«Алла Сүзе киң җәелде»
«Алла Сүзе киң җәелде»
«Үз сүзен җиргә җибәрә; тиз ага Аның сүзе» (МӘДХИЯ 147:4).
1, 2. Гайсә үз шәкертләренә нинди йөкләмә биргән һәм бу йөкләмә нәрсәне үз эченә алган?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ иң искиткеч пәйгамбәрлекләренең берсе Ап. эшләре 1:8 дә язылган. Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үзенең эзеннән тугры баручыларына: «Сез, үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң, кодрәт алачаксыз һәм... дөньяның читенә кадәр һәркайда Миңа шаһит булырсыз»,— дип әйткән. Аларны нинди гаять зур эш көткән!
2 Алла сүзен барлык җир буенча вәгазьләргә дигән йөкләмә бер төркем шәкерткә, мөгаен, куркыныч булып күренгәндер. Бу йөкләмә нәрсәне үз эченә алган? Кешеләргә Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне аңларга ярдәм итәргә кирәк булган (Матфей 24:14). Гайсә турында шаһитлык бирү шулай ук, аның тәгълиматларын таратудан һәм Йәһвә ниятендә аның ролен аңлатудан торган. Өстәвенә, шәкертләр әзерләргә, һәм аларны суга чумдырырга һәм барлык бу эшне бөтен дөнья буенча алып барырга кирәк булган! (Матфей 28:19, 20).
3. Гайсә үзенең эзеннән баручыларны нәрсәдә ышандырган һәм алар үзләренә бирелгән эшкә ничек мөгамәлә иткәннәр?
3 Әмма Гайсә үзенең эзеннән баручыларны алар белән бу йөкләмәне үтәүдә изге рух булачак дип ышандырган. Шуңа күрә бу йөкләмәнең зурлыгына һәм дошманнарның аларны сөйләмәскә мәҗбүр итәргә өзлексез һәм мәрхәмәтсез тырышуларына карамастан, Гайсәнең беренче гасырдагы шәкертләре ул биргән йөкләмәне уңышлы үтәгәннәр. Бу бәхәссез тарихи факт.
4. Вәгазьләргә һәм өйрәтергә дигән йөкләмәдә Алланың яратуы ничек чагылган?
4 Вәгазьләү һәм укыту буенча бөтендөнья кампаниясе Ходайны белмәгән кешеләргә карата Алла яратуының чагылышы булган. Аларда Йәһвәгә якынлашу һәм гөнаһларны кичерү алырга мөмкинлек барлыкка килгән (Ап. эшләре 26:18). Өстәвенә, вәгазьләргә һәм өйрәтергә дигән йөкләмәдә Алла сүзен тараткан кешеләргә карата аның яратуы чагылган, чөнки алар шуның белән Йәһвәгә тугрылыкларын һәм якыннарына яратуларын күрсәтә алганнар (Матфей 22:37—39). Рәсүл Паул мәсихче хезмәтенең шулхәтле кадерен белгән ки, хәтта аны «хәзинә» дип атаган (2 Коринфлыларга 4:7).
5. а) Беренче мәсихчеләрнең иң төгәл тарихы кайда язылган һәм бу чыганакта нинди үсү турында әйтелә? б) Ап. эшләре китабы Алланың хәзерге хезмәтчеләренә ни өчен актуаль?
5 Беренче мәсихчеләрнең вәгазь эшенең иң төгәл тарихы Алла тарафыннан рухландырылган һәм шәкерт Лука тарафыннан язылган Ап. эшләре китабында бирелгән. Бу китапта сүз искиткеч һәм тиз үсү турында бара. Алла Сүзеннән белемнәрнең бу үсүе яисә таралуы Мәдхия 147:4 тә: «[Йәһвә] Үз сүзен җиргә җибәрә; тиз ага Аның сүзе»,— дип әйтелгәнне искә төшерә. Изге рух беренче мәсихчеләргә көч биргән һәм алар турында хикәя безнең өчен бүген чиктән тыш кызыклы һәм бик мөһим. Бүген Йәһвә Шаһитләре шул ук вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшен, тик зуррак масштабларда гына башкаралар. Без беренче гасыр мәсихчеләре очрашкан кебек, шуңа охшаш авырлыклар белән очрашабыз. Йәһвәнең беренче мәсихчеләргә ничек итеп фатиха һәм көч биргәнен күзәтсәк, без тагын да күбрәк аның таянычына ышанычлы була алабыз.
Шәкертләрнең саны арту
6. Ап. эшләре китабында үсүгә кагылышлы нинди тәгъбир өч тапкыр очрый һәм аның белән нәрсә күз алдында тотыла?
6 Ап. эшләре 1:8 дә әйтелгән сүзләрнең үтәлүен күзәтер өчен мәсәлән, «Алла сүзе киң җәелде» дигән тәгъбирне карап чыгарга мөмкин. Ул Изге Язмаларда кечкенә аермалар белән өч тапкыр очрый һәм өчесе дә Ап. эшләре китабында (Ап. эшләре 6:7; 12:24; 19:20). Бу өземтәләрдә «Алла сүзе», яисә «Йәһвә сүзе» (ЯД) дигән тәгъбир белән яхшы хәбәр — эш итә башларга теләк тудыра торган, югарыдан бирелгән хакыйкать; җанлы, көчле сүзләр һәм аларны кабул иткән кешеләрнең тормышларын үзгәртә торган сүзләр күз алдында тотыла (Еврейләргә 4:12).
7. Ап. эшләре 6:7 дә әйтелгән үсү нәрсә белән бәйле һәм б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә нәрсә булган?
7 Алла сүзенең үсүе турында беренче тапкыр Ап. эшләре 6:7 дә әйтелә. Бу шигырьдә без болай дип укыйбыз: «Һәм Алла сүзе киң җәелде, һәм Иерусалимда шәкертләр саны бик күп артты; һәм руханиларның бик күбесе иманга итагать итте». Бу урында үсү шәкертләрнең саны артуы белән бәйле. Элегрәк, б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә Алланың изге рухы өске бүлмәдә җыелган 120 гә якын шәкерткә бирелгән булган. Шуннан соң рәсүл Питер дәртләндерә торган нотык белән чыгыш ясаган һәм аны тыңлаган кешеләрнең 3 000 гә якыны шул ук көндә иман итүчеләр булганнар. Меңнәрчә кешеләр Иерусалимдагы һәм тирә-яктагы күлләргә Гайсә — илле көнгә якын элегрәк җинаятьче кебек баганага кадакланган кеше — исеменә багышланып, суга чумып алыр өчен барганда нинди кызу хәрәкәт булганын күз алдына китерә аласызмы! (Ап. эшләре 2:41).
8. Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәменнән соң булган елларда шәкертләрнең саны ничек үскән?
8 Ләкин бу башы гына булган әле. Яһүдия дин җитәкчеләренең вәгазьләү эшен туктатырга өзлексез тырышулары уңышсыз булган. Аларның кызганычына каршы, «Йәһвә [шәкертләргә] коткарыла торганнарны һәр көн өстәгән» (Ап. эшләре 2:47, ЯД). Озакламыйча «иман китерүчеләрнең саны биш мең чамасы» булган. Шуннан соң «Раббига иман иткән күп ирләр һәм хатыннар һаман кушыла барды» (Ап. эшләре 4:4; 5:14). Тагын да соңрак вакыт турында без болай дип укыйбыз: «Бөтен Яһүдиядә, Галилеядә һәм Самариядә җыелышлар тынычлыкта булдылар; көчәеп һәм Ходай куркуында йөреп, изге рухның юатуы белән күбәйделәр» (Ап. эшләре 9:31, ХТ). Берничә ел узгач, бәлкем, б. э. 58 еллары тирәсендәдер, күп «мең иман иткән кеше» турында әйтелгән (Ап. эшләре 21:20). Ул вакытка яһүди булмаган кешеләрдән иман китерүчеләрнең саны аз булмаган.
9. Беренче мәсихчеләрне сез ничек сурәтләр идегез?
9 Сан буенча үсү күбесенчә яңа кешеләр килүенә бәйле булган. Мәсихчеләрнең дине яшь, ләкин хәрәкәтчән булган. Шәкертләр, һич тә чиркәүләргә йөрүче пассив кешеләр түгел, тулысынча Йәһвәгә һәм аның Сүзенә тугры булганнар; аларның кайберләре хакыйкатьне каты эзәрлекләүләр кичергән мәсихчеләрдән белгәннәр (Ап. эшләре 16:23, 26—33). Мәсихчеләр динен алар аңлап, ышану буенча кабул иткәннәр (Римлыларга 12:1). Иман китерүчеләрне Алла юлларына өйрәткәннәр һәм хакыйкать аларның акылында һәм йөрәгендә булган (Еврейләргә 8:10, 11). Алар үз иманнары өчен гомерләрен бирергә әзер булганнар (Ап. эшләре 7:51—60).
10. Беренче мәсихчеләр үз өсләренә нинди йөкләмә алганнар һәм безнең көннәрдә бу нинди тиңләштерү таба?
10 Мәсихче дине тәгълиматларын кабул иткән кешеләр башкаларга хакыйкать турында сөйләргә үз бурычларын аңлаганнар.
Бу шәкертләр санының артуына турыдан-туры ярдәм иткән. Изге Язмаларны тикшерүче бер галим болай дип әйткән: «Иманны тарату рәсми билгеләгән яхшы хәбәр игълан итүченең яисә аеруча тырыш мәсихченең махсус хокукы дип саналмаган. Яхшы хәбәрне игълан итү Чиркәүнең һәрбер әгъзасының бурычы һәм өстенлеге булган. [...] Баштан ук җәмгыятьнең барлык әгъзаларының да үз теләкләре белән вәгазьләүдә катнашуы мәсихчеләр хәрәкәтенә куәтле стимул булып хезмәт иткән». Шуннан соң ул дәвам итә: «Беренче гасыр мәсихчеләре өчен яхшы хәбәрне игълан итү — бу тормышның үзе булган». Хәзерге чын мәсихчеләр турында нәкъ шуны ук әйтеп була.Территориаль үсү
11. Ап. эшләре 12:24 тә нинди үсү сурәтләнә һәм ул ничек булган?
11 Алла сүзенең үсүе турында икенче тапкыр: «Алла сүзе исә бөекләнде һәм җәелде»,— дип Ап. эшләре 12:24 тә әйтелә. Монда бу тәгъбир территориаль «бөекләнү» яисә үсү белән бәйле. Дәүләт хакимиятләренең каршы килүләренә карамастан, мәсихчеләрнең эшләре уңышлы барган. Изге рух иң башта Иерусалимда бирелгән булган, ә аннан Алла сүзе тирә-якларга тиз тарала башлаган. Иерусалимдагы эзәрлекләүләр аркасында шәкертләр бөтен Яһүдия белән Самария буенча таралганнар. Һәм нәтиҗәсе нинди? «Таралып киткәннәр (Алла) сүзен вәгазь итеп йөрделәр» (Ап. эшләре 8:1, 4). Филипка бер кешегә вәгазьләргә йөкләмә бирелгән булган. Ул кеше суга чумып алгач, яхшы хәбәрне Эфиопиягә алып киткән (Ап. эшләре 8:26—28, 38, 39). Хакыйкать Лиддада, Саронда һәм Иоппиядә тиз тамыр җәйгән (Ап. эшләре 9:35, 42). Соңрак рәсүл Паул диңгез һәм коры җир буенча меңнәрчә километр үтеп, Урта диңгез илләрендә җыелышлар оештырган, ә рәсүл Питер Бабилга киткән (1 Питер 5:13). Безнең эраның 33 елының Уңыш бәйрәмендә изге рух бирелгәннән соң 30 ел үткәч, рәсүл Паул яхшы хәбәр «күк астындагы бар затка», ягъни ул вакытка бәлкем, билгеле булган бар илләргә «игълан ителде», дип язган (Колосслыларга 1:23).
12. Мәсихчеләр диненә каршы килүчеләр Алла сүзенең территориаль үсүен ничек таныганнар?
12 Хәтта мәсихче диненә каршы килүчеләр дә Алла сүзе барлык Рим империясендә тамыр җәюен таныганнар. Мәсәлән, Грециянең төньягында урнашкан Фессалоника шәһәрендә каршы килүчеләрнең: «Барлык яшәгән җирне котырткан бу кешеләр хәзер инде монда да килделәр»,— дип кычкырганнары турында Ап. эшләре 17:6 да (ЯД) языла. Ә II гасыр башында Кече Плиний, Вифиниядә булганда, Рим императоры Траянга мәсихчеләр дине турында: «[Ул] шәһәрләрдә тоткарланып калмады, ә үзенең агуын якындагы авылларга һәм авыл җирләренә таратты»,— дип язып, зарланган.
13. Территориаль үсүдә кешелеккә карата Алланың яратуы ничек чагылган?
13 Бу территориаль үсүдә, Йәһвәнең йолымга мохтаҗ булган кешеләргә карата тирән яратуы чагылган. Питер яһүди булмаган Кәрнилгә изге рух бирелгәнен күргәч: «Чынлап төшенәм, Алла һәркемгә бер итеп карый, ләкин һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм гадел эшләүчеләр Аңа мәгъкуль»,— дип әйткән (Ап. эшләре 10:34, 35). Әйе, яхшы хәбәр барлык халыклар өчен билгеләп куелган булган һәм һәр җирдә Алла сүзенең территориаль үсүе кешеләргә Алла яратуына җавап бирергә мөмкинлек биргән. XXI гасырда Алла сүзе туры мәгънәдә бөтен җир шары буенча таралган.
Өстен чыккан үсү
14. Ап. эшләре 19:20 дә нинди үсү турында әйтелә һәм Алла сүзе нәрсәдән өстен чыккан?
14 Алла сүзенең үсүе турында өченче тапкыр Ап. эшләре 19:20 дә әйтелә. «Яңа Дөнья тәрҗемәсе» буенча без болай дип укыйбыз: «Йәһвә сүзе шундый куәт белән үскән һәм өстен чыккан». «Өстен чыккан» дип тәрҗемә ителгән борынгы Грек сүзе көч күрсәтү фикерен йөртә. Алдагы шигырьләрдә Эфес шәһәрендәге күп кешеләр иман итүчеләр булганы һәм магия белән шөгыльләнүчеләрнең кайберләре барлык кеше алдында үзләренең китапларын яндырулары турында әйтелә. Шулай итеп, Алла сүзе ялган дини ышанулардан «өстен чыккан». Яхшы хәбәр шулай ук башка тоткарлыклардан, мәсәлән эзәрлекләүләрдән «өстен чыккан». Бернәрсә дә аның таралуын туктата алмаган. Моңарда без хәзерге чын мәсихче дине белән тагын бер тәэсирле параллель табабыз.
15. а) Изге Язмаларның бер тарихчысы беренче мәсихчеләр турында нәрсә язган? б) Шәкертләр үз уңышларын кемнеке дип таныганнар?
15 Рәсүлләр һәм беренче гасырның башка мәсихчеләре Алла сүзен ашкынып игълан иткәннәр. Алар турында Изге Язмаларның бер тарихчысы болай дип билгеләгән: «Кешеләрнең Ходай турында сөйләргә теләкләре бар икән, алар бу эшне башкарыр өчен күп ысуллар таба. Безгә бу хатын-кызларның һәм ир-атларның алымнары түгел, ә аларның дәртләре бик тәэсир итә». Шулай да беренче гасыр мәсихчеләре аларның хезмәт уңышлары тулысынча аларның тырышлыкларына гына бәйле түгел икәнен таныганнар. Аларга яхшы хәбәрне игълан итү эшен алып барырга Алла кушкан һәм ул аларга бу эштә таяныч биргән. Рухи үсү Алладан килә. Моны рәсүл Паул Коринф шәһәрендәге җыелышларга язганда таныган. Ул: «Мин утырттым, Аполлос су сипте, ә Алла үстерде. Чөнки без Аллада хезмәттәшләр»,— дип язган (1 Коринфлыларга 3:6, 9).
Изге рух эштә
16. Изге рухның шәкертләргә кыюлык белән сөйләргә бирүе нәрсәдән күренә?
16 Гайсәнең үз шәкертләренә изге рух Алла Ап. эшләре 1:8). Бу ничек булган соң? Уңыш бәйрәмендә изге рух бирелгәннән соң, Питер һәм Яхъя Яһүдия иленең югары суды — Синедрион алдына килеп басканнар; бу судның хакимнәре Гайсә Мәсихне җәзалап үтерү өчен җаваплы булганнар. Бу югары һәм дошман карашлы җыелыш алдында рәсүлләр куркуларыннан калтырап торганнармы? Һич тә юк! Изге рух Питер һәм Яхъяга көч биргән һәм алар шундый кыюлык белән сөйләгәннәр, хәтта аларның дошманнары да нык шаккатканнар һәм «Гайсә белән бергә булуларын» таныганнар (Ап. эшләре 4:8, 13). Изге рухның эш итүе аркасында Степан да Синедрион алдында кыюлык белән шаһитлык биргән (Ап. эшләре 6:12; 7:55, 56). Ә моңа кадәр изге рух шәкертләрне кыюлык белән вәгазьләргә дәртләндергән. Лука болай дип сөйли: «Дога кылганнан соң алар җыелган урын селкенеп китте, һәм һәммәсе Изге Рух белән сугарылдылар һәм тәвәккәллек белән Алла сүзен сөйләделәр» (Ап. эшләре 4:31).
сүзе үсүендә билгеле роль уйнаячак һәм вәгазьләү эшен башкарыр өчен аның шәкертләренә көч бирәчәк дип ышаныч биргәнен искә төшерик (17. Изге рух шәкертләргә хезмәтләрендә тагын ничек итеп ярдәм иткән?
17 Йәһвә үзенең куәтле изге рухы аша яңадан терелтелгән Гайсә белән бергә вәгазьләү эше өстеннән җитәкчелек иткән (Яхъя 14:28; 15:26). Кәрнилгә, аның туганнарына һәм якын дусларына изге рух бирелгәч, рәсүл Питер сөннәткә утыртмаган яһүди булмаган кешеләр дә Гайсә Мәсих исеменә суга чумып алыр өчен таләпләргә туры килә алуларын таныган (Ап. эшләре 10:24, 44—48). Соңрак миссионер эшен алып барыр өчен Барнаба белән Савлны (рәсүл Паул) билгеләү күбесенчә изге рухның эш итүе ярдәмендә башкарылган һәм шуннан соң рух аларга кая барырга, ә кая бармаска кирәк икәнен әйтеп торган (Ап. эшләре 13:2, 4; 16:6, 7). Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкән ир-атлар карарлар кабул иткәндә, изге рух алар белән җитәкчелек иткән (Ап. эшләре 15:23, 28, 29). Өстәвенә, изге рух мәсихче җыелышларындагы күзәтчеләрне билгеләү белән дә җитәкчелек иткән (Ап. эшләре 20:28).
18. Беренче мәсихчеләрнең яратулары нәрсәдә чагылган?
18 Моннан тыш, изге рух мәсихчеләрнең үзләрендә ярату кебек Аллага яраклы сыйфатлар үстереп, эш иткән (Галатларга 5:22, 23). Ярату шәкертләрне бер-берсе белән бүлешергә дәртләндергән. Мәсәлән, б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә Иерусалимда яшәүче шәкертләрнең физик мохтаҗлыкларын канәгатьләндерү өчен махсус фонд оештырылган булган. Изге Язмаларда болай диелә: «Алар арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чөнки җирләре яки йортлары булганнар һәммәсе дә, аларны сатып, алган бәясен китереп, Апостолларның аяк алдына куйдылар; һәм һәркемгә хаҗәтенә карап бирелде» (Ап. эшләре 4:34, 35). Мәсихчеләрнең яратулары имандашларына гына түгел, ә башкаларга да җәелгән. Бу яхшы хәбәрне вәгазьләүдә дә, игелекле эшләрдә дә чагылган (Ап. эшләре 28:8, 9). Гайсә аның эзеннән баручылары фидакарь яратулары буенча беленәчәкләр дип әйткән (Яхъя 13:34, 35). Иң мөһим сыйфат — ярату, һичшиксез, кешеләрне Аллага җәлеп иткән һәм беренче гасырдагы кебек хәзерге көннәрдә дә үсүгә ярдәм иткән (Матфей 5:14, 16).
19. а) Беренче гасырда Йәһвә сүзе нинди өч яктан үскән? б) Чираттагы мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?
19 «Изге рух» дигән тәгъбир, гомумән алганда, Ап. эшләре китабында 41 тапкыр очрый. Беренче гасырдагы чын мәсихчеләрнең үсүе изге рухның көче һәм җитәкчелеге белән бәйле булган. Шәкертләрнең саны үскән, Алла сүзе күп җирләргә таралган һәм ул вакыттагы диннәр һәм фәлсәфәләрдән өстен чыккан. Беренче гасырда булган үсү Йәһвә Шаһитләренең хәзерге эш алып баруларында тиңләштерү таба. Чираттагы мәкаләдә без Алла сүзенең безнең көннәрдәге искиткеч үсүенә игътибар итәрбез.
Сезнең исегездәме?
• Беренче шәкертләр сан ягыннан ничек үскәннәр?
• Алла сүзе җир шары буенча ничек таралган?
• Беренче гасырда Алла сүзе ничек өстен чыккан?
• Алла сүзенең үсүендә изге рух нинди роль уйнаган?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[19 биттәге иллюстрация]
Изге рух Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкән ир-атлар белән җитәкчелек иткән.
[22 биттәге иллюстрация]
Филип эфиопка вәгазьләгән һәм шуңа күрә яхшы хәбәр җир шары буенча таралган.
[20 биттәге иллюстрация]
Өстәге уң почмакта: Reproduction of the City of Jerusalem at the time of the Second Temple - located on the grounds of the Holyland Hotel, Jerusalem