Аллаһы һәм кешеләр алдында хөрмәткә лаек туйлар
Аллаһы һәм кешеләр алдында хөрмәткә лаек туйлар
«Кәна шәһәрендә туй булды... Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде» (ЯХЪЯ 2:1, 2).
1. Кәна шәһәрендә Гайсә белән булган вакыйга кайсы яктан кызык?
ГАЙСӘ, аның әнисе һәм аның кайбер шәкертләре хөрмәткә лаеклы туй Аллаһы халкы өчен шатлыклы вакыйга булырга мөмкин икәнен белгәннәр. Андый туйларның берсендә Гайсә хәтта Инҗилдә язылган беренче могҗизасын эшләгән. Шулай итеп ул туйдагы кешеләргә шатлык өстәгән (Яхъя 2:1—11). Бергә, ир белән хатын буларак, Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә теләгән мәсихчеләрнең туйларында синең дә булганың бардыр. Ә бәлки, син үзең гаилә корырга җыенасыңдыр. Яки үз дустыңа туйга әзерләнергә булышасыңдыр. Бу мөһим вакыйганы тиешле үткәрергә нәрсә булышачак?
2. Изге Язмаларда туйлар турында нәрсә әйтелә?
2 Мәсихчеләр шуны белә: ир-ат белән хатын-кыз өйләнешергә җыенганда, Аллаһы Сүзендәге киңәш аеруча файдалы (2 Тимутегә 3:16, 17). Әлбәттә, Изге Язмаларда мәсихче туйның үткәрелүе турында җентекле күрсәтмәләр юк. Һәм бу аңлашыла да, чөнки иленә һәм заманына карап гадәтләр һәм хәтта законнар да төрле. Мәсәлән, борынгы Исраилдә махсус никахлашу йоласы булмаган. Никахлашкан көнне кияү кәләшен үз йортына яки әтисе йортына китергән (Яратылыш 24:67; Ишагыйя 61:10; Маттай 1:24). Бар кеше алдында шулай эшләп, алар хәзер ир белән хатын икәнен күрсәткәннәр. Ул көннәрдә бүген үткәрелә торган никахлашу тәртибе булмаган.
3. Гайсә Кәна шәһәрендә нинди бәйрәмдә катнашкан?
3 Бу исраиллеләрдә никахлашу дип саналган. Аннан соң Яхъя 2:1 дә әйтелгән туйга охшаш туй мәҗлесе үткәрелгән. Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә бу шигырьдә: «Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә никах булды»,— дип әйтелә. Әмма бу грек сүзенең мәгънәсе «туй мәҗлесе», «никах мәҗлесе» * дигән сүзләр белән яхшырак бирелә (Маттай 22:2—10; 25:10; Лүк 14:8). Шулай итеп, Гайсә никахлашу йоласы үтәлгәннән соң оештырыла торган мәҗлестә булган, һәм ул моңа хәтта үз өлешен керткән. Әмма безнең көннәрдә никахлашу башка төрле үтә.
4. Кайбер мәсихчеләр туйларын ничек үткәрә һәм ни өчен?
4 Бүген күп илләрдә никахлашырга теләүче мәсихчеләргә законның кайбер таләпләрен үтәргә кирәк. Шуннан соң алар закон рөхсәт иткәнчә никахлаша ала. Бу кечкенә гади йола булырга мөмкин. Аны я судья, я шәһәр мэры, я хөкүмәт тарафыннан тиешле вәкаләт бирелгән дин әһеле үткәрергә мөмкин. Кайберәүләр туйларына шаһит итеп яки алар белән бу мөһим вакыйганың шатлыгын уртаклашырга кайбер туганнарын яки мәсихче дусларын чакыра (Иремия 33:11; Яхъя 3:29). Зур туй яки мәҗлес күп вакыт һәм чыгымнар таләп итә, шуңа күрә кайбер мәсихчеләр аларны үткәрми. Алар якын кешеләрен генә чакырып кич утыруны яхшырак күрә. Әйе, туйны ничек үткәрергә икәнен без үзебез сайлыйбыз, әмма шунсын истә тоту мөһим: башка җитлеккән мәсихчеләрнең моңа карашы безнекеннән тулысынча аерылып торырга мөмкин (Римлыларга 14:3, 4).
5. Ни өчен күп мәсихчеләр туйларында туй нотыгының булуын тели, һәм ул нотыкта нәрсә турында әйтелә?
5 Мәсихче парларның күбесе үз туйларында Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкның булуын тели *. Алар никахка нигезне Йәһвә салган икәнен белә һәм аның Сүзендә гаилә тормышын бәхетле итә торган акыллы үгет-нәсыйхәтләрнең барлыгын таный (Яратылыш 2:22—24; Марк 10:6—9; Эфеслеләргә 5:22—33). Һәм алар шатлыкларын уртаклашыр өчен мәсихче дусларын һәм туганнарын чакыра. Төрле илләрдә күп төрле законнар, никахлашу йолалары, хәтта җирле гадәтләр бар, һәм бу мәкаләдә без аларның кайберсен карап чыгарбыз. Безнең аларга карашыбыз нинди булырга тиеш? Аларның кайберләре, бәлки, безгә билгеле булган яки без яшәгән җирдәге гадәтләрдән бик нык аерылып торадыр. Шулай да, Аллаһы хезмәтчеләренә исәпкә алырга кирәк булган кайбер гомуми принциплар бар.
Хөрмәткә лаеклы никах — законлы никах
6, 7. Ни өчен никахлашуның юридик ягына игътибар итәргә кирәк, һәм ничек моны эшләргә?
6 Никахка нигезне Йәһвә салган, әмма никахлашу тәртибен күпмедер дәрәҗәдә кеше хакимиятләре билгели. Һәм бу дөрес, чөнки Гайсә үзе: «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип әйткән (Марк 12:17). Рәсүл Паул да: «Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган»,— дип язган (Римлыларга 13:1; Титуска 3:1).
7 Күп илләрдә кемнең никахлашырга законлы хокукы бар икәнен «кайсар», ягъни дөньяви хакимият, билгели. Шуңа күрә ике мәсихче өйләнергә теләсә һәм аларның моңа Изге Язмаларга нигезләнгән хакы булса, аларга үз илләрендәге законнарны үтәргә кирәк. Мәсәлән никахлашырга язма рөхсәтне алырга яки дәүләтнең тиешле вәкиленә мөрәҗәгать итәргә яки никахлашуны теркәргә кирәк. Август кайсар бар кешеләрне исемлеккә теркәргә боерык биргәч, Йосыф белән Мәрьям «исемлеккә теркәлер» өчен Бәйтлехем шәһәренә киткәннәр. Шулай итеп алар «кайсар» боерыгын үтәгән (Лүк 2:1—5).
8. Никах законлы дип саналсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк, һәм моны аңлап, Йәһвә Шаһитләре нәрсә эшләми?
8 Ике мәсихче закон таләп иткән һәм гадәттәге тәртип буенча никахлашса, Аллаһы аларны ир белән хатын дип саный. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре никахлашу йоласын кат-кат үткәрми. Алар шулай ук, мәсәлән туйның 25 һәм 50 еллыгына, никах антын кабатламый (Маттай 5:37). (Кайбер диннәрдә закон таләп иткән никахлашу тәртибе танылмый. Бу диннәрдә, йоланы рухани үтәсә һәм парны ир белән хатын дип игълан итсә генә, никах законлы дип санала.) Күп илләрдә кайбер Йәһвә Шаһитенә хөкүмәт тарафыннан никахлашу йоласын үткәрергә вәкаләт бирелгән. Ул чакта никахлашу йоласы, шул исәптән туй нотыгы, гадәттә Патшалык Залында үткәрелә. Зал хак Аллаһыга багышланган, шуңа күрә Йәһвә нигез салган никах нотыгын ул Залда әйтү урынлы булыр.
9. a) Никахлашудан соң, бәлки, мәсихче пар нәрсә үткәрергә планлаштырыр? б) Мәсихче өлкәннәр туйга әзерләнүгә нинди өлеш кертә ала?
9 Башка илләрдә, закон буенча, никахлашу дәүләт бинасында, мәсәлән мэриядә, үтәргә тиеш яки аны моңа вәкаләт бирелгән кеше үткәрергә тиеш. Күп мәсихчеләр андый никахлашудан соң шул ук яки икенче көнне Патшалык Залында туй нотыгы әйтелергә тиеш дип саный. (Нотык яшьләр никахлашкач берничә көн үткәннән соң булырга тиеш түгел, алар моңа юл куймаячак, чөнки Аллаһы һәм кешеләр, шул исәптән мәсихче җыелыш, алдында алар инде ир белән хатын дип санала). Кияү белән кәләш нотыкның Патшалык Залында әйтелүен теләсә, аларга җыелышның хезмәт комитетындагы өлкәннәрнең рөхсәтен алырга кирәк. Ул комитеттагы кардәшләр үзләренә мондый сораулар бирергә тиеш: «Бу парны яхшы яктан беләләрме? Туй нотыгы Залда үткәрелә торган җыелыш очрашуларына һәм анда планлаштырган башка эшләргә комачауламасмы?» (1 Көринтлеләргә 14:33, 40). Алар кияү белән кәләш Залда планлаштырган әзерләнүләрне исәпкә алырга тиеш. Аларга шулай ук нотык турында белдерү ясалырмы яки юкмы икәнен хәл итәргә кирәк.
10. Әгәр закон буенча никахлашу теркәлергә тиеш булса, бу никах нотыгына ничек тәэсир итәчәк?
10 Туй нотыгы белән чыгыш ясаучы өлкән нотык эчкерсез, рухи яктан көч бирүче һәм андый вакыйгага лаеклы булсын өчен тырышлык куячак. Никахлашу нотыкка кадәр үткәрелгән булса, чыгыш ясаучы кардәш бу пар «кайсар» законы буенча инде ир белән хатын диячәк. Никахлашканда никах анты бирелмәгән булса, кияү белән кәләш аны, бәлкем, нотык әйтелгәндә бирергә теләр *. Әгәр никахлашканда андый ант бирелгән булса һәм алар аны Йәһвә һәм җыелыш алдында бирергә теләсә, ир белән хатын ант сүзләрен үткән заманда әйтәчәк. Шулай итеп алар инде «кушылдырылган» икәнен күрсәтәләр (Маттай 19:6; 22:21).
11. Кайбер илләрдә никахлашу ничек үтә, һәм ничек бу туй нотыгына тәэсир итә?
11 Кайбер илләрдә, закон буенча, хөкүмәт вәкиленең булуы һәм никахлашу йоласын үткәрү таләп ителми. Кияү белән кәләш дәүләт хезмәткәренә никахларын теркәүне сорап язылган һәм кул куелган бланкны биргәч, ул аны терки, һәм алар ир белән хатын дип санала башлый. Ә бу көн аларның никахлашу көне дип атала. Бу мәкаләдә әйтелгәнчә, бу очракта алар, теркәү үтү белән, Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкны тыңларга теләк белдерер. Бу нотык белән Патшалык Залында кияү белән кәләш сайлаган җитлеккән абый-кардәш чыгыш ясый. Ул нотык тыңларга килгән бар кешеләргә бу пар яңа гына никахлашу үтте дип әйтәчәк. Антларны 10 нчы абзацта һәм шул абзацка китерелгән искәрмәдә язылганча әйтергә кирәк. Патшалык Залына килгән кешеләр яңа туган гаилә белән шатлыгын уртаклашачак һәм Аллаһы Сүзеннән бирелгән үгет-нәсыйхәтләрдән файда алачак (Җырларның җырлары 3:11).
Никахлашу һәм җирле йолалар
12. Кайбер җирләрдә ничек никахлашалар, һәм андый никахлашу үткәч, нәрсә эшләү яхшы булыр иде?
12 Кайбер илләрдә җирле йолалар буенча никахлашалар. Кайбер җирләрдә ике кешенең язылышмыйча бергә торуы, бәлки, таныладыр, *. Без сүзне җирле яки халык йолалары буенча үткәрелә торган чын никахлашу турында алып барабыз. Бу очракларда кәләш өчен калым тулысынча түләнергә һәм алынырга мөмкин. Шуннан соң кәләш белән кияү, закон һәм Изге Язмалар буенча, ир белән хатын дип санала башлый. Хөкүмәт андый никахларны чын, законлы дип саный, һәм хөкүмәт өчен бу кияү белән кәләш инде ир белән хатын дип санала. Соңрак андый никахны теркәп, язылышу турында таныклык алып була. Теркәү ир белән хатынны, шулай ук хатын тол калса — аны һәм булачак балаларны яклаячак. Һәм җыелыштагылар җирле яки халык йолалары буенча никахлашкан һәрбер кешене тизрәк теркәү үтәргә дәртләндерәчәк. Кызык, әмма Муса Кануны буенча, күрәсең, никахларны һәм туган балаларны теркәп барганнар (Маттай 1:1—16).
әмма бу законлы никах дип саналмый, һәм монда сүз андый «никахлар» турында бармый13. Җирле йолалар буенча үткәрелгән никахлашудан соң әйтелгән нотык нинди булачак?
13 Бу җирле йолалар һәм закон буенча никахлашкан пар шул вакыттан башлап ир белән хатын дип санала. Өстәрәк әйтелгәнчә, алар, бәлки, Патшалык Залында туй нотыгын тыңларга һәм никах антын әйтергә теләрләр. Ул чакта докладчы алар «кайсар» законы буенча инде никахлашкан, шуңа күрә туй нотыгы гына булачак дип әйтәчәк. Шулай итеп, никахлашу бер тапкыр — шул җирдә законлы дип саналган йола буенча үткәрелә, һәм Изге Язмаларга нигезләнгән бер нотык әйтелә. Никахлашу белән нотыкның бер-берсе артыннан булуы мөһим. Алар бер үк көнне булса, яхшы булыр иде.
Ул чакта мәсихче туй тирә-яктагы кешеләрдә яхшы тәэсир калдырачак.14. Никахлашуны закон буенча да һәм җирле йолалар буенча да үткәрү мөмкин булса, мәсихче нәрсә эшли ала?
14 Җирле йолалар буенча үткәрелгән никахлашу законлы дип танылган кайбер илләрдә шулай ук дәүләт хезмәтчесе катнашуында язылышу да бар. Никахлашу вакытында никах антлары әйтелергә һәм теркәү китабына кул куелырга мөмкин. Кайбер мәсихчеләр җирле йолалар буенча үткәрелә торган никахлашуга караганда, ил законы буенча үткәрелә торган никахлашуны яхшырак күрәләр. Дәүләт тарафыннан аларның икесе дә законлы дип таныла. Бу очракта 9 нчы һәм 10 нчы абзацларда туй нотыгы һәм антлар турында әйтелгәнне шулай ук кулланып була. Иң мөһиме шул: никахлашу Аллаһы һәм кешеләр алдында хөрмәткә лаек булсын (Лүк 20:25; 1 Петер 2:13, 14).
Никахны хөрмәт итегез
15, 16. Ничек никахка хөрмәт күрсәтергә?
15 Фарсы патшасының үз хатыны белән авырлыклары тугач, аның төп киңәшчесе Мемүкән аңа боерык чыгарырга тәкъдим иткән. Бу боерык буенча, «барлык хатыннар үзләренең ирләрен... хөрмәт итә башларлар иде» (Эстер 1:20). Әмма мәсихче парларга патша боерыгы кирәкми: мәсихче хатыннар ирләренә хөрмәт күрсәтергә кирәк икәнен аңлый. Ә ирләр үз хатыннарын мактарга һәм аларны «хөрмәт итәргә» кирәк икәнен таный (1 Петер 3:7; Гыйбрәтле сүзләр 31:11, 30). Никахка тиешле хөрмәтне күп еллар үткәч түгел, ә никахлашу көненнән башлап күрсәтергә кирәк.
16 Туй үткән көнне никахлашуга хөрмәтне кияү белән кәләш кенә түгел, ә туй нотыгы белән чыгыш ясаган мәсихче өлкән дә күрсәтергә тиеш. Ул нотыкны яңа парга әйтә. Аларны хөрмәт итеп, ул төрле мәзәкләр, мәкальләр яки халык әйтемнәрен кулланмаячак. Ул яңа парны һәм килгән кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, үзен артык иркен тотмаячак. Абый-кардәш нотыкны җылылык белән сөйләргә һәм рухи яктан көч бирүче итәргә тырышачак. Ул шулай ук никахка нигез Салучыга һәм аның искиткеч киңәшләренә игътибар итәчәк. Мәсихче өлкәннең хөрмәт белән әйтелгән нотыгы бу вакыйганың Йәһвә Аллаһыга дан китерүенә булышачак.
17. Ни өчен мәсихче туйның юридик ягын исәпкә алырга кирәк?
17 Бу мәкаләдә никахка кагылышлы күп юридик яклар каралды. Кайбер яклар без яшәгән җирдәге гадәтләргә турыдан-туры кагылмаска да мөмкин. Әмма безгә һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә Шаһитләре туй үткәргәндә, «кайсар» таләпләренә, ягъни җирле законнарга, хөрмәт күрсәтелергә тиеш. Бу мөһим (Лүк 20:25). Рәсүл Паул безгә болай дип язган: «Һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса — салым; кемгә имана булса — имана түләгез; кемнән куркырга тиеш булсагыз — шуннан куркыгыз; кем хөрмәткә лаек булса — шуны хөрмәт итегез» (Римлыларга 13:7). Әйе, мәсихчеләр, туй көненнән башлап, Аллаһы нигез салган һәм бүген дә яшәп килгән төзелешкә хөрмәт күрсәтәләр, һәм бу дөрес.
18. Никахлашудан соң гадәттә нәрсә үткәрелә, һәм бу темага кагылышлы мәгълүматны кайдан табарга?
18 Күп мәсихче парлар туй мәҗлесенә яки кичәсенә кунакларны чакыралар. Ул гадәттә никахлашудан соң була. Гайсә дә бер тапкыр туй мәҗлесендә булган. Әйтик андый мәҗлес планлаштырыла ди. Бу мәҗлес Аллаһыны данласын өчен һәм яшь пар белән мәсихче җыелышка шатлык китерсен өчен, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бу яктан ничек булыша? Чираттагы мәкаләдә нәкъ шул сораулар карала *.
[Искәрмәләр]
^ 3 абз. Бу сүз шулай ук туй белән бәйле булмаган мәҗлескә дә кулланылырга мөмкин (Эстер 9:22).
^ 5 абз. Йәһвә Шаһитләре 30 минутлык туй нотыгын кулланалар. Аның исеме: «Аллаһы каршында тугры никах». Бу нотыкта «Гаилә бәхетенең сере» дигән китаптан һәм Йәһвә Шаһитләре бастырган башка басмалардан алынган Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бар. Нотык яңа өйләнешкәннәргә дә һәм туйга килгән барлык кешеләргә дә файдалы.
^ 10 абз. Никах анты турында законда берәр нәрсә әйтелмәсә, Аллаһы хуплаган антларда мондый сүзләр әйтеләчәк. Кияү сүзләре: «Никахка Аллаһы нигез салган, һәм Изге Язмаларда ул мәсихче ирләр өчен кануннар биргән. Мин, [кияүнең исеме], гомер буена, бергә җирдә яшәгәнче, шул кануннар буенча сине яратыр өчен һәм синең турыда кайгыртыр өчен, сине, [кәләшнең исеме], законлы хатыным итеп алам». Кәләш сүзләре: «Никахка Аллаһы нигез салган, һәм Изге Язмаларда ул мәсихче хатыннар өчен кануннар биргән. Мин, [кәләшнең исеме], гомер буена, бергә җирдә яшәгәнче, шул кануннар буенча сине яратыр өчен һәм синең турыда кайгыртыр өчен, һәм сине тирән хөрмәт итәр өчен, сине, [кияүнең исеме], законлы ирем итеп алам».
^ 12 абз. Андый никахлар турында «Күзәтү манарасы» (инглиз), 1962 ел, 1 май санының 287 нче битендә әйтелә.
^ 18 абз. Шулай ук «Күзәтү манарасы» (рус), 2006 ел, 15 октябрь санының 28 нче биттәге «Туегыз шатлыклы һәм әдәпле үтсен» дигән мәкаләне карагыз.
Хәтерлисезме?
• Ни өчен без никахлашуның юридик ягы белән дә, рухи ягы белән дә кызыксынырга тиеш?
• Мәсихче пар теләге буенча, никахлашудан соң нәрсә үткәрелергә мөмкин?
• Ни өчен туй нотыклары Патшалык Залында әйтелә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[8 биттәге иллюстрация]
Борынгы Исраилдә кияү кәләшне үз йортына яки әтисе йортына китергәч, никах законлы дип саналган
[11 биттәге иллюстрация]
Мәсихчеләр җирле йолалар буенча үткәрелгән никахлашудан соң Патшалык Залында нотык тыңларга теләр