Бердәмлек — чын гыйбадәт билгесе
Бердәмлек — чын гыйбадәт билгесе
«Мин аларны, киртә абзардагы көтүне сыман, берләштерермен» (МИХ. 2:12).
1. Аллаһының иҗади эшләреннән аның зирәклеге ничек күренә?
МӘДХИЯ ҖЫРЛАУЧЫ болай дип җырлаган: «Әй Ходай, Синең эшләрең бигрәк күп санлы! Син барын да бик белеп булдырган; булдырганнарың белән җир өсте тулган» (Мәд. 103:24). Аллаһының зирәклеге җирнең катлаулы биосферасындагы миллионлаган төрле үсемлекләрнең, бөҗәкләрнең, хайваннарның һәм бактерияләрнең үзара бәйлелегеннән күренә. Моны шулай ук сезне сау-сәламәт һәм бер-бөтен кеше иткән тәнегездән дә күреп була. Сезнең организмдагы меңләгән төрле системалар — зур органнардан алып күзәнәкләрнең иң кечкенә өлешләренә кадәр — бергәләп үзара бәйләнешле эш итә.
2. 13 нче биттәге рәсем буенча, ни өчен мәсихчеләр арасындагы бердәмлек могҗиза булып тоелган?
2 Йәһвә кешеләрне үзара булышырлык итеп барлыкка китергән. Кешеләрнең тышкы күренешләре, сыфатлары һәм сәләтләре төрле. Өстәвенә, Аллаһы беренче кешеләрне үзенә хас сыйфатлар белән яраткан; бу аларны үзара хезмәттәшлек итәргә һәм булышырга сәләтле иткән (Ярат. 1:27; 2:18). Шулай да кешелек дөньясы хәзер тулаем алганда Аллаһыдан читләшкән, һәм алар беркайчан да бердәмлектә эш итә алмаган (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә төрле кешеләрдән, мәсәлән, эфесле коллардан, күренекле грек хатын-кызлардан, яһүди мөгаллимнәрдән, элекке потка табынучылардан торган беренче гасыр мәсихче җыелышының бердәмлеге могҗиза булып тоелгандыр (Рәс. 13:1; 17:4; 1 Тес. 1:9; 1 Тим. 6:1).
3. Изге Язмаларда мәсихчеләрнең бердәмлеге ничек сурәтләнә, һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
3 Чын гыйбадәт кешеләргә, безнең тән әгъзаларыбыз бергәләп үзара бәйләнешле эш иткән кебек, үзара хезмәттәшлек итәргә булыша. (1 Көринтлеләргә 12:12, 13 не укы.) Бу мәкаләдә мондый сораулар каралачак: чын гыйбадәт кешеләрне ничек берләштерә? Ни өчен Йәһвә генә төрле халыклардан булган миллионлаган кешеләрне берләштерә ала? Йәһвә бердәмлеккә комачаулаган нинди киртәләрне алып куярга ярдәм итә? Һәм бердәмлек турында әйткәндә, мәсихчеләр христиан дөньясыннан нәрсә белән аерылып тора?
Чын гыйбадәт кешеләрне ничек берләштерә?
4. Чын гыйбадәт кешеләрне ничек берләштерә?
4 Хак динне тотучы кешеләр, бар нәрсәне Йәһвә барлыкка китергәнгә, аны Галәмнең хаклы Хакиме буларак таный (Ачыл. 4:11). Шуңа күрә мәсихчеләр төрле илләрдә һәм төрле шартларда яшәсәләр дә, барысы да Аллаһының бер үк әмерләренә буйсына һәм тормышларында Изге Язмалардагы бер үк принципларны куллана. Йәһвәнең барлык чын хезмәтчеләре Аллаһыны тиешенчә «Атабыз» дип атый (Ишаг. 64:8; Мат. 6:9). Алар барысы да — рухи кардәшләр һәм искиткеч бердәмлекләренә шатлана. Моның турында мәдхия җырлаучы болай дигән: «Кешеләрнең бергә торуы бик яхшы һәм ничек күңелле!» (Мәд. 132:1).
5. Нинди сыйфат ярдәмендә чын мәсихчеләр арасында бердәмлек хөкем сөрә?
5 Мәсихчеләр камил булмаса да, Аллаһыга бергә бердәмлектә гыйбадәт кыла, чөнки алар бер-берсен яратырга өйрәнгән. Аларны яратырга Йәһвә кебек беркем дә өйрәтә алмый. (1 Яхъя 4:7, 8 не укы.) Аның Сүзендә болай диелә: «Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфес. 4:32). Анда шулай ук: «Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә»,— дип тә әйтелә (Көл. 3:14). Һәммәсен берләштереп камиллеккә илтүче мәхәббәт — асылда мәсихчеләрне башкалардан аерып торган сыйфат. Сез үзегез дә бу бердәмлекнең чын гыйбадәт үзенчәлеге икәненә инангансыздыр (Яхъя 13:35).
6. Патшалыкка өмет итү безгә бердәмлектә яшәргә ничек булыша?
6 Шулай ук, Аллаһының чын хезмәтчеләре аның Патшалыгын кешелек өчен бердәнбер өмет итеп таныганга, араларында бердәмлек хөкем сөрә. Алар Аллаһы Патшалыгының тиздән кешелек хөкүмәтләрен алмаштырачагын һәм тыңлаучан кешеләрне чын, бетмәс тынычлык белән фатихалаячагын белә (Ишаг. 11:4—9; Дан. 2:44). Шуңа күрә мәсихчеләр Гайсәнең үз шәкертләре турында: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дигән сүзләрен игътибарга ала (Яхъя 17:16). Мәсихчеләр бу дөньяның бәрелешләрендә битарафлык саклый; нәтиҗәдә хәтта илләрендә сугыш барса да, алар бердәмлектә яши.
Рухи җитәкчелек бер чыганактан бирелә
7, 8. Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләр ничек итеп бердәмлегебезне ныгыта?
7 Беренче гасыр мәсихчеләре арасында бердәмлек булган, чөнки алар барысы да бер үк чыганактан җитәкчелек алганнар. Алар Гайсәнең җыелышларны Иерусалимдагы рәсүлләрдән вә өлкәннәрдән торган җитәкче совет аша өйрәткәнен һәм җитәкчелек иткәнен таныган. Бу тугры ир-атлар Аллаһы Сүзенә нигезләнеп карарлар кабул иткән һәм күп илләрдәге җыелышларга күрсәтмәләр бирер өчен күчеп йөрүче күзәтчеләрне җибәргән. Кайбер андый күзәтчеләр турында Изге Язмаларда болай диелә: «Шәһәрләр аша үткәндә алар иман итүчеләргә Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар һәм аларны үтәргә үгетләделәр» (Рәс. 15:6, 19—22; 16:4).
8 Бүген дә рух белән майланган мәсихчеләрдән торган Җитәкче совет бөтендөнья җыелышындагы бердәмлекне ныгыта. Җитәкче совет күп кенә телләрдә рухи яктан көч бирүче басмалар чыгара. Бу рухи азык Аллаһы Сүзенә нигезләнә. Шулай итеп, алар биргән өйрәтү кешеләрдән түгел, ә Йәһвәдән килә (Ишаг. 54:13).
9. Аллаһы йөкләгән эш безгә бердәм булырга ничек ярдәм итә?
9 Мәсихче күзәтчеләр дә вәгазь эшендә үз өсләренә җитәкчелекне алып, бердәмлекне саклый. Аллаһыга бергә хезмәт итүчеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр бу дөньяда бергә аралашкан кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә караганда күпкә көчлерәк. Мәсихче җыелыш аралашу клубы итеп түгел, ә Йәһвәне данлау һәм билгеле эшне башкару — яхшы хәбәрне вәгазьләү, шәкертләр булдыру һәм җыелышны Рим. 1:11, 12; 1 Тес. 5:11; Евр. 10:24, 25). Шуңа күрә рәсүл Паул мәсихчеләрнең «бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып көрәшүләре» турында ишетергә өметләнгән (Флп. 1:27).
ныгыту — максаты белән оештырылган (10. Безне, Аллаһы халкы буларак, нәрсә берләштерә?
10 Шулай итеп, без Йәһвә халкы буларак бердәм, чөнки Йәһвәнең хакимлеген таныйбыз, кардәшләребезне яратабыз, Аллаһының Патшалыгына өметләнәбез һәм Аллаһы безнең белән җитәкчелек итәргә билгеләгән кардәшләрне хөрмәт итәбез. Ләкин камил булмавыбыз аркасында туган кайбер карашлар мәсихче бердәмлегебезне куркыныч астына куя ала. Йәһвә исә безгә аларны җиңеп чыгарга булыша (Рим. 12:2).
Горурлык белән көнләшүне җиңү
11. Ни өчен горурлык кешеләрне бүлә, һәм Йәһвә аны җиңәргә безгә ничек булыша?
11 Горурлык кешеләрне бүлә. Горур кеше үзен башкалардан өстен санарга ярата һәм гадәттә мактанып рәхәтлек таба. Ләкин бу еш кына бердәмлеккә комачаулый; мактану сүзләрен ишетүчеләр көнләшә башларга мөмкин. Шәкерт Ягъкуб ачык итеп әйтә: «Һәр масаючанлык — начар!» (Ягък. 4:16). Башкаларны үзеңнән түбән итеп күрү бу ярату булмас иде. Гаҗәеп, Йәһвә безнең кебек камил булмаган кешеләр белән мөгамәлә итүдә басынкылык үрнәге булып тора. Аллаһы турында Давыт болай дип язган: «Синең басынкылыгың мине бөек итә» (2 Пат. 22:36). Аллаһы Сүзе безне дөрес фикер йөртергә өйрәтеп, горурлыкны җиңәргә булыша. Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып, болай дигән: «Сине кем өстен итеп куя? Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? Ә инде кабул иткәнсең икән, ни өчен кабул итмәгән кебек мактанасың?» (1 Көр. 4:7).
12, 13. a) Ни өчен без җиңел генә көнләшә башларга мөмкин? б) Башкаларга Йәһвә карашы белән карарга тырышу нинди нәтиҗәләргә китерә?
12 Бердәмлекнең булуына шулай ук көнләшү дә киртә була ала. Мирас итеп алынган камилсезлек аркасында безнең барыбыз көнчелеккә бирелүчән, һәм хәтта хакыйкатьтә күптән булган мәсихчеләр дә кайвакыт башкаларның шартларыннан, мал-мөлкәтеннән, вазифаларыннан һәм сәләтләреннән көнләшергә мөмкин (Вәг. 4:4). Мәсәлән, гаиләле абый-кардәшнең тулы вакытлы хезмәтчегә бирелгән вазифаларыннан көнләшүе бар, һәм аның уена да килмидер, бу тулы вакытлы хезмәтче аңардан, гаиләсе һәм балалары булганга, бераз көнләшәдер. Андый тойгы кузгалып, безнең бердәмлегебезне бозмасын өчен, нәрсә эшләргә?
13 Көнләшү бездә тумасын өчен, Изге Язмаларда мәсихче җыелышның майланган әгъзалары кеше тәнендәге әгъзалар белән чагыштырыла икәнен исебезгә төшерик. (1 Көринтлеләргә 12:14—18 не укы.) Мәсәлән, йөрәгегез күзегез кебек күренеп тормаса да, аны әһәмиятсезрәк дип әйтеп буламы? Нәкъ шулай ук Йәһвә, хәтта башкалар кайберәүләр кебек «күренеп» тормаса да, җыелыштагыларның барысын да кадерли. Шуңа күрә әйдәгез кардәшләребезгә Йәһвә карашы белән карарга тырышыйк. Башкалардан көнләшер урынына без алар турында кайгыртып, шәхси кызыксыну күрсәтә алабыз. Шулай эшләсәк, мәсихчеләр һәм христиан дөньясы кешеләре арасында аерма ап-ачык күренәчәк.
Таркалган христиан дөньясы
14, 15. Мөртәтлек юлына баскан мәсихчеләр дине ничек бүленгән булган?
14 Мәсихчеләрнең бердәмлеге христиан
чиркәүләрендә булган каршылыкларның капма-каршысы булып тора. Дүртенче гасырга мөртәтлек юлына баскан мәсихчеләр дине шул хәтле киң таралган ки, хәтта мәҗүси Рим императоры аны үз карамагына алып, христиан дөньясының үсүенә булышлык иткән. Аннары бер-бер артлы бүленүләр аркасында Римнан күп кенә дәүләтләр аерылып, үз чиркәүләрен барлыкка китергән.15 Күп кенә бу илләр гасырлар дәвамында бер-берсе белән сугышкан. XVII һәм XVIII гасырларда Бөек Британия, Франция һәм Америка Кушма Штатларындагы халыклар үз дәүләтләренә тугры булырга чакырылган, һәм милләтчелек асылда дин кебек булып киткән. XIX һәм XX гасырларда күпчелек кешеләрнең акылларын милләтчелек чолгап алган. Ахыр чиктә христиан дине чиркәүләре бик күп секталарга бүленгән һәм аларның күпчелеге милләтчелеккә күз йома. Хәтта бер чиркәү кешеләре башка милләтләрдән булган имандашларына каршы сугышкан. Бүген христиан дөньясы төрле ышанулары һәм милләтчелек аркасында бүленгән.
16. Ни сәбәптән христиан дөньясы таркалган хәлдә?
16 XX гасырларда христиан диненең йөзләгән секталары барлык христиан чиркәүләрен берләштерү өчен экуменик хәрәкәт оештырган. Ләкин дистәләгән еллар тырышлыклар куелганнан соң берләшкән чиркәүләр саны аз булган, һәм бу берләшкән чиркәү кешеләре арасында, мәсәлән, эволюция, аборт, гомосексуализм һәм хатын кызларны дин әһелләре итеп билгеләү турындагы сорауларда һаман да бердәмлек юк. Кайбер христиан чиркәвенең җитәкчеләре төрле христиан агым кешеләрен элек бүленешләргә китергән тәгълиматларның әһәмиятен киметеп берләштерергә тырыша. Әмма нәтиҗәдә кешеләрнең иманнары зәгыйфьләнә, ә бу таркалган христиан дине чиркәүләренең берләшүенә бер дә алып бармый.
Милләтчелектән югарырак
17. Алдан әйтелгәнчә, «соңгы көннәрдә» чын гыйбадәт кешеләрне ничек берләштерәчәк?
17 Кешелек бүген аеруча таркалган хәлдә булса да, бердәмлек чын гыйбадәт кылучыларның үзенчәлеге булып кала. Аллаһы үз пәйгамбәре Михей аша: «Мин аларны, киртә абзардагы көтүне сыман берләштерермен»,— дип әйткән булган (Мих. 2:12). Михей алдан әйткәнчә, чын гыйбадәт бар башка төрле табынулардан, ялган илаһларга табынумы я дәүләтне алла итеп күрүме, югарырак булачак. Ул болай дип язган: «Соңгы көннәрдә Йәһвә йортының тавы тау башларыннан югарырак урнашачак һәм калкулыклардан биегрәк күтәреләчәк, һәм аңа халыклар агылачак. Барлык халыкларның һәрберсе үз илаһлары исеме хакына йөриячәк, ә без гасырлардан-гасырларга, мәңге безнең Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез» (Мих. 4:1, 5).
18. Чын гыйбадәт безгә нинди үзгәрешләр ясарга ярдәм итте?
18 Михей шулай ук чын гыйбадәтнең элекке дошманнарны ничек берләштерәчәген болай сурәтләгән: «Күп халыклар барачак һәм Мих. 4:2, 3). Уйлап чыгарылган илаһларга я халыкларга табынуны кире кагып, Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган кешеләр бөтендөнья бердәмлегенә ия була. Аллаһы аларны ярату юлларына өйрәтә.
болай дип әйтәчәк: „Килегез, һәм Йәһвә тавына, Ягъкуб Аллаһысының йортына, меник. Ул безне үз юлларына өйрәтәчәк, һәм без аның юлларыннан йөриячәкбез“. [...] Алар үз кылычларыннан төрән, ә сөңгеләрдән бакча кайчылары чүкеп ясаячак. Халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга башка өйрәнмәячәк» (19. Миллионлаган кешеләрнең чын гыйбадәт кылуда берләшүе нәрсәнең дәлиле булып тора?
19 Мәсихчеләрнең бүгенге көндәге бөтендөнья бердәмлеге — гаҗәеп нәрсә һәм Йәһәвәнең үз халкын изге рух аша җитәкчелек иткәненә дәлил булып тора. Кешелек тарихында бар халыклардан булган кешеләрнең бүгенге кебек берләшкәне моңарчы беркайчан да булмаган. Шулай искиткеч итеп Ачылыш 7:9, 14 тә язылган пәйгамбәрлек үтәлә, һәм бу Аллаһының фәрештәләре тиздән бу бозык дөнья төзелешен юк итәчәк «дүрт җилен» җибәрәчәген күрсәтә. (Ачылыш 7:1—4, 9, 10, 14 не укы.) Бөтендөнья кардәшлеге белән бердәмлектә булу әллә хөрмәт түгелме? Безнең һәрберебез бу бердәмлекне ничек саклый ала? Бу алдагы мәкаләдә каралачак.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Чын гыйбадәт кешеләрне ничек берләштерә?
• Көнләшү бердәмлегебезне җимермәсен өчен, нәрсә эшләргә?
• Ни өчен милләтчелек мәсихчеләрне аермый?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[13 биттәге иллюстрация]
Беренче гасыр мәсихчеләре чыгышлары буенча төрле булган
[15 биттәге иллюстрацияләр]
Синең Патшалык Залындагы эшләрдә катнашуың ничек бердәмлеккә булыша?