Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иҗади эшләр алланың данын вәгазьли!

Иҗади эшләр алланың данын вәгазьли!

Иҗади эшләр алланың данын вәгазьли!

«Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора» (МӘДХИЯ 18:2).

1, 2. а) Ни өчен кешеләр Алла данын турыдан-туры күрә алмый? б) 24 аксакал Аллага ничек дан китерә?

«МИНЕМ йөземне сиңа күрергә ярамый, чөнки кеше Мине күреп исән кала алмый» (Чыгыш 33:20). Шундый сүзләр белән Йәһвә Мусаны кисәткән. Кешенең тәне физик булганга күрә, ул Алла данына турыдан-туры карап торып, исән кала алмый. Әмма күренеш аша рәсүл Яхъя Йәһвәнең үзенең данлы тәхетендә утыруын күргән — бу таң калырлык күренеш булган (Ачылыш 4:1—3).

2 Кешеләрдән аермалы буларак, тугры рухи затлар Йәһвә йөзенә карый ала. Бу рухи затлар арасында Яхъя күренештә күргән «егерме дүрт аксакал» бар, алар 144 000 кешене сурәтли (Ачылыш 4:4; 14:1—3). Алла данын күргәндә, алар нәрсә эшли? Ачылыш 4:11 дәге сүзләр буенча, алар: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» — дип кычкыра.

Ни өчен «акланырга дәлилләре юк»

3, 4. а) Ни өчен Аллага иман итү фәнгә каршы түгел? б) Кайбер очракларда Алла барлыгына ышанмауның сәбәпләре нинди?

3 Синең Аллага дан китерергә теләгең бармы? Кешеләрнең күпчелегендә мондый теләк юк, ә кайберләре хәтта Алланың барлыгын кире кага. Мәсәлән, бер астроном болай дип язган: «Безгә файда булсын өчен, гаҗәеп космосны барлыкка китергән зат Алла түгелме? [...] Алла булса, бик яхшы булыр иде. Кызганычка каршы, мин аны буш хыял гына дип саныйм... Космосны барлыкка китергән зат — ул Алла дигән аңлату мине канәгатьләндерми».

4 Фәнни тикшеренүләрне кеше күрә яки өйрәнә алган нәрсәләр белән генә үткәреп була, шуңа күрә бу тикшеренүләр чикле. Кеше күрә я өйрәнә алмаса, бу теория һәм фараз булып кына кала. «Аллаһы Ул — Рух» булганга, аны фәнни яктан тикшереп булмый (Яхъя 4:24). Шуңа күрә, Аллага иман итү фәнгә каршы дип, аны кире кагу — үз-үзеңә чиктән тыш ышану булыр иде. Кембридж университетының галиме Винсент Уиглсуэрт әйтүенчә, өйрәнер өчен кулланылган фәнни юллар, асылда, үзләре «дини». Ничек инде? «[Фән өйрәнү юллары] табигатьтә бар булганны „табигать законнары“ буенча аңлатып була дигән ышануга нигезләнгән». Шуңа күрә Алла барлыгын кире каккан кеше Аллага ышануны икенче ышану белән генә алмаштырган булып чыкмыймы? Кайбер очракларда Алланың барлыгына ышанмау, күрәсең, хакыйкатьне белеп тә аны кире кагу белән бәйле. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Бозык кеше тәкәбберләнеп Ходайны санга сукмый: „Ул карамый“[,— ди]; „Алла юк“,— дип һәрвакыт уйлый» (Мәдхия 9:25, «Перевод Павского»).

5. Ни өчен Аллага ышанмауны аклап булмый?

5 Алланың барлыгы турында күп дәлилләр булганга, Аллага иман итү нигезсез дип әйтеп булмый (Еврейләргә 11:1). Астроном Аллан Сандаж болай дип әйткән: «Мин [Галәмдәге] мондый тәртип тәртипсезлектән килеп чыккан дигән сүзләр акылга сыймаслык дип саныйм. Мондый тәртипнең берәр чыганагы булырга тиеш. Минем өчен Алла сер булса да, әмма аның барлыгы бар нәрсәнең булуын, бу могҗизаны — ни өчен башта бернәрсә дә булмаган, ә хәзер бар икәнен аңлата». Рәсүл Паул Рим мәсихчеләренә болай дип язган: «Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның [Алланың] күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнең [ышанмаучыларның] акланырга дәлилләре юк» (Римлыларга 1:20). «Галәм барлыкка китерелгәннән бирле», аеруча Алла барлыгын аңлаган акыллы кеше затлары барлыкка китерелгән вакыттан алып, зур көчкә ия булган Иҗат Итүче һәм буйсынуга лаек Алланың барлыгы ачык күренеп торган. Шуңа күрә Алла данын танырга теләмәүчеләр аклана алмый. Ләкин иҗат ителгән бар нәрсә Алланың барлыгына нинди дәлилләр китерә?

Галәм Алла данын вәгазьли

6, 7. а) Алла данын күкләр ничек вәгазьли? б) Ни өчен күкләр «үлчәү бавы» тарта?

6 Мәдхия 18:2 дә Давыт: «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора»,— дип яза. Давыт шуны аңлаган: «күк йөзе», ягъни атмосфера аша күренеп торган йолдызлар һәм планеталар — данга ия булган Алланың барлыгына кире какмаслык дәлил. Давыт: «Көн көнгә сүз әйтә, төн төнгә белем бирә»,— дип дәвам итә (Мәдхия 18:3). Күкләр Алланың акыллылыгын һәм барлыкка китерүче көчен һәр көн һәм һәр төн сөйләп тора. Бу Алланы данлаучы сүзләр күктән агылып торган кебек.

7 Әмма күкләрнең мактау сүзләрен ишетер өчен аңлау кирәк. «Ишетерлек сүз дә, сөйләм дә, тавыш та юк» («Современный перевод»). Шулай да күкләрнең тавышсыз шаһитлеге бик куәтле. «Аларның тавышы [«үлчәү бавы», ЯД] бөтен җиргә җәелгән, аларның сүзләре галәмнең бар кырыйларына җиткән» (Мәдхия 18:4, 5). Күкләр, үзләренең тавышсыз шаһитлеге җирнең һәркайсы почмагына кадәр барып җиткәнлегенә ышаныр өчен, «үлчәү бавы» тартып тикшерәләр кебек.

8, 9. Кояш турында нинди искиткеч мәгълүматлар билгеле?

8 Шуннан соң Давыт Йәһвә барлыкка китергән тагын бер могҗизаны сурәтли: «[Күкләрдә] кояшка яшәү урыны куйган» (ЯД). «Киенеп, матурланып, бүлмәсеннән чыккан кияү күк, йөгерешкә чыккан батыр күк, кояш үз юлыннан куанып, ялтырап бара. Аның чыгуы күкнең бер кырыеннан, баруы икенче кырыена чаклы; аның җылысыннан бернәрсә дә яшеренеп кала алмый» (Мәдхия 18:5—7).

9 Башка йолдызлар белән чагыштырганда, кояш — бары тик уртача зурлыктагы йолдыз. Әмма, бу гаҗәеп йолдыз, аның тирәли әйләнгән планеталарның зурлыгы белән чагыштырганда, шактый зуррак. Бер чыганакта кояшның авырлыгы, тонналар белән үлчәгәндә, «2 һәм 27 ноль — шундый сан белән исәпләнә» дип әйтелә. Бу Кояш системасы авырлыгының 99,9 процентын тәшкил итә! Кояшның тарту көче Җиргә аңардан 150 миллион километр ераклыкта урнашкан орбитасында калырга, читкә очып китмәскә яки Кояшка килеп төшмәскә мөмкинлек бирә. Кояш энергиясенең бик кечкенә өлеше Җиргә ирешә, әмма, Җирдә яшәү булсын өчен, бу да җитәрлек.

10. а) Кояш үзенең «яшәү урынына» ничек керә һәм аннан ничек чыга? б) Ни өчен кояш «батыр» кебек чаба дип әйтеп була?

10 Мәдхия җырлаучы кояшны «батыр» белән чагыштырып күрсәтә, ул көн дәвамында күкнең бер кырыеннан икенчесенә чаклы чаба һәм төнлә «яшәү урынында» ял итә. Кояш баегач, җирдән күзәтеп торучы өчен кояш «яшәү урынына» ял итәргә кергән шикелле була. Ә иртә белән кояш, нурлар сибеп, «бүлмәсеннән чыккан кияү күк» күтәрелә. Давыт көтүче булган, шуңа күрә төнлә нинди салкын була икәнен белгән (Яратылыш 31:40). Кояш нурларының аның үзен һәм тирә-яктагы җирләрне җылытып җибәргәнен ул исенә төшергән. Әлбәттә, кояш үз сәяхәтләреннән арымаган, ул «батыр» кебек үз сәяхәтен кабатларга әзер булган.

Курку-хөрмәт уята торган йолдызлар һәм галактикалар

11, 12. а) Изге Язмаларда йолдыз санының ком бөртекләре саны белән чагыштырылуында нәрсә искиткеч? б) Галәм никадәр киң булырга мөмкин?

11 Давытның телескобы булмаганга, ул бары тик берничә мең йолдыз гына күрә алган. Әмма безнең көннәрдәге мәгълүматлар буенча, бүгенге телескоплар аша күреп булган йолдызларның саны 70 секстиллион (7 һәм 22 ноль)! Йәһвә, йолдыз санын «диңгез ярындагы ком бөртекләре саны» белән чагыштырып, аларның саны зур икәнен күрсәткән (Яратылыш 22:17).

12 Күп еллар дәвамында астрономнар «чикләре томанлы, ачык беленеп тормый торган, яктылык сибеп торган кечкенә өлкәләрне» күзәткән. Галимнәр бу «спираль томанлыкларны» Киек каз юлы галактикасының — безнең галактиканың — бер өлеше дип уйлаган. Әмма 1924 елда бу томанлыкларның иң якыны, Андромеда, үзе бер галактика булып тора һәм аңа кадәр барып җитәр өчен, 2 миллион яктылык елы кирәк икәне ачыкланган! Безнең көннәрдә, галимнәрнең исәпләвенчә, галактикалар саны йөз миллиардтан күбрәк, һәм аларның һәрберсендә меңләгән, ә кайвакыт миллиардлаган йолдыз бар. Моңа да карамастан Йәһвә «йолдызларның исәбен белә, аларның барсына да исем бирә» (Мәдхия 146:4).

13. а) Йолдызлыкларда нәрсә искиткеч? б) Ни өчен галимнәр «күкнең уставларын» белми дип әйтеп була?

13 Йәһвә Әюбтән: «Хим [йолдызлыгының] төенен бәйли аласыңмы һәм Кесиль [йолдызлыгының] бәйләнешләрен чишә аласыңмы?» — дип сораган (Әюб 38:31). Йолдызлык — ул күктә үзенә бер төрле рәсем ясаган йолдызлар тупланышы. Йолдызлар чынлыкта бер-берсеннән ерак арада торсалар да, җирдән күзәткәндә, аларның үзара урнашуы үзгәрешсез кала. Йолдызларның урыннары үзгәрмәгәнгә күрә, алар «навигациядә, астронавтларга космоста үз корабльләренең урынын билгеләргә һәм йолдызларны танырга ярдәм итә» («The Encyclopedia Americana»). Әмма беркем дә йолдызларны йолдызлыкларга «бәйләп» торган «бәйләнешләрне» аңлатып бирә алмый. Әйе, Әюб 38:33 тәге: «Син күкнең уставларын беләсеңме?» — дигән сорауга галимнәр әлегә кадәр җавап бирә алмый.

14. Ни өчен яктылыкның таралуы сер дип әйтеп була?

14 Галимнәр, шулай ук, Әюбкә бирелгән тагын бер сорауга җавап бирә алмый: «Яктылык нинди юл буенча тарала?» (Әюб 38:24). Бер галим яктылык турындагы бу сорауны «фәнни яктан бик җитди бүгенге проблема» дип атаган. Ә Грек фәлсәфәчеләренең кайберләре яктылыкны кеше күзе чәчә дип ышанган. Күпкә соңрак яктылык кечкенә кисәкчәләрдән тора дип уйлаган галимнәр. Башкалар яктылык дулкыннар булып тарала дип исәпләгән. Безнең көннәрдә галимнәр яктылык ул кисәкчә дә, дулкын да ди. Ләкин яктылык нәрсә ул һәм ул «нинди юл буенча тарала» икәне тулысынча билгеле түгел.

15. Күкләрне күзәткәндә, бездә, Давытта туган кебек, нинди хисләр туарга тиеш?

15 Боларның барысын карап чыкканнан соң, мәдхия җырлаучы Давыт әйткән сүзләр белән ризалашасың. Ул: «Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше? Алай да Син аны исеңдә тотасың, һәм адәм улы ни? Син аңар да изгелек итәсең»,— дип җырлаган (Мәдхия 8:4, 5).

Җир һәм җанлы иҗади эшләр Йәһвәгә дан китерә

16, 17. «Төпсез җирләрдә» яшәгән җәнлекләр Йәһвәне ничек мактый?

16 Мәдхия 148 дә иҗади эшләрнең Алла данын тагын ничек вәгазьләгәне күрсәтелә. Җиденче шигырьдә без болай дип укыйбыз: «Зур балыклар [һәм диңгездә яшәүче башка җәнлекләр] һәм барча төпсез җирләр, Ходайны җирдән мактагыз». Әйе, «төпсез җирләр» Алланың акыллылыгын һәм көчен күрсәтүче могҗизалар белән тулы. Зәңгәр китның уртача авырлыгы 120 тоннага якын — бу 30 фил хәтле авырлык! Аның йөрәге үзе генә 450 килограмм, һәм бу йөрәк бөтен тән аша 6400 кг кан үткәрә ала! Суда яшәүче бу гигантлар әкрен һәм көчкә борылып кына йөзеп йөридер, бәлки? Юк. Алар зур тизлек белән «бөтен океан буенча сәяхәт итеп йөри» диелә бер оешма отчетында («European Cetacean Bycatch Campaign»). Бер спутниктан кит юлын күзәткәннәр һәм «10 ай эчендә» кит «16 000 километрдан күбрәк үтә ала» икәне ачыкланган.

17 Дельфиннарның бер төре — афалина — 45 метр тирәнлеккә кадәр төшә ала, әмма аның рекорды 547 метр! Ничек ул — имезүчеләр классына кергән җәнлек — мондый тирәнлеккә төшеп исән кала ала? Тирәнлеккә төшә барганда, аның йөрәк тибеше әкренәя, ә кан йөрәккә, үпкәгә һәм мигә бара. Шулай ук аның мускулларында кислород саклый алган химик элементлар бар. Тюленьнәрнең һәм китларның кайбер төрләре — диңгез филе һәм кашалот — хәтта тирәнрәк тә чума ала. «Су басымы белән көрәшер урынына, алар,— дип әйтелә бер журналда,— бу басымга үпкәләрен тулысынча кысырга рөхсәт итәләр» («Discover»). Аларга кирәк булган кислородның күп өлеше мускулларда саклана. Чыннан да бу җәнлекләр чиксез кодрәтле Алланың акыллылыгының тере шаһитлеге!

18. Диңгез суларында ничек Йәһвәнең акыллылыгын күрәбез?

18 Хәтта диңгез сулары да Йәһвә акыллылыгын игълан итә. Бер журналда болай дип языла: «Океанның 100 метр тирәнлегендәге һәрбер су тамчысында фитопланктон дип аталган бик күп кечкенә үсемлекләр бар. Алар суда әкрен генә хәрәкәт итеп йөри» (Scientific American). Бу күзгә күренми торган «урман», миллиардлаган тонна углекислый газны үзләштереп, без сулаган һаваны чистарта. Бу фитопланктон без сулаган кислородның яртысыннан күбрәген җитештереп чыгара.

19. Ялкын һәм кар ничек Йәһвә ихтыярын үти?

19 Мәдхия 148:8 дә болай дип әйтелә: «Аның кушканын кылучы ут, боз, кар, бозлы кар, давыллы җил». Әйе, Йәһвә, үз ихтыярын үтәр өчен, шулай ук табигатьнең төрле көчләрен дә куллана. Мәсәлән, ут. Берничә дистә ел элек урманда чыккан пожарлар зыян гына китерә дип саналган. Бүгенге көннәрдә үткәрелгән тикшеренүләр кечкенә янгын тирә-як мохитта бик мөһим роль уйнаганын күрсәтә: ул картайган яки чирле агачларны юк итә, күп орлыкларның үсүенә, файдалы матдәләр әйләнешенә һәм, бу гаҗәп булса да, зур янгын булу куркынычын киметергә ярдәм итә. Кар да бик мөһим, ул җиргә су бирә, аңа ашлама кертә, елгаларны тутыра һәм җәнлекләр белән төрле үсемлекләрне кышның суык көннәрендә катудан саклый.

20. Таулар һәм агачлар кешелеккә нинди файда китерә?

20 «Таулар, калкулыклар, җимеш бирүче агачлар һәм эрбет агачлары»,— дип санап кителә Мәдхия 148:9 да. Мәһабәт таулар Йәһвәнең бөек көче турында шаһитлек бирә (Мәдхия 64:7). Әмма алар шулай ук ярдәм итәләр. Берндагы (Швейцария) география институты хәбәрләре буенча, «җир шарындагы барлык зур елгалар үз башлангычын тауларда ала. Кешелекнең яртысыннан күбрәк өлеше тауларда җыелган төче суларга өмет баглый. [...] Бу „су башнялары“ кешелек тормышында зур роль уйный». Хәтта гади генә агач та үзенең Иҗат Итүчесенә дан китерә. БМО ның тирә-яктагы мохит буенча Программасының хәбәрләре буенча, агачлар «барлык илләрдәге кешеләр өчен файда китерә... Агачларның күп кенә төрләре, агач материаллар, җимешләр, чикләвек, смола һәм клей чыгарыр өчен кулланылганга, мөһим экономик роль уйный. Бөтен җир шары буенча, 2 миллиард кешегә ризык пешерер өчен һәм җылыну өчен утын кирәк».

21. Ничек гади генә яфрак үзенең барлыкка китерелгән икәнлеге турында шаһитлек бирә? Аңлатыгыз.

21 Акыллы барлыкка китерүченең барлыгы турында хәтта агачның төзелеше дә күрсәтә. Мәсәлән, гади генә яфракны карап чыгыйк. Аның тышкы ягы яфракны корудан саклый торган май белән капланган. Май астында хлоропластлы күзәнәкләр урнашкан. Ә хлоропласт эчендә — хлорофилл, ул яктылык энергиясен үзләштерә. Бу процесс фотосинтез дип атала, һәм аның аркасында яфрак «ризык җитештерүче фабрика» була. Тамырлар аша яфракларга кадәр барып җиткән су «бик катлаулы су үткәргеч система аша үтә». Меңләгән «клапаннар» (аларны шулай ук авызчыклар дип атыйлар), углекислый газ кертер өчен, яфракның аскы өлешендә ачылып ябылалар. Яктылык, су белән углекислый газдан үглевод җитештерер өчен, энергия бирә. Һәм үсемлек үзе җитештергән ризык белән үзе «сыйлана» ала. Өстәвенә, бу «фабрика» тыныч һәм матур, ул һаваны пычратмый, киресенчә, кислород җитештерә!

22, 23. а) Җирдә яшәгән хайваннарның һәм күктә очкан кошларның нинди искиткеч сәләтләре бар? б) Безгә тагын нинди сорауларны карап чыгарга кирәк?

22 «Киекләр, мал-туарлар, шуышып йөри торган җәнлекләр һәм канатлы кошлар»,— дип дәвам ителә Мәдхия 148:10 да. Җирдә яшәгән хайваннар һәм һавада очып йөрүче кошлар гаҗәеп сәләтләр күрсәтә. Альбатросның бер төре — кара аркалы альбатрос — әллә нинди ераклыкларга оча ала (бер тапкыр, 90 көндә бу кошларның берсе 40 000 километр үткән). Ә чуар түшле урман җырчысы — кошларның бер төре — Төньяк Америкадан Көньяк Америкага кадәр 80 сәгать дәвамында туктамыйча сәяхәт итә. Дөяләр суны, кайбер кешеләр уйлаганча, өркәчләрендә түгел, ә аш кайнату системасында саклый, һәм бу аңа озак вакыт сусыз калырга ярдәм итә. Шуңа күрә инженерларның хайваннарны яңа машиналар белән яңа материаллар уйлап чыгарыр өчен тырышып өйрәнгәннәренә шаккатасы юк. «Яхшы эшләгән һәм тирә-якны бозмаган... берәр нәрсә уйлап чыгарырга теләсәң,— дип яза Гейл Клир,— иң яхшы үрнәкне, мөгаен, табигатьтән башка бер җирдә дә таба алмассың».

23 Барлыкка китерелгән бар нәрсә Алла данын вәгазьли! Йолдызлы күк, үсемлекләр белән хайваннар дөньясы — боларның барысы үзенең Барлыкка Китерүчесенә үзенчә дан китерә. Ә кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Без ничек, табигатькә кушылып, Аллага мактау җыры җырлый алабыз?

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Алланың барлыгын кире каккан кешеләрнең «акланырга дәлилләре юк»?

• Йолдызлар һәм планеталар Аллага ничек дан китерә?

• Диңгез һәм җирдәге хайваннар ничек яратучы Иҗат Итүченең барлыгына дәлилләр китерә?

• Табигать көчләре ничек Йәһвә ихтыярын үти?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Дельфинның афалина төре.

[21 биттәге иллюстрация]

Кар бөртеге.

[Чыганак]

snowcrystals.net

[21 биттәге иллюстрация]

Яшь кара аркалы альбатрос.