Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә идарәсе акланган!

Йәһвә идарәсе акланган!

Йәһвә идарәсе акланган!

«Аллаһы Тәгалә кеше патшалыгы өстеннән Хаким» (ДАН. 4:17).

1, 2. Ни өчен кешелек идарәсе уңышсыз?

КЕШЕЛӘР идарәсе уңышсыз булып чыккан! Моңа бернинди шик юк. Моның төп сәбәбе — кешеләрнең уңышлы идарә итәргә акыллылыгы юк. Кешеләр идарәсенең уңышсыз икәне аеруча бүген ап-ачык: күп идарәчеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы, хурлаучан, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез һәм яхшылыкны дошман күрә, алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер (2 Тим. 3:2—4).

2 Күп еллар элек безнең беренче ата-анабыз Аллаһы хакимлеген кире каккан. Алай эшләп алар, бәлкем, бәйсез булырлар дип уйлагандыр. Чынлыкта исә алар Шайтаның хакимлегенә буйсынган. Кешеләр алты мең ел «бу дөньяның мирзасы» Шайтанның көчле тәэсире астында идарә итә. Бу дөрес булмаган идарә кешелек җәмгыятен аның бүгенге, иң аяныч, хәленә китергән (Яхъя 12:31). Кешелекнең бүгенге хәле турында бер китапның авторлары «камил дөньяны эзләү» файдасыз дип әйтә һәм моны болай дип аңлата: «Аны табып булмый һәм хәтта аны ясарга тырышу бәла-казаларга, тоталитаризмга һәм сугышларның иң коточкыч төрләренә китерә» («The Oxford History of the Twentieth Century»). Бу сүзләр кеше идарәсенең уңышсыз икәнен ачык итеп күрсәтә!

3. Адәм һәм Хаува гөнаһ кылмаса, Аллаһы җир белән ничек җитәкчелек итәр иде?

3 Кызганыч, безнең беренче ата-анабыз бердәнбер дөрес идарәне — Аллаһы идарәсен кире каккан. Адәм белән Хаува Йәһвәгә тугры булып калсалар, ул җир белән ничек җитәкчелек итәр иде? Без моны төгәл белмибез. Әмма без бер дә шикләнмибез, бар кешелек таныган Аллаһы идарәсенең үзенчәлекләре — ярату һәм кешеләрне аермау булыр иде (Рәс. 10:34; 1 Яхъя 4:8). Аллаһының чиксез акыллылыгын исәпкә алсак, без шуңа да ышана алабыз: кешелек Йәһвәнең идарәсе астында калган булса, кеше идарәсен яклаучылар ясаган бар хаталардан сакланып булыр иде. Аллаһы идарәсе, теократия, «һәрбер җанны дәүләт белән тукландырып», уңышлы булыр иде (Мәд. 144:16). Кыскасы шул, бу камил идарә булыр иде (Кан. 32:4). Аяныч, кешеләр аны кире каккан!

4. Шайтанга ни дәрәҗәдә идарә итәргә рөхсәт ителгән?

4 Йәһвә кешеләргә үзләре белән идарә итәргә рөхсәт итсә дә, ул үзенең иҗади эшләре белән идарә итү хокукыннан бер дә баш тартмаган. Моны истә тоту яхшы булыр иде. Хәтта көчле Бабыл патшасы да «Аллаһы Тәгаләнең кеше патшалыгы өстеннән Хаким» булганын ахыр чиктә танырга мәҗбүр булган (Дан. 4:17). Нәтиҗәдә, Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең ихтыярын үтәячәк (Мат. 6:10). Йәһвә Шайтанга, аның күтәргән сорауларына ышандырырлык җавап бирелсен өчен, кыска вакытка «бу гасырның илаһы» булырга юл куйган (2 Көр. 4:4; 1 Яхъя 5:19). Шулай да, Шайтан Йәһвә рөхсәт иткәннән тыш бернәрсә эшли алмаган. (2 Елъ. 20:6; Әюб 1:11, 12; 2:3—6 ны чагыштыр.) Һәм кешеләр Аллаһының бөек Дошманы идарә иткән дөньяда яшәсәләр дә, һәрвакыт Аллаһыга буйсынырга теләүчеләр булган.

Аллаһының Исраил өстеннән идарәсе

5. Исраил халкы Аллаһыга нинди вәгъдә биргән?

5 Һабил көннәреннән башлап, Исраил халкы барлыкка килгәнчегә кадәр, күп кенә тугры кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм аның әмерләрен үтәгән (Евр. 11:4—22). Муса көннәрендә Йәһвә ыруг башлыгы Ягъкубның нәселе белән килешү төзегән, һәм алар Исраил халкы булып киткән. Б. э. к. 1513 елны исраиллеләр: «Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез»,— диеп, үзләре һәм токымнары Йәһвәгә, Хаким буларак, буйсыначак дип ант иткән (Чыг. 19:8).

6, 7. Аллаһының Исраил өстеннән идарә итүенең нинди үзенчәлекләре булган?

6 Йәһвә билгеле ният белән исраиллеләрне үз халкы итеп сайлаган. (Канун 7:7, 8 не укы.) Бу ният исраиллеләрнең иминлеге белән генә чикләнмәгән. Ул Аллаһы исеменә һәм хакимлегенә дә кагылган, ә бу күпкә мөһимрәк булган. Исраил Йәһвәнең бердәнбер Аллаһы икәненә шаһит булып хезмәт итәргә тиеш булган (Ишаг. 43:10; 44:6—8). Шуңа күрә Йәһвә бу халыкка болай дигән: «Сез Раббы Аллаһыгыз өчен изге халык, Раббы җир йөзендә яшәүче барлык халыклар арасыннан Үз халкы итәр өчен сезне сайлап алды» (Кан. 14:2).

7 Аллаһы Исраил белән җитәкчелек иткәндә аларның камилсезлеген исәпкә алган. Шул ук вакытта аның кануннары камил булган һәм аларны Бирүченең сыйфатларын чагылдырган. Йәһвәнең Муса аша бирелгән әмерләре ачык итеп Аллаһының изгелеген, гаделлекне яратканын, аның кичерергә әзер булуын һәм сабырлыгын күрсәткән. Соңрак, Ешуа һәм аның замандашлары көннәрендә бу халык Йәһвә әмерләренә буйсынган вә рухи фатихалар алып, тынычлыкта шатланып яшәгән (Ешуа 24:21, 22, 31). Исраил тарихының бу чоры Йәһвә идарәсенең уңышлы булуын күрсәткән.

Кеше идарәсе кыйбатка төшә

8, 9. Исраил нинди акылсыз теләк белдергән, һәм бу нәрсәгә китергән?

8 Әмма исраиллеләр еш кына, Аллаһы идарәсен кире какканда, аның яклавын югалткан. Ахыр чиктә алар Шамуил пәйгамбәр аша, үзләре өстеннән патша куярга сораган. Йәһвә Шамуилга аларның теләкләрен канәгатьләндерергә кушкан. Әмма Йәһвә болай дигән: «Алар сине түгел, ә мине, үзләре өстеннән патша булмавымны теләп, кире какты» (1 Пат. 8:7). Йәһвә исраиллеләргә патша куярга рөхсәт итсә дә, ул аларга моның кыйбатка төшәчәген әйткән. (1 Патшалык 8:9, 18 укы *.)

9 Тарих Йәһвәнең кисәтүе дөрес булып чыкканын раслаган. Патшаларның идарә итүе, аеруча алар Аллаһыга тугры булмаганда, җитди проблемаларга китергән. Моны истә тотсак, Йәһвәне белмәгән кешеләрнең гасырлар дәвамында идарә итүе яхшы дәвамлы нәтиҗәләргә китермәгәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Сүз дә юк, кайбер политиклар Аллаһының тынычлык белән иминлек урнаштырыр өчен куйган тырышлыкларын фатихалавын сорый. Ләкин Аллаһы үз хакимлегенә буйсынмаган кешеләрне ничек фатихаласын инде? (Мәд. 2:10—12).

Аллаһы идарәсендәге яңа халык

10. Ни өчен Аллаһы Исраил урынына башка халык сайлаган?

10 Исраил халкы Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә теләмәгән. Ахыр чиктә алар Аллаһы билгеләгән Мәсихне кире каккан, ә Йәһвә аларны кире кагып, алар урынына яңа халык булдырырга ниятләгән. Шулай итеп б. э. 33 елында Йәһвәнең майланган хезмәтчеләреннән торган мәсихче җыелыш барлыкка килгән. Бу җыелыш, асылда, Йәһвәнең хакимлеге астындагы яңа халык булган. Паул аны «Аллаһының Исраиле» дип атаган (Гәл. 6:16, искәрмә).

11, 12. Җитәкчелек турында әйткәндә, Исраил һәм «Аллаһы Исраиленең» нинди уртак яклары бар?

11 Исраил халкы һәм «Аллаһының Исраиле» арасында уртак һәм аермалы яклар бар. Борынгы Исраилдән аермалы буларак, мәсихче җыелышта патша юк һәм мәсихчеләргә гөнаһлары өчен, хайваннарны корбанга китерергә кирәк түгел. Аларның бер уртак ягы: Исраидә өлкәннәр булган һәм мәсихче җыелышта да өлкәннәр бар (Чыг. 19:3—8). Андый мәсихче өлкәннәр җыелыш белән идарә итми, ә аны кайгыртучан көтүчеләр кебек көтәләр һәм мәсихче эшләрдә теләп үз өсләренә җитәкчелекне алалар. Алар җыелыштагы һәр кеше белән, абруйларын төшермичә, хөрмәт белән мөгамәлә итә (2 Көр. 1:24; 1 Пет. 5:2, 3).

12 Аллаһының Исраил белән үзен тотуы турында уйланганда, «Аллаһы Исраиленең» әгъзалары һәм аларның «башка сарыклардан» булган юлдашлары Йәһвәгә тагы да рәхмәтлерәк була һәм аның идарә итү рәвешен күбрәк кадерли башлый (Яхъя 10:16). Тарих күрсәткәнчә, Исраилдәге идарәчеләр үз гражданнарына я яхшы я начар йогынты ясаган. Бу фикер мәсихчеләр арасында үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләргә шуны исләренә төшереп тора: алар, борынгы патшалар сыман идарә итмәсәләр дә, иманда һәрвакыт яхшы үрнәк булырга тиеш (Евр. 13:7).

Йәһвә бүген ничек идарә итә?

13. 1914 елны нинди мөһим вакыйга булган?

13 Бүген мәсихчеләр кешеләрнең кешелек өстеннән идарә итүе үз ахырына якынлаша икәне турында игълан итә. 1914 елны Йәһвә күктә үзенең Патшалыгын урнаштырган һәм аның Патшасы итеп Гайсә Мәсихне билгеләгән. Шул вакытта ул Гайсәгә «җиңүче булып, җиңү өчен чыгарга» хакимлек биргән (Ачыл. 6:2). Яңа гына тәхеткә утырган Патшага: «Дошманнарың арасында баш булып тор»,— дип әйтелгән булган (Мәд. 109:2). Кызганыч, ләкин халыклар Йәһвәнең идарәсенә буйсынмауларын дәвам итәләр. Алар үзләрен «Алла юк» шикелле тота (Мәд. 13:1).

14, 15. a) Аллаһы Патшалыгы бүген безнең белән ничек идарә итә, һәм шуңа күрә нинди сораулар туа? б) Аллаһы идарәсенең өстен икәне ничек бүген үк күренә?

14 «Аллаһы Исраиленең» күпмедер саны әле җирдә яши, һәм алар Гайсәнең кардәшләре буларак «Мәсихнең вәкилләре» булып эш итүләрен дәвам итә (2 Көр. 5:20). Алар ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы итеп билгеләнгән. Һәм майланган кардәшләр вә сан ягыннан арта барган җирдә яшәргә өметләнгән миллионлаган мәсихчеләр турында кайгырта һәм рухи ризык белән тәэмин итә (Мат. 24:45—47; Ачыл. 7:9—15). Йәһвәнең бу төзелешне хуплаганы хак гыйбадәт кылучыларның бүген алган фатихаларыннан күренә.

15 Безнең һәрберебез үзеннән болай дип сорарга тиеш: «Мин Аллаһы хезмәтчесе буларак җаваплылыгымны тулысынча аңлыйммы? Йәһвәнең идарәсенә тиешле рәвештә булышлык күрсәтәмме? Йәһвә Патшалыгының гражданы булуым белән горурланаммы? Мин башкаларга хәлемнән килгәнчә Аллаһының Патшалыгы хакында сөйләвемне дәвам итәргә тәвәккәлме?» Төркем буларак, без Җитәкче совет биргән җитәкчелеккә теләп буйсынабыз һәм җыелыштагы билгеләнгән өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәбез. Шулай итеп, без Аллаһы идарәсен кабул иткәнебезне күрсәтәбез. (Еврейләргә 13:17 не укы.) Безнең теләп буйсынуыбыз безне бөтен дөнья буенча бу бүленгән дөньяда берләштерә. Андый бердәмлекнең тиңе юк. Ул шулай ук тынычлыкка китерә һәм гадел эш итәргә булыша вә Йәһвәнең идарәсе иң яхшы икәнен күрсәтеп, аны данлый.

Йәһвәнең идарәсе җиңеп чыга

16. Бүген һәрбер кеше нинди сайлау ясарга тиеш?

16 Гадәндә күтәрелгән бәхәсле сораулар чишеләчәк вакыт тиз якынлашып килә. Шунлыктан һәр кеше бүген Йәһвә хакимлеген кабул итәргәме я кешеләр идарәсе ягында булыргамы дигән сайлау ясарга тиеш. Юашларга дөрес карарга килергә ярдәм итү — безнең өчен хөрмәт. Тиздән Һармагедунда Йәһвәнең идарәсе Шайтан тәэсире астындагы кешеләр хөкүмәтләрен тулысынча алыштырачак (Дан. 2:44; Ачыл. 16:16). Кешеләрнең идарә итүе юкка чыгачак, һәм Аллаһы Патшалыгы бөтен җир өстеннән хакимлек итәчәк. Йәһвәнең идарәсе тулысынча акланачак. (Ачылыш 21:3—5 не укы.)

17. Идарә итү турында әйткәндә, юаш кешеләргә дөрес карарга килергә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Йәһвә ягында әле нык тормаган кешеләр Аллаһы идарәсе кешелеккә китерәчәк фатихалар турында дога кылып уйланырга тиеш. Кешелек идарәсе җинаятьчелек, шул исәптән терроризм проблемаларын чишә алмаган. Аллаһы идарәсе исә җир йөзеннән бөтен яманлык эшләүчеләрне юк итәчәк (Мәд. 36:1, 2, 9). Кешеләрнең идарә итүе бертуктаусыз сугышларга китергән, ә Аллаһы идарәсе «җир читеннән барлык сугышларны туктатачак» (Мәд. 45:10). Аллаһы хәтта кешеләр белән хайваннар арасында яңадан тынычлык урнаштырачак! (Ишаг. 11:6—9). Ярлылык һәм ачлык һәрвакыт кешелек идарәсенең үзенчәлекләре булган, ләкин Аллаһы хакимлеге аларны юкка чыгарачак (Ишаг. 65:21). Кешеләр хәтта изге ниятләрдән чыгып та, чир белән үлемне юк итә алмаган, ләкин Аллаһы хакимлеге астында картлар һәм авырулар яңадан яшьлек көннәрендәге куәтләренә кайтып, шатланып яшәячәк (Әюб 33:25; Ишаг. 35:5, 6). Чыннан да, җир яңадан оҗмах булачак, һәм анда үлеләр дә терелтеләчәк (Лүк 23:43; Рәс. 24:15).

18. Аллаһының хакимлеге иң яхшысы икәненә ышанганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

18 Әйе, Аллаһының идарәсе Шайтан китергән бар зыянны юк итәчәк. Уйлап кара, Шайтан безнең беренче ата-анабызны үзләренең Барлыкка Китерүчесен кире кагарга этәреп, инде якынча 6 000 ел дәвамында зарар китерә, ә Аллаһы Мәсих аша бар бу зыянны 1 000 ел эчендә бетерәчәк! Бу Аллаһы хакимлегенең күпкә өстен булуын тәмам дәлилли. Аллаһыбызның Шаһитләре буларак без аны үз Хакимебез итеп таныйбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, тормышыбызның һәр көнендә һәм хәтта һәр сәгатендә дә, Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар һәм Патшалыкның гражданнары икәнебезне, аның Шаһитләре булуыбызга горурланып яшәгәнебезне күрсәтик. Һәм безне тыңларга теләгән һәркемгә Йәһвәнең идарәсе иң яхшысы икәнен сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланыйк.

[Искәрмә]

^ 8 абз. 1 Патшалык 8:9, 18: «Аларны тыңла, ләкин аларны катгый кисәтеп куй һәм алар белән идарә итәчәк патшаның хокукларын сөйләп бир. Ул чакта сез үзегезгә сайлаган патша аркасында кычкырып еларсыз, ләкин Йәһвә ул көнне сезгә җавап бирмәячәк».

Без Аллаһының идарә итүе турында бу шигырьләрдән нәрсә белдек?

Канун 7:7, 8

1 Патшалык 8:9 —18

Еврейләргә 13:17

Ачылыш 21:3—5

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә һәрвакыт үз хакимлеген саклаган

[31 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең хакимлегенә теләп буйсыну халыкара бердәмлеккә китерә