Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алга китешең ачык күренсен

Алга китешең ачык күренсен

Алга китешең ачык күренсен

«Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла» (1 ТИМ. 4:15).

1, 2. Тимутенең яшьлеге турында без нәрсә беләбез, һәм аңа якынча 20 яшь булганда нинди үзгәреш булган?

РИМ провинциясе Гәләтиядә (хәзерге Төркия җире) Тимуте исемле малай яшәгән. Анда Гайсәнең үлеменнән соң берникадәр вакыт үткәч, берничә җыелыш оештырылган булган. Яшь Тимуте, аның әнисе һәм әбисе бу җыелышларның берсендә ашкынучан мәсихчеләр булып киткән (2 Тим. 1:5; 3:14, 15). Тимутегә, һичшиксез, аның туган якларында мәсихче буларак тормышы шатлык китергән. Әмма аны тагы да күбрәк фатихалар көткән.

2 Аларны Тимуте, рәсүл Паул бу җирләргә икенче мәртәбә килгәч, ала башлаган. Ул вакытта аңа якынча 20 яшь булган. Паул, күрәсең, Лустрада булганда, андагы җыелышларда хезмәт иткән абый кардәшләрнең «Тимуте турында яхшы сүзләр генә сөйләгәннәренә» игътибар иткән (Рәс. 16:2). Тимуте, ахры, яшь булуына карамастан, җитлеккән булган. Паул һәм андагы өлкәннәр советы изге рух җитәкчелеге астында Тимутегә кулларын куеп, аны махсус хезмәткә билгеләгәннәр (1 Тим. 4:14; 2 Тим. 1:6).

3. Тимутегә Аллаһыга хезмәт итәр өчен нинди искиткеч мөмкинлек бирелгән?

3 Рәсүл Паул Тимутене үзенең хезмәт сәяхәтендә юлдаш булырга чакырган (Рәс. 16:3). Бу Тимутене бик гаҗәпләндергән һәм шатландыргандыр! Еллар дәвамында аңа Паул, ә кайвакыт башкалар белән рәсүлләрнең һәм өлкәннәрнең төрле йөкләмәләрен үтәргә туры киләчәк. Паул һәм Тимуте кардәшләргә рухи яктан файда китерүче күчеп йөрү хезмәтен башкарганнар. (Рәсүлләр 16:4, 5 не укы.) Һәм Тимуте үзенең рухи уңышлары белән күп мәсихчеләргә билгеле булып киткән. Тимуте белән ун ел хезмәт иткәннән соң рәсүл Паул филиппуйлыларга болай дип язган: «Сезнең хакта... [Тимуте] кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк. [...] Үзенең ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чөнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте» (Флп. 2:20—22).

4. a) Тимуте нинди җаваплы эш алган? б) Паулның 1 Тимутегә 4:15 тәге сүзләре нинди сораулар тудыра?

4 Филиппуйлыларга хатын язган чагында Паул Тимутегә җаваплы эш — өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне билгеләргә йөкләмә ышанып тапшырган (1 Тим. 3:1; 5:22). Әйе, Тимуте ышанычлы мәсихче күзәтче булып киткән. Шулай да Паул үз хатында Тимутегә «алга китешең һәркемгә ачык күренсен» дип әйткән (1 Тим. 4:15). Әллә Тимутенең алга китеше һәркемгә ачык күренмәгәнме? Паул нәрсә турында әйткән, һәм аның киңәше безгә нинди файда китерә?

Рухи сыйфатларың ачык күренсен

5, 6. Эфес җыелышына рухи яктан нинди куркыныч янаган, һәм Тимуте моңа ничек каршы тора алган?

5 Әйдәгез, 1 Тимутегә 4:15 тәге сүзләрнең контекстын карап чыгыйк. (1 Тимутегә 4:11—16 ны укы.) Бу сүзләрне язганчы, Паул Македуниягә киткән, ә Тимутегә Эфестә калырга кушкан. Ни өчен? Бу шәһәрдәге җыелышта, кайберәүләр ялган тәгълиматлар таратканга, бүленүләр килеп чыккан. Тимуте бу җыелышны рухи яктан якларга тиеш булган. Ничек? Мәсәлән, яхшы үрнәге белән.

6 Паул Тимутегә: «Сөйләмдә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул»,— дип язган. Һәм болай дип өстәгән: «Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла» (1 Тим. 4:12, 15). Бу алга китеш Тимутенең үтәгән вазифаларына түгел, ә рухи сыйфатларына кагылган. Андый рухи уңышка һәр мәсихче омтылырга тиеш.

7. Бар җыелыштагылар нәрсәгә омтылырга тиеш?

7 Бүген дә кардәшләр, Тимуте көннәрендәге кебек, төрле вазифалар үти. Кайберәүләр өлкәннәр я хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт итә. Икенчеләр пионер хезмәтен башлый. Башкалар күчеп йөрү хезмәтен башкара яки Вефильдә я миссионерлар булып хезмәт итә. Өлкәннәр төрле өйрәтү программаларында, мәсәлән конгрессларда чыгышлар ясап, катнаша. Әмма бар мәсихчеләр — ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшьләр — һәркемгә күренерлек рухи уңышларга ирешергә мөмкин (Мат. 5:16). Моңа, Тимуте очрагындагы кебек, җаваплы вазифалар үтәгән мәсихчеләр дә, омтылырга тиеш.

Сөйләмдә үрнәк бул

8. Сөйләмебез гыйбадәт кылуыбызга ничек тәэсир итә?

8 Тимуте сөйләмдә үрнәк күрсәтергә тиеш булган. Без бу яктан уңышларга ничек ирешә алабыз? Сөйләмебез безнең турыда күпне ачыклый. Гайсә: «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дигән (Мат. 12:34). Гайсәнең бер анадан туган энесе Ягъкуб та сөйләмебезнең гыйбадәт кылуыбызга тәэсир итә алганын таныган. Ул болай дип язган: «Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның диндарлыгы бернигә тормый» (Ягък. 1:26).

9. Сөйләмебез кайсы яклардан үрнәк алырлык булырга тиеш?

9 Сөйләмебез башкаларга безнең рухи яктан никадәр үскәнебезне ачыклый ала. Җитлеккән мәсихчеләр башкаларның дәрәҗәсен төшерүче, тәнкыйтьләүче, начар я зыянлы нәрсәләр турында түгел, ә файдалы, юатучы һәм көч бирүче нәрсәләр турында сөйли (Гыйб. сүз. 12:18; Эфес. 4:29; 1 Тим. 6:3—5, 20). Безнең башкалар белән әхлакый карашларыбыз турында сөйләшергә һәм Аллаһының югары нормаларын якларга әзер булуыбыз Аллаһыга бирелгән булуыбызны күрсәтә (Рим. 1:15, 16). Эчкерсез кешеләр телебезне ничек кулланганыбызны һичшиксез күрәчәк һәм, бәлкем, безнең үрнәгебезгә иярерләр (Флп. 4:8, 9).

Үз-үзеңне тотышыңда һәм сафлыкта үрнәк бул

10. Ни өчен рухи уңышлар ясар өчен эчкерсез иман мөһим?

10 Мәсихчегә, яхшы үрнәк булыр өчен, файдалы сөйләм генә җитми. Яхшы эшләр башкармыйча, яхшы нәрсәләр турында сөйләү икейөзлелеккә китерә. Паул фарисейләрнең икейөзлелеген һәм моның зыянлы нәтиҗәләрен яхшы белгән. Ул Тимутегә алдамаска һәм монафикъ булмаска кушкан (1 Тим. 1:5; 4:1, 2). Ләкин Тимуте андый булмаган. Паул үзенең Тимутегә язган икенче хатында: «Эчкерсез иманың турында искә төшерәм»,— дигән (2 Тим. 1:5). Шулай да Тимутегә, мәсихче буларак, эчкерсез булуын башкаларга күрсәтергә һәм үз-үзен тотышында үрнәк күрсәтергә кирәк булган.

11. Паул Тимутегә байлык турында нәрсә язган?

11 Паул Тимутегә язган ике хатында тәртип турында берничә киңәш биргән. Мәсәлән, Тимуте байлык артыннан куып яшәмәс өчен, сак булырга тиеш булган. Паул болай дип язган: «Бар явызлыкларның башлангычы — акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» (1 Тим. 6:10). Акчага хирыслык кешенең рухи яктан ярлы булуын күрсәтә. Ә «ризык һәм кием-салымга» ия булып, гади тормыш белән канәгатьләнеп яшәгән мәсихчеләр рухи яктан үсешләре булганын күрсәтә (1 Тим. 6:6—8; Флп. 4:11—13).

12. Алга китешебез шәхси тормышыбызда ничек һәркемгә күренәчәк?

12 Паул Тимутегә мәсихче хатыннарның үзләрен «тыйнак киемдә оялчанлык һәм әхлаклылык белән» бизәвенең никадәр мөһим икәнен әйткән (1 Тим. 2:9, 10). Кием һәм тышкы күренешләре, шулай ук тормышларының башка яклары, белән бәйле сорауларны оялчанлык һәм әхлаклылык белән хәл иткән апа-кардәшләр бик яхшы үрнәк күрсәтә (1 Тим. 3:11). Бу принцип абый-кардәшләргә дә кулланырлык. Паул күзәтчеләрне «тотнаклы, төпле, әдәпле» булырга өндәгән (1 Тим. 3:2). Көндәлек эшләребездә андый сыйфатлар күрсәтсәк, алга китешебез һәркемгә күренәчәк.

13. Без, Тимуте кебек, сафлыкта ничек үрнәк була алабыз?

13 Тимутегә сафлыкта да үрнәк күрсәтергә кирәк булган. Паул сафлык сүзен кулланып, тормышның махсус бер ягы, җенси тәртип, турында әйткән. Тимуте үзен аеруча хатын-кызлар белән тел тидермәслек итеп тотарга тиеш булган. Аңа «өлкән хатыннарны, анасын үгетләгән кебек, яшь хатыннарны, бар сафлык белән кыз кардәшләрен үгетләгән кебек үгетләргә» кирәк булган (1 Тим. 4:12; 5:2). Хәтта яшерен булып тоелган әхлаксыз эшләр дә Аллаһыга билгеле, һәм ахыр чиктә алар имандашларга да билгеле булачак. Шул ук рәвештә мәсихченең игелекле эшләрен дә яшереп булмый (1 Тим. 5:24, 25). Бар җыелыштагылар тәртиптә һәм сафлыкта алга китешләрен һәркемгә ачык күренерлек итә ала.

Мәхәббәт һәм иман мөһим

14. Бер-беребезне яратырга кирәк икәненә Изге Язмаларда ничек басым ясала?

14 Чын мәсихчеләрнең иң мөһим үзенчәлеге — бу мәхәббәт. Гайсә үз шәкертләренә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән (Яхъя 13:35). Андый мәхәббәтне ничек күрсәтергә? Аллаһы Сүзендә «бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтегез, «бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз... бер-берегезне кичерегез» диелә (Эфес. 4:2, 32; Евр. 13:1, 2). «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез»,— дип язган рәсүл Паул (Рим. 12:10).

15. Ни өчен мәхәббәт бар мәсихчеләр өчен, аеруча күзәтчеләр өчен, мөһим?

15 Тимуте үзен имандашлары белән тупас я начар тотса, бу аның өйрәтүче һәм күзәтче буларак башкарган яхшы эшләрен юкка чыгарыр иде. (1 Көринтлеләргә 13:1—3 не укы.) Ә аның үз кардәшләренә эчкерсез бирелеп, аларга күрсәткән кунакчыллыгы һәм алар хакына башкарган игелекле эшләре, һичшиксез, аның рухи яктан алга китешен күрсәткән. Рәсүл Паул Тимутегә язган хатында ул үрнәк күрсәтергә тиеш сыйфатларны әйтеп киткән, һәм алар арасында мәхәббәтнең булуы урынлы.

16. Ни өчен Тимутегә нык иман кирәк булган?

16 Эфеста булганда Тимутенең иманы сыналган. Кайберәүләр мәсихче тәгълиматларга каршы килгән карашлар тараткан. Башкалар «риваятьләр» белән мавыккан я җыелышның рухи яктан үсүенә бер дә ярдәм итмәгән тикшерүләргә вакыт сарыф иткән. (1 Тимутегә 1:3, 4 не укы.) Паул андый кешеләр турында алар «тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәслек белән агуланган» дип әйткән (1 Тим. 6:3, 4). Тимуте җыелышка үтеп кергән зыянлы карашларны тикшереп, үз-үзен куркыныч астына куя алганмы? Юк, чөнки Паул аны «иман көрәшен каһарманнарча алып барырга» һәм «дөньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә торырга» өндәгән (1 Тим. 6:12, 20, 21). Тимуте Паулның акыллы киңәшен тоткан, моңа шикләнмәскә була (1 Көр. 10:12).

17. Иманыбыз бүген ничек сыналырга мөмкин?

17 Шунсы игътибарга лаек: Паул Тимутегә «соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр» дип әйткән (1 Тим. 4:1). Бар җыелыштагылар, шул исәптән җаваплы кардәшләр дә, Тимуте кебек, нык, какшамас иманлы булырга тиеш булган. Мөртәтлеккә каршы нык торып, аны тәвәккәллек белән кире каксак, без алга китешебезне ачык итәбез һәм иманда үрнәк алырлык була алабыз.

Алга китешең һәркемгә ачык күренсен

18, 19. a) Алга китешебез ничек һәркемгә ачык була ала? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Шулай итеп, чын мәсихченең рухи уңышлары аның тышкы күренешенә, сәләтләренә я үтәгән вазифаларына бәйле түгел. Һәм бу аның җыелышта күпме хезмәт иткәненә дә бәйле булмаска мөмкин. Чын рухи алга китеш Йәһвәгә уйларда, сөйләмдә, тәртиптә буйсынсак, ачык күренәчәк (Рим. 16:19). Без бер-беребезне яратырга һәм нык иман үстерергә дигән әмерне үтәргә тиеш. Әйе, Паулның Тимутегә язган сүзләре турында уйланыйк, һәм алга китешебез һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльләник.

19 Безнең рухи уңышларыбызны һәм мәсихче буларак җитлеккән булуыбызны күрсәтүче тагын бер сыйфат — бу шатлык, Аллаһының изге рухы җимешенең өлеше (Гәл. 5:22, 23). Авыр чакларда ничек шатлыклы булырга? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Сөйләмебез безнең турыда нәрсә ачыклый?

• Алга китешебез үз-үзебезне тотышыбызда һәм сафлыкта ничек күренә?

• Ни өчен мәсихчеләр мәхәббәттә һәм иманда үрнәк булырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге иллюстрация]

Тимуте, яшь булуына карамастан, рухи яктан җитлеккән булган

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Алга китешең һәркемгә ачык күренәме?

• Ни өчен мәсихчеләр мәхәббәттә һәм иманда үрнәк булырга тиеш?