Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — безнең өметебез

Йәһвә — безнең өметебез

Йәһвә — безнең өметебез

«Чөнки син: „Ходай — минем өметем“,— дип әйттең... син явызлыкка очрамыйсың» (МӘДХИЯ 90:9, 10).

1. Йәһвә — безнең сыеныр урыныбыз дип ни өчен без әйтә алабыз?

ЙӘҺВӘ чыннан да үз халкы өчен сыеныр урын булып хезмәт итә. Әгәр дә без аңа тулысынча тугры булсак, безне һәр яктан кысрыкласалар да, без «бирешмибез; без аптырашта» калсак та «өметсезлеккә бирелмибез. Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп төшерделәр, әмма һәлак булмыйбыз». Ни өчен? Чөнки Йәһвә безгә «гаять зур кодрәтен» бирә (2 Көринтлеләргә 4:7—9). Әйе, безнең күктәге Атабыз безгә тәкъва тормыш алып барырга ярдәм итә һәм без мәдхия җырлаучының сүзләрен күңелебезгә салабыз: «Чөнки син: „Ходай — минем өметем“,— дип әйттең; Иң Югарыны син үзеңнең сыеныр урының итеп сайладың; син явызлыкка очрамыйсың» (Мәдхия 90:9, 10).

2. Туксанынчы мәдхия турында нәрсә дип әйтеп була һәм анда нинди вәгъдә бирелә?

2 90 нчы мәдхиядәге бу сүзләрне, бәлкем, Муса язгандыр. Чөнки 89 нчы мәдхиянең башында аның исеме тора, ә 90 нчы мәдхия башка язучының исемен билгеләмичә дәвам ителә. Бәлкем 90 нчы мәдхияне антифон принцибы буенча башкарганнардыр: бер җырчы беренче ике шигырьне (90:1, 2) башкара, ә җавапка хор (90:3—8) шигырьләрне дәвам итә. Бәлкем, моннан соң бер генә тавыш 90:9 ның беренче кисәген һәм җавап итеп шигырьнең икенче кисәгеннән башлап 13 кә кадәр хор җырлаган булгандыр. Һәм аннары бер генә тавыш соңгы 90:14—16 шигырьләрне башкаргандыр. Ничек кенә бу мәдхия җырланмаса да, 90 нчы мәдхия майланган мәсихчеләргә, класс буларак, рухи иминлек вәгъдә итә һәм моңа охшаш вәгъдә Аллага үзләрен багышлаган аларның, төркем буларак, юлдашларына бирә *. Әйдәгез, бу мәдхияне Йәһвәнең бар хезмәтчеләре карашыннан чыгып карап китик.

«Иң Югарының түбәсе астындагы» иминлек

3. а) «Иң Югарының түбәсе» астында нәрсә күздә тотыла? б) «Зур Кодрәтленең бөркәве эчендә тыныч торып» без нәрсә кичерәбез?

3 Мәдхия җырлаучы болай дип җырлый: «Иң Югарының түбәсе астында яшәүче кеше Зур Кодрәтленең бөркәве эчендә тыныч тора. Ходайга әйтә: „сыеныр урыным һәм яклаучым, әй Аллам, Сиңа ышанып торам“» (Мәдхия 90:1, 2). «Иң Югарының түбәсе» — бу безнең һәм, аеруча, майланган мәсихчеләр өчен символик саклану урыны, чөнки алар Иблиснең махсус мишене булып торалар (Ачылыш 12:15—17). Әгәр дә бездә Алланың рухи йорты бирә торган яклау булмаса, Иблис безнең барыбызны юк итәр иде, ә Алланың «бөркәве эчендә тыныч торып», без аның шәүләсе астында кебек ышыкланган (Мәдхия 14:1, 2; 120:5). Безнең Ходайдан, Йәһвәдән башка ышанычлырак сыеныр урыныбыз яисә зуррак ныгытмабыз юк (Гыйбрәтле хикәя 18:10).

4. «Тотучы» — Иблис нәрсә белән куллана һәм ничек без аннан котылабыз?

4 Мәдхия җырлаучы шулай ук: «Ул [Йәһвә] сине тотучының тозагыннан, үтерүче чирдән коткарачак»,— дип өсти (Мәдхия 90:3). Борынгы Исраилдә кошларны еш кына тозак яисә капкын кулланып тотканнар. «Тотучы» — Иблиснең капкыннары арасында аның явыз оешмасы һәм «мәкерле ниятләре» бар (Эфеслеләргә 6:11). Безнең сукмагыбызда безне явыз эшләргә кертү һәм рухи яктан җимерү максаты белән куелган яшерен тозаклар урнаштырыла (Мәдхия 141:3). Ләкин без гаделсезлекне кире какканга күрә, «җаныбыз, кош кебек тозактан котыла» (Мәдхия 123:7, 8). Йәһвәгә ул безне мәкерле «тотучыдан» коткарганына ничек соң без рәхмәтлебез! (Маттай 6:13).

5, 6. Нинди «чир» «һәлакәт» алып килә, ләкин Йәһвә хезмәтчеләре ни өчен аны кичерә алалар?

5 Мәдхия җырлаучы «үтерүче чирне» искә ала. Нәрсәдер йогышлы авыруга охшаган гомуми кешелеккә һәм, аерым алганда, Йәһвә хакимлеге ягында торучы кешеләргә «һәлакәт» китерә. Бу турыда тарихчы Арнолд Тойнби болай дип язган: «Икенче бөтендөнья сугышыннан соң милләтчелек суверен бәйсез илләрнең санын икеләтте... Хәзер кешелек тагын да ныграк аерылырга омтыла».

6 Гасырлар дәвамында кайбер хакимнәр көчле милләтара көрәшүнең ялкынын көчәйткәннәр. Алар шулай ук үзләрен яисә төрле сурәтләрне һәм символларны тирән хөрмәт итәргә таләп иткәннәр. Ләкин Йәһвә беркайчанда үз халкын мондый «чир» алдында ярдәмчесез калдырмаган (Даниел 3:1, 2, 20—27; 6:7—10, 16—22). Халыкара ярату кардәшлек буларак, без Йәһвәгә генә тугрылык күрсәтәбез, Изге Язмалар таләбе буенча нейтралитет саклыйбыз һәм, риясыз буларак, «һәр халык арасында Аннан [Алладан] куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» икәнен таныйбыз (Рәсүлләр 10:34, 35; Чыгыш 20:4—6; Яхъя 13:34, 35; 17:16; 1 Петер 5:8, 9). Без «һәлакәтле» булганнан җәфалансак та, ягъни безне мәсихчеләр булганыбыз өчен эзәрлекләсәләр дә, без шатлыклы һәм «Иң Югарының түбәсе астында» рухи иминлектә.

7. Йәһвә безне үз «каурыйлары» белән ничек каплый?

7 Безнең сыеныр урыныбыз Йәһвә һәм без: «Сине каурыйлары белән каплап торыр, һәм Син Аның канатлары астында курыкмый торырсың; калканы һәм киртәләре — Аның хаклыгы»,— дигән сүзләрдән юаныч алабыз (Мәдхия 90:4). Алла, кошлар үзләренең балалары өстеннән очып аларны саклаган кебек, безне дә шулай ук яклый (Исай 31:5). Ул безне «каурыйлары белән каплап торыр». Киң мәгънәдә кошларның «каурыйлары» — ул аларның канатлары. Кошлар канатлары белән балаларын каплап аларны ерткычлардан саклыйлар. Чын мәсихче оешмасында сыеныр урын тапканга күрә, без кош балалары кебек Йәһвәнең «канатлары» астында иминлектә торабыз (Рут 2:12; Мәдхия 5:2, 12).

8. Йәһвә «хаклыгы» нинди мәгънәдә калкан һәм «киртә» кебек хезмәт итә?

8 Без Алланың тугрылыгына яисә хаклыгына өмет баглыйбыз. Ул борынгы замандагы, еш кына форма буенча ишекне искә төшергән һәм кеше тәнен тулысынча каплап торган калкан кебек (Мәдхия 5:13). Мондый яклауда ышаныч безне куркудан азат итә (Яшәеш 15:1; Мәдхия 83:12). Безнең иманыбыз кебек, Алла хаклыгы да Иблиснең утлы укларыннан һәм дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаучы калкан (Эфеслеләргә 6:16). Ул, шулай ук, безгә нык калырга мөмкинлек биргән «киртә» яисә зур оборона корылмасы кебек хезмәт итә.

«Без курыкмаячакбыз»

9. Ни өчен төн курку уятырга мөмкин һәм ни өчен без курыкмыйбыз?

9 Алла яклавын күз алдында тотып, мәдхия җырлаучы болай дип әйткән: «Төндәге куркынычтан, көндез атылып килгән уктан, караңгыда була торган чирдән, төш вакытында һәлак итүче йогышлы авырудан курыкмассың» (Мәдхия 90:5, 6). Явыз эшләр караңгылыктан файдаланып башкарылганга күрә, төн курку уятырга мөмкин. Бүгенге көндә җирне рухи караңгылык каплап торганга, безнең дошманнар еш кына безнең рухилыгыбызны бозар өчен һәм вәгазь эшен туктатыр өчен яшерен һәм мәкерле рәвештә эш кылалар. Ләкин Йәһвә безне яклаганга күрә, без «төндәге куркынычтан» курыкмыйбыз (Мәдхия 63:2, 3; 120:4; Исай 60:2).

10. а) «Көндез атылып килгән ук» нәрсәне, мөгаен, аңлата һәм ничек без моңа мөгамәлә итәбез? б) Нәрсә ул «караңгыда була торган чир» һәм ни өчен без аннан курыкмыйбыз?

10 «Көндез атылып килгән ук» — һөҗүм итеп әйтелгән сүзләргә күрәсең күрсәтә (Мәдхия 63:4—6; 93:20). Кешеләргә дөрес хәбәр алып килергә тырышканыбызга күрә, безнең изге хезмәтебезгә мондый ачык каршылык бернинди дә нәтиҗәгә китерми. Моннан тыш, без «караңгыда була торган чирдән» курыкмыйбыз. Бу символик «чир» Иблис хакимлеге астында ятучы һәм дин вә әхлакый яклардан чирле булган дөньяның караңгылыгында туа (1 Яхъя 5:19). Бу «чир» кешеләрнең йөрәкләрендә һәм акылларындә үлемгә китерүче хәл тудыра һәм бу хәл кешеләрне Йәһвә, аның ниятләре һәм яратудан биргән бүләкләре турында хәбәрдарсыз калдыра (1 Тимутегә 6:4). Әйләнә-тирәбездә караңгылык хөкем сөрсә дә, без курыкмыйбыз, чөнки без мул рухи яктылыкта яшибез (Мәдхия 42:3).

11. «Төш вакытында һәлак ителүче» корбан булган кешеләр белән нәрсә була?

11 «Төш вакытында һәлак итүче йогышлы авыру» да безне куркытмый. «Төш вакыты» бу дөньяның мәгариф дип аталган аң-белем таратуына күрсәтергә мөмкин. Бу дөнья белән материаль байлыкларга омтылуга мавыккан кешеләр рухи яктан үләләр (1 Тимутегә 6:20, 21). Патшалык хәбәрен кыюлык белән вәгазьләгәндә без бернинди дә дошманнан курыкмыйбыз — безне Йәһвә яклый бит (Мәдхия 63:2; Гыйбрәтле хикәя 3:25, 26).

12. Меңләгән кеше кем янында һәм нинди мәгънәдә «кырыла»?

12 Мәдхия җырлаучы болай дип дәвам итә: «Синең яныңда меңләп һәм дистәләгән меңнәр уң ягыңда кырылырлар, әмма сиңа якын килмәсләр. Син тик күз салып торырсың һәм бозыкларга үч кайтарылганын күрерсең» (Мәдхия 90:7, 8). Йәһвәне сыеныр урыннары итеп сайламаганга күрә, безнең «яныбызда» күп кешеләр рухи яктан үлеп, «кырылалар». Бүгенге рухи исраиллеләрнең «уң ягында» «дистәләгән меңнәрчә» кешеләр кырылып төшкән кебек (Гәләтиялеләргә 6:16). Ләкин без — майланган мәсихчеләр дә, аларның тугры юлдашлары да — Алланың «түбәсе астында» нык сакланган. Без коммерция, дин һәм башка сфераларда кайгы-хәсрәт урган «бозыкларга үч кайтарылганын» бары тик карап кына торабыз (Гәләтиялеләргә 6:7).

«Без явызлыкка очрамыйбыз»

13. Нинди бәла-казаларга без очрамыйбыз һәм ни өчен?

13 Бу дөньяда иминлекне табу, торган саен һаман катлаулырак булып торса да, без беренче итеп Алла өчен яшибез һәм мәдхия җырлаучының сүзләреннән батырлык алабыз. Ул болай дип әйткән: «Чөнки син: „Ходай минем өметем“,— дип әйттең; син Иң Югарыны яшәү урыны итеп сайладың. Син явызлыкка очрамыйсың, һәм йортыңа да чир якынлашмас» (Мәдхия 90:9, 10). Әйе, Йәһвә безнең өметебез. Шулай ук, Иң Югары без иминлек таба торган «яшәү урыныбыз». Без Йәһвәне Галәмнең Хакиме буларак данлыйбыз, «Сыеныр урынга» кебек аңа качабыз һәм аның Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне игълан итәбез (Маттай 24:14). Шуңа күрә без «явызлыкка очрамыйбыз» — бу мәдхиянең өстәге шигырьләрендә сурәтләнгән явызлыкның берсе дә очрамаячак. Хәтта без башкалар белән бергә җир тетрәүләр, давыллар, ачлык, ташкыннар һәм сугыш бәлаләре кебек явызлыклар яисә бәла-казалар кичергәндә дә, алар безнең иманыбызны какшатмаячак һәм безнең рухи иминлегебезгә зыян китермәячәк.

14. Безгә, Йәһвә хезмәтчеләренә, ни өчен үлемгә китерүче чирләр йокмаган?

14 Майланган мәсихчеләр бу әйберләр системасыннан аерым чатырларда урнашкан вакытлы яшәүчеләргә охшаш (1 Петер 2:11). Һәм аларның «йортына да чир якынлашмый». Без күктә яисә җирдә яшәргә өметләнәбезме, бәйсез — безгә бу дөньяның кисәге булып яшәргә ярамый һәм әхлаксызлык, материализм, ялган дин һәм «җанварга» һәм аның «сурәтенә» — Берләшкән Милләтләр Оешмасына табыну кебек рухи үлемгә китерүче чирләр безгә йокмаган (Ачылыш 9:20, 21; 13:1—18; Яхъя 17:16).

15. Фәрештәләр безгә нәрсәдә ярдәм итәләр?

15 Безнең яклау турында мәдхия җырлаучы болай дип өсти: «Ул [Йәһвә] синең турыда Үз фәрештәләренә белдерә, сине һәрбер юлыңда сакларга куша. Алар сине кулларына күтәреп барырлар, аягың ташка сөртенмәс» (Мәдхия 90:11, 12). Фәрештәләргә безне сакларга хакимият бирелгән (4 Патшалык 6:17; Мәдхия 33:8—10; 103:4; Маттай 26:53; Лүк 1:19). Алар безне «һәрбер юлларыбызда саклыйлар» (Маттай 18:10). Фәрештәләр безне Патшалык игълан итүчеләр буларак саклыйлар һәм безнең өстән җитәкчелек итәләр һәм без рухи яктан «сөртенмибез» яисә абынмыйбыз (Ачылыш 14:6, 7). Без хәтта безнең эшчәнлеккә тыю куйган кебек «ташларга да» абынмыйбыз һәм шуңа күрә Алла хуплавын югалтмыйбыз.

16. «Яшь арысланның» һәм «кобраның» һөҗүмнәре нәрсә белән аерылып тора һәм без аларга ничек мөгамәлә итәбез?

16 Мәдхия җырлаучы болай дип дәвам итә: «Яшь арысланга һәм кобрага басарсың, яллы яшь арысланны һәм зур еланны таптарсың» (Мәдхия 90:13, ЯД). Яшь арыслан алдан турыдан-туры һөҗүм иткән кебек, безнең кайбер дошманнарыбыз да яшеренмичә, безнең вәгазьләү эшен туктатыр өчен законнар кабул итеп, безгә каршы киләләр. Ләкин без кобраның үз корбанына яшерен урыннан көтелмәгән ташлануларына охшаш булган башка төрле һөҗүмнәрне дә кичерәбез. Руханиларның вәкилләре яшерен рәвештә закон чыгаручылар, судьялар һәм башка вазифалы кешеләр аша эш итеп безгә һөҗүм итәләр. Ләкин Йәһвә ярдәме белән, без судларда дөрес карарны тыныч кына эзлибез, шуның белән «Яхшы хәбәрне яклыйбыз һәм аның дөреслеген расларга» тырышабыз (Филиппуйлыларга 1:7; Мәдхия 93:14, 20—22).

17. «Яллы яшь арысланны» без нинди мәгънәдә таптыйбыз?

17 Мәдхия җырлаучы «яллы яшь арысланны һәм зур еланны таптарсың» ди. Яшь арыслан бик ачулы була һәм зур елан галәмәт размерларга җитә (Исай 31:4). Ләкин алдан һөҗүм иткәндә нинди генә ачулы яшь арыслан булмаса да, без, образлы әйткәндә, аны таптыйбыз, чөнки арысланнар кебек кешеләргә һәм оешмаларга буйсынмыйча, Аллага буйсынабыз (Рәсүлләр 5:29). Шуңа күрә куркыныч «арыслан» безгә рухи зыян китерми.

18. «Зур елан» безнең искә кемне төшерә һәм ул безгә һөҗүм итсә, нәрсә эшләргә кирәк?

18 «Зур елан» Грек телендәге Септуагинтада «аждаһа» дип аталган. Бу безгә «зур аждаһа... иблис һәм шайтан дип аталган борынгы еланны» искә төшерә (Ачылыш 12:7—9; Яшәеш 3:15). Ул үз корбанын изеп, йота торган сөйрәлүче-аждаһага охшаш (Йәрәми 51:34). Иблис безне елан кебек, үз тәне белән чолгап алырга, бу дөнья ярдәме белән безне изәргә һәм йотарга тырышканда, әйдәгез, аннан котылыйк һәм бу «зур еланны» таптыйк (1 Петер 5:8). Әгәр дә майланган калдык Римлыларга 16:20 дә язылган сүзләрнең үтәлүендә катнашасы килсә, ул шулай эшләргә тиеш.

Безнең коткарылуның чыганагы — Йәһвә

19. Ни өчен без сыеныч Йәһвәдә табабыз?

19 Йәһвә аны дөрес һәм чын күңелдән хөрмәт иткән кеше турында, мәдхия җырлаучы сүзләре буенча болай дип әйтә: «Мине яратканы өчен, аны коткарырмын; ул Минем исемемне белде, аның өчен саклармын» (Мәдхия 90:14). «Аны саклармын» дигән тәгъбир сүзгә-сүз «аны югары куярмын», ягъни аңа буй җитәрлек түгел дип тәрҗемә ителә. Без, Йәһвә хезмәтчеләре, Йәһвәдә сыеныр урын, башлыча, аны «яраткан өчен» табабыз (Марк 12:29, 30; 1 Яхъя 4:19). Һәм Алла үз чиратында безне дошманнардан «коткара». Без беркайчан да юк ителмәячәкбез. Киресенчә, без коткарылган булачакбыз, чөнки без Алла исемен беләбез һәм аны иман белән чакырабыз (Римлыларга 10:11—13). Һәм без «Йәһвә Алла исеме хакына» мәңге йөрергә тулы тәвәккәл (Михей 4:5, АМТ; Исай 43:10—12).

20. Йәһвә 90 нчы мәдхиянең йомгаклау сүзләрендә үзенең тугры хезмәтчесенә нәрсә вәгъдә итә?

20 Йәһвә 90 нчы мәдхиянең йомгаклау сүзләрендә тугры хезмәтчесе турында: «Мине чакырса, аны ишетермен; Мин аның кайгысында бергә булырмын; аны коткарырмын һәм данлармын, аңа озын гомер бирермен, һәм коткаруымны аңа күрсәтермен»,— дип әйтә (Мәдхия 90:15, 16). Без Алланы догада чакырганда һәм аңа аның ихтыяры буенча дога кылганда, ул безне ишетә (1 Яхъя 5:13—15). Без Иблис тарафыннан барлыкка китерелгән дошманлык аркасында инде күп бәла-казалар кичердек. Ләкин «мин аның кайгысында бергә булырмын» дигән сүзләр безне булачак эзәрлекләүләргә әзерлиләр һәм бу явыз система җимерелгәндә Алла безне саклаячагына ышандыра.

21. Майланган мәсихчеләр нинди мәгънәдә инде данланган булганнар?

21 Иблиснең ярсу каршылыгына карамастан, безнең арадагы майланган мәсихчеләрнең тулы саны Йәһвә билгеләгән вакытта күктә данланачак һәм бу алар җирдәге «озын гомер» белән тулысынча туклангач булачак. Ләкин Алланың искиткеч коткарулары майланган мәсихчеләргә инде хәзерге көннәрдә рухи дан китергән. Һәм җирдәге Йәһвә Шаһитләре арасында җитәкчелекне үз өсләренә алу — бу алар өчен соңгы көннәрдә бик зур хөрмәт! (Исай 43:10—12). Йәһвәнең үз халкын бөек коткаруы Һармагедун сугышы вакытында булачак. Бу вакытта ул үз хакимлеген раслаячак һәм изге исемен изгеләндерәчәк (Мәдхия 82:19; Йәзәкил 38:23; Ачылыш 16:14, 16).

22. Йәһвәдән коткаруны кем күрәчәк?

22 Без майланган мәсихчеләр яисә Аллага үзләрен багышлаган аларның юлдашларымы — без Алладан коткаруга өметләребезне баглыйбыз. «Йәһвәнең куркыныч тудыручы һәм бөек көнендә» аның тугры хезмәтчеләре коткарылган булачаклар (Җаил 2:30—32). Һармагедунны кичергән «бихисап күп кеше» санына һәм Алланың яңа дөньясына кергәннәр һәм соңгы сынау вакытында тугры булып калганнар «озын гомер» — чиксез яшәү белән бүләкләнгән булачаклар. Моннан тыш, Алла бик күп кешене терелтеп торгызачак (Ачылыш 7:9; 20:7—15). Йәһвә, безгә Гайсә Мәсих аша «коткарылуны күрсәтеп», зур шатлык кичерәчәк (Мәдхия 3:9). Әгәр дә безнең алда шундый искиткеч киләчәк икән, әйдәгез, Аллага дан китерергә көннәребезне санар өчен, аның ярдәменә өмет баглауны дәвам итик. Әйдәгез, үз эшләребез һәм сүзләребез белән Йәһвә безнең сыеныр урыныбыз икәнен исбатлауны дәвам итик.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Грек Язмаларында 90 нчы мәдхия Мәсих турында пәйгамбәрлекләр кебек каралмый. Һичшиксез, Йәһвә Гайсә Мәсих өчен сыеныр һәм ышык урын булган һәм бу «ахыр заман» вакытында Гайсәнең эзеннән майланган баручылар һәм, төркем буларак, аларның тугры юлдашлары өчен дә ул сыеныр һәм ышык урын булып кала (Даниел 12:4, ЯД).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• «Иң Югарының түбәсе» нәрсә ул?

• Ни өчен без курыкмыйбыз?

• Нинди мәгънәдә «без явызлыкка очрамыйбыз»?

• Безнең коткарылуның чыганагы — Йәһвә дип ни өчен әйтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең «хаклыгы» ни өчен безнең калканыбыз икәнен беләсезме?

[26 биттәге иллюстрация]

Көтелмәгән һөҗүмнәргә һәм турыдан-туры каршылыкларга карамастан, Йәһвә үз хезмәтчеләренә вәгазь эшен алып барырга ярдәм итә.

[Чыганак]

Кобра: A. N. Jagannatha Rao, Trustee, Madras Snake Park Trust