Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә кебек сабыр булыгыз

Йәһвә кебек сабыр булыгыз

Йәһвә кебек сабыр булыгыз

«Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый... Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә» (2 ПЕТЕР 3:9).

1. Йәһвә кешеләргә нинди кыйммәтле бүләк тәкъдим итә?

ЙӘҺВӘ безгә беркем дә бирә алмый торган нәрсәне тәкъдим итә. Бу бик кадерле, кыйммәтле нәрсә һәм аны эшләп тә, сатып та алып булмый. Ул мәңгелек тормыш бүләген тәкъдим итә. Бу бүләк безнең күбебез өчен оҗмах җирендәге мәңгелек тормышны аңлата (Яхъя 3:16). Нинди шатлыклы булачак андагы тормыш! Анда безгә шулхәтле күп кайгы китерә торган нәрсәләр — ызгыш-талаш, көч куллану, ярлылык, җинаятьчелек, авырулар һәм хәтта үлем дә башка булмаячак. Аллаһы Патшалыгының җитәкчелеге астында кешеләр чын тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәячәкләр. Без мондый Оҗмахтагы тормышны түземсезлек белән көтәбез! (Ишагыйя 9:6, 7; Ачылыш 21:4, 5).

2. Ни өчен Йәһвә Шайтанның бу явыз дөньясын әлегә юк итмәгән?

2 Оҗмахны җирдә Йәһвә урнаштырачак, һәм ул бу вакытны үзе дә көтә. Чөнки ул тәкъвалыкны һәм гаделлекне сөя (Мәдхия 32:5). Бу дөнья аның тәкъва принципларына ваемсызлык белән һәм дошманнарча карый, аның хакимлеген кире кага һәм аның халкын эзәрлекли. Әлбәттә, Аллаһыга моны күрү шатлык китерми. Шулай да ул Шайтанның бу явыз дөньясын әлегә юк итми, чөнки моңа мөһим сәбәпләр бар. Бу сәбәпләр аның хакимлек итәргә хокукына кагыла торган әхлакый сораулар белән бәйле. Бу сорауларны хәл иткәндә Йәһвә безне аңа җәлеп итә торган, безнең көннәрдә күп кешеләрдә булмаган сыйфатны — сабырлыкны күрсәтә.

3. а) Изге Язмаларда «сабырлык» дип тәрҗемә ителгән грек һәм еврей сүзләренең мәгънәсе нинди? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Изге Язмаларда «рухның озынлыгы» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе кайбер урыннарда «түземлелек» һәм «сабырлык» дип тәрҗемә ителә. «Сабырлык» дигән сүзгә туры килгән еврей һәм грек сүзләре «чыдам» һәм «ачуга әкрен» дигән мәгънә йөртәләр. Йәһвә сабырлыгы безгә нинди файда китерә? Бу сыйфатны күрсәткән Йәһвәдән һәм түземлелек күрсәткән аның хезмәтчеләреннән без нинди сабак ала алабыз? Йәһвәнең сабырлыгы чиксез түгеллеген без кайдан беләбез? Әйдәгез бу сорауларны карап чыгыйк.

Йәһвә сабырлыгы

4. Йәһвәнең сабырлыгы турында рәсүл Петер нәрсә язган?

4 Йәһвәнең сабырлыгы турында рәсүл Петер болай дип язган: «Сез, сөеклеләрем, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы өчен бер көн мең ел сыман, һәм мең ел бер көн сыман. Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:8, 9). Бу шигырьләрдә ике фикер бар. Аларны карап чыккач, без ни өчен Йәһвә сабырлык күрсәтә икәнен аңлый алырбыз.

5. Ничек Йәһвәнең вакытка карашы аның башкарган эшләренә тәэсир итә?

5 Беренчедән, Йәһвәнең вакытка карашы безнеке кебек түгел. Мәңге Яшәүчегә мең ел бер көн сыман. Аның өчен вакыт чикле түгел, һәм вакыт аның өстеннән хакимлек итми. Әмма эш итәргә кирәк булганда, ул озакка сузмый. Чиксез акылга ия Йәһвә барысына да файда булсын өчен эш итүнең иң яхшы вакытын белә һәм бу вакытның килүен сабырлык белән көтә. Йәһвә сабыр иткән вакытта аның хезмәтчеләре төрле авырлыклар кичерергә мөмкин. Һәм без ул аларның газапларына ваемсыз дигән нәтиҗә ясарга тиеш түгел. Чөнки «Аллаһыбызның шәфкате ташып тора», һәм ул — мәхәббәтнең үзе (Лүк 1:78; 1 Яхъя 4:8). Ул үзе рөхсәт иткән газаплар аркасында килеп чыккан һәркайсы зыянны тулысынча һәм мәңгегә юк итәргә сәләтле (Мәдхия 36:10).

6. Без Аллаһы турында нинди нәтиҗә ясамаска тиеш һәм ни өчен?

6 Берәр нәрсәне, аеруча аның булуын бик нык теләгәндә, көтү җиңел түгел (Гыйбрәтле сүзләр 13:12). Шуңа күрә берәрсе үз вәгъдәләрен үтәргә ашыкмаса, кешеләр ул моны эшләргә җыенмый да дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Аллаһы турында алай уйлау акылсыз булыр иде! Әгәр Аллаһының сабырлык күрсәтүен, ялгышып, ул озаклата дип уйлыйбыз икән, озак көтү аркасында без шикләргә һәм боекканлыкка бирешергә һәм хәтта рухи яктан йокыга китәргә мөмкин. Ә тагы да начаррагы шул: без Петер алдарак кисәткән кешеләрнең — имансыз мыскыллаучыларның алдауларына бирешергә мөмкин. Алар көлеп болай диләр: «Гайсә яңадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соң Ул? Безнең ата-бабаларыбыз үлем йокысына талдылар, ә һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә» (2 Петер 3:4).

7. Йәһвә кешеләрнең тәүбәгә килүләрен тели. Ничек бу аның сабырлыгы белән бәйле?

7 Икенчедән, Йәһвә барлык кешеләрнең тәүбәгә килүләрен теләгәнгә сабырлык күрсәтә. Үзсүзлеләнеп үз яман юлларын калдырырга теләмәгән кешеләрне Йәһвә юк итәчәк. Әмма явыз кешеләрнең үлеме Аллаһыга рәхәтлек китерми. Аңа кешеләрнең тәүбәгә килеп, яман юлларын калдыруы һәм яшәүгә алып баручы юлга басулары шатлык китерә (Йәзәкил 33:11). Менә ни өчен ул сабырлык күрсәтә һәм менә ни өчен ул, кешеләрнең исән калырга мөмкинлекләре булсын дип, үз хезмәтчеләрен җир шарының һәркайсы почмакларына яхшы хәбәр сөйләргә җибәрә.

8. Аллаһының сабырлыгы борынгы Исраил халкы белән үзен тотышыннан ничек күренә?

8 Аллаһының сабырлыгы шулай ук аның борынгы Исраил белән үзен тотышыннан күренә. Гасырлар дәвамында ул аларның тыңламаучанлыгын түзгән. Пәйгамбәрләре аша ул аларны мондый сүзләр белән кабат-кабат кисәткән: «Үз яман юлларыгыздан кире кайтыгыз һәм, мин сезнең аталарыгызга әмер иткән һәм үз колларым, пәйгамбәрләрем аша биргән бар өйрәтүем буенча, васыятьләремне һәм уставларымны үтәгез». Халык үтәгәнме? Кызганычка каршы, ул «тыңламаган» (4 Патшалык 17:13, 14).

9. Ничек Гайсә Атасының сабырлыгын чагылдырган?

9 Ахыр чиктә Йәһвә үз Улын җибәргән. Һәм ул яһүдләргә, алар Аллаһы белән татулашсын өчен, кат-кат мөрәҗәгать иткән. Гайсә Йәһвә сабырлыгын төгәл итеп чагылдырган. Гайсә үзенең озакламыйча үлемгә биреләчәген белгән һәм көенеп болай дигән: «Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез!» (Маттай 23:37). Бу дулкынландыргыч сүзләр — каты күңелле судьяның хөкеме түгел, ә кешеләр белән сабыр булган яратучы дусның сүзләре. Күктәге Атасы кебек, Гайсә кешеләрнең тәүбәгә килүләрен һәм хөкем үтәлгәндә исән калуларын теләгән. Кайбер кешеләр Гайсә кисәтүләренә колак салган һәм б. э. 70 елында Иерусалимга чыгарылган куркыныч хөкем үтәлгәндә исән калганнар (Лүк 21:20—22).

10. Аллаһы сабырлыгы безгә нинди файда китерә?

10 Йәһвә сабырлыгы чыннан да гаҗәеп! Безнең көннәрдә бик күп кеше Йәһвәгә буйсынмый, моңа карамастан да, ул безгә һәм миллионлаган башка кешеләргә аның турында белем алырга һәм котылу өметенә ия булырга мөмкинлек биргән. «Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз»,— дип язган Петер үз имандашларына (2 Петер 3:15). Безгә котылу алырга мөмкинлек биргән Йәһвәнең сабырлыгы өчен әллә без рәхмәтле түгелме? Без Аллаһыга моннан ары да ул безгә сабыр булсын һәм хезмәтебезне кабул итсен дип дога кылмыйбызмы? (Маттай 6:12).

11. Йәһвәнең сабыр булуының сәбәпләрен аңлау безне нәрсәгә дәртләндерә?

11 Йәһвәнең сабыр булуының сәбәпләрен аңлаганда, бу безгә Аллаһы китерәчәк котылуны түземлек белән көтәргә ярдәм итә һәм Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәүне озаклата дигән нәтиҗә ясамаска булыша (Иремиянең елавы 3:26). Без Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылуыбызны дәвам итәбез һәм шуңа ышанабыз: Аллаһы кайчан бу догага җавап бирергә икәнен яхшы белә. Аның үрнәге шулай ук безне үз кардәшләребезгә һәм вәгазебезне тыңлаган кешеләргә сабырлык күрсәтергә дәртләндерә. Без дә беркемнең дә һәлак булуын теләмибез, ә кешеләрнең тәүбәгә килеп, безнең белән мәңгелек тормыш өметенә ия булуларын телибез (1 Тимутегә 2:3, 4).

Пәйгамбәрләр күрсәткән сабырлык

12, 13. Ничек Ишагыйя пәйгамбәр сабырлык күрсәткән?

12 Йәһвә күрсәткән сабырлыкны карап чыгу безгә бу сыйфатны үстерергә һәм кадерләргә булыша. Камил булмаган кешеләргә сабырлык үстерү җиңел түгел, әмма бу мөмкин. Аллаһының борынгы замандагы хезмәтчеләре безгә бу яктан сабак бирә. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануларыннан һәм түземлелекләреннән үрнәк алыгыз» (Ягъкуб 5:10). Башкаларның без очраткан авырлыкларга охшаш авырлыкларны уңышлы гына җиңеп чыкканын белү безгә юаныч һәм көч бирә.

13 Мәсәлән, Ишагыйя пәйгамбәргә үз йөкләмәсен үтәгәндә һичшиксез сабырлык кирәк булган. Бу Йәһвәнең мондый сүзләреннән күренә: «Бар һәм бу халыкка болай дип әйт: „Колак белән ишетерсез, әмма аңламассыз, күзләрегез белән карарсыз, әмма күрмәссез. Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган һәм колаклары белән көчкә-көчкә ишетәләр һәм күзләрен йомганнар, һәм күзләре белән күрмәсеннәр һәм колаклары белән ишетмәсеннәр һәм йөрәкләре белән аңламасыннар һәм, мин аларны савыктырсын өчен, үз юлларыннан борылмасыннар“» (Ишагыйя 6:9, 10). Халыкның ваемсыз булуына карамастан, Ишагыйя ким дигәндә 46 ел Йәһвә кисәтүләрен сабырлык белән игълан иткән! Бу сыйфат безгә дә, күпләрнең яхшы хәбәргә ваемсыз булуына карамастан, түземлек белән вәгазьләргә булышачак.

14, 15. Иремиягә авырлыкларны һәм боекканлыкны җиңәргә нәрсә ярдәм иткән?

14 Әлбәттә, пәйгамбәрләргә Аллаһыга хезмәт иткәндә ваемсызлыкны да җиңәргә һәм эзәрлекләүләрне дә кичерергә туры килгән. Мәсәлән, Иремиягә агач богау салганнар, аны төрмәгә утыртканнар һәм чокырга ташлаганнар (Иремия 20:2; 37:15; 38:6). Һәм бу явыз эшләрне ул ярдәм итәргә теләгән кешеләр башкарган. Әмма Иремия явызланмаган һәм үч алмаган. Ул дистә еллар дәвамында сабырлык күрсәтеп түзгән.

15 Иремия эзәрлекләүләр һәм мыскыллап көлүләр аркасында Аллаһы хәбәрен сөйләүдән туктамаган. Болар безне дә туктата алмый. Әлбәттә, вакыт-вакыт без боегып йөрергә мөмкин. Иремия дә күңел төшенкелегенә бирелгән. «Ходай сүзе мине мәсхәрә итәр өчен һәм миннән һәр көн мыскыллап көләр өчен сәбәп булды,— дип язган ул.— Һәм мин болай уйладым: „Аның турында искә алмаячакмын һәм аның исеме хакына сөйләмәячәкмен“». Шуннан соң нәрсә булган? Иремия вәгазен туктатканмы? Ул болай дип дәвам иткән: «[Йәһвә сүзе], сөякләремнең эчендә янган ялкын кебек, йөрәгемдә иде һәм мин аны тыеп, хәлдән тайдым һәм [тыеп кала] алмадым» (Иремия 20:8, 9). Шунсын билгелик: ул кешеләрнең мыскыллап көлүләренә игътибар иткәндә, шатлыгын югалткан. Ә игълан иткән хәбәренең матурлыгына һәм мөһимлегенә игътибар иткәндә, кабат шатлык кичергән. Өстәвенә, Йәһвә «батыр гаскәри кебек» Иремия белән булган һәм аны Аллаһы Сүзен ашкыну һәм батырлык белән игълан итәр өчен ныгыткан (Иремия 20:11).

16. Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, без ничек шатлык саклый алабыз?

16 Иремия пәйгамбәр үз эшендә шатлык тапканмы? Әлбәттә! Ул Йәһвәгә болай дип әйткән: «Синең сүзләрең табылды, һәм мин аларны ашадым; һәм синең сүзең миңа шатлыкка һәм йөрәгемнең сөенүенә булган иде; чөнки синең исемең минем өстә, Ходай» (Иремия 15:16). Иремия хак Аллаһының вәкиле булуына һәм аның сүзен игълан итүенә шатланган. Без дә моңа шатлана алабыз. Өстәвенә, без шундый күп кешенең Патшалык хәбәрен кабул итеп, тәүбәгә килүенә һәм мәңгелек тормыш юлына басуына күктәге фәрештәләр кебек шатланабыз (Лүк 15:10).

«Әюбнең сабырлыгы»

17, 18. Ничек Әюб сабырлык күрсәткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

17 Борынгы пәйгамбәрләр турында әйткәннән соң, шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит» (Ягъкуб 5:11). Бу шигырьдә «сабырлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе һәм Ягъкуб 5:10 да «түземлелек» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе охшаш мәгънә йөртә. Бу сүзләрнең аермасына басым ясап, бер белгеч болай дип язган: «[Ягъкуб 5:10 дагы] грек сүзе — кешеләр безнең белән начар мөгамәлә иткәндә күрсәтелә торган сыйфат, ә [Ягъкуб 5:11 дәге] грек сүзе — бу авыр шартларда күрсәтелә торган сыйфат».

18 Әюб зур кайгы кичергән. Ул байлыгын югалткан, аның балалары һәлак булган, ә үзе ул авыр чир белән авырый башлаган. Аңа шулай ук Йәһвә аны җәзалый дигән ялган гаепләүләр белән көрәшергә туры килгән. Әюб кайгы-хәсрәт кичергәндә сүзсез утырмаган; ул үз кайгысы турында сөйләгән һәм үзе турында ул хәтта Аллаһыдан да тәкъварак дип әйткән (Әюб 35:2). Әмма ул беркайчан да Аллаһыга иманын югалтмаган һәм аңа тугры булып калган. Шайтан Әюб Аллаһыны каһәрләячәк дигән, әмма Әюб алай эшләмәгән (Әюб 1:11, 21). Нәтиҗәдә нәрсә булган? Йәһвә «Әюбнең соңгы көннәрен үткәндәге көннәренә караганда да күбрәк фатихалаган» (Әюб 42:12). Аллаһы Әюбкә сәламәтлеген кайтарган, мал-мөлкәтен икеләтә зурайткан һәм аңа яраткан кешеләре белән бергә бәхетле тормыш биргән. Үзенең тугры һәм сабыр булуы аркасында Әюб шулай ук Йәһвәне яхшырак аңлый алган.

19. Әюб күрсәткән сабырлык мисалыннан без нинди сабак алабыз?

19 Әюб күрсәткән сабырлык мисалыннан нинди сабак алабыз? Без дә, Әюб кебек, авырырга яки башка авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Без ни өчен Йәһвә мондый сынауларга юл куя икәнен аңлап бетермәскә мөмкин. Әмма без шуңа ышана алабыз: тугры калсак, ул безгә фатиха бирәчәк. Ул үзен ихластан эзләгән кешеләрне һәрвакыт фатихалый (Еврейләргә 11:6). «Ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 10:22; 24:13).

Йәһвә көне һичшиксез киләчәк

20. Ни өчен без Йәһвә көненең киләчәгенә бер дә шикләнмибез?

20 Йәһвә сабыр, әмма ул гадел дә һәм явызлыкны мәңге түзеп тормаячак. Аның сабырлыгының чиге бар. «[Аллаһы] борынгы җиһанны... аямаган»,— дип язган Петер. Нух һәм аның гаиләсе исән калган, ә ул бозык дөнья су белән юк ителгән булган. Йәһвә шулай ук Содом белән Гоморра шәһәрләренә җәза биргән һәм аларны ут белән көлгә әйләндергән. Бу җәзалар бозык кешеләр белән «ни буласын кисәтүче сабак итеп» бирелгән. Йәһвә көне һичшиксез киләчәк (2 Петер 2:5, 6; 3:10).

21. Ничек без сабырлык белән түземлелек күрсәтә алабыз, һәм чираттагы мәкаләдән без нәрсә белербез?

21 Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвә күрсәткән сабырлыкны күрсәтик: башкалар котыла алсын өчен, аларга тәүбәгә килергә булышыйк. Әйдәгез, шулай ук түземлелек күрсәткән пәйгамбәрләр үрнәген тотыйк: вәгазьдә очраткан кешеләрнең ваемсызлыгына карамастан, сабырлык белән яхшы хәбәрне игълан итик. Һәм без, Әюб кебек, сынаулар кичергәндә тугры калсак, һичшиксез, Йәһвә безгә фатихаларны мул итеп бирәчәк. Аллаһы халкы яхшы хәбәрне бөтен җир шары буенча таратыр өчен тырышлык куя, һәм Йәһвә моны мул итеп фатихалый. Шуңа күрә без хезмәтебездә һәрвакыт шатлыклы була алабыз. Бу фатихалар турында без чираттагы мәкаләдән белербез.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Йәһвә сабырлык күрсәтә?

• Түземлелек күрсәткән пәйгамбәрләр мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Ничек Әюб сабырлык күрсәткән, һәм нәтиҗәдә нәрсә булган?

• Йәһвә күрсәткән сабырлыкның чиге бар икәнен без кайдан беләбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә Иремия сабырлыгын ничек бүләкләгән?