЛТАЧАК
15. Нинди байлык чын канәгатьлек китерә?
15 Материаль яктан муллыкта яшәүне Аллаһы фатихасының чагылышы дип әйтеп буламы? Була, әмма һәрвакытта да түгел. Йәһвә «игелекле эшләргә бай булганнарны» фатихалый. (1 Тимутигә 6:17—19 укы.) Мәсәлән, Лючия * исемле бер апа-кардәшебез Албаниядә ихтыяҗ барлыгын белгәч, 1993 елда Италиядән шунда күченгән. Аның матди авырлыклары булган, һәм ул Йәһвәгә үзе турында кайгыртачагына тулысынча ышанган. Ул албан телен өйрәнгән һәм 60 тан артык кешегә хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм иткән. Безнең күбебез, мөгаен, шундый ук уңдырышлы территориядә хезмәт итмидер дә. Әмма безнең башкаларга тормыш юлын табып, шул юлда калырга ярдәм итәр өчен куйган һәртөрле тырышлыкларыбыз заяга түгел, чөнки шулай эшләп, без беркайчан да үз кыйммәтен югалтмаячак байлык җыябыз (Мат. 6:20).
16. а) Бүгенге коммерция системасын нәрсә көтә? ә) Киләчәктә нәрсә буласын белү материаль байлыкка карашыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?
16 Гайсә бүгенге коммерция системасының үз ахырына киләчәге турында ачыктан-ачык әйткән. Ул байлыгыгыз, ягъни тәкъва булмаган дөньяның байлыгы бетсә димәгән, ә «байлыгыгыз беткәч» дигән (Лүк 16:9). Шушы соңгы көннәрдә кайбер банкларның банкротлыкка төшүе һәм кайбер илләрдә экономик кризисның хөкем сөрүе якын киләчәктә дөньякүләм масштабта булачак хәлләр белән чагыштырганда берни дә түгел. Шайтанның бөтен дөнья төзелеше — сәяси, дини һәм коммерция системалары ахыр чиктә җимереләчәк. Йәзәкил һәм Сафуния пәйгамбәрләр гасырлар буе коммерция дөньясының төп ресурслары булып торган алтын белән көмеш файдасыз нәрсәгә әйләнәчәк дип алдан әйткән булган (Йәз. 7:19; Саф. 1:18). Әгәр дә сез гомерегез ахырына җитәрәк үткәндәге еллар дәвамында чын байлык белән корбан итеп, «тәкъва булмаган дөньяның байлыгын» күп итеп туплаганын абайлап алсагыз, нинди хисләр кичерер идегез? Бәлки, күңелдә туган хисләр гомере буе күп акча җыяр өчен эшләгән, әмма бөтен акчасы ялган икәнлеген белгән кешенекенә охшаш булырдыр (Гыйб. сүз. 18:11). Әйе, материаль байлык ахыр чиктә үз кыйммәтен югалтачак, шуңа күрә аны күктәге «дусларны булдырыр» өчен кулланырга тырышыйк һәм андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк. Йәһвә Патшалыгы эшләренең алга баруына ничек кенә булышлык итмик, без рухи яктан байый барабыз.
17, 18. Аллаһы дусларын киләчәктә нәрсә көтә?
17 Аллаһы Патшалыгы килгәч, аренда һәм ипотека дигән нәрсә, сәламәтлек саклау чыгымнары булмаячак, азык-төлек бушлай һәм мул булачак. Йәһвә үзенең җирдәге гаиләсен җирнең бүләк итеп бирелгән иң яхшы нәрсәләре белән тәэмин итәчәк. Алтын, көмеш һәм асылташлар инвестиция я запаслар буларак түгел, ә бизәкләр буларак кулланылачак. Матур-матур йортлар салу өчен югары сыйфатлы агач материаллары, таш һәм металл материаллар җитәрлек булачак. Дуслар акча хакына түгел, ә күңел канәгатьлеге хакына ярдәм итәчәк. Җирнең юмартлыгы һәркемгә тиячәк.
18 Бу Йәһвә һәм Гайсә белән дуслыкны булдырган кешеләр алачак гаҗәеп фатихаларның өлеше генә. Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре Гайсәнең: «Атамнан фатиха алганнар, килегез һәм дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дигән сүзләрен ишеткәч, күңелләрендәге шатлыкның иге-чиге булмаячак (Мат. 25:34).
^ 4 абз. Гайсә йорт идарәчесенә тагылган гаепләүләр нигезле булган димәгән. Лүк 16:1 дә «җиткергәннәр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе йорт идарәчесенә яла якканнар дигән фикерне дә белдерергә мөмкин. Гайсә йорт идарәчесенең эшеннән ни өчен азат иткәннәренә түгел, ә аның нәрсә эшләгәненә игътибар иткән.
^ 15 абз. Лючия Муссанеттның тәрҗемәи хәле «Уяныгыз!» (рус) журналының 2003 елның 22 июнь санының 18—22 нче битләрендә бастырылган.