Алла кануннары безнең файдабызга хезмәт итә
Алла кануннары безнең файдабызга хезмәт итә
«Ничек мин Синең кануныңны яратам!» (МӘДХИЯ 118:97).
1. Кешеләрдә Алла кануннарына буйсынуга карата, гомумән алганда, нинди караш?
АЛЛА кануннарына буйсыну безнең көннәрдә гадәттә түгел. Күп кешеләр күзгә күренмәс югары хакимияткә буйсынуны мәгънәсез дип саныйлар. Без әхлак нормалары үзгәрә торган, яхшылык белән явызлык арасында ачык аерма булмаган һәм яхшылыкмы бу яисә явызлыкмы икәнен билгеләргә бик авыр булган шартлар һәм вакыйгалар чорында яшибез (Гыйбрәтле хикәя 17:15; Исай 5:20). Дингә әһәмият бирелмәгән күп илләрдә һәм аларда гомуми булган фикер йөртүне чагылдырып, күптән түгел генә үткәрелгән сорашу: «Америка кешеләренең күпләре алар өчен нәрсә яхшы, дөрес һәм мөһим икәнен үзләре хәл итәргә телиләр»,— икәнен ачыклады. Алар «таләпчән Аллага каршы. Каты кануннарга каршы. Әхлакый яктан нык яисә тагын нинди дә булса карашлар тоткан таләпчән башлыкларга каршы торалар». Социология фәннәренең бер белгече бүген «кешеләр үзләре нәрсә ул намуслы һәм әхлакый тормыш икәнен сайларга тиешләр» дип билгеләгән. Һәм: «Һәркайсы югары хакимият үз кануннарын кеше теләкләреннән чыгып үзгәртергә тиеш»,— дип өстәгән.
2. Изге Язмаларның канун турында беренче искә алуы Алланың фатихасы һәм хуплавы белән ничек бәйле?
2 Шул хәтле күп кеше Йәһвә кануннарының әһәмиятлегендә шикләнгәнгә күрә, безгә, Алланың нормалары безнең өчен файдалы дигән карашыбызны ныгытырга кирәк. Изге Язмаларда Алла кануны беренче тапкыр искә төшерелгән хәбәргә игътибар итик. Яшәеш 26:5 тә без Алланың: «[Ибраһим] Минем боеруларымны, Минем уставларымны һәм Минем кануннарымны — Мин тотарга кушканны тоткан»,— дип әйткән сүзләрен укыйбыз. Бу сүзләр Йәһвә тарафыннан Муса Канунын Ибраһим буыннарына биргәнче күп гасырлар алда әйтелгән булган. Ибраһим Аллага һәм аның кануннарына тыңлаучан булган өчен Алла аны ничек бүләкләгән? Йәһвә аңа: «Синең орлыгыңда җирнең барлык халыклары фатиха алачаклар»,— дип вәгъдә иткән (Яшәеш 22:18). Шулай итеп, Алла фатихасын һәм хуплавын алыр өчен аның кануннарына буйсынырга кирәк.
3. а) Йәһвә кануннарына карата бер мәдхия җырлаучы нинди хисләр чагылдырган? б) Безгә нинди сорауларга игътибар итәргә кирәк?
3 Мәдхия җырлаучыларның берсе — бәлкем, киләчәктә Яһүдләрнең булачак патшасы — үз хисләрен чагылдырган һәм канунга карата мондый хисләр бик сирәк очрый дип әйтергә кирәк. Ул Аллага: «Ничек Мин Синең кануныңны яратам!» — дип әйткән (Мәдхия 118:97). Бу бары тик хисле сүзләр генә булмаган. Мәдхия җырлаучыны Алланың канунда чагылдырылган ихтыярына карата ярату дәртләндергән. Гайсә Мәсих, Алланың камил Улы, моңа охшаш тойгылар кичергән. Гайсә турында пәйгамбәрлек итеп: «Аллам минем, мин Синең ихтыярыңны җиренә җиткерергә телим һәм синең кануның минем йөрәгемдә»,— дип әйтелгән булган (Мәдхия 39:9; Еврейләргә 10:9). Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Без Алла ихтыярын үтәргә телибезме? Йәһвә кануннары безнең өчен файдалы һәм тормышта кулланырлык икәнендә без ышанычлымы? Безнең хезмәтебездә, көндәлек тормышыбызда, карарлар кабул иткәндә һәм башкалар белән аралашканда без Алла кануннарын ни дәрәҗәдә тотарга тырышабыз? Алла кануннарын яратыр өчен, безгә, кануннарны бирергә һәм аларның үтәлүен күзәтергә ни өчен Алланың хокукы бар икәнен аңлау яхшы булыр иде.
Йәһвә — Югары Кануннар Чыгаручы
4. Ни өчен Йәһвә хокук буенча Галәмдә Югары Кануннар Чыгаручы?
4 Барлыкка китерүче буларак, Йәһвә хокук буенча Галәмдә Югары Кануннар Чыгаручы (Ачылыш 4:11). Исай пәйгамбәр: «Ходай безнең кануннар чыгаручыбыз»,— дип билгеләгән (Исай 33:22). Тере затлар һәм җансыз әйберләр белән идарә итәр өчен ул физик кануннар урнаштырган (Әюп 38:4—38; 39:1—12; Мәдхия 103:5—19). Алла заты буларак, кеше дә Йәһвәнең физик кануннарына бәйле. Һәм кешеләрнең ихтыяр иреге һәм акылы булса да, алар Алланың әхлакый нормаларын тотып һәм аңа гыйбадәт кылуга бәйле булган кануннарына буйсынып кына бәхетле була алалар (Римлыларга 12:1; 1 Көринтлеләргә 2:14—16).
5. Гәләтиялеләргә 6:7 дә язылган принцип ничек Алла кануннарының хаклыгын күрсәтә?
5 Без белгәнчә, Йәһвәнең физик кануннарын үзгәртеп булмый (Йәрәми 33:20, 21). Әгәр дә кеше үзен физик кануннарга, мәсәлән гравитация канунына, каршы куйса, ул шунда ук бу каршы килүнең «уңышын» урачак. Шулай ук Алланың әхлак кануннары да какшамас һәм аларны игътибарсыз калдырып яисә җәзасыз бозып булмый. Әхлакый кануннарны бозу һәрвакыт шул ук вакытта начар нәтиҗәләргә китермәсә дә, алар, физик кануннар таләп иткән үтәүне таләп итәләр. «Алданмагыз: Аллаһыны алдарга мөмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7; 1 Тимутегә 5:24).
Йәһвә Канунының күпьяклылыгы
6. Алла кануннары нәрсәне үз эченә ала?
6 Алла канунының искиткеч чагылышы — бу Муса Кануны булган (Римлыларга 7:12). Үз вакытында Йәһвә Муса Канунын «Мәсих кануны» белән алмаштырган * (Гәләтиялеләргә 6:2; 1 Көринтлеләргә 9:21). «Камил булган иреклелек канунына» ия булып, без, мәсихчеләр Алланың күрсәтмәләре бары тик иман тәгълиматлары һәм гореф-гадәтләр үтәве белән генә чикләнми икәнен күрәбез. Аның нормалары яшәүнең һәр ягына да кагыла: гаиләдәге һәм эштәге мөнәсәбәтләр, каршы җенескә карата тәртип, имандашлар белән үзара мөнәсәбәтләр һәм чын гыйбадәт кылуда катнашу (Ягъкуб 1:25, 27).
7. Алланың мөһим кануннарына мисал китерегез.
7 Изге Язмаларда, мәсәлән, болай дип әйтелә: «Азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар — берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Әйе, зина кылу һәм азгын эшләр — бу берәрсенә бары тик «мәхәббәт күрсәтү» генә түгел. Гомосексуализм да — бу бары тик «гадәткә кермәгән яшәү рәвеше» генә була алмый. Боларның барысы да, шул ук исәптән урлау, ялган сүз сөйләү һәм яла ягу — бу Йәһвә кануннарын бозу (Мәдхия 100:5; Көлессәйлеләргә 3:9; 1 Петер 4:15). Ягъкуб масаюны хөкем иткән, ә Паул безгә «оятсыз сүзләр» һәм «кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми» дип киңәш биргән (Эфеслеләргә 5:4; Ягъкуб 4:16). Мәсихчеләр өчен бу тәртип кагыйдәләре Алланың камил канунының өлеше булып тора (Мәдхия 18:8).
8. а) Йәһвә кануны нинди? б) Яһүдләр «канун» дип тәрҗемә иткән сүзнең төп мәгънәсе нинди?
8 Йәһвә Сүзендә язылган мондый төп кагыйдәләр аның Кануны — бу нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсәне ярамый икәнен күрсәтүче каты кагыйдәләр җыентыгы гына түгел икәнен ачыклый. Аның кануннарын үтәү тыныч һәм мул тормыш өчен нигез һәм барлык яклардан файда гына китерә. Алла кануны Мәдхия 118:72). Мәдхия җырлаучы кулланган «канун» дигән сүз яһүди телендәге тәүрат дигән сүздән тәрҗемә ителгән. Изге Язмаларны тикшерүче бер галим болай дип язган: «Бу сүз [тәүрат] юнәлтү, алып бару, төбәү һәм ату дигән мәгънәдәге фигыльдән барлыкка китерелгән. Аның... мәгънәсе — тәртип нормасы». Мәдхия җырлаучы Алла Канунын бүләк итеп кабул иткән. Без дә Алла Кануннарын кадерләргә һәм аңа тормышыбызны төзергә рөхсәт итәргә тиеш түгелме соң?
нәсыйхәтле, әхлаклы һәм өйрәтүчән (9, 10. а) Ни өчен безгә ышанычлы җитәкчелек кирәк? б) Бәхетле һәм уңышлы тормышка без нинди очракта гына ия була алабыз?
9 Барлык затлар ышанычлы җитәкчелеккә мохтаҗ. Бу шулай ук кешеләрдән югарырак булган Гайсә һәм фәрештәләргә карата әйткәндә дә дөрес (Мәдхия 8:6; Яхъя 5:30; 6:38; Еврейләргә 2:7; Ачылыш 22:8, 9). Әгәр дә бу камил затлар Алла җитәкчелегеннән файда алсалар, ни дәрәҗәдә бу җитәкчелек камил булмаган кешеләр өчен файдалырак булыр иде! Кешелек тарихы һәм безнең үз тәҗрибәбез Йәрәми пәйгамбәрнең: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм»,— дип әйткән сүзләре дөрес икәнендә безне ышандыра (Йәрәми 10:23).
10 Әгәр дә без шатлыклы һәм уңышлы тормыш алып барырга теләсәк, безгә җитәкчелек сорап, Аллага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сөләйман патша үз нормаларың буенча яшәүнең һәм Алла җитәкчелегеннән бәйсез булуның куркыныч икәнлеген таныган һәм: «Юлларның кешегә туры булып тоелганы да бар; әмма аларның ахыры үлем»,— дип язган (Гыйбрәтле хикәя 14:12).
Ни өчен без Йәһвә канунын кадерлибез
11. Безгә Алла канунын аңларга ни өчен теләк үстерергә кирәк?
11 Мәдхия җырлаучы: «Минем күзләремне ач, һәм Синең кануныңның могҗизаларын күрермен»,— дип әйткән. Безгә дә, Йәһвә канунын аңлар өчен, үзебездә мондый нык теләк үстерсәк, яхшы булыр иде (Мәдхия 118:18). Ни дәрәҗәдә күбрәк без Алланы һәм аның юлларын белергә тырышабыз икән, шул ук дәрәҗәдә Исайның: «Мин Ходай [«Йәһвә», ЯД], сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң. Их, әгәр дә син Минем әмерләремә игътибар итсәң иде!» — дип әйткән сүзләренең дөреслеген аңлаячакбыз (Исай 48:17, 18). Йәһвә үз халкының, аның әйткән сүзләренә игътибарлы булып, кайгы-хәсрәткә эләкмәвен һәм бәхетле яшәвен бик тели. Әйдәгез, ни өчен Алла канунын кадерләргә кирәклегенең кайбер төп сәбәпләрен карап чыгыйк.
12. Йәһвәдә безнең турыда белемнәр булганга күрә, ни өчен бу аны иң яхшы Кануннар Чыгаручы итә?
12 Алла кануны безне барысыннан яхшырак белгән Шәхестән бирелә. Йәһвә безнең барлыкка китерүчебез булганга күрә, ул кешеләрнең бөтен ягын да белә (Мәдхия 138:1, 2; Рәсүлләр 17:24—28). Безнең якын дусларыбыз, туганнарыбыз һәм хәтта әти-әниебез дә, Йәһвә кебек, безне белә алмый. Әйе, Алла безне хәтта без үзебезне белгәннән дә яхшырак белә! Безнең Барлыкка Китерүчебез безнең рухи, эмоциональ, акыл һәм физик мохтаҗлыкларыбызны, барысыннан да яхшырак аңлый. Ул безнең төзелешебезне, теләкләребезне һәм безнең омтылуларыбызны төгәл белә һәм аның бу белүе безгә карата аның мөгамәләсеннән күренә. Безнең мөмкинлекләребез чикле булса да, ләкин безнең файдалы эшне эшләргә көчебез җитә икәнен Йәһвә белә. Мәдхия җырлаучы болай дип әйткән: «Чөнки Ул безнең нәрсәдән булганыбызны белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый» (Мәдхия 102:14). Алла җитәкчелегенә әзерлек белән буйсынып һәм аның кануннары буенча яшәргә тырышып, без рухи иминлек хис итә алабыз (Гыйбрәтле хикәя 3:19—26).
13. Йәһвә безнең иминлегебез турында кызыксына икәнендә ни өчен без ышанычлы була алабыз?
13 Алла кануннары безне Яратучыдан бирелә. Алла безнең мәңгелек иминлегебез белән тирәнтен кызыксына. Аның өчен җиңел булмаса да, Алла «күпләрне йолып алу өчен» үз Улын әллә бирмәгәнме? (Маттай 20:28). Йәһвә без «чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк» дип вәгъдә итмәгәнме? (1 Көринтлеләргә 10:13). Яисә Изге Язмалар ул безнең «хакта кайгырта» дип ышандырмыймы? (1 Петер 5:7). Йәһвә кешеләргә нинди файдалы җитәкчелек бирә икәнен күреп, без аңлыйбыз: аның кебек итеп безне беркем дә яратмый. Ул безгә нәрсә бәхет, ә нәрсә кайгы китерә икәнен белә. Әгәр дә без, хәтта камил булмыйча һәм хаталар эшләп тә, тәкъвалыкны эзлибез икән, без ышанычлы: ул үзенең яратуын безгә күрсәтәчәк һәм бу нәтиҗәдә яшәү һәм фатихалар китерәчәк (Йәзәкил 33:11).
14. Кеше фикер йөртүләре белән Алла кануннары арасында нинди төп аерма?
14 Алла кануны ышанычлы һәм үзгәрешсез. Без яшәгән куркыныч көннәрдә, бездә Йәһвә — гомердән гомергә ныклык кыясы бар (Мәдхия 89:3). Ул үзе турында: «Мин — Ходай, мин үзгәрмим»,— дип әйткән (Малахий 3:6). Гел үзгәрүчән кеше фикерләреннән аермалы буларак, Изге Язмаларда язылган Алла нормалары тулысынча үзгәрешсез (Ягъкуб 1:17). Мәсәлән, күп еллар дәвамында балаларга барысын да рөхсәт итәргә кирәк дигән караштагы психологларның кайберләре, вакытлар узу белән, үзләренең фикер йөртүләрен үзгәрткәннәр һәм хәзер бу ялгыш киңәш булган дип таныйлар. Бу сорау буенча дөнья нормалары һәм кагыйдәләре еш үзгәреп тора. Ләкин Йәһвә Сүзе үзгәрешсез. Изге Язма балаларны ничек ярату белән тәрбияләргә инде күп йөз еллар буенча киңәшләр бирә. Рәсүл Паул: «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез»,— дип язган (Эфеслеләргә 6:4). Йәһвә нормалары үзгәрешсез булганга күрә, без аларга таяна алабыз һәм ничек юата безне моны белү!
Алла кануннарына буйсыну фатихалар китерә
15, 16. а) Йәһвә нормаларын куллансак тормышыбыз нинди булачак? б) Ни өчен Алла кануннары никах өчен иң яхшы җитәкчелек?
15 Алла Исай пәйгамбәр аша: «Минем авызымнан чыккан Минем сүзем... [«уңышлы була», ЯД] Мин теләгәнне тормышка ашыра»,— дип әйткән (Исай 55:11). Әгәр дә без Алла Сүзендә бирелгән нормаларны барлык көчебез белән тотарга тырышсак, без дә бар эшләребездә уңышлы булачакбыз һәм бәхет табачакбыз.
16 Никах бәхетле булсын өчен, Алла кануннары нинди җитәкчелек бирә икәненә игътибар итик. «Никахны һәрьяклап югары бәяләгез,— дип язган рәсүл Паул,— никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаһы хөкем итәчәк» (Еврейләргә 13:4). Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итәргә һәм яратырга тиешләр: «Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33). 1 Көринтлеләргә 13:4—8 дә гаиләдә нинди ярату кирәк икәне сурәтләнелә: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. Мәхәббәт ялганга сөенми, бәлки хакыйкатькә шатлана. Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә. ...Мәхәббәт беркайчан да бетмәс». Мондый мәхәббәткә ия булган никах уңышлы булачак.
17. Йәһвәнең спиртлы эчемлекләргә карата булган нормаларын куллану ни өчен файда китерә?
17 Алла эчүчелекне хөкем итә. Һәм бу Йәһвә нормалары файдалы икәненә тагын бер дәлил. Ул шулай ук «эчәргә яратучыларны» да хупламый (1 Тимутегә 3:3, 8; Римлыларга 13:13). Бу сорау буенча Алла нормаларына колак салмаган кешеләр чамасыз эчүчелеккә китерүче яисә көчәйтүче авырулардан газапланалар. Бу яктан тыйнак булу турында Изге Язмаларның киңәшенә колак салмаган кайберәүләрнең «аз гына күңел ачар өчен» дип күп эчү, аларның гадәтенә кергән. Күп эчү аркасында барлыкка килгән проблемалар күп: башка кешеләрнең хөрмәтен югалту, гаиләдәге авыр мөнәсәбәтләр яисә гаилә таркалуы, акчаны әрәм итү һәм эш югалту (Гыйбрәтле хикәя 23:19—21, 29—35). Аракы эчүгә карата Йәһвә нормалары безне саклый икәне әллә ачык түгелме?
18. Финанс ягыннан Алла кануннары файдалымы? Аңлатыгыз.
18 Алла нормалары шулай ук финанс ягыннан да файдалы киңәшләр бирә. Изге Язмалар мәсихчеләрне намуслы һәм тырыш булырга дәртләндерә (Лүк 16:10; Эфеслеләргә 4:28; Көлессәйлеләргә 3:23). Бу киңәшне кулланып, мәсихчеләрнең күпләре эшләрендә югары дәрәҗәле вазифа үтиләр яисә башкалар эшләрен югалткан вакытта үз эшләрендә нык торалар. Кеше акчага уйнау, тәмәке тарту һәм наркотиклар куллану кебек Изге Язмаларның сүзләренә каршы килгән гадәтләрдән баш тартканда, бу шулай ук финанс ягыннан да файда китерә. Һичшиксез, сез үзегез дә Алла нормаларының финанс ягыннан китергән файдасы турында күп мисаллар беләсездер.
19, 20. Алла кануннары белән танышу һәм алар буенча яшәү ни өчен акыллы?
19 Камил булмаган кешеләргә Алла кануннарыннан һәм нормаларыннан читкә китеп, адашу бик җиңел. Синай тавы янында торган исраиллеләрне искә төшерегез. Алла аларга: «Минем тавышымны тыңласагыз һәм Минем васыятемне үтәсәгез, барлык халыклардан Минем өлешем булырсыз»,— дип әйткән. Һәм исраиллеләр: «Ходай кушканның барысын да үтәячәкбез»,— дип җавап биргәннәр. Ләкин алар сайлаган юл аларның сүзләреннән бик аерылып торган! (Чыгыш 19:5, 8; Мәдхия 105:12—43). Аларга иярмичә, әйдәгез, Алла нормаларын кабул итик һәм аларны үз тормышыбызда кулланыйк.
20 Безнең тормыш белән җитәкчелек итәр өчен Йәһвә биргән кадерле кануннарны нык тоту — бу акыллы һәм бәхет китерә (Мәдхия 18:8—12). Бу яктан уңышлы булыр өчен безгә Алла принципларын аңларга һәм аларны кадерләргә кирәк. Бу турыда сүз чираттагы мәкаләдә барачак.
[Искәрмә]
^ 6 абз. «Мәсих кануны» дигән тәгъбирне җентекләбрәк карар өчен, «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1996 ел 1 сентябрь санының 14—24 битләренә игътибар итегез.
Сезнең исегездәме?
• Алла кануннары безнең файдабызга хезмәт итә икәнендә ни өчен без ышанычлы була алабыз?
• Йәһвә канунын кадерләр өчен бездә нинди сәбәпләр бар?
• Алла кануннары нинди файда китерә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[7 биттәге иллюстрация]
Йәһвә канунына буйсынганга күрә Ибраһим мул итеп фатихалар алган.
[9 биттәге иллюстрацияләр]
Бүгенге тормышның күп санлы мәшакәтьләре күпләрне Алла кануныннан читкә алып китә.
[11 биттәге иллюстрация]
Кыя өстенә куелган маяк кебек, Алла кануны үзгәрешсез һәм нык.