Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Синең сафлыгың Йәһвә йөрәген сөендерә

Синең сафлыгың Йәһвә йөрәген сөендерә

Синең сафлыгың Йәһвә йөрәген сөендерә

«И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (ГЫЙБ. СҮЗ. 27:11).

1, 2. a) Әюб китабы буенча, Шайтан нинди гаепләү сүзләре әйткән? б) Шайтан Әюб көннәреннән соң да Йәһвәне яманлый икәне нәрсәдән күренә?

ЙӘҺВӘ үзенең тугры хезмәтчесенең сафлыгын Шайтанга сынарга рөхсәт иткән. Әюб мал-туарын, балаларын һәм сәламәтлеген югалткан. Ләкин Шайтан, Әюбнең сафлыгын шик астына куеп, башка кешеләрнең дә сафлыгын күздә тоткан. «Тире өчен тире! Үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк»,— дигән Шайтан. Бу гаепләү сүзләрен әйтеп, ул Әюбтән тыш башка кешеләргә дә кагыла торган сорау күтәргән, һәм бу сорау һаман да җавап бирүне таләп итә (Әюб 2:4).

2 Әюб сынауларны кичергәннән соң якынча 600 ел үткәч, Аллаһы тарафыннан рухландырылып Сөләйман болай дип язган: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйб. сүз. 27:11). Һичшиксез, Шайтан ул вакытта да Йәһвәне яманлавын дәвам иткән. Рәсүл Яхъяга бирелгән күренеш буенча, 1914 елда күктә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан соң һәм Шайтан күктән бәреп төшерелгәннән соң да, ул Аллаһы хезмәтчеләрен гаепләгән. Бүген дә, бу бозык дөньяның соңгы көннәре башланганнан соң шулкадәр күп вакыт үткәч, ул Аллаһы хезмәтчеләренең сафлыгын шик астына куя! (Ачыл. 12:10).

3. Әюб китабыннан нинди мөһим сабаклар алып була?

3 Әюб китабыннан алган өч мөһим сабакка игътибар итик. Беренчедән, Әюбнең сынауларыннан күренгәнчә, кешеләрнең төп дошманы һәм Аллаһы халкына каршы килүләрнең чыганагы — Шайтан Иблис. Икенчедән, сынауларыбыз нинди генә булмасын, Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр сафлыгыбызны сакларга ярдәм итәчәк. Өченчедән, без сынауларга дучар булганда Аллаһы, Әюбкә ярдәм иткән кебек, безгә дә ярдәм итәчәк. Бүген Йәһвә безгә үзенең Сүзе, оешмасы һәм изге рухы аша булыша.

Чын дошманны һәрвакыт истә тот

4. Дөньядагы хәлләр өчен кем гаепле?

4 Күпләр Шайтанның барлыгына ышанмый. Шуңа күрә, аларны дөньядагы хәлләр борчыса да, алар моның чын сәбәбе Шайтан икәнен аңламый. Сүз дә юк, кешелек кичергән газапларның күбесендә кешеләр үзе гаепле. Безнең беренче ата-анабыз, Адәм белән Хаува, үзләренең Барлыкка Китерүчесеннән бәйсез булырга теләгән. Һәм шуннан соңгы буыннар да акылсыз эш иткәннәр. Әмма нәкъ Иблис Хауваны ялгыштырып, аны Аллаһыга каршы чыгарга котырткан. Һәм ул камил булмаган үләчәк кешеләрне үзенең җитәкчелеге астындагы дөнья төзелешендә яшәргә мәҗбүр иткән. Шайтан «бу гасырның илаһы» булганлыктан, кешеләр аңа хас булган сыйфатларны чагылдыра: алар горур, ызгышучан, көнче, комсыз, ялганчы һәм фетнәчел (2 Көр. 4:4; 1 Тим. 2:14; 3:6; Ягъкуб 3:14, 15 не укы.) Бу сыйфатлар кешеләрнең газапларын көчәйтүче сәяси һәм дини киеренкелеккә, дошманлыкка, ришвәтчелеккә һәм чуалышларга китерә.

5. Без мөһим белемнәребезне ничек кулланырга телибез?

5 Без, Йәһвә хезмәтчеләре, бик мөһим белемнәргә ия! Әйе, без дөньядагы начарлана барган шартлар өчен кем гаепле икәнен беләбез. Шуңа күрә без кешеләргә бар газапларда кем гаепле икәнен сөйләргә телибез. Без чын Аллаһы, Йәһвә, ягында торырга һәм башкаларга аның Шайтанны һәм кешеләр газапларын ничек итеп юкка чыгарачагы турында вәгазьләргә бик шатбыз.

6, 7. a) Аллаһының чын хезмәтчеләренең эзәрлекләнүләре өчен кем җаваплы? б) Без Елиуй үрнәге буенча ничек эш итә алабыз?

6 Шайтан дөньядагы күп газаплар өчен дә һәм Аллаһы халкы кичергән каршылыклар өчен дә җаваплы. Ул безне сынауларга дучар итәргә тырыша. Гайсә Мәсих рәсүл Петергә: «Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт алды»,— дигән (Лүк 22:31). Шулай ук Мәсих эзләре буенча барырга тырышкан һәрберебез сынаулар кичерәчәк. Петер Иблисне «кемне йотарга дип эзләнеп йөри» торган «үкерүче арыслан» белән чагыштырган. Ә Паул: «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип әйткән (1 Пет. 5:8; 2 Тим. 3:12).

7 Имандашыбыз бәла-казага очраса, без моңа кем гаепле икәнен үз эшләребез белән ничек күрсәтә алабыз? Газапланучы кардәшебездән читләшер урынына, без үзен Әюб белән чын дусларча тоткан Елиуй кебек үзебезне тотачакбыз. Без аңа уртак дошманыбыз Шайтан белән көрәшергә ярдәм итәчәкбез (Гыйб. сүз. 3:27; 1 Тес. 5:25). Безнең максатыбыз — нәрсә генә булмасын имандашыбызга үз сафлыгын сакларга ярдәм итү һәм Йәһвәнең йөрәген сөендерү.

8. Ни өчен Шайтан Әюбне Йәһвәне мактаудан туктата алмаган?

8 Башта Шайтан Әюбне мал-туарсыз калдырган. Бу хайваннар кыйммәтле, бәлкем, аның өчен тәэмин итү чыганагы булган. Ләкин Әюб аларны гыйбадәт кылуда да кулланган. Әюб үз балаларына үзләрен изгеләндерсеннәр дип әйткәннән соң, «иртән иртүк торып аларның саны буенча тулаем яндыру корбаннары китергән, чөнки ул: „Бәлкем, улларым гөнаһ эшләгәннәрдер, бәлкем, алар Аллаһыны үз йөрәкләрендә хурлаганнардыр“,— дигән. Әюб һәрвакыт шулай эшләгән» (Әюб 1:4, 5). Шулай итеп Әюб һәрвакыт Йәһвәгә хайваннарны корбанга китергән. Әмма сынаулар башлангач, бу инде мөмкин булмаган. Әюбнең Йәһвәне данларлык «килере» калмаган (Гыйб. сүз. 3:9). Ләкин Әюб Йәһвәне үзенең теле белән мактый алган, һәм ул шулай эшләгән дә!

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булдыр

9. Безнең тормышыбызда иң кыйммәтлесе нәрсә?

9 Баймы без, ярлымы, яшьме, олы яшьтәме, сәламәтлегебез яхшымы, начармы — без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булдыра алабыз. Сынауларыбыз нинди генә булмасын, Аллаһы белән дуслык безгә сафлыгыбызны сакларга һәм Йәһвә йөрәген сөендерергә булышачак. Хәтта хакыйкать турында белемнәре әз булган кешеләр дә нык торган һәм саф булып калган.

10, 11. a) Бер апа-кардәшебез сафлык сынауларын ничек кичергән? б) Бу апа-кардәш Шайтанга нинди көчле җавап биргән?

10 Россиядә яшәгән Валентина Гарновская апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ул, авыр сынауларга карамастан, тугры Әюб кебек, саф булып калган. 1945 елда, аңа егерме яшь булганда, бер абый-кардәш аңа вәгазьләгән. Ул аңа тагын ике тапкыр килеп, Изге Язмалар турында сөйләгән һәм шуннан соң ул аны башка күрмәгән. Шулай да Валентина күршеләренә вәгазьли башлаган. Моның өчен аны кулга алганнар һәм, хөкем итеп, сигез елга лагерьга җибәргәннәр. 1953 елда иреккә чыккач, ул шунда ук кабат вәгазьли башлаган. Аны яңадан кулга алып, ун елга лагерьга җибәргәннәр. Бер лагерьда берничә ел уздыргач, аны икенчесенә күчергәннәр. Бу лагерьда берничә апа-кардәшнең Изге Язмалары булган. Бер көнне бер апа-кардәш бу Изге Язмаларны Валентинага күрсәткән. Аның хисләрен күз алдына гына китерегез! Моңарчы Валентина Изге Язмаларны 1945 елда үзенә вәгазьләгән абый-кардәшнең кулында гына күргән иде!

11 1967 елда Валентинаны иреккә чыгарганнар, һәм ниһаять ул Йәһвәгә багышлануын суга чумдырылу үтеп символлаштырган. Ул 1969 елга кадәр ашкынып вәгазьләгән. Әмма бу елны аны яңадан кулга алганнар һәм өч елга хөкем иткәннәр. Шулай да Валентина вәгазьләвен дәвам иткән. Ул 44 кешегә хакыйкать белән танышырга ярдәм иткән. Тулаем алганда төрмәләрдә һәм лагерьларда ул 21 ел үткәргән. 2001 елда ул үлгән. Үз сафлыгын саклар өчен, ул бар нәрсәдән, хәтта ирегеннән дә, баш тартырга әзер иде. Үз тормышының азагында Валентина болай дигән: «Минем беркайчан да яшәү урыным булмады. Бар милкем бер чемоданга сыя иде. Әмма Йәһвәгә хезмәт иткәнгә мин бәхетле һәм канәгать идем». Шайтанның кешеләр сынауларда Аллаһыга тугры булып калмаячак дигән гаепләвенә нинди көчле җавап биргән Валентина! (Әюб 1:9—11). Бер дә шикләнмәскә була, Валентина Йәһвә йөрәген сөендергән һәм Йәһвә аны һәм тугры калып үлгән башка кешеләрне терелтергә бик тели (Әюб 14:15).

12. Ярату Йәһвә белән мөнәсәбәтләребездә нинди роль уйный?

12 Без Йәһвәне яратканга аның белән дуслашырга телибез. Аның сыйфатлары белән без сокланабыз һәм аның ниятләре буенча яшәр өчен көчебездән килгәнне эшлибез. Иблиснең гаепләүләренә карамастан, без Йәһвәне эчкерсез һәм җан-тән белән бирелеп яратабыз. Бу ярату безгә сынауларда саф булып калырга көч бирә. Ә Йәһвә «тугры кешеләренең юлларын саклаячак» (Гыйб. сүз. 2:8; Мәд. 96:10).

13. Йәһвә үзе хакына башкарган эшләребезгә ничек карый?

13 Безнең мөмкинлекләребез чикле булса да, ярату безне Йәһвә исемен данларга дәртләндерә. Ул безнең яхшы эчке теләкләребезне күрә һәм без теләгән, әмма башкара алмаган эшләр өчен хөкем итми. Безнең нәрсә эшләгәнебез генә түгел, ә ни өчен моны эшләгәнебез дә мөһим. Әюб күпне кичереп, кайгыдан төшенкелеккә бирелгән булса да, үзен гаепләүчеләргә Йәһвә юлларын яратканы турында әйткән. (Әюб 10:12; 28:28 не укы *.) Әюб китабының соңгы бүлегендә язылганча, Аллаһының Элифаз, Вилдад һәм Софарга ачуы чыккан, чөнки алар дөресне сөйләмәгән. Ә Әюбне дүрт мәртәбә «минем хезмәтчем» дип атап һәм аңа ялган юатучылары өчен дога кылырга кушып, Йәһвә аңа үз хуплавын белдергән (Әюб 42:7—9). Йәһвә хуплавын алыр өчен без дә шулай эш итик.

Йәһвә тугры хезмәтчеләренә булыша

14. Йәһвә Әюбкә үз фикер йөртүен төзәтергә ничек булышкан?

14 Әюб, камил булмаса да, сафлыгын саклаган. Кайчакта, көчле басым аркасында аның карашы дөрес булмаган. Мәсәлән, ул Йәһвәгә болай дигән: «Мин синнән ярдәм сорыйм, ә син миңа җавап бирмисең... Кулыңның бар куәте белән миңа дошманлык итәсең». Әюб шулай ук: «Мин гаепсез», «Минем кулларымда көч куллану юк һәм минем догам саф»,— диеп, үзен аклауга зур әһәмият биргән (Әюб 10:7; 16:17; 30:20, 21). Шулай да Йәһвә Әюбкә берничә сорау биреп һәм аның уйларын үзеннән борып, аңа ярату күрсәтеп булышкан. Нәтиҗәдә ул Аллаһының кешегә караганда күпкә бөегрәк икәнен ачыграк күрә алган. Әюб үгет-нәсихәтләрне кабул иткән һәм үзгәргән. (Әюб 40:8; Әюб 42:2, 6 ны укы *.)

15, 16. Йәһвә үзенең халкына бүген ничек ярдәм итә?

15 Йәһвә бүген дә үзенең хезмәтчеләренә яхшы ярдәм бирә. Безнең шулай ук зур фатихаларыбыз да бар. Мәсәлән, Гайсә Мәсих йолым корбаны биргән һәм шулай итеп кеше гөнаһларының кичерелүенә нигез салган. Бу корбан ярдәмендә без, камил булмасак та, Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булдыра алабыз (Ягък. 4:8; 1 Яхъя 2:1). Сынауларга очраганда без шулай ук, ярдәм һәм көч алыр өчен, Аллаһыдан аның изге рухын сорыйбыз. Өстәвенә, безнең Изге Язмаларыбыз бар, һәм без аны укып, укыганнарыбыз турында уйлансак, үзебезне иман сынауларына әзерләячәкбез. Өйрәнү безгә Галәмдәге хакимлек һәм кеше сафлыгы турындагы сорауларны аңларга ярдәм итә.

16 Шулай ук безнең бөтендөнья кардәшлегебез дә бар. Йәһвә аны «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша рухи ризык белән тәэмин итә. Чыннан да, андый кардәшлекнең өлеше булу — зур фатиха (Мат. 24:45—47). Йәһвә Шаһитләренең якынча 100 000 җыелышында үткәрелгән очрашуларда без, булачак иман сынауларын кичерер өчен, җитәкчелек һәм көч алабыз. Моны Германиядә яшәүче Шила исемле яшь апа-кардәш мисалыннан күреп була.

17. Йәһвә җитәкчелеген үтәү акыллы икәнен нинди мисал күрсәтә?

17 Бер көнне укытучы дәрескә килмәгән. Шиланың сыйныфташлары спиритик планшет белән күрәзәлек итәргә булганнар. Шила шунда ук класстан чыгып киткән, һәм соңыннан моңа бик шат булган. Чөнки күрәзәлек иткәндә кайбер укучылар үзләренең арасында җеннәрнең булуын сизеп, котлары очып класстан йөгереп чыкканнар. Ни өчен Шила класстан шунда ук чыгып киткән? Ул болай дип сөйли: «Күптән түгел генә Патшалык Залында спиритик планшетканы куллану нинди куркынычларга китерә икәне турында әйтелгән иде. Шуңа күрә мин нәрсә эшләргә кирәк икәнен белдем. Мин, Гыйбрәтле сүзләр 27:11 дә язылганча, Йәһвәне сөендерергә теләдем». Шиланың җыелышта булганы һәм программаны игътибар белән тыңлаганы аңа зур файда китергән.

18. Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Безнең һәрберебез Аллаһы оешмасы биргән җитәкчелекне тотарга тәвәккәл булсын. Регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына йөреп, Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны укып, дога кылып һәм җитлеккән мәсихчеләр белән аралашып, без кирәкле җитәкчелек һәм ярдәм алабыз. Йәһвә безнең җиңүчеләр булуыбызны тели һәм тугры булып калуыбызга бер дә шикләнми. Йәһвә исемен данлау, сафлыкны саклау һәм Йәһвәнең йөрәген сөендерү — бу зур хөрмәт!

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Әюб 10:12; 28:28: «Син миңа тормыш бүләк иттең һәм миңа яратучан игелек күрсәттең, һәм кайгыртуың рухымны саклады. Һәм кешегә әйтте: „Менә Йәһвәдән курку — акыллылык, һәм явызлыктан качу — зирәклек“».

^ 14 абз. Әюб 42:2, 6: «Хәзер мин беләм: син барысын булдыра аласың, һәм син үти алмаслык ният юк. Шуңа күрә мин үз сүзләремнән ваз кичәм, һәм туфракка вә көлгә утырып тәүбә итәм».

Хәтерлисезме?

• Шайтан нинди шартлар һәм сынаулар өчен җаваплы?

• Безнең тормышыбызда иң кыйммәтлесе нәрсә?

• Ни өчен без Йәһвә белән дуслашырга телибез?

• Йәһвә безгә бүген ничек булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Кыйммәтле белемнәреңне башкалар белән уртаклашырга синдә теләк туамы?

[9 биттәге иллюстрация]

Без имандашларыбызга саф булып калырга булыша алабыз

[10 биттәге иллюстрация]

Валентина саф булып калыр өчен, бар нәрсәсен корбан итәргә әзер булган