Йәһвәнең ачу көне килгәнче аны эзләгез
Йәһвәнең ачу көне килгәнче аны эзләгез
«...Ходайны эзләгез, гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, Ходайның ачу көнендә сез сакланып калырсыз» (СОФОНИЯ 2:3).
1. Софония пәйгамбәрлек итә башлаганда, Яһүдиянең рухи хәле нинди булган?
СОФОНИЯ пәйгамбәрлек итүен Яһүдия тарихының кискен вакытында башлаган. Халыкның рухи хәле бик начар булган. Алар барлык өметләрен Йәһвә Аллага баглау урынына, җитәкчелек эзләп, мәҗүсиләрнең жрецларына һәм астрологларына мөрәҗәгать иткәннәр. Яһүдия илендә уңдырыш ритуалларын үз эченә алучы Ваалга табыну үскән. Хакимият кешеләре: князьләр, сановниклар һәм хөкемчеләр якларга тиешле булган кешеләрне җәберләгәннәр (Софония 1:9; 3:3). Шуңа күрә Йәһвәнең Яһүдия һәм Иерусалимны юк итәргә ни өчен «кулын сузарга» карар итүе тулысынча аңлашыла! (Софония 1:4).
2. Яһүдиядәге Алланың тугрылыклы хезмәтчеләрендә нинди өмет булган?
2 Хәлләре начар булуга карамастан, яһүдиләрнең барыбер өметләре булган. Тәхеттә Амонның улы Иосий утырган. Үзенең яшь булуына карамастан ул бөтен йөрәге белән Йәһвәне яраткан. Әгәр дә яңа патша Яһүдиядә саф гыйбадәт кылуны кире кайтарган булса, бу аз санлы Аллага тугрылыклы хезмәт иткәннәрнең йөрәкләрен ничек ныгыткан булыр иде! Кем белә, аларга Йәһвәнең ачу көнендә башкалар да кушылып, котылып калмаслар идеме!
Котылып калу өчен таләпләр
3, 4. «Ходайның ачу көнендә» сакланып калыр өчен, нинди өч таләпне үтәргә кирәк?
3 Ә Йәһвәнең ачу көнендә, гомумән, сакланып калып була идеме? Әйе, Софония 2:2, 3 тә әйтелгән өч таләпне үтәүчеләр сакланып кала алган булырлар иде. Шигырьләрне укыганда бу таләпләргә аеруча игътибар итик. Софония болай дип язган: «Билгеләмә килгәнче — көн кибәк кебек очып китәчәк — сезнең өскә Ходайның ялкынлы ачуы килгәнче, сезнең өчен Ходайның ярсу көне җиткәнче, Аның законнарын үтәүче җирнең барлык басынкылары, Ходайны эзләгез; гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, Ходайның ачу көнендә сез сакланып калырсыз».
4 Шулай итеп, сакланып калыр өчен 1) Йәһвәне, 2) гаделлекне, 3) юашлыкны эзләргә кирәк булган. Бу таләпләр безнең өчен дә зур кызыксыну булып тора. Ни өчен? Чөнки б. э. к. җиденче гасырда Яһүдия һәм Иерусалим үч алу көненнән кача алмаган кебек, хәзер дә киләчәк «зур кайгы» вакытында Йәһвә христиан дөньясы халыкларын һәм барлык бозык кешеләрне җавапка тартачак (Матфей 24:21). Ул вакытта сакланып калырга теләгән кешеләргә инде хәзер тәвәккәл рәвештә эш итәргә кирәк. Аларга нәрсә эшләргә кирәк? Соң булганчы Йәһвәне, гаделлекне һәм юашлыкны эзләргә кирәк!
5. Бүген Йәһвәне эзләү нәрсәне аңлата?
5 Кемдер: «Мин бит Аллага үземне багышладым, суга чумып алдым, мин аңа Йәһвә Шаһите булып хезмәт итәм. Мин әллә бу таләпләргә туры килмимме?» — дип әйтер. Йәһвәгә үзеңне багышлау белән генә эш бетми әле. Исраил халкы Аллага багышланган булса да, Яһүдиядә торучы халык Софония көннәрендә бу багышлану буенча яшәмәгән. Шуңа күрә, соңрак бу халык кире кагылган булган. Бүген Йәһвәне эзләү аның җирдәге оешмасында булып, аның белән якын, чын күңелдән мөнәсәбәтләр булдыру Икенчезаконлык 6:5; Галатларга 5:22—25; Филиплыларга 4:6, 7; Ачыш 4:11).
һәм аны үстерүне аңлата. Бу аның әйберләргә карата карашын белүне һәм аның тойгыларын исәпкә алуны аңлата. Без Йәһвәне аның Сүзен тырышып өйрәнеп, өйрәнгән турында уйланып һәм аның үгет-нәсихәтләрен тормышта кулланып эзлибез. Моннан тыш, үтенеч белән дога кылып һәм аның изге рухының тәэсиренә буйсынып, без Йәһвәнең җитәкчелеген эзлибез. Моның ярдәмендә Йәһвә белән безнең мөнәсәбәтләр ныгый һәм без бар йөрәгебез, җаныбыз һәм барлык көчләребез белән аңа хезмәт итәргә теләк сизәбез (6. Гаделлекне без ничек эзлибез һәм хәзерге дөньяда да моны эшләү ни өчен мөмкин?
6 Софония 2:3 тә әйтелгән таләпләрнең икенчесе — гаделлек эзләү. Суга чумып алу таләпләренә туры килер өчен, безнең күпчелегебез җитди үзгәрешләр ясаган, ләкин бөтен тормыш буена Йәһвәнең гадел нормаларын тотарга кирәк. Кайберәүләр мәсихче тормышларының башында Алла нормаларын үтәгәннәр, ләкин соңрак бу дөнья белән үзләрен мәсхәрә иткәннәр. Әйе, гаделлек эзләү — ул җиңел түгел, чөнки безне сексуаль әхлаксызлыкта, ялган сөйләүдә һәм алдатуда бернинди дә яманлык күрми торган кешеләр чолгап алганнар. Дөнья хуплавын эзләү — барысы кебек булырга тырышу теләге белән көрәшергә безгә Йәһвәгә ярарга тырышу кайнар теләге ярдәм итәчәк. Яһүдия патшалыгы Йәһвә хуплавын югалткан, чөнки аның халкы имансыз күрше халыкларга охшарга теләгән. Дөньяга охшарга тырышу урынына, әйдәгез, «Аллага ярашлы итеп барлыкка китерелгән хакыйкатьнең гаделлегендә һәм изгелегендә яңа кешегә әверелергә» өзлексез омтылып, «Аллага охшарга тырышыйк» (Ефеслыларга 4:24; 5:1).
7. Юашлыкны ничек эзләргә?
7 Әгәр дә без Йәһвәнең ачу көнендә сакланып калырга телибез икән, Софония 2:3 тә язылган өченче төп таләп, безнең юашлыкны эзләвебездән тора. Без юаш дип атап булмаган кешеләр: ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар белән һәр көнне очрашабыз. Алар өчен юашлык — ул кимчелек. Юл куючанлык көчсезлек дип санала. Бу кешеләрнең теләкләре чамадан тыш зур, алар эгоист һәм үз-үзләренә ышанучан. Алар аларның фикере буенча «хокуклары булган» һәм теләгән әйберләргә теләсә нинди юллар белән ирешергә әзер. Әгәр дә моңа охшаш карашлар безнең фикер йөртүгә дә тәэсир итсә, ничек начар булыр иде! Хәзер безгә бервакытта да булмагандай, юашлыкны эзләргә кирәк. Ничек? Аллага аның үгет-нәсихәтләрен кабул итеп һәм аның ихтыярына буйсынып, күндәм булырга кирәк.
Ни өчен «бәлкем»?
8. Софония 2:3 тәге «бәлкем» дигән сүз ни өчен кулланыла?
8 Софония 2:3 тә: «Бәлкем, Ходайның ачу көнендә сез сакланып калырсыз»,— дип әйтелгән сүзләргә игътибар итегез. Софония «җирнең юашларына» (ЯД) мөрәҗәгать итеп, ни өчен: «Бәлкем»,— дип әйткән? Юаш кешеләр дөрес адымнар ясасалар да, аларга үз-үзләренә чиктән тыш ышанучан булырга ярамый иде. Алар әле тугрылыкларын саклап, үзләренең тормыш юлларын тәмамламаганнар иде. Аларның кайсысында булса да гөнаһ кылу мөмкинлеге булгандыр. Нәкъ бу шулай ук безгә дә кагыла. Гайсә: «Ахырга кадәр чыдаганы исә котылыр»,— дип әйткән (Матфей 24:13). Йәһвәнең ачу көнендә исән калыр өчен хакыйкать буенча яшәүне дәвам итәргә кирәк. Сезнең ниятегез шундыймы?
9. Яшь Иосий патша нинди адымнар ясаган?
9 Күрәсең, пәйгамбәрнең сүзләре Иосий патшаны Йәһвәне эзләргә дәртләндергәндер. Изге Язмада болай дип әйтелә: «[Иосий] үзенең патшалык итүенең сигезенче елында, әле бала булып [16 яшькә якын], ул Давыт, үз атасының Алласы янына килә [«Давытның Алласын эзли», ЯД] башлады» (2 Паралипоменон 34:3). Моннан тыш, Иосий гаделлекне эзләвен дәвам иткән. «Ә уникенче елда Яһүдияне һәм Иерусалимны калкулыклардан, һәм багышланган агачлардан, һәм кисеп һәм эретеп ясалган кумирлардан чистарта башлаган. Һәм аның йөзе алдында Ваалларның корбан китерү урыннарын җимергәннәр»,— дип без укыйбыз (2 Паралипоменон 34:3, 4). Иосий җирне потка табынудан һәм ялган дин белән бәйле булуының барысыннан да саф итеп, Йәһвәгә яраклы булырга басынкы рәвештә тырышуы белән юашлыкны эзләгән. Бу вакыйгалар юаш кешеләрдә нинди соң шатлык тудырган!
10. Б. э. к. 607 елда Яһүдиядә нәрсә булган, әмма ләкин кем коткарылган булган?
10 Иосий патшалык иткән вакытта күп яһүдиләр яңадан Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаганнар. Ләкин патша үлгәннән соң, халыкның күпчелеге башта йөргән юлына кире кайткан һәм Аллага бөтенләй яраксыз эшләр белән шөгыльләнә башлаган. Йәһвә игълан иткәнчә б. э. к. 607 елда Бабил гаскәрләре Яһүдия патшалыгын җиңгәннәр һәм аның каласы Иерусалимны җимергәннәр. Ләкин барлык хәлләр дә алай начар түгел иде. Йәрәми пәйгамбәр, эфиоп Авдемелех, Ионадав буыннары һәм Аллага тугрылыклы булган башка кешеләр «Алланың ачу көнендә» сакланып калынган булганнар (Йәрәми 35:18, 19; 39:11, 12, 15—18).
Аллага каршы чыкканнар, тыңлагыз!
11. Бүген Аллага тугрылыклы булып калу ни өчен җиңел түгел, ләкин Йәһвә халкына каршы чыгучыларга нәрсәгә игътибар итү яхшы булыр иде?
11 Йәһвәнең ачу көнендә бу дөньяның юк ителүен көтеп, без «төрле сынаулар» очратабыз (Якуп 1:2, ХТ). Рәсми рәвештә дин азатлыгын таныган кайбер илләрдә руханилар Алла халкын каты эзәрлекләүләргә дучар итәргә теләп хөкүмәткә үз тәэсирләрен мәкерле рәвештә кулланалар. Принципсыз кешеләр Йәһвә хезмәтчеләрен «куркыныч секта» дип атап, аларга яла ягалар. Йәһвә аларның эшләрен күрә һәм аларны җәзасыз калдырмый. Йәһвәнең дошманнарына, мәсәлән, борынгы заманда Алла халкының дошманнары булган филистимлылар белән нәрсә булганына игътибар итү яхшы булыр иде. Пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Газа калдырылган булачак һәм Аскалон буш калыр, Азот көн уртасында куып чыгарылган булачак һәм Екрон бөтенләй юкка чыгарылачак». Газа, Аскалон, Азот һәм Екрон дигән Филистим шәһәрләрен җимерелү көткән (Софония 2:4—7).
12. Филистия, Моав һәм Аммон белән нәрсә булган?
12 Пәйгамбәрлектә дәвам ителә: «Мин Моав яманлавын һәм Аммон улларының ачулануларын ишеткән идем, ничек алар Минем халкымны мыскыл иткәннәр һәм аның чикләрендә тәкәбберләнгәннәр» (Софония 2:8). Чыннан да Мисыр һәм Эфиопия Бабил гаскәрләреннән зыян күргәннәр. Ләкин Ибраһимның бертуганының улы Луттан чыккан Моав һәм Аммон халыкларына карата Алла нинди хөкем чыгарган? Йәһвә алдан ук болай дип әйткән: «Моав Сәдүм кебек булачак, һәм Аммон уллары Гамура кебек булачак». Сәдүм һәм Гамура юк ителүен кичергән Лут кызларыннан — ыру башлыкларыннан аермалы буларак, тәкәббер Моав һәм Аммон Алла хөкеменең үтәлүеннән кача алмаячаклар (Софония 2:9—12; Яшәеш 19:16, 23—26, 36—38). Бүген Филистия һәм аның шәһәрләре кайда? Кайчандыр тәкәбберләнеп йөргән Моав һәм Аммон кайда? Күпме генә эзләмәсәгез дә, аларны табып булмый.
13. Ниневиядә археологлар нәрсә тапканнар?
13 Софония көннәрендә Ассирия империясе үз куәтенең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән. Археолог Остен Лейард Ассирия башкаласында, Ниневиядә табылган патша сараеның кисәген болай дип тасвирлый: «Түшәмнәр... буяу белән ясалган чәчәк рәсемнәре яисә хайван сурәтләре белән шакмакларга бүленгән иде. Кайбер шакмакларда фил сөякләре белән инкрустация ясалган иде, өстәвенә, һәрбер шакмак нәфис рамкалар һәм сылап ясалган бизәкләр белән уратып алынган иде. Матчалар һәм шулай ук палаталарның стеналары, бәлкем, алтын яисә көмеш белән йөгертелгән булгандыр, ә мөгаен, хәтта алтын һәм көмеш белән капланган булганнардыр; интерьерның агачтан ясалган кисәкләре өчен төрле сирәк агачлар кулланылган булган һәм алар арасында бигрәк тә кедр агачы аерылып тора». Ләкин Софония пәйгамбәрлегендә алдан ук әйтелгәнчә, Ассирияне җимерелү көткән, ә аның каласы Ниневия «чүлгә» әйләнергә тиеш булган (Софония 2:13).
14. Софония пәйгамбәрлеге Ниневия шәһәрендә ничек үтәлгән?
14 Софония бу пәйгамбәрлекне әйтеп 15 ел Софония 2:14, 15). Ниневиянең тәкәббер биналары керпе һәм пеликан тору урынына әверелгән булыр иде. Шәһәр урамнарында сату итүчеләрнең тавышлары, гаскәрләрнең кычкырулары һәм жрецларның җырлаулары инде ишетелмәгән булыр иде. Кайчандыр тормыш кайнап торган шәһәр тәрәзәләрендә куркыныч тавышлар гына — бәлкем, кошларның җан әрнеткеч җырлаулары һәм җил улаулары гына ишетелгән булыр иде. Алланың барлык дошманнарына да шундый ук ахыр килсен!
үткәннән соң, куәтле Ниневия җимерелгән булган, ә патша сараеннан тик җимерекләр генә калган. Тәкәббер шәһәр тузанга әйләндерелгән булган. Җимерелүнең масштаблары турында мондый сүзләр ачык итеп шаһитлык бирәләр: «Пеликан белән керпе кисеп ясаган бизәкләрендә төн үткәрерләр; аларның тавышлары тәрәзәләрдә ишетеләчәк, ишек баганаларында җимерелү табылачак» (15. Моав, Аммон, Филистия һәм Ассирия белән булган вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнергә була?
15 Моав, Аммон, Филистия һәм Ассирия белән булган вакыйгалардан нинди нәтиҗә ясарга була? Безгә дошманнарыбыздан куркырга кирәкми. Алла аның халкына каршы килгән кешеләрнең нәрсә эшләүләрен күрә. Үткән вакытларда Йәһвә үз дошманнарына каршы чыккан һәм безнең көннәрдә дә аның хөкеме кеше яши торган барлык җиргә килә. Ләкин бар кеше дә үлмәячәк — «барлык халыклардан... хисапсыз күп кешеләр» җирдә калачак (Ачыш 7:9). Әгәр дә алга таба да Йәһвәне, гаделлекне һәм юашлыкны эзләвегезне дәвам итсәгез, шул очракта гына, сез дә алар арасында була аласыз.
Әдәпсез канунсызларга кайгы!
16. Софония пәйгамбәрлегендә князьләр һәм дин җитәкчеләре турында нәрсә әйтелә һәм пәйгамбәрнең сүзләре ни өчен христиан дөньясына туры килә?
16 Софония пәйгамбәрлегендә кабат Иерусалим һәм Яһүдиягә игътибар бирелә. Софония 3:1, 2 дә: «Пычрак һәм мәсхәрә итүче шәһәргә, җәберләүчегә кайгы! Тавышны тыңламый, үгет-нәсихәтне кабул итми, Ходайга таянмый, үз Алласына якынлашмый»,— дип әйтелә. Халыкның Йәһвәнең акылга өйрәтүләрен исәпкә алмавы ничек кызганыч! Князьләрнең, сановникларның һәм хакимнәрнең рәхимсезлеге ачу китерә. Софония вөҗдансыз дин җитәкчеләрен: «Аның пәйгамбәрләре өстән уйлаучан [«әдәпсез», ЯД], мәкерле кешеләр; аның руханилары изгене мәсхәрә итәләр, законны бозалар»,— дип фаш иткән (Софония 3:3, 4). Бу сүзләр христиан дөньясының бүгенге пәйгамбәрләрен һәм руханиларын да ничек соң төгәл сурәтли! Алар Алла исемен үзләренең Изге Язма тәрҗемәләреннән әдәпсез рәвештә юк иткәннәр һәм үзләрен Алланың хезмәтчеләре дип атап, аны ялган яктан күрсәтүче тәгълиматларны вәгазьлиләр.
17. Безне тыңлыйлармы яисә юкмы, моңа бәйсез рәвештә, ни өчен яхшы хәбәрне игълан итәргә кирәк?
17 Борынгы заманнарда Йәһвә үзенең нәрсә эшләячәге турында халыкны кайгыртучанлык белән кисәткән. Ул үз хезмәтчеләрен, шул ук санда Софонияне һәм Йәрәмине халыкны тәүбә итәргә чакырыр өчен җибәргән. Әйе, «Ходай... ялган эшләми, һәр иртә Үз хөкемен үзгәрешсез белдерә». Һәм нәрсә соң? «Әмма канунсыз оят белми»,— дип әйтә Софония (Софония 3:5). Моңа охшаш кисәтү безнең көннәрдә дә яңгырый. Сез, яхшы хәбәр игълан итүчеләр, барыгыз да мондый кешеләрне кисәтү эшендә катнашасыз. Шуңа күрә, бертуктаусыз яхшы хәбәрне игълан итегез! Сезне тыңлыйлармы яисә юкмы, моңа бәйсез рәвештә, сез Аллага тугрылыклы хезмәт иткәндә, сезнең хезмәтегез аның каршында әһәмиятсез түгел. Әгәр дә сез ашкынып Алла ихтыярын үтисез икән, сезгә оялырга сәбәп юк.
18. Софония 3:6 да әйтелгән сүзләр ничек үтәләчәк?
18 Йәһвәнең хөкеме христиан дөньясын юк итү белән генә чикләнми. Йәһвә шулай ук җирдәге барлык халыкларны хөкем итә: «Мин халыкларны юк иттем, аларның ныклыклары җимерелгән; аларның урамнарын буш иттем, шуңа күрә алар буенча беркем дә йөрми; аларның шәһәрләре җимерелгән» (Софония 3:6). Йәһвә халыкларның юк ителүе хакында булган хәл турында кебек сөйли, алар шулкадәр дөрес. Моав, Аммон һәм Филистия шәһәрләре белән, Ассирия башкаласы Ниневия белән нәрсә булган? Бу шәһәрләрнең һәлакәте бүгенге халыкларга кисәтү булып хезмәт итә. Алладан көлгән җәзасыз калмый.
Йәһвәне эзләүне дәвам итегез
19. Безгә үзебезне уйланырга мәҗбүр итә торган нинди сораулар бирергә кирәк?
19 Софония көннәрендә Алланың ачуы «үзләренең барлык эшләрен бозучы» кешеләр өстенә төшкән (Софония 3:7). Нәкъ шул ук безнең көннәрдә дә булачак. Йәһвәнең ачу көне якын икәненең дәлилләрен сез күрәсезме? Аның Сүзен регуляр рәвештә һәр көн укып, Йәһвәне эзләүне дәвам итәсезме? Алланың нормалары буенча югары әхлакый тормыш алып барып, гаделлекне эзлисезме? Бар эштә Алланы тыңлап һәм коткарыр өчен эшләгәнне һәм эшләп торганны тыңлаучанлык белән кабул итеп юашлыкны эзлисезме?
20. Софония пәйгамбәрлеге турындагы йомгаклау мәкаләсендә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?
20 Әгәр дә без Йәһвәне, гаделлекне һәм юашлыкны эзләргә тугрылыклы дәвам итсәк, без күп фатихаларны инде хәзер, безнең иманыбызны сыный торган бу «соңгы көннәрдә» алырга өметләнә алабыз (2 Тимәтигә 3:1—5; Гыйбрәтле хикәя 10:22). Ләкин хәзерге хезмәтчеләренә Йәһвә ничек фатихаларын бирә һәм Софония пәйгамбәрлеге буенча якынлашкан Йәһвәнең ачу көнендә сакланып калган кешеләр нинди фатихаларга өметләнә алалар? — дигән сораулар барлыкка килә.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Кешеләр Йәһвәне ничек эзлиләр?
• «Гаделлекне эзләү» дигән төшенчә нәрсәне үз эченә ала?
• Юашлыкны без ничек эзли алабыз?
• Безгә Йәһвәне, гаделлекне һәм юашлыкны ни өчен өзлексез рәвештә эзләргә кирәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[15 биттәге иллюстрация]
Хисапсыз күп кешеләр Йәһвәне эзләүне дәвам итәләр һәм шуңа күрә аның ачу көнен кичерәчәкләр.