Йәһвә безнең мактавыбызга лаек
Йәһвә безнең мактавыбызга лаек
«Аллага шөкер» (110 нчы МӘДХИЯНЕҢ БАШЫ).
1, 2. «Һалелуя» сүзе нәрсәне аңлата, һәм Мәсихче Грек Язмаларында ул ничек кулланыла?
«ҺАЛЕЛУЯ!» Бу сүзне христиан дөньясы чиркәүләрендә еш ишетеп була. Кайбер кешеләр аны көндәлек сөйләшүләрдә дә куллана. Әмма кайберәүләр генә аның изге мәгънәсен аңлый. Бу сүзне кулланган күп кешеләр үз яшәү рәвеше белән Аллаһыны хурлый (Тит. 1:16). Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «„һалелуя“ дигән сүзне төрле мәдхияләрне язучылар бар кешеләрне үзләре белән бергә Йәһвәне мактарга чакырыр өчен кулланган». Күп кенә Изге Язмалар белгечләре әйткәнчә, «һалелуя» «Йәһне, [ягъни] Йәһвәне мактагыз» дигәнне аңлата. Татар телендәге Зәбур китабында бу әйтем «Аллага шөкер» дип тәрҗемә ителгән.
2 Шуңа күрә 110 нчы Мәдхиянең башында: «Аллага шөкер»,— дип язылган. Бу әйтемнең грек формасы Ачылыш 19:1—6 да дүрт тапкыр очрый. Анда ялган дин юк ителгәннән соң булачак тантана сурәтләнә. Бу Аллаһының чын хезмәтчеләре өчен «һалелуя» сүзен тиешенчә кулланырга махсус сәбәп булачак.
Аның бөек эшләре
3. Безнең регуляр рәвештә җыелганыбызның максаты нинди?
3 Йәһвә безнең бердәм мактавыбызга лаеклы икәненә 110 нчы Мәдхияне язучы күп сәбәпләр китерә. 1 нче шигырьдә: «Әй Ходай, гаделләр киңәшмәсендә һәм җыелышында Сине чын күңелемнән данлыйм»,— дип әйтелә. Бүген Йәһвә Шаһитләре дә шундый теләк белдерә. Безнең регуляр рәвештә җыелышларда һәм конгрессларда бергә җыелуыбызның төп максаты — Йәһвәне данлау.
4. Кешеләр Йәһвә эшләрен ничек тикшерә ала?
4 «Ходайның эшләре бөек, аны яратучылар аларга шатланалар [аларны тикшерәләр, ЯД]» (Мәд. 110:2). «Тикшерәләр» дигән сүзгә игътибар итик. Бер белешмәлек буенча, бу шигырьне Аллаһы эшләрен «игътибар белән өйрәнгән», «алар турында курку-хөрмәт белән уйланган» кешеләргә карата кулланып була. Йәһвәнең һәрбер иҗади эшенең искиткеч максаты бар. Ул кояшны, җирне һәм айны бер-берсеннән шундый ераклыкта урнаштырган ки, безнең җирдә җылы һәм яктылык бар, көнне төн алмаштырып тора, ел фасыллары чиратлаша, суның күтәрелеше һәм чигенеше күзәтелә.
5. Галәм турында белемнәр арткан саен нәрсә ачыклана?
5 Галимнәр Җирнең Кояш системасындагы урнашуы һәм Җирнең зур иярчене Айның төгәл орбитасы, зурлыгы һәм авырлыгы турында бик күпне белгәннәр. Бу күктәге җисемнәр үз урыннарында һәм бер-берсе белән үзара бәйләнештә булганга, җирдә матур итеп ел вакытлары алмашынып тора. Галимнәр Галәмдәге төгәл көйләнгән табигать көчләре турында да күпне белгәннәр. Мәсәлән, техника чыгару өлкәсендәге бер зур белгеч бер мәкаләдә болай дигән: «Шулхәтле күп галимнәрнең ни өчен соңгы 30 ел эчендә үз карашларын үзгәрткәне аңлашыла. Галәмнең үзеннән-үзе барлыкка килүе белән ризалашыр өчен, моңа бик нык ышанырга кирәк. Яхшы төзелгән йортыбыз турында белемнәребез арткан саен, аның акыллы төзүчесенең булганына тагы да күбрәк сәбәпләр табыла» («The Designed ‘Just So’ Universe»).
6. Аллаһы кешене ничек итеп барлыкка китергән, һәм бу синдә нинди хисләр уята?
6 Аллаһы безне искиткеч итеп барлыкка китергән, бу да аның бөеклеген күрсәтә (Мәд. 138:14). Кешеләрне барлыкка китергәндә, ул аларга акыл, бөтен кирәкле органнар белән тән, шулай ук төрле эшләр башкарыр өчен сәләтләр биргән. Мәсәлән, Аллаһы биргән сөйләшү һәм тыңлау, язу һәм уку сәләтләрен могҗиза дип атап була. Бу сәләтләр күп кешеләрдә бар. Өстәвенә, тәнебезнең гаҗәеп төзелеше аркасында без туры басып тора алабыз, йөрибез һәм төрле хәрәкәтләр ясый алабыз. Чыннан да безнең тәнебездәге бар әгъзалар бер-берсенә туры килә, безнең организмда гаҗәеп химик процесслар бара. Бу бездә Аллаһыга карата курку-хөрмәт уята. Шулай ук нерв системасындагы искитәрлек бәйләнешләр безнең баш миен һәм сизү органнарын эшләтә. Галимнәр ирешкән казанышларның берсе дә моңа тиң була алмый. Бу казанышлар аларның акыл белән аңнары булганга гына мөмкин. Шулай ук безнең матур итеп һәм төрле эшләрне башкарырга сәләтле итеп барлыкка китерелгән ун кул бармагыбыз бар. Андый гаҗәеп катлаулы механизмны хәтта бик белемле вә сәләтле инженерлар да уйлап чыгара алмый. Уйлап кына кара: Аллаһы биргән бармаклар булмаса, сокланырлык сәнгать әсәрләре һәм күп төрле механизмнар булырлар идеме?
Аллаһының бөек эшләре һәм сыйфатлары
7. Ни өчен Изге Язмаларны Аллаһының бөек эше дип әйтеп була?
7 Йәһвә кешеләр хакына башка бөек эшләр дә башкарган. Алар Изге Язмаларда сурәтләнә. Изге Язмалар үзе бер гүзәл әсәр: аның китаплары бер-берсенә төгәл туры килә. Аңа тиң китап юк, чөнки ул «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тим. 3:16). Мәсәлән, Яратылыш китабында Аллаһының ничек итеп Нух көннәрендәге бозыклыкны җирдән юк иткәне сурәтләнә. Чыгыш китабында язылганча, Йәһвә, Исраил халкын Мисыр коллыгыннан азат итеп, үзенең хак Аллаһы икәнен исбатлаган. Мәдхия җырлаучы, күрәсең, бу вакыйгаларны күздә тотып, болай дигән: «[Йәһвәнең] эше шөһрәт һәм матурлык, һәм дөреслеге мәңге тора. Ул могҗизаларын истә тотарлык итеп кылган; Ходай ярлыкаучы һәм юмарт» (Мәд. 110:3, 4). Йәһвәнең бөтен тарих дәвамында һәм синең тормышыңда башкарган эшләре — «шөһрәт һәм матурлык», алар мәңге тора, шулай бит?
8, 9. a) Аллаһы эшләре кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора? б) Аллаһының нинди сыйфатларын син аеруча кадерлисең?
8 Мәдхия җырлаучы шулай ук Йәһвәнең гадел, юмарт һәм шәфкатьле булуына игътибар итә. Билгеле, гөнаһлы кешеләр комсыз, көнче һәм тәкәббер булганга сирәк гаделлек буенча эш итә. Бу шуннан күренә: кешеләр үз файдасы хакына һәм үзләре башлап җибәргән сугышларда кулланыр өчен коточкыч кораллар ясый. Һәм миллионлаган гаепсез кешеләр газап чигә. Шулай Ачылыш 11:18 не укы.)
ук күп кешеләр үз эшләрен ярлыларны җәберләп башкара. Мәсәлән, тәкәббер фиргавеннәрне җирләр өчен төзелгән пирамидаларны коллар төзегән. Бүген дә кешеләрнең эшләре җәберләүгә китерә һәм «җирне һәлак» итә. (9 Ә Йәһвә гаделлеккә нигезләнеп эш итә! Мәрхәмәтле булганга, ул гөнаһлы кешеләрне коткарыр өчен йолым биргән һәм «Үзенең хаклыгын раслаган» (Рим. 3:25, 26). Әйе, аның «дөреслеге мәңге тора»! Ә юмартлыгы аның гөнаһлы кешеләргә карата сабыр булуыннан күренә. Кайчакта, ул, аларны бозык юлларын калдырырга һәм дөрес эш итәргә чакырганда, хәтта «зинһар» дип әйткән. (Йәзәкил 18:25 не укы *.)
Үз вәгъдәләренә тугры
10. Йәһвә Ибраһим белән төзегән килешүне тугры үтәп, нинди үрнәк биргән?
10 «Үзеннән куркучыларга ашамлык бирә; Үз вәгъдәсен мәңге исендә тотар» (Мәд. 110:5). Мәдхия җырлаучы, күрәсең, бу шигырьдә Ибраһим белән төзелгән килешү турында әйтә. Йәһвә Ибраһим нәселен фатихаларга вәгъдә иткән һәм алар дошманнарының шәһәр-җирләрен үзләренә милек итәр дип әйткән (Ярат. 22:17, 18; Мәд. 104:8, 9). Ибраһимның нәселе Исраил халкы булып киткәч, бу вәгъдәләр беренче мәртәбә үтәлгән. Бу халык озак вакыт Мисырда коллыкта булган, әмма аннары Аллаһы «Ибраһим... белән төзегән килешүне исенә төшергән» һәм аларны азат иткән (Чыг. 2:24). Йәһвәнең яһүдләргә карата аннан соңгы мөнәсәбәте аның нихәтле юмарт булуын күрсәтә. Ул аларга ашар өчен ризык та биргән һәм рухи яктан да тукландырган (Кан. 6:1—3; 8:4; Них. 9:21). Шуннан соңгы гасырларда Исраил халкы еш кына Йәһвәгә буйсынмаган. Һәм Аллаһы исраиллеләрне яңадан дөрес юлга бастырыр өчен, пәйгамбәрләрен җибәргән. Исраиллеләрне Мисырдан азат иткәннән соң 1 500 елдан артык вакыт үткәч, Аллаһы җиргә үзенең бердәнбер Улын җибәргән. Күпчелек яһүдләр Гайсәне кире каккан һәм аны җәзалауга тапшырган. Аннан соң Йәһвә яңа, рухи халык — «Аллаһының Исраилен» булдырган. Бу халык Мәсих белән бергә Ибраһимның рухи нәселен тәшкил итә, һәм Йәһвә, үзе алдан әйткәнчә, аның аша кешелекне фатихалаячак (Гәл. 3:16, 29; 6:16, искәрмә).
11. Йәһвә Ибраһимга биргән «Үз вәгъдәсен» ничек һәрвакыт истә тота?
11 Йәһвә «Үз вәгъдәсен» һәм аның аша бирәчәк фатихаларны һәрвакыт истә тота. Бүген ул мул итеп 400 дән күбрәк телдә рухи ризык бирә. Шулай ук без үз ихтыяҗларыбыз турында сорап: «Көндәлек икмәгебезне безгә көн саен бир»,— дип үтенгәндә, ул җавап бирә (Лүк 11:3; Мәд. 71:16, 17; Ишаг. 25:6—8).
Йәһвәнең курку-хөрмәт уятучы көче
12. Нинди мәгънәдә борынгы Исраилгә «мәҗүсиләрнең өлеше» бирелгән?
12 «Мәҗүсиләрнең өлешен Үз халкына бирер өчен, Ул аңа Үз эшләренең көчен күрсәткән» (Мәд. 110:6). Бу шигырьдә мәдхия җырлаучы Исраил тарихындагы гаҗәеп вакыйгаларның берсен — аның Мисырдан могҗизалы рәвештә азат ителүен күздә тоткандыр. Йәһвә исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт иткәч, алар Үрдүн елгасының көнчыгыш һәм көнбатыш якларындагы патшалыкларны яулап ала алган (Них. 9:22—25). Әйе, Йәһвә Исраилгә «мәҗүсиләрнең өлешен» биргән. Әллә бу Аллаһы көчен күрсәтмиме?!
13, 14. a) Бабыл турында әйткәндә, мәдхия җырлаучы Аллаһы көченең нинди чагылышын күздә тоткандыр? б) Йәһвә тагын нинди очракларда бөек коткару көчен күрсәткән?
13 Әйе, Йәһвәнең Исраил хакына башкарган бар эшләренә карамастан, алар аны да һәм үзләренең ата-бабалары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубны да хөрмәт итмәгәннәр. 2 Пар. 36:15—17; Них. 9:28—30). Изге Язмаларның кайбер белгечләре уйлаганча, 110 нчы мәдхияне язучы Исраил халкы Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң яшәгән. Алайса, ул Йәһвәне аның тугрылыгы һәм көче өчен данларга тагы да күбрәк сәбәпләр күргән. Йәһвә бу сыйфатларны халыкны Бабылдан, колларын үз илләренә җибәрмәгән империядән, азат итеп күрсәткән (Ишаг. 14:4, 17).
Алар, Бабыл әсирлегенә алып кителгәнче, Йәһвәгә каршы чыгуларын дәвам иткәннәр (14 Якынча биш гасыр үткәч, Йәһвә тәүбә итүче кешеләрне гөнаһ һәм үлем коллыгыннан коткарыр өчен, үз көчен тагы да искитәрлек итеп кулланган (Рим. 5:12). Бу күп фатихаларга китергән. Мәсәлән, 144 000 кешегә Мәсихнең изге рух белән майланган шәкертләре булып китәргә юл ачылган. 1919 елда Йәһвә бу майланганнарның кечкенә калдыгын ялган дин коллыгыннан азат итәр өчен үз көчен кулланган. Бу ахыр заман вакытында алар башкарган эшләр Аллаһы көче ярдәмендә генә мөмкин булган. Үлемнәренә хәтле тугры калып, алар тәүбә иткән кешеләр файдасына күктән Гайсә Мәсих белән бергә җир өстеннән идарә итәчәк (Ачыл. 2:26, 27; 5:9, 10). Алар бөтен җирне мирас итеп алачак (Мат. 5:5).
Ышанычка лаек үзгәрмәс принциплар
15, 16. a) Йәһвә кулларының эшләре нәрсә ул? б) Аллаһы борынгы Исраилгә нинди әмерләр биргән?
15 «Аның кулларының эшләре — хакыйкать һәм хөкем итү; Аның бар васыятьләре дә дөрес. Алар гомердән гомергә нык, гаделлек һәм дөреслеккә нигезләнгән» (Мәд. 110:7, 8). Йәһвә «кулларының эшләре» Исраил өчен ун мөһим әмер язылган ике таш такта да булган (Чыг. 31:18). Бу әмерләр Муса кануны килешүенә кергән башка бар күрсәтмәләр белән бергә ышанычка лаек үзгәрмәс принципларга нигезләнгән.
16 Мәсәлән, ул әмерләрнең берсе болай дип яңгырый: «Мин — Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам». Аннары Йәһвә: «Ә кем Мине яратса һәм Минем боерыкларымны үтәсә, аның меңнәрчә буынына кадәр Мин Үземнең шәфкатемне күрсәтермен»,— дигән. Таш такталарда шулай ук «үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит», «урлашма» дигән мәңгелек принциплар һәм кешенеке булганына «нәфесеңне сузма» дигән тирән зирәклекне күрсәтүче әмер дә язылган булган (Чыг. 20:5, 6, 12, 15, 17).
Безнең изге, курку уятучы Коткаручыбыз
17. Ни өчен исраиллеләр Аллаһы исемен изге дип танырга тиеш булган?
17 «Ул Үз халкына котылу җибәргән, Үз васыятен мәңгегә куйган. Аның исеме изге һәм куркыныч» (Мәд. 110:9). Бәлкем, бу шигырьдә дә мәдхия җырлаучы Йәһвәнең Ибраһим белән төзегән килешүенә тугры булганы турында әйтә. Йәһвә, үзе вәгъдә иткәнчә, үз халкын борынгы Мисыр коллыгында да, ә соңыннан Бабыл әсирлегендә дә калдырмаган. Бу ике очракта да Аллаһы үз халкын коткарган. Йәһвәнең башкарган бу ике эше өчен генә дә Исраил аның исемен изге дип танырга тиеш булган. (Чыгыш 20:7; Римлыларга 2:23, 24 не укы.)
18. Ни өчен Аллаһы исемен йөртү — бу хөрмәт?
18 Бу безнең көннәрдәге мәсихчеләргә дә кагыла, алар гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат ителгән. Безгә бар көчебезне куеп, үрнәк догадагы: «Исемең изге дип икърар ителсен»,— дигән беренче үтенеч буенча яшәргә кирәк (Мат. 6:9). Бу шөһрәтле исем турында уйлану бездә Аллаһыдан курку уятырга тиеш. 110 нчы мәдхияне язучының Аллаһыдан куркуга дөрес карашы булган: «Зирәклекнең башы — Ходайдан курку; Аның васыятьләрен үтәүчеләрнең акыллары дөрес» (Мәд. 110:10).
19. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?
19 Аллаһыдан курку безгә явызлыкны нәфрәт итәргә һәм аның искиткеч сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итәчәк. Бу чираттагы мәкаләдә каралачак 111 нче Мәдхиядән күренә. Ул мәдхиядә Аллаһыны мәңге шатланып мактаган миллионлаган кешеләр арасында булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне күрсәтелә. Аллаһы кешеләрнең мактавына лаек. «Аны мактау мәңгегә торыр» (Мәд. 110:10).
[Искәрмә]
^ 9 абз. Йәзәкил 18:25: «„Йәһвә юлы гадел түгел“,— диярсез сез. Исраил йорты, зинһар, тыңлагыз мине. Минем юлым гадел түгелме? Сезнең юлларыгыз гаделсез түгелме?»
Уйланыр өчен сораулар
• Ни өчен Йәһвә безнең бердәм мактавыбызга лаеклы?
• Йәһвәнең эшләрендә аның нинди сыйфатлары чагыла?
• Син Аллаһы исемен йөртү хөрмәтенә ничек карыйсың?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[20 биттәге иллюстрация]
Безнең регуляр рәвештә җыелуыбызның төп максаты — Йәһвәне данлау
[23 биттәге иллюстрация]
Йәһвәнең бар кануннары ышанычка лаек үзгәрмәс принципларга нигезләнгән