Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син нинди кеше булырга телисең?

Син нинди кеше булырга телисең?

Син нинди кеше булырга телисең?

ФИЛИППИННЫҢ бер шәһәрендә полиция начальнигы бер пионердан: «Бу кеше үз тәртибен үзгәртсен өчен сез нәрсә эшләдегез?» — дип сораган. Өстәлендәге бер өем кәгазьгә күрсәтеп, ул болай дигән: «Боларның барысы элек аңа каршы кузгатылган суд эшләренең материаллары. Сез безне бу шәһәрдәге проблемаларының берсеннән коткардыгыз». Сүз һәрвакыт тавыш чыгарып йөргән бер эчкече турында барган. Аны үз тормышында шундый зур үзгәрешләр ясарга нәрсә этәргән? Аллаһының рухландырылган Сүзе — Изге Язмалар.

Күп кешеләр Паулның мондый киңәшенә бик җитди карыйлар: «Элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз... Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенегез» (Эфес. 4:22—24). Безгә ясарга кирәк булган үзгәрешләр зурмы яки кечкенәме, без барыбыз да, мәсихче булыр өчен, яңа кеше булып киенергә тиеш.

Суга чумдырылу үтәргә яраклы булыр өчен, без ясаган үзгәрешләр мәсихче юлының башы гына әле. Без суга чумдырылганда безне эшкәртелә башлаган агач кисәге белән чагыштырып була. Бу агач кисәгеннән ясалачак әйберне инде танып була, әмма башкарасы эшләр әле күп. Балта остасына аны матур итеп ясар өчен, күп урыннарын юнып алырга кирәк. Суга чумдырылганда безнең Аллаһы хезмәтчесе булыр өчен, кирәкле төп сыйфатларыбыз бар инде. Әмма без «яңа кеше» булып киенә башладык кына, безгә үзгәрешләр ясыйсы да ясыйсы әле.

Паул да үзенә үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күргән. Ул: «Мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм»,— дип таныган (Рим. 7:21). Паул үзенең нинди кеше булганын һәм нинди кеше булырга теләгәнен бик яхшы аңлаган. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Мин нәрсәдән «арына алмыйм»? Мин нинди кеше? Һәм нинди кеше булырга телим?

Мин нәрсәдән «арына алмыйм»?

Иске өйнең матчалары череп беткән булса, аны тышкы яктан буяп кына ремонтлап булмый. Кирәкле эчке ремонт ясамасак, соңрак бу зуррак проблемаларга китерергә мөмкин. Шулай ук тыштан гына намуслы булып күренү аз. Безгә үзебезне эчке яктан тикшерергә һәм кимчелекләребезне танырга кирәк. Юкса, без элекке кеше сыйфатларын яңадан күрсәтә башлаячакбыз. Шуңа күрә без үз-үзебезне игътибар белән тикшерергә тиеш (2 Көр. 13:5). Безгә үзебездә яраксыз сыйфатларны күреп, аларны төзәтергә кирәк. Йәһвә бу яктан безгә ярдәм итә.

Паул болай дип язган: «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Евр. 4:12). Аллаһы Сүзендәге, Изге Язмалардагы, хәбәр безнең тормышыбызга зур йогынты ясый. Ул безнең эчебезгә бик тирән, образлы әйткәндә, сөяк җелегенә, безнең күңел түрендәге иң яшертен өлешләренә үтеп керә. Ул безнең уйларыбыз һәм эчке теләкләребез нинди икәнен ачыклый. Без үз-үзебез турында берәр фикердә була алабыз, башкалар безнең турыда берәр фикердә булырга мөмкин, ә Аллаһы Сүзе безнең асылда нинди икәнебезне күрсәтә. Аллаһы Сүзе безгә үз кимчелекләребезне танырга булыша.

Иске өйне ремонтлаганда, аның ватык урыннарын төзәтү генә аз, ватылуга нәрсә китергән, моның сәбәбен белергә кирәк. Бу безгә киләчәктә андый проблемалар булмасын өчен, кирәкле адымнар ясарга ярдәм итәчәк. Шулай ук үзебездәге начар сыйфатларны билгеләү генә аз, аларның сәбәбен ачыкларга кирәк. Бу йомшак якларны йөгәндә тотарга булышачак. Безнең шәхесне күп нәрсәләр формалаштыра. Мәсәлән, җәмгыятьтәге дәрәҗәбез һәм матди хәлебез, тирә яктагы кешеләр, культурабыз, ата-анабыз, аралашкан кешеләр һәм динебез. Хәтта телевизион программалар һәм без караган кинофильмнар һәм күңел ачуның башка төрләре безне формалаштыруга үз өлешләрен кертә. Безгә начар йогынты ясаган нәрсәләрне билгеләсәк, бу алар китергән зыянны киметергә ярдәм итәчәк.

Үзебезне тикшереп чыкканнан соң, без: «Мин шундый инде, бернәрсә дә эшләп булмый»,— дип уйларга мөмкин. Бу хаталы караш. Элек зиначылар, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, эчкечеләр булганнар турында Паул болай дигән: «Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма... Аллаһыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз» (1 Көр. 6:9—11). Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә без дә кирәкле үзгәрешләр ясый алабыз.

Филиппинда яшәүче Маркос * исемле бер ир-ат мисалын карап чыгыйк. Үзенең ата-анасы турында ул болай ди: «Алар һәрвакыт талашалар иде. Шуңа күрә мин 19 яшемдә аларны тыңламый башладым». Маркос комарлы уеннар уйный башлаган, карак һәм талаучы булып киткән. Ул дуслары белән хәтта самолет урлап китәргә җыенган, ләкин аның планы үтәлмәгән. Маркос өйләнгәч тә, бу эшләрен ташламаган. Ахыр чиктә ул комарлы уеннарда катнашып, бар нәрсәсен югалткан. Аның хатыны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән. Һәм тиздән ул да өйрәнә башлаган. Башта ул үзен Йәһвә Шаһите булырга лаеклы түгел дип санаган. Әмма ул белгәннәрен тормышта кулланып, җыелышларга йөри башлаган, бу аңа үзенең элекке эшләрен ташларга ярдәм иткән. Хәзер ул суга чумдырылган мәсихче, һәм башкаларга үзгәрергә ярдәм итә.

Син нинди булырга телисең?

Мәсихче сыйфатларыбызны яхшыртыр өчен, безгә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк? Паул мәсихчеләргә «сез боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз; бер-берегезгә ялган сөйләмәгез» дигән киңәш бирә һәм «бөтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып» ташлагыз ди. Аннан соң «яңа кеше булып» киенегез дип дәвам итә һәм «бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора» дип әйтә ул (Көл. 3:8—10).

Димәк, безнең төп максатыбыз — элекке яшәү рәвешебезне салып, яңа кеше булып киенү. Моның өчен безгә нинди сыйфатлар үстерергә кирәк? Паул болай дип әйтә: «Шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көл. 3:12—14). Бу сыйфатларны үстерер өчен, тырышлыклар куйсак, бу безгә «Йәһвәгә дә, кешеләргә дә ошарга» ярдәм итәчәк (1 Пат. 2:26). Җирдә булганда Гайсә Аллаһы хуплаган сыйфатларны күрсәтеп, иң яхшы үрнәк калдырган. Аның үрнәген өйрәнеп һәм тотып, без мәсихче сыйфатларыбызны яхшыртачакбыз һәм Аллаһыга тагы да охшарга тырышачакбыз (Эфес. 5:1, 2).

Изге Язмаларда язылган кешеләрнең мисалларын, аларның яхшы һәм начар сыйфатларын карап чыгып, без үзебездә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен белә алабыз. Мәсәлән, ыруг башлыгы Ягъкубның улы, Йосыф, мисалы турында уйланыйк. Гаделсезлек белән очрашса да, ул уңай карашын һәм эчке матурлыгын саклаган (Ярат. 45:1—15). Ә Давыт патшаның улы Абессалом исә үзен халык турында кайгыртучы кеше итеп күрсәткән, һәм аны матурлыгы өчен данлаганнар. Чынлыкта исә ул сатлык җан һәм кеше үтерүче булган (2 Пат. 13:28, 29; 14:25; 15:1—12). Тышкы яктан гына игелекле булу һәм тышкы яктан гына чибәр булу кешене матур итми.

Син уңышлы була аласың

Үзебезне үзгәртер өчен һәм Аллаһы каршында матур булыр өчен, безгә «эчке матурлыгыбызга» игътибарлы булырга кирәк (1 Пет. 3:3, 4). Үзгәрешләр ясар өчен, безгә үз начар сыйфатларыбызны һәм аларны тудыручы сәбәпләрне билгеләргә, шулай ук яхшы сыйфатларны үстерергә кирәк. Безнең тырышлыкларыбыз уңышлы булырмы?

Әлбәттә, Йәһвәнең ярдәме белән без кирәкле үзгәрешләр ясый алабыз. Без дә, мәдхия җырлаучы кебек: «Әй Алла, мине саф күңелле ит, эчемдәге рухымны яңартып, изге ит»,— дип дога кыла алабыз (Мәд. 50:12). Без Аллаһының рухы бездә эш итсен дип һәм тормышыбызны Аллаһының ихтыяры буенча алып барырга теләгебезне көчәйтсен дип Йәһвәдән догада сорый алабыз. Һәм безнең Йәһвә алдында тагы да матуррак булырга тырышлыкларыбыз, һичшиксез, уңышлы булачак!

[Искәрмә]

^ 11 абз. Исем үзгәртелгән.

[4 биттәге иллюстрация]

Бу искереп беткән өйне тышкы яктан гына буяу җитәрлек булырмы?

[5 биттәге иллюстрация]

Син үзеңдә Мәсихкә хас булган сыйфатларны булдырасыңмы?