«Кыю һәм нык булыгыз!»
«Кыю һәм нык булыгыз!»
«Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем» (ЯХЪЯ 16:33).
1. Ханаанда Исраил халкын куәтле дошман көткәнгә күрә, аларга нинди дәртләндерүче сүзләр әйтелгән булган?
ИСРАИЛ халкы Үрдүн елгасы аша үтәргә һәм Вәгъдә ителгән җиргә керергә торганда, Муса аларга болай дип әйткән: «Кыю һәм нык булыгыз. Алардан курыкмагыз һәм котыгыз очмасын, чөнки синең Ходай Аллаң Үзе синең белән барачак». Шуннан соң Муса Исраил халкын Ханаан җиренә алып барырга сайланган Ешуаны чакырган һәм кыю булырга дигән киңәшне аның үзенә кабатлаган (Икенчезаконлык 31:6, 7). Соңыннан Йәһвә үзе Ешуага: «Кыю һәм нык бул... Фәкать кыю һәм бик нык бул»,— дип әйтеп аны дәртләндергән (Ешуа 1:6, 7, 9). Бу сүзләр бик вакытлы булган: Үрдүн елгасының икенче ярында аларны көткән куәтле дошманнарга каршы торыр өчен Исраил халкына кыюлык кирәк иде.
2. Без нинди шартларда яшибез һәм нәрсәгә мохтаҗбыз?
2 Бүген, чын мәсихчеләр вәгъдә ителгән яңа дөньяга керергә торганда, Ешуага кебек, аларга да кыюлык кирәк (2 Петер 3:13; Ачылыш 7:14). Ләкин безнең шартлар Ешуаның шартларыннан аерылып тора. Ешуа кылыч һәм сөңге тотып көрәшкән. Ә без рухи сугыш алып барабыз һәм беркайчан да кулыбызга сугыш коралы алмыйбыз (Исай 2:2—4; Эфеслеләргә 6:11—17). Ешуа күп көчле сугышларда Вәгъдә ителгән җиргә кергәннән соң да катнашырга тиеш булган, ә безгә көчле сугышларны хәзер — яңа дөньяга кергәнче — алып барырга туры килә. Әйдәгез, бездән кыюлык таләп иткән кайбер очракларны карап чыгыйк.
Ни өчен безгә көрәшергә туры килә?
3. Безнең төп дошманыбыз турында Изге Язмалар нәрсә ачыклый?
3 Рәсүл Яхъя: «Без үзебезнең Аллаһыдан булуыбызны, ә бөтен дөньяның исә явыз иблиснең хакимлеге астында булуын беләбез»,— дип язган (1 Яхъя 5:19). Бу сүзләр ни өчен мәсихчеләргә үз иманнарын саклар өчен көрәшергә туры килә икәннең төп сәбәбен күрсәтә. Мәсихче үз сафлыгын саклаган чакта, ул ниндидер дәрәҗәдә Иблис Шайтанны җиңә. Шуңа күрә Иблис «үкерүче арыслан кебек» йөри, ул тугры мәсихчеләрне куркытырга һәм аларны «йотарга» тырыша (1 Петер 5:8). Ул майланган мәсихчеләр белән аларның юлдашларына каршы сугыш алып бара дип әйтеп була (Ачылыш 12:17). Бу сугышта ул кешеләрне куллана һәм алар белеп яисә белмичә ул теләгәнне эшли. Шуңа күрә Иблискә һәм аның ярдәмчеләренә каршы нык торыр өчен кыюлык кирәк.
4. Гайсә нинди кисәтү биргән һәм чын мәсихчеләр нинди сыйфат күрсәтә?
4 Иблис һәм аның ярдәмчеләренең яхшы хәбәргә нык каршы киләчәкләрен Гайсә белгән һәм үз шәкертләрен: «Шушы вакытта сезне газаплауга бирерләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр»,— дип кисәткән (Маттай 24:9). Бу сүзләр беренче гасырда үтәлгән һәм бүгенге көндә дә үтәлә. Йәһвәнең хәзерге кайбер Шаһитләре кичергән эзәрлекләүләр тарихта булган башка эзәрлекләүләр кебек үк каты булган. Ләкин чын мәсихчеләр мондый авырлыклар каршында кыю кала. Алар шуны белә: «кешеләрдән курку тозак кора» һәм алар бу тозакка эләгергә теләмиләр (Гыйбрәтле хикәя 29:25).
5, 6. а) Нинди шартларда бездән кыюлык таләп ителә? б) Чын мәсихчеләр, аларның кыюлыгы сыналганда, нәрсә эшлиләр?
5 Эзәрлекләүләрдән башка бездән кыюлык таләп итүче башка авырлыклар да бар. Кайберәүләр өчен яхшы хәбәрне чит кешегә сөйләү — авыр сынау. Мәктәптә байракка яисә хөкүмәткә тугры булу турында ант итү таләп ителгәндә кайбер укучыларның кыюлыгы сынала. Мондый эшләр чынлыкта дини характер йөрткәнгә күрә, яшь мәсихчеләр үзләрен кыюлык белән нык тоталар: алар Алла хуплаган юл буенча баралар һәм аларның тәртипләре безгә шатлык китерә.
6 Каршы килүчеләр, масса-күләм чыганакларын кулланып, Алла хезмәтчеләре турында яман хәбәр таратканда, бездән кыюлык таләп ителә. Алар «законны кеше бәхетсезлегенә кулланып» чын гыйбадәт кылуга чик куярга тырышканда, безгә кыюлык шулай ук кирәк (Мәдхия 93:20, «Современный перевод»). Мәсәлән, газета, радио я телевизор аша Йәһвә Шаһитләре турындагы үзгәртелгән мәгълүматларны кешеләргә җиткерсәләр я алар турында ялган сөйләп репортажлар ясасалар, без нәрсә эшләргә тиеш? Бу безне шаккатырырга тиешме? Юк. Без мондый мөнәсәбәтнең булачак икәнен беләбез (Мәдхия 108:2). Әгәр дә кешеләр бу репортажлардагы ялганга һәм дөрес булмаган хәбәрләргә ышансалар, без шаккатмыйбыз, чөнки «ахмак һәрбер ишеткән сүзгә ышаныр» (Гыйбрәтле хикәя 14:15). Тугры мәсихчеләр, шулай ук, аларның кардәшләре турында әйтелгән һәркайсы сүзгә ышанудан баш тарталар. Яман хәбәрләр мәсихчеләр өчен үз очрашуларын калдырырга, вәгазьләүдә катнашуны киметергә я иманда хәлсезләнергә сәбәп түгел. Киресенчә, алар «намуслык вә намуссызлык, гайбәт һәм абруй аркылы» үзләрен «Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим» итәләр. Каршы килүчеләр аларны «алдакчылар дип исәплиләр», әмма чынлыкта алар дөресен сөйлиләр (2 Көринтлеләргә 6:4, 8).
7. Без үз-үзебезне нинди сораулар биреп тикшерә алабыз?
7 Паул Тимутегә язганда болай дип әйткән: «Чөнки Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки көч... биргән. Шулай итеп, Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән... оялма» (2 Тимутегә 1:7, 8; Марк 8:38). Бу сүзләрне укыганда без үз-үзебездән сорый алабыз: «Мин үз динемнән ояламмы яисә аны кыюлык белән яклыйммы? Мин хезмәттәшләремә я классташларыма Йәһвә Шаһите булуымны әйттемме? Яисә моны яшерергә тырышаммы? Мин башкалардан аерылып торырга ояламмы? Яки Йәһвә Алла белән булган мөнәсәбәтләрем мине башка кешеләрдән аерып торганына горурланаммы?» Әгәр берәрсе яхшы хәбәр вәгазьләргә курыкса я популяр булмаган карашлардан оялса, Йәһвәнең Ешуага әйткән киңәшен истә тотсын: «Кыю һәм нык бул». Исегездә тотыгыз: хезмәттәшләрнең яисә классташларның безнең турыда нәрсә уйлаганы түгел, ә Йәһвә Алланың һәм Гайсә Мәсихнең безнең турыда нәрсә уйлаганы әһәмиятле (Гәләтиялеләргә 1:10).
Ничек кыюрак була алабыз
8, 9. а) Бервакыт беренче мәсихчеләрнең кыюлыклары ничек сыналган булган? б) Петер белән Яхъя куркытуларга ничек җавап биргән һәм соңыннан алар һәм аларның кардәшләре белән нәрсә булган?
8 Авыр вакытларда сафлыгыбызны сакларга мөмкинлек бирә торган кыюлыкны без ничек үстерә алабыз? Ә беренче мәсихчеләр кыюлыкны ничек үстергән? Иерусалимдагы «баш руханилар һәм аксакаллар» Петер белән Яхъяга Гайсә исеме хакына башка вәгазьләмәскә дип әйткәннән соң нәрсә булганын карап чыгыйк. Гайсә шәкертләре бу тәкъдимне кире каккан һәм, аларны җәза бирү белән куркытканнан соң, азат иткәннәр. Шуннан соң алар кардәшләре янына кайтканнар һәм барысы да бергә: «Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә сәләт бир»,— дип дога кылганнар (Рәсүлләр 4:13—29). Җавап итеп Йәһвә аларны изге рух белән ныгыткан һәм алар, соңыннан яһүдләрнең җитәкчеләре таныганча, үз тәгълиматларын «бөтен Иерусалимга тараттылар» (Рәсүлләр 5:28).
9 Бу вакыйганы җентекләп карап чыгыйк. Яһүд җитәкчеләре Гайсә шәкертләрен җәза бирү белән куркыткач, шәкертләр моңа бирешергә уйламаганнар да. Киресенчә, алар вәгазь эшен дәвам итәр өчен догада кыюлык сораганнар. Шуннан соң догаларына туры китереп эш кылганнар һәм Йәһвә үз рухы белән аларны ныгыткан. Бу шәкертләр белән булган хәл шуны күрсәтә: Паулның берничә елдан соң Изге Язманың башка урынында язган сүзләре эзәрлекләүләргә дучар булган мәсихчеләргә кулланырлык. Ул: «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип әйткән (Филиппуйлыларга 4:13).
10. Кыюсыз булганнарга Йәрәминең үрнәге ничек ярдәм итә?
10 Кеше үз табигате буенча кыюсыз, ди. Каршы килүләргә карамастан, ул Йәһвәгә кыюлык белән хезмәт итә аламы? Әлбәттә! Йәһвә Йәрәмигә Алла пәйгамбәре булып хезмәт итәчәксең дип әйткәннән соң, аның нәрсә әйткәнен исегезгә төшерегез. Ул: «Мин әле яшь»,— дип әйткән. Аның җавабы ул үзен бу эшкә әзер түгел дип санаганын күрсәтә. Ләкин Йәһвә аны мондый сүзләр белән ныгыткан: «„Мин әле яшь“— дип әйтмә. Чөнки кемгә җибәрсәм барырсың, нәрсә әйтергә кушсам, әйтерсең. Алардан курыкма, чөнки сине коткарыр өчен Мин синең белән» (Йәрәми 1:6—10). Йәрәми Йәһвәдә ышанычлы булган һәм нәтиҗәдә Йәһвә көче белән ул үзенең кыюсызлыгын җиңгән һәм Исраилдә искиткеч кыю шаһит булган.
11. Нәрсә ярдәмендә бүгенге мәсихчеләр Йәрәми кебек була алалар?
11 Бүген майланган мәсихчеләрнең Йәрәми башкарган эшкә охшаш йөкләмәләре бар һәм кешеләрнең ваемсызлыгына, көлүләренә Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Йәһвәнең Йәрәмигә: «Курыкма»,— дигән сүзләре аларны дәртләндерә. Алар бу эшне башкарырга аларны Алла җибәргән һәм алар аның хәбәрен вәгазьлиләр икәнен беркайчан да онытмый (2 Көринтлеләргә 2:17).
һәм эзәрлекләүләренә карамастан, алар, «бихисап күп» «башка сарыклар» ярдәмендә, Йәһвә ниятләре турында игълан итүне дәвам итәләр (Үрнәк итеп тотарга лаек булган кыюлык мисаллары
12. Гайсә кыюлыкның нинди искиткеч мисалын күрсәткән һәм ул ничек үз шәкертләрен ныгыткан?
12 Безгә, кыюлык үстерергә тырышуыбызда, Йәрәми кебек кыюлык белән эш иткән кешеләрнең мисаллары турында уйлану ярдәм итә ала (Мәдхия 76:13). Мәсәлән, Гайсәнең Аллага хезмәт итүен искә төшергәндә, без аның кыюлыгы белән сокланабыз: Иблис аңа вәсвәсә салганда, ул аңа кыюлык белән җавап биргән, яһүд җитәкчеләренең каты каршы килүләренә ул кыю торган (Лүк 4:1—13; 20:19—47). Йәһвә көче ярдәмендә Гайсә нык булган һәм үлеменә кыска гына вакыт калганда шәкертләренә: «Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем»,— дип әйткән (Яхъя 16:33; 17:16). Гайсәнең шәкертләре аның үрнәген тотсалар, алар да җиңүче була алганнар (1 Яхъя 2:6; Ачылыш 2:7, 11, 17, 26). Әмма ләкин аларга кыюрак эш итәргә кирәк булган.
13. Филиппуйлыларны Паул нәрсә дип дәртләндергән?
13 Гайсәнең үлеменнән соң берникадәр вакыт үткәч, Паул белән Силасны Филиппуйдагы төрмәгә япканнар. Соңрак Паул Филиппуйдагы җыелышларны мондый сүзләр белән дәртләндергән: «Бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып көрәшегез... Дошманнардан һичнәрсәдә курыкмагыз». Бу яктан аларны ныгытыр өчен Паул болай дип язган: «[Мәсихчеләрне эзәрлекләү] — алар [эзәрлекләүчеләр] өчен һәлакәт, ә сезнең өчен котылу билгесе һәм бу — Аллаһыдан. Чөнки сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аның өчен газап чигү өстенлеге дә бирелде» (Филиппуйлыларга 1:27—29).
14. Римдагы кардәшләргә Паулның кыюлыгы ничек тәэсир иткән?
14 Филиппуйлыларга хат язганда Паул кабат, хәзер инде Рим шәһәрендәге төрмәдә булган. Ләкин моңа да карамастан, ул кыюлык белән вәгазьләвен дәвам иткән. Нәтиҗәсе нинди булган? Ул болай дип язган: «Сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да төрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. Өстәвенә, имандашларымның күбесе, төрмәдә утыруымны белеп, Мәсихтән ышаныч алдылар һәм Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башладылар» (Филиппуйлыларга 1:13, 14).
15. Кыю булырга тәвәккәллегебезне ныгыта торган иман мисалларын без кайдан таба алабыз?
15 Паулның кыюлыгы безне ныгыта. Диктаторлар яисә руханилар җитәкчелек иткән илләрдә эзәрлекләүләр кичергән һәм кичерергә дәвам иткән бүгенге мәсихчеләрнең искиткеч үрнәкләре турында да шуны ук әйтеп була.
Күп мәсихчеләрнең тормышлары турында «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» кебек журналларда һәм «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» кебек китапларда бастырылган булган. Бу мәкаләләрне укыганда алар безнең кебек гади кешеләр булганын исегезгә төшерегез; ләкин алар авыр шартларда булганда, Йәһвә аларга гадәти көчтән зуррак булган көчне биргән һәм алар барысын кичергәннәр. Әгәр без яшәгән шартлар моны таләп итсә, Алла моңа охшаш көчне безгә дә бирәчәк һәм безгә моңарда шикләнмәскә була.Безнең кыю булуыбыз Йәһвәгә дан һәм шатлык китерә
16, 17. Ничек без бүген кыюлык үстерә алабыз?
16 Әгәр мәсихче хакыйкать һәм тәкъвалык өчен нык тора икән һәм, аеруча, куркуына карамастан, ул моны башкара икән, димәк, ул кыю. Әгәр мәсихче Йәһвә ихтыярын чын күңелдән үтәргә теләсә, әгәр тугры булып калырга тәвәккәл булса, әгәр ул өзлексез Алладан таяныч эзләсә, әгәр аңа охшаш күп кешеләргә Йәһвәнең көч биргәнен һәрчакта исендә тотса, ул кыю була ала. Моннан тыш, безнең кыюлыгыбыз Йәһвәгә дан һәм шатлык китерә икәнен исебездә тотсак, без көчсезләнмәскә тагын да тәвәккәлрәк булачакбыз. Йәһвәне тирәнтен яратканга күрә, без кешеләрнең бездән көлүләренә, хәтта тагын да начаррак мөнәсәбәтләренә түзәргә әзер (1 Яхъя 2:5; 4:18).
17 Беркайчан да онытмагыз: иманыбыз өчен газаплар кичерү — бу без берәр яманлык эшләгәнбез дигәнне аңлатмый (1 Петер 3:17). Без, Йәһвә хакимлеген яклаганга, яхшылык эшләгәнгә һәм бу дөнья эшләрендә катнашмаганга күрә, газаплар чигәбез. Бу турыда рәсүл Петер болай дип әйткән: «Игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә». Ул шулай ук: «Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Тудыручыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр»,— дип әйткән (1 Петер 2:20; 4:19). Әйе, иманыбыз безнең яратучан Йәһвә Аллабызга шатлык һәм дан китерә. Кыю булыр өчен нинди зур сәбәп!
Хакимнәр алдында
18, 19. Судьялар каршында кыю торганда, без аларга асылда нәрсә аңларга мөмкинлек бирәбез?
18 Гайсә шәкертләренә аларны эзәрлекләүләргә дучар итәчәкләр дип әйткәндә шулай ук: «[Кешеләр] сезне мәхкәмәләргә [хөкем йортларына] тапшырырлар, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар. Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу — сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен өчен булыр»,— дип өстәгән (Маттай 10:17, 18). Ялган гаепләүләр аркасында безгә хакимнәр яисә идарәчеләр алдына барырга туры килгәндә, бездән кыюлык таләп ителә. Әмма хәлнең авырлыгына карамастан, бу мөмкинлекне кыюлык белән аларга шаһитлек бирер өчен куллансак, без мөһим максатка ирешәбез. Асылда, без хөкемгә тарткан кешеләргә 2 нче Мәдхиядә язылган Йәһвә сүзләрен тапшырабыз. Анда болай дип әйтелгән: «Шулай итеп, патшалар, аңга килегез; җир хакимнәре, бөтенегез дә төзәлегез! Ходайга куркып хезмәт итегез» (Мәдхия 2:10, 11). Йәһвә Шаһитләрен судларда ялган гаепләгәндә, судьялар гыйбадәт кылу иреген еш яклыйлар һәм без аларга моның өчен рәхмәтлебез. Ләкин кайбер судьялар безгә каршы килгән кешеләрнең тәэсиренә биреләләр. Мондый судьяларга Изге Язма: «Төзәлегез»,— дип әйтә.
19 Судьялар шуны белергә тиеш: Йәһвәнең Римлыларга 14:10). Шуңа күрә судьялар безне яклап дөрес хөкем чыгаралармы яисә юкмы, безнең кыю булыр өчен һәркайсы сәбәбебез бар, чөнки Йәһвә безгә таяныч бирә. Изге Язмалар: «Аңа өмет баглаучылар барысы да бәхетле»,— дип әйтә (Мәдхия 2:12).
законы иң югары. Алар шулай ук истә тотарга тиеш: барлык кешеләр, шул исәптән судьялар да, Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих алдында җаваплы (20. Ялган мәгълүматлар ишеткәндә һәм эзәрлекләүләр кичергәндә ни өчен безнең бәхетле булырга сәбәпләр бар?
20 Таудагы вәгазендә Гайсә болай дип әйткән: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чөнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр» (Маттай 5:11, 12). Әлбәттә, эзәрлекләүләр үзләре бик күңелле булмаса да, эзәрлекләүләргә, шул исәптән масса-күләм чараларындагы ялган мәгълүматларга карамастан, безнең нык торуыбыз шатланыр өчен сәбәп. Чөнки нык торуыбыз без Йәһвәгә яраклы һәм бүләк алачакбыз икәнне аңлата. Кыю торып иманыбызның чын булуын исбат итәбез һәм Алланың хуплавына ышана алабыз. Шулай ук кыюлыгыбыз Йәһвәгә тулысынча ышанганлыгыбызны күрсәтә. Чираттагы мәкалә мондый ышаныч мәсихчеләр өчен бик мөһим икәнен күрсәтәчәк.
Сез нәрсә белдегез?
• Нинди шартлар бездән кыю булуны таләп итә?
• Ничек без кыюлык үстерә алабыз?
• Кем искиткеч кыюлык мисалларын бирә?
• Ни өчен без кыюлык белән эш итәргә телибез?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[20 биттәге иллюстрацияләр]
Без яхшы хәбәрдән оялмыйбыз.
[21 биттәге иллюстрацияләр]
Германиядән Симон Арнольд (хәзер Либстер), Малавидан Уиддас Мадона, Украинадан Лидия һәм Алексей Курдас, кыюлык күрсәтеп, Явызга каршы тордылар.
[22 биттәге иллюстрация]
Әгәр судьяларга кыюлык белән Изге Язмага нигезләнгән позициябезне аңлатсак, без мөһим максатка ирешәбез.
[23 биттәге иллюстрация]
Паулның төрмәдәге кыюлыгы яхшы хәбәр таратуга бик күп ярдәм иткән.