Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул да сезгә якынаер»

«Ул да сезгә якынаер»

«Ул да сезгә якынаер»

«[Алла] безнең һәрберебездән ерак түгел» (РӘСҮЛЛӘР 17:27).

1, 2. а) Йолдызлы күккә караганда Барлыкка Китерүче турында нинди сорау биреп була? б) Изге Язмалар ничек, кешеләр Йәһвә каршында һич тә әһәмиятсез түгел, дип ышандыра?

КАЙЧАН да булса аяз төндә йолдызлы күккә карап торганың һәм ул сине таңга калдырганы бармы? Йолдызларның бик күп булуы һәм Галәмнең чиксезлеге зур хөрмәт тудыра һәм аның киңлекләрендә җир бары тик ком бөртеге генә булып күренә. Бу «бөтен җир өстеннән Бердәнбер бөек» булган Барлыкка Китерүче кешеләр өчен ирешмәслек һәм аның турында белә алмаслык зур дәрәҗәдә урнашкан дигәнне аңлатамы? (Мәдхия 82:19).

2 Изге Язмалар безне, Йәһвә каршында кешеләр һич тә әһәмиятсез түгел дип, ышандыра. Өстәвенә, Алла Сүзе безне: «Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»,— дип Йәһвәне эзләргә дәртләндерә (Рәсүлләр 17:27; 1 Паралипоменон 28:9). Әйе, әгәр без Аллага якынлашыр өчен адымнар ясасак, ул безнең каршыга киләчәк. Ничек? 2003 елның еллык шигыре мондый сүзләр белән шатлыклы җавап бирә: «Ул да сезгә якынаер» (Ягъкуб 4:8). Йәһвәнең аңа якын булган кешеләргә биргән кайбер могҗизалы фатихаларын карап чыгыйк.

Йәһвәдән махсус бүләк

3. Йәһвә үзенә якынлашкан кешеләргә нинди бүләк бирә?

3 Беренчедән, Йәһвә хезмәтчеләренең Алла үз халкы өчен алдан ук хәстәрләп куйган кадерле бүләге бар. Бу дөнья төзелешенең бернинди дә хакимияте, байлыгы я мәгърифәте ул бүләкне алырга мөмкинлек бирми. Ул махсус бүләк, аны Йәһвә аңа якын булган кешеләргә генә бирә. Нәрсә соң ул? Изге Язмалар болай дип җавап бирә: «Әгәр дә... акылга мөрәҗәгать итсәң; әгәр дә аны көмеш кебек эзләсәң һәм хәзинә [«яшерен хәзинә», ЯД] кебек табарга тырышсаң, шул чакта Ходайдан куркуны аңларсың һәм Алла турында белем табарсың. Чөнки Ходай акыллылык бирә» (Гыйбрәтле хикәя 2:3—6). Күз алдына китереп кенә кара: камил булмаган кешеләрнең «Алла турында белем» табарга мөмкинлекләре бар! Бу бүләк — Алла Сүзендәге белемнәр — «яшерен хәзинә» белән чагыштырырлык. Ни өчен?

4, 5. Ни өчен «Алла турындагы белемне» «яшерен хәзинә» белән чагыштырып була? Мисал белән күрсәтегез.

4 Иң элек, Алла турындагы белемнәр бик кыйммәтле. Белемнәр биргән иң зур фатихаларның берсе — бу мәңгелек тормышка өмет (Яхъя 17:3). Ләкин бу белем безнең тормышыбызны инде хәзер дә баета. Мәсәлән, Алла Сүзен тырышлык белән өйрәнеп без мондый мөһим сорауларга җавап алдык: Алланың исеме ничек? (Мәдхия 82:19, Павский тәрҗемәсе). Үлгән кешеләр чынлыкта нинди хәлдә була? (Вәгазьче 9:5, 10). Җир һәм кешелеккә карата Алланың максаты нинди? (Исай 45:18). Без шулай ук яшәүнең иң яхшы юлын белдек — бу Изге Язмаларның акыллы киңәшләрен куллану (Исай 30:20, 21; 48:17, 18). Шулай итеп, безнең тормыш мәшәкатьләрен җиңәргә ярдәм итүче һәм чын бәхет, канәгатьлек китерүче тормыш белән яшәр өчен ышанычлы җитәкчелегебез бар. Ләкин иң мөһиме, Алла Сүзен өйрәнү безгә Йәһвәнең искиткеч сыйфатлары белән танышырга һәм аңа якынлашырга рөхсәт итте. Йәһвә белән «Алла турындагы белемнәргә» нигезләнгән якын мөнәсәбәтләрдән башка нәрсә кадерлерәк була алсын ди?

5 Алла турындагы белемнәрне ни өчен «яшерен хәзинә» белән чагыштырып булуның тагын бер сәбәбе бар. Ул, башка төрле хәзинәләр кебек, бу дөньяда сирәк очрый. Җирдә яшәүче 6 миллиард кешенең якынча 6 миллионы гына Йәһвәгә гыйбадәт кыла, шулай итеп мең кешенең берсе генә «Алла турында белем» тапкан. Алла Сүзеннән хакыйкатьне белү нинди сирәк «хәзинә» икәнен күрсәтер өчен Изге Язмаларның бер генә соравын карап чыгыйк: «Кешеләр үлгәннән соң нинди хәлдә?» Без Изге Язмадан җан үлә һәм үлгәннәр бернәрсә дә белми икәнен беләбез (Йәзәкил 18:4). Дөнья диннәренең күбесендә исә кеше эчендәге ниндидер нәрсә аның үлеменнән соң да яшәвен дәвам итә дигән ялган ышану кулланыла. Христиан дөньясы диннәрендә бу төп тәгълимат. Ул шулай ук буддизм, даосизм, джайнизм, индуизм, ислам, иудаизм, синтоизм, сикхизмда да өстенлек итә. Уйлап кына кара — бу бер ялган тәгълимат белән миллиардлаган кеше алдатылган!

6, 7. а) Кем генә «Алла турында белемнәр» таба ала? б) Йәһвәнең безгә «зирәкләрнең һәм акыл ияләренең» күпләреннән «яшерен» булганны аңларга рөхсәт иткәне нинди мисалдан күренә?

6 Ни өчен «Алла турындагы белемнәрне» табучыларның саны аз? Чөнки Алланың ярдәме булмаса, без аның Сүзенең мәгънәсен тулысынча аңлый алмыйбыз. Бу белемнәрнең бүләк икәнен исебезгә төшерик. Йәһвә аларны аның Сүзен намус һәм басынкылык белән җентекләп өйрәнергә теләгәннәргә генә бирә. Алар «кешеләрнең үз үлчәме буенча акыллы» да булмаска мөмкин (1 Көринтлеләргә 1:26). Һәм алар арасында күпләре, дөнья карашы буенча, хәтта «белемнәре дә булмаган... гап-гади кешеләр» булырга да мөмкин (Рәсүлләр 4:13). Әмма монысы бик мөһим түгел. Йәһвә, йөрәгебездә тапкан сыйфатлар өчен, безне «Алла турындагы белемнәр» белән бүләкли.

7 Бер мисал карап чыгыйк. Христиан дөньясының дин белгечләре Изге Язмалар турында җентекле комментарийлар төзегән. Бу белешмәлекләрдә вакыйгаларның тарихи фоны, борынгы яһүд һәм грек сүзләренең мәгънәсе һәм башка күп нәрсә аңлатыла. Әмма мондый бар булган информацияне җыеп, бу дин белгечләре чыннан да «Алла турында белемнәр» тапканмы? Алар Изге Язмаларның төп темасын — Йәһвә хакимлеген аның күктәге Патшалыгы ярдәмендә аклауны — ачык итеп аңлыйлармы? Алар Алла Троицаның өлеше түгел икәнен беләләрме? Ләкин алардан аермалы буларак, безнең моның турында төгәл белемнәребез бар. Кайдан? «Зирәкләрнең һәм акыл ияләренең» күпләре өчен күренмичә калган рухи хакыйкатьләрне аңларга безгә Йәһвә рөхсәт итте (Маттай 11:25). Аңа якын булганнарга ул нинди зур фатихалар бирә!

Йәһвә «Аны яратучыларның барысын да саклый»

8, 9. а) Йәһвәгә якын булган кешеләр өчен тагын бер фатиханы Давыт ничек сурәтли? б) Чын мәсихчеләр Алла яклавына ни өчен мохтаҗ?

8 Йәһвәгә якын булган кешеләр икенче төрле фатихага да шатлана — бу Алланың яклавы. Күп бәла һәм авырлыклар кичергән мәдхия җырлаучы Давыт болай дип язган: «Ходай Аны чакыручыларга якын, Аны хакыйкатьтә чакыручыларның барсына да якын. Үзеннән куркучыларның теләкләрен тормышка ашыра, ачы тавышларын ишетә һәм аларны коткара. Ходай Аны яратучыларның барысын да саклый» (Мәдхия 144:18—20). Әйе, Йәһвә аны яраткан кешеләргә якын һәм шуңа күрә аларның ярдәм сорап ялваруларына тиз җавап бирә ала.

9 Ни өчен без Йәһвә яклавына мохтаҗ? Чын мәсихчеләр «соңгы көннәрдәге авыр вакытларда» яшәү нәтиҗәләрен кичерә һәм, өстәвенә, алар Йәһвә Алланың төп дошманы — Иблис Шайтан һөҗүмнәренең махсус мишене булып тора (2 Тимутегә 3:1). Бу мәкерле дошман безне бар булган көче белән «йотарга» омтыла (1 Петер 5:8). Иблис безне эзәрлекләүләргә дучар итә, безгә басым ясый һәм вәсвәсә сала. Ул шулай ук безнең йөрәк торышы һәм фикер йөртүнең үз максатыннан чыгып файдалана алырлык мизгелләрен күзәтә. Аның максаты: безнең иманыбызны көчсез калдыру һәм рухи яктан безне һәлак итү (Ачылыш 12:12, 17). Безгә мондый куәтле дошман белән сугышырга туры килгәнгә күрә, Йәһвә «аны яратучыларның барысын да саклый» икәнен белү безне әллә юатмыймы?

10. а) Йәһвә ничек үз халкын саклый? б) Саклыкның нинди төре иң мөһим һәм ни өчен?

10 Ләкин Йәһвә ничек үз халкын саклый? Йәһвәнең саклау турында вәгъдәсе бу дөнья төзелешендәге тормышыбыз авырлыкларсыз үтәчәгенә гарантия бирми һәм ул безнең хакка могҗизалар эшләргә тиеш дигәнне аңлатмый. Ләкин Йәһвә үз халкына — оешма буларак — физик саклык бирә. Ахыр чиктә, ул беркайчан да Иблискә үзенең чын хезмәтчеләрен җирдән юк итәргә рөхсәт итмәячәк! (2 Петер 2:9). Әмма иң мөһиме Йәһвә безне рухи яктан саклый. Ул безгә сынауларны кичерер, аның белән мөнәсәбәтләрне саклар өчен барлык кирәк булганнар белән коралландыра. Ахыр чиктә, саклыкның иң мөһим төре — рухи саклык. Ни өчен? Әгәр безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез булса, бернәрсә дә, хәтта үлем дә, төзәтергә мөмкин булмаган зыян китерә алмый (Маттай 10:28).

11. Үз халкын рухи яктан саклар өчен Йәһвә нәрсә эшли?

11 Йәһвә, аңа якын булганнарны рухи яктан саклар өчен, мул итеп кирәк булганның барысын да бирә. Безгә төрле сынауларны уңышлы кичерер өчен, Алла үз Сүзе, Изге Язмалар, аша акыллылык бирә (Ягъкуб 1:2—5). Изге Язмада булган гамәли киңәшләрне куллану — бу инде үзе саклык булып хезмәт итә. Өстәвенә, Йәһвә «сораучыларга Изге Рух» бирә (Лүк 11:13). Бу рух — Галәмдәге иң куәтле көч, шуңа күрә ул безне очраткан һәркайсы сынауларны я вәсвәсәләрне уңышлы кичерер өчен сәләтле итә ала. Шулай ук Йәһвә Гайсә Мәсих аша «кешеләр төрендәге бүләкләр» бирә (Эфеслеләргә 4:8, ЯД). Бу рухи яктан әзерләнгән кешеләр имандашларына ярдәм иткәндә Йәһвәнең тирән кызгануын чагылдырырга омтыла (Ягъкуб 5:14, 15).

12, 13. а) Йәһвә «үз вакытында» рухи ризык белән безне ничек тәэмин итә? б) Йәһвәнең рухи яктан без нык булсын өчен биргәннәренә син ничек мөгамәлә итәсең?

12 Йәһвә безне саклар өчен тагын бер нәрсә куллана: үз вакытында рухи ризык бирә (Маттай 24:45). Бастырылган басмалар, шул ук исәптән «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналлары аша һәм шулай ук җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша Йәһвә безгә кирәк булганны бирә. Ул моны безгә кирәк булганда эшли. Мәсихче очрашуында яисә конгресста ишеткән сүзләр сиңа нык тәэсир иткән, көч яисә юату биргән чаклар бар идеме? Югарыда әйтелеп киткән берәр журналдагы мәкаләне укыганда, бу нәкъ минем өчен язылган дип уйлаган чакларың булдымы?

13 Иблиснең иң уңышлы кулланган коралларының берсе — бу кайгы-хәсрәт һәм без дә аңа дучар. Иблис өметсезлеккә озак вакытка бирелүебез безне көчсез калдыра һәм хәтта безне зәгыйфь итә ала икәнен яхшы белә (Гыйбрәтле хикәя 24:10). Ул безнең кайгы-хәсрәттә булуыбызны кулланырга омтыла, шуңа күрә безгә ярдәм кирәк. «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» кебек журналларда вакыт-вакыт безгә кайгы-хәсрәткә бирешмәскә ярдәм итүче мәкаләләр бастырыла. Мондый мәкалә турында бер мәсихче апабыз болай дип язган: «Мин бу мәкаләне һәр көн диярлек кабат укып чыгам һәм һәрбер укыган саен күзләрем яшь белән тула. Кайгы-хәсрәт кичергәндә журналларны укырга мөмкинлек булсын өчен, мин аларны караватым янында тотам. Бу мәкаләләр аша мин Йәһвәнең мине юатыр өчен кочаклаган кулларын сизәм кебек» *. Вакытында бирелгән рухи ризык өчен Йәһвәгә рәхмәтләребезне әйтәсебез килмиме? Истә тот: Йәһвәнең безгә якын булганын һәм кайгыртучанлык белән безне саклаганын аның без рухи яктан нык булсын өчен бөтен биргәннәре исбатлый.

«Доганы ишетүчегә» мөрәҗәгать итү мөмкинлеге

14, 15. а) Аңа якын булган кешеләргә Йәһвә нинди фатиха бирә? б) Ни өчен Йәһвәгә теләгән вакытта догада мөрәҗәгать итү мөмкинлеге шундый кадерле?

14 Синең күргәнең бармы: кеше берәр зур дәрәҗәле урынга утыргач һәм хакимияткә ия булгач, аның җитәкчелегендә эшләгән кешеләр өчен аның белән очрашу еш кына тормышка ашмаслык хәлгә әверелә. Ә Йәһвә Алла турында нәрсә әйтеп була? Ул бездән шулхәтле ерак, хәтта, кешеләрнең догалары аны кызыксындырмый дип әйтеп буламы? Юк! Киресенчә, дога бүләге — бу Йәһвәнең аңа якын булган кешеләргә биргән тагы бер фатихасы. «Доганы ишетүчегә» теләгән вакытта мөрәҗәгать итү — бу бик кыйммәтле мөмкинлек (Мәдхия 64:3). Ни өчен?

15 Бер мисал карап чыгыйк. Зур предприятиенең баш директорының йөкләмәләре бик күп. Кайсы сорауларны үзенә хәл итәргә, ә кайсыларын башкаларга билгеләргә икәнен ул үзе карый. Нәкъ шулай ук Галәмнең Югары Хакименең дә кайсы сорауны үзенә карарга, ә кайсысын кемгә булса бирергә хокукы бар. Йәһвәнең Гайсәгә, үзенең яраткан Улына, барлык биргәнен карап чыгыйк. Гайсәгә «хөкем итү хокукы да бирелгән» (Яхъя 5:27). «Фәрештәләр... Аңа буйсынган» (1 Петер 3:22). Йәһвәнең куәтле изге рухы Гайсәгә җирдәге шәкертләре белән җитәкчелек итәр өчен бирелгән (Яхъя 15:26; 16:7). Шуңа күрә Гайсә: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде»,— дип әйтә алган (Маттай 28:18). Ләкин безнең догабызны Йәһвә үзе генә тыңларга карар иткән. Менә ни өчен Изге Язмалар догаларыбызны Гайсә Мәсих «исеме белән» Йәһвә Аллага гына юнәлдерергә кирәк дип куша (Мәдхия 68:14; Яхъя 14:6, 13).

16. Йәһвә догаларыбызны чыннан да ишетә икәнендә ни өчен без ышанычлы була алабыз?

16 Йәһвә чыннан да безнең догаларыбызны тыңлыймы? Әгәр ул безгә карата ваемсыз булса, ул беркайчан да «армый-талмый дога кылырга» яисә безнең барлык йөкләребезне һәм авырлыкларыбызны аның өстенә салырга дип өндәмәс иде (Римлыларга 12:12; Мәдхия 54:23; 1 Петер 5:7). Изге Язма язылган вакытларда Алланың тугры хезмәтчеләре Йәһвә аларның догаларын тыңлавында беркайчан да шикләнмәгәннәр (1 Яхъя 5:14). Шуңа күрә мәдхия җырлаучы Давыт: «[Йәһвә] минем тавышымны ишетәчәк»,— дип әйткән (Мәдхия 54:18). Безнең дә Йәһвә безгә якын һәм фикерләребезне, борчылуларыбызны тыңларга әзер икәнендә ышанычлы булыр өчен бөтен сәбәпләребез бар.

Йәһвә хезмәтчеләрен бүләкли

17, 18. а) Акылга ия булган затларының тугры хезмәтенә Йәһвә ничек мөгамәлә итә? б) Гыйбрәтле хикәя 19:17 дә Йәһвәнең шәфкатьле эшләребезне күрмичә калмаганы ничек күренә? Аңлатыгыз.

17 Йәһвәнең Галәмнең Хакимчесе буларак дәрәҗәсе кешеләрнең эшләргә теләгәне я эшләргә теләмәгәне белән берничек тә бәйле түгел. Шулай да Йәһвә — рәхмәтле Алла. Ул акылга ия булган затларының тугры хезмәтен кадерли, хәтта бу хезмәт аның өчен бик кыйммәтле (Мәдхия 146:11). Әйе, Йәһвәгә якын булган кешеләр тагын бер фатиха алалар: Алла үз хезмәтчеләрен бүләкли (Еврейләргә 11:6).

18 Изге Язмалар Йәһвә үз хезмәтчеләренең эшләрен бик кадерләгәнен ачык итеп күрсәтә. Мәсәлән без болай дип укыйбыз: «Ярлыга игелек күрсәтүче Ходайга әҗәткә бирә һәм Ул аның игелеге өчен кайтарачак» (Гыйбрәтле хикәя 19:17). Ярлыларга карата Йәһвәнең шәфкатьле мөгамәләсе Муса Канунында чагылган булган (Левит 14:21; 19:15). Без Йәһвә шәфкатен мохтаҗлыкта булган кешеләргә карата чагылдырганда, Алла нәрсә хис итә? Без мохтаҗ булган кешегә, кире кайтаруына өметләнмичә, биргәндә Йәһвә моңа Аңа биргәнгә кебек карый. Йәһвә бу бурычны илтифатлылыгы һәм фатихалары белән кайтарырга вәгъдә итә (Гыйбрәтле хикәя 10:22; Маттай 6:3, 4; Лүк 14:12—14). Мохтаҗлыкта булган кардәшләребез белән кайгыларын уртаклашканда, бу Йәһвәгә тәэсир итә. Шәфкатьле эшләребезне күктәге Атабыз күрә икәнен белеп без нинди рәхмәт хисе кичерәбез! (Маттай 5:7).

19. а) Вәгазьләүдә һәм шәкертләр әзерләү эшендә безнең тырышлыкларыбызны Йәһвәнең кадерләгәнендә без ни өчен ышанычлы була алабыз? б) Патшалык хакына эшләнгән эшләребез өчен Йәһвә ничек бүләкли?

19 Без Алла Патшалыгы хакына эшләгәндә Йәһвә моңа аеруча зур бәя бирә. Йәһвәгә якынлашканда, вакытыбызны, энергиябезне һәм мал-мөлкәтебезне бирү теләге туа, без моны Патшалык турында вәгазьләүдә һәм шәкертләр әзерләү эшендә мөмкин булганча тулырак катнашып эшли алабыз (Маттай 28:19, 20). Вакыт-вакыт без үзебезне аз эшлибез дип хис итәргә мөмкин. Безнең камил булмаган йөрәгебез хәтта Йәһвә безнең тырышлыкларыбыз белән канәгатьме икән дип шикләнергә дәртләндерә ала (1 Яхъя 3:19, 20). Әмма Йәһвә чын күңелдән, ярату белән бирелгән бүләгебезнең һәрберсен, ул нинди генә кече булмаса да, кадерли (Марк 12:41—44). Изге Язмалар безне мондый сүзләр белән ышандыра: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (Еврейләргә 6:10). Әйе, Йәһвә аның Патшалыгы хакына эшләнгән хезмәтне, ул хәтта кече булса да, истә тота һәм бүләкли. Без бүген мул рухи фатихалар алабыз һәм, өстәвенә, без киләчәк яңа дөньядагы тормыш шатлыкларына өметләнә алабыз. Анда Йәһвә мул итеп бирәчәк һәм аңа якын булган кешеләрнең гадел теләкләрен канәгатьләндерәчәк (Мәдхия 144:16; 2 Петер 3:13).

20. 2003 елның еллык текстын исебездә тотарга нәрсә ярдәм итәчәк һәм нәтиҗәсе нинди булачак?

20 2003 ел дәвамында әйдәгез үз-үзебездән сорыйк: күктәге Атабызга якынлашыр өчен без даими тырышлык куябызмы? Әгәр без шулай эшлибез икән, ул үзе вәгъдә иткәнчә, безнең каршыбызга киләчәк. Ул бит «беркайчан да ялганламый» торган Алла (Титуска 1:2). Әгәр син аңа якынлашсаң, ул да сиңа якынаер (Ягъкуб 4:8). Һәм моның нәтиҗәсе нинди булачак? Бүгенге көндәге мул фатихалар һәм Йәһвәгә мәңгелек дәвамында якынлашырга мөмкинлек!

[Искәрмә]

^ 13 абз. Бу «Күзәтү манарасы» 2000 ел 1 май санының (рус) 28—31 битләрендәге «Йәһвә безнең йөрәкләрдән бөегрәк» дигән мәкаләгә җавап.

Сез искә төшерә аласызмы?

• Йәһвә аңа якынлашкан кешеләргә нинди бүләк бирә?

• Халкында рухи саклык булсын өчен, Йәһвә нәрсә эшли?

• Ни өчен Йәһвәгә догада якынлашу мөмкинлеге шундый кадерле?

• Йәһвә акылга ия булган затларының тугры хезмәтен кадерли икәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвә безне үзенең рухи хакыйкатьләрен аңлау белән фатихалаган.

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә рухи саклау бирә.