Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы кушылдырганны аермагыз

Аллаһы кушылдырганны аермагыз

Аллаһы кушылдырганны аермагыз

«Алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (МАТТАЙ 19:6).

1, 2. Ни өчен өйләнешкән парлар вакыт-вакыт авырлыклар белән очрашачак, һәм бу Изге Язмаларда ничек раслана?

КҮЗ алдыңа китер: син машинада ерак юлга чыгарга әзерләнәсең. Юлда авырлыклар булырмы? Әлбәттә, булачак! Мәсәлән, яңгыр башланырга мөмкин, һәм сиңа әкренрәк барырга һәм сак булырга туры килер. Машина да ватылырга мөмкин, һәм син аны үзең төзәтә алмасаң, сиңа юл кырыенда туктап ярдәм сорарга кирәк булыр. Син машинада ерак юлга чыгып хата эшләгәнсең дигән нәтиҗәгә килерсеңме һәм машинаңны ташлап китәрсеңме? Юк. Ерак юлга чыкканда син алдан ук кыенлыкларга әзерләнәсең.

2 Никах турында әйткәндә дә бу сүзләр хак. Авырлыклар, һичшиксез, булачак, һәм өйләнешергә җыенган ир-ат белән хатын-кызга тормышлары җиңел булачак дип көтү акылсыз булыр иде. 1 Көринтлеләргә 7:28 дә турыдан-туры ирләр белән хатыннарның «мәшәкатьләре күп булачак» дип әйтелә. Ни өчен? Чөнки ирләр һәм хатыннар камил түгел, һәм без «авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутегә 3:1; Римлыларга 3:23). Димәк, хәтта бер-берсенә туры килгән һәм рухи карашлы ирле-хатынлылар да вакыт-вакыт авырлыклар белән очрашачак.

3. а) Бу дөньядагы күп кешеләр никахка ничек карый? б) Ни өчен мәсихчеләр никахларын саклап калырга тырыша?

3 Безнең көннәрдә кайбер парлар авырлыклар белән очрашканда иң беренче итеп аерылышу турында уйлый. Күп илләрдә аерылышулар саны үсә бара. Әмма чын мәсихчеләр авырлыклардан качар урынына аларны чишәләр. Ни өчен? Чөнки алар никахны Йәһвәдән бирелгән изге бүләк итеп саныйлар. Гайсә ир белән хатын турында болай дигән: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6). Гайсә биргән әмер буенча яшәү һәрвакытта да җиңел түгел. Мәсәлән, Изге Язмалардагы принципларны хупламаган туганнар һәм башкалар, шул исәптән никах сораулары буенча белгечләр дә, еш кына ирле-хатынлыларны Изге Язмаларга нигезләнмәгән сәбәпләр буенча аерылышырга этәрәләр *. Әмма мәсихчеләр никахны ашыгып таркатыр урынына авырлыкларны чишеп аны саклап калу күпкә яхшырак икәнен беләләр. Чыннан да безнең баштан ук башкаларның киңәшләре буенча түгел, ә Йәһвәнең киңәшләре буенча эш итүебез мөһим (Гыйбрәтле сүзләр 14:12).

Авырлыкларны җиңү

4, 5. а) Никахта нинди авырлыклар булырга мөмкин? б) Ни өчен Аллаһы Сүзендәге принциплар никахта авырлыклар булганда да файдалы?

4 Шунсын әйтергә кирәк: һәр гаилә үз авырлыкларын чишәр өчен вакыт-вакыт үз мөнәсәбәтләренә махсус игътибар бирергә тиеш. Күпчелек очракларда бу кечкенә авырлыкларны җайга салу булачак. Әмма кайбер гаиләләрдә үзара мөнәсәбәтләрне боза алган җитдирәк кыенлыклар булырга мөмкин. Кайчакта сезгә гаиләсе булган тәҗрибәле өлкәннән ярдәм сорарга кирәк булыр. Ләкин бу авырлыклар сезнең никахыгыз уңышсыз дигәнне аңлатмый. Алар проблемаларны чишкәндә Изге Язмалардагы принципларны куллануның мөһимлеген күрсәтә.

5 Кешеләрне Барлыкка Китерүче һәм никахка нигез Салучы буларак, Йәһвә безгә никахыбыз бәхетле булсын өчен нәрсә кирәк икәнлеген һәркайсы кешедән яхшырак белә. Әмма без аның Сүзендәге киңәшне тыңларбызмы һәм аны тотарбызмы? Шулай эшләсәк, без, һичшиксез, файда алачакбыз. Йәһвә үзенең борынгы халкына болай дигән: «Их, әгәр дә син минем әмерләремә игътибар итсәң иде! Шул чакта синең тынычлыгың елга кебек, ә гаделлегең диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Ишагыйя 48:18). Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча яшәсәк, никахыбыз бәхетле булачак. Әйдәгез иң беренче итеп Изге Язмаларда ирләргә бирелгән киңәшләрне карап чыгыйк.

«Хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз»

6. Изге Язмаларда ирләр өчен нинди киңәшләр бар?

6 Рәсүл Паулның Эфеслеләргә язган хатында ирләр өчен ачык җитәкчелек бар. Паул болай дип язган: «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны [«өзлексез», ЯД] яратыгыз. Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта [«кадерләп тора», ЯД]. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә. Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:25, 28, 29, 33).

7. а) Мәсихче никахның нигезендә нәрсә булырга тиеш? б) Ирләр үз хатыннарын ничек өзлексез ярата ала?

7 Паул ир белән хатын арасында була алган һәрбер авырлык турында әйтми. Никахтагы авырлыкларны чишү турында сүз барганда, һәр мәсихче никахның нигезендә ярату булырга тиеш ди ул. Чыннан да, Инҗилдә, өстә китерелгән шигырьләрдә ярату сигез мәртәбә искә алына. Шулай ук шунсына да игътибар итегез: Паул ирләргә: «Хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз»,—ди. Һичшиксез, Паул кешегә гашыйк булуга караганда аны ярату күпкә авыррак икәнен аңлаган. Аның сүзләре аеруча без яшәгән «соңгы көннәрдә», күп кешеләр «үзләрен генә сөючән» һәм «килешмәүчән» булганда хак (2 Тимутегә 3:1—​3). Андый начар сыйфатлар бүген күп гаиләләрне тарката, ләкин яратучан ир үз фикер йөртүенә һәм эшләренә бу дөньяның эгоистик сыйфатларына тәэсир итәргә юл куймаячак (Римлыларга 12:2).

Син хатының турында ничек кайгырта аласың?

8, 9. Мәсихче ир үз хатынының нинди ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш?

8 Мәсихче ир ничек эгоистик сыйфатларга каршы торып, хатынын эчкерсез ярата ала? Паул эфеслеләргә язганда ирнең ике бурычы турында әйтә: ир үз хатынының ихтыяҗлары турында кайгыртырга һәм, үз тәнен кадерләп торган кебек, аны кадерләп торырга тиеш. Син үз хатыныңның ихтыяҗлары турында ничек кайгырта аласың? Мәсәлән, аның физик ихтыяҗлары турында кайгыртып. Паул Тимутегә болай дип язган: «Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тимутегә 5:8).

9 Әмма бу ризык, кием һәм тору урыны белән тәэмин итүдән күбрәкне аңлата. Ни өчен? Чөнки ир кеше үз хатынының физик ихтыяҗлары турында бик яхшы кайгыртып та, аның эмоциональ һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндермәскә мөмкин. Әмма бу ихтыяҗлар турында кайгырту мөһим. Сүз дә юк, күп мәсихче ир-атларның җыелыш белән бәйле эшләре бик күп. Ләкин ир-атның җыелышта мөһим йөкләмәләре булса, бу ул үзенең гаилә башы буларак бурычларын үтәмәскә тиеш дигәнне аңлатмый (1 Тимутегә 3:5, 12). 1989 елны бу журналда моның турында мондый сүзләр язылган иде: «Изге Язмалар таләпләре буенча, „көтүче эше өйдә башлана“ дип әйтеп була. Мәсихче өлкән үз гаиләсенә игътибарсыз булса, ул үз вазифасын югалтырга мөмкин» *. Шунсы ачык күренеп тора: үз хатыныңның физик, эмоциональ һәм, иң мөһиме, рухи ихтыяҗлары турында кайгырту — бу синең бурычың.

Хатынны кадерләп тору нәрсә аңлата?

10. Ир кеше хатынын ничек кадерләп тора ала?

10 Хатынны кадерләп тору — бу аның турында ярату күрсәтеп кайгырту. Моны төрлечә эшләп була. Беренчедән, үз хатының белән җитәрлек вакыт үткәр. Алай эшләмәсәң, аның сиңа карата мәхәббәте суыначак. Тагын бер якны карап чыгыйк. Хатының белән күпме вакыт үткәрергә кирәк? Син ничек уйлыйсың? Ә хатының ничек уйлый? Бәлкем, сезнең фикерләрегез туры килмидер. Мин үз хатынымны кадерлим дип әйтү генә әз, хатыныгыз моны сизәргә тиеш. Паул болай дип язган: «Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24). Яратучан ир буларак, син үз хатыныңның ихтыяҗларын аңлаганыңны ачыкларга тиеш (Филиппуйлыларга 2:4).

11. Ирнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре һәм җыелыштагы вазифалары ничек аның хатыны белән мөгамәләсенә бәйле?

11 Хатының белән сүзләрдә дә һәм эшләрдә дә назлы булу — бу да аны кадерләп торуны аңлата (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). «Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз»,— дип язган Паул көлессәйлеләргә (Көлессәйлеләргә 3:19). Бер китап буенча, Паул сүзләренең соңгы өлеше «аның белән үзеңне хезмәтче белән кебек тотма» яки «аннан кол ясама» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Хатынын икәүдән икәү генә булганда я кешеләр алдында җәберләүче ир турында ул үз хатынын кадерләп тора дип әйтеп булмый. Хатыны белән үзен тупас тотып, ул Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен боза ала. Рәсүл Петер ирләргә болай дип язган: «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас» * (1 Петер 3:7).

12. Мәсихче ир Гайсәнең мәсихче җыелыш белән үзен тотышыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

12 Хатыныңның сиңа карата яратуын кадерлә. Аны һәрвакыт ышандырып тор: син аны яратасың. Гайсә мәсихче ирләргә ул яктан үрнәк калдырган. Ул мәсихче җыелыш белән үзен ничек тоткан? Ул һәрвакыт, хәтта аның шәкертләре начар сыйфатлар күрсәткән вакытта да, йомшак, игелекле һәм кичерергә әзер булган. Шуңа күрә Гайсә башкаларга: «Миңа килегез... Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз»,— дип әйткән (Маттай 11:28, 29). Мәсихче ир, Гайсә үрнәген тотып, хатыны белән үзен Гайсә җыелыш белән үзен тоткан кебек тота. Үз хатынын чыннан да кадерләп торган ир-ат, моны сүзләре һәм эшләре белән күрсәтеп, аңа көч биреп торачак.

Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәүче хатыннар

13. Изге Язмаларда хатыннарга ярдәм итүче нинди принциплар бар?

13 Изге Язмаларда хатыннарга ярдәм итүче принциплар да бар. Эфеслеләргә 5:22—24, 33 тә болай диелә: «Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. Чөнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең — Үз тәненең Коткаручысы. Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар... Хатын... ирен хөрмәт итсен».

14. Ни өчен Изге Язмаларның буйсыну турындагы принцибы хатыннарны түбәнсетми?

14 Паул буйсыну һәм хөрмәт итү кирәк икәнлегенә басым ясый. Ул хатын үз иренә буйсынырга тиеш дип әйтә. Бу Аллаһы урнаштырган тәртипкә туры килә. Күктә һәм җирдә яшәүче һәр зат кемгә дә булса буйсына. Гайсә дә Йәһвә Аллаһыга буйсына (1 Көринтлеләргә 11:3). Әлбәттә, ир баш буларак үзен тиешле тотса, хатынына аңа буйсынып яшәргә җиңелрәк булачак.

15. Изге Язмаларда хатыннар өчен нинди киңәшләр бар?

15 Паул шулай ук хатын «ирен хөрмәт итсен» дип әйткән. Мәсихче хатын «басынкы һәм тыныч рух» күрсәтергә тиеш, ул үз иренең баш булуын тәкәбберләнеп кире какмаска яки бәйсезлек юлы белән бармаска тиеш (1 Петер 3:4). Аллаһыдан куркып яшәгән хатын үз гаиләсе турында кайгыртып эшли һәм үз иренә хөрмәт күрсәтә (Титуска 2:4, 5). Ул ире турында яхшы яктан гына сөйләргә тырыша һәм шулай итеп башкаларга аны хөрмәт итмәскә сәбәп бирми. Шулай ук ул иренең әйткәннәре тормышка уңышлы ашсын өчен тырышлык куячак (Гыйбрәтле сүзләр 14:1).

16. Мәсихче хатыннар Сара һәм Ребека мисалларыннан нәрсәгә өйрәнә ала?

16 Басынкы һәм тыныч рухка ия булу мәсихче хатынның үз фикере булмаска тиеш яки аның фикере мөһим түгел дигәнне аңлатмый. Сара һәм Ребека кебек борынгы заманда Аллаһыдан куркып яшәгән хатыннар кайбер сораулар буенча үз борчылуларын белдергәннәр, һәм Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы аларның тырышлыкларын хуплаган (Яратылыш 21:8—12; 27:46—28:4). Мәсихче хатын да үз хисләре турында әйтә ала. Әмма ул моны, кимсетүле тон белән түгел, ә хөрмәт белән эшләргә тиеш. Ул андый аралашу күңеллерәк икәнен һәм ир аның фикерен теләбрәк тыңлаячак икәнен күрәчәк.

Тугрылык роле

17, 18. Ирле-хатынлылар Шайтанның никахны таркатырга тырышлыкларына ничек каршы тора алалар?

17 Никах — бу гомерлек союз. Шуңа күрә ирнең дә хатының да үз никахларын бәхетле итәргә эчкерсез теләге булырга тиеш. Ачык аралашу булмаса, авырлыклар үсеп җитди булып китәргә мөмкин. Авырлыклар туганда ир белән хатын еш кына сөйләшми башлый, һәм бу үпкәләүгә китерә. Кайберәүләр, бәлкем читтә романтик хисләр үстереп, хәтта үз тормыш иптәшеннән читләшә башлый. Гайсә: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дип кисәткән (Маттай 5:28).

18 Рәсүл Паул бөтен мәсихчеләргә, шул исәптән өйләнешкән мәсихчеләргә дә, мондый киңәш биргән: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез» (Эфеслеләргә 4:26, 27). Безнең төп дошманыбыз, Шайтан, мәсихчеләр арасында килеп чыккан каршылыклардан файдаланырга тырыша. Ул уңышлы булмасын! Авырлыклар туганда Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны кулланып, бу туган хәлгә Йәһвә карашын белергә тырышыгыз. Каршылыклар турында саф ният белән һәм тыныч кына фикер алышыгыз. Йәһвә нормалары турындагы белемегез белән аларны куллану арасындагы аерманы киметегез (Ягъкуб 1:22—25). Моннан ары да ирле-хатынлы булып Йәһвә белән йөрергә тәвәккәл булыгыз, һәм ул кушылдырганны һичкем яки һичнәрсә аермасын! (Михей 6:8).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. «Уяныгыз!» журналының (рус) 2002 ел, 8 февраль санында 10 нчы биттәге «Аерылышу һәм аерым яшәү» дигән рамканы карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 9 абз. «Күзәтү манарасы» 1989 ел, (рус) 15 октябрь санының 12 нче битен карагыз.

^ 11 абз. Мәсихче җыелышта вазифалар алырга әзер булыр өчен, ир-ат «сугыш чукмары», ягъни башкаларны кыйнаучы яки аларны сүзләр белән куркытучы, булмаска тиеш. «Күзәтү манарасы» 1990 ел, 1 сентябрь ае санының 25 нче битендә моның турында болай диелә: «Әгәр ир-ат бар җирдә үзен Аллаһыга яраклы итеп тота, ә өйдә җәберләүче икән, ул яраклы түгел» (1 Тимутегә 3:2—​5, 12).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен хәтта мәсихче гаиләләрдә дә авырлыклар туарга мөмкин?

• Ир хатынының ихтыяҗлары турында ничек кайгырта ала һәм аны кадерләп торганын ничек күрсәтә ала?

• Хатын үз ирен тирән хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә ала?

• Ир белән хатын бер-берсенә тугрылыкларын ничек ныгыта ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Ир үз хатыны турында материаль яктан гына түгел, шулай ук рухи яктан да яхшы кайгыртырга тиеш

[25 биттәге иллюстрация]

Үз хатынын кадерләп торган ир аңа көч биреп тора

[27 биттәге иллюстрация]

Мәсихче хатыннар үз хисләрен ихтирам белән белдерә