Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Имансыз дөньяда яшәп, Һанох Алла белән йөргән.

Имансыз дөньяда яшәп, Һанох Алла белән йөргән.

Имансыз дөньяда яшәп, Һанох Алла белән йөргән.

ИБЛИС барлык кешеләрне дә Алладан алып китә алам дип раслый һәм бу кайчакта дөрес кебек тә тоелган. Мәсәлән, Һабил үлеменнән соң биш гасыр дәвамында бер кеше дә үзен Йәһвәнең тугры хезмәтчесе итеп күрсәтмәгән. Бу гөнаһлы тәртип нормага кергән имансыз дөнья булган.

Нәкъ бу рухисызлык белән билгеләнгән вакытта дөньяга Һанох килгән. Изге Язмаларның хронологиясе буенча, ул безнең эрага кадәр 3404 елда туган. Замандашларыннан аермалы буларак, Һанох Аллага яраклы кеше булган. Рәсүл Паул мәсихчеләр өчен иманнары үрнәк булган Йәһвәнең хезмәтчеләре арасында Һанохны да әйткән. Һанох кем булган соң? Аңа нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Һәм бу авырлыкларны ул ничек җиңә алган? Аның саф калу үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Һанох тууына дүрт гасыр чамасы калганда, Енос яшәгән көннәрдә, кешеләр «Ходай [«Йәһвә», ЯД] исемен чакыра башлаганнар» (Яшәеш 4:26). Алла исеме кешелек тарихының иң башыннан ук кулланылган булса да, Енос көннәрендә булган хәл күрсәтә: кешеләр Йәһвә исемен чакырганнар чын Алланы данлар өчен түгел. Кайбер гебраистларның фикере буенча Яшәеш 4:26 ны «Алланы хурлый башладылар» яисә «ул чакта Алланы хурлау башланды» дип тәрҗемә итеп була. Бәлкем, кешеләр Йәһвә исеме белән үзләрен яисә башка кешеләрне атаганнардыр. Алар исәпләвенчә, үзләре яисә бу кешеләр аша алар Аллага гыйбадәт кылганнар. Яисә алар бу исем белән үзләренең потларын атаганнардыр.

«Һанох чын Алла белән йөргән»

Һанох динсез дөньяда яшәсә дә, ул Йәһвә — «чын Алла белән йөргән» (ЯД). Ә менә аның ата-бабалары — Сиф, Енос, Каинан, Мелелеил һәм Иаред турында алар Алла белән йөргәннәр дип әйтелми. Димәк, алар, һәрхәлдә Һанох кебек, Аллага гыйбадәт кылмаганнар. Ә аның тормыш алып бару тәртибе аларның тормыш тәртибеннән нык аерылып торган (Яшәеш 5:3—27).

Һанох Йәһвә белән йөргәнгә күрә, аның белән Алла арасында якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашкан, ә бу мөнәсәбәтләр кеше Алла ихтыяры буенча яшәсә генә булырга мөмкин. Һанохның тугры хезмәт итүе Йәһвәгә яраклы булган. Мәсәлән, Грек Септуагинтасында: «Һанох Аллага ярарга тырышкан»,— дип әйтелә һәм шул ук фикерне рәсүл Паул да белдергән (Яшәеш 5:22; Еврейләргә 11:5).

Һанохның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренең нигезе иман булган. Һанох Алла «хатынының» вәгъдә ителгән «орлыгына», әлбәттә, ышанган. Әгәр дә Һанох Адәмнең үзе белән таныш булган булса, ул аннан Алланың беренче пар белән Эдем бакчасында ничек мөгамәлә итүе турында белә алгандыр. Йәһвә турында белемнәр Һанохка Алланы «катгый эзләүче» кеше булырга ярдәм иткәннәр (Яшәеш 3:15; Еврейләргә 11:6, 13).

Безнең мисалыбыз кебек тә, Һанох мисалы күрсәтә: Йәһвә белән нык мөнәсәбәтләрне саклар өчен, Алла турында белемле булу гына җитми. Әгәр дә без берәрсе белән якын мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез икән, бу шәхеснең фикер йөртү һәм эш кылу ысуллары безнең дөньяга карата карашыбызга котылгысыз тәэсир итәчәкләр. Аның белән дуслыгыбызны юк итә алган нәрсәләрне без сөйләмәячәкбез дә яисә эшләмәячәкбез дә. Ә тормышыбызда берәр үзгәрешләр эшләргә теләсәк безнең дустыбыз белән мөнәсәбәтләрдә бу ничек чагылачак икәне турында уйламыйбызмы?

Безнең эшләребезгә Алла белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу теләге, һичшиксез, тәэсир итәчәк. Ләкин алдарак Алла нәрсәне хуплый, ә нәрсәне хупламый икәнен төгәл белергә һәм аннан соң фикерләрдә һәм эшләрдә аңа ярарга тырышып аның таләпләре буенча эш итәргә кирәк.

Әйе, Алла белән йөрер өчен без аңа яраклы булырга тиеш. Һанох гасырлар дәвамында нәкъ шундый тәртиптә эш алып барган. «Йөргән» дигән сүздә яһүди фигыленең формасы эш итүнең озынлыгына күрсәтә һәм моннан Һанохның Алла белән даими рәвештә йөргәне күренә. Нух «Алла белән йөргән» тагын бер иман кешесе булган (Яшәеш 6:9, АМТ).

Һанохның хатыны булган һәм ул «уллар һәм кызлар тудырган». Аның улларының берсе Мафусал исемле булган (Яшәеш 5:21, 22). Гаиләнең яхшы башлыгы булыр өчен Һанохның барысын да эшләгәненә безгә шикләнмәскә була. Ләкин имансыз дөньяда яшәп Аллага хезмәт итү — бу, әлбәттә, бик җиңел булмаган. Һанохның замандашларыннан Йәһвәгә иман күрсәткән бердәнбер кеше, күрәсең, Нухның әтисе, Ламех булган (Яшәеш 5:28, 29). Моңа да карамастан, Һанох батырлык күрсәткән һәм чын гыйбадәт кылуны калдырмаган.

Аллага тугры булып калыр өчен Һанохка нәрсә ярдәм иткән? Һичшиксез, ул Йәһвә исемен хурлаган кешеләр яисә башка сәбәпләр буенча Алла хезмәтчесе өчен яраксыз компания булганнар белән дуслашмаган. Һәм, әлбәттә, Һанох Йәһвәгә — ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мондый догалар Барлыкка Китерүчене рәнҗетә алучы барлык нәрсәләрдән качарга аның тәвәккәллеген ныгыткан.

Имансызларга каршы пәйгамбәрлек

Имансыз кешеләр арасында яшәп, югары нормалар тоту бу инде үзе җиңел түгел. Ә Һанох аларга, өстәвенә, Алла явызларга каршы чыгарган хөкемне игълан иткән. Алла рухы белән дәртләнгән Һанох болай дип кыю пәйгамбәрлек иткән: «Менә Йәһвә үзенең мириад фәрештәләре белән килгән: барысы өстеннән хөкем үткәрергә һәм бөтен имансызларны аларның имансыз эшләнелгән барлык имансыз эшләрендә һәм имансыз гөнаһлы кешеләр аңа каршы әйткән барлык ачу китергеч сүзләрендә фаш итәргә» (Яһүд 14, 15ЯД).

Тәүбә итмәгән һәм явызлык эшләүләрен дәвам иткән кешеләргә бу хәбәр ничек тәэсир итә алган? Һанохның тәнкыйть итү сүзләре аны популяр итмәгәннәре ихтималрак һәм, бәлкем, аңа карата көлүләр һәм куркытулар барлыкка китергәннәрдер. Һичшиксез, аларның кайберләре Һанохның мәңгегә авызын ябарга теләгәннәрдер. Ләкин алар аны куркыта алмаганнар. Һанох тугры Һабил белән нәрсә булганын белгән һәм аңа охшаш булып, һичнәрсәгә карамастан, Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәл әзер булган.

«Алла аны алган»

Һанох үлем куркынычы астында булганда «Алла аны алган», ихтимал (Яшәеш 5:24). Йәһвә аның тугры пәйгамбәре котырган дошманнар кулыннан һәлак булуын рөхсәт итмәгән. Рәсүл Паул язуынча «Һанох үлем күрмичә күчерелгән булган» (Еврейләргә 11:5). Күп кешеләр Һанох үлмәгән һәм Алла аны күккә алган һәм ул анда бүгенге көнгә кадәр кала дип әйтәләр. Әмма Гайсә Мәсих ачык итеп болай дип әйткән: «Күктә яшәгән һәм күктән иңгән Адәм Улыннан башка беркемнең дә күккә күтәрелгәне юк». Гайсә — «башлап җибәрүче» — күккә күтәрелгәннәрнең беренчесе булган (Яхъя 3:13; Еврейләргә 6:19, 20).

Алайса Һанох белән нәрсә булган соң? «Үлем күрмичә күчерелгән булган» дигән тәгъбир Алла аны махсус хәлгә урнаштырган һәм шул вакытта Һанохта пәйгамбәрлек күренеше булган һәм Алла бу вакытта аның яшәвен туктаткан дигәнне аңлатырга мөмкин. Шулай итеп Һанохка үлем җәзаларын кичерергә туры килмәгән. Ә соңыннан «аны бер җирдә дә табып булмады» дигән сүз, күрәсең, Йәһвә Мусаның тәнен юк иткән кебек, Һанохның тәнен дә шулай ук юк иткән (Икенчезаконлык 34:5, 6).

Һанох аның замандашларының күпчелегенә караганда күпкә азрак — 365 ел яшәгән. Ләкин Йәһвәне яратканнар өчен иң мөһиме — бу аңа ахырга кадәр хезмәт итү. Һанох моны эшли алган, чөнки без аның турында болай дип укыйбыз: «Күчерелгәнче, [ул] Аллага яраклы булганына шаһитлык алган» (Еврейләргә 11:5). Ничек Алла аңа моны ышандырганы хакында Изге Язмада бер сүз дә әйтелми. Шулай да Һанох үлеме алдыннан Алланың хуплавында ышандыру алган һәм шикләнмичә әйтеп була: Йәһвә кешеләрне терелтеп торгызганда ул аны искә төшерәчәк.

Һанох иманыннан үрнәк алыгыз

Без Аллага карата тугры булган кешеләр иманыннан үрнәк ала алабыз (Еврейләргә 13:7). Үзенең иманы аркасында Һанох пәйгамбәр булып хезмәт иткән. Ул Аллага ахырга кадәр тугрылыгын саклаган пәйгамбәрләр арасында беренче булган. Һанох без яшәгән дөньяга охшаган мәрхәмәтсез, Алла хурлавы белән тулган һәм имансыз дөньяда яшәгән. Ләкин Һанох андый булмаган. Анда нык иман булган, ә аның Аллага карата тугры булуы үрнәк булырга лаек. Йәһвә Һанохка бик җитди приговор игълан итәргә йөкләмә биргән һәм үзе үк аңа ныклык биргән. Һанох батырларча бу йөкләмәне үтәп барган, ә Алла аның турында кайгыртучанлык күрсәткән һәм дошманнардан яклаган.

Әгәр дә без Һанохта булган иманны күрсәтәбез икән, Йәһвә безне дә, аның хәбәрен бу соңгы көннәрдә игълан итәр өчен ныгытачак. Ул безгә каршылыкны батырлык белән каршы алырга ярдәм итәчәк һәм Аллага тугрылык саклаганга күрә без имансыз кешеләргә бернәрсә белән дә охшаш булмаячакбыз. Иманлы булып без Алла белән йөри һәм үз тәртибебез белән аның йөрәген шатландыра алабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Имансыз дөньяда яшәп, тугры Һанох иманы аркасында Йәһвә белән йөргән. Бу безнең дә көчебездә!

[31 нче биттәге рамка]

Изге Язмаларда Һанох китабыннан өземтәләр китереләме?

Һанох китабы — апокрифик яисә канунга кертелмәгән китап. Аның авторы Һанох дип ялган билгелиләр. Бу китап күрәсең, безнең эрага кадәр I яисә II гасырда язылган булган. Ул, бәлкем, Яшәеш китабындагы Һанох турында кыскача гына белдерүнең төрле трактовкалары нәтиҗәсендә барлыкка килгәндер һәм шактый абсурд вә шикле яһүди риваятьләре җыентыгы булып торадыр. Шуңа күрә Алла Сүзен яратучы кешеләр Һанох китабын игътибарга лаеклы дип санамыйлар.

Изге Язмаларның бер урынында гына Һанохның пәйгамбәрлек сүзләре китерелә. Яһүднең хатында без болай дип укыйбыз: «Менә Йәһвә үзенең мириад фәрештәләре белән килгән: барысы өстеннән хөкем үткәрергә һәм бөтен имансызларны аларның имансыз эшләнелгән барлык имансыз эшләрендә һәм имансыз гөнаһлы кешеләр аңа каршы әйткән барлык ачу китергеч сүзләрендә фаш итәргә» (Яһүд 14, 15, ЯД). Күп кенә галимнәр Һанохның имансызларга — аның замандашларына — каршы әйтелгән пәйгамбәрлеге Һанох китабыннан алынган дип саныйлар. Әмма ләкин Яһүд ышанычка лаеклы булмаган чыганак — апокрифик китап белән куллана алыр идеме?

Изге Язмада кайдан Яһүд Һанохның нәрсә турында вәгазьләгәнен белгәне турында әйтелми. Бәлкем, ул аның яшәгән вакытында билгеле булган берәр чыганактан, мәсәлән, күптән элек язылган ышанычлы риваятьтән өземтә алгандыр. Мусага каршылык күрсәткән фиргавен ишегалдысындагы сихерләүчеләрнең исемнәрен әйтеп, шулай ук рәсүл Паул да эшләгәндер, бәлкем. (Аларның исемнәре Янис һәм Ямбрис икәнен без Паул хатыннан гына беләбез). Ә хәзер уйлап карыйк: әгәр дә Һанох китабын язган кеше борынгы чыганакның белдерүләре белән куллана алган булса, ни өчен моны Яһүд эшли алмаган ди? * (Чыгыш 7:11, 22; 2 Тимәтигә 3:8).

Һанохның имансыз кешеләргә игълан иткән хәбәренең эчтәлеген Яһүд ничек итеп белгән икәне бик мөһим түгел. Яһүд Алла тарафыннан рухландырылып язган һәм шуңа күрә аның сүзләре ышанычлы (2 Тимәтигә 3:16). Алланың изге рухы аны һәрбер дөрес булмаган сүзләрдән тоткарлап калыр иде.

[Искәрмә]

^ 28 абз. Стефан исемле шәкерт Яһүди Язмаларының башка бер урынында да әйтелмәгәне турында шулай ук сөйләгән. Ул Мусаның Мисырда алган белемнәре, аның 40 яшендә Мисырдан качканы һәм Мадиам җирендә 40 ел дәвамында калуы турында сөйләгән; һәм шулай ук Стефан фәрештәләрнең Муса Кануны бирелүендә нинди роль уйнаганнарын искә төшергән (Ап. эшләре 7:22, 23, 30, 38).

[32 биттәге иллюстрация]

Һанох Йәһвә хәбәрен кыюлык белән вәгазьләгән.