Мәсихчеләр бер-берсенә мохтаҗ
Мәсихчеләр бер-берсенә мохтаҗ
«Без барыбыз да бер тәннең әгъзалары» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 4:25).
1. Кеше тәне турында бер энциклопедиядә нәрсә дип әйтелә?
КЕШЕ тәне — искиткеч могҗиза! «Уорлд бук» энциклопедиясендә: «Кешеләр кайчакта кеше тәне турында кайчан да булса ясап-төзелгән механизмнарның иң искиткече дип әйтәләр. Әлбәттә, кеше тәне механизм түгел. Ләкин механизм белән чагыштырганда аның күп охшашлыгы бар. Мәсәлән, тән дә, механизм да билгеле бер эш-хәрәкәт башкаручы бик күп өлеш-кисәкләрдән тора. Әмма бар өлеш-кисәкләр, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булып, тулаем алганда тәннең дә, механизмның да эшен көйле башкаруга ярдәм итәләр»,— дип әйтелә.
2. Кеше тәне кайсы якларыннан мәсихчеләр җыелышына охшаш?
2 Безнең тәнебез бик күп өлеш-кисәкләрдән яисә әгъзалардан тора һәм аларның һәрберсе ниндидер файдалы эш башкара. Тәннең бер генә кан тамыры да, мускулы да яисә башка бер генә әгъзасы да кирәкмәс дип саналмый. Нәкъ шуны ук мәсихчеләр җыелышы турында да әйтеп була: җыелышның һәр әгъзасы аның рухи сәламәтлегенә һәм матурлыгына үз өлешен кертә (1 Көринтлеләргә 12:14—26). Әлбәттә, мәсихчеләрнең берсе дә, ул башкалар белән чагыштырганда яхшырак, дип уйларга тиеш түгел, әмма икенче яктан беркемгә дә мин һичнәрсәгә яраксыз дип уйларга ярамый (Римлыларга 12:3).
3. Мәсихчеләрнең бер-берсенә мохтаҗ булуы Эфеслеләргә 4:25 тә ничек күрсәтелгән?
3 Бер-берсе белән тыгыз бәйле булган тән әгъзалары кебек мәсихчеләр дә бер-берсенә мохтаҗ. Рәсүл Паул изге рух белән майланган имандашларына: «Ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сөйләгез, без барыбыз да бер тәннең әгъзалары бит»,— дип язган (Эфеслеләргә 4:25). Рухи Исраилнең вәкилләре, «бер тәннең әгъзалары» булганлыктан, бер-берсенә дөресен генә сөйли һәм аларның барлык эшләре үзара килешеп башкарыла. Әйе, аларның һәрберсе калган башкаларныкы (Эфеслеләргә 4:11—13). Аларга шатлык белән дөреслекне сөюче, хезмәттәшлек итәргә әзер торган җирдә яшәргә өметләнүче мәсихчеләр кушылган.
4. Яңа килгәннәргә без ничек ярдәм итә алабыз?
4 Ел саен җир йөзендәге оҗмахта яшәргә өметләнүче меңләгән кешеләр суга чумып алалар. Җыелыш әгъзалары аларга «җитлегүгә омтылырга» (ЯД) шатлык белән булышырга әзер (Еврейләргә 6:1—3). Мәсәлән, аларның Изге Язмага бәйле булган сорауларына җавап биреп яки хезмәт иткән чакта гамәли ярдәм күрсәтеп булышалар. Без яңа килгәннәргә вәгазьләү эшендә даими катнашуыбыз белән яхшы үрнәк күрсәтә алабыз. Әгәр авырлык килеп чыкса, без шулай ук аларның күңелен күтәрә яки аларны юата алабыз (1 Тессалуникәлеләргә 5:14, 15). Без башкаларга «хакыйкатьтә йөрергә» ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзләргә тиеш (3 Яхъя 4). Яшьме без яки олы яшьтәме, хакыйкатьтә әле яңа гына йөри башладыкмы яки күп еллар дәвамында йөрибезме — без барыбызда имандашларыбызга рухи яктан сәламәт булырга булыша алабыз. Алар безнең игътибарыбызга мохтаҗ.
Алар имандашларына ярдәм иткән
5. Әкүл белән Прискиллә Паулга ничек итеп ярдәм иткәннәр?
5 Имандашларына ярдәм итүдә канәгатьлек тоючылар арасында мәсихче ирле-хатынлылар да бар. Мәсәлән, Әкүл һәм аның хатыны Прискиллә (Прискә) Паулга ярдәм күрсәткән. Алар Паулны үзләренең йортында кабул иткән, аның белән чатыр ясап-корган һәм яңа гына оешып килгән Көринт җыелышын Рәсүлләр 18:1—4). Безгә ничек икәне билгеле булмаса да, алар Паул өчен хәтта үз гомерләрен куркыныч астына куйган. Паул: «Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. Алар минем җаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, аларга мин генә түгел, бәлки яһүд булмаганнарның барлык бердәмлекләре дә [«җыелышлары», ЯД] рәхмәт белдерәләр»,— дип Римдагы мәсихчеләргә язганда, Әкүл белән Прискиллә дә шул җирдә яши иде (Римлыларга 16:3, 4). Әкүл белән Прискиллә кебек, бүгенге көндәге мәсихчеләр җыелышларны ныгыталар һәм башка юллар белән имандашларына ярдәм итәләр. Кайбер чакта алар, гомерләрен куркыныч астына куеп, Алланың башка хезмәтчеләрен эзәрлекләүчеләрнең рәхимсез мөгамәлә итүеннән яки аларның кулыннан янаган үлемнән саклап калалар.
ныгытырга булышкан (6. Апуллуска нинди ярдәм күрсәтелгән?
6 Әкүл һәм Прискиллә телгә оста мәсихче Апуллуска да ярдәм иткән. Ул, Эфес шәһәрендә торучыларны Гайсә Мәсих турында өйрәткән вакытта, Канун килешүенә каршы эшләнгән гөнаһлар өчен тәүбә итү символы булган Яхъяның суга чумдырылуын гына белгән. Апуллуска ярдәм кирәк икәнен күреп, Әкүл белән Прискиллә аңа «Аллаһы юлы турында тулырак аңлаткан». Мөгаен, алар мәсихчеләрнең чумдыру йоласы суга чумуны һәм изге рух бирелүне үз эченә ала икәнен аңлатып биргәндер. Апуллус белгәннәрен кулланган. Соңыннан ул Ахаядә «Аллаһы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте. Чөнки ул, Изге язмада язылганнар белән, Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, бөтен халык алдында яһүдләр сөйләгән сүзләрнең дөрес түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтеп бирде» (Рәсүлләр 18:24—28). Имандашларыбызның сорауларга биргән җаваплары безгә дә Алла Сүзен яхшырак аңларга ярдәм бирә ала. Без бер-беребезгә бу яктан да мохтаҗбыз.
Акчалата ярдәм күрсәтү
7. Имандашлары акчалата ярдәмгә мохтаҗ булганда, филиппуйлылар нинди чара кылганнар?
7 Филиппуйдагы җыелыш әгъзалары Паулны назлы итеп яраткан һәм ул Тессалуникәдә булганда, аңа акчалата ярдәм җибәргәннәр (Филиппуйлыларга 4:15, 16). Иерусалимдагы кардәшләр акчалата ярдәмгә мохтаҗ чакта, филиппуйлылар кулларыннан килгәннән дә артык ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдергән. Паулга Филиппуйдагы кардәшләрнең яхшы рухы шулхәтле нык тәэсир иткән, хәтта ул аларны башка имандашларга мисал итеп күрсәткән (2 Көринтлеләргә 8:1—6).
8. Эпафрудит нинди рух белдергән?
8 Паул төрмәдә булган чакта, филиппуйлылар аңа акчалата булышу гына түгел, шулай ук ярдәмгә Эпафрудитны да җибәргән. Паул: «Хезмәтегезнең җитешмәгән җирләрен җиткерү өчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше өчен ул [Эпафрудит] аздан гына Филиппуйлыларга 2:25—30; 4:18). Эпафрудит өлкән яисә хезмәттәш ярдәмчесе булганмы яисә юкмы, без анысын белмибез. Ничек кенә булмасын, ул үз-үзен аямаучан, кеше хәленә керүчән, Паулга бик кирәкле мәсихче булган. Безнең җыелышыбызда да Эпафрудит күк кеше юк микән?
үлми калды»,— дигән (Алар «таяныч» булганнар
9. Аристарх безгә нинди үрнәк калдырган?
9 Әкүл, Прискиллә һәм Эпафрудит кебек яратучы кардәшләр һәр җыелышта да югары бәяләнә. Кайбер имандашларыбыз беренче гасырдагы мәсихче Аристархка охшаш булырга мөмкин. Ул һәм башка кардәшләр Паул өчен «таяныч» (ЯД), ягъни, гадәттәге көндәлек эшләрдә юаныч һәм таяныч чыганагы булган (Көлессәйлеләргә 4:10, 11). Аристарх, Паулга булышуы белән, ярдәм итәргә һәр вакыт әзер торган чын дус икәнен исбатлаган. Ул Гыйбрәтле хикәя 17:17 дә әйтелгән кеше кебек булган: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганың кебек, яныңа килеп җитәр». Барыбыз да имандашларыбызга «таяныч» булырга омтылырга тиеш түгелмени? Бигрәк тә авыр шартларга юлыккан кардәшләребезгә ярдәм итәргә кирәк.
10. Петер мәсихче өлкәннәргә нинди үрнәк калдырган?
10 Аерата, үзләренең рухи кардәшләре өчен мәсихче өлкәннәр таяныч булырга тиеш. Гайсә рәсүл Петергә: «Имандашларыңны ныгыт»,— дип әйткән (Лүк 22:32). Петер имандашларын ныгыта алган, чөнки ул, бигрәк тә Гайсә терелеп торганнан соң, какшамаслык тәвәккәллек күрсәткән. Өлкәннәр, имандашларыгызны яратып, чын күңелдән ныгытырга тырышыгыз, чөнки алар сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ (Рәсүлләр 20:28—30; 1 Петер 5:2, 3).
11. Тимуте күрсәткән рух турында уйланып, нәрсәгә өйрәнергә була?
11 Паулның юлдашы Тимуте, өлкән буларак, мәсихче имандашлары турында бик нык кайгырткан. Сәламәтлеге белән кайбер авырлыкларга карамастан, Тимуте какшамас иман белдереп, «Яхшы хәбәр таратуда [Паул белән]... хезмәт итте». Шунлыктан рәсүл Паул Филиппуйлыларга: «Сезнең хакта аның күк ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк»,— дип әйтә алган (Филиппуйлыларга 2:20, 22; 1 Тимутегә 5:23; 2 Тимутегә 1:5). Без дә Тимуте сыман шундый ук рух күрсәтсәк, имандашларыбыз өчен фатиха була алабыз. Дөрес, безгә үзебезнең шәхси җитешсезлегебез һәм төрле сынаулар белән көрәшергә туры килә, ләкин без шулай ук нык иман һәм мәхәббәт белән рухи кардәшләребез турында кайгыртучанлык күрсәтә алабыз һәм күрсәтергә тиеш тә. Алар безгә мохтаҗ икәнен беркайчан да онытмаска кирәк.
Башкалар турында кайгырткан хатын-кызлар
12. Доркәс үрнәге безне нәрсәгә өйрәтә?
12 Башкалар турында кайгырткан тәкъва хатын-кызларның берсе Доркәс булган. Ул үлеп киткәч, шәкертләр Петерне чакырып, аны югары каттагы бүлмәгә алып кергәннәр. Анда «барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр». Доркәс үлем хәленнән терелтелгән булган һәм, әлбәттә, аннары да «яхшы эшләр кылып, фәкыйрьләргә ярдәм итүен» дәвам иткән. Бүгенге көндәге мәсихчеләр җыелышында да мохтаҗ булганнарга, бәлкем, кием тегеп яки башка яхшылыклар кылучы Доркәс кебек хатын-кызлар бар. Әлбәттә, алар барыннан да бигрәк Патшалык эшләре хакына һәм шәкертләр әзерләү эшендә Рәсүлләр 9:36—42; Маттай 6:33; 28:19, 20).
катнашулары белән яхшылык кыла (13. Лудия имандашлары турында кайгыртканын ничек күрсәткән?
13 Алладан куркучы Лудия исемле хатын да башкалар турында кайгырткан. Паул б. э. 50 елында Филиппуй шәһәрендә вәгазьләгәндә, Түәтәйрәдә туган Лудия шул җирдә яшәгән. Бәлкем, ул яһүд динен кабул иткән хатын булгандыр, ләкин Филиппуйда яһүдләр аз иде һәм синагогалары, күрәсең, булмагандыр. Лудия һәм башка динчел хатыннар гыйбадәт кылыр өчен елга буена җыелганнар иде һәм шунда рәсүл Паул аларга яхшы хәбәрне сөйләп биргән. Изге Язмадагы белдерүдә: «Раббы аның йөрәген ачты. Үзе һәм өендәгеләре чумдырылганнан соң, ул безгә: „Мине Раббыга иман итүче дип санасагыз, өемә керегез һәм кунак булыгыз“,— диде. Ул безне күндерде»,— дип әйтелгән (Рәсүлләр 16:12—15). Лудия, башкаларга яхшылык кыласы килгәнлектән, Паулны һәм юлдашларын аның йортында бераз торып китәргә күндерә алган. Бүгенге көндә дә ихлас күңелдән һәм ярату белән шундый кунакчыллык күрсәткән имандашларыбыз никадәр кыйммәт бәяләнә! (Римлыларга 12:13; 1 Петер 4:9).
Балалар, без сезгә дә мохтаҗ
14. Гайсә Мәсих балалар белән ничек мөгамәлә иткән?
14 Мәсихчеләр җыелышы ихлас күңелле һәм теләктәшлек белдергән Алла Улы Гайсә Мәсихтән башланган. Гайсә башкаларга мәхәббәт белән һәм миһербанлы мөгамәлә иткәнлектән, кешеләр аның янында үзләрен иркен тотканнар. Бервакыт кешеләр аңа яшь балаларын алып килә башлагач, шәкертләре моңа каршы килергә тырышканнар. Ләкин Гайсә: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы. Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк»,— дип әйткән (Марк 10:13—15). Патшалык фатихаларын алыр өчен, без яшь балалардай басынкы һәм өйрәнергә әзер булырга тиеш. Гайсә, балаларны кочаклап һәм фатихалап, аларга мәхәббәтен белдергән (Марк 10:16). Бүгенге көндәге балалар турында нәрсә әйтергә була? Балалар, җыелыштагылар сезне яратканына һәм җыелышның сезгә мохтаҗ икәненә бер дә шикләнмәгез.
15. Лүк 2:40—52 нче шигырьләрдә Гайсә тормышының нинди вакыйгалары турында әйтелгән һәм Гайсә балаларга нинди үрнәк күрсәткән?
15 Гайсә Аллага һәм Изге Язмага яратуын кечкенәдән бирле күрсәткән. Ул 12 яшьлек вакытта әти-әнисе Йосыф һәм Мәрьям белән бергә туган шәһәре Насарадан Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә бара. Кире кайту юлында әти-әнисе аны юлдашлары арасында тапмый. Эзли торгач, алар аны, гыйбадәтханәнең бер бүлмәсендә яһүд укытучыларын тыңлап, аларга сорау биреп утырган вакытта табалар. Йосыф белән Мәрьямнең аны кайдан эзләргә икәнен белмәгәннәренә хәйран калып, Гайсә: «Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип сораган. Ул әти-әнисе белән кире өйләренә кайтып киткән һәм, моннан ары да аларга тыңлаучан калып, зирәк акыл җыйган һәм җитлегә барган (Лүк 2:40—52). Гайсә балаларга нинди әйбәт үрнәк күрсәткән! Алар да әти-әниләренә тыңлаучан булырга һәм рухи әйберләр белән кызыксынырга тиеш (Икенчезаконлык 5:16; Эфеслеләргә 6:1—3).
16. a) Гайсә гыйбадәтханәдә вәгазьләп йөргәндә, балалар нәрсә дип кычкырган? б) Яшь мәсихчеләрнең бүгенге көндә нинди мөмкинлекләре бар?
16 Бәлкем, син, яшь мәсихче буларак, Йәһвә турында мәктәптә һәм әти-әниең белән бергә өйдән-өйгә йөреп вәгазьлисеңдер (Исай 43:10—12; Рәсүлләр 20:20, 21). Гайсә үләр алдыннан, гыйбадәтханәдә вәгазьләп, кешеләрне савыктырып йөргәндә, балалар: «Давыт Улына һошанна!» — дип кычкырганнар. Моңа ачулары чыккан өлкән руханилар һәм канун укытучылары: «Аларның нәрсә әйтүләрен ишетәсеңме?» — дип сораган. «Әйе,— дип җавап бирде Гайсә. — Сез: „Балалар һәм нарасыйлар авызыннан Син Үзеңә мактау чыгарттың“,— дип язылганны әллә укымадыгызмы?» (Маттай 21:15—17). Хәзерге җыелыштагы яшүсмерләр, шул балалар шикелле, сезнең дә Алланы һәм аның Улын данларга зур мөмкинлекләрегез бар. Без сезгә мохтаҗбыз һәм сезнең, Патшалыкны игълан итүчеләр буларак, безнең белән бергә хезмәт итүегезне телибез.
Бәла-казалар килеп чыкканда
17, 18. a) Ни өчен Паул Яһүдиядә яшәүче мәсихчеләргә акчалата иганәләр җыю оештырган? б) Яһүдиядә яшәүче мәсихчеләр өчен җыелган ирекле иганәләр яһүд һәм яһүд булмаганнарга ничек тәэсир иткән?
17 Тормыш шартлары нинди генә булмасын, мәхәббәт безне мохтаҗ булган имандашларыбызга ярдәмгә килергә дәртләндерә (Яхъя 13:34, 35; Ягъкуб 2:14—17). Яһүдиядәге кардәшләренә карата ярату Паулда Ахая, Гәләтия, Македуния һәм Азия өлкәләрендәге җыелышларда акчалата иганәләр җыю оештырырга теләк тудырган. Иерусалимдагы шәкертләр эзәрлекләүләргә, җәмгыятьтәге тәртипсезлеккә һәм ачлыкка очраган һәм бу, бәлкем, аларның, Паулның сүзләре буенча, «газаплар», «милкедән мәхрүм итү» кичергәненә сәбәп булгандыр (Еврейләргә 10:32—34; Рәсүлләр 11:27—12:1). Шунлыктан рәсүл Яһүд җирендәге ярлы мәсихчеләр өчен иганәләр җыю оештырган да инде (1 Көринтлеләргә 16:1—3; 2 Көринтлеләргә 8:1—4, 13—15; 9:1, 2, 7).
18 Яһүдиядә яшәгән изгеләр өчен җыелган ирекле иганәләр Йәһвәнең яһүд һәм яһүд булмаган гыйбадәт кылучыларының бер-берсе арасында кардәшлек бар икәнен дәлилләгән. Ирекле иганәләр җыю шулай ук яһүд булмаган мәсихчеләргә Яһүдиядә яшәгән имандашларына, алардан алынган рухи байлыклар өчен, рәхмәтләрен белдерергә мөмкинлек биргән. Шулай итеп, алар бер-берсенә акчалата һәм рухи яктан ярдәм күрсәткән (Римлыларга 15:26, 27). Хәзерге вакытта ярдәм мохтаҗ булган имандашларыбызга шулай ук ирекле рәвештә һәм яратудан күрсәтелә (Марк 12:28—31). Без бер-беребезгә ул яктан да мохтаҗбыз, чөнки шундый тигез бүлү аркасында «аз җыйганның ихтыяҗы булмады» (2 Көринтлеләргә 8:15).
19, 20. Бәла-каза килеп чыкканда Йәһвәнең халкы ничек ярдәм күрсәткәненә мисал китерегез.
19 Мәсихчеләр бер-берсенә мохтаҗ икәнен белеп, без имандашларыбызга ярдәмгә килергә ашыгабыз. Мисал өчен 2001 елның башында Сальвадорда каты җир тетрәүләр һәм җир шуышулар булган вакыйгаларны искә алыйк. «Сальвадорның барлык өлкәләрендә кардәшләр тарафыннан ярдәм күрсәтү чаралары күрелде. Гватемаладан, Кушма Штатлардан һәм Канададан килгән кардәшләрнең төркемнәре ярдәм күрсәтте. [...] Кыска вакыт эчендә 500 дән артык өй һәм 3 искиткеч Патшалык Залы төзелде. Кардәшләрнең үз-үзләрен аямыйча күрсәткән мондый авыр хезмәте һәм хезмәттәшлек рухы башкаларга зур шаһитлек бирде»,— дип әйтелә бер отчетта.
20 Көньяк Африка Республикасыннан мондый
хәбәр килгән: «Мозамбикның күпчелек өлкәләрен җимергән коточкыч ташкыннар безнең рухи кардәшләребезгә дә зыян китергән. Мозамбиктагы филиал аларның төп мохтаҗлыклары турында кайгырткан. Ә бездән мохтаҗ булган кардәшләребезгә кияргә яраклы булган киемнәр җибәрүне үтенделәр. Без җитәрлек кием-салым җыеп, 12 метрлы контейнерны тутырып, Мозамбиктагы кардәшләребезгә җибәрдек». Без бу яктан да бер-беребезгә мохтаҗбыз.21. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
21 Югарыда әйтелгәнчә, кеше тәненең һәрбер әгъзасы мөһим. Мәсихчеләр җыелышы турында да шуны ук әйтеп була. Аның барлык әгъзалары бер-беренә мохтаҗ. Шулай ук алар Аллага бердәм рәвештә хезмәт кылырга тиеш. Киләсе мәкаләдә моны мөмкин итүче кайбер шартлар каралачак.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Кеше тәне белән мәсихчеләр җыелышы арасында нинди охшашлык бар?
• Беренче мәсихчеләр, имандашлары ярдәмгә мохтаҗ булганда, нәрсә эшләгән?
• Мәсихчеләрнең бер-беренә мохтаҗ икәнен һәм бер-берсенә ярдәм иткәнен нинди мисаллар күрсәтеп тора?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[10 биттәге иллюстрация]
Әкүл белән Прискиллә башкалар турында кайгырткан.
[12 биттәге иллюстрация]
Бәла-каза килеп чыкканда, Йәһвәнең халкы бер-берсенә һәм башкаларга ярдәм күрсәтә.