Паул үрнәген тотып, рухи яктан үсегез
Паул үрнәген тотып, рухи яктан үсегез
«Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым» (2 ТИМ. 4:7).
1, 2. Тарс шәһәреннән Шаул үз тормышында нинди үзгәрешләр ясаган һәм нинди мөһим эшне башкарган?
ТАРС шәһәреннән Шаул укымышлы һәм тәвәккәл кеше булган. Әмма ул үз «табигатенең теләкләрен үтәп яшәгән» (Эфес. 2:3). Соңрак ул үзен «көфер сөйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа» кеше дип атаган (1 Тим. 1:13).
2 Вакыт узу белән Шаул бик нык үзгәргән. Һәм хәзер инде ул «үз файдасын түгел, бәлки, күпләр... файдасын» эзләгән (1 Көр. 10:33). Ул үзен элек эзәрлекләгән кешеләр белән йомшак һәм игелекле тота башлаган. (1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 8 не укы.) «Мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым»,— дип язган ул һәм болай дип өстәгән: «Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк — Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү... хөрмәте бирелде» (Эфес. 3:7—9).
3. Паулның хатларын һәм аның хезмәтен карап чыгу безгә ничек ярдәм итә ала?
3 Шаул, аны тагын Паул дип тә атаганнар, гаҗәеп рухи уңышларга ирешкән (Рәс. 13:9). Паулның җыелышларга язган хатларын һәм аның хезмәте турында укып, шулай ук аның иманын үрнәк итеп тотып, без рухи яктан тизрәк үсәчәкбез. (1 Көринтлеләргә 11:1; Еврейләргә 13:7 не укы.) Паул мисалы безгә шәхси өйрәнүгә җитди карарга, кешеләрне эчкерсез яратырга һәм үз-үзебезгә дөрес карашлы булырга ничек ярдәм итә ала? Әйдәгез моны карап чыгыйк.
Изге Язмаларны тырыш өйрәнүче
4, 5. Шәхси өйрәнү Паулга ничек ярдәм иткән?
4 «Гәмәлиилнең шәкерте... аталар канунына җентекләп өйрәтелгән» фарисей булырак, Паул Язмаларны яхшы белгән (Рәс. 22:1—3; Флп. 3:4—6). Суга чумдырылу йоласын үткәч, ул уйланыр өчен «Гарәбстангә» — Сурия чүленә яисә Гарәбстан ярымутравындагы берәр тыныч урынга киткән (Гәл. 1:17). Паулның, күрәсең, Гайсәнең Мәсих икәнлеген раслаган Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында уйланасы килгән. Шулай ук ул үзенең булачак хезмәтенә әзерләнергә теләгән. (Рәсүлләр 9:15, 16, 20, 22 не укы.) Әйе, Паул рухи нәрсәләр турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куйган.
5 Паул шәхси өйрәнү үткәреп, Язмалардан белем алган һәм аларны тирән аңлый башлаган, бу аңа башкаларны хакыйкатькә оста өйрәтергә булышкан. Мәсәлән, Паул Писидия өлкәсендәге Антиухея гыйбадәтханәсендә Гайсәнең Мәсих икәнен исбатлар өчен, Еврей Язмаларыннан ким дигәндә биш өземтә китергән һәм шулай ук берничә тапкыр Язмалар турында әйтеп киткән. Язмаларны оста кулланып, Паул шулкадәр ышандырырлык дәлилләр китергән, хәтта «күп яһүдләр һәм мәҗүсилектән яһүд диненә күчкән Аллаһыны хөрмәт итә торган диндар кешеләр [күбрәк белем алыр өчен] Паул белән Барнаб артыннан барганнар» (Рәс. 13:14—44). Берничә елдан соң Паул янына Римдагы яһүдләр килгәч, ул аларга «Аллаһы Патшалыгы хакында аңлаткан, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышкан» (Рәс. 28:17, 22, 23).
6. Сынаулар вакытында Паулга нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән?
6 Сынаулар вакытында Паул Язмаларны тикшерүен дәвам иткән һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләрдән көч алган (Евр. 4:12). Паул Рим төрмәсендә хөкемен көткәндә, Тимутегә «язма төргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып килергә» кушкан (2 Тим. 4:13). Бу, күрәсең, Еврей Язмаларының өлешләре булган, Паул аларны җентекләп өйрәнер өчен сораган. Ул Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнгән, бу аңа нык булып калырга ярдәм иткән.
7. Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнеп, син нинди файда аласың?
7 Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнеп һәм укыганнар турында тирән уйланып, без рухи яктан үсәчәкбез (Евр. 5:12—14). Аллаһы Сүзенең кыйммәтлеге турында мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Минем өчен Синең өйрәтүләрең меңләгән алтын һәм көмешкә караганда яхшырак. Синең васыятьләрең мине бар дошманнарымнан акыллырак иттеләр, Синең сүзең һәрвакыт минем белән. Синең сүзләреңә лаек булу өчен, мин аякларыма яман юлдан барырга ирек бирмим» (Мәд. 118:72, 98, 101). Син Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнәсеңме? Изге Язмаларны һәр көн укып һәм укыганнарың турында уйланып, син мәсихче җыелышта булачак вазифаларга әзерләнәсеңме?
Шаул кешеләрне яратырга өйрәнгән
8. Шаулның яһүдләр динен тотмаганнарга мөнәсәбәте нинди булган?
8 Мәсихче булыр алдыннан Шаул үз диненең бөтен кагыйдәләрен ашкынып тоткан, ләкин яһүдләр динен тотмаган кешеләр аны кызыксындырмаган (Рәс. 26:4, 5). Мәсәлән, яһүдләр Эстефәнне ташлар атып үтергәндә, ул моны хуплап күзәтеп торган. Бу вакыйга Шаулны мәсихчеләрне тагы көчлерәк ярсу белән эзәрлекләргә этәргән, чөнки ул Эстефән үз эшләренә карап җәзасын алды дип санаган (Рәс. 6:8—14; 7:54—8:1). Изге Язмаларда: «Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Өйдән-өйгә йөрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыгып, зинданга япты»,— дип әйтелә (Рәс. 8:3). Ул «андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләгән» (Рәс. 26:11).
9. Нинди вакыйга Шаулның кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәрткән?
Рәс. 9:1—30). Мәсихнең шәкерте булып киткәч, ул бар кешеләр белән үзен Гайсә үрнәге буенча тотарга тырышкан. Ягъни ул мәрхәмәтсез кешегә хас сыйфатларны калдырган һәм «барлык кешеләр белән дә тату яши» башлаган. (Римлыларга 12:17—21 не укы.)
9 Раббы Гайсә Шаулга күренгәндә, ул Дәмәшекъ шәһәренә Мәсих шәкертләрен җәзалау өчен бара иде. Аллаһы Улыннан балкып торган яктылыктан Шаул сукырайган, шуңа күрә Дәмәшекъкә аны җитәкләп алып барганнар. Өч көннән соң Йәһвә Шаулга Һанани аша күрү сәләтен кайтарган, ул вакытта инде Шаулның кешеләргә мөнәсәбәте тулысынча үзгәргән булган (10, 11. Паул кешеләргә эчкерсез яратуын ничек күрсәткән?
10 Паул башкалар белән тату яшәргә омтылган, ләкин ул моның белән генә чикләнмәгән, ул кешеләрне эчкерсез яратырга тырышкан. Һәм бу сыйфатны ул мәсихче хезмәтендә күрсәтә алган. Паул үзенең беренче миссионерлык сәяхәтендә яхшы хәбәрне Кече Азиядә вәгазьләгән. Көчле каршылыкларга карамастан, Паул һәм аның юлдашлары юаш кешеләргә мәсихчеләр булып китәргә булышканнар. Паулны кайчандыр Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә каршы килүчеләр үтерергә тырышкан булсалар да, алар анда барырга курыкмаганнар (Рәс. 13:1—3; 14:1—7, 19—23).
11 Соңрак Паул һәм аның хезмәттәшләре Македуния өлкәсендәге Филиппуй шәһәрендә вәгазьләп, эчкерсез кешеләрне эзләгәннәр. Анда яһүдләр диненә күчкән Лудия исемле бер хатын яхшы хәбәрне ишеткәч, мәсихче булып киткән. Шәһәр идарәчеләре Паул белән Силасны таяк белән кыйнарга боерганнар һәм аларны зинданга ташлаганнар. Әмма анда да Паул зиндан каравылчысына вәгазьләгән, һәм нәтиҗәдә ул һәм аның өендәгеләре суга чумдырылу йоласын үткәннәр һәм Йәһвәгә хезмәт итә башлаганнар (Рәс. 16:11—34).
12. Тәкәббер Шаулны Гайсә Мәсихнең яратучан рәсүле булып китәргә нәрсә этәргән?
12 Ни өчен Шаул үзе эзәрлекләгән кешеләрнең тәгълиматларын кабул иткән? Бу тәкәббер кешене игелекле һәм яратучан рәсүл булып китәргә һәм, башкалар Аллаһы һәм Мәсих турындагы хакыйкатьне белсеннәр өчен, үз гомерен куркыныч астына куярга нәрсә этәргән? Паул моны болай дип аңлата: «Мине... Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы... Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапты» (Гәл. 1:15, 16). Шулай ук ул Тимутегә: «Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү өчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә — гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде»,— дип язган (1 Тим. 1:16). Йәһвә игелек һәм мәрхәмәт күрсәтеп, Паулны кичергән, бу Паулны кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләп, аларга ярату күрсәтергә дәртләндергән.
13. Кешеләргә ярату күрсәтергә безне нәрсә дәртләндерергә тиеш, һәм моны ничек эшләп була?
13 Йәһвә шулай ук безнең гөнаһларыбызны һәм хаталарыбызны кичерә (Мәд. 102:8—14). «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» — дип язган мәдхия җырлаучы (Мәд. 129:3). Аллаһының мәрхәмәте булмаса, без изге хезмәттә катнаша алмас идек һәм безнең мәңгелек тормыш алырга өметебез булмас иде. Аллаһы һәрберебезгә игелеген күрсәтә. Шуңа күрә безгә, Паул кебек, кешеләргә ярату күрсәтергә кирәк. Без моны башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләп, аларны хакыйкатькә өйрәтеп, шулай ук имандашларыбызны ныгытып эшли алабыз. (Рәсүлләр 14:21—23 не укы.)
14. Без хезмәтебезне ничек киңәйтә алабыз?
14 Паул үз хезмәтен киңәйтергә һәм яхшы хәбәрне оста вәгазьләргә теләгән. Аңа бу яктан Гайсәнең үрнәге булышкан. Аллаһы Улы кешеләрне яраткан, шуңа күрә аларга яхшы хәбәрне вәгазьләү аның өчен беренче урында торган. Гайсә болай дигән: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» (Мат. 9:35—38). Бәлкем, Паул да моның турында дога кылгандыр һәм үз догалары буенча эш итеп, тырыш хезмәтче булырга тырышкан. Ә синең турыда нәрсә әйтеп була? Син үз хезмәтеңнең сыйфатын яхшырта аласыңмы? Патшалык турындагы вәгазьләү эшендә, бәлкем, пионер хезмәтен башлап, күбрәк катнашырга теләр идеңме? Әйдәгез, «кешеләргә тормыш сүзенә» нык тотынырга булышып, аларга ярату күрсәтик (Флп. 2:16).
Үз-үзеңә дөрес караш
15. Паулның үзенә карашы нинди булган?
15 Паул, мәсихче буларак, безнең өчен башка яктан да яхшы үрнәк булып тора. Паулның мәсихче җыелышта күп вазифалары булса да, ул бу фатихаларны үзенең сәләтләре һәм хезмәте өчен түгел, ә Аллаһының игелеге аркасында алганын аңлаган. Паул башка мәсихчеләрнең дә яхшы хәбәрне уңышлы итеп вәгазьләгәннәрен таныган. Үзенең мәсихче җыелыштагы дәрәҗәсенә карамастан, ул басынкы булып калган. (1 Көринтлеләргә 15:9—11 не укы.)
16. Паул сөннәтләү турында сорау чишелгәндә басынкылык һәм тыйнаклык ничек күрсәткән?
16 Бер очракны карап чыгыйк. Сурия өлкәсендә Антиухея шәһәрендәге мәсихче җыелышта сөннәткә утыртылу турында зур бәхәс туган. Бу очракта Паул үзен ничек тоткан? (Рәс. 14:26—15:2). Паул сөннәтләнмәгән мәҗүси халыкларга вәгазьләр өчен билгеләнгән булган, һәм аның алар белән аралашырга тәҗрибәсе булган, шуңа күрә ул үзен бу бәхәсне чишәргә сәләтле дип уйлаган. (Гәләтиялеләргә 2:8, 9 ны укы.) Әмма бу эшне җайга сала алмагач, ул басынкылык һәм тыйнаклык белән кардәшләрнең тәкъдимен кабул иткән, һәм алар Иерусалимдагы җитәкче советка бу мәсьәләне хәл итәр өчен мөрәҗәгать иткәннәр. Җитәкче советның өлкәннәре бу сорауны караганда һәм аның буенча карар кабул иткәндә, ул алар белән хезмәттәшлек иткән һәм башка кардәшләр белән бергә шул карарны Антиухеядәге мәсихчеләргә тапшырырга ризалашкан (Рәс. 15:22—31). Шулай итеп ул имандашларына «ихтирамлы булган» (Рим. 12:10б).
17, 18. а) Паулның имандашларга карата хисләре нинди булган? б) Эфес өлкәннәре Паулны озатканда үзләрен ничек тоткан, һәм бу очрактан Паул турында нәрсә белеп була?
17 Паул басынкы булган, һәм үзен имандашлары Рим. 16:1—16).
белән өстен тотмаган. Ул аларны бик якын иткән. Римлыларга язган хатында, 16 нчы бүлектә, ул 20 кешене исеме белән атап сәламләгән. Аларның күбесе Изге Язмаларда башка искә алынмый, һәм аларның кайберсе генә җыелышта махсус вазифа үтәгән. Ләкин алар барысы да Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булган, һәм Паул аларны бик яраткан (18 Паулның басынкы булуы һәм үзен дусларча тотуы җыелышны рухи яктан ныгыткан. Ул Эфес җыелышындагы өлкәннәр белән саубуллашканда, «һәммәсе елаган, Паулны кочаклап үпкәннәр. Бигрәк тә: „Мине бүтән күрмәячәксез инде“,— дигән сүзләренә кайгырганнар». Паул горур һәм тәкәббер кеше булса, кардәшләр аны алай озатмаслар иде (Рәс. 20:37, 38).
19. Без имандашлар белән ничек «күндәм» холыклы була алабыз?
19 Рухи яктан үсәргә теләүчеләргә, Паул кебек, басынкылык рухы үстерергә кирәк. Паул мәсихчеләргә: «Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез»,— дип әйткән (Флп. 2:3). Бу киңәшне без ничек тота алабыз? Безгә җыелыштагы өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә, аларның җитәкчелегенә буйсынырга һәм хокук комитеты чыгарган каралар буенча эш итәргә кирәк. (Еврейләргә 13:17 не укы.) Шулай ук без кардәшләребезне тирән хөрмәт итәргә һәм кадерләргә тиеш. Мәсихче җыелышлар төрле милләт, культура һәм раса кешеләреннән тора. Һәм без, Паул кебек, башкаларга бертигез карарга һәм аларны яратырга тиеш. (Рәс. 17:26; Рим. 12:10). «Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткән кебек, бер-берегезне шулай кабул итегез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Рим. 15:7).
«Ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик»
20, 21. Озын ярыш юлын ахырга тикле йөгереп чыгарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
20 Мәсихче тормышын озын ярыш юлы белән чагыштырып була. Паул болай дип язган: «Мин... ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым. Хәзер мине җиңүче бүләге — хаклык таҗы көтә. Раббы, гадел Хөкем кылучы, миңа аны соңгы көндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып көтүчеләрнең барсына да бирәчәк» (2 Тим. 4:7, 8).
21 Паул үрнәген тотып, без озын ярыш юлын ахырга тикле йөгереп чыгачакбыз һәм мәңгелек тормышка ирешә алачакбыз (Евр. 12:1). Шуңа күрә, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнеп, кешеләргә ярату күрсәтеп һәм басынкылык рухын саклап, рухи яктан үсүебезне дәвам итик.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү Паулга ничек булышкан?
• Ни өчен чын мәсихчеләргә кешеләрне яратырга кирәк?
• Кешеләргә бертигез карарга сиңа нинди сыйфатлар ярдәм итәчәк?
• Сиңа өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә Паул үрнәге ничек булыша ала?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[23 биттәге иллюстрация]
Паул кебек, Аллаһы Сүзеннән көч ал
[24 биттәге иллюстрация]
Кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләп, яратуыңны күрсәт
[25 биттәге иллюстрация]
Кардәшләр Паулны нәрсә өчен яратканнар?