Яхшы эшләр Алланы данлый
Яхшы эшләр Алланы данлый
ЧЫН МӘСИХЧЕЛӘР үзләренең үрнәк тәртипләре һәм яхшы эшләре белән Аллага дан китерәләр (1 Петер 2:12). Бу соңгы елларда Италиядә булган хәлләрдән күренеп тора.
1997 елның сентябрь аенда Марке һәм Умбрия дигән өлкәләрдә булып үткән каты җир тетрәү аркасында 90 000 йортка зыян килгән. Шул ук вакытта Йәһвә Шаһитләре төркемнәргә бүленешеп имандашларына һәм башка кешеләргә ярдәмнәрен тәкъдим иткәннәр. Зарар күргән кешеләр трейлерләр, йоклау капчыклары, ашханә плитәләре, генераторлар һәм башка кирәк-ярак әйберләре белән тәэмин ителгән булган. Ярдәм күрсәтер өчен мондый тырышлык игътибарсыз калмаган.
«Зарар күргән кешеләргә ярдәм күрсәтер өчен, беренче булып Розетодан (Терамо провинциясе) Йәһвә Шаһитләре килеп төште... Вакыт-вакыт догалар укыр өчен җыелышудан башка, Йәһвәгә тугры бу кешеләр, зарар күргән кешеләргә кемнең нинди дин тотуын тикшермичә ярдәмгә килеп, яхшы эшләр башкара»,— дип әйтелгән «Il Centro» газетасында.
Җир тетрәвеннән башка шәһәрләргә караганда катырак зыян күргән Ночера-Умбра шәһәренең мэры болай дип язган: «Ночераның яшәүчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Мин, шәһәребездә торучыларның барысының да тойгыларын чагылдырам дип уйлыйм». Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы «Шаһитләрнең Умбрия һәм Марке өлкәләрендә яшәүчеләренә күрсәткән ярдәмнәре белән тырышлыкларын билгеләп», Йәһвә Шаһитләренең мәсихче җыелышларын (Congregazione Cristiana dei Testimoni di Geova) хөрмәт грамотасы һәм медаль белән бүләкләгән.
2000 елның октябрь аенда Италиянең төньяк өлкәсендәге Пьемонтны су баскан. Монда да Шаһитләр тиз арада ярдәмгә килгәннәр. Яхшы эшнең бусы да игътибарсыз калмаган. Пьемонт өлкәсенең җитәкчеләре аларны, «су басу аркасында зарар күргән Пьемонтта яшәүче кешеләренә бәя биреп бетергесез күрсәткән ирекле ярдәмнәре» өчен, хөрмәт билгесе белән бүләкләгән.
Гайсә Мәсих шәкертләренә: «Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын» — дигән күрсәтмә биргән (Маттай 5:16). Йәһвә Шаһитләре «яхшы эшләре» белән, якыннарына рухи һәм башка яклардан ярдәм итеп, үзләрен түгел, Алланы шатлык белән данлыйлар.