Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тере Алла җитәкчелеген кабул итегез

Тере Алла җитәкчелеген кабул итегез

Тере Алла җитәкчелеген кабул итегез

«Күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаһыга таба борылыгыз» (РӘСҮЛЛӘР 14:15).

1, 2. Ни өчен Йәһвәне «тере Аллаһы» дип тану урынлы?

РӘСҮЛ Паул белән Барнаб Лустра шәһәрендә бер кешене савыктырганнан соң, моны күреп торган кешеләргә Паул болай дип әйткән: «Без дә сезнең кебек үк кешеләр. Сезне бу файдасыз әйберләрдән арындыру, күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаһыга таба бору өчен без сезгә Яхшы хәбәр турында сөйлибез» (Рәсүлләр 14:15).

2 Йәһвә чыннан да җансыз пот түгел, ул «тере Аллаһы» (Иремия 10:10; 1 Тессалуникәлеләргә 1:9, 10). Йәһвә үзе дә тере, һәм ул безнең яшәвебезнең Чыганагы да. «Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәсүлләр 17:25). Ул безнең хәзер һәм киләчәктә шатлыклы тормыш белән яшәвебезне тели. «Яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте һәм йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды»,— дип өсти Алла турында Паул (Рәсүлләр 14:17).

3. Ни өчен без Алла биргән җитәкчелеккә ышана алабыз?

3 Алла безнең тормышыбыз белән кызыксына, һәм бу безгә аның җитәкчелегенә тулысынча ышаныр өчен нигез бирә (Мәдхия 146:8; Маттай 5:45). Әмма кайберәүләр Изге Язмаларда аларга аңлаешсыз яки үтә таләпчән булып тоелган күрсәтмә күреп, Алла җитәкчелеген кире кагалар. Әмма тәҗрибә шуны күрсәтә: Йәһвә биргән җитәкчелеккә ышану акыллы. Мәсәлән, Исраил кешесе, үле тәнгә ни өчен кагылырга ярамаганын аңламаса да, бу законга буйсынып, үзенә файда китергән. Беренчедән бу аны тере Аллага якынлаштырган, ә икенчедән чирләрдән саклаган (Левит 5:2; 11:24).

4, 5. а) Мәсихчеләр дине әле барлыкка килгәнче, Йәһвә кан турында нинди җитәкчелек биргән? б) Кан турындагы Алла җитәкчелегенең мәсихчеләр өчен дә бирелгәнен без кайдан беләбез?

4 Шуны ук Алланың канга кагылышлы җитәкчелеге турында да әйтеп була. Ул Нухка кешеләр канны ризык итеп ашамаска тиеш дип әйткән. Шуннан соң, Канун биргәндә, Алла канны гөнаһларны кичерү өчен корбан китерү урынында гына кулланырга ярый дигән. Шулай итеп Алла кан куллану буенча үзенең бөек ниятен әкрен генә ачыклый башлаган. Бу ният — Гайсәнең йолым корбаны аша кешеләрне коткару (Еврейләргә 9:14). Әйе, җитәкчелек биргәндә, Алла безнең тормышыбыз һәм иминлегебез турында уйлаган. Яратылыш 9:4 тәге сүзләргә комментарий биреп, XIX гасырның Изге Язмалар белгече Адам Кларк болай дип язган: «Көнчыгыш чиркәүләре [Нухка бирелгән] бу боерыкны әле дә төгәл үтиләр. [...] Канун канны ризык итеп ашауны тыйган, чөнки ул [боерык] кешелек гөнаһлары өчен түгеләчәк канны исәптә тоткан; Инҗил дә аны ризык итеп ашаудан тыйган, чөнки аңа [канга] гөнаһлар кичерелсен өчен түгелгән кан турында искә төшерүче нәрсә итеп һәрвакыт карарга кирәк».

5 «Инҗил» дип язганда, бу белгеч Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрне исәптә тоткандыр дип уйлау дөрес булыр. Бу яхшы хәбәрдә Алланың үз Улын безнең өчен үләргә, мәңгелек тормышыбыз булсын өчен кан түгәргә җибәргәнлеге турында әйтелә (Маттай 20:28; Яхъя 3:16; Римлыларга 5:8, 9). Белгечнең комментариенда Мәсих шәкертләренә каннан тыелырга кушкан күрсәтмә дә бар.

6. Мәсихчеләргә кан турында нинди күрсәтмәләр бирелгән булган һәм ни өчен?

6 Син белгәнчә, Алла Исраил халкына йөзләгән күрсәтмәләр биргән булган. Гайсә үлеме аның шәкертләрен бу законнарны үтәүдән азат иткән (Римлыларга 7:4, 6; Көлессәйлеләргә 2:13, 14, 17; Еврейләргә 8:6, 13). Әмма вакыт узу белән, бер төп таләп турында — ир-атларны сөннәткә утырту турында сорау туган. Әйтик, яһүд булмаган кеше Мәсих каны нигезендә коткарылу алырга тели ди. Аңа, Канунны үтәгәнен күрсәтеп, сөннәтләнергә кирәкме? Мәсихчеләрнең җитәкче советы бу сорауны б. э. 49 елында карап чыккан (Рәсүлләр, 15 нче бүлек). Алла рухы җитәкчелегендә рәсүлләр һәм өлкәннәр мондый нәтиҗәгә килгәннәр: Канунның гамәлдән чыгуы белән сөннәт мәҗбүри түгел. Әмма Алланың кайбер таләпләрен мәсихчеләр дә үтәргә тиеш. Җитәкче совет үз хатында җыелышларга болай дип язган: «Изге Рух һәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнең өскә һичнинди йөк салырга кирәк түгел. Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр» (Рәсүлләр 15:28, 29).

7. Мәсихчеләргә «каннан... тыелу» никадәр мөһим?

7 Җитәкче совет шуны ачык итеп күрсәткән: мораль яктан караганда, «каннан... тыелу» җенси азгынлыктан, потларга табынудан тыелган кебек мөһим. Димәк, канга кагылышлы тыю бик җитди. Потларга табынган яки җенси азгынлыкта катнашкан һәм шуннан соң тәүбә итмәүче мәсихче «Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячак», аның «өлеше... икенче үлем» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Ачылыш 21:8; 22:15). Игътибар итегез: канның изгелеге турындагы Алла җитәкчелеген санга сукмау — мәңгелек үлемгә, ә Гайсә корбанына хөрмәт күрсәтү мәңгелек тормышка китерә ала.

8. Беренче мәсихчеләрнең Алланың кан турындагы җитәкчелегенә җитди караганнарын нәрсәдән күрәбез?

8 Беренче мәсихчеләр кан турындагы Алла җитәкчелеген ничек аңлаган һәм ничек аның буенча эш иткәннәр? Кларкның комментариен искә төшерик: «Инҗил дә аны ризык итеп ашаудан тыйган, чөнки аңа [канга] гөнаһлар кичерелсен өчен түгелгән кан турында искә төшерүче нәрсә итеп һәрвакыт карарга кирәк». Тарих беренче мәсихчеләрнең бу сорауга бик җитди караганын раслый. Мәсәлән, Тертуллиан болай дип язган: «Гладиаторларның уеннарында суелган җинаятьчеләрнең каны агып торган. Аны, эпилепсиядән савыгыр өчен, йотлыгып эчкән кешеләргә игътибар итегез». Мәҗүсиләр канны ризык итеп ашаган, әмма мәсихчеләр, Тертуллиан сүзләре буенча, «хәтта хайван канын да ризык итеп ашамыйлар... Ә шул ук вакыт сез мәсихчеләрне җәзалар өчен кулланган кораллар арасында кан белән тутырылган казылык бар. Сез, әлбәттә, беләсез, [бу] мәсихчеләр өчен рөхсәт ителми». Әйе, мәсихчеләр канны ризык итеп ашаганчы үлүне яхшырак күргәннәр. Алар Алла җитәкчелеген бик мөһим дип санаган.

9. Каннан тыелу, аны ризык итеп ашаудан тыш, тагын нәрсә аңлата?

9 Берәрсе болай дип уйларга мөмкин: җитәкче советның күрсәтмәсе буенча, мәсихчеләргә канны ашарга яки эчәргә, каны чыгарылмаган ит һәм кан өстәп ясалган ризык кына ашарга рөхсәт ителми. Чыннан да, Алланың Нухка бирелгән боерыгы нәкъ шундый мәгънә йөрткән. Рәсүлләр язган боерыкта да мәсихчеләргә «буып үтерелгән хайван», ягъни каны чыгарылмаган ит «ашаудан... тыелыгыз» диелгән булган (Яратылыш 9:3, 4; Рәсүлләр 21:25). Әмма беренче мәсихчеләр бу сүзләрнең күбрәкне аңлатканын белгән. Кайвакыт кешеләр канны медицина максатларыннан чыгып кулланганнар. Тертуллиан билгеләвенчә, кайбер мәҗүсиләр, эпилепсиядән савыгыр өчен, агып чыккан канны эчкән. Кан куллану буенча, шулай ук, башка юллар да булгандыр, чөнки кайберәүләр кан куллану чирләрдән савыгырга яки сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итә дип уйлаган. Димәк, мәсихчеләр өчен каннан тыелу, шулай ук, аны «медицина» максатларыннан чыгып та кулланмау дигәнне аңлаткан. Мәсихчеләр, бу аларның тормышларын хәтта куркыныч астына куйса да, үз карашларында нык торганнар.

Дару итеп кулланылган кан

10. Кан медицинада ничек кулланыла, һәм нинди сорау туа?

10 Безнең көннәрдә медицинада кан куллану киң таралган. Башта канның үзен кулланганнар: аны донордан алып саклаганнар һәм берәр пациентка, мәсәлән яраланган солдатка җибәргәннәр. Вакыт узу белән, галимнәр канны төп компонентларга бүләргә өйрәнгән. Аларны кулланып, табиблар донор канын күбрәк кешеләргә бирә алган: әйтик, яраланган кешенең берсенә плазма, ә икенчесенә эритроцитлар җибәргәннәр. Канга тикшеренүләр үткәрүне дәвам иткәннәр, һәм шунсы ачыкланган: бер компоненттан, мәсәлән плазмадан, эшкәртү аша, бик күп фракцияләр алырга мөмкин, һәм аларны тагын да күбрәк кешеләргә биреп була. Бу яктан тикшеренүләр хәзер дә дәвам ителә һәм кан фракцияләрен куллануга яңа юллар ачыла. Мәсихченең кан фракцияләрен куллану буенча карашы нинди булырга тиеш? Мәсәлән, мәсихче, үземә кан җибәрергә берничек тә ризалашмыйм дип, бу карашында нык тора ди. Әмма табиб канның берәр төп компонентын, мәсәлән эритроцитлар массасын, кабул итәргә өнди. Яки, әйтик, дәвалану канның берәр компонентыннан алынган кечкенә фракциясен куллану белән бәйле ди. Алла хезмәтчесенә, канның изгелеген исәпкә алып һәм Мәсих каны гына чын мәгънәдә үлемнән саклый икәнен исендә тотып, нинди карар кабул итәргә?

11. Шаһитләр инде озак вакыт канга карата медицина мәгълүматларына туры килгән нинди позициядә торалар?

11 Йәһвә Шаһитләре инде күп еллар элек үз позицияләрен белдерделәр. Мәсәлән, алар Америкада чыгучы бер медицина журналына мәкалә яздылар («The Journal of the American Medical Association», 27 ноябрь, 1981 ел; бу мәкалә «Кан ничек сине үлемнән саклый ала?» * (рус) дигән брошюраның 27—29 битләрендә бастырылган). Бу мәкаләдә Яратылыш, Левит һәм Рәсүлләр китабыннан өземтәләр китерелеп, болай дип әйтелгән булган: «Бу өземтәләр медицина терминнарын кулланып язылган булмаса да, Шаһитләр фикере буенча, алар [бу шигырьләр] канның үзен, эритроцит массасын, плазманы кешегә җибәрүне һәм лейкоцитлар, тромбоцитларны кешегә кертүне тыя». 2001 елда чыккан бер җитәкчелектә, «Кан составы» дип исемләнгән мәкаләнең өлешендә: «Кан берничә компоненттан тора: плазма, эритроцитлар, лейкоцитлар һәм тромбоцитлар»,— дип язылган («Emergency Care»). Шулай итеп, медицина мәгълүматларына нигезләнеп, Шаһитләр канның үзен һәм аның төп дүрт компонентын үзләренә җибәрүдән баш тарталар.

12. а) Канның төп компонентларыннан алынган фракцияләргә безнең карашыбыз буенча нәрсә әйтелгән булган? б) Моның турында өстәмә мәгълүматларны кайдан алып була?

12 Шул ук журналның мәкаләсендә болай дип дәвам ителгән: «Шаһитләрнең дини аңлаулары альбумин, иммуноглобулин кебек фракцияләрне һәм гемофилия белән чирләгән кешеләр өчен ясалган препаратларны куллануны тулысынча тыймый. Аларны кабул итәргә яки юкмы — моны һәрбер мәсихче үзе хәл итәргә тиеш». 1981 елдан башлап, медицинада куллану өчен күп фракцияләр (дүрт төп компоненттан алынган кече өлешләр) бүлеп алынган булган. Шуңа күрә, «Күзәтү манарасы» (рус) 15 июнь, 2000 ел санында, «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләдә бу сорау буенча файдалы мәгълүматлар бирелгән иде. Бу мәкаләдә төрле җентеклекләр һәм аргументлар бирелгән, әмма алар барысы да 1981 елда китерелгән принциплар белән туры килгәнен күреп була.

Вөҗданыңның роле

13, 14. а) Нәрсә ул вөҗдан, һәм ул ничек кан белән бәйле сорауларны хәл иткәндә үз ролен уйный? б) Ит ашау турында Алла Исраил халкына нинди җитәкчелек биргән, әмма нинди сораулар туарга мөмкин?

13 Бу сорау буенча карарлар кабул итү вөҗданыбыз белән бәйле. Ни өчен? Мәсихчеләр Алла җитәкчелеге буенча яшәргә кирәклеген беләләр, ләкин кайбер очракларда үз вөҗданыңны исәпкә алып шәхси карарлар кабул итү кирәк. Вөҗдан — ул берәр нәрсәне бәяләр өчен һәм аеруча әхлакый сорауларга кагылышлы сайлау ясар өчен тумыштан бирелгән сәләт (Римлыларга 2:14, 15). Әлбәттә, һәр кешенең үз вөҗданы *. Кайберәүләрдә «зәгыйфь вөҗдан» дип әйтелә Изге Язмаларда, димәк көчле вөҗданлы кешеләр дә бар (1 Көринтлеләргә 8:12). Алла ихтыярын аңлауда, аның фикер йөртү рәвешен һәм карарлар кабул иткәндә белгәннәрне куллануда төрле мәсихче төрлечә үсә. Моны бер мисал белән аңлатыйк: яһүдләр һәм ит ашау.

14 Изге Язмалардан шуны ачык күрәбез: Аллага буйсынып яшәгән кеше каны чыгарылмаган итне ашамас иде. Бу шулхәтле мөһим булган ки, хәтта бер очракта Исраил гаскәрләре, гадәттән тыш шартларда «канлы ит» ашаганга, җитди хатада, гөнаһта гаепле булганнар (Икенчезаконлык 12:15, 16; 1 Патшалык 14:31—35). Ләкин шулай да сораулар туарга мөмкин. Исраилле сарыкны суйганнан соң, аның каны күпме вакыт чыгарга тиеш? Кан чыксын өчен муенын кисәргә кирәкме? Ул сарыкны арткы аякларыннан асып куярга тиешме? Ул күпме асылынып торырга тиеш? Ә зур сыер белән нәрсә эшләргә? Канны чыгарсаң да, аның өлеше иттә кала. Андый итне ашарга ярыймы? Кем моны хәл итә?

15. Ит ашау буенча кайбер яһүдләрнең карашлары нинди булган, әмма Алла нинди принциплар биргән?

15 Канунны төгәл үтәргә тырышкан яһүднең, мондый сораулар белән очрашкач, нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп карагыз. Ул бәлки итне ит базарында алмасаң яхшырак дип уйларга мөмкин. Шулай ук икенчесе, ит берәр кайчан потларга корбан итеп китерелгән булуына шиге булса, итне ашамас иде. Башкалары, итнең канын бетерер өчен билгеле йолалар үтәгәннән соң гына, аны ашаганнар * (Маттай 23:23, 24). Кешеләрнең мондый төрле карашлары турында син үзең нәрсә уйлыйсың? Шуны да әйтергә кирәк: Алла кешеләрдән боларның барысын таләп итмәгәнгә, яһүдләргә күп санлы сорауларын раввиннар советына җибәрү яхшырак булмас идеме? Алар һәрбер сорауга җавап бирсен. Иудаизмда мондый гадәт гамәлгә керсә дә, Йәһвә чын хезмәтчеләренә кан турындагы сорауларны моңа охшаш юл белән хәл итәргә кушмаган, һәм бу безне шатландыра. Алла Канун буенча чиста дип саналган хайваннарны сую һәм каннарын чыгару буенча төп принципларны биргән, әмма башка бернәрсә дә бирмәгән (Яхъя 8:32).

16. Кан компонентының берәр кече фракциясе белән үзеңә инъекция ясатуга мәсихчеләрнең карашы ни өчен төрле булырга мөмкин?

16 Йәһвә Шаһитләре, 11 нче һәм 12 нче абзацларда әйтелгәнчә, канны яки аның дүрт төп компонентын — плазманы, эритроцитларны, лейкоцитларны һәм тромбоцитларны — үзләренә җибәрергә риза түгел. Әмма кан компонентларыннан алынган кече фракцияләр турында нәрсә әйтеп була? Мәсәлән, кан сывороткасын карыйк. Аңарда, елан агуыннан дәвалар өчен яки берәр чир белән көрәшер өчен, антитәнчекләр бар. Бу сыворотка турында нәрсә әйтеп була? Кемдер бу кече фракцияләр хәтта кан да түгел инде, шуңа күрә «каннан... тыелыгыз» дип әйтелгән сүзләрне бу фракцияләргә кулланып булмый дигән нәтиҗә ясый (Рәсүлләр 15:29; 21:25). Бу мәсихче үз карарлары өчен үзе җаваплы. Икенчеләрен вөҗданы кеше яки хайван каныннан ясалган һәркайсы нәрсәне, шул исәптән төп компонентлардан алынган кече фракцияләрне дә кире кагарга этә *. Ә башкалар дәваланыр өчен яки елан агуына каршы дару итеп плазма белогының инъекциясен ясарга рөхсәт итәргә, әмма башка кече фракцияләрне кире кагарга мөмкин. Моннан тыш, дүрт төп компоненттан алынган кайбер препаратлар яшәү өчен бик әһәмиятле һәм эш итү буенча кан компонентларына бик нык охшаш. Шуңа күрә бу препаратларны үзеңә җибәрергә рөхсәт итү компонентны җибәргән кебек була һәм мәсихчеләрнең күпчелеге моңа каршы булыр иде.

17. а) Кан фракцияләре турындагы сорауны чишкәндә, вөҗдан ничек ярдәм итә ала? б) Ни өчен бу сорауларны хәл итүгә җитди карарга кирәк?

17 Мондый карарлар кабул иткәндә, Изге Язмаларда вөҗдан турында әйтелгән сүзләрне җитәкчелек итеп куллану файдалы. Иң беренче кызыктырган сорау буенча Алла Сүзендә нәрсә әйтелгәнен карап чыгарга һәм бу белемнәргә үз вөҗданыңа тәэсир итәргә бирергә кирәк. Бу, берәрсен синең өчен карар кабул итсен дип сорар урынына, синең үзеңә Алла җитәкчелегенә туры китереп карар кабул итәргә ярдәм итәчәк (Мәдхия 24:4, 5). Канның фракцияләре турында сүз барганда, кайберәүләр болай дип уйлый: «Үз вөҗданым буенча эш итәргә кирәк икән, димәк, ничек телим шулай эшли алам». Болай уйлау дөрес түгел. Берәр сорауны вөҗдан буенча хәл итү рөхсәт ителсә, сорау әһәмиятсез дигәнне аңлатмый әле бу. Ул бик җитди сорау булырга мөмкин. Чөнки без кабул иткән карар башкаларга, вөҗданнары безнекеннән аерылып торган кешеләргә тәэсир итәргә мөмкин. Без моны рәсүл Паулның ит турында биргән киңәшеннән күрәбез: бу ит, базарга эләгер алдыннан, бәлки потка китерелгән корбан булгандыр. Мәсихче кардәшенең «зәгыйфь вөҗданын яраламас» өчен игътибарлы булырга тиеш. Әгәр башкалар өчен киртә булса, ул «имандашын һәлак итәргә» мөмкин, ә «Мәсих шундый кеше өчен дә үлде», димәк башкалар өчен киртә булган кеше Мәсихкә каршы гөнаһ кылырга мөмкин. Шулай итеп, кечкенә фракцияләр турындагы сорауны син үзең хәл итәргә тиеш булсаң да, бу сорау буенча карар кабул итүгә җитди карашлы бул (1 Көринтлеләргә 8:8, 11—13; 10:25—31).

18. Кан турындагы сораулар буенча карарлар кабул иткәндә, мәсихчегә, вөҗданы тупасланмасын өчен, нәрсә эшләргә?

18 Кан турында карар кабул иткәндә, тагын бер мөһим якны исәпкә ал: карарың синең үзеңә ничек тәэсир итәчәк. Әгәр канның кечкенә фракциясен кабул итүең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыңны борчыса, син бу борчылуларны игътибарсыз калдырма. Берәрсе сиңа: «Бу фракция зыянсыз, аның белән күпләр дәвалана»,— дигәнгә генә вөҗданың әйткәнне кире какма. Шуны онытма: миллионлаган замандашларыбыз үз вөҗданнарын исәпкә алмый, һәм вөҗданнары тупаслана. Нәтиҗәдә, алар ялганлый яки башка явыз эшләр башкара, һәм вөҗданнары бу явыз эшләр өчен аларны инде борчымый. Әлбәттә, мәсихчеләрнең андый буласы килми (2 Патшалык 24:10; 1 Тимутегә 4:1, 2).

19. Кан белән бәйле булган сорауларны хәл иткәндә, иң беренче итеп безнең өчен нәрсә җитәкчелек булырга тиеш?

19 «Күзәтү манарасы» (рус) журналының 15 июнь 2000 ел санында, «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләнең азагында болай дип әйтелә: «Вөҗдан буенча кабул ителгән карарлар һәм фикерләр төрле. Әмма бу сорау әһәмиятсез дигәнне аңлатамы? Юк. Сорау бик җитди». Бу сорау, «тере Аллаһы» белән үзара мөнәсәбәтләреңә кагылганга, аеруча мөһим. Мондый мөнәсәбәтләр генә, Гайсәнең түгелгән канының коткаручы көче ярдәмендә, мәңгелек тормышка алып бара ала. Алланың канга карашына тирән хөрмәт үстер, чөнки кан ярдәмендә Алла кешеләрне үлемнән коткара. Моның турында яхшы итеп рәсүл Паул язган. Менә аның сүзләре: «[Сез] бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идегез. Ул вакытта сез Аллаһыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы, Аллаһыга якынлаштыгыз» (Эфеслеләргә 2:12, 13).

[Искәрмәләр]

^ 11 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 13 абз. Бер тапкыр Паул һәм дүрт башка мәсихче гыйбадәтханәгә тазарыну йоласын үтәр өчен барганнар. Канун инде гамәлдән чыккан булган, әмма Паул Иерусалимның өлкәннәре әйткәнчә эшләгән (Рәсүлләр 21:23—25). Ә башка мәсихчеләр, бәлкем, үзләрен гыйбадәтханәгә бара алмас яки бу йоланы үти алмас дип санаган булыр иде. Ул вакытта да кешеләрнең вөҗданы төрле булган һәм бүгенге көндә дә төрле булып кала.

^ 15 абз. Яһүдләрнең энциклопедиясендә итне кошер итәр өчен «катлаулы һәм җентекле» кагыйдәләр китерелә («The Encyclopaedia Judaica»). Анда ит ничә минут суда торырга тиеш, калган канны ничек чыгарырга, нинди тоз белән тозларга һәм ничә тапкыр суык суда чайкарга икәнлеге язылган.

^ 16 абз. Кайбер инъекциянең төп яки актив өлеше итеп еш кына рекомбинант препаратлар кулланыла; алар каннан ясалмый. Әмма кайвакыт кан фракциясенең, мәсәлән альбуминның кечкенә өлеше өстәлергә мөмкин. («Күзәтү манарасы» (рус), 1 октябрь, 1994 ел; «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.)

Искә төшерә аласызмы?

• Алла Нухка, исраиллеләргә һәм мәсихчеләргә кан турында нинди җитәкчелек биргән?

• Кан турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре нәрсәне тулысынча кире кага?

• Нинди мәгънәдә канның төп компонентларының кече фракцияләре турындагы сорау вөҗдан буенча хәл ителә, әмма бу нәрсәне аңлатмый?

• Карарлар кабул иткәндә, ни өчен без иң беренче итеп Алла белән үзара мөнәсәбәтләребезне истә тотарга тиешбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге схема]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

КАНГА КАРАТА ТӨП КАРАШ

КАН

КАБУЛ ИТҮ ТЫЕЛА

Эритроцитлар

Лейкоцитлар

Тромбоцитлар

Плазма

МӘСИХЧЕ ҮЗЕ ХӘЛ ИТӘ

Эритроцитлардан алынган фракцияләр

Лейкоцитлардан алынган фракцияләр

Тромбоцитлардан алынган фракцияләр

Плазмадан алынган фракцияләр

[14 биттәге иллюстрация]

Җитәкче совет мәсихчеләр «каннан... тыелырга» тиеш дигән карар кабул иткән.

[17 биттәге иллюстрация]

Кан фракцияләре белән бәйле булган сорауларны хәл иткәндә, вөҗданың әйткәнне игътибарсыз калдырма.