Мәсих күктә Патша булып идарә итә. Синең өчен бу нәрсә аңлата?
Мәсих күктә Патша булып идарә итә. Синең өчен бу нәрсә аңлата?
«Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? (Мат. 24:3).
1. Гайсәнең рәсүлләре аңа нинди мөһим сорау биргән?
ЯКЫНЧА ике мең ел элек Гайсәнең дүрт рәсүле Зәйтүн тавында үз Раббылары белән сөйләшеп утырганда, аңа мөһим сорау биргәннәр: «Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» (Мат. 24:3). Рәсүлләрнең бу сораудагы «синең килүең» һәм «бу дөньяның бетәчәге» дигән сүзләре нәрсә аңлата?
2. Инҗилдә «бетәчәк» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз.
2 Башта «бу дөньяның бетәчәге» дигән сүзләрне карап чыгыйк. Татар телендәге Инҗилдә, Маттай 24:3 тә, «бетәчәк» дип синте́лейа дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән. Бу сүзгә мәгънәсе буенча охшаш те́лос дигән грек сүзе бар, ул Инҗилдә күбесенчә «ахыр» дип тәрҗемә ителгән. Бу ике сүзнең аермасын аңлар өчен, мисал итеп Патшалык Залында нотык белән чыгыш ясауны китереп була. Нотыкның тәмамланып баруы — бу аның соңгы өлеше. Бу өлештә докладчы үз чыгышының төп фикерләрен кыска гына кабатлап чыгарга тырыша һәм алган белемне ничек кулланырга икәнен күрсәтә. Ә нотыкның ахыры — бу докладчының сәхнәдән китүе. Нәкъ шулай ук Инҗилдә «бу дөньяның бетәчәге» дигән сүзләр ахыр алдыннан булган һәм үз эченә ахырны ала торган чорны аңлата.
3. Гайсә күктә Патша булып идарә иткәндә нинди вакыйгалар бара?
3 Ә рәсүлләр сорау биргәндә кулланган паруси́а * (Инҗилдә «килү») дигән сүз нәрсә аңлата? Мәсихнең паруси́а, ягъни килүе, Гайсә 1914 елда күктәге тәхеткә Патша булып утыргач башланган һәм «зур афәт» вакытында дәвам итәчәк. Ул вакытта Гайсә явызларны юк итәр өчен киләчәк (Мат. 24:21). Гайсә күктә Патша булып идарә иткәндә төрле вакыйгалар бара, шул исәптән бу явыз дөнья төзелешенең «соңгы көннәре», сайланган кешеләрнең җыелуы, шулай ук аларның күктә яшәр өчен терелтелүе (2 Тим. 3:1; 1 Көр. 15:23; 1 Тес. 4:15—17; 2 Тес. 2:1). Инҗилдә «бу дөньяның бетәчәге» диелгән чор (синте́лейа) Мәсихнең күктәге Патша булып идарә итү вакытына (паруси́а) туры килә дип әйтеп була.
Озак дәвамлы чор
4. Гайсәнең күктә Патша булып идарә итү вакытын Нух көннәре белән чагыштырыгыз.
4 Паруси́а — бу озак дәвамлы чор, һәм бу Гайсәнең үзенең күктә Патша булып идарә итү вакыты турында әйткән сүзләре белән туры килә. (Маттай 24:37—39 ны укы.) Игътибар ит: Гайсә үзенең күктә Патша булып идарә итү вакытын Нух көннәрендәге Туфанның үзе — кыска дәвамлы чор — белән түгел, ә күпкә озынрак, Туфан алдыннан булган чор белән чагыштырган. Бу чорда Нух Туфан килгән көнгә кадәр көймә төзегән һәм вәгазь эшен башкарган. Бу дистәләр еллар дәвам иткән. Нәкъ шулай ук Мәсихнең күктә Патша булып идарә итү вакыты да — бу зур афәт алдыннан барган вакыйгаларны һәм афәтне үзен үз эченә алган чор (2 Тес. 1:6—9).
5. Ачылыш китабының 6 нчы бүлегендәге сүзләр Гайсәнең күктә Патша булып идарә итү вакыты озак дәвамлы чор икәнен ничек күрсәтә?
5 Изге Язмалардагы башка пәйгамбәрлекләр дә Мәсихнең күктә Патша булып идарә итү вакыты явызларны юк итү вакыты гына түгел, ә озак дәвамлы чор икәнен күрсәтә. Ачылыш китабында Гайсә ак атта утыручы, таҗ бирелгән җайдак итеп күрсәтелә. (Ачылыш 6:1—8 не укы.) Гайсә 1914 елда патша хакимиятен алганга күрә, ул «җиңүче булып, җиңү өчен чыккан» җайдак итеп күрсәтелә. Күренештә аның артыннан башка җайдаклар да бара һәм алар төрле төстәге атларга утырган дип әйтелә. Бу җайдаклар «соңгы көннәр» дип аталган озак дәвамлы чорда барган бәла-казаларны — сугышларны, ачлыкны һәм эпидемияләрне пәйгамбәрлек итеп күрсәтә. Бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен без үз күзләребез белән күрәбез.
6. Ачылыш китабының 12 нче бүлеге Мәсихнең күктә Патша булып идарә итү вакыты турында нәрсәне аңларга булыша?
6 Аллаһы Патшалыгы күктә ничек урнаштырылган булган? Моның турында өстәмә җентеклекләр Ачылыш китабының 12 нче бүлегендә бар. Анда күктә булган сугыш турында әйтелә. Микаил — үзенең күк дәрәҗәсендәге Гайсә Мәсих — һәм аның фәрештәләре Иблискә һәм аның җеннәренә каршы сугышкан. Нәтиҗәдә, Шайтан Иблис үз җеннәре белән җиргә бәреп төшерелгән. Шул вакыттан башлап, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Иблис, «вакыты аз калганын белеп», ярсуланып йөри. (Ачылыш 12:7—12 не укы.) Шулай итеп, Мәсих Патшалыгы күктә урнаштырылганнан соң җиргә һәм җирдәге кешеләргә арта барган «кайгы» китергән чор башланган.
7. Икенче мәдхиядә нәрсә турында әйтелә, һәм анда сүз нинди мөмкинлек турында бара?
7 Икенче мәдхиядә дә Гайсәнең күктәге Сион тавында патшалык итә башлаганы турында пәйгамбәрлек итеп әйтелә. (Мәдхия 2:5—9; 109:1, 2 не укы.) Әмма бу мәдхиядә бер чор турында да әйтелә. Ул чорда кеше хакимнәренә һәм аларның гражданнарына Мәсих хакимлегенә буйсынырга мөмкинлек биреләчәк. Алар «аңга килергә» һәм Гайсәдән «үгет алырга» чакырыла. Чыннан да, Йәһвәгә ышанучылар, аңа һәм аның билгеләнгән Патшасына хезмәт итүчеләр «барысы да бәхетле». Шулай итеп, Гайсә күктә Патша булып идарә иткәндә кешеләр өчен гаҗәеп мөмкинлек ачыла (Мәд. 2:10—12).
Билгене күрү
8, 9. Мәсихнең күктә Патша булып идарә итүен күрсәтүче билгене кем күрә һәм моның мәгънәсен кем аңлый ала?
8 Фарисейләрнең: «Аллаһы Патшалыгы кайчан килер?» — дигән соравына Гайсә алар өчен «Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс» дигән (Лүк 17:20, 21). Иман итмәүчеләр Патшалык килгәч, моны аңламаячаклар. Һәм бу аңлашыла да, чөнки алар Гайсәнең үзләренең булачак Патшасы икәнен дә күрә алмаганнар. Ул чакта Мәсихнең күктә Патша булып идарә итүен күрсәтүче билгене кем күрә һәм кем моның мәгънәсен аңлый ала?
9 Гайсә аның шәкертләре бу билгене, «яшен яшьнәп, күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы ялтыраган» кебек, ачык итеп күрәчәк икәнен күрсәткән. (Лүк 17:24—29 ны укы.) Шунсын да әйтергә кирәк: Маттай 24:23—27 дә язылган сүзләр шул ук фикерне исбат итә.
Бу билгене күрүче буын
10, 11. a) Маттай 24:34 тәге «буын» дигән сүз башта ничек аңлатылган? б) Гайсә шәкертләренә бу «буын» турында, һичшиксез, нәрсә ачык булган?
10 Элек «Күзәтү манарасы»нда Маттай 24:34 тәге «бу буын» дигән сүзләр беренче гасырда «Гайсә көннәрендәге иман итмәүче яһүдләрнең буынына» күрсәткән дип аңлатылган иде *. Бу аңлатма дөрес кебек күренгән, чөнки Гайсә «буын» дигән сүзне һәрвакыт тискәре мәгънәдә кулланган, һәм бу буынны «явыз» һәм «бозык» дигән сүзләр белән сурәтләгән (Мат. 12:39; 17:17; Марк 8:38). Шулай итеп, Гайсәнең бу сүзләрен безнең көннәргә кулланганда, «бу буын» дигән сүзләр «бу дөньяның бетеп» бару (синте́лейа) чорының һәм бу дөнья «ахырының» (те́лос) үзенчәлекләрен күрүче иман итмәгән явыз буынга кагыла кебек күренгән.
11 Чыннан да, Гайсә ул көннәрдәге явыз кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә яки алар турында әйткәндә, «буын» дигән сүзне тискәре мәгънәдә кулланган. Әмма бу сүз Маттай 24:34 тә шул ук мәгънәдә кулланылганмы? Бу шигырьдә Гайсә янына дүрт «шәкерте [генә] килде» дип әйтелә (Мат. 24:3). Гайсә үз рәсүлләренә «бу буын» турында сөйләгәндә тискәре сыйфатлар кулланмаган, шуңа күрә аның шәкертләренә, һичшиксез, шул ачык итеп аңлашылган: «болар һәммәсе дә гамәлгә ашканчы» алышынырга өлгермәгән «буын» өлеше — бу алар үзләре һәм аларның имандашлары.
12. Контексттан күренгәнчә, Гайсә «буын» дигән сүзне әйткәндә кемне күздә тоткан?
12 Ни өчен андый нәтиҗә ясап була? Андый нәтиҗәгә контекстны игътибар белән карап чыксак киләбез. Маттай 24:32, 33 буенча, Гайсә болай дип әйткән: «Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аның ботаклары бөреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнең җитәчәген беләсез. Шулай ук, сез дә боларның һәммәсен күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек төбендә». (Марк 13:28—30 ны чагыштыр; Лүк 21:30—32). Ә Маттай 24:34 тә болай дип әйтелгән: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга өлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр».
13, 14. Ни өчен Гайсә әйткән «буын» бу аның шәкертләре дип әйтеп була?
13 Гайсәнең шәкертләре тиздән изге рух белән майланырга тиеш булган, һәм Гайсәнең сүзләре буенча, нәкъ алар «боларның һәммәсе» булганын күреп, дөрес нәтиҗә ясый алачаклар. Шуңа күрә Гайсә 34 нче шигырьдәге: «Бу буын алышынырга өлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр»,— дигән сүзләрне әйткәндә, күрәсең, үз шәкертләрен күздә тоткан.
14 Гайсәнең шәкертләре, иман итмәгән кешеләрдән аермалы буларак, билгене күрәчәк һәм аның мәгънәсен аңлый алачак. Алар бу билгенең үзенчәлекләрен һәм аның чын мәгънәсен «белә» алачак. Алар ул «якын, инде ишек төбендә» икәнен тулысынча аңлыйлар. Беренче гасырда Гайсә сүзләре өлешчә генә үтәлгән, һәм моны иман итмәгән яһүдләр дә, тугры майланган мәсихчеләр дә күргән, әмма Гайсәнең майланган шәкертләре генә ул вакыйгалардан сабак ала алган: алар күргәннәрнең чын мәгънәсен аңлый алганнар.
15. a) Безнең көннәрдә Гайсә әйткән «буын» бу кем? б) Ни өчен «бу буын» гомеренең озынлыгын төгәл билгеләп булмый? (25 нче биттәге рамканы кара.)
15 Рухи хакыйкатьләрне аңламаган кешеләргә бүген Гайсәнең күктә Патша булып идарә иткәненә бернинди дә дәлил юк кебек күренә һәм бу, алар исәпләвенчә, «күзгә күренми». Алар һәммә нәрсә үзгәрешсез кала бирә дип саный (2 Пет. 3:4). Әмма Мәсихнең майланган тугры кардәшләренә — бүгенге Яхъя төркеменә — бу билге, яшен яшьнәве кебек, ачык күренеп тора, һәм алар аның чын мәгънәсен аңлый. Бу майланган кардәшләр, төркем буларак — безнең көннәрдә яшәүче «буын». Бу буын «болар һәммәсе дә гамәлгә ашканчы» юкка чыкмаячак *. Шулай итеп мондый нәтиҗә ясап була: зур афәт башланганда, Мәсихнең майланган кардәшләренең кайберләре әле җирдә булачак.
«Уяу булыгыз»
16. Мәсихнең бар шәкертләренә нәрсә эшләргә кирәк?
16 Әмма билгене күрү генә әз. Гайсә шулай ук: «Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!» — дигән (Марк 13:37). Без изге рух белән майланганмы яки без бихисап күп кеше саныннанмы — һәрберебезгә Гайсә сүзләренә колак салу мөһим. Гайсә 1914 елда күктә патшалык итә башлаганнан соң 90 нан артык ел үтте. Һәм безгә, бу кайвакыт җиңел булмаса да, һәрвакыт уяу һәм әзер булырга кирәк. Ә моның өчен Гайсәнең күктә күзгә күренмичә Патша булып идарә итүен истә тоту мөһим. Тиздән ул без «уйламаган сәгатьтә килеп», үз дошманнарын юк итәчәк, моны да онытмыйк (Лүк 12:40).
17. Мәсихнең күктә Патша булып идарә итүен белү безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш, һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?
17 Мәсих хәзер күктә Патша булып идарә итә. Безнең өчен бу нәрсә аңлата? Моны аңласак, бу безне рухи яктан уяу булырга дәртләндерәчәк. Без шуны беләбез: Мәсих 1914 елдан күктә күзгә күренмичә Патша булып идарә итә. Тиздән ул явыз кешеләрне юк итәргә киләчәк һәм җирдә зур үзгәрешләр ясаячак. Менә ни өчен безгә тагын да зуррак ашкыну белән Гайсә әйткән пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашырга кирәк: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры [те́лос] килер» (Мат. 24:14).
[Искәрмәләр]
^ 3 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язманы аңлау» (инглиз), 2 нче том, 676—679 нчы битләрне карагыз.
^ 10 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1995 ел, 1 ноябрь санының 11—15, 19, 30, 31 нче битләрен кара.
^ 15 абз. Ачылыш китабындагы беренче күренеш, күрәсең, Гайсә әйткән буында үтәлә (Ачыл. 1:10—3:22). Раббы көне турындагы бу күренешнең үтәлеше 1914 елда башланган һәм соңгы тугры майланган мәсихче үлеп күктәге тормышка терелтелгәч тәмамланачак. «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) 24 нче бит, 4 нче абзацны кара.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүе озак дәвамлы чор икәнен без кайдан беләбез?
• Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүен күрсәтүче билгене кем күргән, һәм аның мәгънәсен кем аңлаган?
• Маттай 24:34 тә әйтелгән буын безнең көннәрдә бу кем?
• Ни өчен «бу буынның» гомер озынлыгын билгеләп булмый?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[25 биттәге рамка]
«Бу буынның» гомер озынлыгын билгеләп буламы?
«Буын» дигән сүзне гадәттә берәр чорда я берәр вакыйга булган вакытта яшәгән төрле яшьтәге кешеләргә карата кулланалар. Мәсәлән, Чыгыш 1:6 да болай дип әйтелгән: «Соңрак Йосыф үзе, аның барча ир туганнары һәм бу буынның барча ир туганнары һәм бу буынның барлык кешеләре дә үлеп беткән». Йосыф һәм аның кардәшләре төрле яшьтә булган, әмма алар бер үк вакыйгалар булган вакытта яшәгән. «Бу буын» — бу шулай ук Йосыфның аңа кадәр туган кайбер кардәшләре. Аларның кайберләре Йосыфтан күбрәк яшәгән (Ярат. 50:24). «Бу буынның» кайберәүләре, мәсәлән, Ибнеямин Йосыфтан кечерәк булган һәм, бәлки, Йосыф үлеменнән соң да яшәгән.
Шуңа күрә, «буын» дигән сүз билгеле вакытта яшәгән кешеләргә кулланганда, бу вакытның төгәл озынлыгын әйтеп булмый; бу чорның ахыры бар һәм ул озак дәвам итмәячәк дип кенә әйтеп була. Шулай итеп, Маттай 24:34 тәге «бу буын» дигән сүзләрне Гайсә үз шәкертләренә «соңгы көннәрнең» тәмамланачак вакытын санап чыгарыр өчен әйткән дип уйлау дөрес булмас иде. Чөнки Гайсә алар «ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуын» белә алмый дигән (2 Тим. 3:1; Мат. 24:36).
[22, 23 биттәге иллюстрация]
Гайсә 1914 елда Патша булгач, җиңәр өчен чыккан
[24 биттәге иллюстрация]
«Бу буын алышынырга өлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр»