Ни өчен бүген өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү мөһим?
Ни өчен бүген өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү мөһим?
«Һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (РӘС. 5:42).
1, 2. a) Йәһвә Шаһитләре нәрсә белән билгеле? б) Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?
ПӨХТӘ генә киенгән ике кеше Изге Язмаларда язылган Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәр белән өй хуҗалары белән уртаклашырга теләп, йорт янына килә. Мондый хәлне һәрбер илдә диярлек күреп була. Өй хуҗалары бу хәбәр белән кызыксынса, аларга Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият һәм Изге Язмаларны өйрәнү тәкъдим ителергә мөмкин. Аннан соң бу ике кеше икенче йортка таба юнәлә. Син үзең дә андый хезмәттә катнашсаң, шуңа игътибар иткәнең бардыр: әле син сөйли башлаганчы кешеләр синең Йәһвә Шаһите икәнеңне аңлыйлар. Әйе, без өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвебез белән билгеле.
2 Без Гайсәнең вәгазьләргә һәм шәкертләр булдырырга дигән әмерен үтәр өчен, төрле ысуллар кулланабыз (Мат. 28:19, 20). Без базарларда, урамда һәм кешеләр булган башка урыннарда вәгазьлибез (Рәс. 17:17). Күп кешеләргә телефон аша һәм хатлар язып шаһитлек бирәбез. Көндәлек эшләрне башкарганда да без кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне җиткерергә тырышабыз. Безнең оешманың веб-сайты да бар һәм анда 300 дән артык телдә Изге Язмаларга нигезләнгән мәгълүматны табып була *. Барлык бу ысуллар яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әмма күбесенчә без яхшы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез. Бу ысул турында Изге Язмаларда әйтеләме? Аллаһы халкы бу ысулны ничек киң куллана башлаган? Һәм ни өчен бүген өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү мөһим?
Рәсүлләр кулланган ысул
3. Гайсә үз рәсүлләренә вәгазьгә кагылышлы нинди әмерләр биргән, һәм нинди нәтиҗә ясап була?
3 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү турында Изге Язмаларда әйтелә. Гайсә рәсүлләрне вәгазьләргә җибәргәндә аларга: «Берәр шәһәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табыгыз»,— дип әйткән. Алар лаеклы кешеләрне ничек табарга тиеш булган? Гайсә рәсүлләргә кешеләрне табар өчен, аларның йортларына барырга кушкан һәм болай дигән: «Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтеп керегез. Әгәр өй лаеклы булса, анда сез теләгән иминлек булсын». Рәсүлләр ул йортларга чакырусыз барырга тиеш идеме? Гайсәнең мондый сүзләренә игътибар ит: «Ә берәр йорт яки шәһәр сезне кабул итмәсә, сүзләрегезне тыңламаса, ул чакта бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез» (Мат. 10:11—14). Гайсәнең бу сүзләре ачыктан-ачык шуны күрсәтә: рәсүлләр «бөтен җирдә Яхшы хәбәрне таратып... авылдан-авылга йөргәндә», кешеләрнең чакырганын көтмичә, аларның йортларына барырга тиеш булганнар (Лүк 9:6).
4. Изге Язмаларның кайсы шигырьләрендә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү турында әйтелә?
4 Изге Язмаларда ачыктан-ачык рәсүлләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәннәр дип әйтелә. Мәсәлән, Рәсүлләр 5:42 дә: «[Алар] һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр»,— дип языла. Якынча 20 ел үткәч, рәсүл Паул Эфес җыелышы өлкәннәренә: «Сезгә файдалы булырлык бернәрсәне дә бәян итмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем»,— дип әйткән. Паул бу өлкәннәр янына алар яхшы хәбәрне кабул иткәнче барганмы? Күрәсең, барган, чөнки ул аларны «тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнең кирәклеге турында» өйрәткән (Рәс. 20:20, 21). Изге Язмаларның бер белешмәлегендә Рәсүлләр 20:20 гә мондый искәрмә бирелә: «Шунысы игътибарга лаек, бу күренекле вәгазьләүче өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән» («Robertson’s Word Pictures in New Testament»).
Безнең көннәрдәге саранча гаскәре
5. Йоил пәйгамбәрлегендә вәгазь эше турында нәрсә әйтелә?
5 Беренче гасырда үткәрелгән яхшы хәбәрне тарату эше безнең көннәрдәге зуррак вәгазьләү эшенең прообразы гына булып тора. Йоил пәйгамбәр майланган мәсихчеләрнең вәгазьләү эшен бөҗәкләрнең, шул исәптән саранчаның да, һәлакәтле һөҗүме белән чагыштырган (Йоил 1:4). Саранча, гаскәр һөҗүм иткән кебек, киртәләрне җиңә, йортларга керә һәм юлдагы бар нәрсәне кырып бетерә (Йоил 2:7, 9 ны укы *.) Әйе, бүгенге көндә Аллаһы халкы вәгазьләү эшен тарышып һәм ныклык белән алып бара. Бу чыннан да яхшы чагыштыру! Майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыклар» бу пәйгамбәрлекне үтәр өчен, күбесенчә өйдән-өйгә йөреп вәгазьлиләр (Яхъя 10:16). Йәһвә Шаһитләре рәсүлләр ысулын ничек киң куллана башлаганнар?
6. 1922 елда өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә кагылышлы нинди искә төшерү бирелгән, һәм кайберәүләрнең моңа карашы нинди булган?
6 1919 елдан һәрбер мәсихче вәгазь эшендә катнашырга тиеш икәненә аерым игътибар бирелә башланган. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы» журналының (инглиз) 1922 ел, 15 август санында «Хезмәт итү мөһим» дигән мәкаләдә майланган мәсихчеләргә мондый искә төшерү бирелгән: алар «бастырылган әдәбиятны ашкынып таратырга һәм кешеләрнең йортларына килеп, аларга күктәге Патшалыкның якынлашканы турында сөйләргә тиеш». «Бюллетень»дә (хәзер «Безнең
патшалык хезмәтебез») кешеләр белән әңгәмә башлар өчен, кереш сүзләр бастырылган булган. Шулай да өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүчеләрнең саны башта аз булган. Кайберәүләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә теләмәгән. Алар төрле сәбәпләр китергән, ләкин төп сәбәп аларның үзләрендә булган: өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү абруйларын төшерә дип уйлаган алар. Вәгазьләү эшенә күбрәк игътибар бирелә башлагач, аларның күбесе Йәһвә оешмасын калдырган.7. 1950 елларда нәрсә ачыкланган булган?
7 Шуннан соңгы елларда вәгазь эше киңәя барган. Һәм шунысы ачыкланган: вәгазьчеләрне өйдән-өйгә йөреп яхшы хәбәрне таратырга өйрәтергә кирәк булган. Кушма Штатлар мисалын карап чыгыйк. 1950 елларның башында бу илдәге Йәһвә Шаһитләренең 28 проценты я информацион кәгазьләр генә тараткан, я урамнарда журналлар белән генә басып торган, ә 40 тан артык проценты, кайвакыт айлар дәвамында вәгазьләмичә, яхшы хәбәр тарату эшендә регуляр булмаганнар. Аллаһыга багышлаган бар мәсихчеләргә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә ничек ярдәм итеп була иде?
8, 9. 1953 елда нинди өйрәтү программасы үткәрелә башлаган, һәм ул нинди уңышларга китергән?
8 1953 елда Нью-Йоркта үткәрелгән халыкара конгресста өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә аерым игътибар бирелгән. Нейтан Норр кардәш мәсихче күзәтчеләрнең төп бурычына басым ясаган: алар һәр мәсихчегә регуляр рәвештә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә ярдәм итәргә тиеш. Ул: «Һәр мәсихче яхшы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп вәгазьли белергә тиеш»,— дип әйткән. Шуңа күрә бөтен дөньяда өйрәтү программасы үткәрелә башлаган. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләмәгән мәсихчеләрне кешеләр белән ишекләре алдында әңгәмә башларга, Изге Язмаларга нигезләнеп фикер алышырга һәм сорауларга җавап бирергә өйрәткәннәр.
9 Бу өйрәтү программасы яхшы уңышларга китергән. Ун ел эчендә бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең саны 100 процентка, кабат килеп-китүләр 126 процентка, Изге Язмаларны өйрәнү саны 150 процентка арткан. Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча якынча 7 миллион Йәһвә Шаһите яхшы хәбәрне вәгазьли. Бу гаҗәеп үсеш шуны күрсәтә: Йәһвә үз хезмәтчеләренең өйдән-өйгә йөреп вәгазьләр өчен куйган тырышлыкларын фатихалый (Ишаг. 60:22).
Котылу билгесе
10, 11. a) Йәзәкилгә нинди күренеш бирелгән булган? б) Бу күренеш безнең көннәрдә ничек үтәлә?
10 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү бик мөһим. Моны Йәзәкилгә бирелгән күренеш күрсәтә. Йәзәкил кулларына корал тоткан алты кешене һәм шулай ук билбавында язу приборы булган җитен кием кигән җиденче кешене күрә. Җитен кием кигән кешегә «шәһәр буйлап барырга һәм анда башкарылган чирканыч эшләр аркасында сыкранган һәм кайгырган кешеләрнең маңгаена билге куярга» дип әйтелгән булган. Ә кулларында коралы булган алты кешегә язу приборы тоткан кеше артыннан барырга һәм билге булмаган кешеләрне юк итәргә боерык бирелгән (Йәз. 9:1—6).
11 Бу пәйгамбәрлектә «җитен кием кигән кеше» рух белән майланган мәсихчеләрнең калдыгын символлаштыра. Вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эше ярдәмендә майланган мәсихчеләр «башка сарыклар» санына кушылган кешеләргә символик билге куялар (Яхъя 10:16). Бу нинди билге? Кешеләрнең маңгайларына куелган билге аларның яңа шәхескә әверелгәннәрен һәм Гайсә Мәсихнең чумдырылган шәкертләре булып киткәннәрен күрсәтә (Эфес. 4:20—24). Бу эчкерсез йөрәкле кешеләр майланган мәсихчеләр белән бердәм булып, аларга мөһим эшләрен башкарырга ярдәм итәләр (Ачыл. 22:17).
12. Ни өчен, Йәзәкил күренеше буенча, бүген эчкерсез кешеләрне эзләп табу мөһим?
2 Тес. 1:7, 8). Игътибар итегез: кешеләр үзләренең яхшы хәбәргә карата мөнәсәбәтләре буенча хөкем ителәчәк. Димәк, Аллаһының хәбәре ахырга тикле игълан ителергә тиеш (Ачыл. 14:6, 7). Ә моның өчен Йәһвәнең барлык багышланган хезмәтчеләре җаваплы. (Йәзәкил 3:18 не укы *.)
12 Ни өчен «сыкранган һәм кайгырган кешеләрне» эзләп табу бүген бик мөһим? Моның бер сәбәбе турында Йәзәкилнең күренешендә әйтелә. Бу сәбәп кеше тормышы белән бәйле. Тиздән Йәһвә хөкемен үтәүче фәрештәләр — кулларына корал тоткан алты кеше — символик билгесе булмаган кешеләрне юк итәчәк. Рәсүл Паулның сүзләре буенча, Раббы Гайсә якынлашып килгән хөкем көнендә үзенең «куәтле фәрештәләре белән» «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (13. a) Рәсүл Паул нинди җаваплылык сизгән һәм ни өчен? б) Син кешеләргә карата нинди җаваплылык сизәсең?
13 Рәсүл Паул үзенең башкаларга яхшы хәбәрне игълан итәргә җаваплы булуын сизгән. Ул болай дип язган: «Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам» (Рим. 1:14, 15). Паул үзенә күрсәтелгән шәфкать өчен рәхмәтле булган, һәм башкаларга да, алар Аллаһының игелеген сизсен өчен, ярдәм итәргә теләгән (1 Тим. 1:12—16). Ул үзен һәрбер очраткан кеше алдында бурычлы дип хис иткән һәм үз бурычын ул кешегә яхшы хәбәрне сөйләп кенә кайтара алыр дип санаган. Син дә кешеләр алдында бурычлы булуыңны сизәсеңме? (Рәсүлләр 20:26, 27 не укы.)
14. Безнең бөтен дөнья буенча өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвебезнең төп сәбәбе нинди?
14 Ни өчен без өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез? Без кешеләрнең котылуын телибез. Ләкин моның өчен мөһимрәк сәбәп тә бар. Малахий 1:11 дә язылган пәйгамбәрлек буенча, Йәһвә болай дигән: «Кояш чыгышыннан көнбатышка чаклы халыклар арасында минем исемем бөек булачак, һәм һәр җирдә... минем исемем хөрмәтенә корбан — саф бүләк китереләчәк, чөнки минем исемем халыклар арасында бөек булачак» (Мал. 1:11). Бу пәйгамбәрлекне үтәр өчен, Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләре басынкылык белән үз хезмәтләрен башкарып, бөтен дөнья буенча Аллаһы исемен данлыйлар (Мәд. 108:30; Мат. 24:14). «Аллаһыга... данлау корбаны китерү» — безнең бөтен дөнья буенча өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвебезнең төп сәбәбе (Евр. 13:15).
Алда — мөһим вакыйгалар
15. a) Әрихә шәһәрен җиденче көнне әйләнеп чыкканда, исраиллеләр нәрсә эшләгән? б) Вәгазьләү эшебез турында әйткәндә, без нинди нәтиҗәгә килә алабыз?
15 Киләчәктә вәгазьләү эше белән бәйле нинди үзгәрешләр булачак? Бу сорауга җавап алыр өчен, Ешуа китабында язылган Әрихә шәһәренең яулап алынуы турындагы вакыйганы карап чыгыйк. Аллаһы Әрихә шәһәрен җимерер алдыннан исраиллеләргә аны алты көн дәвамында көнгә бер тапкыр әйләнеп чыгарга кушкан. Җиденче Ешуа 6:2—5). Шулай ук вәгазьләү эшебез дә киңәячәк. Бу дөнья тезелешенең ахыры алдыннан Аллаһы исеме һәм аның Патшалыгы турында көчле шаһитлек биреләчәк. Без моны үз күзләребез белән күрәчәкбез.
көнгә исә аларга тагын да күбрәк тырышлыклар куярга кирәк булган. Йәһвә Ешуага болай дигән: «Сез шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш, һәм руханилар быргылар кычкыртырга тиеш. Һәм алар быргы кычкырта башлагач... бөтен халык каты итеп кычкырырга тиеш, һәм шул чакта шәһәр стенасы нигезенә кадәр җимереләчәк» (16, 17. a) Без игълан иткән хәбәр бу дөнья төзелешенең ахыры алдыннан ничек яңгыраячак? б) Чираттагы мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
16 Әйе, без игълан иткән хәбәр «каты итеп кычкыру» сыман яңгыраячак вакыт киләчәк. Ачылыш китабында куркыныч хөкем хәбәрләре талант авырлыгындагы «зур-зур боз кантарлары» белән чагыштырыла *. Менә ни өчен Ачылыш 16:21 дә: «Бу бәла-каза... ифрат та авыр иде»,— дип әйтелә. Йәһвәнең ахыргы хөкемнәре игълан ителгәндә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүнең роле нинди булачак? Без моны әле белмибез. Әмма без бер дә шикләнмибез: Йәһвә «зур газап» тәмамланганчы үз исемен бервакытта да булмагандай данлаячак (Ачыл. 7:14; Йәз. 38:23).
17 Булачак мөһим вакыйгаларны көткәндә, әйдәгез Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләвебезне дәвам итик. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә, без нинди авырлыклар белән очрашабыз? Аларны җиңәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Бу сорауларны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.
[Искәрмәләр]
^ 2 абз. Оешманың веб-сайты адресы: www.watchtower.org.
^ 5 абз. Йоил 2:7, 9: «Алар, көчле кешеләр кебек, йөгерәләр һәм, гаскәриләр кебек, стеналарга менәләр. Алар һәрберсе үз юллары белән бара һәм юлларыннан читкә борылмый. Алар шәһәргә бәреп керәләр, стенага йөгереп менәләр, йортлар өстенә менәләр, караклар кебек тәрәзәләрдән керәләр».
^ 12 абз. Йәзәкил 3:18: «Әгәр мин бозык кешегә: „Син һичшиксез үләчәксең“,— дип әйтсәм, ә син аны кисәтмәсәң һәм бозык кешене коткарыр өчен, аны явыз юлыннан кисәтмәсәң һәм бернәрсә дә әйтмәсәң, ул бозык булганга, үзенең канунсызлыгы өчен үләчәк, ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартачакмын».
^ 16 абз. Грек таланты турында сүз бара икән, һәрбер боз кисәгенең авырлыгы 20 килограммнан чак кына күбрәк була.
[6 биттәге иллюстрация]
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Изге Язмаларда өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү турында нәрсә әйтелә?
• Безнең көннәрдә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә ничек игътибар бирелгән?
• Ни өчен Йәһвәнең багышланган хезмәтчеләренең вәгазьләргә бурычы бар?
• Безне нинди мөһим вакыйгалар көтә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[4 биттәге иллюстрацияләр]
Син, рәсүл Паул кебек, башкаларга вәгазьләргә җаваплылык сизәсеңме?
[5 биттәге иллюстрация]
Норр кардәш, 1953 ел