Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

Йәһвә Сүзе тере

Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II өлеш

ИШАГЫЙЯ пәйгамбәр булып Аллаһыга тугры хезмәт итә. Ул игълан иткән Ун буынлы Исраил патшалыгына чыгарылган хөкемнәр инде үтәлгән. Хәзер ул Иерусалим шәһәренең киләчәге турында әйтә.

Иерусалим җимерелгән булачак, ә анда яшәүче халыкны әсирлеккә алып китәчәкләр. Әмма бу ташландык хәл мәңге булмаячак. Берникадәр вакыт үткәннән соң шәһәр һәм гыйбадәтханә торгызылган булачак. Ишагыйя 36:1—66:24 тәге хәбәр нәкъ шуның турында *. Бу бүлекләрне карап чыгу безгә күп файда китерәчәк, чөнки анда язылган күп пәйгамбәрлекләр зуррак масштабта безнең көннәрдә үтәлә яки алар якын киләчәктә үтәләчәк. Шулай ук анда Мәсих турында дулкынландыргыч пәйгамбәрлекләр язылган.

«МЕНӘ КӨННӘР КИЛӘЧӘК»

(Ишагыйя 36:1—39:8)

Б. э. к. 732 елда, ягъни Хизәкыйя патша идарә итүенең 14 нче елында, Яһүдиягә Ассирия гаскәре һөҗүм итә. Йәһвә Иерусалимны якларга вәгъдә бирә. Йәһвәнең бер генә фәрештәсе Ассириянең 185 000 сугышчысын үтергәннән соң, куркыныч үтеп китә.

Хизәкыйя каты авырып китә. Йәһвә аның догасына җавап бирә, аны савыктыра һәм аның гомеренә тагын 15 ел өсти. Бабыл патшасы Хизәкыйянең сәламәтләнгәнен белгәч, аңа илчеләре белән бүләкләр җибәрә. Яһүд патшасы үзен акылсыз тота һәм аларга үзенең бар булган хәзинәләрен күрсәтә. Ишагыйя Хизәкыйягә Йәһвә хәбәрен җиткерә: «Менә көннәр киләчәк, һәм синең йортыңда булган бар нәрсәне һәм бу көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар нәрсәне Бабылга алып китәчәкләр» (Ишагыйя 39:5, 6). Йөз елдан чак кына күбрәк вакыт үткәч бу сүзләр үтәлә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җавап:

38:8 — Күләгә кире кайткан нинди «баскычлар» турында сүз бара? Б. э. к VIII гасырда кояш сәгатен Мисырда да һәм Бабылда да кулланганнар. Шуңа күрә баскычлар — бу, бәлкем, кояш сәгате циферблатындагы бүлемнәр булгандыр. Ул сәгатьне, күрәсең, Хизәкыйя әтисе Ахаз алган. Ә, бәлки, бу патша сараендагы баскычлар булгандыр. Бу баскыч янындагы багана күләгәсе, күрәсең, аның буенча күчеп вакытны күрсәткән.

Безнең өчен сабаклар:

36:2, 3, 22. Севна сарай башлыгы вазифасын үтәүдән азат ителсә дә, аңа сарайда калырга һәм үзен алмаштырган кешедә сәркатип булып хезмәт итәргә рөхсәт ителгән (Ишагыйя 22:15, 19). Без берәр сәбәп аркасында Йәһвә оешмасында бирелгән вазифаларны югалтсак, әллә без Аллаһы безгә билгеләгән хезмәтебезне дәвам итмәбезме?

37:1, 14, 15; 38:1, 2. Без авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә дога кылсак һәм аңа тулысынча өметләнсәк, үзебезне акыллы тотабыз.

37:15—20; 38:2, 3. Ассирия армияләре Иерусалимга һөҗүм итәргә җыенганда, Хизәкыйяне иң беренче итеп шул борчыган: шәһәрнең җиңелүе Йәһвә исеменә хурлык китерәчәк. Хизәкыйя үзенең үлемгә китерүче чир белән авырганын белгәч, үзе турында кайгырмаган, юк. Аның угылы булмаган, шуңа күрә Хизәкыйя аның үлеме аркасында Давыт буыныннан булган патшалар нәселенең җебе өзелер дип кайгырган. Аны шулай ук: «Ассириялеләргә каршы сугышта кем җитәкче булачак?» — дигән сорау борчыган. Без дә, Хизәкыйя кебек, Йәһвә исемен изгеләндерүне һәм аның ниятләрен үтәүне үз котылуыбызга караганда күпкә мөһимрәк дип саныйбыз.

38:9—20. Хизәкыйянең бу җыры тормышыбызда иң мөһиме бу Йәһвәне данлау икәнен күрсәтә.

«СИН ТӨЗЕЛГӘН БУЛАЧАКСЫҢ!»

(Ишагыйя 40:1—59:21)

Иерусалимның җимерелгән һәм кешеләрнең әсирлеккә алып кителгән булачагы турында язганнан соң, Ишагыйя шәһәрнең торгызылуы турында әйтә (Ишагыйя 40:1, 2). «Син [Иерусалим] төзелгән булачаксың!» — дип әйтелгән Ишагыйя 44:28 дә. Бабыл илаһларының потлары йөк кебек алып кителгән булачак (Ишагыйя 46:1). Бабыл җимерелгән булачак. Моның барысы 200 ел үткәч үтәлә.

Йәһвә үз хезмәтчесен «башка халыкларга яктылык» итеп куячак (Ишагыйя 49:6). Бабыл «күкләре», ягъни идарә итүче кешеләр, «төтен кебек юк булачак», ә аларга буйсынып яшәгән кешеләр «черки кебек үләчәкләр» (АМТ). Әмма әсирлектәге Сион кызы үз «муеныннан богауларын салачак» (Ишагыйя 51:6; 52:2). Йәһвә аның янына килгән һәм аны тыңлаган кешеләргә: «Сезгә Давытка вәгъдә ителгән мәңгелек килешү, үзгәрмәс шәфкать бирәчәкмен»,— дип әйтә (Ишагыйя 55:3). Аллаһының тәкъва принциплары буенча яшәп, без «Ходайда шатлык» табабыз (Ишагыйя 58:14). Ә кешеләрнең «канунсызлыгы» аларны Аллаһыдан «аера» (Ишагыйя 59:2).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

40:27, 28 — Ни өчен Исраил: «Юлым Ходайдан яшерелгән һәм Аллаһым эшемне оныткан»,— дип әйткән? Бабыл әсирлегендәге кайбер еврейләр, күрәсең, аларның газаплары Йәһвәдән яшерелгән яки аңа күренми калган дип уйлаганнар. Әмма пәйгамбәрнең сүзләре аларга шуны искә төшереп торган: «армый һәм талмый» торган җирнең Барлыкка Китерүчесе Бабылдан ерак түгел.

43:18—21 — Ни өчен әсирлектән кайтучы еврейларга «үткәннәрне искә төшермәскә» дип әйтелгән булган? Йәһвә үз хезмәтчеләрен үткәндә дә коткарган. Әмма «үткәннәрне искә төшермәскә» дигән сүзләр моны онытырга кирәк дигәнне аңлатмый. Ә хәзер Йәһвә үз халкының нәрсәдер «яңа» өчен үзен данлавын тели. Йәһвә халкына чүл аркылы, бәлки кыскарак булган юлдан, Иерусалимга сәяхәт итәргә туры киләчәк, һәм бу сәяхәтнең уңышлы тәмамлануын алар үз күзләре белән күрәчәк. Һәм Йәһвә аларның, мәсәлән, моның өчен данлавын тели. «Бөек афәттән» чыккан «бихисап күп кешенең» һәрберсендә Йәһвәне данлар өчен шулай үк яңа сәбәпләр булачак (Ачылыш 7:9, 14).

49:6 — Мәсих исраиллеләргә генә вәгазьләгән. Алайса нинди мәгънәдә ул «башка халыкларга яктылык» булып тора? Гайсә Мәсих үлеменнән соң булган вакыйгаларны карап чыгыйк. Изге Язмаларда Ишагыйя 49:6 дагы пәйгамбәрлек Гайсәнең шәкертләренә кулланыла (Рәсүлләр 13:46, 47). Безнең көннәрдә майланган мәсихчеләр бихисап күп кеше ярдәмендә, «бөтен җиһанда» кешеләрне өйрәтеп, «башка халыкларга яктылык» булып тора (Маттай 24:14; 28:19, 20).

53:10 — Гайсәнең үлеме нинди мәгънәдә Йәһвәгә яраклы булган? Мәрхәмәтле һәм кызганучан Йәһвә Аллаһыга яраткан улының газапларын күрү авырту китергән. Шулай да Гайсәнең үз теләге белән Йәһвәгә буйсынуы Аллаһыга шатлык китергән. Һәм шулай ук Гайсәнең газаплары һәм үлеме ярдәмендә мөмкин булган бар нәрсәне Аллаһы хуплаган (Гыйбрәтле сүзләр 27:11; Ишагыйя 63:9).

53:11 — Нинди белем аша Мәсих «күпләрне аклаячак»? Гайсә кеше булып җирдә яшәгәндә, гаделсез газап чиккәндә, хәтта үлемгә хәтле газап чиккәндә белем алган. Бу шигырьдә сүз шул белем турында бара (Еврейләргә 4:15). Шулай итеп Гайсә майланган мәсихчеләргә һәм бихисап күп кешеләргә Аллаһы алдында тәкъва булып калыр өчен кирәк булган корбанны китергән (Римлыларга 5:19; Ягъкуб 2:23, 25).

56:6 — «Башка халыклар» кемнәр алар, һәм ничек итеп алар Йәһвәнең «килешүенә нык тотынып торалар? «Башка халыклар» — бу Гайсә әйткән «башка сарыклар» (Яхъя 10:16). Алар килешүгә бәйле законнарга буйсынып һәм аның ярдәмендә оештырылган бар эшләрдә булышлык итеп яңа килешүгә нык тотынып торалар. «Башка сарыклар» майланган мәсихчеләр белән бергә рухи өстәл янында туклана һәм шулай ук вәгазь эшендә һәм шәкертләрне әзерләүдә ярдәм итәләр.

Безнең өчен сабаклар:

40:10—14, 26, 28. Йәһвә игелекле һәм көчле, чиксез кодрәтле һәм чиксез акыллы. Ул безне бик яхшы аңлый. Без моны күз алдына да китерә алмыйбыз.

40:17, 23; 41:29; 44:9; 59:4. Сәяси союзлар һәм потлар — бу «буш» нәрсәләр. Аларга өметләнү мәгънәсез.

42:18, 19; 43:8. Аллаһы Сүзендә язылганнарны игътибарсыз калдыру һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» күрсәтмәләренә колак салмау безне рухи яктан сукыр һәм саңгырау итә (Маттай 24:45).

43:25. Йәһвә безнең гөнаһларыбызны үзе хакына юкка чыгара. Аллаһы исемен изгеләндерү безнең гөнаһтан һәм үлемнән котылуыбыз һәм мәңгелек тормышка өметебезгә караганда беренче урында тора.

44:8. Йәһвә безгә ярдәм итә, ул ныгытма кебек ышанычлы. Шуның өчен безгә аның Аллаһы булуы турында вәгазьләргә курыкмаска кирәк! (2 Патшалык 22:31, 32).

44:18—20. Потларга табыну — бозык йөрәкнең билгесе. Йөрәгебездә Йәһвәнең урынын бернәрсә алырга тиеш түгел.

46:10, 11. Алдан әйтелгәнне үтәү сәләте, ягъни «киңәш үтәлсен» өчен барысын эшләү — бу Йәһвәнең хак Аллаһы булуына һичшиксез дәлил булып тора.

48:17, 18; 57:19—21. Котылуны Йәһвәдән эзләсәк, аңа якынлашсак, аның әмерләренә колак салсак, тынычлыгыбыз елга сулары кебек һәрвакыт булачак, ә тәкъвалыгыбыз диңгез дулкыннары кебек ачык күренеп торачак. Аллаһы Сүзен санга сукмаган кешеләр «дулкынланган диңгезгә» охшаш. Аларда иминлек юк.

52:5, 6. Бабыллылар чын Аллаһы көчсез дип хаталы нәтиҗәгә килгәннәр. Алар шуны игътибарсыз калдырган: исраиллеләр коллыкка Йәһвә үз халкы белән канәгать булмаганга эләккән. Берәрсе кайгы-хәсрәт белән очрашканда, безгә ашыгыч нәтиҗәләрдән сакланырга кирәк.

52:7—9; 55:12, 13. Вәгазь эшендә һәм шәкертләр әзерләү эшендә шатлык белән катнашыр өчен ким дигәндә өч сәбәп бар. Безнең аяклар матур, чөнки без рухи яктан ач басынкы кешеләргә хәбәр китерәбез. Без Йәһвәне «үз күзләребез белән күрәбез», ягъни безнең аның белән якын мөнәсәбәтләребез бар. Без шулай ук рухи яктан гөрләп чәчәк атабыз.

52:11, 12. «Ходай савытларын» — Аллаһы изге хезмәтне башкарыр өчен биргән бар кыйммәтле нәрсәләрне — күтәреп йөрергә яраклы булыр өчен, без рухи һәм әхлакый яктан саф булырга тиеш.

58:1—14. Күз буяу өчен генә күрсәтелгән тәкъвалык һәм тугрылык файда китерми. Аллаһының чын хезмәтчеләре Йәһвәгә чын күңелдән тугры булырга һәм кардәшләренә эчкерсез ярату күрсәтергә тиеш (Яхъя 13:35; 2 Петер 3:11).

59:15б—19. Йәһвә кеше эшләрен игътибар белән күзәтә һәм үзе сайлаган вакытта аларның эшләрен үзгәртәчәк.

СИН «ДАН ТАҖЫ БУЛАЧАКСЫҢ»

(Ишагыйя 60:1—66:24)

Ишагыйя 60:1 дә борынгы заманда һәм безнең көннәрдәге хак Аллаһыга гыйбадәт кылуның торгызылуы турында әйтелә: «Бас, яктылык сип Иерусалим, чөнки синең яктылыгың килде һәм Ходай даны синең өстә балкыды». Сион «Ходай кулындагы дан таҗы» булып китәргә тиеш (Ишагыйя 62:3).

Ишагыйя Бабыл әсирлегендә тәүбәгә киләчәк кардәшләре турында дога кыла (Ишагыйя 63:15—64:12). Хак Аллаһыга хезмәт итүчеләр белән ялган илаһларга табынучылар арасындагы аермага басым ясап, пәйгамбәр Йәһвә Аллаһының үз хезмәтчеләренә бирәчәк фатихалары турында әйтә (Ишагыйя 65:1—66:24).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

61:8, 9 — Нәрсә ул «мәңгелек килешү» һәм нәрсә ул «орлык»? Монда сүз Йәһвә майланган мәсихчеләр белән төзегән яңа килешү турында бара. «Орлык», яки токымнар — бу «башка сарыклар», ягъни майланган мәсихчеләр китергән хәбәрне кабул иткән миллионлаган кешеләр (Яхъя 10:16).

63:5 — Нинди мәгънәдә Аллаһы ярсуы аңа таяныч булып тора? Аллаһы ярсуы — бу ниндидер тыелгысыз хис түгел. Аның ярсуы гадел, ул аңа таяныч бирә һәм аны гадел хөкемнәрен үтәргә дәртләндерә.

Безнең өчен сабаклар:

64:6. Камил булмаган кешеләр үз-үзләрен коткара алмый. Сүз гөнаһлар кичерү турында барганда, аларның тәкъва эшләре пычрак кием кебек (Римлыларга 3:23, 24).

65:13, 14. Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен мул рухи ризык белән тукландырып, аларны фатихалый.

66:3—5. Йәһвә икейөзлелекне нәфрәт итә.

«Шатланыгыз һәм күңел ачыгыз»

Һичшиксез, торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр Бабыл әсирлегендәге тугры еврейләргә чын юату китергән. «Мин барлыкка китергән турында мәңге шатланыгыз,— дип әйткән Йәһвә,— һәм күңел ачыгыз; чөнки менә, Мин Иерусалимны күңел ачып һәм аның халыгын шатлык белән барлыкка китерәм» (Ишагыйя 65:18).

Без дә җирне дөм караңгылык һәм халыкларны караңгылык каплаган вакытта яшибез (Ишагыйя 60:2). Әйе, хәзер «авыр вакытлар» (2 Тимутегә 3:1). Шуңа күрә Ишагыйя пәйгамбәр китабында язылган Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр безгә көч бирә (Еврейләргә 4:12).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Ишагыйя 1:1—35:10, бу өзек «Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 декабрь санында «Йәһвә сүзе тере. Ишагыйя китабыннан игътибарга лаек фикерләр — I өлеш» дигән мәкаләдә каралган иде.

[4 биттәге иллюстрация]

Хизәкыйя Ассирия армияләреннән коткару турында дога кылганда нәрсә турында күбрәк кайгырган? Сез беләсезме?

[7 биттәге иллюстрация]

«Тынычлык игълан иткән яхшы хәбәр таратучының аяклары нинди матур»