Иманыгыз Ибраһим иманына охшаш булсын!
Иманыгыз Ибраһим иманына охшаш булсын!
«Иман тотканнар — Ибраһим уллары» (ГАЛАТЛАРГА 3:7, ЯД).
1. Ханаанда очраган яңа сынауны Ибраим ничек җиңгән?
ИБРАИМ Йәһвә боеруына буйсынып уңайлыклары булган Ур шәһәреннән киткән. Ләкин Мисырда кичерергә туры килгән иман сынавы белән чагыштырганда, аның тормышының соңгы ел уңайсызлыклары тик вак күңелсезлекләр генә булган. Изге Язмаларда: «Ул җирдә ачлык булган»,— дип әйтелә. Ибраим җиңел генә өметсезлеккә бирелә алыр иде! Ләкин ул гаиләсен тукландырыр өчен кирәкле чаралар күргән. «Ибраим Мисырга яшәр өчен барган, чөнки ул җирдә ачлык көчәйгән». Ибраимның зур гаиләсенең Мисырга килүе беленмәслек кала алуы шикле. Йәһвә үз вәгъдәсен үтәп Ибраимны явызлыктан саклармы? (Яшәеш 12:10; Чыгыш 16:2, 3).
2, 3. а) Ибраим Сара аның хатыны икәнен ни өчен яшергән? б) Килеп чыккан шартларда Ибраим хатыны белән ничек мөгамәлә иткән?
2 Яшәеш 12:11—13 тә без болай дип укыйбыз: «Мисырга якынлашканда ул үз хатыны Сарага болай дип әйткән: менә мин синең матур хатын икәнеңне беләм; һәм мисырлылар сине күргәч: „бу аның хатыны“,— дип әйтерләр; һәм мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар; миңа да синең өчен яхшы булсын өчен һәм минем җаным да синең аша исән булсын өчен син миңем апа дип әйтче». Сарага 65 яшьтән күбрәк булса да, ул шулай ук искиткеч матур булып калган. Бу Ибраимның яшәвен куркыныч астына куйган * (Яшәеш 12:4, 5; 17:17). Ләкин иң мөһиме: бу Йәһвә ихтыяҗларына кагылган, ул бит Ибраим орлыгында җирнең бар халыклары фатиха алачаклар дип әйткән (Яшәеш 12:2, 3, 7). Ибраимның әле һаман балалары булмаган, шуңа күрә аңа исән калырга кирәк булган.
3 Ибраим хатыныннан, алар алдан ук сөйләшкән мутлыкны эшләргә — ул аның апасы дип әйтүен сораган. Ибраим ыру башлыгы булса да, ул үз хакимияте белән чиктән тыш кулланмаган, ә үз хатыныннан ярдәм һәм хезмәттәшлек эзләгәнен билгелик (Яшәеш 12:11—13; 20:13). Моның белән Ибраим ирләргә ничек гаиләдә ярату белән баш булырга искиткеч үрнәк күрсәткән, ә Сара, иренә буйсынып, хәзерге хатыннарга үрнәк биргән (Ефеслыларга 5:23—28; Колосслыларга 4:6).
4. Кардәшләрнең тормышлары турында сүз барганда Алланың тугры хезмәтчеләре үзләрен бүген ничек тотарга тиеш?
4 Сараның, ул Ибраимның апасы дип әйтергә, хокукы булган, чөнки ул чыннан да атасы ягыннан аның апасы булган (Яшәеш 20:12). Өстәвенә, Ибраим информацияне белергә хокуксыз кешеләргә әйтергә тиеш булмаган (Матфей 7:6). Безнең көннәрдә Алланың тугры хезмәтчеләре Изге Язмаларның аларга намуслы булырга дигән әмерен үтиләр (Еврейләргә 13:18). Алар, мәсәлән, ант биреп судта беркайчан да ялганны сөйләмиләр. Ләкин сүз кардәшләрнең рухи яисә өйдәге тормышы турында барса, мәсәлән эзәрлекләүләр яисә тәртипсезлекләр вакытларында, алар Гайсә киңәшен тыңлыйлар: «Еланнар кебек зирәк [«сак» ЯД], күгәрченнәр кебек саф күңелле [«хәйләсез», ЯД] булыгыз» (Матфей 10:16; «Күзәтү манарасы»ның 1996 ел 1 ноябрь санын карагыз (рус), 18 бит, 19 абз.).
5. Сара Ибраимның үтенеченә җавап бирергә ни өчен әзер булган?
5 Ибраим үтенеченә Сара ничек соң җавап биргән? Рәсүл Питер аңа охшаш хатыннарны «Аллага өмет баглаучылар» кебек сурәтләгән. Димәк, Сара бу нинди рухи сорауларга кагылган икәнен аңлаган. Өстәвенә, ул ирен яраткан һәм хөрмәт иткән. Шуңа күрә Сара иренә буйсынырга һәм ул кияүдә икәнен яшерергә карар иткән (1 Питер 3:5). Әлбәттә, бу бик куркыныч булган. «Ибраим Мисырга килгәч, мисырлылар аның [Сараның] бик матур хатын икәнен күргәннәр; шулай ук фиргавеннең зур түрәләре дә күргәннәр һәм фиргавенгә аны бик мактаганнар; һәм ул фиргавен йортына алынган булган» (Яшәеш 12:14, 15).
Йәһвә биргән котылу
6, 7. Ибраим белән Сара нинди кызганыч хәлләргә эләккәннәр һәм Йәһвә Сараны ничек коткарган?
6 Бу Ибраим белән Сара өчен бик авыр булгандыр! Тагын бераз гына һәм Сара көчләүгә дучар ителә язган. Өстәвенә, фиргавен Сараның кияүдә булганын белмичә, Ибраимга мул итеп бүләкләр биргән һәм анда «вак һәм эре мал һәм ишәкләр, кол ир-атлар белән кол хатыннар, һәм качырлар белән дөяләр булган» * (Яшәеш 12:16). Ибраим өчен бу бүләкләр нинди хурлау булган соң! Ләкин хәл нинди генә өметсез булып тоелмаса да, Йәһвә Ибраимны калдырмаган.
7 «Ходай Ибраим хатыны Сара өчен фиргавенне һәм аның йортын зур бәлаләргә дучар иткән» (Яшәеш 12:17). Фиргавен ничек итептер бу «бәлаләрнең» чын сәбәбен белгән. Ул шул вакытта чаралар күрә башлаган: «Фиргавен Ибраимны чакырган да болай дип әйткән: син минем белән нәрсә эшләдең? Ул синең хатының икәнен нигә миңа әйтмәдең? Ни өчен син: „ул минем апам“,— дип әйттең? Һәм мин чак кына аны үземә хатын итеп алмадым. Һәм менә синең хатының; ал аны һәм кит. Һәм аның турында фиргавен боеру биргән, һәм аны, һәм аның хатынын, һәм анда булган бар нәрсәне озаттылар»,— диелә (Яшәеш 12:18—20; Мәдхия 105:14, 15).
8. Йәһвә бүген мәсихчеләргә нинди саклауны вәгъдә итә?
8 Бүген Йәһвә безне үлемнән, җинаятьчелектән, ачлыктан һәм афәтләрдән сакларга вәгъдә итми. Ләкин Йәһвә безнең рухилыкка зыян китергәннән безне сакларга вәгъдә итә (Мәдхия 90:1—4). Ул безне күбесенчә үзенең Сүзе һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»се аша куркыныч турында үз вакытында кисәтә (Матфей 24:45). Ә эзәрлекләүчеләр кулыннан үлем куркынычы белән ничек? Алла кайчакта аерым кешеләрнең үлемен рөхсәт итсә дә, ул беркайчан да үз халкын, гомумән, юк итәргә рөхсәт итмәячәк (Мәдхия 115:6). Һәм әгәр дә үлем Алланың берәр тугры хезмәтчесен алып китсә дә, без аларның терелтеп торгызылачагына ышана алабыз (Яхъя 5:28, 29).
Тынычлык өчен корбаннарга барырга әзерлек
9. Ибраим бер җирдә дә урнашмыйча, Ханаан буенча йөргән икәнен без кайдан беләбез?
9 Күрәсең, Ханаанда ачлык беткәннән соң «Ибраим хатыны һәм бар булган үз мал-мөлкәте белән Негев чүле [Яһүди тауларыннан көньякта урнашкан коры җир] аша Мисырдан киткән. Аның белән шулай ук Лут та булган. Ибраим ул вакытта бик бай булган, һәм анда күп мал, көмеш һәм алтын булган» Яшәеш 13:1, 2, ХТ). Бу җирләрдә яшәгән кешеләр исәпләвенчә, Ибраим бик көчле һәм абруйлы кеше, бөек князь булган (Яшәеш 23:6). Ибраим ханаанлылар арасында яшәргә һәм аларның эшләренә кушылырга җыенмаган. «Ул үз кичүләрен көньяктан Вефильгә, башта аның чатыры Вефиль белән Гай арасында торган урынга кадәр дәвам иткән». Гадәттәгечә, Ибраим кая гына бармаса да, Йәһвәгә гыйбадәт кылу аның өчен иң беренче урында торган (Яшәеш 13:3, 4).
(10. Ибраим белән Лут көтүчеләре арасында нинди авырлык барлыкка килгән һәм бу авырлыкны ни өчен тизрәк чишәргә кирәк булган?
10 «Ибраим белән бергә йөргән Лутның шулай ук вак һәм эре малы һәм чатырлары булган. Һәм җир алар бергә яшәр өчен иркен булмаган, чөнки аларның мал-мөлкәте шул хәтле күп булган, алар бергә яши алмаганнар. Һәм Ибраим малының көтүчеләре белән Лут малының көтүчеләре арасында бәхәс булган; һәм Ханаанлылар, һәм Ферезейлылар ул вакытта шул җирдә яшәгәннәр» (Яшәеш 13:5—7). Ибраим белән Лутның көтүләренә су һәм маллары тукланыр өчен болыннар җитмәгән. Көтүчеләр арасында талашулар һәм үпкәләүләр башланган. Чын Аллага гыйбадәт кылучыларга бәхәсләшү килешми иде. Бертуктаусыз талашулар аралашуны тулысынча юк итүгә китерә алган. Ибраим нәрсә эшләр соң? Лутның әтисе үлгәннән соң, Ибраим аны үз гаиләсенә алган, бәлкем, аны үзенең улы кебек тәрбияләгәндер. Ибраим Луттан олырак булган. Әллә ул үзенә хокук буенча яхшырак җирне ала алмаганмы?
11, 12. Ибраим Лутка нинди киң күңелле тәкъдим ясаган һәм Лутның сайлавы ни өчен акыллы булмаган?
11 Ләкин «Ибраим Лутка әйткән: минем һәм синең араңда һәм минем һәм синең көтүчеләрең арасында ызгыш булмасын, чөнки без туганнар; бөтен җир синең алдыңда түгелме? Миннән бүленеп китче: әгәр дә син сулга икән, мин уңга; әгәр дә син уңга икән, мин сулга». Вефиль янында «Фалыстынның иң матур карау урынының берсе» дип аталган җир бар. Бәлкем, нәкъ менә шул урыннан «Лут караган һәм Иордан елгасы кырыендагы бар җирләрне һәм Ходай Сәдүм белән Гамураны юк иткәнче тулысынча Сигорга кадәр, Ходай бакчасы кебек, Мисыр җире кебек су белән тукландырылган булган икәнен күргән»,— диелә (Яшәеш 13:8—10).
12 Лут Изге Язмаларда «гадел» дип аталса да, бу очракта ул Ибраимга юл куймаган һәм барысыннан да күренгәнчә, үзеннән олырак булган кешедән киңәш сорап тормаган (2 Питер 2:7). «Лут үзенә Иордан җирләрен сайлады; Һәм Лут көнчыгышка китте. Һәм алар бер-берсеннән аерылыштылар. Ибраим Ханаан җирендә яши башлады; ә Лут тирә-як җирнең шәһәрләрендә яши башлады һәм чатырларын Сәдүмга кадәр куйды» (Яшәеш 13:11, 12). Сәдүм бик бай шәһәр булган һәм бик күп материаль табышлар биргән (Йәзәкил 16:49, 50). Материаль иминлек ягыннан Лутның сайлавы акыллырак кебек күренсә дә, рухи иминлек ягыннан бу сайлау начар булган. Ни өчен? Чөнки, Яшәеш 13:13 тә әйтелгәнчә, «Сәдүмда яшәүчеләр явыз һәм Ходай алдында бик гөнаһлы булганнар». Лутның анда яшәргә дигән карары соңрак аның гаиләсенә күп бәла китергән.
13. Акча аркасында мәсихчеләр арасында бәлкем, бәхәс туганда Ибраим калдырган үрнәк нәрсәсе белән файдалы?
13 Ибраим исә ахыр чиктә аның орлыгы бу җир белән хакимлек итәчәк дигән Йәһвәнең вәгъдәсенә ышанган; бу җирнең кечкенә кисәге аркасында ул бәхәсләшмәгән. 1 Коринфлыларга 10:24 тә: «Беркем дә үз файдасын түгел, ә һәркем башканың файдасын эзләсен»,— дип язылган принцип буенча киң күңелле эш кылган. Бу берәрсендә акча буенча имандашлары белән бәхәс чыкканда яхшы искә төшерү. Кайберәүләр Матфей 18:15—17 дә язылган киңәшне кабул итмиләр, ә үз кардәшләрен судка бирәләр (1 Коринфлыларга 6:1, 7). Ибраим калдырган үрнәк шуны күрсәтә: Йәһвә исемен хур итү яисә мәсихче җыелышындагы тынычлыкны бозу урынына үзеңә зарар күрү яхшырак (Якуп 3:18).
Ул соңрак14. Ибраимны киң күңеллелеге өчен нинди фатиха көткән?
14 Ибраимның киң күңелле булуы бүләксез кала алмаган. Алла аңа: «Синең нәселеңне җир комы кебек [күп] итәрмен; әгәр дә кем җир комын санап бетерә ала икән, синең нәселең дә санап чыгарылган булачак»,— дип әйткән. Баласы булмаган Ибраим өчен бу ачыш нинди яхшы ярдәм булгандыр! Аннан соң Алла: «Тор, бу җирнең киңлеге һәм озынлыгы буенча үт, чөнки Мин ул җирне сиңа бирәчәкмен»,— дип боерган (Яшәеш 13:16, 17). Юк, Ибраимга яшәү уңайлырак булган шәһәрдә озак калырга ярамый иде. Аңа хананейлардан аерылып торырга кирәк булган. Бүген мәсихчеләргә шулай ук дөньядан аерылып торырга кирәк. Мәсихчеләр үзләрен башкалардан өстен куймыйлар, ләкин аларны Изге Язмаларның принципларына каршы килә торган эшләргә кертә алган кешеләр белән якын аралашмыйлар (1 Питер 4:3, 4).
15. а) Ибраимның сәяхәтләре нинди мәгънә бәлкем йөрткәндәр? б) Хәзерге мәсихче гаиләләргә Ибраим нинди үрнәк биргән?
15 Ибраим яшәгән көннәрдә кеше җиргә хуҗа булыр алдыннан аны карап чыгарга хокукы булган. Шуңа күрә Ибраимның бу җир буенча сәяхәтләре көннәрдән бер көнне бөтенесе аның нәселенә күчәчәк икәнен даими рәвештә исенә төшерә алганнар. Йәһвәгә буйсынып, «Ибраим чатырын җыйган һәм киткән һәм Хеврондагы Мамре имәнлеге янында яши башлаган; һәм анда Ходайга корбан китерү урыны корган» (Яшәеш 13:18). Ибраим Йәһвәгә гыйбадәт кылу аның өчен нинди мөһим урында тора икәнен кабат күрсәткән. Ә сезнең гаиләгездә гаилә өйрәнүе, гаилә белән бергә дога кылу һәм мәсихче очрашуларына йөрү иң мөһим урында торамы?
Дошманнарның һөҗүме
16. а) Яшәеш 14:1 дәге «һәм... көннәрдә булган» дигән сүзләр ни өчен куркыныч булып яңгырый? б) Дүрт көнчыгыш патшасының һөҗүменә нәрсә сәбәп булган?
16 «Һәм Сенаар патшасы Арафел, Елласар патшасы Ариох, Елам патшасы Кедорлаомер * һәм Гоим патшасы Фидал көннәрендә булган, алар сугыш белән барганнар». Борынгы яһүди телендә («һәм... көннәрендә булган») дигән сүзләр «фатиха алу белән тәмамланучы сынаулар вакытына» күрсәтеп, куркыныч булып яңгырый (Яшәеш 14:1, 2). Сынау бу дүрт көнчыгыш патшасы үз гаскәрләре белән Ханаанга һәлакәтле һөҗүмнәрен үткәргәч башланган. Ни өчен? Сәдүм, Гамура, Адма, Севоим һәм Бела исемле биш шәһәрнең фетнәсен басар өчен. Бөтен каршы килүне җимереп бу патшалар «союзниклар кебек Сиддим үзәнлегенә, ягъни Тозлы диңгезгә кадәр үткәннәр». Лут гаиләсе белән бергә ерак түгел генә яшәгән (Яшәеш 14:3, ЯД, 4—7).
17. Лутны кулга алу ни өчен Ибраим өчен иман сынавы булган?
17 Ханаан патшалары һөҗүм итүчеләргә каршы каты сугышканнар, ләкин кимсетүле җиңелү кичергәннәр. «Җиңүчеләр Сәдүм белән Гамураның бөтен мал-мөлкәтен һәм аларның бар запасын алганнар һәм киткәннәр. Һәм Ибраимның Сәдүмда яшәгән бертуганының улы Лутны һәм аның мал-мөлкәтен алып киткәннәр». Бу куркыныч вакыйгалар турында хәбәр тиздән Ибраимга кадәр дә җиткән: «Исән калганнарның берсе килде һәм ул вакытта Мамре имәнлеге янында яшәүче Яһүд Ибраимга, Ибраимның союзниклары булган Эшколаның Яшәеш 14:8—14). Иманга нинди сынау! Ибраим Лутка ул иң яхшы җирләрне сайлаганын исенә төшерерме? Шулай ук һөҗүм итүчеләр Ибраимның туган җиреннән, Сенаардан килгәннәрен искә төшерик. Аларга каршы чыгу һәркайсы өйгә кайту мөмкинлегеннән үзеңне мәхрүм итү дигәнне аңлата иде. Һәм Ханаанның берләштерелгән гаскәрләре җиңә алмаган гаскәрләргә Ибраим нәрсәне каршы куя алыр иде?
абыйсы Аморрейлыны һәм Анера абыйсына хәбәр иткән. Ибраим тугандашы кулга алынганын ишеткән» (18, 19. а) Ибраим ни өчен Лутны коткара алган? б) Бу җиңү кем ярдәмендә мөмкин булган?
18 Ибраим кабат өметен тулысынча Йәһвәгә баглаган. Ибраим «аның йортында туган үзенең өч йөз унсигез колын корал белән коралландырган һәм дошманнарны Данга кадәр куып барган; һәм, бүленеп, ул һәм аның коллары аларга төнлә белән һөҗүм иткән һәм аларны үтергән һәм Дамаскның сул ягындагы Ховыга кадәр куып барган; һәм бөтен мал-мөлкәтне кире кайтарган һәм бертуганының улы Лутны һәм аның мал-мөлкәтен, шулай ук хатын-кызларны һәм халыкны кайтарган» (Яшәеш 14:14—16). Йәһвәгә нык иман күрсәтеп, Ибраим үзенең кечкенә гаскәрләре белән җиңгән һәм Лут белән аның гаиләсен коткарган. Нәкъ менә шушы вакытта Ибраим Салим шәһәренең рухание һәм патшасы Мелхиседекны очраткан. «Салим патшасы Мелхиседек ипи белән шәраб алып чыккан — ул Иң Югары Алланың рухание булган — һәм аңа фатихасын биргән һәм болай дип әйткән: Ибраим җир һәм күкнең Хакименнән Иң Югары Алладан фатихалы; һәм синең кулларыңа синең дошманнарыңны биргән Иң Югары Алла фатихалы. Ибраим аңа бар булганының уннан бер өлешен биргән» (Яшәеш 14:18—20).
19 Әйе, бу җиңү Йәһвәнеке иде. Үз иманы аркасында Ибраим Йәһвә ярдәмендә кабат коткарылган булган иде. Бүген Алла халкы кешеләр алып барган сугышларда катнашмый, ләкин күп авырлыклар һәм сынаулар белән очраша. Чираттагы мәкаләдән без Ибраим үрнәге бу авырлыкларны ничек уңышлы хәл итәргә ярдәм итә ала икәнен белә алабыз.
[Искәрмәләр]
^ 2 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау» (ингл.) дигән китапта: «Бер борынгы папируста фиргавен турында язылган һәм ул үзенең гаскәрләренә матур хатынны кулга алырга, ә аның ирен үтерергә боерык биргән»,— дип әйтелә. Димәк Ибраимның куркулары юкка гына булмаган.
^ 6 абз. Шул вакытта Ибраимга бүләк ителгән хезмәтчеләр арасында, бәлкем, соңрак аның кәнизәге булган Һаҗәр дә булгандыр (Яшәеш 16:1).
^ 16 абз. Бервакыт тәнкыйтьчеләр Еламның Сенаарга беркайчан да андый тәэсире булмаган һәм Кедорлаомер һөҗүме турындагы хәбәр ялган булган дип әйткәннәр. Изге Язмаларның хәбәрен исбат итә торган археолог дәлилләре буенча фикер алышуны «Күзәтү манарасы»ның 1989 ел 1 декабрь саныннан карагыз, (рус), 4—7 битләр.
Сез игътибар иттегезме?
• Ханаандагы ачлык Ибраимга ни өчен иман сынавы булган?
• Хәзерге ирләргә һәм хатыннарга Ибраим белән Сара нинди яхшы үрнәк биргәннәр?
• Ибраимның үз хезмәтчеләре белән Лут хезмәтчеләре арасында булган бәхәсне җайга салуыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[14 биттәге иллюстрация]
Ибраим үз хокукларын яклап тормаган, ә Лут ихтыяҗларын үзенекеннән югарырак куйган.