Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Гайсә аның ышанычлы хезмәтчесе «акыллы» булачак дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан?

Гайсә шундый сорау биргән: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган» (Маттай 24:45). Рухи «ризыкны» бирүче «хезмәтче» — бу рух белән майланган мәсихчеләрнең җыелышы. Ни өчен Гайсә аларны акыллы дип атаган? *

Без «акыллы» дигән сүзнең мәгънәсен Гайсәнең тәгълиматларын тикшереп чыккач яхшырак аңлый алырбыз. Мәсәлән, ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында әйткәндә, ун кыз хакында гыйбрәтле хикәяне сөйләгән. Алар кияүнең килүен көткәннәр. Кызлар безгә 1914 елга хәтле майланган мәсихчеләрнең хәлен хәтерләтә. Алар түземсезлек белән бөегрәк кияүнең, Гайсә Мәсихнең, килүен көткәннәр. Кияү килгәч, биш кызның мае җитмәгән, һәм алар туй мәҗлесенә эләгә алмаганнар. Әмма бүтән биш кыз акыллы булган. Алар үзләре белән җитәрлек май алганнар. Шуңа күрә кияү килгәч, аларның яктырткычлары януын дәвам иткән, һәм аларга мәҗлескә керергә рөхсәт ителгән (Маттай 25:10—12).

Гайсә 1914 елда патша хакимиятен алгач, күп майланган мәсихчеләр шунда ук аңа күктә кушылачаклар дип өметләнгәннәр. Әмма аларга җирдә күп эшләр башкарырга кирәк булган, һәм аларның кайберләре моңа әзер булмаган. Алар, акылсыз кызлар кебек, үзләренең рухилыгын ныгытмаганнар һәм шуңа күрә элеккечә яктылыкны таратырга әзер булмаган. Әмма күпләр, киресенчә, акыллы итеп — зирәклек һәм алдан күрүчәнлек белән эш иткәннәр һәм рухи яктан нык булганнар. Алар эшнең зуррак өлешен әле киләчәктә эшләргә кирәк булыр икәнен белгәч, шатлык белән аны үти башлаганнар. Моның белән бу майланган мәсихчеләр алар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» икәннәрен исбатлаганнар.

Әйдәгез шулай ук Гайсәнең «акыллы» дигән сүзне Маттай 7:24 тә кулланганына игътибар итик. Ул болай дигән: «Минем сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган». Акыллы кеше давылның булачагын истә тотып нык нигез сала. Ә акылсыз кеше ком өстенә төзи, һәм аның йорты давылда исән калмый. Шуңа күрә акыллы мәсихче кеше акылы буенча эш итү начар нәтиҗәләргә китерә икәнен алдан ук белә. Андый кеше зирәк һәм уйлап эш итүчән булганга, үз иманы, эшләре һәм карашларының нигезенә Гайсәнең тәгълиматларын сала. Нәкъ шулай «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» эш итә.

Әйдәгез шулай ук «акыллы» дигән сүзнең Еврей Язмаларындагы кулланышына игътибар итик. Мәсәлән, фиргавен Йосыфны Мисырдагы ризык өчен җаваплы кеше итеп билгеләгән. Моның белән Йәһвә үз халкының ризыгы булсын өчен кайгырту күрсәткән. Ни өчен Йосыф сайланган булган? Фиргавен аңа болай дип әйткән: «Синдәй зирәк акыллы адәм бүтән юктыр» (Яратылыш 41:33—39; 45:5). Әбигыя да Изге Язмаларда «акыллы» дип аталган. Ул Йәһвәнең майланган хезмәтчесе Давытның, һәм аның кешеләренең ризыгы булсын өчен кайгырткан (1 Патшалык 25:3, ЯД, 11, 18). Йосыф белән Әбигыяне акыллы дип атап була, чөнки алар Аллаһы ихтыярын аңлаганнар һәм алдан күрүчәнлек һәм уйлап эш итүчәнлек белән эш иткәннәр.

Шулай итеп, Гайсә ышанычлы хезмәтчене акыллы дип атап шуны күрсәткән: бу хезмәтченең вәкилләре зирәклек, алдан күрүчәнлек һәм уйлап эш итүчәнлек сыйфатлары күрсәтәчәкләр, чөнки аларның иманы, тәртибе һәм тәгълиматларының нигезендә Аллаһы Сүзеннән хакыйкать ята.

[Искәрмә]

^ 3 абз. «Акыллы» дип фро́нимос дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән. Марвин Винсентның «Инҗилнең сүзләрен тикшерү» дигән хезмәтендә бу сүз мондый мәгънә йөртә: ул ешрак гамәли акыллылыкны һәм алдан күрүчәнлекне аңлата.