Башкаларга Йәһвәгә лаеклы булып яшәргә ярдәм итегез
Башкаларга Йәһвәгә лаеклы булып яшәргә ярдәм итегез
«Без сезнең өчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз, Сез һәрбер яхшы эшегездә җимеш китереп... һәрнәрсәдә дә Аллага ярап, Аңа лаеклы булып яшәрсез, дип дога кылабыз» (КОЛОССЛЫЛАРГА 1:9, 10).
1, 2. Кешеләргә аеруча шатлык һәм канәгатьлелек нәрсә китерә?
КӨНЬЯК Африка республикасында тулы вакытлы хезмәт итүче бер ир белән хатын пары болай дип сөйли: «Без бер хуҗалыкта машинаның прицебында яшибез. Күп вакытыбызны җирле кешеләргә яхшы хәбәр вәгазьләр өчен биреп, гади генә тормыш алып барабыз. Һәм Алла безгә мул фатихалар бирә: без күп кешеләргә Йәһвә Аллага үз тормышларын багышларга ярдәм иттек».
2 Сез, әлбәттә, башкаларга ярдәм итү шатлык китерә икәне белән ризалашырсыз. Кемдер даими рәвештә авыру, ярлы яисә ялгыз кешеләргә ярдәм итәргә тырыша һәм бу аңа канәгатьлек китерә. Чын мәсихчеләр башкалар белән Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турындагы белем белән уртаклашып, аларга ярдәмнең иң зурын күрсәтүләренә ышаналар. Тик бу гына башкаларга Гайсә корбанын кабул итәргә, Алла белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә мөмкинлек бирә, ә моның нәтиҗәсе — ә алар мәңгелек тормыш көтә алалар (Ап. эшләре 3:19—21; 13:48).
3. Ярдәмнең нинди төре безнең игътибарга лаек?
3 Ләкин мәсихче «юлы» белән барып, инде Аллага хезмәт итүчеләргә ярдәм итү турында нәрсә әйтеп була? (Ап. эшләре 19:9). Һичшиксез, без аларның иминлеге белән нык кызыксынабыз, ләкин без, бәлкем, өзлексез ярдәмебезне ничек тагын да киңәйтергә яисә зурайтырга икәнен күрмибездер. Яисә безгә безнең шартларыбызда без аларга аз ярдәм итәрлек хәлдә кебек тоелырга мөмкин, ә башкаларга никадәр азрак ярдәм итсәң, үзең дә шулкадәр азрак канәгатьлек аласың (Ап. эшләре 20:35). Без бу ике карашка карата Колосслыларга язылган хатыннан кайбер әйберләргә өйрәнә алабыз.
4. а) Паул Колоссадагы мәсихчеләргә карата үзенең хатын нинди шартларда язган? б) Паул белән Епафрас арасында нинди бәйләнеш булган?
4 Рәсүл Паул Колосса шәһәрендәге мәсихчеләргә хат язганда, ул Римда үзе янына килүчеләрне кабул итәргә хокукы булып өй арестында булган. Без көткәнчә, рәсүл Паул чикләнгән азатлыгын Алла Патшалыгы турында вәгазьләр өчен кулланган (Ап. эшләре 28:16—31). Мәсихче кардәшләр Паул янына килә алганнар; ә кайберләрен, күрәсең, аның белән бергә ниндидер вакытка сак астына алганнар (Колосслыларга 1:7, 8; 4:10). Аларның берсе Кече Азиянең (хәзерге Төркия), Ефес шәһәреннән көнчыгыштагы Фригия илендәге калкулыкка таба Колосса шәһәреннән ашкынып яхшы хәбәр сөйләүче Епафрас булган. Епафрас Колосса шәһәрендәге җыелышны оештыруда катнашкан һәм шулай ук ул якындагы Лаодикия һәм Иераполь шәһәрләрендәге җыелышлар өчен хезмәт иткән (Колосслыларга 4:12, 13). Епафрас Паулны күрергә ни өчен Римга барган һәм Паулның моның турында җавап биргәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
Колоссадагы мәсихчеләргә ярдәм
5. Паул колосслыларга ни өчен язган?
5 Епафрас Колоссадагы җыелышның урнашкан шартлары буенча Паул белән киңәшләшер өчен, Римга авыр сәяхәт ясаган. Ул Колоссадагы мәсихчеләрнең иманы, яратуы һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен тырышлыклары турында сөйләгән (Колосслыларга 1:4—8). Күрәсең, ул колосслыларның рухилыгына карата куркыныч булган начар тәэсире турында да үзенең кайгыруы белән уртаклашкандыр. Моңа җавап итеп, Паул Алла тарафыннан рухландырылган хатында ялган укытучылар белән таратыла торган карашларны кире каккан. Ул барлык игътибарын Гайсә Мәсихнең төп роленә юнәлдерә *. Аның ярдәме имандашларына Изге Язмаларның төп тәгълиматларына игътибар итү белән генә чикләнгәнме? Колосслыларга ул тагын нәрсә белән ярдәм итә алган һәм без башкаларга ярдәм итү турында нәрсә белә алабыз?
6. Паул колосслыларга язган хатында аеруча нәрсәгә игътибар иткән?
6 Паулның бу хаттагы кереш сүзләре, без игътибар итмәгән башкаларга ярдәм итү ысулы турында, күзаллау бирә. Бу ысул еракта булганда кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә (Паул һәм Епафрас Колосса шәһәрендә булмаганнар). Паул: «Сезнең өчен һәрвакыт дога кылганда, Аллага, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Атасына, рәхмәт укыйбыз»,— дип раслый. Әйе, бу догалар нәкъ Колоссадагы мәсихчеләр өчен әйтелгән булган. Паул: «Шуңа күрә бу турыда ишеткән көннән бирле, сез барлык акыллылыкта һәм рухилыкны аңлауда Алланың ихтыярын белү белән тулсын дип, без сезнең турыда дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз»,— дип өсти (Колосслыларга 1:3, 9).
7, 8. Без шәхси догаларыбызда һәм җыелыш очрашуларында кылган догаларыбызда еш кына нәрсә турында әйтәбез?
7 Без Йәһвәнең «дога Тыңлаучы» икәнен беләбез һәм шуңа күрә без аның ихтыярына туры килгән безнең догаларны ул әзерлек белән тыңлаганына ышана алабыз (Мәдхия 64:3; 85:6; Гыйбрәтле хикәя 15:8, 29; 1 Яхъя 5:14). Башкалар өчен кылган догаларыбыз турында нәрсә әйтеп була?
8 Без «дөньяда булган кардәшләребез» турында еш кына уйлый һәм дога кыла алабыз (1 Питер 5:9). Яисә без Йәһвәгә бәла-казага, я фаҗигага эләккән өлкәләрдәге мәсихчеләр яисә башкалар турында сорап, дога кыла алабыз. Беренче гасыр шәкертләре Яһүдиядәге ачлык турында ишеткәч, кардәшләренә ярдәм җибәргәнче, аларга багышлап күп мәртәбә дога кылганнардыр (Ап. эшләре 11:27—30). Безнең көннәрдәге мәсихчеләр җыелышында еш кына бөтен мәсихче кардәшлек яисә кардәшләрнең зур төркемнәре турындагы догаларны ишетеп була. Бу очрашуларга килгән кешеләр «амин» дип әйтә алыр өчен бу догаларда кем турында сүз барганын аңларга тиеш (1 Коринфлыларга 14:16).
Догаларыгызда конкрет булыгыз
9, 10. а) Конкрет кешеләр турында дога кылу урынлы икәнен нинди мисаллар күрсәтә? б) Паул өчен бигрәк тә кем дога кылган?
9 Ләкин Изге Язмаларда башкалар өчен әйтелгән конкрет догаларның күп мисаллары язылган. Бу догаларда алар аерым кешеләр өчен сорыйлар. Лука 22:31, 32 дә язылган Гайсәнең сүзләре турында уйлап карыйк. Аның янында 11 тугрылыклы рәсүле булган. Аларны авыр вакытлар көткәнгә күрә, аларның һәрберсе дә киләчәктә Алла ярдәменә мохтаҗ булган булыр иде һәм Гайсә алар өчен дога кылган (Яхъя 17:9—14). Ләкин рәсүлләр арасыннан Гайсә Питерны, бу шәкерт турында махсус үтенеч сорап аерган. Менә тагын мисаллар: Элиша конкрет кешегә — аның хезмәтчесенә ярдәм итәр өчен Аллага дога кылган (4 Патшалык 6:15—17). Рәсүл Яхъя Гайның рухи һәм физик сәламәтлеге яхшы булсын өчен дога кылган (3 Яхъя 1, 2). Башка догаларда кешеләрнең билгеле төркемнәре турында үтенечләр ишетелгән (Әюп 42:7, 8; Лука 6:28; Ап. эшләре 7:60; 1 Тимәтигә 2:1, 2).
10 Паулның хатлары конкрет догаларның соравы буенча күп нәрсәне ачыклыйлар. Ул үзе өчен яисә үзе һәм аның иптәшләре өчен дога кылуларын сораган. Колосслыларга 4:2, 3 тә без болай дип укыйбыз: «Даими догада булыгыз, рәхмәт әйтеп уяу торыгыз. Шулай ук, Мәсих сере турында игълан итү өчен Алла безгә ишек ачсын дип, безнең өчен дә дога кылыгыз — мин менә шуның өчен тоткынлыкта бит». Шулай ук Римлыларга 15:30; 1 Фессалоникилеләргә 5:25; 2 Фессалоникилеләргә 3:1; Еврейләргә 13:18 дә язылган башка мисаллар бар.
11. Епафрас Римда булганда кем өчен дога кылган?
11 Нәкъ шуны ук Римдагы Паулның юлдашлары турында да әйтеп була. «Сезне сезнең Епафрасыгыз... һәрвакыт сезнең өчен догаларда тырышучыгыз сәламли» (Колосслыларга 4:12). «Тырышучы» дип аңлатып бирелгән сүз үз эчендә борынгы спорт уеннары вакытында гимнаст салган көчләр һәм көрәш турында фикер йөртә. Епафрас, гомумән, бөтен дөньяның яисә бөтен Кече Азиянең тугрылыклы кешеләре турында тырышып дога кылганмы? Паул сүзләреннән Епафрас нәкъ Колоссадагы мәсихчеләр турында дога кылган икәне күренә. Епафраска аларның хәлләре билгеле булган. Без колосслыларның барысын да исеме буенча белмибез, шулай ук алар очраткан проблемаларны да белмибез, ләкин күз алдыбызга китерергә тырышып карыйк. Бәлкем, яшь Линга киң таралган фәлсәфәләрнең тәэсиренә каршы килергә авыр булгандыр, ә Руфка ул калдырган иудаизмның гореф-гадәтләренә кире кайту теләгенә бирешмәскә көч кирәк булгандыр. Әйтик, Аллага ышанмаган ире тәэсиренә каршы тора торган Персиядәге Алла законнары буенча балаларын тәрбияләр өчен зур түземлелек һәм акыллылык кирәк булган һәм үлем чире белән җафаланган Асинкритка аеруча юату кирәк булган. Епафрас туган җыелышының кешеләрен белгән һәм ул алар турында катгый рәвештә дога кылган, чөнки икесе дә — ул һәм Паул да мондый тугрылыклы кешеләрнең Йәһвәгә лаеклы булып яшәүләрен теләгәннәр.
12. Шәхси догаларыбыз ничек конкрет була ала?
12 Сез бу үрнәкләрдән башкаларга ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнен күрәсезме? Алда билгеләнгәнчә, мәсихчеләр очрашуында күп кешеләр булганга күрә, догалар еш кына гомумиерәк булалар. Ләкин безнең шәхси һәм гаиләдәге догаларыбыз тулысынча конкрет була алалар. Һичшиксез, кайчакта без барлык күчеп йөрүче күзәтчеләр яисә рухи көтүчеләр турында Алладан җитәкчелек һәм фатихалар сорый алабыз. Ләкин вакыт-вакыт конкрет итеп әйтсәк нәрсә булыр иде? Мәсәлән, күчеп йөрүче күзәтче җыелышка килгәч, аның яисә китап өйрәнү җитәкчесе турында исемнәре буенча сорасак ни булыр иде? Филиплыларга 2:25—28 һәм 1 Тимәтигә 5:23 тә күрсәтелгәнчә, Паул нәкъ Тимәтинең һәм Епафрасның сәламәтлеге турында кайгырткан. Без дә исемнәрен белгән авыру кардәшләребез турында шундый ук кызыксыну күрсәтә алабызмы?
13. Шәхси догаларыбызда нинди ситуацияләр турында әйтү урынлы булыр иде?
13 Кешеләрнең шәхси тормышларына кысылырга ярамаганы үзеннән-үзе аңлашыла, ләкин безнең догаларыбызда без белгән һәм безнең өчен кадерле булган кешеләр турында эчкерсез кызыксыну һәм кайгыртучанлык күрсәтү 1 Тимәтигә 5:13; 1 Питер 4:15). Мәсәлән, безнең кардәшебез эшсез калган һәм без аңарга эш бирә алмыйбыз. Ләкин без шәхси догаларыбызда аның исемен әйтә һәм аның авырлыклары турында сорый алабыз (Мәдхия 36:25; Гыйбрәтле хикәя 10:3). Бәлки без «Ходайда гына» кияүгә чыгарга карар иткән һәм хәзер инде яшь булмаган, ирсез һәм баласыз ялгыз тора торган апаны беләбездер (1 Коринфлыларга 7:39). Шәхси догабызда бу апа турында Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп фатихалар һәм хезмәтендә аның тугрылыклы булып калуын теләп сорасак ни булыр иде? Тагын бер мисал: ике өлкән ялгышкан кардәшкә киңәш биргәннәр. Аларның һәрберсенә бу кардәш турында исеме буенча догаларында вакыт-вакыт сорасалар нәрсә булыр иде?
тулысынча урынлы булыр иде (14. Конкрет догаларыбыз башкаларга ничек ярдәм итә ала?
14 Шәхси догаларга Йәһвә ярдәменә, юатуына, акыллылыгына, изге рухына яисә башка изге рух җимешләренә мохтаҗ булганнарны һәрвакыт кертергә мөмкинлек бар. Бәлки зур аралар булганга күрә яисә башка шартлар аркасында без кардәшләребезгә материаль яктан яисә турыдан-туры ярдәм күрсәтә алмыйбыздыр. Ләкин кардәшләребез турында дога кылырга онытмыйк. Без аларның Йәһвәгә лаеклы булып яшәргә теләгәннәрен беләбез, ләкин моны һәрвакыт эшләр өчен, алар бик нык ярдәмгә мохтаҗ булулары мөмкин. Ә аларга ярдәм итүнең бер ысулы — бу безнең догаларыбыз (Мәдхия 17:3; 19:2, 3; 33:16; 45:2; 120:1—3).
Башкалар өчен таяныч булыгыз
15. Колосслыларга язган хатының йомгаклау сүзләре ни өчен безне кызыксындырырга тиеш?
15 Әлбәттә, эчкерсез, конкрет догалар — бу башкаларга карата, бигрәк тә безнең якыннарга һәм кадерле булган кешеләргә ярдәм итәргә бердәнбер ысул түгел. Бу колосслыларга язган хаттан ачыклана. Күп белгечләр фикеренчә, Паул хатында күрсәтмәләр һәм тормышта кулланыр өчен киңәшләр биргәннән соң, ул аны тик гади сәламнәр белән генә тәмамлаган (Колосслыларга 4:7—18). Ләкин без бу хатның азагында, сәламнәрдән башка кыйммәтле үгет-нәсихәт бар икәнен инде ачыкладык.
16, 17. Колосслыларга 4:10, 11 дә искә алынган кардәшләр турында нәрсә әйтеп була?
16 Паул: «Минем белән бергә ябып куелган Аристарх һәм Барнабаның бертуганнан туган улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез дигән әмер алдыгыз) сезне сәламлиләр, һәм шулай ук Юсты дип аталган Гайсә, икесе дә сөннәтләнгәннәрдән, сезне сәламли. Алар, миңа зур юаныч [«таяныч», ЯД] булган, Алла Патшалыгы өчен бердәнбер хезмәтчеләр» (Колосслыларга 4:10, 11).
17 Паул бу шигырьләрдә игътибарга лаек булган кардәшләрне күрсәтә. Ул аларның сөннәткә утыртылган яһүдиләрдән булган икәннәрен әйтә. Римда сөннәткә утыртылган яһүдиләр күп булган һәм аларның кайберләре мәсихчеләр булганнар. Ләкин Паул искә төшергән кешеләр аның янына ярдәмгә килгәннәр. Күрәсең, алар мәҗүсиләрдән булган мәсихчеләр белән бергә аралашудан оялмаганнар һәм алар мәҗүсиләргә яхшы хәбәр сөйләүдә Паул белән бергә шатланып катнашканнар (Римлыларга 11:13; Галатларга 1:16; 2:11—14).
18. Паул аның белән булган кардәшләре турында ничек мактап әйткән?
18 Бу кардәшләр турында Паулның бәяләү сүзләренә игътибар итегез: «Алар, миңа зур юаныч [«таяныч», ЯД] булган, Алла Патшалыгы өчен бердәнбер хезмәтчеләр». Паул кулланган Грек сүзе Изге Язмаларның бу урынында гына очрый. Күп тәрҗемәчеләр бу сүзне «юаныч» дип бирәләр. Ләкин еш кына вакытта «юаныч» дип башка Грек сүзе (parakaleo) тәрҗемә ителә. Паул аны Колосслыларга язган шул ук хатында кулланган, ләкин 4 бүлекнең 11 шигырендә түгел (Матфей 5:4; Ап. эшләре 4:36; 9:31; 2 Коринфлыларга 1:4; Колосслыларга 2:2; 4:8).
19, 20. а) Паулның Римда аңа ярдәм иткән кардәшләренә карата әйткән тәгъбиренең мәгънәсе нинди? б) Шул кардәшләр Паулга ничек ярдәм иткәннәр?
19 Паул күрсәткән кардәшләр, күрәсең, аны сүзләр белән генә юатмаганнар. Колосслыларга 4:11 дә «таяныч» (ЯД) дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе кайчак дөньяви язмаларында кулланылган һәм газапны җиңеләйтә торган даруны аңлаткан. В. Н. Кузнецова тәрҗемәсендә: «Алар минем өчен зур таяныч»,— дип әйтелә. Паул янында яшәгән мәсихче кардәшләр аңа нинди ярдәм күрсәтә алганнар соң?
20 Паулга килүчеләрне кабул итәргә рөхсәт ителгән булса да, ул күп эшләрне, мәсәлән, кирәкле әйберләр: ризык һәм кышкы кием алу кебек эшләрне үзе башкара алмаган. Ул 2 Тимәтигә 4:13). Паулга кирәкле әйберләрне сатып алырга яисә аның йөкләмәләрен һәм башка мохтаҗларын үтәргә шул кардәшләр ярдәм иткәннәр дип чамаларга мөмкин. Бәлкем, ул бу яисә икенче җыелышларда эшләр ничек бара икәнен белергә кирәк дип санагандыр һәм аны ныгытырга теләгәндер. Ул ябылуда булганга күрә бу берничек тә мөмкин булмаган; ләкин бу кардәшләр, Паул урынына җыелышларга барып, аның әйтәсе килгән сүзләрен аларга тапшырып, кире отчет белән кайта алганнар. Чыннан да «таяныч»!
өйрәнү өчен киез төргәкләрне яисә язу өчен кирәк-яракларны ничек сатып алыр иде? (21, 22. а) Колосслыларга 4:11 дә язылган сүзләр безне ни өчен кызыксындырырга тиеш? б) Без, мәсәлән, нәрсәдә Паул юлдашларының үрнәкләренә иярә алабыз?
21 Паулның аңа «таяныч» булып хезмәт иткән кардәшләре турында язганы безгә без дә башкаларга ничек ярдәм күрсәтә алуыбызны аңларга рөхсәт итә. Безнең имандашларыбыз мәсихчеләр җыелышына йөреп, вәгазьләү эшендә катнашып һәм Йәһвәнең әхлак нормалары буенча үз тормышын алып барып Йәһвәгә лаеклы булып яшиләр. Бу эшләре өчен алар мактауга лаеклы. Без дә Паул янында булган кардәшләргә охшарга тырышып, аларга «таяныч» булып, алар өчен күбрәк эшли алабызмы?
22 Әгәр дә сез 1 Коринфлыларга 7:37 дә әйткән принцип буенча яшәгән һәм аның туганнары якында булмаган акыллы апаны беләсез икән, аны гаиләгезнең шөгыльләренә чакырырга ярамый мени? Аны көндезге яисә кичке ашка кунакка яисә туганнар һәм якыннарыгыз янына чакырсагыз ничек булыр иде? Аны гаиләгез белән бергә конгресска яисә бергә ял итәргә чакырсагыз ничек булыр иде? Яисә уңайлы булганда сезнең белән бергә кибеткә барырга тәкъдим итегез. Сез шундый ук ярдәмне көчкә генә йөрүче яисә тол хатыннарга һәм ир-атларга тәкъдим итә алыр идегез. Сез аларның тәҗрибәләренә нигезләнгән күп файдалы киңәшләр һәм ничек җимешләр сайларга яисә балаларга ничек кием сайларга икәнлеге турында белемнәр ала алыр идегез (Левит 19:32; Гыйбрәтле хикәя 16:31). Һәм шуның белән сез алар белән тагын да якынрак була аласыз. Шул чакта аларга сезгә ярдәм сорап, мәсәлән, аптекага дарулар өчен барырга мөрәҗәгать итәргә җиңелрәк булыр. Паул белән бергә Римда булган кардәшләр аның өчен таяныч булганнар, эшләп үз ярдәмнәрен күрсәткәннәр. Без дә моны булдыра алабыз. Бу ярату бәйләнешләрен ныгыта һәм Йәһвәгә бергә тугрылыклы хезмәт итәргә тәвәккәллек сакларга ярдәм итә. Алай беренче гасырда булган кебек шулай ук безнең көннәргә дә кагыла.
23. Безнең һәрберебезгә нәрсәгә вакыт бүлеп куярга яхшы булыр иде?
23 Безнең һәрберебезгә бу мәкаләдә китерелгән ситуацияләр турында уйларга кирәк. Алар безнең өчен мисал гына булса да, ләкин чын булган хәлләрдә безнең апаларга һәм абыйларга ничек «таяныч» була алуыбызны исебезгә төшерә ала. Без тулысынча үзебезне башкаларның файдасына багышларга чакырылмыйбыз. Бу Колосслыларга 4:10, 11 дә искә алынган кардәшләрнең максатлары булмаган. Алар «Алла Патшалыгы өчен... хезмәтчеләр» булганнар. Һәм аларның Паул өчен «таяныч» булулары турыдан-туры нәкъ шуның белән бәйле. Безнең белән дә нәкъ шулай булсын!
24. Башкалар өчен дога кылуның һәм алар өчен таяныч булырга тырышуыбызның төп сәбәбе нәрсәдә?
24 Без башкаларны исемнәре буенча шәхси догада искә төшерүебезнең һәм алар өчен таяныч булырга тырышлыгыбызның сәбәбе — бу безнең абыйларыбыз һәм апаларыбыз «һәрнәрсәдә дә Аллага ярап, Аңа лаеклы булып яшәргә» омтылганнарының ышануыбыздан тора (Колосслыларга 1:10). Ләкин бу гына мөһим түгел: Паул әйтүенчә, Епафрас Колосслыларга кагылышлы догасында, алар «Алланың бар ихтыярында төп ышанычлы булып һәм тулылыкка ирешкән кебек торсыннар» өчен сораган (Колосслыларга 4:12, ЯД). Безнең һәрберебезгә моңа ничек ирешергә? Карап карарбыз.
[Искәрмәләр]
^ 5 абз. Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырылган «Язманы аңлау» дигән китапның (ингл.) 1 томының 490, 491 битләрен һәм «Барлык Язма Алла тарафыннан бирелгән һәм файдалы» дигән китапның (ингл.) 226—228 битләрен карагыз.
Сез игътибар иттегезме?
• Башкаларга шәхси догалар аша ничек тагын да күбрәк ярдәм итәргә була?
• Нинди мәгънәдә кайбер мәсихчеләр Паулга «таяныч» булганнар?
• Без нинди шартларда башкалар өчен «таяныч» була алабыз?
• Без рухи апалар һәм абыйлар өчен дога кылганда һәм аларны ныгытырга тырышканда нинди максатка ирешергә тырышабыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[10 биттәге иллюстрация]
Гаиләгезнең шөгыльләренә башка имандашларны сезгә кушылырга чакырып булыр идеме?
[Чыганак]
Green Chimney’s Farm рөхсәтеннән