Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән

Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән

Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән

«Йәһвә исеме мөбарәк булсын!» (ӘЮБ 1:21).

1. Әюб китабын, бәлкем, кем язган һәм кайчан?

МУСА Мисырдан, фиргавен ярсуыннан качып, Мидьян җирендә яши башлаганда аңа 40 яшьләр тирәсе булган (Рәс. 7:23). Бу илдә торганда ул, бәлкем, якындагы Уц җирендә яшәгән Әюбнең сынаулары турында ишеткәндер. Еллар үткәч, Исраил халкы үзенең чүл гизеп йөрүенең азагында Уц җире тирәсендә булган. Һәм шул вакытта Муса Әюб тормышының соңгы еллары турында белгәндер. Яһүдләрнең тарихы буенча, Муса Әюб китабын аның үлеменнән соң берникадәр вакыт үткәч язган.

2. Әюб китабы Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен ничек ныгыта?

2 Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре Әюб китабын укып, үз иманнарын ныгыта. Ничек итеп? Анда күктә булган әһәмиятле вакыйгалар аңлатыла һәм Аллаһының хакимлеге турындагы иң мөһим бәхәсле сорау ачыклана. Әюб китабын укып, без шулай ук сафлыкны саклау нәрсә ул һәм ни өчен Йәһвә кайчакта үз хезмәтчеләренең газаплануын рөхсәт итә икәнен аңлый алабыз. Өстәвенә, бу китапта Иблис Шайтанның Йәһвә белән кешелекнең төп дошманы икәнлеге ачыклана һәм Әюб кебек камил булмаган кешеләр, авыр сынауларга карамастан, Йәһвәгә тугры булып кала ала икәне күрсәтелә. Әйдәгез, Әюб китабындагы кайбер вакыйгаларны карап чыгыйк.

Шайтан Әюбне сыный

3. Әюб турында безгә нәрсә билгеле, һәм ни өчен Шайтан аңа һөҗүм иткән?

3 Әюб бай, абруйлы һәм әхлакый сыйфатлар белән аерылып торган ыруг башлыгы булган. Күрәсең, аның киңәшләре югары бәяләнгән һәм ул мохтаҗ кешеләргә ярдәм иткән. Әмма иң мөһиме, ул Аллаһыдан куркып яшәгән. Әюб турында ул «намуслы, саф, Аллаһыдан курыккан һәм явызлыктан читтә торган кеше» дип әйтелгән. Әюб бай һәм абруйлы булганга түгел, ә Аллаһыга тугры булганга Шайтан Иблиснең һөҗүменә дучар булган (Әюб 1:1; 29:7—16; 31:1).

4. Сафлык нәрсә ул?

4 Әюб китабының беренче бүлекләрендә фәрештәләрнең күктә Аллаһы алдына җыелуы турында әйтелә. Алар арасында Шайтан да булган. Ул Әюбне яманлаган. (Әюб 1:9, 10 ны укы *.) Шайтан Әюбнең милке турында әйтеп китсә дә, ул аның сафлыгын шик астына куярга тырышкан. «Сафлык» дигән сүз намуслы, керсез, гадел булуны аңлата. Бу сүз Изге Язмаларда кулланылганда кешеләрнең Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәннәрен аңлата.

5. Шайтан Әюбне нәрсәдә гаепләгән?

5 Шайтанның әйтүе буенча, Әюб саф булганга түгел, ә үз файдасын эзләгәнгә Аллаһыга гыйбадәт кыла, һәм Йәһвә аны фатихаласа һәм якласа гына, ул аңа тугры булуын дәвам итәчәк. Шайтанның гаепләвенә җавап бирер өчен, Йәһвә Шайтанга бу тугры кешегә һөҗүм итәргә рөхсәт иткән. Бер көн эчендә Әюб үзенең мал-туарының урланганын яки кырылып беткәнен, хезмәтчеләренең үтерелгәнен, ә ун баласының һәлак булганын белгән (Әюб 1:13 — 19). Шайтан Әюбнең сафлыгын җимерә алганмы? Аллаһы иңдергән Язмалар буенча, Әюб үзенең кичергән бәла-казалары турында болай дигән: «Йәһвә бирде, Йәһвә алды да; Йәһвә исеме мөбарәк булсын!» (Әюб 1:21).

6. a) Фәрештәләр тагын бер тапкыр җыелгач, нәрсә булган? б) Әюбнең сафлыгын шик астына куйганда, Шайтан кемне күздә тоткан?

6 Соңрак фәрештәләр тагын бер тапкыр җыелган. Анда Шайтан: «Тире өчен тире! Үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк. Әмма кулыңны сузчы һәм аның сөяге белән тәненә кагылып карачы — ул синең йөзеңә каһәрләү сүзләре ташламасмы?» — диеп, Әюбне яңадан яманлый башлаган. Игътибар ит, Шайтан: «Үз гомере өчен кеше үзендә булган бар булганын бирәчәк»,— диеп, Әюбнең сафлыгын гына түгел, ә Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәрбер кешенең сафлыгын шик астына куйган. Аннан соң Аллаһы Шайтанга Әюбне авыр чир белән сынарга рөхсәт иткән (Әюб 2:1—8). Әмма Әюбнең сынаулары моның белән бетмәгән.

Әюбнең сынауга карашы

7. Әюбкә аның хатыны һәм дуслары нинди басым ясаган?

7 Башта Әюб кичергән газапларны аның хатыны да кичергән. Балаларын һәм гаилә байлыгын югалтканга күрә, ул, күрәсең, кайгыга баткан. Иренең авыр чирдән интеккәнен күреп, ул җан әрнүеннән газаплангандыр. Ул Әюбкә: «Син һаман да сафлыгыңда нык торасыңмы? Аллаһыны каһәрлә һәм үл!» — дигән. Аннары, янәсе, Әюбне юатыр өчен өч кеше, Элифаз, Вилдад һәм Софар килгән. Чынлыкта исә алар ялгыш фикерләр әйтеп, «мескен юатучылар» булып чыкканнар. Мәсәлән, Вилдад фаразынча, Әюбнең балалары гөнаһ кылганга күрә андый җәзага очраган. Элифазның сүзләрендә Әюб үткәндәге гөнаһлары өчен газаплана дигән фикер яңгыраган. Ул хәтта Аллаһының үз сафлыкларын саклаган кешеләрне кадерләгәнен шик астына алган! (Әюб 2:9, 11; 4:8; 8:4; 16:2; 22:2, 3). Әмма, андый басымга карамастан, Әюб сафлыгын саклаган. Сүз дә юк, ул «үз җанын Аллаһыныкына караганда гаделрәк» дип санап, ялгыш фикер йөрткән (Әюб 32:2). Шулай да ул бар сынауларда Йәһвәгә тугры булып калган.

8. Башкаларга үгет-нәсихәт бирүче кешеләргә Елиуй нинди үрнәк биргән?

8 Аннан соң Әюб янына Елиуй килгән. Башта ул Әюбнең һәм аның өч дустының сүзләрен тыңлаган. Елиуй бу дүрт ир-аттан яшьрәк булса да, ул алардан күпкә акыллырак булган. Ул Әюбне хөрмәт итеп, аңа исеме белән дәшкән. Елиуй Әюбне тугрылыгы өчен мактаган, ләкин аңа ул үзен чиктән тыш аклый дип тә әйткән. Аннары ул Әюбне Аллаһыга тугры хезмәт итү һәрвакыт бүләкләнә икәненә ышандырган. (Әюб 36:1, 11 не укы *.) Башкаларга киңәшләр бирүче кешеләр өчен нинди искиткеч үрнәк! Елиуй сабыр булган, игътибар белән тыңлаган, урынлы булганда мактаган һәм файдалы үгет-нәсихәт биргән (Әюб 32:6; 33:32).

9. Йәһвә Әюбкә ничек ярдәм иткән?

9 Ниһаять, Әюб белән курку-хөрмәт уятучы Шәхес сөйләшә башлаган. «Йәһвә Әюбкә бураннан җавап биргән»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Берничә сорау биреп, Йәһвә йомшак итеп, әмма шул ук вакыт ныклык белән Әюбкә үз фикер йөртүен төзәтергә ярдәм иткән. Әюб: «Мин чүп кенә. [...] Туфракка һәм көлгә утырып тәүбә итәм»,— диеп, үзенең хак булмаганын таныган. Йәһвә, Әюб белән сөйләшкәннән соң, аның өч дустына ачуын белдергән, чөнки алар дөресне сөйләмәгән. Әюб алар хакына дога кылырга тиеш булган. Соңыннан «Әюб үзенең дуслары хакына дога кылгач, Йәһвә аны кол хәленнән кайтарган. Өстәвенә, Йәһвә Әюбкә элеккегә караганда икеләтә күбрәк биргән» (Әюб 38:1; 40:4; 42:6—10).

Без Йәһвәне нык яратабызмы?

10. Ни өчен Йәһвә Шайтанның эшләрен игътибарсыз калдырмаган яки аны юк итмәгән?

10 Йәһвә — Галәмне Барлыкка Китерүче, дөньяның Хакиме. Ни өчен соң ул Иблиснең гаепләү сүзләрен игътибарсыз калдырмаган? Аллаһы, Шайтанның эшләренә әһәмият бирмәсә яки аны юкка чыгарса, күтәрелгән бәхәсле сорауның хәл ителмәячәген белгән. Иблис Йәһвәнең сафлык белән аерылып торган хезмәтчесе Әюб үз милкен югалтса, тугры булып калмаячак дип әйткән. Әюб сынауларда тугры булып калган. Шул чакта Шайтан кеше тән газаплары кичерсә, Аллаһыны калдырачак дигән. Әюб газапланган, ләкин сафлыгын югалтмаган. Шулай итеп, бу камил булмаган тугры кеше белән булган хәл Шайтанның ялганчы икәнлеген исбатлаган. Ә Аллаһының башка хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була?

11. Гайсә Шайтанның ялганчы икәнен ничек исбатлаган?

11 Димәк, Аллаһының һәр хезмәтчесе, Шайтан китергән сынауларга карамастан тугры булып калса, бу мәрхәмәтсез дошманның гаепләүләре нигезсез икәнен исбатлаячак. Гайсә, җиргә килеп, Шайтанның ялганчы икәнен ачык итеп күрсәткән. Гайсә, безнең ата-бабабыз Адәм кебек, камил булган. Ул, үз үлеменә кадәр тугры калып, Шайтанның гаепләүләре ялган икәнен тулысынча исбатлаган (Ачыл. 12:10).

12. Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесенең нинди мөмкинлеге һәм җаваплылыгы бар?

12 Әмма Шайтан Йәһвәнең хезмәтчеләрен сынавын дәвам итә. Безнең һәрберебез, сафлыгын саклап, Йәһвәгә үз файдасын эзләп түгел, ә аны яратканга хезмәт итүен исбатларга мөмкинлеге һәм җаваплыгы бар. Без бу җаваплылыкка ничек карыйбыз? Йәһвәгә тугры булу — безнең өчен зур хөрмәт. Өстәвенә, Йәһвә безгә барысын кичереп чыгарга көч бирә һәм, Әюб очрагындагы кебек, без чыдый алмаслык сынауларны рөхсәт итми. Бу безне юата (1 Көр. 10:13).

Шайтан — дорфа дошман һәм мөртәт

13. Әюб китабы Шайтан турында нинди нечкәлекләрне ачыклый?

13 Еврей Язмаларында Йәһвәне яманлаган һәм кешелекне адаштырган Шайтанның хурлыклы роле җентекләп сурәтләнә. Мәсихче Грек Язмаларыннан Шайтанның Йәһвәгә каршы торуы турында тагы да күбрәк ачыклана. Ачылыш китабында без Йәһвә хакимлегенең аклануы һәм Шайтанның юк ителүе турында укыйбыз. Әюб китабы Шайтанның фетнәчел юлы турында белемнәребезне арттыра. Күктә фәрештәләр җыелганда, Шайтан Йәһвәне данлар өчен түгел, ә явыз һәм начар ният белән килгән. Әюбне яманлап, аны сынарга рөхсәт алганнан соң, «Шайтан Йәһвәне калдырып китеп барган» (Әюб 1:12; 2:7).

14. Шайтанның Әюбкә карашы нинди булган?

14 Шулай итеп, Әюб китабыннан ачыкланганча, Шайтан — кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы. Фәрештәләрнең Әюб 1:6 да һәм Әюб 2:1 дә искә алынган күктәге җыелулары арасында күпмедер вакыт үткән. Ул арада Әюб көчле сынауларга дучар булган. Әюб тугры булганга, Йәһвә Шайтанга болай дип әйтә алган: «Син аны [Әюбне] бер сәбәпсез харап итәргә мине этәрсәң дә, ул әле дә үз сафлыгында нык тора». Ләкин Шайтан үзенең хак булмаганын танымаган, ә Әюбне тагын бер тапкыр каты сынарга теләгән. Шулай итеп, Иблис Әюбне, ул бай булганда да, ярлы калганда да сынаган. Әйе, Шайтан мохтаҗ кешеләрне дә, бәла-каза кичергәннәрне дә бер дә кызганмый. Ул саф кешеләрне нәфрәт итә (Әюб 2:3—5). Әмма Әюбнең тугры булуы Шайтанның ялганчы икәнен күрсәткән.

15. Бүгенге мөртәтләр Шайтанга кайсы яклардан охшаш?

15 Шайтан беренче мөртәт булып киткән. Бүген мөртәтләр Иблискә хас булган сыйфатларны күрсәтә. Аларның акыллары тәнкыйтьчел рух белән агуланганга күрә, алар җыелыштагы кайбер кардәшләрне, мәсихче өлкәннәрне яки Җитәкче советны яманлый. Кайбер мөртәтләр Аллаһы исемен куллануга каршы килә. Алар Йәһвә турында күбрәк белем алырга да, аңа хезмәт итәргә дә теләми. Үз аталары Шайтан кебек, мөртәтләр саф кешеләрнең иманын какшатырга тырыша (Яхъя 8:44). Шуңа күрә Йәһвәнең хезмәтчеләре алар белән аралашудан кача (2 Яхъя 10, 11).

Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән

16. Әюбнең Йәһвәгә карата карашы нинди булган?

16 Әюб Йәһвә исемен кулланган һәм мактаган. Үз балаларының үлеме аркасында тирән борчылган вакытта да, ул Аллаһы турында бер начар сүз әйтмәгән. Әюб балаларының үлемен ялгыш Аллаһыдан күрсә дә, ул Йәһвә исемен данлаган. Әюб үзенең соңгы хикмәтле сүзләренең берсендә: «Менә, Йәһвәдән курку — бу акыллылык, һәм явызлыктан качу — зирәклек»,— дигән (Әюб 28:28).

17. Әюбкә саф булып калырга нәрсә ярдәм иткән?

17 Әюбкә сафлыгын сакларга нәрсә ярдәм иткән? Билгеле, бәла-казалар килгәнче, аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган. Шайтанның Йәһвәне яманлаганы турында Әюб белгәнме, юкмы безгә билгеле түгел. Әмма ул тугры булып калырга тәвәккәл булган. Ул: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм!» — дигән (Әюб 27:5). Әюб Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне ничек үстергән? Һичшиксез, ул Аллаһының Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб, үзенең ерак туганнары, белән үзен ничек тотканы турындагы белемнәрне кадерләгән. Әюб Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтеп, аның нинди Шәхес икәнен аңлаган. (Әюб 12:7, 13 не укы *.)

18. a) Әюб Йәһвәгә тугры булуын ничек күрсәткән? б) Без Әюбнең искиткеч үрнәгенә ничек иярә алабыз?

18 Әюбнең белгәннәре аңарда Йәһвәгә яраклы булырга теләк уяткан. Гаиләдәгеләре Аллаһыга яраклы булмаган эшләр кылганнардыр һәм «Аллаһыны үз йөрәкләрендә хурлаганнардыр» дип, ул һәрвакыт Аллаһыга корбаннар китергән (Әюб 1:5). Авыр сынауларга дучар булганда да, Әюб Йәһвә турында яхшы сүзләр әйткән (Әюб 10:12). Нинди искиткеч үрнәк! Безгә дә Йәһвә хакында һәм аның ниятләре турында регуляр рәвештә төгәл белемнәр алырга кирәк. Безнең яхшы рухи гадәтләребез бар, мәсәлән, Изге Язмаларны өйрәнү, җыелыш очрашуларына йөрү, дога кылу һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү. Өстәвенә, Йәһвәнең исемен игълан итәр өчен, без көчебездән килгәнне эшлибез. Һәм Әюбнең сафлыгы Йәһвәне шатландырган кебек, аның бүгенге хезмәтчеләренең сафлыгы да аның йөрәген сөендерә. Моның турында без киләсе мәкаләдә белербез.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Әюб 1:9, 10: «Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: „Әллә Әюб Аллаһыдан юкка гына куркып яшиме? Син аны, аның йортын һәм аңарда булган бар нәрсәне һәр яктан яклап торасың түгелме? Аның эшләренә син фатиха бирдең, һәм аның көтүләре бөтен җир буенча таралган“».

^ 8 абз. Әюб 36:1, 11: «Елиуй сүзен дәвам итте: „Әгәр алар тыңласа һәм аңа хезмәт итсә, үз көннәрен игелек күреп һәм үз елларын рәхәтлектә яшәп тәмамлаячак“».

^ 17 абз. Әюб 12:7, 13: «Әмма, үтенәм, йорт хайваннарыннан сора, һәм алар сиңа акыл бирәчәк, һәм күктәге кошлардан сора, һәм алар сиңа сөйләячәк. Аңарда акыллылык һәм куәт, аңарда киңәш һәм зирәклек».

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Шайтан Иблис Әюбкә игътибар иткән?

• Әюб нинди сынаулар кичергән һәм аларга ничек караган?

• Безгә, Әюб кебек, сафлыгыбызны сакларга нәрсә ярдәм итәчәк?

• Әюб китабыннан Шайтан турында нәрсә ачыклана?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрация]

Әюб китабыннан Аллаһының хакимлеге турындагы иң мөһим бәхәсле сорау ачыклана

[6 биттәге иллюстрация]

Синең сафлыгың нинди шартларда сыналырга мөмкин?