Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялгызлыкны җиңү

Ялгызлыкны җиңү

Ялгызлыкны җиңү

ЯЛГЫЗЛЫК китергән кайгыларны беркайчан да кичергәнем булмады дип, кем әйтә ала? Үзеңне ялгыз итеп хис итүгә китерүче сәбәпләр күп. Ләкин аны гадәттә аерылган, ире үлеп бер үзе калган яисә кияүгә чыкмаган хатын-кызлар аеруча авыр кичерергә мөмкин.

Мәсәлән, Фрэнсис исемле мәсихче яшь хатын болай дип сөйли: «Миңа 23 яшь тулганда, минем барлык дусларым да кияүгә чыккан, ә мин бер үзем калганмын кебек тоела иде» *. Еллар үтү белән, кияүгә чыгу мөмкинлеге кимегән саен, кешедә ялгызлык тойгысы тагын да үсәргә мөмкин. «Мин беркайчан да ялгыз калырга уйламаган идем, һәм мөмкин булса кияүгә чыгу ниятемне калдырмыйм»,— дип әйтә 40 яше тулып узган Сандра. Анжела, аңа хәзер 50 яшьтән артык, болай дип әйтә: «Мин беркайчан да ялгыз булу максатын эзләмәдем, ләкин бүгенгесе көндә мин ялгыз. Мин махсус пионер булып билгеләнгән районда өйләнмәгән кардәшләр бик аз иде».

Әлбәттә, күп мәсихче хатын-кызлар кияүгә чыкмаска дип үзләре хәл итәләр, чөнки алар Йәһвәнең «Раббыга иман итүче» ир-атка гына кияүгә чыгарга дигән киңәшен исәпкә алалар һәм шуңа күрә алар хөрмәткә лаек (1 Көринтлеләргә 7:39). Кайберәүләр кияүгә чыкмыйча яшәүдән файда табарга өйрәнгән чакта, башкалары кияүгә чыгарга һәм балалар табарга тагын да ныграк хыялланалар. «Янымда тормыш иптәше булмаганлыктан, минем күңелемдә бушлык»,— ди Сандра.

Олы яшьтәге ата-аналарны карау ялгызлык тойгысын тагын да көчәйтүче сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. «Минем алты абыем һәм апам бар. Моңа да карамастан, мин кияүдә булмаганга күрә, алар олыгайган ата-анамны мин карарга тиеш дип саныйлар,— дип әйтә Сандра.— Егерме ел дәвамында мин бу йөкне үз өстемдә алып бардым. Миңа таяныч бирүче ир булса, минем тормышым күпкә җиңелрәк булыр иде».

Фрэнсис ялгызлыкны көчәйтүче тагын бер сәбәпне искә төшерә. Ул болай дип сөйли: «Кайчакта кешеләр: „Син ни өчен әлегә кадәр кияүгә чыкмадың?“ — дип миннән турыдан-туры сорыйлар. Мондый сүзләрдән соң мин ялгыз булуымда, үзем генә гаепле дип уйлый башлыйм. Туйда булганда кайсы булса да: „Соң, кайчан син кияүгә чыгасың инде“,— дип миннән сораячак. Һәм шул чакта мин: „Әгәр дә рухи яктан җитлеккән кардәшләр минем белән кызыксынмый икән, димәк миндә кирәкле мәсихче сыйфатлары юктыр яисә мин берсенә дә ошамый торганмындыр“,— дип уйлый башлыйм».

Ялгызлык тойгысы белән ничек көрәшергә? Бу яктан башкалар ярдәм итә аламы?

Йәһвәгә ышан

Мәдхия җырлаучы: «Ходайга кайгыларыңны сал һәм Ул сиңа таяныч бирер. Беркайчан да Ул тәкъва кешегә какшарга бирмәс»,— дип язган (Мәдхия 54:23). «Кайгы» дип тәрҗемә ителгән яһүд сүзе туры мәгънәдә «өлеш» дигәнне аңлата, ягъни безгә килгән кайгырулар белән борчылулар исәптә тотыла. Бу кайгыруларны Йәһвә барысына караганда да яхшырак аңлый һәм аларны җиңәр өчен безгә көч бирә ала. Нәкъ Йәһвәгә ышаныч Анжелага ялгызлык тойгысын җиңәргә ярдәм итә. Аллага тулы вакытлы хезмәт итүен искә төшереп ул болай дип әйтә: «Мин пионер булып хезмәт итә башлаганнан соң, без хезмәттәшем белән җыелыштан бик ерак яши идек. Без тулысынча Аллага бар өметләребезне багларга өйрәндек һәм бу миңа бүгенге көнгә кадәр ярдәм итә. Миндә рухи төшенкелек булганда, мин Йәһвә белән сөйләшәм һәм ул миңа ярдәм итә. Егерме икенче мәдхиядәге сүзләр миңа зур юаныч бирә һәм мин аны бик еш укыйм».

Рәсүл Паулга күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Иң азы өч тапкыр ул «аны [тәнгә чәнечкене] тәненнән чыгарсын өчен Раббыга» ялварган. Алла Паулны могҗизалы рәвештә газаплардан азат итмәсә дә, Алла аңа ул лаек булмаган игелеге белән ярдәм итәчәк дип вәгъдә иткән (2 Көринтлеләргә 12:7—9). Паул шулай ук тормышта бар булганы белән ничек канәгать булырга икәнен аңлаган. Соңрак ул болай дип язган: «Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, һәрвакыт һәм төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндем. Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам» (Филиппуйлыларга 4:12, 13).

Күңел боеклыгы яисә ялгызлык кичергәндә без ничек Йәһвәдән таяныч ала алабыз? Паул болай дип язган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Сандрага бу киңәш бик ярдәм иткән. Ул болай дип аңлата: «Гаиләм булмаганга күрә мин күп вакыт бер үзем генә үткәрәм. Бу миңа Йәһвәгә дога кылырга уңайлы мөмкинлек бирә. Мин аның якын булуын сизәм һәм аңа үземнең авырлыкларым һәм шатлыкларым турында иркенләп сөйлим». Ә Фрэнсис болай дип әйтә: «Миңа яман фикерләрем белән һәрчакта көрәшергә туры килә. Ләкин мин Йәһвәгә турыдан-туры үз фикерләремне сөйлим һәм миңа бик җиңел булып китә. Минем рухи һәм эмоциональ иминлегемә тәэсир итә алган һәркайсы нәрсә белән Йәһвәнең кызыксынуына мин ышанам» (1 Тимутегә 5:5).

«Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез»

Мәсихчеләр, кардәшләре арасында, япа-ялгыз «йөкләрен күтәреп» йөрмиләр. «Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез»,— дип дәртләндерә рәсүл Паул (Гәләтиялеләргә 6:2). Безнең мәсихче кардәшләребез «ягымлы сүзләр» белән таяныч бирә алалар һәм бу ялгызлык тойгысын җиңеләйтәчәк (Гыйбрәтле хикәя 12:25).

Изге Язмалар Исраил хакиме Йәффи кызы турында нәрсә әйткәнен карап чыгыйк. Аммоннарны җиңәр алдыннан ул, өеннән котларга дип беренче чыккан кешене Аллага багышлыйм дип вәгъдә биргән. Кайтканнан соң беренче булып котларга аны кызы чыккан (Хакимнәр 11:30, 31, 34—36). Кызы өчен бу ялгыз калуны һәм гадәти гаилә кору ниятеннән баш тартуны аңлатса да, Йәффи кызы әзерлек белән бу вәгъдәгә буйсынган һәм бөтен гомере буе Шиломдагы гыйбадәтханәдә хезмәт итәргә әзерлек белән ризалашкан. Аның үзен шулай корбан итүе игътибарсыз калганмы соң? Әлбәттә юк, киресенчә: «Исраил кызлары Галаад Йәффиенең кызы турында дүрт көн дәвамында аны мактарга һәр ел саен барганнар» (Хакимнәр 11:40, АМТ). Әйе, мактау сүзләре дәртләндерергә мөмкин. Шуңа күрә мактауга лаек булганнарны мактарга онытмыйк.

Шулай ук Гайсә мисалы безне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Яһүдиләрнең гореф-гадәтләре буенча ир-атлар хатын-кызлар белән аралашмаганнар, моңа да карамастан Гайсә Мәрьям һәм Марта белән бик күп вакыт бергә үткәргән. Алар күрәсең я тол, я кияүгә чыкмаган хатын-кызлар булганнардыр. Гайсә бу хатын-кызлар да аның белән аралашудан рухи файда алу мөмкинлеге булуын теләгән (Лүк 10:38—42). Дуслар җыелган кичләргә кияүгә чыкмаган рухи апаларыбызны чакырып һәм аларга бергә вәгазь сөйләргә барырга тәкъдим итеп без, Гайсә үрнәгенә иярә алабыз (Римлыларга 12:13). Алар мондый игътибарның кадерен беләләрме соң? Бер хатын-кыз кардәшебез болай дип әйтә: «Мин кардәшләрнең мине яратканнарын һәм кадерләгәннәрен беләм, ләкин мин аеруча аларның шәхси кызыксынулары өчен рәхмәтлемен».

«Кияүгә чыкмаган хатын-кыз кардәшләр янында якын кеше юк,— дип аңлата Сандра,— шуңа күрә без яратуда һәм без үзебезне рухи кардәшләр гаиләсенең өлеше икәнебезне хис итәргә башкалардан күбрәк мохтаҗ». Әлбәттә, Йәһвә мондый кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтә һәм безгә дә үз ягыбыздан бу кешеләргә карата ярату һәм игътибар күрсәтергә тырышырга кирәк (1 Петер 5:6, 7). Мондый кайгыртучанлык игътибарсыз калмаячак, чөнки «фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Ходайга бирелгән бурыч; һәм Ул үзенең бурычын кайтармый калмый» (Гыйбрәтле хикәя 19:17).

«Чөнки һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш»

Башкалар ярдәм итә алса да һәм аларның ярдәмнәре дәртләндергеч булса да, «һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» (Гәләтиялеләргә 6:5). Ялгызлык «йөген» йөрткәндә безгә кайбер куркынычлардан сак булырга кирәк. Мәсәлән, без аралашудан баш тартсак, ялгызлыкка безне җиңәргә бик җиңел булачак. Ләкин ярату күрсәтеп, без ялгызлыкны җиңә алабыз (1 Көринтлеләргә 13:7, 8). Барлык шартларда башкаларга үзеңне «бирү» бәхет табуда иң яхшы юл (Рәсүлләр 20:35). «Минем ялгыз булуым турында уйларга вакытым юк,— дип әйтә Аллага тырышып хезмәт иткән бер тулы вакытлы хезмәтче.— Файдалы һәм кирәкле эш белән шөгыльләнгәнгә күрә, мин аны сизмим».

Игътибарлы булырга кирәк: ялгызлыктан качарга теләү дусларны акылсыз сайлауга китермәсен. Мәсәлән, әгәр дә без булачак проблемаларга күзләребезне йомып, Изге Язманың кисәтүенә колак салмыйча, тормышка чыгу теләгенә буйсынып, имандаш булмаган кешегә кияүгә чыксак — бу бик кызганыч булыр иде! (2 Көринтлеләргә 6:14). Ире белән аерылган мәсихче хатын болай дип әйтә: «Ялгыз яшәүдән начаррагы — бу кияүгә дөрес чыкмау».

Тиз генә хәл итеп булмаган авырлыкларны кичерергә өйрәнергә кирәк. Алла ярдәме белән ялгызлык тойгысын кичереп була. Йәһвәгә хезмәт иткәндә без ышанычлы була алабыз: вакытында, без гел дә көтмәгәнчә ул безнең бар булган мохтаҗлыкларыбызны канәгатьләндерәчәк (Мәдхия 144:16).

[Искәрмә]

^ 3 абз. Өземтәләре китерелгән хатын-кызларның исемнәре үзгәртелгән булырга мөмкин.

[32 нче биттәге иллюстрацияләр]

Башкаларга карата ярату күрсәтеп, ялгызлыкны җиңеп була.