Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эстер китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Эстер китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Эстер китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ПЛАН һичшиксез үтәләчәк. Яһүдләрне үтерү бар җирдә һәм тулысынча башкарылырга тиеш. Алдан билгеләнгән бер көнне чикләре Һиндстаннан Хәбәшстанга кадәр сузылган империядә яшәүче бар яһүдләр үтереләчәк. Шулай дип уйлаган бу планны төзегән кеше. Әмма ул бер мөһим якны исәпкә алмаган. Күкләрдәге Аллаһы үзенең сайланган халкын һәркайсы куркыныч хәлдән коткара ала. Моның турында Изге Язмаларның Эстер китабында язылган.

Эстер китабын Мардокәй исемле өлкән яшьтәге яһүд кешесе язган. Бу китап Фарсы патшасы Ахашверош, яки Ксеркс I нең идарә итүенең 18 елын үз эченә ала. Бу дулкынландыргыч хикәядә Йәһвәнең үз халкын коткаруы турында әйтелә. Дошманнар явыз план корса да һәм яһүд халкы киң империянең бар җирләрендә таралып яшәсә дә, Йәһвә үз халкын коткара. Моның турында белү бүген 235 ил һәм территориядә Аллаһыга изге хезмәт башкарган Йәһвә халкының иманын ныгыта. Шулай ук Эстер китабында безнең өчен үрнәк булырлык һәм без охшарга теләмәгән кешеләр мисаллары бар. Чыннан да, «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

ХАТЫН ПАТША ЯКЛАРГА ТИЕШ

(Эстер 1:1—5:14)

Патшалык итүенең өченче елында (б. э. к. 493 елны) патша Ахашверош зур мәҗлес җыя. Үз гүзәллеге белән билгеле булган патша хатыны Вәшти аның ачуын чыгара һәм үзенең патша дәрәҗәсен югалта. Илнең бар гүзәл кызлары арасыннан аның урынына Һадасса исемле яһүд кызы сайлана. Туганы Мардокәй киңәше буенча, Һадасса яһүд халкыннан булуын яшерә һәм үзенең Эстер дигән фарсы исемен куллана.

Вакыт узу белән патша Һәмән исемле бер тәкәббер кешене, үзенең бар хезмәтчеләреннән югарырак күтәреп, беренче түрә итеп куя. Кешеләр «Һәмән алдында чүгеп, йөзләре белән җиргә кадәр иеләләр», әмма Мардокәй алай эшләми, һәм Һәмәннең моңа ачуы чыга. Ул Фарсы империясендәге бар яһүдләрне юк итәр өчен план кора (Эстер 3:2). Һәмән Ахашверош аның белән ризалашсын өчен көч куя, һәм патша яһүдләрне юк итү турында указ чыгара. Моны ишеткәч, Мардокәй «чүпрәккә төренеп үз өстенә көл сибә» (Эстер 4:1). Хәзер Эстер эш итәргә тиеш. Ул патша белән беренче түрә Һәмәнне үзе әзерләгән мәҗлескә чакыра. Алар шатлык белән киләләр. Эстер аларны икенче көнгә дә шундый ук мәҗлескә килергә чакыра. Һәмән шат. Әмма Мардокәйнең үзенә хөрмәт күрсәтергә теләмәгәнен күреп, аның ачуы чыга. Һәмән Мардокәйне икенче көнгә билгеләнгән мәҗлес алдыннан үтерер өчен план кора.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:3—5 — Мәҗлес 180 көн дәвам иткәнме? Изге Язмаларда мәҗлес алай озак барган дип әйтелми, ләкин патша 180 көн дәвамында түрәләргә үз патшалыгының байлыгын, бөеклеген һәм данын күрсәткән дип әйтелә. Бәлки, патша түрәләргә тәэсир итәргә һәм үз планнарын үтәргә сәләтле икәненә аларны ышандырырга теләгән. Шуңа күрә 3 нче һәм 5 нче шигырьләрдәге мәҗлес бу 180 көнлек бәйрәмнең азагындагы 7 көнлек мәҗлес дип әйтеп була.

1:8 — «Эчү ихтыяри булды, һичкем мәҗбүр итмәде» дигән сүзләрне ничек аңларга? Фарсыларның гадәте буенча, андый мәҗлесләрдә кешеләр бер-берсен кыстап эчкәннәр. Бу очракта Ахашверош патша «һәркем үз ихтыярынча эшләсен» дигән әмер биргән. «Алар үзләре күпме теләсә, шуның кадәр эчкән»,— дип әйтелә бер белешмәлектә.

1:10—12 — Ни өчен Ахашверош патшаның хатыны Вәшти аның янына килүдән баш тарткан? Кайбер белгечләр болай дип саный: Вәшти «патшаның эчкән кунаклары алдында үзен кимсетергә» теләмәгән, шуңа күрә патша әмеренә буйсынудан баш тарткан. Яки гүзәл Вәшти буйсынмаучан, тәкәббер булгандыр. Изге Язмаларда аның ни өчен алай эшләгәне аңлатылмый, әмма шул көннәрдәге акыл ияләре мондый фикер белдергәннәр: хатын иренә һичшиксез тыңлаучан булырга тиеш һәм Вәштинең тәртибен игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки ул Фарсы илендәге бар хатыннарга начар үрнәк булачак.

2:14—17 — Эстер патша белән әхлаксыз җенси мөнәсәбәтләргә кергәнме? Юк. Бу шигырьләрдә башка хатыннар патша янына китерелгәч, иртә белән патша хатыннары яшәгән йортка, патшаның «җарияләр сакчысы» күзәтүе астына китерелгәннәр дип әйтелә. Шулай итеп патша белән төн үткәргән хатыннар аның җарияләре яки икенче хатыннары булып киткәннәр. Әмма Эстерне, ул патша белән очрашканнан соң, җарияләр йортына илтмәгәннәр. Эстер Ахашверош янына китерелгәч, «патша [аны] барлык хатыннарыннан артыграк яратты; Эстер үзе дә, барлык җарияләргә караганда, аның күбрәк илтифатын һәм ягымлылыгын казанды» (Эстер 2:17). Ничек ул Ахашверошның «илтифатын һәм ягымлылыгын» казанган? Башкаларның илтифатын яулаган кебек. Мәсәлән, «бу кыз Һегәйнең күңеленә ошап, аның алдында илтифат казанды» дип әйтелә Изге Язмаларда (Эстер 2:8, 9). Һегәйгә Эстернең күркәм булуы һәм яхшы сыйфатлары ошаган. Әйе, «ул үзен белгән кешеләрнең һәркайсында үзенә карата яхшы фикер тудырды» (Эстер 2:15). Патшага да Эстердә күргәннәре тәэсир иткән, һәм ул аны ярата башлаган.

3:2; 5:9 — Ни өчен Мардокәй Һәмән алдында тез «чүкмәгән»? Исраилле югары урында утырган кешенең дәрәҗәсен танып аңа башын җиргә кадәр исә, бу Йәһвә Канунын бозу булмас иде. Әмма Һәмән очрагында хәл башкача булган. Һәмән Әгәгле, бәлки Амалик буыныннан булгандыр, ә Йәһвә бу буынны юк итәргә билгеләгән (Канун 25:19). Мардокәй өчен Һәмән алдында тез «чүгү» бу Йәһвәгә тугрылыгын бозу булыр иде. Үзенең яһүд икәнлеген белдереп, ул тез чүгүдән баш тарткан (Эстер 3:3, 4).

Безнең өчен сабаклар:

2:10, 20; 4:12—16. Йәһвәнең җитлеккән хезмәтчесе Эстергә күрсәтмә һәм киңәш биргәч, ул аларны кабул иткән. Без дә, «җитәкчеләребезне тыңлаганда» һәм «аларга буйсынганда», акыллы эш итәбез (Еврейләргә 13:17).

2:11; 4:5. Без «үзебез турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртырга» тиеш (Филиппуйлыларга 2:4).

2:15. Эстер, Һегәй биргәннән тыш, үзенә тагын берәр нинди бизәнү әйберләре яки матур киемнәр сорамаган — ул үз-үзен кулда тоткан һәм тыйнак булган. Эстердә «чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч рухның мәңге сулмас эчке матурлыгы» булган, һәм шуның белән ул патша илтифатын яулаган (1 Петер 3:4).

2:21—23. Эстер һәм Мардокәй «хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынуда» яхшы үрнәк калдырганнар (Римлыларга 13:1).

3:4. Кайбер очракларда, Эстер кебек, үзеңнең кем булуыңны әйтмәү бәлки акыллы булыр иде. Әмма, мәсәлән Йәһвә хакимлеге һәм безнең Аллаһыга карата тугры булуыбыз турында мөһим сораулар күтәрелгәндә, без Йәһвә Шаһите икәнебезне әйтергә курыкмаска тиеш.

4:3. Сынаулар белән очрашканда, без, Йәһвәгә дога кылып, көч һәм акыллылык сорарга тиеш.

4:6—8. Мардокәй Һәмән заговоры аркасында туган куркыныч хәлне законга нигезләнеп хәл итәргә тырышкан (Филиппуйлыларга 1:7, ЯД).

4:14. Мардокәйнең Йәһвәгә өметләнүе безнең өчен үрнәк.

4:16. Йәһвәгә тулысынча таянып, Эстер үзенең үлеменә китерә алган хәлне иман һәм батырлык белән каршы алган. Безгә үзебезгә түгел, ә Йәһвәгә өметләнергә өйрәнергә кирәк. Бу бик мөһим.

5:6—8. Ахашверош илтифатына ия булыр өчен, Эстер аны икенче мәҗлескә чакырган. Әйе, ул акыллылык белән эш иткән. Бу безнең өчен яхшы үрнәк (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

ЗУР ҮЗГӘРЕШЛӘР

(Эстер 6:1—10:3)

Вакыйгалар кискен үзгәреп куя. Һәмәнне ул үзе Мардокәй өчен әзерләп куйган дар агачына асып куялар, һәм Мардокәй Һәмән урынына иң зур түрә булып утыра! Ә яһүдләрне юк итәр өчен корылган план турында нәрсә әйтеп була? Ул да кискен үзгәрешләр кичерергә тиеш.

Тугры Эстер кабат яһүд халкын яклап чыга. Үз тормышын куркыныч астына куеп, ул патша янына килә һәм Һәмән планын таркатыр өчен берәр нәрсә эшләвен үтенә. Ахашверош нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә. Шуңа күрә яһүдләрне юк итү көне килгәч, яһүдләр түгел, ә аларны юк итәргә теләгән кешеләр үлә. Бу бөек азат ителүне һәр ел бәйрәм итәр өчен, Мардокәй Пурим исемле бәйрәм турында указ чыгара. Патшалыкта Ахашверош патшадан кала икенче кеше буларак, Мардокәй «үзенең халкы өчен игелекле эш эшли һәм барлык киләчәк буыннары өчен иминлек булдыра» (Эстер 10:3).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

7:4 — Яһүдләрнең юк ителүе ничек итеп «патшага зыян» (ЯД) китерер иде? Эстер яһүдләрне коллыкка сату мөмкинлеге турында әдәпле генә әйтә. Бу сүзләр белән Эстер шуны аңлата: яһүдләрне юк итсәләр, патшага зыян китерелгән булыр иде. Һәмән яһүдләрне коллыкка сатарга дип план корган булса, бу план китергән байлык аның вәгъдә иткән 10 000 көмеш тәңкәсенә караганда күпкә зуррак табыш китерер иде. Яһүдләрне юк итү бу шулай ук Ахашверош Эстерне югалта дигәнне аңлатыр иде.

7:8 — Ни өчен сакчы Һәмәннең йөзен каплаган? Бу, бәлки, хурлык яки котылгысыз үлем билгесе булгандыр. Бер белешмәлек буенча, «борынгы заманнарда җәзалап үтерү алдыннан кешенең башын кайвакыт каплаганнар».

8:17 — Нинди мәгънәдә күпләр «яһүд диненә күчкән»? Күрәсең, Фарсы илендә яшәүчеләрнең күпләре яһүд прозелитлары булып киткән. Алар яһүдләргә үзләрен якларга рөхсәт итүче указ Аллаһының яһүдләргә илтифатын күрсәтүе дип уйлаган. Моңа охшаш фикерне Зәкәрия китабындагы пәйгамбәрлектә күрәбез. «Барлык төрле телле халыклардан ун кеше тотыначаклар, Яһүднең итәгенә тотыначаклар һәм болай дип әйтәчәкләр: без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Аллаһы икәнен ишеттек» (Зәкәрия 8:23).

9:10, 15, 16 — Указ яһүдләргә башкаларны таларга рөхсәт иткән булса да, ни өчен алар алай эшләмәгән? Бу шуны күрсәткән: аларның максаты баю түгел, ә үзләрен яклау булган.

Безнең өчен сабаклар:

6:6—10. «Горурлык — һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 16:18).

7:3, 4. Без үзебезнең, бу эзәрлекләүләргә китерсә дә, Йәһвә Шаһите булуыбызны батырлык белән белдерәбезме?

8:3—6. Үзебезне дошманнардан яклар өчен, без хакимлек итүче кешеләргә һәм суд эшлеклеләренә мөрәҗәгать итә алабыз һәм шулай эшләргә тиеш тә.

8:5. Эстер үз халкын юк итү указы чыгуында патша да җаваплы икәнен искә алмаган. Без дә, югары хакимият кешеләренә шаһитлек биргәндә, үзебезне әдәпле тотарга тиеш.

9:22. Безнең арада яшәгән ярлы кешеләрне без онытырга тиеш түгел (Гәләтиялеләргә 2:10).

Йәһвә «ярдәм һәм котылу» бирәчәк

Мардокәй Эстер Аллаһы нияте буенча патшаның хатыны булып киткән дип әйтә. Куркыныч янаганда, яһүдләр ярдәм сорап дога кыла һәм ураза тоталар. Эстер патша янына чакырусыз килә һәм һәрвакыт илтифат белән кабул ителә. Хәлиткеч төнне патша йоклый алмыйча ята. Әйе, Эстер китабында Йәһвә үз халкының файдасы өчен вакыйгалар белән җитәкчелек итә ала икәне күрсәтелә.

Эстер китабы аеруча безнең өчен, «ахыр заман вакытында» яшәүчеләр өчен ярдәм (Данил 12:4). «Соңгы көннәр» вакытында, яки ахыр заман азагында Магог җиреннән Гог — Иблис Шайтан Йәһвә халкына ташланачак. Аның максаты аларны юк итү булачак. Әмма, Эстер көннәрендәге кебек, Йәһвә үз хезмәтчеләренә «ярдәм һәм котылу» бирәчәк (Йәзәкил 38:16—23; Эстер 4:14).

[10 биттәге иллюстрация]

Эстер белән Мардокәй Ахашверош алдында