Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бар кешеләр мохтаҗ булган яхшы хәбәр

Бар кешеләр мохтаҗ булган яхшы хәбәр

Бар кешеләр мохтаҗ булган яхшы хәбәр

«[Яхшы хәбәр] ... һәр иман итүчегә... котылу өчен Аллаһының кодрәте» (РИМ. 1:16).

1, 2. Ни өчен сез Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьлисез, һәм аның кайсы якларына сез игътибар итәсез?

«ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ һәр көн вәгазьләү миңа шатлык китерә». Сезнең, бәлкем, шулай уйлаганыгыз я әйткәнегез бардыр. Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе буларак, сез «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне» вәгазьләү никадәр мөһим икәнен беләсез. Сез, бәлкем, Гайсәнең моның хакта әйткән пәйгамбәрлеген яттан әйтеп бирә аласыздыр (Мат. 24:14).

2 Бу яхшы хәбәрне вәгазьләп, сез Гайсә башлаган эшне дәвам итәсез. (Лүк 4:43 не укы.) Һичшиксез, вәгазьләгәндә сез Аллаһының тиздән дөньяда үзгәрешләр ясаячагына игътибар итәсез. «Зур афәт» вакытында ул ялган динне юк итеп, җирне явызлыктан чистартачак (Мат. 24:21). Сез шулай ук Аллаһы Патшалыгы җирдә яңадан Оҗмахны торгызачак һәм анда тыныч вә бәхетле тормыш булачак дип сөйлисездер. Патшалык хакындагы яхшы хәбәр — бу «Ибраһимга: „Бар халыклар синең аша фатиха алачак“» диелгән яхшы хәбәрнең бер өлеше (Гәл. 3:8).

3. Ни өчен рәсүл Паул Римлыларга язган хатында яхшы хәбәргә басым ясаган дип әйтеп була?

3 Әмма без яхшы хәбәрнең бер мөһим ягы турында, бәлкем, еш сөйләмибездер, ә кешеләргә моны белергә кирәк. Грек Язмаларының төп нөсхәсендә, Римлыларга язган хатында, рәсүл Паул «патшалык» дигән сүзне бер генә тапкыр, ә «яхшы хәбәр» дигән төшенчәне 12 тапкыр кулланган. (Римлыларга 14:17 не укы.) Бу хатта Паул яхшы хәбәрнең нинди ягына еш игътибар иткән? Ни өчен бу яхшы хәбәр әһәмиятле? Һәм ни өчен без кешеләргә «Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне» вәгазьләгәндә моны истә тотарга тиеш? (Марк 1:14; Рим. 15:16; 1 Тес. 2:2).

Рим мәсихчеләре өчен кирәк булган белем

4. Римда сак астында булганда Паул нәрсә турында вәгазьләгән?

4 Паул беренче тапкыр кулга алынгач, аны Римда сак астында тотканнар. Ул кешеләр белән нинди темаларга сөйләшкән? Моңа игътибар итеп үзебезгә сабак алырбыз. Инҗилдә язылганча, аның янына яһүдләр килгәч ул аларга 1) Аллаһы Патшалыгы хакында аңлаткан һәм 2) Гайсә турында дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышкан. Нәтиҗәсе нинди булган? «Кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар». Аннары Паул үзе килүчеләрнең барысын да кабул итеп, аларга 1) Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләгән һәм 2) Раббы Гайсә Мәсих турында өйрәткән (Рәс. 28:17, 23—31). Күренеп тора, Паул Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләгән. Ләкин тагын нәрсәгә ул басым ясаган? Ул Патшалык турындагы хәбәрнең төп ягына — Гайсәнең Аллаһы ниятендәге роленә игътибар иткән.

5. Паул Римлыларга язган хаты буенча, кешеләргә нәрсә турында белергә кирәк?

5 Бар кешеләргә Гайсә турында белергә һәм аңа иман итәргә кирәк. Римлыларга язган хатында Паул моңа игътибар иткән. Башта ул Аллаһы турында, «Аның Улы хакындагы Яхшы хәбәрне белдереп, Аңа бөтен рухым белән хезмәт итәм» дип, язган. Аннары ул: «[Мин] яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул — һәр иман итүчегә... котылу өчен Аллаһының кодрәте»,— дип өстәгән. Соңрак ул үзе «сөйләгән Яхшы хәбәр буенча, кешеләрнең серләрен Гайсә Мәсих аркылы Аллаһы хөкем итәчәк» вакыт турында әйткән. Һәм болай дигән: «Мин Иерусалимнан Иллүрикүн өлкәсенә кадәр йөреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем» (Рим. 1:9, 16; 2:16; 15:19) *. Сезнеңчә, ни өчен Паул римлыларның игътибарын Гайсә Мәсихкә юнәлткән?

6, 7. Рим җыелышының барлыкка килүе һәм кемнәрдән торганы турында нәрсә әйтеп була?

6 Без Рим җыелышының ничек барлыкка килгәнен белмибез. Бәлкем, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган яһүдләр һәм прозелитлар Римга, мәсихчеләр булып кайткандыр (Рәс. 2:10, 11). Ә, бәлкем, сәүдә иткән һәм сәяхәт иткән мәсихчеләр Римда хакыйкатьне тараткандыр. Һәрхәлдә, якынча б. э. 56 елында Паул үз хатын язганда, җыелыш анда инде күптән оештырылган булган (Рим. 1:8). Бу җыелыш нинди кешеләрдән торган?

7 Кайберәүләр чыгышы буенча яһүдләр булган. Мәсәлән, Паул Андроник белән Юнияне «кардәш-ыруларым» дип сәламләгән. Римда яшәгән Әкүл һәм аның хатыны Прискиллә дә шулай ук яһүдләр булган (Рим. 4:1; 9:3, 4; 16:3, 7; Рәс. 18:2). Ләкин күп кенә кардәшләр, күрәсең, яһүдләр булмаган. Кайберәүләр «кайсар сараендагылар», ягъни кайсарның хезмәтчеләре я вак түрәләре, булгандыр (Флп. 4:22; Рим. 1:5, 6; 11:13).

8. Рим мәсихчеләре нинди авыр хәлдә булган?

8 Чыгышларына карамастан Римдагы һәр мәсихче аяныч хәлдә булган, һәм безнең һәрберебез дә шундый ук хәлдә. Паул моны болай дип сурәтләгән: «Барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар» (Рим. 3:23). Аңлашыла, Паулның хатын укыган бар кешеләргә үзләренең гөнаһлы булганнарын танырга һәм Аллаһының аларны коткарыр өчен күргән чарасына иман итәргә кирәк булган.

Кешеләргә гөнаһлы булганнарын танырга кирәк

9. Паул яхшы хәбәрнең нинди искиткеч нәтиҗәсе турында әйткән?

9 Римлыларга язган хатының башында Паул яхшы хәбәрнең искиткеч нәтиҗәсе турында әйткән: «[Мин] Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул — һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу өчен Аллаһының кодрәте бит». Әйе, котылу мөмкин булган. Паул: «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк»,— дигән. Димәк, бу төп хакыйкать буенча, иман да кирәк булган (Рим. 1:16, 17; Гәл. 3:11; Евр. 10:38). Ләкин котылуга китерә алган бу яхшы хәбәр ничек «барысы да гөнаһ кылдылар» дигән сүзләр белән бәйле?

10, 11. Ни өчен Римлыларга 3:23 тәге фикер кайберәүләргә билгеле булса, башкалар өчен билгеле түгел?

10 Кеше, котылыр өчен кирәкле иманны үстергәнче, үзенең гөнаһлы икәнлеген танырга тиеш. Аллаһыга ышанып үскән һәм Изге Язмалар белән таныш булган кешеләргә үзләренең гөнаһлы булуы турындагы фикер сәер түгелдер. (Вәгазьче 7:20 не укы.) Алар моның белән ризамы яисә юкмы, һәрхәлдә алар Паулның «барысы да гөнаһ кылдылар» дигән сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгәнен аңлый (Рим. 3:23). Әмма вәгазьләгәндә без бу сүзләрне аңламаучы күп кенә кешеләрне очратырга мөмкин.

11 Кайбер илләрдә туып үскән кешеләр үзләре турында гөнаһта туган я гөнаһ мирас итеп алган дип уйламый. Әлбәттә, алар хаталар ясаганын, үзләрендә тискәре сыйфатларның булуын һәм кайбер начар эшләр эшләгәннәрен таныйдыр. Һәм алар башкаларның да шундый ук хәлдә икәннәрен күреп тора. Шулай да алар үскән шартлары аркасында ни өчен андый хәлдә булганнарын чынлыкта аңламый. Ә кайбер телләрдә берәр кеше турында гөнаһ кылучы диелсә, кешеләр аның турында ул җинаятьче я һич булмаса кагыйдәләр бозучы дип уйларга мөмкин. Күренеп тора, андый җәмгыятьтә үскән кеше үзе турында Паул әйткән мәгънәдә гөнаһ кылучы дип уйламас.

12. Ни өчен күпләр бар кешеләрнең дә гөнаһлы булуларына ышанмый?

12 Хәтта христиан динен тоткан илләрдә дә күпләр кешеләрнең гөнаһлы булуларына ышанмый. Ни өчен? Алар, кайчакта чиркәүгә йөрсә дә, Изге Язмаларда Адәм белән Хаува турында язылган хәбәрне уйдырма я әкият дип саный. Башкалар исә алласыз җәмгыяттә үскән. Алар Аллаһының барлыгына шикләнә һәм шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең кешеләр өчен әхлакый нормалар куйганын һәм бу нормаларны тотмау гөнаһ кылуга тиң икәнлеген аңламый. Ниндидер мәгънәдә, алар беренче гасырда Паул «өметсез һәм Аллаһысыз» дип сурәтләгән кешеләргә охшаш (Эфес. 2:12).

13, 14. а) Аллаһыга ышанмаган һәм үзләрен гөнаһ кылучылар дип санамаган кешеләрнең акланырга дәлилләре юк икәнлегенә бер сәбәп нинди? б) Андый ышанмау күпләрне нәрсәгә китерә?

13 Римлыларга язган хатында Паул Аллаһыга ышанмаган һәм үзләрен гөнаһ кылучылар дип санамаган кешеләрнең, ул чакта да һәм хәзер дә, акланырга дәлилләре юк икәненә ике сәбәп китергән. Беренче сәбәп: дөньядагы бар иҗади эшләр Барлыкка Китерүченең барлыгын раслый. (Римлыларга 1:19, 20 не укы.) Бу Паулның Римнан еврейләргә язган хатындагы мондый сүзләренә туры килә: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган» (Евр. 3:4). Бу сүзләр Галәмне «бар кылган» Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтә.

14 Шуңа күрә нык инану белән Паул җансыз потларга табынган кешеләрнең, шул исәптән борынгы исраиллеләрнең, «акланырга дәлилләре юк» дип әйткән. Шуны ук табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырып, үз тәннәрен азгын эшләргә биргән ирләр һәм хатын-кызлар турында да әйтеп була (Рим. 1:22—27). Паул «яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да — барысы да гөнаһ хакимлеге астында» диеп, бик урынлы нәтиҗә ясаган (Рим. 3:9).

Эчке шаһит

15. Бар кешеләр нәрсәгә ия, һәм бу аларга ничек тәэсир итә?

15 Ни өчен кешеләр гөнаһлы булуларын һәм бу авыр хәлдән чыгу юлына мохтаҗ икәннәрен танырга тиеш? Римлыларга язылган хатта моңа тагын бер сәбәп ачыклана. Аллаһы борынгы Исраилгә биргән кануннар җыентыгын искә алып, Паул болай дип язган: «Канунны белә торып гөнаһ кылганнар канун буенча хөкем ителәчәкләр» (Рим. 2:12). Үз фикер йөртүен дәвам итеп, ул Аллаһы кануны белән таныш булмаган башка халыклар я этник төркем кешеләре еш «табигый тойгылары белән канун буенча» эшләгәннәренә игътибар итә. Ни өчен андый кешеләр гадәттә якын туганнары белән якынлык кылудан, кеше үтерүдән һәм урлаудан тыела? Паул моның сәбәбен күрсәткән: аларның вөҗданнары бар. (Римлыларга 2:14, 15 не укы.)

16. Ни өчен вөҗданның булуы кеше гөнаһ кылудан тыелачак дигән сүз түгел әле?

16 Шулай да кешенең эчке шаһит булып хезмәт итүче вөҗданы булса да, кеше аның җитәкчелеге буенча эш итәчәк дигән сүз түгел әле. Моны борынгы Исраилнең мисалы күрсәтә. Исраиллеләрнең Аллаһыдан бирелгән вөҗданнары һәм урлау белән зина кылуга каршы махсус кануннары булса да, алар еш кына үз вөҗданнарын да һәм Йәһвәнең Канунын да бозган (Рим. 2:21—23). Алар икеләтә гаепле булган һәм шулай итеп Аллаһының нормаларын һәм ихтыярын үтәмичә, һичшиксез гөнаһлылар булган. Бу аларның Барлыкка Китерүче белән мөнәсәбәтләренә җитди зыян китергән (Лев. 19:11; 20:10; Рим. 3:20).

17. Римлыларга язылган хатта нинди дәртләндерү бар?

17 Без карап чыккан фикерләрдән кешелекнең Чиксез кодрәт Иясе алдындагы хәле өметсез кебек тоелырга мөмкин. Безнең турыда да шуны ук әйтеп була. Әмма Паул юатучы сүзләр дә әйткән. Давытның Мәдхия 31:1, 2 дә язылган сүзләрен китереп, рәсүл болай дип язган: «Явыз эшләре кичерелгән, гөнаһлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле. Раббы тарафыннан гөнаһлары исәпкә алынмаган кеше сәгадәтле» (Рим. 4:7, 8). Әйе, Аллаһы, үзенең гадел нормаларын бозмыйча, гөнаһларның кичерелүен мөмкин иткән.

Яхшы хәбәр Гайсәгә тупланган

18, 19. а) Паул Римлыларга язган хатында яхшы хәбәрнең нинди ягына игътибар иткән? б) Патшалык фатихаларына ирешер өчен, без нәрсәне танырга тиеш?

18 Йәһвә кешелекне коткарыр өчен күргән чара турында уйланганда, сез, бәлкем: «Бу чыннан да яхшы хәбәр!» — дип әйтерсез. Әйе, бу шулай, һәм ул Паул Римлыларга язган хатында басым ясаган яхшы хәбәрнең мөһим ягын исебезгә төшерә. Инде әйтелгәнчә, ул болай дип язган: «[Мин] Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул — һәр иман итүчегә... котылу өчен Аллаһының кодрәте» (Рим. 1:15, 16).

19 Бу яхшы хәбәр Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен үтәүгә тупланган. Паул «Яхшы хәбәр буенча, кешеләрнең серләрен Гайсә Мәсих аркылы Аллаһы хөкем итәчәк» көнне көткән (Рим. 2:16). Моны әйтеп, ул «Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгының» яки Аллаһының Патшалык аша башкарачак эшләренең әһәмиятен киметмәгән (Эфес. 5:5). Ләкин, ул күрсәткәнчә, Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында булачак фатихаларга шатланып яшәр өчен, без 1) Аллаһы алдында гөнаһлы булуыбызны һәм 2) ни өчен гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, безгә Гайсә Мәсихкә иман итәргә кирәк икәнен танырга тиеш. Кеше, моны аңлап кабул иткәч, һәм бу аңа нинди өмет бирә икәнен күргәч: «Әйе, бу чыннан да яхшы хәбәр!» — дип кычкырачак.

20, 21. Ни өчен без вәгазьләгәндә Римлыларга язылган хатта басым ясалган яхшы хәбәрне истә тотарга тиеш, һәм моның нәтиҗәсе нинди булачак?

20 Мәсихче буларак хезмәтебезне үтәгәндә, без һичшиксез яхшы хәбәрнең бу ягын онытмаска тиеш. Паул Ишагыйянең: «Аңа иман итүче беркем оятка калмас»,— дигән сүзләрен китереп, Гайсә турында әйткән (Рим. 10:11; Ишаг. 28:16). Гайсә турындагы төп хәбәр, бәлкем, гөнаһ турында Изге Язмаларда әйтелгән сүзләрне белгән кешеләр өчен таныштыр. Әмма башкалар өчен бу бөтенләй яңа хәбәр булачак, чөнки аларның культурасында бу билгеле түгел я гомумән алганда моңа ышанмыйлар. Андый кешеләр Аллаһыга һәм Изге Язмаларга ышана башлагач, аларга Гайсәнең ролен аңлатырга кирәк булачак. Киләсе мәкаләдә Римлыларга язылган хатның 5 нче бүлегендә Паул яхшы хәбәрнең бу ягы турында фикер йөртүен ничек дәвам итә икәнен карап чыгарбыз. Сез бу өйрәнүнең хезмәтегездә файдалы булачагын күрерсез.

21 Римлыларга язылган хатта кат-кат искә алынган бу яхшы хәбәрне, «һәр иман итүчегә... котылу өчен Аллаһының кодрәте» булып торган яхшы хәбәрне, эчкерсез кешеләргә аңларга ярдәм итү зур шатлык китерә! (Рим. 1:16). Моннан тыш, без Паулның Римлыларга 10:15 тә китергән мондый сүзләре белән риза булган кешеләрне очратырга шатбыз: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!» (Ишаг. 52:7).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Моңа охшаш сүзләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка китапларда да бар (Марк 1:1; Рәс. 5:42; 1 Көр. 9:12; Флп. 1:27).

Хәтерлисезме?

• Римлыларга язылган хатта яхшы хәбәрнең нинди ягына игътибар ителә?

• Безгә башкаларга нәрсәне аңларга ярдәм итәргә кирәк?

• «Мәсих хакындагы Яхшы хәбәр» безгә һәм башкаларга ничек фатихалар китерә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге сүзләр]

Римлыларга язылган хатта басым ясалган яхшы хәбәр Гайсәнең Аллаһы ниятендәге мөһим ролен үз эченә ала

[9 биттәге иллюстрация]

Без барыбыз да гөнаһлы булып туганбыз!