Кеше көчсезлеген җиңәбез
Кеше көчсезлеген җиңәбез
«Тән уйлары—үлем» (РИМЛЫЛАРГА 8:6).
1. Кайберәүләрнең кеше тәненә карата мөнәсәбәте нинди һәм нинди сорауны карап чыгарга кирәк?
МӘДХИЯ җырлаучы Давыт Йәһвәнең иҗади эшләренең берсе — кеше гәүдәсен күзәткәндә: «Сине данлыйм, чөнки мин гаҗәеп ясалганмын»,— дип җырлаган (Мәдхия 138:14). Ләкин кайбер дин укытучылары кеше гәүдәсен гөнаһ тору урыны һәм коралы дип санап, бу лаеклы мактауга кушылмыйлар. Алар аны «наданлык киеме, явызлык нигезе, бозыклык богавы, караңгы төрмә, мескен тормыш итүнең сәбәбе, тере үлек, тере кабер» дип атыйлар. Рәсүл Паулның: «Минем тәнемдә игелек яшәмәгәнен беләм»,— дип әйткәне дөрес (Римлыларга 7:18). Ләкин бу сүзләр без гөнаһ белән тулган тәннең көчсез әсирләре дигәнне аңлатамы?
2. а) «Тән теләкләре» нәрсә ул? б) Аллага ярарга теләгән кешеләрдә «тән» һәм «рух» арасында нинди конфликт бара?
2 Изге Язмада кеше гәүдәсе кайчакта «тән» дип атала (3 Патшалык 21:27, ЯД). Изге Язмаларда шулай ук, «тән» дигән сүз камилсез кешегә — фетнәче Адәмнең гөнаһлы буынына карата да кулланыла (Ефеслыларга 2:3; Мәдхия 50:7; Римлыларга 5:12). Адәмнән мирас итеп алганыбыз «тәннең көчсезлеген» барлыкка китергән (Римлыларга 6:19). Шулай ук Паул да: «Тән уйлары — үлем»,— дип кисәткән (Римлыларга 8:6). «Тән уйлары» дигән тәгъбир безнең гөнаһлы тән теләкләренә буйсынуыбызны һәм алар безне дәртләндерә дигәнне аңлата (1 Яхъя 2:16). Шуңа күрә, әгәр дә без Аллага яраклы булырга тырышабыз икән, бездә һәрвакыт «тән эшләре» эшләргә өзлексез дәртләндерүче гөнаһлы табигатебез һәм рухилыгыбыз арасында конфликт бара (Галатларга 5:17—23; 1 Питер 2:11). Бу конфликтны сурәтләгәннән соң Паул: «Мин нинди бәхетсез кеше! Бу үлем гәүдәсеннән мине кем коткарыр?» — дип кычкырган (Римлыларга 7:24). Паул вәсвәсәнең көчсез корбаны булган дип әйтеп буламы соң? Изге Язмалар юк, дип җавап бирә!
Вәсвәсә һәм гөнаһ ни дәрәҗәдә чын
3. Күп кешеләр гөнаһка һәм вәсвәсәгә ничек мөгамәлә итәләр, әмма Изге Язмалар мондый мөнәсәбәттән ничек кисәтә?
3 Бүген күп кешеләр өчен «гөнаһ» дигән төшенчә юк. Кайберәүләр «гөнаһ» дигән сүзне, кешеләргә хас булган хаталарны билгеләгән кебек һәм иске сүз итеп иронияле мәгънәдә кулланалар. Алар «без барыбыз да тәндә яшәп, яхшыны яисә яманны эшләгәнебез буенча алыр өчен Мәсих хөкеме алдына килергә тиеш» икәнебезне аңламыйлар (2 Коринфлыларга 5:10). Берәрсе көлеп: «Мин вәсвәсәдән башка барысына да каршы тора алам»,— дип әйтергә мөмкин. Күпләр ашау, секс, күңел ачу кебек теләкләргә ирек бирергә һәм үзенекенә ничек булса да ирешергә өйрәтелгән кешеләр арасында яшиләр. Бу кешеләр барысын да хәзер үк һәм ашыгыч рәвештә телиләр! (Лука 15:12). Алар «чын тормышның» киләчәк шатлыгы хакында уйламыйча, бүгенге рәхәтлекләрне генә күрәләр (1 Тимәтигә 6:19, ХТ). Изге Язмалар исә безне барысын да бөтен яктан карап чыгарга һәм алдан күрүчән булырга, рухи һәм башка якларыбызга зыян китерә алган бар әйбердән качарга кирәклегенә өйрәтә. Алла тарафыннан рухландырылган Гыйбрәтле хикәядә: «Акыллы бәлане күрә һәм кача; ә тәҗрибәсезләр алга баралар һәм җәза алалар»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 27:12).
4. Паул 1 Коринфлыларга 10:12, 13 тә нәрсә турында кисәтә?
4 Паулның әхлакый яктан бозык булган Коринф шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә язган хатында вәсвәсә һәм гөнаһ көче турында реалистик кисәтүе бар. «Үзен басып торам дип уйлаучы егылудан сак бул. Сез кеше вәсвәсәсенә очрадыгыз; һәм сезгә көчегездән югарырак вәсвәсәләнергә ирек куймаска Алла тугры, ләкин вәсвәсә вакытында сез кичерә алсын өчен җиңеллек тә бирәчәк» (1 Коринфлыларга 10:12, 13). Безнең барыбыз да — без яшьме яисә картмы, ир-атмы яисә хатын-кызмы — мәктәптә, эштә яисә башка җирләрдә күп вәсвәсәләр белән очрашабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Паулның сүзләрен карап чыгыйк һәм алар безнең өчен нәрсә аңлатканын ачыклыйк.
Үз-үзегезгә чиктән тыш ышанучанлыктан сак булыгыз
5. Үз-үзеңә чиктән тыш ышану ни өчен куркыныч?
5 Паул: «Үзен басып торам дип уйлаучы егылудан сак бул»,— дип әйтә. Үзеңнең мораль көчеңә чиктән тыш ышанучан булу куркыныч. Бу безнең гөнаһ табигатен һәм көчен аңлап бетермәвебезне күрсәтә. Әгәр дә Муса, Давыт, Сөләйман һәм рәсүл Питер кебек кешеләр гөнаһ эшләгән булган икән, бездә гөнаһ эшләү куркынычы юк дип санасак дөрес булырмы? (Саннар 20:2—13; 2 Патшалык 11:1—27; 3 Патшалык 11:1—6; Матфей 26:69—75). «Акыллы явызлыктан курка һәм аңардан кача, ә ахмак кызып китүчән һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанучан»,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 14:16 да. Ә Гайсә: «Рух дәртле, әмма тән хәлсез»,— дип әйткән (Матфей 26:41). Камил булмаган барлык кешеләргә дә әхлаксыз теләкләр хас булганга күрә, безгә Паулның кисәтүенә җитди карарга һәм вәсвәсәгә бирелмәскә кирәк, киресенчә, без «егылырга» мөмкин (Йәрәми 17:9).
6. Безгә вәсвәсәгә кайчан һәм ничек әзерләнергә кирәк?
6 Көтелмәгән бәлаләргә әзерләнү — бу акыллы. Аса патша тынычлык вакытын оборона ныгытмалары төзү өчен кулланырга кирәк икәнен аңлаган (2 Паралипоменон 14:2, 6, 7). Ул дошман һөҗүм иткәч, оборонага әзерләнү соң булачак икәнен белгән. Шулай ук вәсвәсә килгәч нәрсә эшләргә дигән карарны тыныч көннәрдә, төптән уйлап, хәл итәргә кирәк (Мәдхия 62:7). Даниел һәм аның Алладан куркучы дуслары, аларга патша ашамлыкларын ашарга дип басым ясалганчы, Йәһвә кануннарына тугры булу карарын кабул иткәннәр. Бу аларга үз карашлары буенча эшләргә һәм саф булмаган ризыкны ашамаска ярдәм иткән (Даниел 1:8). Әйдәгез, без дә әхлакый яктан сафлыкны сакларга тәвәккәллегебезне ныгытып, вәсвәсәләргә алдан ук әзерләник. Шул чакта без гөнаһка ирек бирмәбез.
7. Башкаларның вәсвәсәгә бирешмәүләрен белү ни өчен юанычлы?
1 Коринфлыларга 10:13). Рәсүл Питер: «Шундый ук бәла-казалар сезнең кардәшләрегез белән дә дөньяда була икәнен белеп, аңа [Иблискә] нык иманыгыз белән каршы торыгыз»,— дип язган (1 Питер 5:9). Әйе, әгәр дә башкалар моңа охшаш сынаулар белән очрашып, Алла ярдәмендә вәсвәсәгә бирелмәгәннәр икән, бу безнең дә көчебездән килә. Ә без, чын мәсихчеләр, бозык дөньяда яшәгәнгә күрә, безнең һәрберебез кайчан да булса вәсвәсә белән очрашачак. Кеше көчсезлеген һәм гөнаһ эшләү вәсвәсәсен җиңә алуыбызда ышанычлы булырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
7 Паулның: «Сез кеше вәсвәсәсенә очрадыгыз»,— дигән сүзләре ничек соң юата! (Без вәсвәсәдән саклана алабыз!
8. Вәсвәсәдән качуның төп ысулы нәрсәдән гыйбарәт?
8 «Гөнаһның колы» булмас өчен төп юл — бу мөмкин булганда вәсвәсәдән качу (Римлыларга 6:6). Гыйбрәтле хикәя 4:14, 15 тә без чакырылабыз: «Бозыклар сукмагына аяк басма һәм явызлар юлыннан йөрмә; калдыр аны, йөрмә аның буенча, аңардан читкә тайпыл һәм аны читләтеп үт». Без еш кына бу яисә башка шартларның гөнаһка алып килә алуын алдан ук беләбез. Шуңа күрә мәсихчеләргә, яман теләкләрне барлыкка китерә һәм пычрак дәртләрне кабыза ала торган урыннардан, кешеләрдән яисә әйберләрдән читтә торып, мондый шартлардан «читкә тайпылып калырга» кирәк икәне ачык.
9. Куркыныч ситуациядән качарга кирәклегенә Изге Язма ничек басым ясый?
9 Вәсвәсә өстеннән җиңү бирә торган тагын бер төп адым — бу вәсвәсәне барлыкка китерә торган ситуациядән качу. Паул: «Уйнаштан качыгыз»,— дигән киңәш биргән (1 Коринфлыларга 6:18). Һәм ул шулай ук: «Потларга хезмәт итүдән качыгыз»,— дип язган (1 Коринфлыларга 10:14). Моның өстәвенә рәсүл Паул Тимәтигә «яшьлек теләкләреннән» һәм чамадан тыш байлыкка омтылудан «качарга» ныклап киңәш биргән булган (2 Тимәтигә 2:22; 1 Тимәтигә 6:9—11).
10. Вәсвәсәдән качу ни дәрәҗәдә мөһим икәнен нинди ике капма-каршы мисал күрсәтә?
10 Исраил патшасы Давыт белән булган вакыйганы карап чыгыйк. Патша сарае түбәсендә йөргәндә ул юынучы чибәр хатын-кызны күргән һәм аның йөрәгендә дөрес булмаган теләкләр туган. Аңа түбәдән төшеп, вәсвәсәдән качарга кирәк булган. Моның урынына ул бу хатын хакында (Бирсабия турында) сорашкан һәм нәтиҗәсе бәлагә китергән (2 Патшалык 11:1—12:23). Ә Йосыф мисалы. Хуҗасының әхлаксыз хатыны аның белән бергә ятарга мәҗбүр иткәндә ул нәрсә эшләгән? Изге Язмаларда: «Шулай дип [Хуҗасының хатыны] һәр көн Йосыфка әйткән, ә ул аның белән булырга һәм йокларга аны тыңламаган»,— дип әйтелә. Ул вакытта Муса Кануны бирелмәгән иде әле һәм Йосыф аны белмәгән. Моңа да карамастан, Йосыф аңа җавап биргән: «Мин мондый зур явызлыкны һәм Алла каршында гөнаһны ничек эшлим соң?» Көннәрдән бер көнне хуҗаның хатыны Йосыфның киеменнән тотып: «Минем белән ят»,— дигән. Йосыф тоткарланып, ул хатынга берәр нәрсә аңлата башлаганмы? Юк. Ул «йөгергән һәм тышка чыгып качкан». Йосыф вәсвәсәгә үзен биләп алырга мөмкинлек бирмәгән. Ул качкан! (Яшәеш 39:7—16).
11. Әгәр дә без һәрвакыт диярлек вәсвәсәләр белән очрашабыз икән, нәрсәгә омтылып карарга мөмкин?
11 Качу кайчакта куркаклык кебек карала, ләкин бу куркыныч хәлдән качып котылу еш кына иң акыллысы. Әйтик, без эшләгән урыныбызда вәсвәсәләрне кабат-кабат очратабыз ди. Безнең эшебезне алмаштырырлык сәләтебез булмаса да, вәсвәсәгә китерә алган шартлар барлыкка килгәндә, бәлкем, качар өчен барыбер мөмкинлек бардыр. Безнең белүебезчә, безгә барлык әшәкедән качарга кирәк һәм без хакыйкать буенча гына эшләргә тәвәккәл булырга тиеш (Амос 5:15). Вәсвәсәдән качу Интернетның порнография сайтларын ачмаска һәм күңел ачуның шикле урыннарына бармаска дигән мәгънәне йөртергә мөмкин. Бу шулай ук журнал ыргытуны яисә дусларыңны алмаштыруны аңлатырга мөмкин. Безгә Алланы яратучы һәм безгә ярдәм итә алучы дуслар эзләргә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 13:20). Безне нәрсә генә гөнаһ эшләргә дәртләндермәсә дә, без үз ягыбыздан аңардан тәвәккәллек белән читкә борылсак, акыллы булыр иде (Римлыларга 12:9).
Дога ничек ярдәм итә ала
12. «Безне вәсвәсәгә кертмә», дип әйткәндә, без Алладан нәрсә турында сорыйбыз?
12 Паулның: «Һәм сезгә көчегездән югарырак вәсвәсәләнергә ирек куймаска Алла тугры, ләкин вәсвәсә вакытында сез кичерә алсын өчен җиңеллек тә бирәчәк»,— дигән сүзләре бик ныгыта (1 Коринфлыларга 10:13). Йәһвәнең безгә ярдәм итә торган бер чарасы, мәсәлән, вәсвәсәне җиңү өчен аңардан ярдәм сораган догага җавап бирүе. Гайсә Мәсих: «Һәм безне вәсвәсәгә кертмә, әмма безне мәкерледән коткар»,— дип безне дога кылырга өйрәткән (Матфей 6:13). Йәһвә мондый чын күңелдән әйтелгән доганы ишетәчәк һәм без вәсвәсә белән очрашканда безне калдырмаячак. Ул Иблистән һәм аның мәкерле эшләреннән безне коткарачак (Ефеслыларга 6:11). Безгә вәсвәсәләрне танып алу һәм алардан сакланырга көч булсын өчен, Алладан ярдәм сорарга кирәк. Әгәр дә без вәсвәсәгә бирелмәскә дип, Алладан үтенеп сорыйбыз икән, ул безгә Иблис яисә «алдакчы» мәкеренең корбаны булмас өчен ярдәм итәчәк.
13. Бертуктаусыз вәсвәсә белән очрашканда нәрсә эшләргә кирәк?
13 Бертуктаусыз вәсвәсә белән очрашканда, безгә үтенеп дога кылу аеруча мөһим. Кайчак вәсвәсә безнең нинди көчсез икәнебезне ачык итеп искә төшерүче фикер йөртүләребез һәм карашларыбыз белән көчле эчке көрәшүгә китерергә мөмкин (Мәдхия 50:7). Мәсәлән, безне без кайчандыр җиңгән начар гадәтебез турында искә төшерүләр җафаларга мөмкин. Әгәр дә без кире кайту хисе тоябыз икән, нәрсә эшләргә? Мондый тойгыларны басып кына бетерү урынына, Йәһвәгә тойгыларыбызны догада һәм кирәк чагында кабат-кабат та әйтергә кирәк (Мәдхия 54:23). Ул үзенең Сүзе һәм изге рухы аша безнең акылыбызны начар уйлардан азат итәргә ярдәм итә (Мәдхия 18:9, 10).
14. Вәсвәсәне җиңәргә ни өчен дога кирәк?
14 Гефсиман бакчасында рәсүлләрнең йоклыйсы килүен күргәч, Гайсә аларны: «Вәсвәсәгә төшмәс өчен уяу торыгыз һәм дога кылыгыз: рух дәртле, әмма тән хәлсез»,— дип чакырган (Матфей 26:41). Вәсвәсәне җиңәр өчен ул нинди төрләрдә булырга мөмкин икәнен белергә һәм аның чак кына сизелерлек күренүләрен билгеләргә кирәк. Өстәвенә, вәсвәсә барлыкка килү белән үк, тоткарланмыйча дога кылу бик мөһим, бу безгә аны җиңәргә көч бирәчәк. Вәсвәсә безнең иң көчсез урыныбызга бәргәнгә күрә, без аңа каршы берүзебез генә тора алмыйбыз. Дога кылу бик мөһим, чөнки Алланың биргән көче ярдәмендә без Иблискә яхшырак каршы тора алабыз (Филиплыларга 4:6, 7). Бәлкем, без шулай ук «җыелыш өлкәннәренең» ярдәменә һәм догасына мохтаҗбыздыр (Якуп 5:13—18, ЯД).
Вәсвәсәгә актив рәвештә каршы торыгыз
15. Вәсвәсәгә каршы тору нәрсәне үз эченә ала?
15 Әгәр дә вәсвәсәдән берничек тә качып булмый икән, ул узганчыга яисә ситуация үзгәргәнчегә кадәр, без аңа актив рәвештә каршы торырга тиеш. Гайсә Иблис киткәнче, аның вәсвәсәләренә каршы торган (Матфей 4:1—11). Гайсәнең шәкерте Якуп: «Иблискә каршы торыгыз һәм сездән качачак»,— дип язган (Якуп 4:7). Каршы тору Алла Сүзе ярдәмендә үз акылыбызны ныгытудан һәм Алла нормалары буенча яшәргә ныклы карар кабул итүдән башлана. Безнең яктан берәр көчсезлегебезгә бәйле булган Изге Язма шигырьләрен истә тоту һәм алар турында уйлану урынлы булыр иде. Үзеңнең борчылуың белән уртаклашыр яисә вәсвәсә барлыкка килгәндә мөрәҗәгать итәр өчен тәҗрибәле мәсихчене — бәлкем, өлкәнне — табу акыллы булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 22:17).
16. Ничек әхлакый яктан саф калып була?
16 Изге Язма безне яңа кешегә әверелергә чакыра (Ефеслыларга 4:24). Бу Йәһвәгә безне формалаштырырга һәм үзгәртергә мөмкинлек бирүне аңлата. Үзенең хезмәттәше Тимәтигә Паул болай дип язган: «Дөреслектә [«тәкъвалыкка», ХТ], Аллага тугры булуда, иманда, яратуда, түземлектә, юашлыкта уңышка иреш [«омтыл», ХТ]. Иманның изге батырлыгы белән хезмәт ит, син чакырылган... мәңгелек тормышта тор» (1 Тимәтигә 6:11, 12). Без Алла хакында тирән белемнәр алу максатын куеп, Алла Сүзен тырышып өйрәнгәндә һәм үз-үзебезне аның таләпләре буенча тотканда «тәкъвалыкка... омтыла» алабыз. Шулай ук яхшы хәбәр вәгазьләүне һәм очрашуларга йөрүне үз эченә ала торган мәсихче хезмәтенең тыгыз графигы булуы мөһим. Әгәр дә без Аллага якынлашабыз һәм рухи ярдәмлектән максималь файда алабыз икән, безгә рухи яктан үсәргә һәм әхлакый яктан саф булып калырга җиңелрәк булачак (Якуп 4:8).
17. Вәсвәсә белән очрашканда Алла безне калдырмаячак икәнен без кайдан беләбез?
17 Паул Алла биргән сәләтләр ярдәмендә без җиңә алмаган вәсвәсәләр юк дип безне ышандыра. Йәһвә «вәсвәсә вакытында сез кичерә алсын өчен җиңеллек тә бирәчәк» (1 Коринфлыларга 10:13). Әйе, әгәр дә без Аллага өзлексез таянып яшибез икән, ул сафлыгыбызны саклар өчен рухи көчебез җитмәслек итеп, вәсвәсәгә үсәргә беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Безнең Алла начар дип санаган әйберләр эшләү вәсвәсәсе белән актив рәвештә көрәшүебездә, ул безнең җиңүебезне тели. Өстәвенә без аның: «Сине калдырмыйм һәм сине ташламыйм»,— дигән вәгъдәсенә ышана алабыз (Еврейләргә 13:5).
18. Кеше көчсезлеген җиңүебездә безгә ни өчен шикләнмәскә мөмкин?
18 Паулның кеше көчсезлекләре белән аның көрәшүе нәтиҗәсендә шикләре булмаган. Ул үзен тән теләкләренең мескен һәм көчсез колы дип санамаган. Киресенчә, ул: «Мин ышанычсыз чапмыйм, һава сугар өчен генә бәрелмим; әмма башкаларга вәгазьләгәндә үземә лаексыз булып калмас өчен тәнемне буйсындырам һәм кол итәм»,— дип әйткән (1 Коринфлыларга 9:26, 27). Без дә камилсез тәнебез белән уңышлы көрәшә алабыз. Безнең күктәге Атабыз, безгә тәкъва юл буенча барыр өчен, Изге Язма, аңа нигезләнгән басмалар, җыелышлар һәм тәҗрибәле имандашларыбыз аша даими рәвештә искәртмәләр бирә. Аның ярдәме белән без кеше көчсезлеген җиңә алабыз!
Сез искә төшерә аласызмы?
• «Тән уйлары» нәрсә ул?
• Вәсвәсәгә ничек әзерләнеп була?
• Вәсвәсәне җиңәр өчен нәрсә эшләргә мөмкин?
• Вәсвәсә белән көрәшүдә дога нинди роль уйный?
• Кеше көчсезлеген җиңү мөмкин икәнен без кайдан беләбез?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[8 биттәге иллюстрацияләр]
Изге Язмалар без тән теләкләренең көчсез корбаннары дип өйрәтми.
[10 биттәге иллюстрация]
Гөнаһтан качуның төп ысулларының берсе — бу вәсвәсәдән качу.