Йәһвә — «Тынычлык Аллаһысы»
Йәһвә — «Тынычлык Аллаһысы»
«[Йәһвә] тынычлык Аллаһысы» (1 КӨР. 14:33).
1, 2. Яратылыш китабының 32 һәм 33 нче бүлекләрендә нинди киеренке хәл турында язылган, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
БУ ХӘЛ Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы Йаббок ермагы үзәнлеге янында Пенуил тирәсендә була. Эсау үзенең игезәк энесе Ягъкубның өйгә кайтуы турында хәбәр ишетә. 20 ел элек Эсау үз энесенә үзенең беренче булып туу хокукын саткан булган. Ягъкуб Эсауның ачуы һаман да басылмаган һәм ул аны үтерергә тели дип курка. Эсау үз энесен каршыларга 400 кешесе белән килә. Ягъкуб 550 дән артык мал-туарын аерым көтүләргә бүлеп, бүләк итеп бер-бер артлы Эсауга җибәрә. Һәрбер терлек көтүен алып барган Ягъкубның хезмәтчеләре Эсауга бу энеңнән бүләк дип әйтә.
2 Ниһаять, очрашу вакыты килеп җитә! Ягъкуб кыю гына Эсауга таба атлый, һәм бер генә тапкыр түгел, ә җиде тапкыр җиргә кадәр иелә. Ягъкуб үз абыйсының күңелен йомшартыр өчен инде иң мөһимен эшләгән булган. Ул Йәһвәгә дога кылып, Эсауның кулыннан коткаруын сораган. Йәһвә аның догасына җавап биргәнме? Әйе, биргән. «Эсау аның каршысына йөгереп килеп, муенына сарылды, үбәргә тотынды»,— дип әйтелә Тәүратта (Ярат. 32:11—20; 33:1—4).
3. Ягъкуб белән Эсау очрагыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
3 Ягъкуб белән Эсау очрагыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Җыелыштагы тынычлыкка янаган проблема туганда без эчкерсез һәм гамәли тырышлыклар куярга тиеш. Ягъкуб Эсау белән тынычлык булдырырга тырышкан. Ул моны үз абыйсына Ярат. 25:31—34; Евр. 12:16). Әмма Ягъкубның куйган бар тырышлыклары мәсихче кардәшләребез белән тынычлык саклар өчен, без күпме көч куярга тиеш икәнебезне күрсәтә. Шулай ук бу мисал күрсәткәнчә, хак Аллаһы безнең тынычлык булдырыр өчен дога кылып куйган тырышлыкларыбызны фатихалый. Изге Язмаларда безне тынычлык урнаштыручылар булырга өйрәтүче бик күп башка мисаллар да бар.
каршы гөнаһ кылганы һәм аның алдында гафу үтенергә тиеш булганы өчен эшләгәнме? Юк. Эсауның беренче булып туу хокукына исе дә китмәгән, һәм ул аны Ягъкубка бер тәлинкә ясмык ашына саткан (Безнең өчен иң яхшы үрнәк
4. Аллаһы кешелекне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен нинди чара күргән?
4 Йәһвә — «тынычлык Аллаһысы» — тынычлык урнаштыруда искиткеч үрнәк булып тора (1 Көр. 14:33). Йәһвәнең үзе белән безгә тыныч мөнәсәбәтләр булдыру мөмкин булсын өчен нинди бәя түләгәне турында уйлап карыйк. Без, Адәм белән Хауваның гөнаһлы буыннары булганга, үлемгә лаек (Рим. 6:23). Шулай да Йәһвә, үзенең бөек яратуыннан чыгып, безне коткарыр өчен, чара күргән. Ул үзенең яраткан Улын, камил кеше булып тусын өчен, җиргә җибәргән. Һәм Улы моңа теләп буйсынган. Ул Аллаһының дошманнарына үзен үтерергә юл куйган (Яхъя 10:17, 18). Хак Аллаһы үзенең яраткан Улын терелткән, һәм аннан соң ул Атасына үзенең түгелгән канының бәясен тапшырган. Бу бәя тәүбә иткән гөнаһлы кешеләрне мәңгелек үлемнән коткарыр өчен йолым булырга тиеш булган. (Еврейләргә 9:14, 24 не укы.)
5, 6. Гайсәнең түгелгән каны Аллаһы белән гөнаһлы кешелек арасындагы бозылган мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итә?
5 Аллаһы Улының йолым корбаны Йәһвә белән гөнаһлы кешелек арасындагы бозылган мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итә? «Ул дучар булган җәза безгә тынычлык китерде, һәм без аның яралары белән савыктырылдык»,— дип әйтелә Ишагыйя 53:5 тә. Аллаһының дошманнары булып саналыр урынына тыңлаучан кешеләр хәзер Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләргә ия була ала. «Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә» (Эфес. 1:7).
6 Изге Язмаларда: «Аллаһы бөтен тулылыкның Улында яшәвен мәгъкуль күрде»,— дип әйтелә. Менә ни өчен Мәсих Аллаһы ниятенең үтәлүендә төп роль уйный. Ә Йәһвәнең нияте нинди? Бу — Гайсә Мәсихнең «түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып... һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыру». Аллаһы үзе белән тыныч мөнәсәбәтләргә китергән «һәр нәрсә» — бу «җирдә һәм күктә булган» бар нәрсәләр. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? (Көл. 1:19, 20).
7. «Җирдә һәм күктә булган һәр нәрсә» нәрсәне аңлата?
7 Йолым ярдәмендә майланган мәсихчеләр Аллаһы уллары буларак «акланган, дип игълан ителгән», һәм «Аллаһы белән... [аларның арасында] татулык мөнәсәбәте урнаша». (Римлыларга 5:1 не укы.) Алар — «күктә булган һәр нәрсә», чөнки аларның күктә яшәргә өметләре бар, һәм алар җир өстеннән «патшалык итәчәк» һәм Аллаһының руханилары булып хезмәт итәчәк (Ачыл. 5:10). Ә «җирдә... булган һәр нәрсә» — бу ахыр чиктә җирдә мәңгелек тормышка ирешәчәк тәүбә иткән кешеләр (Мәд. 36:29).
8. Йәһвәнең үрнәге җыелышта проблемалар туганда сезгә тынычлыкны сакларга ничек ярдәм итә?
8 Паул, Йәһвәнең коткару чарасы өчен үзенең эчкерсез рәхмәтен белдереп, Эфестәге майланган мәсихчеләргә болай дип язган: «Чиксез шәфкатьле Аллаһы... безне, яман эшләребез аркасында үлеләрне дә, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз» (Эфес. 2:4, 5). Безнең күктә я җирдә яшәргә өметебез бармы, һәрхәлдә, без Аллаһыга мәрхәмәте һәм юмарт игелеге өчен бик бурычлы. Кешелеккә үзе белән татулашырга мөмкинлек бирер өчен Йәһвәнең нинди бәя түләгәнен карап чыкканда йөрәкләребез рәхмәт хисе белән тула. Кайчак без җыелыштагы бердәмлеккә янаган авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Ул чакта Аллаһының үрнәге турында рәхмәт хисе белән уйлану безне тынычлык урнаштыручылар булырга әллә дәртләндерергә тиеш түгелме?
Ибраһим белән Исхак мисалларыннан өйрәнәбез
9, 10. Ибраһим башкалар белән тынычлык сакларга теләгәнен ничек күрсәткән?
9 Ыруг башлыгы Ибраһим турында Изге Язмаларда болай диелә: «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән Аллаһы тарафыннан хак саналды... Шулай итеп, ул „Аллаһы дусты“ дип аталды» (Ягък. 2:23). Ибраһимның иманы аның тынычлык яратучан булганыннан күренә. Мәсәлән, Ибраһимның көтүләре күбәйгәч, аның көтүчеләре һәм аның бертуган абыйсының улы Лутның көтүчеләре арасында киеренкелек туган (Ярат. 12:5; 13:7). Ибраһим белән Лут бер-берсеннән аерылырга булган. Ибраһим бу четерекле хәлдә үзен ничек тоткан? Үзенең олырак булуыннан һәм Аллаһы алдындагы дәрәҗәсеннән файдаланып, Лутка нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтер урынына, Ибраһим үзен чын тынычлык урнаштыручы итеп тоткан.
10 «Моннан соң минем белән синең арада, минем көтүчеләрем белән синең көтүчеләрең арасында низаг-бәхәскә урын калмасын,— дигән Ибраһим Лутка.— Чөнки без кардәшләр». Аннары Ибраһим болай дип өстәгән: «Бөтен җир йөзе синең күз алдыңда түгелмени? Аерылып кит син миннән. Син сулга китсәң, мин уңга китәрмен. Син уңга китсәң, мин сулга китәрмен». Лут бу җирнең бик уңдырышлы өлешен үзенә сайласа да, Ибраһим аңа үпкә тотмаган (Ярат. 13:8—11). Соңрак бу җиргә һөҗүм иткән дошманнар Лутны әсирлеккә алып киткәч, Ибраһим бер дә икеләнмичә аны коткарган (Ярат. 14:14—16).
11. Ибраһим филистиләр белән тынычлыкны ничек саклаган?
11 Ибраһимның Кәнган җирендәге күрше филистиләр белән тыныч яшәр өчен нәрсә эшләгәне турында уйланыйк. Филистиләр Ибраһимның хезмәтчеләре Беер-Шебада казыган коены «тартып алган». Дүрт патшаны җиңеп, Лутны коткарган кеше нәрсә эшләр? Ибраһим сугыш куптарып, үз коесын кайтара алыр иде, әмма ул берни дә эшләмәскә булган. Вакыт узгач, филистиләр патшасы Ибраһим янына тынычлык турында килешү төзергә дип килгән. Ул Ибраһимның үзенең нәселенә яхшы мөгамәләдә булу турында ант итүен сораган. Һәм шул вакытта гына Ибраһим аңа тартып алынган коесы турында үпкәсен белдергән. Моны ишеткәч, патша шаккаткан һәм Ибраһимга коены кайтарган. Ибраһим исә бу җирдә мөсафир булып тыныч кына яшәвен дәвам иткән (Ярат. 21:22—31, 34).
12, 13. а) Исхак үз атасыннан ничек үрнәк алган? б) Йәһвә Исхакның тынычлык саклар өчен куйган тырышлыкларын ничек фатихалаган?
12 Ибраһимның улы Исхак, үз атасы кебек, тынычлык яратучан булган. Бу аның филистиләр белән мөгамәләсеннән күренә. Ачлык аркасында Исхак өйдәгеләре белән Нәгебнең сусыз җирләрендәге Беер-Лахай-Ройдан төньякка, Герарга, филистиләрнең уңдырышлырак җирләренә күчкән. Анда Йәһвәнең фатихасы белән Исхак үз басуыннан мул уңыш җыйган һәм аның көтүләре арткан. Филистиләр аңардан көнләшә башлаган. Алар, Исхакның үз атасы кебек гөрләп яшәвен теләмәгәнгә, Ибраһимның коллары ул җирләрдә казыган барлык коеларны күмеп җир белән тигезләгән. Ахыр чиктә филистиләр патшасы Исхакка үзләре яныннан китәргә кушкан. Тынычлык сөючән Исхак аңа буйсынган (Ярат. 24:62; 26:1, 12—17).
13 Исхак ераграк китеп, үз чатырларын Ярат. 26:17—25).
корган, һәм аның көтүчеләре анда яңа кое казыган. Филистиләр бу су аларныкы дип әйткән. Үз атасы, Ибраһим, кебек, Исхак кое өчен бәхәсләшеп тормаган, ә үз кешеләреннән яңа кое казыткан. Филистиләр бу кое да аларныкы дигән. Тынычлык саклар өчен, Исхак бу урынны да калдырып, башка җиргә китеп барган. Анда аның хезмәтчеләре тагын бер кое казыган һәм Исхак аны Рехобот дип атаган. Вакыт узгач, ул Беер-Шебаның уңдырышлырак җирләренә күченеп киткән. Анда Йәһвә аны фатихалаган һәм аңа болай дигән: «Курыкма, Мин синең яныңда. Мин сине мөбарәк кылам, колым Ибраһим хакына синең нәсел варисларыңны үрчеткәннән-үрчетәчәкмен» (14. Исхак, филистиләр патшасы үзе белән тынычлык килешүен төзергә теләгәндә, ничек үзен тынычлык урнаштыручы итеп күрсәткән?
14 Исхак үз хезмәтчеләре казыган барлык коелардан су алу хокукы өчен һичшиксез көрәшә алган. Чөнки Йәһвә аның белән булган. Хәтта филистиләр патшасы да моны таныган. Ул хезмәтчеләре белән Исхак янына Беер-Шебага килгән һәм аңа: «Без Раббының синең янда булуын ачык күрдек»,— диеп, аның белән тынычлык килешүе төзергә теләгән. Янә Исхак бәхәсләшүгә караганда тынычлык саклауны яхшырак дип тапкан. Ул чакта да Исхак үзен тынычлык урнаштыручы итеп күрсәткән. Тәүратта болай диелә: «Исхак мәҗлес җыйды, кунаклар ашап-эчеп сыйландылар. Иртәгесен таңнан торып, Исхак белән үзара ант итештеләр, аннары хуҗаның рөхсәте белән исән-имин хәлдә кайтып киттеләр» (Ярат. 26:26—31).
Ягъкубның яраткан улыннан өйрәнәбез
15. Ни өчен Йосыфның абыйлары аның белән дусларча сөйләшә алмаган?
15 Исхакның улы Ягъкуб «тыйнак бер адәм» булып үскән (Ярат. 25:27). Инде әйтелгәнчә, Ягъкуб үз абыйсы Эсау белән тынычлык урнаштырырга тырышкан. Һичшиксез, Ягъкуб моңа тынычлык яратучан атасы Исхактан өйрәнгән. Ә Ягъкубның уллары турында нәрсә әйтеп була? 12 улы арасыннан Ягъкубның иң яратканы Йосыф булган. Йосыф тыңлаучан һәм ихтирамлы угыл булып үскән. Ул үз атасының файдасы турында тирән кайгырткан (Ярат. 37:2, 14). Әмма Йосыфның абыйлары аңардан шулхәтле көнләшкән ки, хәтта аның белән дусларча сөйләшә алмаган. Алар Йосыфны коллыкка сатып җибәргән һәм аталарын алдап, аны ерткыч хайван ботарлаган дип әйткәннәр (Ярат. 37:4, 28, 31—33).
16, 17. Йосыф үзенең тынычлык яратучан булганын абыйларына ничек күрсәткән?
16 Йәһвә һәрвакыт Йосыф белән булган. Вакыт узгач, Йосыф Мисырда югары дәрәҗәле, фиргавеннән соң икенче кеше булып киткән. Ачлык аркасында Йосыфның абыйлары Мисырга килгәч, аны Мисыр түрәсе киемендә танымаган (Ярат. 42:5—7). Йосыф үз абыйларыннан, үзенә һәм атасына карата каты бәгырьле булганнары өчен, җиңел генә үч кайтара алыр иде. Әмма Йосыф үч алмаган, ә алар белән тынычлык урнаштырырга тырышкан. Аларның үкенүләрен күргәч, ул аларга ачылган һәм болай дигән: «Мине монда сатып җибәрүегез өчен хәсрәт чигеп, үкенеп газапланмагыз. Чөнки сез инсаннарның гомерләрен саклап калу өчен Аллаһы мине монда сездән алданрак күндерде». Аннары ул елый-елый үз абыйларының һәрберсен кочагына алып үпкән (Ярат. 45:1, 5, 15).
17 Аталары Ягъкуб үлгәннән соң, Йосыфның абыйлары ул үзләреннән үч алырга теләр дип уйлаган. Алар аңа үз борчылуларын әйтеп биргәч, Йосыфның «күзләре яшькә манчылган» һәм ул аларга: «Курыкмагыз! Сезне дә, балаларыгызны да карап-ризыкландырып торырмын»,— дип әйткән. Тынычлык яратучан Йосыф аларны «тынычландырган, аларның күңелләренә хуш килердәй сүзләр сөйләгән» (Ярат. 50:15—21).
«Безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган»
18, 19. а) Бу мәкаләдә каралган тынычлык урнаштыручылар мисалларыннан сез нәрсәгә өйрәндегез? б) Алдагы мәкаләдә нәрсә каралачак?
18 Паул болай дип язган: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Рим. 15:4). Йәһвәнең гаҗәеп үрнәгеннән, шулай ук Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф турындагы хәбәрләрдән без нәрсәгә өйрәндек?
19 Йәһвәнең үзе белән гөнаһлы кешелекне татулаштыру өчен эшләгәннәре турында рәхмәт хисе белән уйлану, безне бар көчебезне куеп башкалар белән тынычлыкта яшәргә әллә дәртләндермиме? Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф мисаллары ата-аналар үз балаларына яхшы яктан тәэсир итә алганнарын күрсәтә. Өстәвенә, бу мисаллардан күренгәнчә, Йәһвә тынычлык урнаштырырга омтылган кешеләрнең тырышлыкларын фатихалый. Шуңа күрә, Паулның Йәһвә турында «тынычлык Аллаһысы» дип әйткәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк! (1 Көринтлеләргә 14:33 не укы.) Ни өчен безгә тынычлыкка омтылырга кирәк? Без ничек тынычлык урнаштыручылар була алабыз? Бу сораулар алдагы мәкаләдә каралачак.
Сез нәрсә белдегез?
• Ягъкуб Эсау белән очрашыр алдыннан тынычлыкны булдырыр өчен, нәрсә эшләгән?
• Йәһвәнең үзе белән кешелекне татулаштыру өчен эшләгәннәре сезне нәрсәгә дәртләндерә?
• Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф мисалларыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[23 биттәге иллюстрацияләр]
Эсау белән тынычлык булдырыр өчен Ягъкуб нинди иң мөһим адым ясаган?