Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Мәсихчегә башкалардан яклану максаты белән үзендә ату коралы, мәсәлән, пистолет я мылтык сакларга ярыймы?

Мәсихчеләр үз иминлекләрен кайгырту я гомерләрен саклау өчен акыллы чаралар күрергә мөмкин, әмма алар моны Изге Язмалардагы принциплар кысаларында эшли. Башкалардан яклану өчен пистолет, мылтык я башка ату коралын куллану андагы принципларга каршы килә. Әйдәгез, дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә алган кайбер якларга игътибар итик:

Йәһвә күзендә кеше гомере изге. Мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвә «тормыш чишмәсе» икәнен яхшы белгән (Зәб. 36:9). Шуңа күрә мәсихче үзен я үз милкен яклау өчен акыллы чаралар күрергә булса, ул кеше үтерүдә һәм кан түгүдә гаепле булмас өчен кулыннан килгәннең барысын эшләргә тиеш (Кан. 22:8; Зәб. 51:14).

Әлбәттә, кешенең үзен яклау өчен теләсә нинди әйберне куллануы кан түгүгә китерергә мөмкин. Әмма кемнедер ату коралы ярдәмендә үтерү, бу очраклы я аңлы рәвештә булсынмы, җиңелрәк *. Өстәвенә, бәлки, нервлы һәм тынычсыз булып киткән җинаятьче башка берәүдә ату коралын күреп алса, хәл бик киеренкеләнеп китеп, нәтиҗәдә, берәрсенең үлеменә китерә ала.

Гайсә үз үлеме алдындагы төнне үз шәкертләренә кылыч алырга әйткәндә, аның алар кылычны яклану өчен куллана ала дип әйтәсе килмәгән (Лүк 22:36, 38). Киресенчә, Гайсә аларга бер мөһим сабак бирергә теләгән: шәкертләр, хәтта коралланган кешеләр төркеме белән йөзгә-йөз очрашкан очракта да, көч кулланырга тиеш түгел (Лүк 22:52). Петер үзендә булган кылычны тартып чыгарып, баш рухани хезмәтчесен яралаганнан соң, Гайсә Петергә: «Кылычыңны үз урынына кайтар»,— дигән. Аннары: «Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр»,— диеп, Гайсә мөһим хакыйкатьне — мәсихчеләр өчен бүгенге көндә дә җитәкчелек булып торган принципны әйткән (Мат. 26:51, 52).

Микай 4:3 буенча, Аллаһы хезмәтчеләре «үз кылычларыннан чүкеп — төрәннәр, сөңгеләреннән бакча пычаклары ясаган». Мәсихчеләрне аерып торучы шушы билге рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән мондый сүзләренә туры килә: «Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз. [...] Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Рим. 12:17, 18). Паулга күптөрле куркыныч хәлләр, шул исәптән юлбасарлардан хәвеф-хәтәр янаган булса да, ул әйткән сүзләре буенча яшәп, шәхси иминлеген Изге Язмалардагы принциплардан югары куймаган (2 Көр. 11:26). Ул Аллаһыга таянган һәм Аның Сүзендә тупланган акыллы киңәшләр «сугыш коралларыннан яхшырак» икәнен белгән (Вәг. 9:18).

Мәсихчеләр өчен гомер материаль нәрсәләрдән күпкә кыйммәтлерәк. «Кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). Шуңа күрә мәсихчегә йомшак-юаш кына сөйләшеп, коралланган җинаятьчене туктата алмаса, Гайсәнең: «Явыз кешегә каршылык күрсәтмә»,— дигән сүзләрендәге принципны исәпкә алырга кирәк. Башкача әйткәндә, безгә, бәлки, җинаятьчегә үзебезнең эчке һәм өс киемебезне дә бирергә туры килер (Мат. 5:39, 40; Лүк 6:29) *. Әмма иң яхшы юл, әлбәттә, андый хәлне булдырмау. Әгәр дә без үз байлыгыбыз белән мактанмасак һәм күршеләребезгә тынычлык сөючән Йәһвә Шаһитләре буларак билге булсак, ихтимал ки, без аяусыз җинаятьчеләрнең корбаны булып китмәбез (1 Яхъя 2:16; Гыйб. сүз. 18:10).

Мәсихчеләр башкаларның вөҗданын хөрмәт итә (Рим. 14:21). Әгәр дә берәр мәсихченең җинаятьчеләрдән яклану максаты белән үзендә ату коралы саклаганы турында билгеле булса, бу аның кайбер имандашларын шаккаттырырга һәм хәтта алар өчен абыну ташы булырга мөмкин. Безнең, бәлки, ату коралына ия булырга законлы хокукыбыз бардыр да, әмма ярату безне башкаларның мәнфәгатьләрен үзебезнекеннән өстен куярга дәртләндерәчәк (1 Көр. 10:32, 33; 13:4, 5).

Мәсихчеләр башкалар өчен яхшы үрнәк булырга тырыша (2 Көр. 4:2; 1 Пет. 5:2, 3). Әгәр дә берәр мәсихче, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирелеп тә, башкалардан яклану максаты белән үзендә ату коралы саклавын дәвам итсә, ул инде үрнәк алырлык булмаячак. Шул сәбәптән ул җыелышта һичнинди вазифалар һәм хөрмәтле вазифалар үтәр өчен таләпләргә туры килмәячәк. Эшендә ату коралын йөртүен дәвам иткән мәсихче турында да шуны ук әйтеп була. Шуңа күрә ул үзенә башка эш тапса, яхшырак булыр *.

Әлбәттә, мәсихче үзен, гаиләсен я үз милкен ничек яклаячагын, шулай ук нинди эшне сайлаячагын күбесенчә үзе хәл итә. Әмма мәсихче андый карарларны Изге Язмалардагы принциплар нигезендә кабул итәргә тиеш. Андагы принципларда Аллаһыбызның зирәклеге һәм яратуы чагыла. Аллаһының принципларын хөрмәт иткән рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр башкалардан яклану максаты белән үзләрендә ату коралы сакламаска булыр. Алар Аллаһыга таянып, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү чын иминлеккә алып барачагын белә (Зәб. 97:10; Гыйб. сүз. 1:33; 2:6, 7).

Бөек афәт вакытында мәсихчеләр үз көченә түгел, ә Йәһвәгә таяначак

^ 3 абз. Мәсихче ризык хакына хайван аулау я кыргый хайваннардан яклану максаты белән берәр нинди ату коралына (мәсәлән, мылтыкка) ия булырга карар кылырга мөмкин. Әмма кулланылмаган чакта, андый корал корылмаган, ә, бәлки, хәтта сүтелгән килеш йозаклы ышанычлы җирдә сакланырга тиеш. Закон буенча ату коралын саклауга тыю салынган я ниндидер чикләр куелган илләрдә мәсихчеләр законга буйсына (Рим. 13:1).

^ 2 абз. Көчләүдән үзеңне ничек яклап булганы турында күбрәк белер өчен «Уяныгыз!» (рус) 1993 ел, 8 апрель, 6—8 нче битләрдәге мәкаләне кара.

^ 4 абз. Корал йөртү таләп ителгән эш турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2005 ел, 1 ноябрь, 31 нче битне һәм 1984 ел, 1 февраль, 18—19 нчы битләрне кара.