Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкать «тынычлык түгел, ә кылыч китерә»

Хакыйкать «тынычлык түгел, ә кылыч китерә»

«Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем» (МАТ. 10:34).

ҖЫРЛАР: 123, 128

1, 2. а) Аллаһы хезмәтчеләре буларак, без нәрсәгә ия? ә) Тынычлыгыбызны нәрсә бозарга мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ҺӘРКЕМНЕҢ борчылмыйча, тынычлыкта яшисе килә. Без Йәһвәгә «Аллаһы тынычлыгы» биргәне өчен шундый рәхмәтле. Бу эчке тынычлык безне борчый торган фикерләр белән хисләрдән яклый (Флп. 4:6, 7). Йәһвәгә багышлангач, без шулай ук «Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләргә» дә ия булдык (Рим. 5:1).

2 Шулай да җирдә бүген тынычлык хөкем сөрми шул. Бу соңгы көннәрдә күп нәрсә тынычлыгыбызны урлый ала. Мәсәлән, кешеләр арасында низаг-бәхәсләр кубып тора (2 Тим. 3:1—4). Шулай ук, мәсихчеләр буларак, без Шайтанга һәм аның ялган тәгълиматларына каршы рухи сугыш алып барабыз (2 Көр. 10:4, 5). Өстәвенә, безгә Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнарыбыз басым ясарга мөмкин. Тынычлыгыбызны моннан да ныграк бозган тагын берәр нәрсә бар микән?! Алар бездән мыскыллап көләргә, гаиләләрне аеруда гаепләргә я, иманыбыздан ваз кичмәсәк, бездән баш тарту белән янарга мөмкин. Без гаилә әгъзаларының каршы торуларына нинди караш сакларга тиеш? Моның аркасында туган авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга?

ГАИЛӘДӘГЕЛӘРНЕҢ КАРШЫ ТОРУЛАРЫ

3, 4. а) Гайсәнең хәбәре кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә? ә) Нинди очракта Мәсихкә иярү аеруча авыр?

3 Гайсә күпләр хакыйкатьне кабул итмәячәк һәм мәсихчеләргә хәтта туганнары да каршы торачак икәнен белгән. Бу хәл мәсихчеләр гаиләләрендә тынычлыкның бозылуына сәбәп була ала. Шуңа күрә ул болай дип кисәткән: «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем. Чөнки мин аерырга дип килдем: улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр. Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр» (Мат. 10:34—36).

4 «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз» дигән сүзләре белән Гайсә кешеләрне мәсихче булу нинди авырлыкларга китерә алганы турында уйланырга дәртләндергән. Аның хәбәре хәтта якын кешеләрне аера алган. Әлбәттә, Гайсә Мәсих кешеләрне бер-берсеннән ераклаштырыр өчен түгел, ә Аллаһы хәбәрен вәгазьләр өчен килгән (Яхъя 18:37). Әмма ул үз шәкертләренә шуны аңлатырга тырышкан: дуслары я туганнары хакыйкатьне кабул итмәскә дә мөмкин, шуңа күрә Гайсәгә ияреп бару аеруча авыр була ала.

5. Кайбер мәсихчеләргә нәрсә аша үтәргә туры килә?

5 Гайсә, «җәфалану баганасы» турында әйткәндә, гаиләдәгеләрнең каршы торуларын да күздә тоткан (Мат. 10:38). Тугры булып калыр өчен, мәсихчегә, бәлки, үз туганнарының мыскыллап көлүләрен түзәргә я хәтта үзеннән ваз кичүләре аша үтәргә туры килер. Ләкин, югалткан нәрсәләре белән чагыштырганда, ул күбрәк нәрсәгә ия булыр. (Марк 10:29, 30 укы.)

6. Туганнарыбыз каршы торса да, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

6 Туганнарыбыз Йәһвәгә хезмәт итүебезгә комачауларга тырышса да, без аларны барыбер яратабыз. Шулай да Йәһвәгә һәм Мәсихкә яратуыбыз беренче урында торырга тиеш (Мат. 10:37). Шулай ук Шайтанның, сафлыгыбызны бозар өчен, туганнар белән мөнәсәбәтләребезне кулланырга тырышканын да онытмыйк. Әйдәгез, гаиләдә туа алган кайбер авыр хәлләргә игътибар итик һәм аларны ничек җиңеп булганын карап чыгыйк.

МӘСИХЧЕ БУЛМАГАН ТОРМЫШ ИПТӘШЕ

7. Мәсихче үзенең Йәһвә Шаһите булмаган тормыш иптәшенә ничек карарга тиеш?

7 Изге Язмаларда никахка кергәннәрнең «тормышларында үз авырлыклары булачак» дип әйтелә (1 Көр. 7:28). Ә тормыш иптәше Йәһвә Шаһите булмаса, гаиләдә тагы да күбрәк стресс һәм борчылулар туарга мөмкин. Сез дә андый хәлдә булсагыз, моңа Йәһвә күзлегеннән карарга тырышыгыз. Иптәшегез әлегә мәсихче булырга теләмәсә, бу әле аерылышыр өчен я аерым яшәр өчен сәбәп түгел (1 Көр. 7:12—16). Йәһвә Шаһите булмаган ирегез рухи эшләрдә үзенә җаваплылык алмаса да, ул гаилә башы буларак барыбер хөрмәткә лаек. Ә әгәр дә хатыныгыз мәсихче түгел икән, сез аны алга таба да назлы яратырга һәм кайгыртырга тиеш (Эфес. 5:22, 23, 28, 29).

8. Тормыш иптәшегез хезмәтегезне чикләргә тырышса, сез нәрсә турында уйлана аласыз?

8 Иптәшегез Йәһвәгә хезмәт итүегезне чикләргә тырышса, нәрсә эшләргә? Мәсәлән, бер апа-кардәшебезнең ире аңа атнаның билгеле бер көннәрендә генә хезмәт итәргә рөхсәт иткән. Сездә дә охшаш авырлык туса, үзегезгә мондыйрак сораулар бирегез: «Тормыш иптәшем Йәһвәгә хезмәт итүемне тулысынча тыярга телиме? Алай булмаса, мин аңа буйсына аламмы?» Акыллылык белән эш итсәгез, никахыгызда проблемалар азрак булыр (Флп. 4:5).

9. Сез балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итмәгән иптәшегезне хөрмәт итәргә ничек өйрәтә аласыз?

9 Тормыш иптәшегез Йәһвәгә хезмәт итмәсә, балаларны тәрбияләү аеруча җиңел түгел. Ләкин сез үз балаларыгызны «Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит» дигән әмергә барыбер өйрәтергә тиеш (Эфес. 6:1—3). Әмма, иптәшегез Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәмәсә, ничек моны эшләргә? Үз иптәшегезгә хөрмәт күрсәтеп, балаларыгызга үрнәк булыгыз. Аның яхшы сыйфатларына игътибар итегез һәм яхшы эшләре өчен мактагыз. Балалар алдында иптәшегезне тәнкыйтьләмәгез. Балаларыгызга һәрбер кеше Йәһвәгә хезмәт итәргәме, юкмы икәнен үзе сайлый икәнен аңлатыгыз. Балаларыгызның яхшы тәртипләре иптәшегезгә тәэсир итми калмас, һәм, бәлки, ул да хакыйкатькә килер.

Бар мөмкинлекләрне кулланып, балаларыгызны хакыйкатькә өйрәтегез (10 нчы абзацны кара.)

10. Дини яктан бүленгән гаиләдә мәсихче үз балаларын хакыйкатькә ничек өйрәтә ала?

10 Кайбер очракларда иман итмәгән тормыш иптәше үз балаларын мәҗүси бәйрәмнәрдә катнаштырырга я ялган дин тәгълиматларына өйрәтергә тели. Ә кайбер ирләр үз хатыннарына балаларын хакыйкатькә өйрәтергә рөхсәт итми. Хәтта андый очракта да мәсихче хатыннар үз балаларын мөмкин булганча Йәһвә турында өйрәтергә тырышыр (Рәс. 16:1; 2 Тим. 3:14, 15). Әйтик, апа-кардәшебезнең ире аңа балалары белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрмәскә я аларны җыелышларга йөртмәскә куша, ди. Апа-кардәшебез аның карарын хөрмәт итәр, әмма, мөмкинлек булганда, балаларга Йәһвә турында сөйләр. Шулай итеп ул үз балаларын Аллаһыны яратырга һәм аның әхлакый нормалары буенча яшәргә өйрәтер (Рәс. 4:19, 20). Үсеп җиткәч, балалар хакыйкатьне кабул итәргәме, юкмы икәнен үзләре сайлар (Кан. 30:19, 20) *.

ТУГАННАР КАРШЫ ТОРГАНДА

11. Нәрсә аркасында туганнар белән мөнәсәбәтләребез бозылырга мөмкин?

11 Башта сез, бәлки, үз туганнарыгызга Йәһвә Шаһитләре белән аралашканыгыз турында сөйләмәгәнсездер. Әмма иманыгыз ныгыгач, сез аларга үз карашларыгыз турында сөйләп бирергә булгансыздыр (Марк 8:38). Бу сәбәпле туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегез бозылган булса, ничек, сафлыгыгызны бозмыйча, тынычлык саклап була? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

12. Ни өчен туганнарыбыз кайвакыт безгә каршы тора, әмма безгә аларны аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?

12 Туганнарыгызның хисләрен аңларга тырышыгыз. Әлбәттә, без хакыйкать белән танышуыбызга бик шат. Ләкин туганнарыбыз без ниндидер сектага эләккәнбез я безне алдаганнар дип уйларга мөмкин. Якыннарыбыз, без алар белән бәйрәмнәр үткәрмәгәнгә, аларны бүтән яратмыйбыз дигән нәтиҗәгә килә ала. Ә кайберләре хәтта без тәмугъка эләгербез дип курка. Без, үзебезнең хакыйкатьтә булуыбызга аларның карашыннан карарга тырышсак һәм игътибар белән аларны тыңласак, туганнарыбызның борчылуларын аңлый алырбыз (Гыйб. сүз. 20:5). Рәсүл Паул безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул, яхшы хәбәрне җиткерер өчен, «һәркайсы кешене» аңларга тырышкан. Шул рәвешчә без дә туганнарыбызны аңларга тырышыйк (1 Көр. 9:19—23).

13. Туганнар белән сөйләшкәндә, нинди принциплар кулланып була?

13 Сүзләрегездә юашлык чагылсын. Изге Язмаларда: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы... булсын»,— дип язылган (Көл. 4:6). Туганнарыгыз белән сөйләшкәндә, Йәһвәдән изге рух җимешен күрсәтергә булышсын дип сорагыз. Сезгә туганнарыгызның дөрес булмаган дини тәгълиматлары турында бәхәсләшеп торырга кирәкми. Алар сезне сүзләре я эшләре белән рәнҗетсә, рәсүлләр кебек эш итегез. Рәсүл Паул болай дип язган: «Безне хурлыйлар — без фатихалыйбыз, эзәрлеклиләр — без моны түземлек белән кичерәбез, яла ягалар — без йомшак җавап бирәбез» (1 Көр. 4:12, 13).

14. Яхшы тәртибегез нинди җимешләр китерә ала?

14 Тәртибегез үрнәкле булсын. Сөйләмдә юаш булу бик мөһим, әмма яхшы тәртип тагы да күбрәк көчкә ия. (1 Пет. 3:1, 2, 16 укы.) Туганнарыгыз тормышыгыздан шуны күрсен: Йәһвә Шаһитләренең гаиләләре нык, бәхетле, алар балаларын кайгырта һәм әхлакый яктан саф тормыш алып бара. Шулай ук онытмагыз: туганнарыгыз хакыйкатьне кабул итмәсә дә, сез барыбер Йәһвәнең йөрәген сөендерерсез.

15. Бәхәсләрдән качар өчен, нәрсә эшләп була?

15 Үтә күрүчән булыгыз. Нинди хәлләр бәхәсләр тудыра ала? Моны алдан билгеләгез һәм ничек эш итәчәгегез турында уйланыгыз (Гыйб. сүз. 12:16, 23). Австралиядән булган бер апа-кардәш болай ди: «Каенатам хакыйкатькә каршы иде. Без ирем белән, аңа шалтыратыр алдыннан, Йәһвәгә дога кыла идек һәм безгә аның тискәре сүзләренә йомшак җавап бирергә булышсын дип сорый идек. Без нинди темаларга сөйләшәчәгебез турында алдан уйлый идек, шуңа күрә әңгәмәләребез шома гына үтә иде. Аның белән озак сөйләшүләр, гадәттә, дин турындагы бәхәсләргә китергәнгә, без күпме вакыт аралашачагыбызны да алдан билгели идек».

16. Конфликтлы хәлне чишә алмасагыз, гаеп хисен ничек җиңәргә?

16 Әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнар белән конфликтлар гел булмаячак дип уйлау акыллы булмас иде. Андый хәлләр туганда, бәлки, сез үзегезне гаепле хис итәсездер, чөнки сез туганнарыгызны яратасыз һәм аларның хуплавын эзлисез. Ләкин туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегез Йәһвәгә тугрылыктан өстен булмасын. Ул чакта туганнарыгыз Йәһвә белән дуслыгыгыз сезнең өчен иң мөһиме икәнен аңлар. Һәрхәлдә, кешене Йәһвәгә иман итәргә мәҗбүр итеп булмый. Моның урынына үз тормышыгыз белән Йәһвә ихтыяры буенча эш итү чыннан да файда китергәнен күрсәтегез. Йәһвә туганнарыбызга да тормыш юлын сайларгамы, юкмы икәнен хәл итәргә мөмкинлек бирә (Ишаг. 48:17, 18).

ТУГАНЫГЫЗ ХАКЫЙКАТЬНЕ КАЛДЫРГАНДА

17, 18. Берәр якын туганыгыз җыелышны калдырса, сезгә нәрсә булыша ала?

17 Берәр гаилә әгъзасы җыелыштан чыгарылганда я ул үзе ваз кичкәндә, бу аның туганнарына кылыч кадавына тиң авырту китерә. Моны ничек кичереп чыгарга соң?

18 Рухи эшләрегезне калдырмагыз. Регуляр рәвештә Изге Язмаларны уку, җыелыш очрашуларына әзерләнү һәм йөрү, вәгазьләү һәм ярдәм турында дога кылу сезне рухи яктан ныгыта ала (Яһүд 20, 21). Әмма, бу рухи эшләрдә катнашып та, боегу хисегез барыбер кимемәсә, нәрсә эшләргә? Бирешмәгез! 73 нче мәдхиянең авторы да охшаш хисләр кичергән, ләкин, Аллаһының гыйбадәтханәсенә килгәч, ул үз фикер йөртүен үзгәртә алган (Зәб. 73:16, 17). Шуңа күрә алга таба да хезмәт итегез, һәм бу сезгә үз хисләрегезне һәм уйларыгызны контрольдә тотарга булышыр.

19. Безгә Йәһвәнең тәрбияләвенә ничек карарга кирәк?

19 Йәһвәнең тәрбияләвәнә хөрмәт белән карагыз. Йәһвә тәрбияләгәндә, бу кайгы кебек күренергә мөмкин, шулай да аның тәрбияләве зур файда китерә — шул исәптән гөнаһ кылучыга да. (Еврейләргә 12:11 укы.) Йәһвә безгә гөнаһ кылучы кеше белән «аралашмаска» куша (1 Көр. 5:11—13). Бу бик авыр булса да, без җыелыштан чыгарылган кеше белән җитди сәбәпсез хәтта телефон, СМСлар, хатлар я интернет аша да аралашмыйбыз.

20. Без нәрсәгә өметләнергә тиеш?

20 Өметегезне югалтмагыз. Мәхәббәт «барысына өметләнә», шуңа күрә без якын кешебез Йәһвәгә берәр көнне кайтыр дип өметләнәбез (1 Көр. 13:7). Гаилә әгъзасының тәртибендә яхшы якка ниндидер үзгәрешләр күрсәк, без аның турында дога кыла алабыз. Йәһвәдән шул кешегә Изге Язмалардан көч алырга һәм җыелышка кайтырга булышсын дип сорап була (Ишаг. 44:22).

21. Туганнарыгыз сезгә каршы торса, нәрсә эшләү мөһим?

21 Гайсә әйткәнчә, без аны, башкаларга караганда, күбрәк яратырга тиеш. Ул үз шәкертләренең тугры булачагында шикләнмәгән һәм алар хәтта үз туганнарының басымнарына да бирешмәс икәнен белгән. Хакыйкать сезнең гаиләгезгә дә «тынычлык түгел, ә кылыч» китергән икән, Йәһвәгә таяныгыз һәм аңардан ярдәм сорагыз (Ишаг. 41:10, 13). Йәһвә һәм Гайсә сезнең белән горурлана. Моны белү сезгә зур шатлык китерсен. Һәм һич шикләнмәгез: киләчәктә сезне зур әҗер көтә!

^ 10 абз. Иптәшегез Йәһвәгә хезмәт итмәгәндә, балаларны ничек хакыйкатькә өйрәтеп була? Моның турында мәгълүматны «Күзәтү манарасы» (рус), 2002 ел, 15 август санындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләдә табып була.