Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Көтүгә үрнәк» бирүче мәсихче өлкәннәр

«Көтүгә үрнәк» бирүче мәсихче өлкәннәр

«Көтүгә үрнәк» бирүче мәсихче өлкәннәр

«Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен... теләп... тырышлык белән көтегез. ...Көтүгә үрнәк булыгыз» (1 ПЕТЕР 5:2, 3).

1, 2. а) Гайсә рәсүл Петергә нинди хөрмәтле йөкләмә ышанып тапшырган, һәм ни өчен Гайсәнең ышанычы акланган? б) Билгеләнгән көтүчеләргә Йәһвәнең карашы нинди?

БЕЗНЕҢ эраның 33 елы. Илленче көн бәйрәменә кадәр әле берникадәр вакыт бар. Гәлиләя диңгезенең ярында Петер һәм тагын алты шәкерт Гайсә әзерләгән ризыкны ашый. Петернең терелтелгән Гайсәне инде күргәне бар, һәм ул аның исән булуына һичшиксез шатлана. Әмма ул шулай ук борчыладыр да, чөнки берничә көн элек ул кешеләр алдында, Гайсәне белмим дип, аңардан ваз кичкән (Лүк 22:55—60; 24:34; Яхъя 18:25—27; 21:1—14). Гайсә тәүбә иткән Петерне иманы җитмәгәне өчен шелтәләгәнме? Юк. Киресенчә, ул аңа үз сарыкларын ышанып тапшырган, аларны ашатырга һәм көтәргә кушкан (Яхъя 21:15—17). Петер Гайсәнең ышанычын аклаган. Моны без Изге Язмаларда язылган I гасыр мәсихчеләренең тарихыннан күрәбез. Петер Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр белән бергә мәсихчеләр җыелышына көтүче булган: җыелышлар тиз үсеп барганда һәм авыр сынаулар кичергәндә, ул аларны «көткән» (Рәсүлләр 1:15—26; 2:14; 15:6—9).

2 Бүген Йәһвә Гайсә Мәсих аша яраклы кешеләрне рухи көтүчеләр итеп билгели. Алар аның халкы белән кешелек тарихының иң авыр чорында җитәкчелек итәргә тиеш (Эфеслеләргә 4:11, 12; 2 Тимутегә 3:1). Алар Йәһвәнең ышанычын аклыймы? Әйе, бу бөтен җир шары буенча тынычлыкта яшәгән мәсихчеләр кардәшлегеннән күренә. Әлбәттә, бу көтүчеләр Петер кебек хаталар эшли (Гәләтиялеләргә 2:11—14; Ягъкуб 3:2). Шулай да Йәһвә аларга «Үз Улының каны аша... Үзенеке иткән» сарыклары турында кайгыртуны ышанып тапшыра (Рәсүлләр 20:28). Бу ир-атлар Йәһвә өчен бик кадерле, һәм ул алар хөрмәтне «ике тапкыр артык алырга лаеклы» дип саный (1 Тимутегә 5:17).

3. Рухи көтүчеләргә әзерлек рухы сакларга һәм тырышып хезмәт итәргә нәрсә булыша?

3 Рухи көтүчеләргә, көтүгә үрнәк биреп, әзерлек рухы сакларга һәм тырышып хезмәт итәргә нәрсә булыша? Алар, Петер һәм беренче гасырның башка көтүчеләре кебек, Аллаһының изге рухына таянып яши. Бу рух аларга үз бурычларын үтәргә кирәкле көч бирә (2 Көринтлеләргә 4:7). Изге рух аларда шулай ук бу рухның җимешен: мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү җимешен үстерә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Мәсихче көтүчеләр, Аллаһы көтүен көткәндә, бу сыйфатларны күрсәтүдә ничек үрнәк бирә? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Һәрбер мәсихчене һәм җыелышны яраталар

4, 5. а) Ничек Йәһвә һәм Гайсә җыелышка үз яратуларын күрсәтә? б) Ничек рухи көтүчеләр җыелышка яратуларын күрсәтә?

4 Аллаһы рухы үстергән иң мөһим сыйфат — бу мәхәббәт. Йәһвә җыелышка мул рухи ризык биреп, аңа үз яратуын күрсәтә (Ишагыйя 65:13, 14; Маттай 24:45—47). Әмма ул моның белән генә чикләнми, ул шулай ук җыелышның һәрбер кешесе турында назлы кайгырта (1 Петер 5:6, 7). Гайсә дә мәсихчеләр җыелышын ярата. Ул алар хакына үз җанын биргән, һәм ул һәрбер мәсихчене, аның «исемен» белә (Яхъя 10:3, 14—16).

5 Рухи көтүчеләр Йәһвәдән һәм Гайсәдән үрнәк ала. Алар җыелышны өйрәтеп, Аллаһы көтүенә ярату күрсәтәләр. Алар Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклары аша җыелышны рухи яктан тукландыра һәм яклый, һәм аларның бу тырыш хезмәтләре барысы өчен күренеп тора (1 Тимутегә 4:13, 16). Җыелышның очрашулары һәм башка эшләре «тәртипле һәм килешле булсын» өчен, җыелыш документларын тутырырга, хатларны карарга, расписаниеләр төзергә һәм башка күп төрле эшләрне башкарырга кирәк. Моңа күпме вакыт киткәнен беләсезме? (1 Көринтлеләргә 14:40). Бу эшләрнең зур өлеше җыелыш өчен күренми. Бу чыннан да мәхәббәт белән хезмәт итү (Гәләтиялеләргә 5:13).

6, 7. а) Өлкәннәрнең мәсихчеләр белән яхшырак танышырга нинди мөмкинлеге бар? б) Ни өчен үз хисләрең турында өлкәннәргә сөйләп бирү файда китерә?

6 Яратучан көтүчеләр җыелыштагы һәрбер мәсихче белән кызыксынырга тырыша (Филиппуйлыларга 2:4). Һәрбер мәсихче белән яхшырак танышыр өчен бер мөмкинлек — бу аның белән бергә вәгазьләү. Гайсә еш кына үз шәкертләрен үзе белән вәгазьгә алган һәм моны аларны дәртләндерер өчен кулланган (Лүк 8:1). Тәҗрибәле бер мәсихче өлкән болай дип сөйли: «Кардәшне яхшырак белер өчен һәм аны дәртләндерер өчен иң яхшы мөмкинлек — бу аның белән бергә вәгазьгә бару». Әгәр сез инде күптән өлкәннәрнең берәрсе белән вәгазьләгәнегез юк икән, аны үзегез белән вәгазьләргә чакырыгыз.

7 Мәхәббәт Гайсәне үз шәкертләре белән шатлыкларын да һәм кайгыларын да уртаклашырга дәртләндергән. Бер тапкыр, аның 70 шәкерте вәгазьдән соң шатлана-шатлана кайткач, Гайсә дә алар белән шатланган (Лүк 10:17—21). Ә Лазарның үлеме Мәрьямне һәм аның туганнары белән дусларын кайгыга төшергәнен күргәч, «Гайсә елаган» (Яхъя 11:33—35). Шулай ук бүген дә кайгыртучан көтүчеләр җыелыштагы мәсихчеләр кичергән хисләргә ваемсыз түгел. Мәхәббәт аларны «куанучылар белән бергә куанырга, елаучылар белән бергә еларга» дәртләндерә (Римлыларга 12:15). Тормышыңда берәр шатлык яки кайгы кичерәсеңме? Үз хисләреңне мәсихче көтүчеләргә сөйләп бир. Синең шатлыгың аларны да шатлыклы итәр (Римлыларга 1:11, 12). Кичергән сынауларың турында белгәч, алар сине ныгытачак һәм юатачак (1 Тессалуникәлеләргә 1:6; 3:1—3).

8, 9. а) Ничек бер өлкән үз хатынына ярату күрсәткән? б) Өлкәнгә үз гаиләсенә ярату күрсәтү никадәр мөһим?

8 Мәсихче көтүчеләрнең җыелышны яратулары аеруча аларның үз гаиләләре белән мөгамәлә итүе аша күренә (1 Тимутегә 3:1, 4). Өйләнгән өлкәннең үз хатынына күрсәткән яратуы һәм хөрмәте башка ирләр өчен үрнәк булып тора (Эфеслеләргә 5:25; 1 Петер 3:7). Линда исемле тол апа-кардәшнең ире 20 елдан артык өлкән булып хезмәт иткән. Линда болай дип сөйли: «Ирем җыелыш турында кайгыртып һәрвакыт күп эшли иде. Әмма мин шуны сизә идем: без аның белән бергә һәм мин аңа ярдәм итәм. Ул ярдәмем өчен еш кына үз рәхмәтләрен белдерә иде һәм буш вакытын без бергә үткәрә идек. Шуңа күрә мин сизә идем: ул мине ярата, һәм мин аның җыелыш эшләрен башкарып күп вакыт үткәргәненә үпкәләми идем».

9 Өлкәннәр, үз балаларына яратучан үгет-нәсыйхәт биреп һәм аларны мактап, башка әти-әниләргә үрнәк күрсәтәләр (Эфеслеләргә 6:4). Әйе, өлкәннең гаиләсенә күрсәткән яратуы шуны исбатлап тора: өлкән булып билгеләнгәндә аңа күрсәтелгән ышанычка ул лаеклы (1 Тимутегә 3:4, 5).

Аралашу аша шатлык һәм тынычлык үсә

10. а) Җыелышның тынычлыкта һәм шатланып яшәвенә нәрсә начар яктан тәэсир итәргә мөмкин? б) Беренче гасыр җыелышларының тынычлыгына нинди сорау аркасында куркыныч янаган, һәм ничек бу сорау хәл ителгән булган?

10 Изге рух һәрбер мәсихче йөрәгендә, өлкәннәр советы һәм җыелышта шатлык һәм тынычлык үстерә ала. Әмма эчкерсез аралашу булмаса, шатлык кимергә һәм тынычлык бозылырга мөмкин. Борынгы заманда яшәгән Сөләйман патша: «Киңәшсез эш таркалыр»,— дигән (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). Ә хөрмәт белән алып барылган эчкерсез сөйләшү ярдәмендә шатлык һәм тынычлык үсә. Мәсәлән, беренче гасырда сөннәткә утырту турындагы сорау җыелышлар тынычлыгына янаганда, Иерусалимдагы җитәкче совет изге рух җитәкчелеген эзләгән. Өлкәннәр моның турында төрлечә фикер йөрткән. Әмма барысын карап чыккач, алар бер карарга килгән (Рәсүлләр 15:6—22). Җыелышларга бу карарны җиткергәч, мәсихчеләр «бу юанычлы хәбәргә куанган» (Рәсүлләр 15:23, 25, 31; 16:4, 5). Бу җыелышларның тыныч яшәвенә һәм шатлыклы булуына булышкан.

11. Өлкәннәр җыелышта тынычлык һәм шатлык булсын өчен нәрсә эшли ала?

11 Нәкъ шулай ук бүген дә өлкәннәр, киңәшләшеп, җыелыштагы шатлыкны һәм тынычлыкны саклыйлар. Берәр проблема аркасында җыелыш иминлегенә куркыныч янаса, алар бергә очрашып ачыктан-ачык үз фикерләрен әйтеп бирәләр. Алар бер-берсен хөрмәт белән тыңлый (Гыйбрәтле сүзләр 13:10; 18:13). Изге рух турында дога кылганнан соң, алар үз карарларын Изге Язмалардагы принципларга һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән күрсәтмәләргә нигезләнеп кабул итәләр (Маттай 24:45—47; 1 Көринтлеләргә 4:6). Өлкәннәр советы Изге Язмаларга нигезләнгән карар чыгарганнан соң, һәрбер өлкән, үзенең фикере башка булса да, күпчелек өлкәннәр кабул иткән карар белән ризалашып, изге рухның күрсәтмәсенә буйсына. Мондый басынкылык тынычлык белән шатлык сакларга булыша, һәм мәсихчеләргә Аллаһы белән йөрүдә яхшы үрнәк бирә (Михей 6:8). Өлкәннәр җыелышта Изге Язмаларга нигезләнеп карарлар кабул иткәндә, сез басынкылык күрсәтеп аларны хуплыйсызмы?

Сабыр һәм игелекле

12. Ни өчен Гайсәгә үз рәсүлләренә сабырлык һәм игелек күрсәтергә кирәк булган?

12 Рәсүлләр кабат-кабат хата эшләсә дә, Гайсә алар белән сабыр һәм игелекле булган. Мәсәлән, ул аларга юаш булуның кирәклеген исләренә кат-кат төшереп торган (Маттай 18:1—4; 20:25—27). Әмма Гайсә үзенең җирдәге соңгы төнендә рәсүлләренең аякларын юып басынкылык сабагы биргәч, шәкертләр «арасында, безнең кайсыбыз иң бөеге булып исәпләнелергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс... чыккан» (Лүк 22:24; Яхъя 13:1—5). Ул аларны ачуланганмы? Юк, ул алар белән йомшак сөйләшкән һәм болай дигән: «Кем олырак: өстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек» (Лүк 22:27). Гайсә күрсәткән сабырлык һәм игелек, шулай ук аның яхшы үрнәге, ахыр чиктә рәсүлләргә бик нык тәэсир иткән.

13, 14. Аеруча кайчан өлкәннәр игелекле булырга тиеш?

13 Шулай ук өлкәнгә дә берәр көчсез ягы булган кешегә кат-кат киңәшләр биреп торырга кирәк булыр. Аның бу кешегә ачуы да чыгарга мөмкин. Әмма өлкән тәртип бозучыны «үгетләгәндә» үз хаталарын истә тотса, аңа үз кардәше белән Йәһвә һәм Гайсә кебек сабыр һәм игелекле булырга җиңелрәк булачак. Алар бу сыйфатларны бар мәсихчеләргә, шул исәптән өлкәннәргә дә күрсәтә (1 Тессалуникәлеләргә 5:14; Ягъкуб 2:13).

14 Кайвакыт өлкәннәргә авыр гөнаһ эшләгән кешене төзәтергә кирәк. Әгәр ул кеше тәүбә итмәсә, өлкәннәр аны җыелыштан чыгарырга тиеш (1 Көринтлеләргә 5:11— 13). Әмма аларның бу кеше белән үзләрен тоту рәвеше алар аның үзен түгел, ә ул эшләгән гөнаһны нәфрәт итәләр икәнен күрсәтә (Яһүд 23). Өлкәннәр күрсәткән игелек, бәлки, адашкан мәсихчегә вакыт узу белән көтүгә кире кайтырга булышыр (Лүк 15:11—24).

Иман башкарырга дәртләндергән игелекле эшләр

15. Йәһвә күрсәткән игелектән өлкәннәр ничек үрнәк ала, һәм нәрсә аларны алай эшләргә дәртләндерә?

15 Кешеләр Аллаһының үзләре хакына эшләгәннәре өчен рәхмәтле булмаса да, ул аларга игелекле. Әйе, «Ходай һәркемгә дә игелекле» (Мәдхия 144:9; Маттай 5:45). Йәһвәнең игелеге аеруча үз халкын «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләргә җибәрүеннән күренә (Маттай 24:14). Өлкәннәр, бу вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өсләренә алып, Аллаһы күрсәткән игелекне чагылдыралар. Армый-талмый хезмәтләрен башкарырга өлкәннәрне нәрсә дәртләндерә? Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә нык иман (Римлыларга 10:10, 13, 14).

16. Ничек өлкәннәр «имандашларына игелек эшли» ала?

16 Өлкәннәр вәгазьләп «һәркемгә... игелек эшлиләр», һәм өстәвенә аларның «бигрәк тә имандашларына игелек эшләргә» җаваплылыгы бар (Гәләтиялеләргә 6:10). Алар, мәсәлән, үз кардәшләре янына килеп-китәләр һәм аларны дәртләндерәләр. «Мин андый килеп-китүләрне яратам,— дип әйтә бер өлкән.— Бу миңа кардәшләрне тырышлыклары өчен мактарга һәм аларга авыр хезмәтләре кадерләнә икәнен аңларга булышыр өчен мөмкинлек бирә». Кайвакыт өлкәннәр мәсихчегә ничек аңа Йәһвәгә хезмәтен яхшыртып була икәнен күрсәтергә мөмкин. Шулай эшләп, акыллы өлкәннәр рәсүл Паул үрнәген тоталар. Карагыз нинди сүзләр белән ул Тессалуникә шәһәрендәге мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткән: «Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы, без кушканнарны башкаруыгызга һәм киләчәктә дә башкарачагыгызга иманыбыз камил» (2 Тессалуникәлеләргә 3:4). Андый сүзләр мәсихчеләрнең Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итүләренә беркем дә шикләнми икәнен күрсәтә, нәтиҗәдә аларга «җитәкчеләрен тыңларга вә аларга буйсынырга» җиңелрәк була (Еврейләргә 13:17). Өлкәннәр безгә килеп киткәндә, аларга моның өчен рәхмәтләребезне белдерик.

Юашлык үз-үзеңне тота белүне таләп итә

17. Петер Гайсәдән нинди сабак алган?

17 Гайсә кешеләр аның ачуын чыгарырга тырышканда да юаш булып калган (Маттай 11:29). Гайсә, хыянәт итү аркасында кулга алынгач, юашлык һәм үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатлар күрсәткән. Петернең исә ачуы килгән, һәм ул кылыч чыгарып Гайсә өчен үч алырга җыенган. Әмма Гайсә: «Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы? Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!» — дип әйткән (Маттай 26:51—53; Яхъя 18:10). Петер үзе өчен яхшы сабак алган һәм соңрак мәсихчеләргә болай дип язган: «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте... Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады» (1 Петер 2:21—23).

18, 19. а) Аеруча кайчан өлкәннәр юашлык һәм үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатлар күрсәтергә тиеш? б) Чираттагы мәкаләдә без нинди сораулар карап чыгарбыз?

18 Нәкъ шулай ук тәҗрибәле өлкәннәр, хәтта гаделсез мөгамәлә кичергәндә дә, юаш булып калалар. Мәсәлән, алар җыелыштагы берәр кешегә ярдәм итәргә тырышканда, ул моны яхшы караш белән кабул итмәскә дә мөмкин. Әгәр ярдәмгә мохтаҗ кеше рухи яктан хәлсез яки авыру булса, ул киңәшкә «кеше җанын үткен кылычтай телгәли» торган сүзләр белән җавап кайтарырга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Әмма өлкәннәр шундый ук сүзләр белән җавап кайтармый һәм үч алмый, алар Гайсәдән үрнәк ала. Өлкәннәр үз-үзләрен кулда тота һәм аңа шәфкать күрсәтә, шулай эшләү кеше өчен фатиха булырга мөмкин (1 Петер 3:8, 9). Өлкәннәрдән үрнәк аласызмы? Алар сезгә киңәш биргәндә, юашлык һәм үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатлар күрсәтәсезме?

19 Һичшиксез, Йәһвә һәм Гайсә бөтен дөнья буенча теләп көтү турында кайгырткан меңләгән өлкәннәрнең авыр хезмәтен кадерли. Йәһвә һәм аның Улы шулай ук өлкәннәргә «имандашларына ярдәм кылуда» булышкан меңләгән хезмәттәш ярдәмчеләрне бик ярата (Еврейләргә 6:10). Ни өчен соң суга чумдырылу үткән кайбер абый-кардәшләр бу «игелекле эшкә» омтылмый? (1 Тимутегә 3:1). Ничек Йәһвә өлкәннәр итеп билгеләгән кешеләрне өйрәтә? Бу сорауларга җавапны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Хәтерлисезме?

• Өлкәннәрнең җыелышка ярату күрсәтер өчен нинди мөмкинлекләре бар?

• Җыелышта тынычлык һәм шатлык булсын өчен, һәрбер мәсихче үз өлешен ничек кертә ала?

• Ни өчен өлкәннәр киңәш биргәндә сабыр һәм игелекле булырга тиеш?

• Ничек өлкәннәр игелек һәм иман күрсәтәләр?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Җыелышларга хезмәт итәргә өлкәннәрне мәхәббәт дәртләндерә

Алар шулай ук вакытларын үз гаиләләре белән ял иткәндә...

...һәм хезмәт иткәндә үткәрәләр

[20 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәр киңәшләшсә, бу җыелыштагы тынычлыкны һәм шатлыкны үстерә