Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тән чәнечкесенә» карамастан нык торыгыз

«Тән чәнечкесенә» карамастан нык торыгыз

«Тән чәнечкесенә» карамастан нык торыгыз

«Минем тиешсез игелегем сиңа җитәрлек» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 12:9, ЯД).

1, 2. а) Авырлыклар белән очрашканда ни өчен без шаккатырга тиеш түгелбез? б) Сынаулар алдында торганда без, ни өчен ышанычны саклый алабыз?

«МӘСИХ ГАЙСӘГӘ хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер» (2 Тимутегә 3:12). Ни өчен? Кешеләр Аллага үз файдаларын гына эзләп хезмәт итәләр дип раслый Иблис һәм үз хаклыгын исбат итәр өчен көченнән килгәннең барысын да эшли. Бер тапкыр Гайсә үзенең тугры рәсүлләрен: «Шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт алды»,— дип кисәткән (Лүк 22:31). Алла Иблискә төрле авырлыклар аша безне сынарга рөхсәт иткәнен Гайсә белгән. Әлбәттә, бу без тормышта очраткан барлык авырлыкларда Иблис һәм аның җеннәре турыдан-туры гаепле дигәнне аңлатмый (Вәгазьче 9:11). Ләкин Иблис безнең ныклыгыбызны җимерер өчен һәрбер мөмкинлекне кулланырга бик шат.

2 Изге Язмаларда әйтелгәнне белгәнгә күрә без сынаулар белән очрашуыбызга шаккатмыйбыз. Нинди генә авырлыклар безнең өскә төшмәсә дә, алар безне гаҗәпкә калдырырга һәм көтелмәгән булырга тиеш түгел (1 Петер 4:12). Асылда, «имандашларыбыз дөньяда шундый ук газапларга дучар ителә» (1 Петер 5:9). Бүген Иблис Алланың һәрбер хезмәтчесенә бик нык басым ясый. Иблис безнең тагын да яңарак авырлыклардан җәфалануыбызны күреп бик шатлана. Моңа ирешер өчен ул бу әйберләр системасын куллана: һәркайсы «тәнгә чәнечкедән» безнең газапларны күбәйтә яисә көчәйтә (2 Көринтлеләргә 12:7). Ләкин бу без Иблиснең һөҗүмнәренә каршы тора алмыйбыз дигәнне аңлатмый. Йәһвә «котылу юлын күрсәтеп», вәсвәсәләрне җиңәргә ярдәм итә, шуңа күрә ул «тәнгә чәнечке» кебек авырлыкларда да нык калырга ярдәм итәчәк (1 Көринтлеләргә 10:13).

«Тәнгә чәнечкене» ничек җиңәргә

3. Паул Йәһвәдән «чәнечкене» алып ташларга дип сорагач, Алла аңа нинди җавап биргән?

3 Рәсүл Паул Алла аңардан «чәнечкене» алып ташласын дип дога кылган. «Аны тәнемнән чыгарсын өчен Раббыга өч мәртәбә ялвардым». Паулның ялварып соравына Йәһвә нинди җавап биргән? «Сиңа Минем мәрхәмәтем [«тиешсез игелегем», ЯД] җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була» (2 Көринтлеләргә 12:8, 9). Әйдәгез, Йәһвә сүзләре турында уйлап алыйк һәм ничек алар безгә, безне «чагучы» авырлыкларны кичерергә ярдәм итүләрен карап чыгыйк.

4. Йәһвә Паулга нинди мәгънәдә тиешсез игелек күрсәткән?

4 Алла Паулны Гайсә Мәсих аша аңа күрсәтелгән тиешсез игелекнең кадерен белергә дәртләндергәненә игътибар итик. Чыннан да, Паул бик күп фатихалар алган. Паулның Гайсә шәкертләрен фанатик рәвештә эзәрлекләвенә карамастан, Йәһвә аңа Гайсә шәкерте булу мөмкинлеген ярату белән биргән (Рәсүлләр 7:58; 8:3; 9:1—4). Соңыннан Йәһвә Паулга күп кызыгырлык йөкләмәләр башкарырга шәфкатьлек белән рөхсәт иткән. Бу безнең өчен бик яхшы үрнәк: хәтта иң авыр вакытларда да бездә рәхмәтле булыр өчен күп фатихалар бар. Бернинди дә сынаулар беркайчан да Йәһвәнең безгә биргән юмарт шәфкатеннән өстен чыкмасыннар (Мәдхия 30:20).

5, 6. а) Алла көче «зәгыйфьлектә иң камил була» икәнен Йәһвә Паулга ничек күрсәткән? б) Паул үрнәге Иблис ялганчы икәнен ничек исбатлый?

5 Йәһвәнең тиешсез игелеге тагын нинди мәгънәдә безнең өчен җитәрлек? Сынауларыбызны кичерергә ярдәм итәр өчен Алланың көче чиктән тыш (Эфеслеләргә 3:20). Йәһвә Паулга Алла көче «зәгыйфьлектә иң камил була» икәнен күрсәткән. Ничек Алла моны эшләгән? Ул Паулга сынауларны җиңәр өчен кирәк булган бар көчне яратучан биргән. Алла көче, хәлсез һәм гөнаһлы Паулда эш итеп, өстенлек иткән һәм моны Паулның ныклыгы һәм аның Йәһвәдә тулысынча ышануы барлык мәсихчеләргә дә күрсәткән. Кешеләр Аллага уңайлы һәм җиңел булганда гына хезмәт итәләр дип әйткән Иблискә ничек бу тәэсир иткән соң? Паулның хезмәте бу яла ягучының яңагына сугуга тиң булган!

6 Аллага каршы баруда Иблиснең баштагы ярдәмчесе, мәсихчеләрне тәкәббер эзәрлекләүчесе, ашкынучан фарисей — Паул, тумыштан привилегияле сыйныфта булганга күрә, кайчандыр җитешле тормыш белән яшәгәндер. Хәзер исә Паул «рәсүлләрнең иң әһәмиятсезе» булып Йәһвәгә һәм Мәсихкә хезмәт иткән һәм беренче гасыр мәсихчеләренең җитәкче советына буйсынган (1 Көринтлеләргә 15:9). Һәм ул «тән чәнечкесенә» карамастан, барлык авырлыкларны ныклык белән кичергән. Тормыш авырлыклары Паулның ашкынуын киметмәгәннәр һәм бу Иблисне бик күңелсезләндергән. Мәсих Патшалыгына өметен һәм үзенең күктә Мәсих белән идарә итүен Паул беркайчан да күз алдыннан югалтмаган (2 Тимутегә 2:12; 4:18). Бернинди дә, хәтта иң авыртулы «тәнгә чәнечке» дә Паулның Аллага хезмәт итүдә ашкынуын киметә алмаганнар. Безнең дә ашкынуыбыз беркайчан да сүрелмәсен! Сынауларда таяныч биреп, Йәһвә безгә Иблис ялганчы икәнен исбатларга мөмкинлек бирә (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

Йәһвәнең бик кыйммәтле ярдәме

7, 8. а) Йәһвә үз хезмәтчеләрен бүген ничек ныгыта? б) «Тәнгә чәнечке» кебек сынауларны җиңәр өчен, Изге Язмаларны һәр көн уку һәм өйрәнү ни өчен кирәк?

7 Бүген Йәһвә тугры мәсихчеләрне үзенең изге рухы, Сүзе һәм безнең мәсихчеләр кардәшлеге аша ныгыта. Рәсүл Паул кебек без дә үз авырлыкларыбызны Йәһвәгә дога аша тапшыра алабыз (Мәдхия 54:23). Йәһвә безне сынаулардан коткарып тормаса да, ул безгә хәтта сынауларның иң авырлары белән дә көрәшә алыр өчен акыллык бирә. Безгә барысын да кичерер өчен, Йәһвә безгә шулай ук ныклык — «гаять зур кодрәт» бирә (2 Көринтлеләргә 4:7).

8 Ничек без бу ярдәмне алабыз? Моның өчен безгә ышанычлы юатуны бирүче Алла Сүзен тырышып өйрәнергә кирәк (Мәдхия 93:19). Изге Язмаларда без Алла хезмәтчеләренең ярдәм турындагы эчкерсез догаларын укыйбыз. Аларга җавап биреп, Йәһвә юату сүзләрен еш куллана һәм бу сүзләр турында уйлау безнең өчен файдалы булыр. Изге Язмаларны өйрәнү безне ныгытачак һәм без «бу гаять зур кодрәт безнеке түгел, бәлки Аллаһыныкы» икәнен күрәчәкбез. Безгә үз организмыбызны һәр көн тукландырыр өчен физик ризык кирәк булган кебек, безгә шулай ук Алла сүзләре белән даими рәвештә тукланырга кирәк. Без болай эшлибезме? Әгәр дә болай эшләсәк, без «гаять зур көч» «тәнгә чәнечке» барлыкка китергән һәркайсы сынауларны безгә бүген кичерергә ярдәм иткәнен күрәчәкбез.

9. Тормышларында төрле авырлыклар белән очрашкан кешеләргә өлкәннәр ничек таяныч була алалар?

9 Алладан куркып яшәүче мәсихче өлкәннәр тормыш авырлыклары һәм сынауларыннан — «җилдән саклаучы урын булып» хезмәт итәләр. Алла тарафыннан бирелгән бу сурәтләүгә туры килергә тырышкан өлкәннәр, газапланган кешеләргә кирәкле сүзләр табар өчен, аларга «акыллылар телен» бирергә Йәһвәдән басынкы һәм чын күңелдән сорыйлар. Өлкәннәрнең сүзләре тормышның авыр вакытларында безнең җанга юату бирә торган җылы яңгыр кебек була алалар. «Хәлсезләргә ярдәм итеп», өлкәннәр берәр нинди «тәнгә чәнечке» аркасында хәлсезләнгән һәм өметсезлеккә бирелгән рухи апаларга һәм абыйларга чын күңелдән таяныч булалар (Исай 32:2; 50:4; 1 Тессалуникәлеләргә 5:14).

10, 11. Алла хезмәтчеләре авыр сынаулар кичергән кешеләрне ничек дәртләндерә алалар?

10 Йәһвәнең барлык хезмәтчеләре — бердәм мәсихчеләр гаиләсенең әгъзалары. Әйе, без «һәрберебез икенчебезнең әгъзасы» һәм «бер-беребезне яратырга тиешбез» (Римлыларга 12:5; 1 Яхъя 4:11). Ничек без бу бурычыбызны үтибез? 1 Петер 3:8 буенча без моны барлык имандашларыбызга карата «бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булып» күрсәтә алабыз. Ә «тәнгә чәнечкедән» башкалардан күбрәк газапланган кешеләргә — алар яшьме яисә картмы — безнең һәрберебез дә махсус игътибар бирергә тиеш. Ничек?

11 Безгә авырлыклар кичергән кешеләргә карата дикъкатьле булырга тырышырга кирәк. Кайгыртучан булмаган, каты күңелле яисә ваемсыз кеше аларга тагын да ныграк авырлык китерә ала. Кешенең газап чигә икәнен белү безне аңа әйткән сүзләребездә һәм тәртибебездә сак булырга дәртләндерә. Безнең уңай карашыбыз һәм дәртләндерүебез кемнеңдер кайгы-хәсрәткә китерүче «чәнечкенең» авырттыруларын тынычландырырга ярдәм итә. Шул рәвешчә эшләп, без бу кеше өчен ныклык һәм таяныч була алабыз (Көлессәйлеләргә 4:11).

Нык калган кешеләрнең мисаллары

12—14. а) Рак авыруы белән чирләгәч бер мәсихче хатын нәрсә эшләгән? б) Ничек аңа кардәшләр таяныч булганнар һәм аны дәртләндергәннәр?

12 Соңгы көннәрнең вакыты ахырына якынлашу белән кешеләр кичергән «газапларның» саны көннән-көн арта (Маттай 24:8). Сынаулар белән җирдә яшәүче һәрбер кеше, ә аеруча Йәһвә ихтыярын үтәүче тугры хезмәтчеләр очраша кебек тоела. Тулы вакытлы мәсихче хезмәтчесенең мисалын карап чыгыйк. Аңа рак авыруы диагнозы куйганнар һәм лимфа белән төкерек бизләрен кисеп алганнар. Хатын ире белән бу авыру турында белгәч тә, Йәһвәгә ялварып догада озак мөрәҗәгать иткәннәр. Бу мәсихче апабыз соңрак алар йөрәкләрендә искиткеч тынычлык хис иткәннәре турында сөйләде. Бу мәсихче хатынга, аеруча дәвалану аркасында алган өстәмә авырлыклардан газап чиккәндә, күп кыенлыклар кичерергә туры килгән.

13 Булган хәлне җиңәр өчен бу мәсихче хатын, рак авыруы турында күбрәк белергә тырышкан. Ул врачлардан консультацияләр алган. «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» һәм мәсихчеләрнең башка басмаларыннан ул, мондый авыруларны кичереп, рухи төшенкелеккә бирелмәгән кешеләрнең биографияләрен укыган. Мәсихче хатын шулай ук авырлыклар вакытында Йәһвә үз халкына ярдәм бирергә сәләтле икәнен күрсәтүче Изге Язмаларның тиешле шигырьләрен тапкан һәм ярдәм итүче башка информацияләрне укыган.

14 Өметсезлекне җиңү турындагы бер мәкаләдә Изге Язмаларның мондый сүзләре китерелгән: «Аерылучы үз канәгатьлеген эзли» (Гыйбрәтле хикәя 18:1). Шуңа күрә мәкаләдә: «Үз эчеңдә бикләнмә»,— дигән киңәш бирелгән булган *. Мәсихче хатын болай дип сөйли: «Күп кешеләр минем турыда дога кылабыз дип сөйлиләр иде; икенчеләре телефон аша миңа шалтыраталар иде. Ике өлкән минем хәлем турында һәрчакта кызыксыналар иде. Миңа чәчкәләр һәм открыткалар китерәләр иде. Кайбер имандашлар хәтта ашарга да әзерлиләр иде. Һәм әлбәттә, күпләре мине хәстәханәдәге процедураларга алып барырга тәкъдим итәләр иде».

15—17. а) Бәхетсезлек аркасында барлыкка килгән авырлыклар белән бер хатын-кыз кардәшебез ничек көрәшкән? б) Җыелыш аңа нинди таяныч биргән?

15 АКШның Нью-Мехико шәһәрендә озак вакыт Йәһвәгә хезмәт иткән хатын-кыз кардәшебез ике тапкыр автомобиль катастрофасына эләккән. Аның муены белән иңе имгәнгән булган һәм 25 ел буе артрит белән интеккән хәлен бу тагын да авыррак иткән. Ул болай дип сөйли: «Миңа башымны туры тотарга һәм ике килограммнан артык әйбер күтәрергә бик кыен иде. Ләкин мин Йәһвәгә ихлас күңелемнән кылган догаларымнан үземә зур таяныч таба идем. Шулай ук «Күзәтү манарасы» журналының өйрәнү мәкаләләре дә миңа зур ярдәм булдылар. Аларның берсендә Михей 6:8 дәгегә сүзләр китерелгән иде һәм анда Алла алдында юаш йөрү үз мөмкинлекләреңнең чиген белү дигәнне аңлата дип әйтелгән иде. Бу мәкалә миңа үз кимчелекләремне исәпкә алып, хәтта мин теләгәнемнән азрак вәгазьләсәм дә, өметсезлеккә бирелмәскә тиешмен икәнен аңларга ярдәм итте. Аллага саф күңелдән хезмәт итү — бу иң мөһиме».

16 Ул шулай ук болай дип өсти: «Җыелыш очрашуларына һәм вәгазь хезмәтенә йөрергә тырышканым өчен өлкәннәр һәрчакта да мине мактадылар. Яшьләр мине кочаклап исәнләштеләр. Пионерлар миңа карата түземлек күрсәттеләр һәм минем хәлемне исәпкә алып үзләренең планнарын үзгәрттеләр. Һава торышы начар булганда, алар мине кабат килеп-китәргә кирәк булган кешеләргә яисә Изге Язмалар өйрәнүенә алып бардылар. Ә вәгазьгә мин сумканы үзем белән алып бара алмаганга күрә, алар минем әдәбиятны үз сумкаларына салалар иде».

17 Җыелыш өлкәннәре һәм имандашлар бу ике хатын-кыз кардәшкә «тән чәнечкесенә» охшаш кимчелекләрен җиңәргә ничек ярдәм иткәннәренә игътибар итик. Аларның махсус рухи, физик һәм эмоциональ мохтаҗлыкларын исәпкә алып, алар кайгыртучанлык белән бу кардәшләребезгә ярдәм күрсәткәннәр. Бу сезне дә авырлыклар кичергән кардәшләргә ярдәм күрсәтергә дәртләндермиме? Яшьләр, «тәнгә чәнечке» белән азапланган кардәшләргә сез шулай ук ярдәм күрсәтә аласыз (Гыйбрәтле хикәя 20:29).

18. «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналларда бастырылган биографияләрдән без нинди дәртләндерү ала алабыз?

18 «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналларда тормыш проблемаларын кичергән яисә кичерүләрен дәвам иткән бик күп мәсихчеләрнең биографияләре һәм тормыш вакыйгалары бастырыла. Мондый мәкаләләрне укыганда сез бөтен дөньядагы рухи апаларыбыз һәм абыйларыбыз экономик авырлыкларны, төрле бәлаләр аркасында якын кешеләрен югалтуны кичерәләр һәм шулай ук сугыш вакытындагы авыр шартларда яшиләр икәнен күрә аласыз. Кемдер көчсез калдыра торган авыру белән чирли. Күпләренә гади генә — таза кеше өчен җиңел булган — эшне эшләргә көч җитми. Мондый авырулар, аеруча алар аркасында кеше мәсихче эшендә теләгәнчә хезмәт итә алмаганда, аның өчен авыр сынаулар. Ничек соң андый кешеләр кардәшләргә — яшьләр белән картларга — таяныч һәм ярдәм биргәннәре өчен рәхмәтле!

Ныклык бәхет китерә

19. Паул аны «чагучы» сынауларга һәм кимчелекләргә карамастан, ни өчен шатлана алган?

19 Паул Алла аңа ничек көч биргәнен күреп шатланган һәм болай дип әйткән: «Миндә Мәсих кодрәте торсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын. Шуның өчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чөнки мин зәгыйфь вакытта көчле» (2 Көринтлеләргә 12:9, 10). Үзенең шәхси тәҗрибәсеннән чыгып Паул ышаныч белән болай дип әйтә алган: «Моны мохтаҗлыктан чыгып әйтмим, чөнки мин булганы белән канәгатьләнергә өйрәндем. Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, һәрвакыт һәм төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндем. Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам» (Филиппуйлыларга 4:11—13).

20, 21. а) Күренми торган турында тирәнтен уйланып без, ни өчен шатлык таба алабыз? б) Оҗмах җирендә бүген күренми торган фатихаларның кайсысын сезнең күрәсе килер иде?

20 Шуңа күрә һәркайсы «тәнгә чәнечкенең» газабын кичереп без Йәһвә көче көчсезлектә камиллеккә ирешә икәнен барысына да күрсәтеп шатлык таба алабыз. Паул болай дип язган: «Без күңел төшенкелегенә бирелмибез... асылыбыз [«эчке кешебез», ЯД] көннән-көн яңара бара. Чөнки кыска вакытлы җиңелчә газап чигүебез безнең өчен чиктән тыш зур мәңгелек дан китерә. Без... күренмәгәнне карыйбыз, чөнки... күренмәгәне — мәңгелек» (2 Көринтлеләргә 4:16—18).

21 Бүген Йәһвә халкының күпчелеге җирдәге Оҗмахта яшәргә һәм Алла вәгъдә иткән фатихаларына шатланырга өмет баглый. Мондый фатихалар бүген «күренми» кебек тоелырга мөмкин. Ләкин без бу фатихаларны үз күзләребез белән күрә алачак һәм алар белән мәңге ләззәтләнә алачак вакыт бик тиз якынлаша. Бу фатихаларның берсе: «тән чәнечкесенә» охшаган, төрле проблемасыз тормыш булачак. Алла Улы «иблис эшләрен җимерәчәк» һәм «үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген юк итәчәк» (1 Яхъя 3:8; Еврейләргә 2:14).

22. Бездә нинди ышаныч һәм тәвәккәллек булырга тиеш?

22 Шуңа күрә нинди генә «тәнгә чәнечке» бүген безгә кайгы-хәсрәт китермәсә дә, әйдәгез бирешмик һәм нык калыйк. Безне ныгытучы Йәһвә ярдәмендә Паул кебек без дә көчкә ия булачакбыз. Җирдә, Оҗмахта яшәгәндә без һәр көн Аллабызга, Йәһвәгә безнең өчен эшләгән могҗизалы эшләре өчен шөкер итәчәкбез (Мәдхия 102:2).

[Искәрмә]

^ 14 абз. «Уяныгыз!» дигән журналның (рус) 2000 ел 8 май санындагы «Изге Язмаларның карашы» дигән рубрикасыннан «Өметсезлекне ничек җиңәргә?» дигән мәкаләне карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Иблис ничек һәм ни өчен безне җиңәргә тырыша?

• Ничек Йәһвә көче «зәгыйфьлектә иң камил»?

• Өлкәннәр һәм башка мәсихчеләр авырлыклар аркасында кайгы-хәсрәт кичергән кешеләргә ничек ярдәм итәләр?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Паул Алладан өч тапкыр, аның «тәнгә чәнечкесен» алып ташлавын ялварып сораган.