Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Патшалыгының пәйгамбәрлек итеп бирелгән күренешләре үтәлә

Алла Патшалыгының пәйгамбәрлек итеп бирелгән күренешләре үтәлә

Алла Патшалыгының пәйгамбәрлек итеп бирелгән күренешләре үтәлә

«Сез... караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу [пәйгамбәрлек итеп бирелгән] хәбәргә әһәмият биреп, дөрес эшлисез» (2 ПЕТЕР 1:19).

1. Бүгенге дөнья нинди хәлдә, һәм шул ук вакыт тагын нәрсә күрәбез?

БҮГЕНГЕ дөньяда бер кризисны икенчесе алмаштырып тора дип әйтеп була. Экология белән бәйле проблемалардан башлап бөтен җир буенча таралган терроризмга кадәр — барлык бу проблемалар үрчи, һәм аларны чишәр өчен кешеләрнең көче инде җитми кебек күренә. Бу яктан диннәр дә ярдәм итә алмый. Алар хәлне еш кына кискенләштерә генә: фанатизм, нәфрәт итүне һәм кешеләрнең бүленешүенә китергән милләтчелекне үстерәләр. Халыкларны, алдан ук әйтелгәнчә, «дөм караңгылык» чолгап алган (Ишагыйя 60:2). Әмма шул ук вакыт миллионлаган кеше киләчәккә өмет белән карый. Ни өчен? Чөнки алар Алланың пәйгамбәрлек итеп әйтелгән сүзен «караңгы урында балкып торган» яктырткыч итеп кабул итәләр. Алар Изге Язмаларда язылган Алла «хәбәренә» үз тормышлары белән җитәкчелек итәргә бирәләр (2 Петер 1:19).

2. Данилның ахыр заман турындагы пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, рухи аңлау кемнәрдә генә бар?

2 «Ахыр заман» турында язганда, Данил пәйгамбәр болай дигән: «Күпләр, чын белем эзләп, арлы-бирле йөрерләр, һәм чын белем артыр. Күпләр чистартылачак, агартылачак һәм вәсвәсә аша эретеп коелган булачаклар. Бозыклар исә бозыклык эшләүләрен дәвам итәчәк, бозыкларның берсе дә моны аңламаячак, әмма акыллылар аңлаячак» (Данил 12:4, 10). Рухи аңлау Алла Сүзен тырышып өйрәнгән кешеләрдә генә бар. Алар белем эзләп, «арлы-бирле йөри» дип әйтеп була, алар Алла нормаларына буйсыналар һәм аның ихтыярын үтәргә тырышалар (Маттай 13:11—15; 1 Яхъя 5:20).

3. 1870 елларда яшәгән Изге Язмаларны өйрәнүче кешеләр нинди мөһим хакыйкатьне аңлаганнар?

3 Инде 1870 елларда, әле «соңгы көннәр» башланганчы, Йәһвә Алла «Күкләр Патшалыгының серләрен» ачыклый башлаган (2 Тимутегә 3:1—5; Маттай 13:11). Күп кешеләр Мәсих кайтуын барысы да күрәчәк дип санаса да, шул көннәрдә яшәгән Изге Язмаларны өйрәнүчеләрнең кечкенә төркеме генә Гайсәнең күзгә күренмичә кайтачагын аңлаган. Һәм күктә патша булып утыргач, ул шул мәгънәдә җиргә «кайтачак» — ул җиргә игътибарын туплаячак. Шәкертләр аның күзгә күренмичә идарә итә башлавын беленеп торган җыелма билге ярдәмендә аңлаячаклар (Маттай 24:3—14).

Пәйгамбәрлек итеп бирелгән күренешләр үтәлә

4. Ничек Йәһвә бүген үз хезмәтчеләренең иманын ныгыта?

4 Мәсихнең патша даны турындагы иң ачык пәйгамбәрлек күренеше — бу Гайсәнең үз шәкертләре алдында үзгәрүе булган (Маттай 17:1—9). Бу күренеш Петер, Ягъкуб һәм Яхъяның иманын ныгыткан; ул вакытта күп кешеләр, Гайсәдән өмет иткәннәрен алмаганга, аның артыннан бармый башлаганнар. Аларның өметләре Изге Язмага каршы булган. Бүген, без яшәгән ахыр заманда, Йәһвә үз хезмәтчеләренең иманын шул ук рәвешчә ныгыта: шул искиткеч күренешнең һәм аның белән бәйле булган башка күп пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күбрәк ачыклый. Әйдәгез, иманны ныгыта торган бу пәйгамбәрлек күренешләрнең кайберсен карап чыгыйк.

5. «Таң йолдызы» ул кем, һәм кайчан ул «балкыган»?

5 Гайсәнең үз шәкертләре алдында үзгәрүен искә алып, рәсүл Петер болай дип язган: «Шуның өчен без пәйгамбәрләр сөйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әһәмият биреп, дөрес эшлисез. Сез, көн җитеп, йөрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез» (2 Петер 1:19). Таң йолдызы, яки «иртәнге якты йолдыз» — бу дан казанган Гайсә Мәсих (Ачылыш 22:16). Ул 1914 елда «балкыды» дип әйтеп була: шул елны күктә Алла Патшалыгы урнаштырылган булган. Бу яңа эраның башлануын күрсәткән (Ачылыш 11:15). Гайсә үзгәрүенең күренешендә аның белән Муса һәм Ильяс сөйләшкән. Алар кемнең образы?

6, 7. Гайсә үзгәрүенең күренешендә аның белән булган Муса һәм Ильяс кемнең образы, һәм Изге Язмаларда шул кешеләр турында нинди мөһим җентеклекләр әйтелә?

6 Муса белән Ильяс Мәсих белән бергә аның данында булганнар, шуңа күрә бу ике тугры шаһит — Гайсә белән аның Патшалыгында идарә итүчеләрнең образы. Гайсәнең хакимдәшләре булырга тиешлеге, шулай ук, Данил китабындагы пәйгамбәрлек белән туры килә. Анда Мәсихнең патша булып утыруы турында сүз бара. Данил «кеше Улы кебек» затның «Көннәрдән Борынгы» Йәһвә Алладан «мәңгелек хакимлек» алганын күргән. Әмма Данилның шуннан соң күргәннәре кызык. «Патшалык һәм хакимлек һәм бөтен күк астындагы патшалыкларның бөеклеге Аллаһы Тәгаләнең изгеләренең халкына бирелгән булачак»,— дип язган Данил (Данил 7:13, 14, 27). Димәк, Алла, Гайсә үзгәрүенең күренеше бирелгәнче 500 елга якын алдарак, патшалык бөеклеген Мәсих белән «изгеләр» уртаклашачак дип ачкан.

7 Данил пәйгамбәрлегендә әйтелгән «изгеләр» алар кем? Моңа җавапны рәсүл Паул табарга ярдәм итә. Ул андый кешеләр турында болай дип язган: «Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да — без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чөнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз» (Римлыларга 8:16, 17). Димәк, «изгеләр» — бу Гайсәнең рух белән майланган шәкертләре. Ачылыш китабында без Мәсихнең сүзләрен укыйбыз: «Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен». 144 000 үлемнән терелтелгән «җиңүчеләр» Гайсә белән җир өстеннән (ЯД) хакимлек итәчәкләр (Ачылыш 3:21; 5:9, 10; 14:1, 3, 4; 1 Көринтлеләргә 15:53).

8. Гайсәнең майланган шәкертләренең хезмәте кайсы яклардан Муса белән Ильяс башкарган эшкә охшаш, һәм нинди җимешләр бу китерә?

8 Әмма ни өчен майланган мәсихчеләр Муса һәм Ильяс итеп күрсәтелгән? Эш шунда ки, бу мәсихчеләр җирдә яшәгән вакытларында Муса белән Ильяс башкарган эшкә охшашны башкаралар. Мәсәлән, алар, авырлыкларга карамастан, Алланың шаһитләре булып хезмәт итәләр (Ишагыйя 43:10; Рәсүлләр 8:1—8; Ачылыш 11:2—12). Муса белән Ильяс кебек, алар ялган динне фаш итәләр һәм эчкерсез кешеләрне Йәһвәгә генә хезмәт итәргә чакыралар (Чыгыш 32:19, 20; Икенчезаконлык 4:22—24; 3 Патшалык 18:18—40). Аларның эшләре җимешләр китерәме? Һичшиксез! Бу хезмәтчеләр майланган мәсихчеләрнең тулы санын да җыйганнар һәм миллионлаган «башка сарыкларга» әзерлек белән Гайсә Мәсихкә буйсынырга да ярдәм итәләр (Яхъя 10:16; Ачылыш 7:4).

Мәсих җиңәр өчен чыга

9. Гайсәнең бүгенге дәрәҗәсе Ачылыш 6:2 дә ничек сурәтләнә?

9 Бүген Гайсә яшь ишәккә атланган кеше түгел, ул — күктәге куәтле Патша. Күренештә ул атка утырган җайдак итеп күрсәтелә. Ә Изге Язмаларда ат сугыш символы итеп кулланыла (Гыйбрәтле хикәя 21:31). «Менә... ак ат күрдем,— дип әйтелә Ачылыш 6:2 дә,— һәм кулына җәя тоткан җайдагына таҗ бирелде. Ул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты». Гайсә турында шулай ук Давыт та язган: «Ходай Сиңа Сионнан кодрәт таягын җибәрер: дошманнарың арасында баш булып тор» (Мәдхия 109:2).

10. а) Ничек Мәсихнең җиңү белән чыгуы башланган? б) Ничек Гайсәнең беренче җиңүе дөньядагы хәлгә тәэсир иткән?

10 Башта Гайсә үзенең иң көчле дошманнарын җиңгән: Шайтанны һәм җеннәрне. Ул аларны күктән җиргә бәреп төшергән. Бу явыз рухлар, аларга инде күп калмаганын белеп, кешелеккә үз ярсуын яудыралар, шуңа күрә «җиргә... кайгы» килә. Бу кайгы Ачылыш китабында башка өч җайдак белән күрсәтелә (Ачылыш 6:3—8; 12:7—12). Гайсә, үзенең Патша булып идарә итәчәк вакытын сурәтләп, «дөнья бетәчәгенең» билгесен алдан ук әйткән. Аның сүзләре буенча, шул җайдакларның чыгуы сугышларның, ачлыкның һәм үлемгә китерүче чирләрнең сәбәбе булган (Маттай 24:3, 7; Лүк 21:7—11). Мәсих Шайтанның җирдәге оешмасын тулысынча юк итеп, тәмам җиңгәнче, бу «тулгак тоту газаплары» һичшиксез тагын да көчәя барачак (Маттай 24:8) *.

11. Мәсихчеләр җыелышының тарихы Мәсихнең патша хакимлеге турында ничек итеп шаһитлек бирә?

11 Гайсәнең патша хакимлеге тагын бер яктан күренгән: ул мәсихчеләр җыелышын саклаган. Гайсә моны алар бөтен дөнья буенча Патшалык турында вәгазьли алсын өчен — үзләренә бирелгән йөкләмәне үти алсын өчен эшләгән. Бөек Бабылның — ялган диннең бөтендөнья империясенең һәм үзләрен дошманнарча тоткан сәяси көчләрнең каты каршы килүләренә карамастан, вәгазь эше туктамады, ул хәтта киңрәк тә җәелде. Вәгазь эшендәге шундый зур уңышларның моңа кадәр тарихта булганы юк иде әле (Ачылыш 17:5, 6). Бу Мәсихнең патша хакимлеген күрсәтүче бик көчле дәлил! (Мәдхия 109:3).

12. Ни өчен кешеләрнең күпчелеге Мәсихнең күзгә күренмәс патшалык итүен танымый?

12 Кызганычка каршы, кешеләрнең күпчелеге, шул исәптән үзләрен христиан дип атаган кешеләр дә, шуны аңламый: җирдәге бик мөһим вакыйгалар Мәсихнең күзгә күренмәс идарә итүен күрсәтә. Бу кешеләр Алла Патшалыгы турында сөйләгән кешеләрдән хәтта мыскыллап көләләр дә (2 Петер 3:3, 4). Ни өчен? Чөнки Шайтан бу кешеләрнең акылын томалаган (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Чынлыкта Шайтан христианнар динен инде күп гасырлар элек рухи караңгылык белән каплый башлаган, һәм нәтиҗәдә Патшалыкка өмет — кадерле өмет онытылган булган.

Патшалыкка өмет онытылган

13. Христианнар дине рухи караңгылык белән каплангач нәрсә булган?

13 Мәсихчеләр җыелышына мөртәтләр керәчәк дип Гайсә алдан ук әйткән булган. Ул аларны иген арасындагы чүп үләне — тиле бодай белән чагыштырган һәм алар күпләрне хакыйкатьтән читкә алып китәчәк дигән (Маттай 13:24—30, 36—43; Рәсүлләр 20:29—31; Яһүд 4). Вакыт узу белән, үзләрен христиан дип атаган кешеләр мәҗүсиләрнең бәйрәмнәрен, йолаларын һәм тәгълиматларын, «христианнарныкы» дип атап, үзләштерә башлаган. Мәсәлән, Раштуа бәйрәме үз башлангычын Митра белән Сатурн исемле мәҗүси илаһларны хөрмәтләп үткәрелгән йолалардан алган. Ни өчен соң христианнар Изге Язмаларга нигезләнмәгән бу бәйрәмне үзләштергән? «Раштуаны — Гайсә Мәсихнең туган көнен үткәрү кешеләр Мәсихнең кире кайтуын көтеп түземлекләрен югалтканга кертелгән булган»,— дип әйтелә бер китапта («The New Encyclopædia Britannica», 1974 ел).

14. Ничек итеп Ориген белән Августинның тәгълиматлары Патшалык турындагы хакыйкатьне бозган?

14 Шулай ук «патшалык» дигән сүзнең мәгънәсе дә әкрен генә үзгәрә барган. Мәсәлән, бер китапта болай дип әйтелә: «[III гасырда яшәгән теолог] Оригеннан башлап „патшалык“ дигән сүз христианнарда башка мәгънә йөртә башлый — ул кешенең эчке дөньясы белән бәйле итеп күрсәтелә, Алла кешеләрнең йөрәкләрендә дип әйтелә» («The Kingdom of God in 20th-Century Interpretation»). Ориген үз тәгълиматларын нәрсәгә нигезләгән? Изге Язмагамы? Юк. Ул үз тәгълиматларын «фәлсәфә принципларына һәм карашларына нигезләгән, ә алар Мәсихнең һәм беренче мәсихчеләрнең фикер йөртү рәвешеннән аерылып торган». Ә Мөбарәк Августин (б. э. 354—430 еллары) үзенең «Алла шәһәре турында» дигән хезмәтендә чиркәүләр — бу Алла Патшалыгының үзе дип әйткән («De Civitate Dei»). Изге Язмаларга нигезләнмәгән мондый карашлар христиан чиркәүләренә, сәяси хакимлекне үз кулларына алыр өчен, теологик нигез биргән. Һәм алар бу хакимлекне, еш кына мәрхәмәтсез рәвештә, гасырлар дәвамында кулланганнар (Ачылыш 17:5, 18).

15. Гәләтиялеләргә 6:7 дәге сүзләрнең дөреслеге христиан чиркәүләренең хәленнән ничек күренә?

15 Бүген чиркәүләр чәчкәннәрен ура (Гәләтиялеләргә 6:7). Аларның күпләре, күрәсең, хакимлекләрен дә һәм үзләренә килүче кешеләрне дә югалта. Бу хәлне еш кына Европа илләрендә күзәтеп була. Бер журналда әйтелгәнчә, «хәзер Европаның мәһабәт гыйбадәтханәләре Аллага гыйбадәт кылу урыны түгел, ә бары тик туристлар гына йөри торган музейлар» булып хезмәт итә («Christianity Today»). Шул ук хәлне башка илләрдә дә күреп була. Ялган дин өчен бу нәрсәне аңлата? Ул, ярдәм булмаганга, үзеннән-үзе юкка чыгармы? Һәм чын иман итү белән нәрсә булачак?

Алланың бөек көненә әзерләнегез

16. Ни өчен Бөек Бабылга карата үскән дошманлык хисе игътибарга лаек?

16 Башта тыныч кына торган вулканнан төтен белән көл чыга башласа, димәк, озакламыйча лавасы атылып чыгачак. Нәкъ шулай ук дөньядагы диннәргә карата үсә барган дошманлык хисе дә ялган диннәрнең озакламыйча юк ителәчәген күрсәтә. Тиздән Йәһвә шундый эш башкарачак: ул рухи фахишәне — Бөек Бабылны — фаш итеп тар-мар итәр өчен, сәяси көчләрне берләшергә этәчәк (Ачылыш 17:15—17; 18:21). Чын мәсихчеләргә бу һәм «зур афәттә» булачак башка вакыйгалардан куркырга кирәкме? (Маттай 24:21). Һич тә юк! Чын мәсихчеләрнең, Алла явызларга каршы чыккач, чынлыкта, шатланыр өчен сәбәпләре булачак (Ачылыш 18:20; 19:1, 2). Беренче гасырда Иерусалим һәм анда яшәгән мәсихчеләр белән булганнарны карап чыгыйк.

17. Ни өчен Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә булачак вакыйгалардан куркасы юк?

17 Б. э. 66 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны чолгап ала. Рухи яктан уяу булган мәсихчеләрне бу куркытмый, алар каушап та калмыйлар. Алла Сүзен тырышып өйрәнгәнгә, алар шәһәрнең «җимерелү вакыты якын» икәнен аңлыйлар (Лүк 21:20). Алла аларга котылыр өчен мөмкинлек бирәчәген дә алар белгән. Һәм андый мөмкинлек туу белән Иерусалимнан качканнар (Данил 9:26; Маттай 24:15—19; Лүк 21:21). Нәкъ шулай ук бүген дә Алланы белгән һәм аның Улына буйсынган кешеләргә булачак вакыйгалардан куркасы юк (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9). Зур афәт башлангач, алар, котылулары якынлашканга, «тураеп басып» шатлык белән «башларын күтәрерләр» (Лүк 21:28).

18. Гогның Йәһвә хезмәтчеләренә һөҗүме нәрсә белән тәмамланачак?

18 Бөек Бабыл юк ителгәч, Шайтан, Магог җирендәге Гогның ролен үтәп, тыныч яшәгән Алла шаһитләренә соңгы һөҗүмдә ташланачак. Җиңел генә җиңү яулыйбыз дип, Гогның кешеләре «җирне каплар өчен кара болыт кебек... күтәреләчәкләр». Әмма аларның өметләре акланмаячак! (Йәзәкил 38:14—16, 18—23). Рәсүл Яхъя болай дип яза: «Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат; аның Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. [...] Аның авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора». Шул җиңелмәс «Патшаларның Патшасы» Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен коткарачак һәм аларның бар дошманнарын юк итәчәк (Ачылыш 19:11—21). Гайсә үзгәрүенең күренеше үзенең югары ноктасына җитәчәк. Моны үз күзләрең белән күзәтү чыннан да гаҗәеп булачак!

19. Ничек Мәсихнең тугры шәкертләре аның ахыргы җиңүен кабул итәчәкләр, һәм аларга хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

19 Гайсә «Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү өчен киләчәк» (2 Тессалуникәлеләргә 1:10). Җиңүче Алла Улына ихтирам белән карап торган кешеләр арасында булырга телисеңме? Андый теләгең булса, иманыңны ныгытуны дәвам ит һәм әзер бул, чөнки кеше Улы син көтмәгән сәгатьтә киләчәк (Маттай 24:43, 44).

Аек булыгыз

20. а) Аллага «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» өчен рәхмәтле булуыбыз нәрсәдән күренәчәк? б) Үзеңә нинди сораулар бирергә кирәк?

20 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Алла халкын рухи яктан уяу торырга һәм аек булырга бертуктаусыз чакырып тора (Маттай 24:45, 46; 1 Тессалуникәлеләргә 5:6). Үз вакытында бирелгән бу искә төшерүләр өчен син рәхмәтлеме? Үз тормышыңда нәрсәне беренче урынга куярга дип уйланганда, син шул искә төшерүләрне исәпкә аласыңмы? Үз-үзеңә шундый сораулар бир: «Күктән идарә иткән Алла Улын иман күзләре белән күрәмме? Рухи „күзләрем“ томаланмаганмы? Алла Улының Бөек Бабылга һәм Шайтан дөньясының башка өлешенә чыгарылган Алла хөкемен үтәргә җыенганын күрәмме?»

21. Ни өчен кайберәүләрнең рухи «күзләре» томаланган, һәм аларга тоткарланмыйча нәрсә эшләргә кирәк?

21 Безнең көннәрдә Алла хезмәтчеләренең кайберләре үзләренең рухи «күзләренә» томаланырга рөхсәт итәләр. Аларга, бәлки, беренче гасыр мәсихчеләренә кебек, түземлек яки ныклык җитми торгандыр. Бәлки, аларга тормыш мәшәкатьләре, мал-мөлкәт артыннан куу яки эзәрлекләүләр нык тәэсир иткәндер (Маттай 13:3—8, 18—23; Лүк 21:34—36). Кайберәүләргә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» басмаларының кайбер фикерләрен аңларга авырдыр — андый очраклар да булырга мөмкин. Син дә мондый хәлгә эләккән булсаң, без сине Алла Сүзен өйрәнүгә яңа көч белән керешергә һәм Йәһвәгә, сиңа үзе белән нык һәм якын мөнәсәбәтләргә кабат ия булырга булышсын өчен, дога кылырга чакырабыз (2 Петер 3:11—15).

22. Гайсә үзгәрүенең күренеше һәм аның белән бәйле пәйгамбәрлекләр турында уйланганда, син нинди хисләр кичерәсең?

22 Мәсих шәкертләре дәртләндерүгә мохтаҗ булганда, аларга Гайсә үзгәрүенең күренеше бирелгән булган. Без исә тагын да бөегрәкне күрдек: бу күренешнең һәм аның белән бәйле пәйгамбәрлек итеп бирелгән тагын башка күренешләрнең үтәлешен күрдек. Бүгенге гаҗәеп вакыйгалар һәм киләчәктәге вакыйгалар турында уйланганда, йөрәкләребез рәсүл Яхъяның: «Амин, Раббы Гайсә, кил!» — дип кычкырганда кичергән хисләре белән тула (Ачылыш 22:20).

[Искәрмә]

^ 10 абз. Дөньядагы проблемалар, тулгак тоту газаплары кебек, тагын да ешаячак, көчлерәк булачак һәм дәвамлылыгы буенча озынаячак. Бу проблемалар зур афәттә иң югары ноктасына җиткәнче дәвам итәчәк.

Хәтерлисезме?

• 1870 елларда Изге Язмаларны өйрәнгән кечкенә төркем Мәсихнең кайтуына кагылышлы нинди хакыйкатьне аңлаган?

• Гайсә үзгәрүенең күренеше ничек итеп үтәлә барган?

• Мәсих патшалык итә башлагач, бу дөнья хәленә һәм мәсихчеләр җыелышының эшенә ничек тәэсир иткән?

• Мәсих тулысынча җиңү яулаганда исән калыр өчен, нәрсә безгә хәзер эшләргә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25, 26 биттәге иллюстрацияләр]

Пәйгамбәрлек күренешләр үтәлә.

[26 биттәге иллюстрация]

Мәсих җиңәргә дип чыккач, нәрсә булганын беләсеңме?