Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын күңелдән Йәһвәгә өметлән

Чын күңелдән Йәһвәгә өметлән

Чын күңелдән Йәһвәгә өметлән

«Исемеңне белүчеләр Сиңа өмет итәчәкләр» (МӘДХИЯ 9:11).

1, 2. Кешеләр иминлекне кайдан эзлиләр?

БЕЗ яшәгән көннәрне тыныч дип әйтеп булмый, шуңа күрә тормышта таяныр өчен берәр нәрсә я берәр кемне эзләү — бу табигый хәл. Кайберәүләр, әгәр акчалары күп булса, бу аларның киләчәк тормышларын имин итә ала дип уйлый, әмма чынлыкта акча биргән иминлек ышанычсыз. Изге Язмалар: «Байлыгына өмет итүче егылыр»,— дип әйтә (Гыйбрәтле хикәя 11:28). Башкалар җирдәге җитәкчеләргә өмет итәләр, әмма аларның иң яхшылары да ялгыша һәм, ахыр чиктә, алар барысы да үлә. Изге Язмалар мондый акыллы киңәш бирә: «Башлыкларга һәм коткара алмый торган адәм баласына өмет итмәгез» (Мәдхия 145:3). Алла тарафыннан рухландырылган бу сүзләр шулай ук безне дә үз көчебезгә таянмаска кисәтә. Без дә бары тик «адәм балалары» гына.

2 Исай пәйгамбәрнең замандашлары — Исраил халкының башлыклары «ялганның сыеныр урынына» таянганга күрә, Исай аларны шелтәләгән (Исай 28:15—17). Үзләренә имин тормыш эзләп, алар күрше халыклар белән сәяси союзлар төзегәннәр. Мондый союзлар ышанычсыз, асылда, ялган союз булган. Моңа охшаш хәлне бүген дә күреп була: дин җитәкчеләренең күпләре сәяси җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләр үстерә. Мондый союзлар да «ялган» булуларын күрсәтәчәк (Ачылыш 17:16, 17). Алар озак вакытлы иминлек китермәячәк.

Ешуа белән Хәлифнең яхшы мисалы

3, 4. Ешуа белән Хәлиф сөйләгән сүзләр башка ун кешенең сөйләгәненнән нәрсәсе белән аерылып торган?

3 Алай булса, ничек тормышта таяныч табарга? Бу сорауга җавапны Муса көннәрендә яшәгән Ешуа белән Хәлиф мисалыннан белә алабыз. Мисырдан азат ителгәннән соң, озак та үтмәгән, Исраил халкы Ханаанга — Вәгъдә ителгән җиргә керергә әзер булган. Шул җирне карап кайтыр өчен унике кешене җибәргәннәр һәм 40 көн үткәннән соң алар кире кайткан һәм күргәннәре турында сөйләгәннәр. Аларның икесе генә — Ешуа белән Хәлиф — Исраил халкы Ханаанга керә ала дип сөйләгән. Башкалар да җир яхшы дип таныган, әмма: «Ул җирдә яшәгән халык көчле һәм ныгытылган шәһәрләр гаять зур... Без бу халыкка каршы бара алмыйбыз, чөнки ул бездән көчлерәк»,— дип әйткән (Саннар 13:28, 29, 32).

4 Бу ун кешенең сүзләрен тыңлаганнан соң, исраиллеләрне курку баскан, алар хәтта Мусага да сукрана башлаганнар. Ахыр чиктә, Ешуа белән Хәлиф нык дулкынланып аларга болай дип әйткәннәр: «Без карап кайткан җир бик, бик тә яхшы. Әгәр Ходай безгә мәрхәмәтле булса, бу җиргә безне кертәчәк һәм аны, бал һәм сөт аккан җирне, безгә бирәчәк. Ходайга каршы гына күтәрелмәгез һәм шул җирнең халкыннан курыкмагыз» (Саннар 14:6—9). Ләкин бу сүзләрдән соң да Исраил халкы тыңламаган һәм, нәтиҗәдә, Йәһвә аларны ул көннәрдә Вәгъдә ителгән җиргә кертмәгән.

5. Ни өчен Ешуа белән Хәлиф җир турында яхшы сүз сөйләгән?

5 Ни өчен Ешуа белән Хәлиф бу җирне яхшы дип, ә калган ун кеше начар дип сурәтләгән? Ныгытылган шәһәрләрне һәм анда яшәгән халыкны 12 кешенең һәммәсе дә күргән булган. Һәм ун кеше, бу җирне кулга алыр өчен Исраилнең тиешле көче юк, дип әйткәндә, дөрес сүз сөйләгән. Моны Ешуа белән Хәлиф тә белгән. Ләкин теге ун кеше бу вакыйгага кеше карашыннан чыгып нәтиҗә ясаган. Ә Ешуа белән Хәлиф Йәһвәгә өмет иткәннәр. Алар Алланың куәтле эшләрен Мисырда, Кызыл диңгез буенда һәм Синай тавы итәгендә күргәннәр. Берничә дистә еллар узганнан соң, бу вакыйгаларның хәбәрләре генә дә Әрихә шәһәрендә яшәүче Рәхәбне, үз тормышын куркыныч астына куеп, Йәһвә халкына ярдәм итәргә дәртләндергән! (Ешуа 2:1—24; 6:21—24). Йәһвәнең бу эшләрен үз күзләре белән күргән Ешуа белән Хәлиф Алланың үз халкы өчен көрәшүне дәвам итәчәгенә ышанычлы булганнар. Кырык ел үткәннән соң, аларның Аллага юкка гына өмет итмәгәннәре ачыкланган: Ешуа җитәкчелегендә Исраилнең яңа буыннары Ханаан җирләренә кергән һәм аны яулап алган.

Ни өчен тулысынча Йәһвәгә өмет итәргә тиешбез

6. Ни өчен бүгенге мәсихчеләргә басым ясыйлар һәм алар кемгә өмет итәргә тиеш?

6 Без «авыр вакытларда» яшибез һәм, исраиллеләр кебек, бездән күпкә көчлерәк булган дошман белән очрашабыз (2 Тимутегә 3:1). Безгә әхлакый, рухи һәм кайбер очракларда хәтта физик яктан да басым ясыйлар. Без бу басымнарны ярдәмсез, бары тик үз көчебез белән генә җиңә алмыйбыз, чөнки алар кешедән көчлерәк булган чыганактан, Иблис Шайтаннан килә (Эфеслеләргә 6:12; 1 Яхъя 5:19). Алай булса, кайдан безгә ярдәм эзләргә? Йәһвәгә дога кылганда, мәдхия җырлаучы: «Исемеңне белүчеләр Сиңа өмет итәчәкләр»,— дип әйткән (Мәдхия 9:11). Әгәр дә без чыннан да Йәһвәне беләбез һәм аның исеме нәрсә аңлата икәненә төшенәбез икән, без Ешуа һәм Хәлиф кебек аңа өмет итәчәкбез (Яхъя 17:3).

7, 8. а) Йәһвәгә өмет итәр өчен, аның барлыкка китергәне безгә нинди сәбәпләр бирә? б) Изге Язмалар Йәһвәдә ышанычлы булыр өчен нинди сәбәпләр бирә?

7 Ни өчен безгә Йәһвәгә өмет итәргә кирәк? Ешуа белән Хәлиф Алланың үз көче белән нәрсә эшләргә сәләтле икәнен күргән һәм бу аларның Аллага өмет итүләренең бер сәбәбе булган. Без дә шулай ук. Мәсәлән, Йәһвәнең барлыкка китергәннәрен, шул исәптән, миллиардлаган галактикалы Галәмне карап чыгыйк. Йәһвә хакимлегендәге табигатьнең галәмәт көчләре аның чыннан да Чиксез кодрәт Иясе икәнен исбат итә. Алла барлыкка китергән бар нәрсәләрнең искиткеч икәнлеге турында уйланганда, без Әюпнең Йәһвә турында әйткән сүзләре белән ризалашабыз. Ул болай дип әйткән: «Кем Аңа каршы тора ала? Кем Аңа: „Син нәрсә эшлисең?“ — дип әйтә ала» (Әюп 9:12). Чыннан да, әгәр Йәһвә безнең яклы булса, бөтен Галәмдә беркемнән дә куркырга сәбәбебез юк (Римлыларга 8:31).

8 Шулай ук Йәһвәнең Сүзе, Изге Язмалар турында уйланыйк. Ул — Алла акыллылыгының чиксез чыганагы һәм Изге Язмаларның начар гадәтләребезне җиңәргә һәм тормышыбызны Йәһвә ихтыярына туры китереп алып барырга ярдәм итәр өчен көче бар (Еврейләргә 4:12). Изге Язмалар аша без Йәһвә белән таныштык, аның исемен һәм аның исеме нәрсә аңлата икәнен белдек (Чыгыш 3:14). Без шуны аңладык: Йәһвә, үз ниятләрен үтәр өчен, аңа кем булырга кирәк, шул — Яратучы Ата, гадел Хаким, җиңүче Гаскәр — була ала. Һәм без аның сүзе һәрчакта да үтәлә икәнен күрәбез. Алла Сүзен өйрәнгәндә, безнең мәдхия җырлаучы кебек: «Мин Синең сүзеңә өмет итәм»,— дип әйтергә теләк туа (Мәдхия 118:42; Исай 40:8).

9. Йолым һәм Гайсәнең терелүе Йәһвәгә өмет итәргә ничек тагын да күбрәк сәбәп бирәләр?

9 Йолып алу — Йәһвәгә өмет итәр өчен тагын бер сәбәп (Маттай 20:28). Йәһвә үзенең Улын безнең өчен тормышын йолым итеп бирергә җибәргән. Бу чыннан да искиткеч! Һәм бу корбан чын мәгънәдә куәтле. Ул тәүбә иткән һәм эчкерсез йөрәк белән Йәһвәгә борылган кешеләрнең бар гөнаһларын да каплый (Яхъя 3:16; Еврейләргә 6:10; 1 Яхъя 4:16, 19). Йолым түләнгән булсын өчен, Гайсәне терелтеп торгызырга кирәк булган. Бу могҗизаны йөзләрчә кеше күргән һәм ул — Йәһвәгә өмет итәр өчен тагын бер сәбәп. Ул өметләребез һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч бирә (Рәсүлләр 17:31; Римлыларга 5:5; 1 Көринтлеләргә 15:3—8).

10. Йәһвәгә өмет итәр өчен безнең нинди шәхси сәбәпләр бар?

10 Без Йәһвәгә тулысынча өмет итә алабыз һәм без аңа өмет итәргә тиеш тә. Моның өчен без берничә генә сәбәпне карап чыктык. Ләкин мондый сәбәпләр тагын да күп һәм аларның кайберләре шәхси характер йөртә. Мәсәлән, үз тормышыбызда барыбыз да вакыт-вакыт авыр хәлләргә очрыйбыз. Аларны хәл итәр өчен Йәһвә җитәкчелеген эзләгәндә, без аның киңәшләре чыннан да файдалы икәнен күрәбез (Ягъкуб 1:5—8). Көндәлек тормышыбызда Йәһвәгә күбрәк таянсак һәм моның файдасын күрсәк, без аңа тагын да ныграк өмет итәчәкбез.

Давыт Йәһвәгә өмет иткән

11. Нинди шартларга карамастан, Давыт Йәһвәгә өмет иткән?

11 Борынгы Исраилнең Йәһвәгә өмет иткән кешеләренең берсе Давыт булган. Ул аны үтерергә теләгән Саул патшаның һәм шулай ук Исраилне кулга алырга теләгән Филистиянең көчле армияләренең янаулары белән очрашкан. Моңа да карамастан, ул исән калган һәм хәтта аларны җиңгән дә. Нәрсә ярдәмендә? Давыт моны болай дип аңлаткан: «Ходай минем яктылыгым һәм минем коткарылуым. Кемнән миңа куркырга? Ходай тормышымның ныгытмасы. Кемнән миңа куркырга?» (Мәдхия 26:1). Без дә Йәһвәгә өмет итсәк, шулай ук барысын да җиңә алабыз.

12, 13. Дошманнар телләрен безгә каршы корал итеп куллансалар да, без Йәһвәгә өмет итәргә тиеш икәнен Давыт мисалы ничек күрсәтә?

12 Бер тапкыр Давыт мондый сүзләр белән дога кылган: «Йә, Аллам, дога кылганда тавышымны ишет, дошман янавыннан тормышымны сакла; мәкерлеләрнең ниятләреннән һәм явызларның фетнәләреннән мине капла, алар телләрен кылыч кебек үткенләгән, саф кешегә яшертен атар өчен зәһәрле сүзне — җәяләрен тартканнар; алар аңа көтмәгәндә аталар һәм курыкмыйлар» (Мәдхия 63:2—5). Без Давытны бу сүзләрне язарга нәрсә дәртләндергәнен белмибез. Ләкин бүген безгә каршы килгән кешеләр телләрен, сугыш коралы кебек кулланыр өчен, «үткенләгәнен» беләбез. Алар безнең турыда үзгәртелгән мәгълүматлар тараталар я бастыралар һәм, аларны «ук» кебек кулланып, саф мәсихчеләргә «атарга» тырышалар. Әгәр Йәһвәгә өмет итүебез какшамас булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк?

13 Давыт сүзләрен болай дип дәвам итә: «Алла аларны көтмәгәндә ук белән үтерәчәк; телләре белән үзләренә зарар китерәчәкләр... Ә тәкъва кеше Ходай турында шатланачак һәм Аңа өмет итәчәк» (Мәдхия 63:8—11). Әйе, дошманнар безгә каршы телләрен үткенләсә дә, ахыр чиктә, «телләре белән үзләренә зарар китерәчәкләр». Йәһвә Алла безнең өчен барысын да уңышлы итәчәк, шуңа күрә аңа өмет иткәннәр аның «турында шатланачак».

Хизәкыйянең өмет итүе юкка гына булмаган

14. а) Нинди авыр шартларда Хизәкыйя Йәһвәгә өмет иткән? б) Хизәкыйя Ассириянең алдавына ышанмый икәнен ничек күрсәткән?

14 Патша Хизәкыйя дә Йәһвәгә юкка гына өмет итмәгән. Ул патша булган көннәрдә Ассириянең көчле армиясе Иерусалимга якынлашкан. Бу армия бик күп башка халыкларны яулап алган. Ул хәтта Яһүдиянең шәһәрләрен дә үзенеке иткән, бары тик Иерусалим гына калган. Сеннахирим бу шәһәрне дә яулап алачак дип мактанган. Һәм Рабсак аша, Мисыр ярдәменә өмет итү юкка гына булачак, дип әйткән. Бу сүзләр чыннан да дөрес булган. Ләкин шуннан соң ул Хизәкыйяга: «Син: „Иерусалим Ассирия патшасы кулына бирелмәячәк“,— дип уйлап син өмет иткән Аллаң сине алдамасын»,— дип өстәгән (Исай 37:10). Әмма Хизәкыйя Йәһвә аны алдамаячак икәнен белгән һәм: «Ходай, Аллабыз безнең, безне аның [Ассириянең] кулыннан коткар һәм җирнең барлык патшалары Син, Ходай, бер Алла икәнеңне белерләр»,— дип дога кылган (Исай 37:20). Йәһвә Хизәкыйяның догасын ишеткән һәм бер төндә Алла фәрештәсе 185 000 Ассирия гаскәрен үтергән. Иерусалим коткарылган булган, ә Сеннахирим Яһүдия җирләрен калдырган. Бу вакыйга турында ишеткән барлык кешеләр Йәһвәнең бөеклеге турында белгән.

15. Бу үзгәрә торган дөньядагы без эләгә алырлык авыр шартларга ничек әзер була алабыз?

15 Без дә, Хизәкыйя кебек, бүген сугыш алып барабыз. Ләкин безнең очракта бу рухи сугыш. Рухи сугышчылар булганга күрә, безгә, рухи яктан «тере» калыр өчен, һөҗүмнәрне алдан ук күрергә өйрәнергә һәм аларга каршы тора алырлык сәләт үстерергә кирәк (Эфеслеләргә 6:11, 12, 17). Бу үзгәрә торган дөньяда шартлар бервакыт кинәт үзгәрергә һәм көтмәгәндә халык арасында тәртипсезлек, чуалыш башланырга мөмкин. Бөтен диннәргә дә бер итеп караган илләр бер заман үз карашларын үзгәртергә мөмкин. Ләкин без, Хизәкыйя кебек, Йәһвәгә какшамас өмет үстерсәк кенә, киләчәктәге һәркайсы вакыйгаларга әзер булачакбыз.

Йәһвәгә өмет итү. Бу нәрсәне аңлата?

16, 17. Йәһвәгә өмет иткәнебезне без ничек күрсәтәбез?

16 Йәһвәгә өмет итү бу бары тик: «Мин Аллага өмет итәм»,— дип әйтү генә түгел. Өмет итү йөрәгебездә булырга тиеш һәм ул эшләребез белән күрсәтелергә тиеш. Йәһвәгә өмет итсәк, без аның Сүзенә, Изге Язмаларда тулысынча ышанычлы булачакбыз, аның Сүзен һәр көн укыячакбыз, аның турында уйланачакбыз һәм аңа безнең тормыш белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итәчәкбез (Мәдхия 118:105). Йәһвәгә өмет итү — бу шулай ук аның изге рухының көчендә ышанычлы булу дигәнне аңлата. Изге рух ярдәме белән Аллага шатлык китерә торган сыйфатлар үстерә алабыз һәм тирән тамыр җәйгән начар гадәтләребезне җиңә алабыз (1 Көринтлеләргә 6:11; Гәләтиялеләргә 5:22—24). Шулай итеп, изге рух ярдәмендә күп кешеләр тәмәке тартуларын һәм наркотик куллануларын ташлый алган. Икенчеләре әхлаксыз тормышларын калдырган. Әйе, Йәһвәгә өмет итсәк, безне үз көчебез түгел, ә Йәһвә көче ныгытачак (Эфеслеләргә 3:14—18).

17 Өстәвенә, Йәһвәгә өмет итү — бу ул ышанган кешеләргә ышану дигәнне аңлата. Мәсәлән, Йәһвә, Патшалыкның җирдәге эшләре турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» куйган (Маттай 24:45—47). Йәһвә урнаштырган тәртипкә ышаныч белән караганга күрә, без үз теләгебез буенча эш итәргә һәм Алла кулланган каналны кире кагарга тырышмыйбыз. Шулай ук, безнең җыелышларда өлкәннәр хезмәт итә һәм аларны, рәсүл Паул әйтүе буенча, изге рух билгеләгән (Рәсүлләр 20:28). Билгеләнгән өлкәннәргә ярдәм иткәндә, без шулай ук Йәһвәгә өмет итәбез икәнен күрсәтәбез (Еврейләргә 13:17).

Паул үрнәгенә иярегез

18. Мәсихчеләр бүген Паулның үрнәгенә ничек иярәләр, ләкин алар үз өметләрен нәрсәгә багламыйлар?

18 Аллага хезмәт иткәндә без бик күп каршы килүләр белән очрашкан кебек, рәсүл Паул да каршылыкларга очраган. Паул яшәгән көннәрдә хөкүмәт эшлеклеләренә мәсихчеләр турында ялган сөйләгәннәр һәм Паул кайвакыт бу дөрес булмаган хәбәрләрне төзәтергә яисә вәгазьләү эшен законлаштырырга тырышкан (Рәсүлләр 28:19—22; Филиппуйлыларга 1:7). Бүген мәсихчеләр аның үрнәгенә иярә. Мөмкин булганда без кешеләргә эшебез турында дөрес мәгълүматлар сөйләргә тырышабыз һәм моның өчен мөмкин булган бар нәрсәне кулланабыз. Яхшы хәбәрне яклар өчен һәм аны законлаштырыр өчен, барысын эшлибез. Ләкин өметләребезне без мондый чараларга багламыйбыз, чөнки безнең уңышлы булуыбыз я уңышсызлыгыбыз судлардагы җиңүләргә яисә кешеләрнең илтифатлы карашына бәйле дип уйламыйбыз, юк. Без Йәһвә Аллага өмет баглыйбыз. Аның борынгы Исраилгә: «Тынычлыкта һәм ышанычлыгыгызда сезнең куәтегез»,— дип әйткән сүзләрен без һәрчакта истә тотабыз (Исай 30:15).

19. Ни өчен эзәрлекләүләр кичергәндә безнең кардәшләр Йәһвәгә юкка гына иман итмәгәннәр дип әйтеп була?

19 Хәзерге тарихыбызга күз салсак, без шуны күрәбез: Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләрендә, Азия һәм Африканың кайбер өлешләрендә, Көньяк һәм Төньяк Америка илләрендә безнең эшебез кайвакыт тыелган я чикләнгән булган. Боларның барысы да без Йәһвәгә юкка гына өмет итәбез икәнне күрсәтәме? Юк. Йәһвә үзе белгән сәбәпләрдән чыгып каты эзәрлекләүләр рөхсәт итсә дә, ул алардан зыян күргән кешеләрне ярату белән ныгыткан. Эзәрлекләүләр аркасында күп мәсихчеләр яхшы репутациягә ия булган: алар Аллага иман иткән һәм аңа өмет баглаган кешеләр кебек билгеле .

20. Эшебезнең законлаштырылуы өчен рәхмәтле булсак та, нинди яклардан без беркайчан да компромисска бармаячакбыз?

20 Ләкин икенче яктан карасак, күп илләрдә безнең эшебез законлаштырылган һәм кайвакыт масса-күләм мәгълүмат чараларында безнең турыда яхшы мәкаләләр язалар. Моның өчен без аларга рәхмәтлебез һәм бу да Йәһвә максатларына хезмәт иткәнен таныйбыз. Йәһвә фатихасын алып, без бу азатлыкны үз максатларыбызны тормышка ашырыр өчен түгел, ә аңа бөтен халык алдында тулырак хезмәт итәр өчен кулланабыз. Ләкин без беркайчан да хөкүмәт эшлеклеләре безне хөрмәт итсен өчен генә үз битарафлыгыбыздан баш тартмыйбыз, вәгазь эшен киметмибез һәм Йәһвәгә хезмәт итүебезнең башка төрле якларын калдырмыйбыз. Без Мәсих Патшалыгының җитәкчелегенә буйсынабыз һәм Йәһвә хакимлегенә тулысынча ярдәм итәбез. Без өметебезне бу дөнья төзелешенә түгел, ә яңа дөньяга баглыйбыз һәм анда бу җир өстеннән күктәге бердәнбер хөкүмәт — Мәсих Патшалыгы идарә итәчәк. Бернинди бомбалар да, ракеталар да, хәтта атом-төш кораллары да бу хөкүмәткә зыян китерә һәм аны күктән бәреп төшерә алмый. Аны җиңеп булмый һәм ул тулысынча Йәһвә максатын үтәячәк (Даниел 2:44; Еврейләргә 12:28; Ачылыш 6:2).

21. Без нинди юл белән барырга ниятләндек?

21 Паул: «Без иманнан баш тартып һәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз һәм коткарылачакбыз»,— дип әйткән (Еврейләргә 10:39). Әйдәгез, барыбыз да ахырга кадәр Йәһвәгә тугры хезмәт итик. Хәзер һәм мәңгегә тулысынча Йәһвәгә өмет итәр өчен безнең һәркайсы сәбәпләребез бар (Мәдхия 36:3; 124:1).

Сез нәрсә белдегез?

• Ешуа белән Хәлиф ни өчен Вәгъдә ителгән җир турында яхшы сүз сөйләгәннәр?

• Йәһвәгә тулысынча өмет итәр өчен нинди сәбәпләр бар?

• Йәһвәгә өмет итү дигән сүз нәрсәне аңлата?

• Йәһвәгә өмет баглап, без нәрсә эшләргә ниятләнәбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Ешуа белән Хәлиф җир турында яхшы сүз сөйләгәннәр?

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвәнең барлыкка китергәннәре Аллага өмет итәр өчен көчле сәбәп бирәләр.

[Чыганак]

All three images: Courtesy of Anglo-Australian Observatory, photograph by David Malin

[28 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә өмет итү — бу Йәһвә ышанган кешеләргә ышану.