Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Абый-кардәшләр, вазифалар алырга омтылыгыз!

Абый-кардәшләр, вазифалар алырга омтылыгыз!

Абый-кардәшләр, вазифалар алырга омтылыгыз!

«Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр» (ГӘЛ. 6:8).

1, 2. Маттай 9:37, 38 дәге сүзләрнең үтәлүе җыелышларда нинди ихтыяҗ тудыра?

СИН үз күзләрең белән мәңге онытылмаслык вакыйгаларны күрәсең! Хәзер Гайсә Мәсих алдан әйткән эшнең иң кызу чагы. «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз,— дигән ул.— Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» (Мат. 9:37, 38). Йәһвә Аллаһы андый догаларга искиткеч итеп җавап бирә. 2009 хезмәт елында Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньядагы җыелышлар саны 2 031 гә артып, 105 298 булып киткән. Көн саен уртача 757 кеше суга чумдырылу үткән!

2 Шунлыктан җыелышларда өйрәтү һәм көтүче вазифасын үтәр өчен, үз өстенә җаваплылык алырга яраклы кардәшләр бик кирәк (Эфес. 4:11). Күп еллар дәвамында Йәһвә үз сарыклары турында кайгыртыр өчен, яраклы ир-атларны сайлаган, һәм без аның алай эшләвен дәвам итәчәгенә бер дә шикләнмибез. Михей 5:5 тәге пәйгамбәрлек соңгы көннәр дәвамында Йәһвәнең халкы арасында «җиде көтүче» һәм «сигез мирзаның», ягъни үз өстенә җитәкчелек алучы күп сәләтле ир-атларның, булачагына ышандыра.

3. «Рухка чәчү» нәрсә аңлата?

3 Син суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, җыелышта хөрмәтле вазифалар алырга телисеңме? Бу теләкне үстерергә сиңа нәрсә ярдәм итә ала? Моның өчен иң мөһиме сиңа «Рухка чәчүче» булырга кирәк (Гәл. 6:8). Бу Аллаһының изге рухына синең тормышыңа тәэсир итәргә мөмкинлек бирү дигәнне аңлата. «Кешелек табигатенә чәчүче» булмаска тәвәккәл бул. Уңайлы тормышка, күбрәк ял итәргә һәм күңел ачарга омтылу Аллаһыга ашкынып хезмәт итү теләгеңне киметмәсен. Бар мәсихчеләр дә рухка чәчүче булырга тиеш, һәм вакыт узу белән абый-кардәшләр җыелышта җаваплы вазифалар алырга яраклы була ала. Бүген хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр бик кирәк булганга, бу мәкалә аеруча мәсихче ир-атларга кагыла. Шуңа күрә, абый-кардәшләр, без сезне дога кылып, бу мәкаләне карап чыгарга өндибез.

Игелекле эшкә омтыл

4, 5. a) Абый-кардәшләр җыелышта нинди вазифалар алырга чакырыла? б) Моңа ничек ирешергә?

4 Мәсихче ир-ат тырышлыклар куймыйча күзәтче булып китә алмый. Ул бу «игелекле эшкә» омтылырга тиеш (1 Тим. 3:1). Бу имандашлар турында эчкерсез кайгыртып, аларга хезмәт итүне аңлата. (Ишагыйя 32:1, 2 не укы *.) Җаваплы вазифалар алырга яхшы ниятләрдән омтылган ир-ат шөһрәт яратучан түгел, ә башкаларга файда китерергә риясыз теләк белән тулы.

5 Абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче һәм күзәтче булырга омтылса, Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә тырышырга тиеш (1 Тим. 3:1—10, 12, 13; Тит. 1:5—9). Син абый-кардәш буларак үзеңнән болай дип сора: «Мин вәгазь эшендә ашкынып катнашаммы һәм башкаларга бу яктан булышаммы? Мин имандашларымның иминлеге турында эчкерсез кызыксынып, аларны дәртләндерәмме? Мине Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнүче буларак беләләрме? Үз комментарийларымны яхшыртырга тырышаммы? Өлкәннәр ышанып тапшырган йөкләмәләрне җиренә җиткереп үтимме?» (2 Тим. 4:5). Андый сорауларны җитди итеп карап чыгарга кирәк.

6. Җыелыштагы вазифаларны үтәргә яраклы булыр өчен, иң мөһиме нәрсә?

6 Җыелыштагы вазифаларны үтәргә яраклы булыр өчен, шулай ук Аллаһы «Рухы аркылы эчке яктан... ныгырга» кирәк (Эфес. 3:16). Җыелышта хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып китү берәр урынга сайланган булуны аңлатмый. Андый вазифалар рухи яктан җитлеккән кешегә генә бирелә. Рухи яктан ничек үсеп була? Моның өчен рух буенча яшәргә һәм рух җимешен үстерергә кирәк (Гәл. 5:16, 22, 23). Син өстәмә вазифаларны үтәр өчен кирәкле рухи сыйфатлар күрсәтсәң, һәм бу яктан яхшырыр өчен бирелгән киңәшләрне куллансаң, «алга китешең һәркемгә ачык күренәчәк» (1 Тим. 4:15).

Фидакарьлек рухы кирәк

7. Башкаларга хезмәт итү үз эченә нәрсә ала?

7 Башкаларга хезмәт итү тырышып эшләүне һәм фидакарьлек рухын таләп итә. Мәсихче күзәтчеләр рухи көтүчеләр булганга, көтүнең авырлыклары аларны бик борчый. Көтүче эше җаваплылыгы рәсүл Паулга ничек тәэсир иткәненә игътибар итик. Ул Көринттәге имандашларына болай дигән: «Сезне көендерү өчен түгел, бәлки сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен, олы хәсрәт һәм йөрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны» (2 Көр. 2:4). Паулның үз эшен күңелен биреп башкарганы күренеп тора.

8, 9. Изге Язмалардан башкалар турында кайгырткан кешеләрнең мисалларын китерегез.

8 Йәһвәнең хезмәтчеләре хакына тырышып эшләгән ир-атлар һәрвакыт фидакарьлек рухы белән аерылып торган. Мәсәлән, Нухның өйдәгеләренә: «Көймәне төзеп бетергәч, миңа әйтерсез, мин дә сезгә кушылырмын»,— дип әйткәнен күз алдына да китерү авырдыр. Муса Мисырдагы исраиллеләргә: «Мин сезне Кызыл диңгез буенда көтәрмен. Анда килү юлын үзегез табарсыз инде»,— димәгән. Ешуа да: «Әрихә диварлары җимерелгәч, миңа хәбәр итәрсез әле»,— дип әйтмәгән. Ә Ишагыйя: «Менә ул! Җибәр аны»,— диеп, башка кешегә күрсәтмәгән (Ишаг. 6:8).

9 Безнең иң яхшы үрнәгебез — Аллаһы рухына үзенә тәэсир итәргә юл куйган Гайсә Мәсих. Ул кешелекне Йолып алучы булу йөкләмәсен теләп кабул иткән (Яхъя 3:16). Гайсәнең фидакарь яратуы безне дә фидакарь булырга әллә дәртләндерергә тиеш түгелме? Аллаһы көтүенә булган хисләре турында тәҗрибәле бер өлкән болай дигән: «Гайсәнең Петергә „минем сарыкларыма көтүче бул“ дигән сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Еллар дәвамында мин берничә җылы сүзнең яки берәр игелекле эшнең башка кешенең рухын күтәрә ала икәнен күп тапкырлар күрдем. Көтүче вазифасы миңа бик ошый» (Яхъя 21:16).

10. Абый-кардәшне Гайсәнең үрнәгенә иярергә нәрсә дәртләндерә ала?

10 Аллаһы көтүе турында әйткәндә, абый-кардәшләр һичшиксез Гайсәнең карашын чагылдырырга тели. «Мин сезгә тынычлык бирермен»,— дигән ул (Мат. 11:28). Аллаһыга иман итү һәм җыелышны ярату мәсихче ир-атларны игелекле эшкә омтылырга дәртләндерә, һәм алар бу бик авыр йөк я бик күпне таләп итә дип уйламый. Әмма абый-кардәшнең андый вазифалар алырга омтыласы килмәсә, нишләргә? Аңа җыелышка хезмәт итү теләген ничек үстерергә?

Хезмәт итү теләгеңне үстер

11. Башкаларга хезмәт итү теләген ничек үстерергә?

11 Син җыелыштагы вазифаларны үти алмам дип куркып, моңа омтылмасаң, изге рухны сорап, дога кыл (Лүк 11:13). Йәһвәнең рухы бу яктан булган бар борчылуларыңны җиңәргә ярдәм итәчәк. Үзенә хезмәт итү теләген кешенең күңеленә Аллаһы үзе салганга, абый-кардәшне вазифалар алырга Йәһвәнең рухы дәртләндерә, ә аннары изге хезмәтне башкарырга көч бирә (Флп. 2:13; 4:13). Шунлыктан, үзеңдә вазифалар алу теләге үстерсен дип, Йәһвәгә дога кылу урынлы. (Мәдхия 24:4, 5 не укы.)

12. Үзенә ышанып тапшырылган вазифаларны үтәр өчен кирәкле акыллылыкны кеше ничек алырга мөмкин?

12 Аллаһы көтүе турында кайгырту авыр һәм катлаулы булып күренгәнгә, абый-кардәш җыелышта вазифалар алырга омтылмаска мөмкин. Яки аның аларны үтәр өчен үзендә кирәкле зирәклеге юк дип уйлавы бар. Ул чакта аңа, бәлкем, Аллаһы Сүзен һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны тырышыбрак өйрәнергә кирәктер. Ул үзеннән болай дип сорый ала: «Мин Аллаһы Сүзен өйрәнер өчен вакыт бүлеп куяммы һәм акыллылык сорап, дога кыламмы?» Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә» (Ягък. 1:5). Сез Аллаһы иңдергән бу сүзләргә ышанасызмы? Сөләйманның догасына җавап итеп, Аллаһы аңа хөкем итәр өчен яхшылык белән яманлыкны аера белергә сәләтле «акыллы вә зирәк йөрәк» биргән (3 Пат. 3:7—14). Сүз дә юк, Сөләйманның очрагы үзенә бертөрле булган. Әмма бүген дә бер дә шикләнмәскә була: Аллаһы җыелыштагы вазифаларны үтәгән ир-атларга үзенең көтүен тиешле итеп кайгыртыр өчен акыллылык бирәчәк (Гыйб. сүз. 2:6).

13, 14. а) Паулга «Мәсихнең яратуы» ничек тәэсир иткән? б) «Мәсихнең яратуы» безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

13 Башкаларга хезмәт итү теләген үстерер өчен, шулай ук Йәһвәнең һәм аның Улының безнең хакка башкарган эшләре турында тирәнтен уйланырга кирәк. Мәсәлән, 2 Көринтлеләргә 5:14, 15 тәге сүзләргә игътибар итик. (Укы.) «Мәсихнең яратуы» безне нәрсәгә дәртләндерә? Мәсих Аллаһы ихтыяры буенча безнең хакка гомерен биреп, бөек мәхәббәтен күрсәткән. Моны яхшырак аңлаган саен, йөрәкләребез рәхмәт хисе белән тула бара. Паул Мәсихнең яратуына үзе белән җитәкчелек итәргә юл куйган. Бу аны эгоистларча эш итүдән тыйган һәм Аллаһыга һәм җыелыштагы вә башка кешеләргә хезмәт итүне үзенең төп максаты итәргә булышкан.

14 Мәсихнең кешеләргә карата яратуы турында уйлану бездә рәхмәт хисе уята. Һәм без үз эгоистик максатларыбыз буенча һәм үзебезне генә канәгатьләндереп яшәү дөрес булмаганын аңлыйбыз, чөнки шулай итеп без «кешелек табигатенә чәчәр» идек. Без үз кардәшләребезгә мәхәббәт белән «хезмәт итәргә» чакырылабыз. (Гәләтиялеләргә 5:13 не укы.) Без, үзебезне имандашларыбыз файдасы өчен хезмәт итүчеләр итеп санасак, алар белән абруйларын төшермичә һәм хөрмәт белән мөгамәлә итәчәкбез. Һичшиксез, без тәнкыйтьчел һәм яманлау рухы күрсәткән Шайтанга охшаш булырга теләмәс идек (Ачыл. 12:10).

Гаиләдәгеләрнең ярдәме

15, 16. Абый-кардәшнең хезмәттәш ярдәмче яки өлкән булырга яраклымы-юкмы икәне каралганда, гаиләдәгеләрнең роле нинди?

15 Абый-кардәшнең хатыны һәм балалары булса, аның хезмәттәш ярдәмче яки өлкән булырга яраклымы-юкмы икәне каралганда, аның гаиләсендәге хәле исәпкә алына. Әйе, гаиләнең рухилыгы һәм башкалар алдында нинди исемгә ия булуы аның билгеләнүенә турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә абый-кардәш җыелышта хезмәттәш ярдәмче я өлкән булырга омтылганда гаиләдәгеләрнең аңа булышлык күрсәтүе мөһим. (1 Тимутегә 3:4, 5, 12 не укы.)

16 Гаиләдәгеләр үзара хезмәттәшлек иткәндә, Йәһвәгә бу ошый (Эфес. 3:14, 15). Моның өчен гаилә башына җыелыштагы вазифаларны үтәр өчен һәм өйдәгеләре белән «оста идарә итүче» булыр өчен, вакытны акыллы кулланырга кирәк. Шуңа күрә өлкәнгә яки хезмәттәш ярдәмчегә хатыны һәм балалары белән атна саен гаилә өйрәнүе үткәрү мөһим. Шулай итеп бөтен гаилә Изге Язмаларны өйрәнүдән файда ала алачак. Ул шулай ук алар белән регуляр рәвештә вәгазьләргә дә тиеш. Ә гаиләдәгеләргә гаилә башы белән хезмәттәшлек итү мөһим.

Яңадан хезмәт итәргә омтыл

17, 18. а) Абый-кардәш үз вазифаларын югалтса, аңа нәрсәгә әзер булырга кирәк? б) Элек өлкән я хезмәттәш ярдәмче булган абый-кардәшкә нинди караш сакларга кирәк?

17 Син, бәлкем, элек өлкән я хезмәттәш ярдәмче булгансыңдыр, ләкин хәзер инде ул вазифаны үтәмисең. Син Йәһвәне яратасың, һәм аның һаман да синең турыда кайгыртканына шикләнмәскә була (1 Пет. 5:6, 7). Сиңа кайсы яктан үзгәрергә кирәк дип әйтелгәндер. Хаталарыңны танырга һәм Аллаһы ярдәме белән аларны төзәтергә әзер бул. Үпкә хисенә бирелмә. Акыллы бул, һәм уңай караш күрсәт. Еллар буе өлкән булып хезмәт иткән, ләкин үз вазифаларын югалткан бер абый-кардәш болай дигән: «Мин, өлкән булган чактагы кебек, җыелышларга йөрергә, вәгазьләргә һәм Изге Язмаларны укырга тәвәккәл идем. Һәм мин шулай эшли идем дә. Мин сабыр булырга өйрәндем, чөнки бер-ике елдан соң кабат өлкән булып хезмәт итә алырмын дип уйлаган идем, ләкин бу якынча җиде елдан соң гына булды. Ул вакытта мине, өметсезлеккә бирелмичә, өлкән булырга омтылуымны дәвам итәргә дәртләндерделәр, бу миңа көч өстәп торды».

18 Синең белән дә шундый хәл булган икән, төшенкелеккә бирелмә. Хезмәтеңдәге һәм гаиләдәге фатихалар турында уйлан. Өйдәгеләреңне рухи яктан ныгыт, авыруларның хәлен белергә бар һәм хәлсезләрне дәртләндер. Ә иң мөһиме, Йәһвә Шаһите булып Аллаһыны данлау һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү хөрмәтеңне кадерлә (Мәд. 144:1, 2; Ишаг. 43:10—12) *.

Үз шартларыңа яңача кара

19, 20. а) Бар абый-кардәшләр нәрсә эшләргә чакырыла? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Бүген бервакытта да булмагандай күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр кирәк. Шуңа күрә без барлык абый-кардәшләрне үз шартларына яңача карап, үзләренә мондый сорау бирергә өндибез: «Мин өлкән я хезмәттәш ярдәмче түгел икән, бу хезмәтне үтәргә миңа нәрсә комачаулый?» Аллаһының рухы сиңа бу мөһим сорау буенча дөрес карарга килергә булышсын.

20 Бар җыелыштагылар үз имандашларының Аллаһыга яраклы фидакарь хезмәтләреннән файда алачак. Без игелекле, риясыз эшләр башкарсак, башкаларга хезмәт итүдән һәм рухка чәчүдән килгән шатлык урачакбыз. Әмма без Аллаһының изге рухын кайгыга сала алабыз. Моны ничек эшләмәскә? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Ишагыйя 32:1, 2: «Патша тәкъвалык хакына патшалык итәчәк һәм мирзалар гаделлек хакына идарә итәчәкләр. Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын сыман һәм коеп яуган яңгырдан ышык урын сыман, сусыз җирләрдә су ташкыннары кебек, кибеп беткән җирдәге зур кыяның күләгәсе кебек булачак».

^ 18 абз. «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 август, 30—32 битләрне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Михей 5:5 тәге пәгамбәрлек безне нәрсәгә ышандыра?

• Фидакарьлек рухы үз эченә нәрсә ала икәнен аңлатыгыз.

• Мәсихче башкаларга хезмәт итү теләген ничек үстерә ала?

• Абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче я өлкән булырга омтылса, гаиләсенең ярдәме никадәр мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Вазифалар алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?