Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез канунсызлыкны нәфрәт итәсезме?

Сез канунсызлыкны нәфрәт итәсезме?

Сез канунсызлыкны нәфрәт итәсезме?

«Син [Гайсә]... канунсызлыкны күралмадың» (ЕВР. 1:9).

1. Гайсә ярату турында нәрсә әйткән?

ЯРАТУНЫҢ мөһимлегенә басым ясап, Гайсә Мәсих үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Гайсә үз шәкертләренә бер-берсенә карата фидакарь ярату күрсәтергә әмер биргән. Бу ярату аларны аерып торучы билге булыр иде. Гайсә шулай ук аларны: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз»,— дип өндәгән (Мат. 5:44).

2. Мәсихнең шәкертләре нәрсәгә карата нәфрәт хисен үстерергә тиеш?

2 Әмма Гайсә шулай ук үз шәкертләрен нәрсәне нәфрәт итәргә кирәк икәне турында да өйрәткән. Гайсә хакында Изге Язмаларда: «Син хаклыкны сөйдең, канунсызлыкны күралмадың»,— дип әйтелгән (Евр. 1:9; Мәд. 44:8). Бу сүзләр без тәкъвалыкка карата яратуны да һәм шул ук вакытта гөнаһка, ягъни канунсызлыкка, карата нәфрәтне дә үстерергә тиеш икәнебезне күрсәтә. Рәсүл Яхъяның мондый сүзләре игътибарга лаек: «Гөнаһ кылучы һәркем Аллаһы канунын боза; ә бу исә үзе гөнаһ» (1 Яхъя 3:4).

3. Канунсызлыкны нәфрәт итү турында әйткәндә, бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Шуңа күрә без мәсихчеләр буларак, үзебездән болай дип сорарга тиеш: «Мин канунсызлыкны нәфрәт итәмме?» Әйдәгез яманлыкны нәфрәт иткәнебезне ничек күрсәтеп була икәнен карап чыгыйк. Һәм үзебезнең 1) исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчүгә, 2) сихер белән бәйле нәрсәләргә, 3) әхлаксызлыкка һәм 4) канунсызлык яратучыларга мөнәсәбәтебезне тикшереп чыгыйк.

Исерткеч эчемлекләргә караш

4. Ни өчен Гайсә башкаларны чамадан тыш эчү турында кисәтә алган?

4 Гайсә кайчак шәраб эчкән, ул аны Аллаһы бүләге итеп таныган (Мәд. 103:14, 15). Ул бу бүләкне дөрес кулланып, чиктән тыш күп эчмәгән (Гыйб. сүз. 23:29—33). Гайсә, үзе бу яктан үрнәк булганга, башкаларга эчеп-исерү турында киңәш бирә алган. (Лүк 21:34 не укы.) Исерткеч эчемлекләрне чаманы белмичә эчү башка җитди гөнаһларга китерә ала. Шуңа күрә рәсүл Паул болай дигән: «Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз» (Эфес. 5:18). Ул шулай ук җыелыштагы өлкән яшьтәге хатын-кызларны «эчкечелеккә бирелмәгез» дип кисәткән (Тит. 2:3).

5. Исерткеч эчемлекләр эчкән кешеләр үзләренә нинди сораулар бирергә тиеш?

5 Әгәр сез исерткеч эчемлекләр эчәсез икән, сез үзегездән болай дип сорарга тиеш: «Чамадан тыш эчүгә мин Гайсә кебек карыйммы? Миңа башкаларга чамадан тыш эчү турында киңәш бирергә туры килсә, мин үзем бу яктан үрнәк булып тораммы? Мин борчылуларны онытыр өчен я стрессны киметер өчен эчәмме? Һәр атна мин күпме эчәм? Берәрсе миңа син күп эчәсең дип әйтә икән, мин моны ничек кабул итәм? Аклана башлыйммы я хәтта үпкәлимме?» Чамасын белмичә эчү безнең дөрес фикер йөртү һәм акыллы карарлар кабул итү сәләтебезгә тәэсир итә ала. Мәсихнең шәкертләре акыл сәләтләрен сакларга тырыша (Гыйб. сүз. 3:21, 22).

Оккультизмнан саклан

6, 7. a) Гайсә Шайтан белән җеннәргә ничек каршы торган? б) Ни өчен оккультизм бүген шулкадәр киң таралган?

6 Гайсә, җирдә яшәгәндә, Шайтан белән җеннәргә каршы нык торган. Ул үз тугрылыгын бозарга тырышкан Шайтанның туры һөҗүмнәренә бирешмәгән (Лүк 4:1—13). Ул шулай ук үз фикер йөртүенә һәм эшләренә йогынты ясар өчен куелган мәкерле омтылышларны танып, аларга каршы торган (Мат. 16:21—23). Гайсә эчкерсез кешеләргә җеннәрнең интектергеч тәэсиреннән котылырга ярдәм иткән (Марк 5:2, 8, 12—15; 9:20, 25—27).

7 Гайсә, 1914 елда патша итеп тәхеткә утыртылганнан соң, күкләрне Шайтан белән җеннәрнең йогышлы тәэсиреннән чистарткан. Нәтиҗәдә, Шайтан хәзер беркайчан да булмагандай бөтен дөньяны алдарга омтыла (Ачыл. 12:9, 10). Шуңа күрә кешеләрнең оккультизм белән кызыксынуы шулкадәр киң тарала һәм үсеп бара икәненә гаҗәпләнәсе юк. Үзебезне бу яктан яклар өчен, без нәрсә эшли алабыз?

8. Күңел ачулар турында әйткәндә, без үзебезне ничек тикшереп чыгарга тиеш?

8 Изге Язмаларда спиритизмның куркыныч икәненә ачык кисәтүләр бар. (Канун 18:10—12 не укы.) Бүген Шайтан белән җеннәр кешеләрнең фикер йөртүенә сихер белән бәйле эшләргә этәрә торган фильмнар, китаплар һәм электрон уеннар аша тәэсир итә. Шуңа күрә һәрберебез күңел ачулар сайлаганда үзеннән болай дип сорарга тиеш: «Соңгы айларда мин оккультизм белән бәйле күренешләр булган фильмнар, телетапшырулар карап, электрон уеннар уйнап, китаплар һәм комикслар укып, күңел ачкан идемме? Мин оккультизмның тәэсирен кире кагуның мөһим икәнен аңлыйммы я аның куркынычын киметәмме? Йәһвәнең мин сайлаган күңел ачуларга карашы нинди икәне турында кайчан да булса уйланганым бармы? Мин җеннәрнең андый йогынтыларына ишекне ачканмын икән, Йәһвәне һәм аның гадел принципларны яратуым мине катгый рәвештә эш итеп, ул ишекне ябарга дәртләндерерме?» (Рәс. 19:19, 20).

Гайсәнең әхлаксызлык турындагы кисәтүенә колак сал

9. Кешенең канунсызлыкны яратканы нәрсәдән күренә?

9 Гайсә Йәһвәнең җенси әхлак турындагы нормаларын яклаган. Ул болай дигән: «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни?.. „Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр“. Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Мат. 19:4—6). Гайсә күргәннәребез безнең йөрәгебезгә тәэсир итә ала икәнен белгән. Шуңа күрә Таудагы вәгазендә ул болай дигән: «„Зина кылма“,— дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Мат. 5:27, 28). Гайсәнең кисәтүенә колак салмаган кешеләр чынлыкта канунсызлыкны ярата.

10. Кеше порнография караудан котыла ала икәнен күрсәтүче очрак сөйләгез.

10 Шайтан порнография аша кешеләрне җенси әхлаксызлыкка этәрә. Хәзерге дөнья порнография белән тулган. Порнография караган кешеләрнең хәтерендә әхлаксыз күренешләр уелып кала. Алар хәтта порнография белән мавыгып китәргә дә мөмкин. Бер мәсихче белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Ул болай ди: «Мин яшерен генә порнография карый идем. Һәм үземә хыялый дөнья булдырдым, һәм ул мин Йәһвәгә хезмәт иткән дөньядан, минем уйлавымча, аерым иде. Моның начар икәнен мин аңлый идем, ләкин хезмәтем Йәһвәгә барыбер яраклы дип үземне ышандыра идем». Бу абый-кардәшнең фикер йөртүе ничек үзгәргән? Ул болай ди: «Үз проблемам турында өлкәннәргә барып сөйләү бик авыр булса да, мин моны эшләргә булдым». Бу абый-кардәш ахыр чиктә үзенең хурлыклы гадәтеннән арынган. «Бу гөнаһтан чистарынгач,— дип таный ул,— мин ниһаять чын мәгънәдә саф вөҗданга ия булганымны сиздем». Канунсызлыкны күрәлмаган кешеләр порнографияне нәфрәт итәргә тиеш.

11, 12. Музыка сайлау турында әйткәндә, канунсызлыкны нәфрәт иткәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

11 Музыка һәм җырның сүзләре безнең тойгыларга, димәк безнең образлы йөрәгебезгә, нык тәэсир итә ала. Музыка — бу Аллаһыдан бүләк, һәм ул күптән чын гыйбадәт кылуда кулланыла (Чыг. 15:20, 21; Эфес. 5:19). Ләкин Шайтанның бозык дөньясында әхлаксызлыкны данлый торган музыка киң таралган (1 Яхъя 5:19). Син үзеңне нәҗесли алган музыканы ничек билгели аласың?

12 Үзеңнән болай дип сора: «Мин тыңлаган җырларда кеше үтерү, җенси азгынлык һәм көферлек макталамы? Кайбер җырларның сүзләрен берәрсенә укып күрсәтсәм, бу аңа минем канунсызлыкны нәфрәт иткәнемне я йөрәгемнең бозык икәнен күрсәтерме?» Без, канунсызлык макталган җырларны тыңлап, аны нәфрәт итәбез дип әйтә алмыйбыз. «Кешенең авызыннан чыкканы йөрәгеннән чыга,— дигән Гайсә.— Аны шул пычрата. Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлек итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга» (Мат. 15:18, 19; Ягъкуб 3:10, 11 не чагыштыр).

Канунсызлык яратучыларга Гайсә кебек кара

13. Гайсә гөнаһлы юлларын калдырырга теләмәгән кешеләргә ничек караган?

13 Гайсә гөнаһлыларны, ягъни канунсызлык эшләүчеләрне, тәүбәгә чакырырга килдем дип әйткән (Лүк 5:30—32). Әмма гөнаһлы юлларын калдырырга теләмәгән кешеләргә Гайсә ничек караган? Ул катгый итеп андый кешеләрнең тәэсиренә бирелмәскә дип кисәткән (Мат. 23:15, 23—26). Ул шулай ук ачыктан-ачык болай дигән: «Күк Патшалыгына Миңа: „Раббым! Раббым!“ — дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. Кыямәт көнендә [Аллаһы хөкемне үтәгәндә] Миңа күпләр: „Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?“ — дип әйтерләр». Әмма ул тәүбә итмичә канунсызлык кылган кешеләрне: «Китегез янымнан!» — диеп, кире кагачак (Мат. 7:21—23). Ни өчен? Чөнки андый кешеләр Аллаһыны хурлый һәм башкаларга үзләренең канунсыз эшләре белән зыян китерә.

14. Ни өчен тәүбә итмәгән гөнаһ кылучылар җыелыштан чыгарыла?

14 Аллаһы Сүзендә тәүбә итмәгән гөнаһ кылучылар җыелыштан чыгарылырга тиеш дип әйтелә. (1 Көринтлеләргә 5:9—13 не укы.) Ни өчен моны эшләргә кирәк? Моңа ким дигәндә өч сәбәп бар: 1) Йәһвәнең исеменә тап төшерелми, 2) җыелышка рухи зыян китерелми һәм 3) гөнаһ эшләүчегә тәүбәгә килергә мөмкинлек бирелә.

15. Йәһвәгә тугры булып калырга теләсәк, без үзебезгә нинди сорауларга бирергә тиеш?

15 Без үзенең гөнаһлы юлын калдырырга теләмәгән кешеләргә Гайсә кебек карыйбызмы? Безгә мондый сораулар турында уйланырга кирәк: «Мин мәсихче җыелыштан чыгарылган я җыелыштан баш тарткан кеше белән регуляр рәвештә аралашыр идемме? Ул хәзер аерым яшәгән якын туганым икән, нәрсә эшләргә?» Андый хәл тәкъвалыкны яратуыбызны һәм Аллаһыга тугры булуыбызны чын-чынлап сынарга мөмкин *.

16, 17. Бер мәсихче әни нинди авырлыкка очраган, һәм аңа җыелышта урнаштырылган тәртипкә буйсынырга нәрсә ярдәм иткән?

16 Бер апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аның балигъ улы кайчандыр Йәһвәне яраткан. Ләкин вакыт узу белән ул канунсызлык юлына баскан һәм тәүбә итмәгәнгә җыелыштан чыгарылган булган. Безнең апа-кардәшебез Йәһвәне яраткан, ләкин ул үзенең улын да яраткан, һәм аңа андый кеше белән аралашмаска дигән Изге Язмалардагы әмерне үтәү бик авыр булган.

17 Бу апа-кардәшкә син нинди киңәш бирер идең? Бер өлкән аңа аның эчке әрнүе Йәһвәгә бик яхшы билгеле икәнен аңларга ярдәм иткән. Бу абый-кардәш аны Йәһвәнең рухи угылларының кайберләре фетнә күтәргәч, бу аңа нинди авырту китергәне турында уйланырга дәртләндергән. Бу өлкән аның белән болай дип фикер йөрткән: Йәһвә андый чараның никадәр авыртулы була икәнен белсә дә, тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарырга боера. Апа-кардәш бу искә төшерүләргә җитди караган һәм Аллаһыга тугры булганга җыелышта урнаштырылган тәртипкә буйсынган *. Андый тугрылык Йәһвәнең йөрәген сөендерә (Гыйб. сүз. 27:11).

18, 19. a) Канунсызлык эшләүче кеше белән аралашмау нәрсәне нәфрәт иткәнебезне күрсәтә? б) Аллаһыга һәм аның урнаштырылган тәртибенә тугры булуыбыз нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?

18 Син моңа охшаш хәлгә очрасаң, Йәһвә синең хәлеңне аңлый икәнен бер дә онытма. Җыелыштан чыгарылган я җыелыштан баш тарткан кеше белән аралашмыйча, син андый нәтиҗәгә китергән карашларны һәм эшләрне нәфрәт иткәнеңне күрсәтәсең. Әмма син шулай ук гөнаһ эшләүчене яратканыңны да һәм шуңа күрә аның өчен иң яхшыны эшләргә теләгәнеңне дә күрсәтәсең. Йәһвәгә тугрылыгың җәза алган кешенең тәүбә итү һәм Йәһвәгә яңадан кайту ихтималлыгын арттырырга мөмкин.

19 Җыелыштан чыгарылган һәм соңрак кире кайткан бер хатын-кыз болай дип язган: «Мин Йәһвәнең, үз халкын яратканга, үз оешмасының чиста булып калуы турында кайгырта икәненә шатмын. Башкаларга мәрхәмәтсез булып күренгән чара кирәк тә һәм чыннан да яратудан чыгып эшләнә». Син ничек уйлыйсың, бу хатын җыелыштагылар, шул исәптән аның гаилә әгъзалары, ул җыелыштан чыгарылгач, аның белән регуляр рәвештә аралашып торса, мондый нәтиҗәгә килер идеме? Җыелыштан чыгарылуга кагылышлы Изге Язмаларда әйтелгән тәртипкә буйсынуыбыз тәкъвалыкны яратканыбызны һәм Йәһвәнең тәртип нормалары урнаштырырга хакы бар икәнен таныганыбызны күрсәтә.

Яманлыкны нәфрәт итегез

20, 21. Ни өчен канунсызлыкны нәфрәт итәргә өйрәнү мөһим?

20 «Аек һәм уяу булыгыз»,— дип кисәтә рәсүл Петер. Ни өчен? Чөнки «сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8). Ул сине «йотармы»? Күп нәрсә синең никадәр яхшы канунсызлыкны нәфрәт итәргә өйрәнгәнеңә бәйле.

21 Яманлыкка нәфрәт үстерү җиңел түгел. Без гөнаһта туганбыз һәм тән нәфесләрен канәгатьләндерергә этәрүче дөньяда яшибез (1 Яхъя 2:15—17). Әмма Гайсә Мәсихтән үрнәк алып һәм Йәһвә Аллаһыга яратуыбызны үстереп, без канунсызлыкны нәфрәт итәргә өйрәнәчәкбез. Әйдәгез «усаллыкны нәфрәт итәргә» тәвәккәл булыйк һәм Йәһвәнең «Үз изгеләренең җаннарын саклый; аларны гөнаһлылар кулыннан коткара» ала икәненә бер дә шикләнмик (Мәд. 96:10).

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. Бу тема тулырак «Күзәтү манарасы» (рус) 1982 ел, 1 март, 18—23 нче битләрдә карала.

^ 17 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 15 гыйнвар, 17—20 битләрне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Исерткеч эчемлекләргә карашыбызны тикшереп чыгарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

• Оккультизмнан сакланыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

• Ни өчен порнография карау куркыныч?

• Без яраткан кеше җыелыштан чыгарылганда, канунсызлыкны нәфрәт иткәнебезне ничек күрсәтеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Исерткеч эчемлекләр эчәсең икән, сиңа нәрсә турында уйланырга кирәк?

[30 биттәге иллюстрация]

Күңел ачканда Шайтанның тәэсиреннән саклан

[31 биттәге иллюстрация]

Порнография караучы нәрсәгә ярату үстерә?