Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахка керү-кермәүгә кагылышлы акыллы киңәшләр

Никахка керү-кермәүгә кагылышлы акыллы киңәшләр

Никахка керү-кермәүгә кагылышлы акыллы киңәшләр

«Мин моны... Раббы өчен әдәпле рәвештә, чын күңелдән бирелеп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә яшәвегезне теләп... сөйлим» (1 КӨР. 7:35).

1, 2. Ни өчен ялгыз булу һәм никахка керү турында әйткәндә, Изге Язмалардан җитәкчелек эзләргә кирәк?

ШАТЛЫК, өметләрнең җилгә очуы, борчылулар — бу кешеләр еш кына капма-каршы җенес кешесе белән мөнәсәбәтләрендә кичергән хис-тойгылар. Мондый төрле хисләрне уңышлы кичереп чыгар өчен, безгә Аллаһының җитәкчелеген эзләргә кирәк, ләкин моңа башка сәбәпләр дә бар. Ялгыз булуы белән канәгать булган мәсихчене гаиләсе я дуслары никахка керергә өндәргә мөмкин. Башкалары, бәлкем, никахка керергә телидер дә, ләкин үзләренә туры килгән кешене әле очратмаган. Кайберәүләргә ир я хатын вазифаларын үтәргә әзерләнер өчен җитәкчелек кирәк. Шулай ук ялгыз һәм никахта булган мәсихчеләр җенси әхлак белән бәйле сынауларга очрый.

2 Моның барысы безнең бәхетле булуыбызга да, Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә дә тәэсир итә. Көринтлеләргә язган беренче хатының 7 нче бүлегендә Паул ялгыз һәм никахта булганнарга җитәкчелек биргән. Ул мәсихчеләрне «Раббы өчен әдәпле рәвештә, чын күңелдән бирелеп», игътибарларын читкә юнәлтмичә яшәргә дәртләндерергә теләгән (1 Көр. 7:35). Аның бу мөһим сорауларга кагылышлы киңәшләрен карап чыкканда, үзеңнең шартларыңда — никахтамы син, юкмы — Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен мөмкинлекләр эзләргә тырыш.

Җитди ихтыяри карар

3, 4. а) Никахта булмаган дус я туган турында чиктән тыш борчылу нинди авырлыкларга китерергә мөмкин? б) Паулның киңәше никахка акыллы карашта булырга ничек ярдәм итә?

3 Беренче гасырдагы яһүдләр җәмгыятендәге кебек, бүгенге күп кенә культураларда никахка керүгә зур әһәмият бирелә. Билгеле бер яшькә җитеп яшь егет я кыз никахка керми икән, дуслары һәм туганнары аның турында борчылып, аңа төрле киңәшләр бирә башлый. Алар аңа тормыш иптәшен тагын да активрак эзләргә киңәш итәргә һәм берәрсен тәкъдим итәргә дә мөмкин. Алар хәтта аларны хәйләләп очраштырып, таныштырырга мөмкин. Алай эш итү кайчак уңайсыз хәлгә китерә, дуслыкны җимерә һәм рәнҗү хисләре тудыра.

4 Паул беркайчан да башкаларны никахка керергә дә, ялгыз калырга да мәҗбүр итмәгән (1 Көр. 7:7). Ул, хатыны булмаса да, Йәһвәгә шатлык белән хезмәт иткән, ләкин шул ук вакыт башкаларның никахка керү хокукын хөрмәт иткән. Бүген дә һәр мәсихче никахка керергәме, юкмы икәнен үзе хәл итә. Башкалар аларга бу яктан басым ясарга тиеш түгел.

Ялгыз булуның уңай яклары

5, 6. Ни өчен Паул мәсихчеләргә ялгыз булып калырга киңәш биргән?

5 Көринтлеләргә язган сүзләрендә Паулның ялгыз булуга уңай карашы игътибарга лаек. (1 Көринтлеләргә 7:8 не укы.) Өйләнмәгән булса да, Паул, христиан дөньясындагы өйләнмәскә нәзер биргән руханилардан аермалы буларак, никахта булганнардан үзен өстен тотмаган. Рәсүл никахта булмаган күп кенә мәсихчеләрнең хезмәтләрендә булган өстенлегенә басым ясаган. Бу нәрсә аңлата?

6 Ялгыз мәсихче Йәһвәгә хезмәт итүдә еш кына никахта булган мәсихче үз өстенә ала алмаган вазифаларны кабул итә ала. Паулның «яһүд булмаганнарның рәсүле» булырга махсус өстенлеге булган (Рим. 11:13). Рәсүлләр китабының 13—20 бүлекләрен укыганда аның һәм башка миссионерларның төрле җирләрдә вәгазьләп, җыелышлар оештырганнары турында белеп була. Хезмәттә Паул бүген бик азлар гына очраган авырлыклар кичергән (2 Көр. 11:23—27, 32, 33). Ләкин күпләргә Мәсихнең шәкертләре булып китәргә ярдәм итүдән килгән шатлык аның бар авырлыкларын каплаган (1 Тес. 1:2—7, 9; 2:19). Паул, гаиләле булган булса, башкарган барлык эшләрен үти алыр идеме? Юктыр.

7. Кияүдә булмаган апа-кардәшләр Патшалык эшләре хакына үз шартларыннан ничек файдалана? Мисал китерегез.

7 Никахта булмаган күп кенә мәсихчеләр ялгыз булуларыннан файдаланып, Патшалык хакына күпне башкара. Кияүдә булмаган Сара белән Лимбания Боливиядә яши һәм пионерлар булып хезмәт итә. Алар күп еллар вәгазьләнмәгән бер авылга күченгән. Ул җирдә ут булмаган. Алар болай дип сөйли: «Анда радио һәм телевизор булмаганга, кешеләрнең яраткан шөгыльләренә, буш вакытларын китап-журнал укып уздыруга, бернәрсә дә комачауламый». Авылдагы кайбер кешеләр аларга үзләре һаман да укыган Йәһвә Шаһитләренең иске басмаларын күрсәткән. Һәрбер йортта диярлек кызыксынучылар булганга, апа-кардәшләргә бөтен авылны йөреп чыгарга авыр булган. Олы яшьтәге бер хатын аларга: «Йәһвә Шаһитләре безгә килеп җиткән икән, ахыр якын, күрәсең»,— дигән. Тиздән бу авылдагыларның кайберәүләре җыелыш очрашуларына йөри башлаган.

8, 9. а) Паул ялгызлыкның уңай яклары турында әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан? б) Никахта булмау нинди өстенлекләр бирә?

8 Әлбәттә, никахта булган мәсихчеләр дә, вәгазьләр өчен авыр территорияләрдә яхшы хәбәрне таратып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ләкин хезмәттәге кайбер вазифаларны гаиләләре һәм балалары булмаган пионерлар өчен үтәү җиңелрәк. Паул җыелышларга хатлар язганда анда яхшы хәбәрне таратуда әле эшләнәсе эш күп икәнен белгән. Ул шәкертләр булдыру эшендә барысының да, үзе кебек, шатлыклы булуын теләгән. Шуңа күрә никахка кермичә Йәһвәгә хезмәт итүне Паул яхшырак дип күргән.

9 Кушма Штатларда пионер булып хезмәт итүче бер ялгыз апа-кардәш болай дип язган: «Кайберәүләр никахта булмаганнар бәхеткә ирешә алмый дип саный. Ләкин мин шуны әйтә алам: чын бәхет кешенең Йәһвә белән дуслыгына бәйле. Ялгызлык корбан булса да, аннан яхшы итеп файдалансаң, ул — искиткеч бүләк». Бәхет табу турында әйткәндә, ул болай дип өстәгән: «Ялгызлык бәхеткә ирешер өчен киртә түгел, ә баскыч була ала. Мин беләм, Йәһвә беркемне дә, ялгызын да, никахтагысын да, үзенең назлы яратуыннан аермый». Хәзер ул Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган илдә шатлык белән хезмәт итә. Син ялгыз булсаң, үз шартларыңны башкаларны өйрәтү эшендә күбрәк катнашыр өчен куллана аласыңмы? Куллана алсаң, син дә ялгызлык — бу Йәһвәдән бик кыйммәтле бүләк икәнен күрерсең.

Никахка керү теләге

10, 11. Йәһвә никахка керергә теләгән, ләкин туры килгән кешене әле тапмаган хезмәтчеләренә ничек булыша?

10 Күп кенә тугры Шаһитләр, берникадәр вакыт Йәһвәгә ялгыз хезмәт иткәннән соң, никахка керергә ниятләнеп йөри. Изге Язмаларда болай диелә: «Әгәр берәү җенси теләкләрен тезгенлектә тота алмый дип уйласа, һәм аның өчен никахка керү яхшырак булса, аеруча аның яшьлек чоры инде үткән икән, теләгәнен кылсын, гөнаһ булмас. Андыйлар өйләнешсеннәр» (1 Көр. 7:36, ЯД). Бу яктан җитәкчелек кирәклеген аңлаганга, алар үзләренә туры килгән кешене табар өчен, Йәһвәдән ярдәм сорый.

11 Синең Йәһвәгә, үзең кебек, бөтен җаны белән хезмәт итәргә теләгән кешене табасың килә икән, аңа моның турында дога кыл (Флп. 4:6, 7). Көтәргә күпме генә туры килмәсен, өметеңне өзмә. Яратучан Аллаһыбызга Ярдәмчеңә буларак өметеңне багла, һәм ул синең ихтыяҗларыңны исәпкә алып, сиңа эмоциональ яктан булышачак (Евр. 13:6).

12. Ни өчен мәсихче никахка керү тәкъдиме турында җитди уйларга тиеш?

12 Никахка керергә теләгән мәсихчегә рухилыгы шик уяткан я хәтта Йәһвә Шаһите булмаган кеше тәкъдим ясарга мөмкин. Синең белән дә шундый хәл булса, исеңдә тот: тормыш иптәшен дөрес сайламау аркасында барлыкка килгән авыр кичерешләр ялгыз булганда кичергән хисләргә караганда көчлерәк булырга мөмкин. Һәм никахка кергәч, уңышлы булырмы ул юкмы, син үзеңне тормыш иптәшең белән гомерлеккә бәйлисең (1 Көр. 7:27). Өметсезлектән соңыннан терсәгеңне тешләрлек карар кабул итмә. (1 Көринтлеләргә 7:39 ны укы.)

Никахка аек карарга әзер бул

13—15. Өйләнешкәнче никахта авырлыклар тудыра алган нинди сорауларны карап чыгу мөһим?

13 Паул, мәсихчеләргә Йәһвәгә ялгыз булып хезмәт итүне киңәш иткән булса да, гаилә корырга теләгән имандашларын хөкем итмәгән. Аның Аллаһы тарафыннан рухландырылган киңәше аларга никах тормышында булачак авырлыкларга әзер булырга һәм никах бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә.

14 Кайбер парларга алдагы гаилә тормышына аек караш белән карарга кирәк. Йөрешкәндә ике кеше үз мәхәббәтләрен гаять үзенчәлекле, гаҗәеп дип санарга һәм ул аларны гомергә бәхетле итәчәк дип уйларга мөмкин. Алар хыялларга бирелеп һәм аларның бәхетен бернәрсә дә җимерә алмас дип ышанып кавышалар. Андый караш дөрес түгел. Романтик мөнәсәбәтләр гаилә тормышын бизәсә дә, никахта булачак авырлыклардан сакламый. (1 Көринтлеләргә 7:28 не укы.) *

15 Яңа гына өйләнешкән күп кенә яшьләр мөһим сорауларга карашлары аерылып торганын ачыклагач, гаҗәпләнә һәм хәтта аларның өметләре өзелә. Мәсәлән, акча сарыф итү, буш вакыт үткәрү, яшәү урыны һәм әти-әниләренә бару турында әйткәндә, аларга уртак фикергә килү авырдыр. Һәм аларның һәрберсендә бер-берсенең ачуын чыгарган кимчелекләр бар. Йөрешкәндә андый мөһим сорауларга еш кына тиешле игътибар бирелми, ләкин соңрак бу никахтагы киеренкелеккә сәбәп булырга мөмкин. Шунлыктан, өйләнешкәнче, андый сорауларны хәл итү яхшы булыр иде.

16. Ни өчен ирле-хатынлы тормыштагы авырлыкларны чишү юллары турында бер фикергә килергә тиеш?

16 Никахлары бәхетле булсын өчен, ирле-хатынлы авырлыкларны бергә хәл итәргә тиеш. Алар үз балаларын ничек тәрбияләргә һәм олы яшьтәге ата-аналары турында ничек кайгыртырга икәнен бердәм фикергә килергә тиеш. Гаиләдәге кыенлыклар аркасында килеп чыккан киеренкелек ир белән хатынны бер-берсеннән ераклаштырырга тиеш түгел. Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану күп кенә проблемаларны чишәргә, хәл ителмәгән авырлыкларны кичерергә һәм, шатлыкны югалтмыйча, бергә калырга ярдәм итә (1 Көр. 7:10, 11).

17. Ирле-хатынлы нинди «дөньяви эшләр» турында кайгыртырга тиеш?

17 Паул 1 Көринтлеләргә 7:32—34 тә никахның тагын бер ягына игътибар итә. (Укы.) Гаиләдәгеләргә «дөньяви эшләр турында», мәсәлән, азык-төлек, кием-салым, яшәү урыны һәм рухи булмаган башка нәрсәләр турында кайгыртырга туры килә. Ни өчен алай? Абый-кардәш буйдак булганда үзен, бәлкем, тулысынча хезмәткә багышлаган булгандыр. Ләкин өйләнгәч, ул күпмедер вакытын һәм көчен үз хатыны турында кайгыртыр өчен бирергә һәм шулай итеп аңа ярарга тырышырга тиеш. Хатын турында да шуны ук әйтеп була. Йәһвә, зирәк булганга, андый кайгырту кирәк икәнен аңлый. Ул шуны белә: ир белән хатын өйләнешкәнче хезмәткә сарыф иткән вакытларының ниндидер өлешен бер-берсе турында кайгыртыр өчен бүлеп куйсалар гына, аларның никахы уңышлы булачак.

18. Башкалар белән вакыт үткәрү турында әйткәндә, өйләнешкәч нинди үзгәрешләр ясарга кирәк булыр?

18 Ләкин никахка керү башка үзгәрешләргә дә китерә. Ир белән хатын элек Аллаһыга хезмәткә багышлаган күпмедер вакытларын һәм көчләрен бер-берсе турында кайгыртыр өчен кулланалар икән, алар шулай ук башкалар белән үткәргән буш вакытларын да кыскартырга тиеш түгелме? Өйләнгән ир үз дуслары белән спорт белән элеккечә күп шөгыльләнсә, хатын нәрсә хис итәр иде? Ә хатын үзенең дус кызлары белән яраткан шөгыленә күп вакыт бүлеп куйса, ир нәрсә уйлар иде? Тиздән аларның һәрберсе үзләрен калдырылган, бәхетсез һәм сөелмәгән кеше итеп сизә башларга мөмкин. Ир белән хатын никах бәйләнешләрен ныгытыр өчен көчләреннән килгәнне эшләсәләр, андый хәл булмаячак (Эфес. 5:31).

Йәһвә әхлакый сафлыкны таләп итә

19, 20. а) Ни өчен никахтагылар әхлаксызлык кылу коткысыннан азат түгел? б) Бер-берсен озак вакыт күрмичә яшәгән ирле-хатынлылар нинди куркынычка дучар була?

19 Йәһвәнең хезмәтчеләре әхлакый сафлыкны сакларга тәвәккәл. Кайберәүләр бу яктан авырлыклардан качар өчен никахка керергә карар итә. Ләкин никахка керү үзеннән-үзе җенси бозыклыктан яклау бирми. Изге Язмалар язылган чорда ныгытылган шәһәрдә аның эчендә булганнар гына яклау тапкан. Кеше ул шәһәрдән чыгып киткән булса, аны юлбасарлар һәм талаучылар талап үтерә алган. Нәкъ шулай ук ирле-хатынлы да, гаиләгә Нигез Салучы алар өчен урнаштырган җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы чикләрдән чыкмаса гына, әхлаксызлыктан яклау таба.

20 Паул бу чикләр турында 1 Көринтлеләргә 7:2—5 тә әйткән. Хатынның үз ире белән генә җенси мөнәсәбәтләргә керергә махсус хокукы бар; шуны ук ире турында да әйтеп була. Алар һәрберсе «үз бурычын» үтәргә тиеш. «Бурыч» — бу никахтагы кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр. Әмма кайбер ирләр һәм хатыннар бер-берсеннән озакка аерылып, мәсәлән, отпускны төрле җирләрдә үткәреп яисә читкә китеп эшләп, бер-берсен бу «бурычтан» мәхрүм итәләр. Җенси «тотнаксызлыктан» кеше Шайтан тәэсиренә бирелеп, фәхешлек кылса, никадәр аяныч булыр иде. Йәһвә үз гаиләләре турында, никахларының иминлеген куркыныч астына куймыйча, кайгырткан гаилә башлыкларын фатихалый (Мәд. 36:25).

Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану файда китерә

21. а) Ни өчен никахка керү-кермәү белән бәйле карарларны кабул итү авыр? б) 1 Көринтлеләргә 7 нче бүлектәге киңәшләр безгә нинди файда китерә ала?

21 Никахка керү-кермәү белән бәйле карарлар — кеше кабул итәчәк карарларның иң авырлары. Һәрбер кешедә булган камилсезлек кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң күп проблемалар тудыра. Шуңа күрә хәтта Йәһвә хуплаган һәм фатихалаган кешеләр дә, никахтамы алар юкмы, өметләр өзелүдән тулысынча котыла алмый. 1 Көринтлеләргә 7 нче бүлектә язылган акыллы киңәшләрне кулланып, андый проблемаларны киметеп була. Ялгыз булып калырга теләгән кеше дә, никахка керергә теләгән кеше дә Йәһвә күзлегеннән «яхшы эшли». Изге Язмаларда: «Никахка керүче дә яхшы эшли, ә инде никахка кермәүче тагын да яхшырак эшли»,— дип әйтелә (1 Көр. 7:38, ЯД). Аллаһы хуплавын алу безнең өчен иң бөек максат. Аның илтифаты булса, син аның яңа дөньясында яшәячәксең. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә бүген киң таралган киеренкелек белән проблемалар булмаячак.

[Искәрмә]

^ 14 абз. «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның 2 нче бүлеген, 16—19 абзацларны кара.

Сез җавап бирә аласызмы?

• Ни өчен без башкаларны никахка керергә димләргә тиеш түгел?

• Йәһвәнең никахта булмаган хезмәтчесе үз вакытын иң яхшы итеп ничек куллана ала?

• Йөрешкәндә егет белән кыз никахтагы авырлыкларга ничек әзерләнә ала?

• Ни өчен никахка керү үзеннән-үзе җенси бозыклыктан яклау бирми?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрацияләр]

Никахта булмаган мәсихчеләр, үз вакытларын хезмәтләрен киңәйтер өчен кулланып, шатлык таба

[16 биттәге иллюстрация]

Өйләнешкәннән соң нинди үзгәрешләр ясарга туры килер?