Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла хупламаган гореф-гадәтләрдән үзегезне саклагыз

Алла хупламаган гореф-гадәтләрдән үзегезне саклагыз

Алла хупламаган гореф-гадәтләрдән үзегезне саклагыз

АФРИКА. Өй ишегалдында кызу кояшта ачык табут тора. Кешеләр үлгән кеше белән саубуллашу өчен табут янына килеп китәләр. Олы яшьтәге бер ир-атның күзләрендә кайгы. Ул үлгән кешегә якынрак иелә һәм елап: «Ни өчен син китүең турында миңа әйтмәдең? Ни өчен син мине калдырдың? Хәзер, син кире кайткач, элеккегечә, миңа булышуыңны дәвам итәрсеңме?» — ди.

Ә Африканың икенче бер йортында бала туган. Әмма аны күрергә беркемгә дә рөхсәт ителми. Берникадәр вакыт үткәннән соң гына, баланы кешеләр алдына чыгарып, аңа исем кушу йоласын үтәячәкләр.

Үлгән кеше белән сөйләшү яки яңа туган баланы беркемгә күрсәтмичә тоту — бу кайбер кешеләргә сәер кебек күренергә мөмкин. Әмма кайбер культураларда һәм халыкларда кешеләрнең үлемгә һәм тууга карашларына киң таралган ышанулар тәэсир итә: алар үлгән кеше чынлыкта үлмәгән, ә яши дип саный.

Моңа ышану ритуаллар һәм гореф-гадәтләр белән шулхәтле нык чуалган ки, бу Африкада яшәүче кешеләрнең тормышының һәр ягына кагыла дип әйтеп була. Мәсәлән, миллионлаган кеше яшәүнең төрле вакытлары — туу, балигъ булу, никах, бала туу һәм үлем — бу ата-бабалар дөньясына алып баручы мөһим этаплар дип ышана. Үлгән кеше үлеләр дөньясыннан яшәгәннәрнең тормышларында катнаша ала һәм кабат туып яшәвен дәвам итә ала дип ышана кешеләр.

Бу циклның бар этапларын яхшы гына үтер өчен, кешеләр төрле ритуаллар һәм йолалар үтиләр. Бу гореф-гадәтләр үлемнән соң безнең эчебездәге нәрсәдер яшәвен дәвам итә дигән ышануга нигезләнгән. Чын мәсихчеләр бу ышану белән бәйле булган гореф-гадәтләрдә катнашмыйлар. Ни өчен?

Үлеләр нинди хәлдә?

Изге Язмаларда үлеләрнең нинди хәлдә икәнлеге ачык итеп аңлатылган. «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр... Аларның мәхәббәтләре дә, нәфрәтләре дә, сарыф иткән көчләре дә мәңгегә юкка чыккан... Син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәгазьче 9:5, 6, 10). Алланың чын хезмәтчеләре Изге Язмаларның бу төп хакыйкате белән күптән таныш. Алар яхшы белә: җан үлемсез түгел, ул үлә ала яки юк ителә ала (Йәзәкил 18:4). Алар үлгән кешенең рухы юк икәнен дә белә (Мәдхия 145:4). Борынгы заманда Йәһвә үз халкына каты әмер биргән: үлеләр тере һәм алар кешеләргә тәэсир итәргә сәләтле дигән ышануга нигезләнгән ритуалларда һәм гореф-гадәтләрдә катнашмаска (Икенчезаконлык 14:1; 18:9—13; Ишагыйя 8:19, 20).

Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә ялган дин тәгълиматлары белән бәйле булган һәм буыннан-буынга күчкән йолаларда яки ритуалларда катнашмаган (2 Көринтлеләргә 6:15—17). Кешенең эчендәге нәрсәдер кеше үлеменнән соң яшәвен дәвам итә дигән ялган тәгълимат белән бәйле булган ритуалларда һәм йолаларда бүгенге көндәге Йәһвә Шаһитләре — нинди генә расадан, халыктан яки культурадан алар булмасын — катнашмыйлар.

Берәр йолада катнашырга яки юкмы дигән сорауны хәл иткәндә, мәсихчеләргә кайдан җитәкчелек алырга? Беренчедән, безгә шуны җентекләп тикшерергә кирәк: бу йола Изге Язмаларга нигезләнмәгән берәр тәгълимат белән, мәсәлән үле кешеләрнең рухлары тере кешеләрнең тормышларына тәэсир итә дигән тәгълимат белән бәйле түгелме? Икенчедән, безгә шуны исәпкә алырга кирәк: бу йоланы үтәү яки ритуалда катнашу Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматларын һәм ышануларын белгән берәр кеше өчен киртә булмасмы? Боларны истә тотып, әйдәгез, туу һәм үлү белән бәйле гореф-гадәтләрне карап чыгыйк.

Туу һәм балага исем кушу йоласы

Бала туу белән үткәрелә торган йолаларның күбесе мәсихчеләр өчен яраклы. Ләкин кайбер илләрдә баланың тууы — бу ата-бабалар дөньясыннан кеше җәмгыятенә күчү итеп карала, һәм мондый илләрдә яшәгән мәсихчеләргә бу яктан сак булырга кирәк. Африканың кайбер җирләрендә, мәсәлән, яңа туган баланы берникадәр вакыт, аны беркая алып чыкмыйча һәм исем бирмичә, өйдә генә тоталар. Бу вакыт озынлыгы буенча төрле җирләрдә төрлечә булса да, ул үтү белән балага исем кушу ритуалы үткәрелә: баланы өйдән алып чыгалар һәм туганнар белән дусларга күрсәтәләр. Шул вакытта барысы ишетсен өчен яңа туган баланың исеме игълан ителә.

Бу йоланың мәгънәсе «Гана халкы һәм аның культурасы» дигән китапта болай дип аңлатыла: «Бала тугач, ул җиде көн дәвамында «кунакта» гына һәм рухлар дөньясыннан җирдә яшәр өчен күчеп бара дип санала. [...] Баланы гадәттә өйдә генә тоталар һәм башка кешеләргә күрсәтмиләр» («Ghana—Understanding the People and Their Culture»).

Ни өчен, балага исем кушу йоласын үткәргәнче, берникадәр вакыт көтәләр? Бер китапта бу болай дип аңлатыла: «Сигезенче көнгә кадәр бала кеше дип саналмый. Ул рухлар яшәгән дөньядан әле тулысынча күчеп бетмәгән». Китапта шулай ук болай дип әйтелә: «Аңа исем бирү белән, ул кеше дип санала башлый. Шуңа күрә әти-әнисе балалары үләр дип курыкса, алар аңа исем кушуны аның чыннан да исән калачагына ышанганчы тоткарлап торырга мөмкин. [...] Менә ни өчен кайвакыт «баланың дөньяга чыгуы» дип аталган бу йола бала белән әти-әнисе өчен бик әһәмиятле. Бу ритуал баланы кешелек дөньясына яки җәмгыятенә алып керә» («Ghana in Retrospect»).

Гадәттә исем кушу йоласын гаиләнең иң өлкән яшьтәгесе үткәрә. Йоланың кайбер яклары төрле җирләрдә төрлечә булырга мөмкин, әмма күп очракларда бу йола үтәлгәндә шәраб салына, ата-бабалар рухларына, баланы исән саклап калдырганнары өчен, дога кылалар һәм башка төрле ритуаллар үтиләр.

Йоланың иң мөһим вакыты — бу баланың исемен игълан итү. Балаларына исем сайлау өчен әти-әнисе җаваплы булса да, башка туганнар да исем сайлауда катнаша. Җирле телдә кайбер исемнәр символик мәгънә йөртергә мөмкин. Мәсәлән, «китеп кайтучы», «әнинең әйләнеп кайтуы» яки «әти кире кайтты». Башкалар рухларга баланы кире үлеләр дөньясына алып китәргә комачаулый торган мәгънәле исем бирәләр.

Әлбәттә, бала туганнан соң, моңа шатлануның бернинди дә гаебе юк. Балага берәрсенә багышлап исем кушу яки аның тууы белән бәйле булган исем бирү — болар яраклы йолалар. Һәм балага кайчан исем бирергә — моны әти-әнисе үзе хәл итә. Ләкин кайбер йолалар һәм ритуаллар яңа туган бала үлеләр дөньясыннан яшәү дөньясына күчә торган «кунак» дигән карашка нигезләнгән. Шуңа күрә Аллага яраклы булырга теләгән мәсихчеләр мондый йолаларда катнашмыйлар һәм үткәрмиләр.

Өстәвенә, күп кешеләр бу йолага бала тормышындагы мөһим күчү вакыты итеп карасалар да, мәсихчеләргә башка кешеләрнең вөҗданына игътибарлы булырга кирәк һәм иман итмәгән кешеләргә бу ничек тәэсир итә икәнен исәпкә алырга кирәк. Әйтик, әгәр бер мәсихче гаилә үзләренең яңа туган баласына исем кушу йоласын үтәгәнгә кадәр аны башкаларга күрсәтмәсә, кешеләр нәрсә уйлар? Ә бала өчен сайлаган исем үзләре вәгазьләгән Изге Язмалар хакыйкатенә каршы булса, бу кешеләргә ничек тәэсир итәр?

Шуңа күрә мәсихчеләр, балага кайчан һәм ничек исем бирергә дип сайлаганда, «һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләргә» тырышалар һәм моны берсенә дә киртә булмаслык итеп башкаралар (1 Көринтлеләргә 10:31—33). Алар үлеләрне хөрмәт итәр өчен кертелгән «үзләренең йолаларын үтәр өчен... Аллаһы әмерен кире какмыйлар». Алар тере Алланы, Йәһвәне хөрмәт итәләр (Марк 7:9, 13).

Үлемнән яшәүгә күчү

Күп кешеләр үлемгә дә, тууга кебек, бер дөньядан икенче дөньяга күчүгә кебек карый. Аларның фикере буенча, үлгән кеше күзгә күренә торган дөньядан үлеләрнең күзгә күренми торган дөньясына күчә. Кешеләрнең күбесе шуңа ышана: ата-бабалар рухларының тереләргә җәза бирергә яки аларны бүләкләргә көче бар, һәм үле кешегә багышланган кайбер йолаларны һәм ритуалларны үтәмәсәң, бу рухларның ачуы чыга. Бу ышану кешеләрнең җирләүне оештыруларына һәм үткәрүләренә бик нык тәэсир итә.

Үлгән кешенең күңелен табуга багышланган җирләү йоласын үткәргәндә, төрле кеше үзен төрлечә тота. Анда кычкырып елаулар, мәет янында кычкырулар һәм җирләгәннән соң шатлану һәм күңел ачулар да булгалый. Анда кайвакыт күп итеп ризык әзерлиләр, аракы эчәләр һәм акыртып куелган музыкага бииләр. Бу йола алар өчен шулхәтле мөһим ки, хәтта акчалары булмаган гаиләләр дә, «тиешле җирләү» үткәрер өчен, бу авырлыкларга һәм бурычларга китерсә дә, күп очракларда акча табарга тырышалар.

Инде берничә дистә ел дәвамында Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнмәгән җирләү йолаларын фаш итеп мәкаләләр чыгаралар *. Бу — табут янында утыру, шәраб салу, үле кеше белән сөйләшү яки аңа үтенүләр белән мөрәҗәгать итү, үлгән кешенең елын үткәрү кебек йолалар һәм кеше үлемнән соң яши дигән ышануга нигезләнгән башка йолалар. Алла хупламаган мондый йолалар «пычрак», «буш» һәм кеше гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Алар Алла Сүзендәге хакыйкать буенча түгел (Ишагыйя 52:11; Көлессәйлеләргә 2:8).

Башка кешеләрнең басымы

Гадәткә кереп киткән йолаларны үтәми башлау кайберәүләргә кыенлыклар китерергә мөмкин. Үлгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү бик мөһим дип саналган илләрдә аларны үтәми башлау аеруча авыр булырга мөмкин. Йәһвә Шаһитләре мондый йолаларны үтәмәгәнгә, аларга шик белән карый башлыйлар, яки аларны җәмгыятьне һәм үлгән кешене хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. Тәнкыйтьләү һәм каты басым кайбер мәсихчеләрне, алар Изге Язмалар хакыйкатен төгәл белсәләр дә, башкалар белән бу йоланы үтәүгә кушылырга эткән (1 Петер 3:14). Икенчеләре, бу йолалар безнең культурабызның өлеше дип, аларда катнашуларын дәвам итәләр. Ә кемдер йоланы үтәмәсәң, бу Алла халкы турында яман сүз таратуга китерер дип фикер йөрткән.

Без башка кешеләрне юри рәнҗетергә теләмибез. Әмма шул ук вакыт Изге Язмаларда кисәтү бар: хакыйкать ягында нык торып, без чын Алладан читләшкән бу дөньяның нәфрәтенә дучар булачакбыз (Яхъя 15:18, 19; 2 Тимутегә 3:12; 1 Яхъя 5:19). Без үз теләгебез белән бу позициядә торабыз һәм рухи караңгылыкта яшәгән кешеләрдән аерылып торырга тиеш икәнебезне беләбез (Малахий 3:18; Гәләтиялеләргә 6:12). Гайсә Иблиснең Алла хупламаган эшләрне башкарырга тәкъдим итүен кире каккан кебек, без дә, басымга карамастан, Алла хупламаганны башкарырга теләмибез (Маттай 4:3—7). Кешеләрдән куркыр урынына, чын мәсихчеләр Йәһвә Алла хуплаган эшләрне башкарырга һәм аны хакыйкать Алласы буларак хөрмәт итәргә телиләр: башкаларның басымы аркасында Аллага гыйбадәт кылуларын пычратмыйлар һәм Изге Язмалардагы принципларда каты торалар (Гыйбрәтле хикәя 29:25; Рәсүлләр 5:29).

Үлеләргә хөрмәт, ә гыйбадәт кылу Йәһвәгә

Якыннарыңның берәрсе үлсә, кайгы-хәсрәт кичерү яки елау табигый (Яхъя 11:33, 35). Яраткан кешебез үлгәч, аны истә тоту һәм тиешле җирләү үткәрү — бу яратуыбызның тиешле чагылышлары. Ләкин Йәһвә Шаһитләре үлем аркасында кичергән зур кайгыны Алла хупламаган йолалар үткәрмичә җиңәргә тырышалар. Үлгән кешеләрдән курку нык таралган халык арасында үскән кешегә моны эшләү җиңел түгел. Якының үлгәч, зур кайгы аркасында үзеңне дөрес һәм акыллы тоту авыр булырга мөмкин. Әмма Йәһвә — «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһы» — тугры мәсихчеләргә көч бирә, шулай ук яратучы имандашлар да бу кешегә ярдәм итә (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Алар үлгән кеше инде уйламый икәненә ышаналар, Алла аны хәтерендә калдыра һәм бер көнне аны терелтәчәк икәненә иман итәләр. Бу иман чын мәсихчеләргә терелтүнең чынлыгын кире каккан җирләү йолаларыннан үзләрен читтә тотарга булыша.

Йәһвә безне «караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына» чакырган. Әллә бу безне сокландырмыймы? (1 Петер 2:9). Әйе, без кеше туганда шатлык, ә якын кеше үлгәндә кайгы кичерәбез. Әмма дөрес булганны эшләргә теләвебез һәм Йәһвә Алланы нык яратуыбыз безне «яктылык кешеләре булып яшәргә» һәрвакыт дәртләндерсен. Алла хупламаган һәм мәсихче диненә каршы булган йолаларда катнашып, безнең беребез дә беркайчан да үзен рухи яктан пычратырга рөхсәт итмәсен (Эфеслеләргә 5:8).

[Искәрмә]

^ 23 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган брошюраларны карагыз: «Үле кешеләрнең рухы. Алар сиңа ярдәм яки зыян китерә аламы? Алар чыннан да бармы?» (рус) һәм «Мәңгелек тормышка юлны син таптыңмы?» (ингл.).