Гайсәнең рәсүлләреннән уяу булырга өйрәнегез
«Минем белән бергә уяу булыгыз» (МАТ. 26:38).
1—3. Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы төнендә рәсүлләр ничек уяу булмаган, һәм аларның үз хаталарыннан сабак алганнарын нәрсә күрсәтә?
ГАЙСӘНЕҢ җирдәге тормышының соңгы төнендә булган вакыйгаларны күз алдыбызга китерик. Гайсә яраткан урыннарының берсенә, Иерусалимның көнчыгышында урнашкан Гетсимәни бакчасына килә. Аның белән бергә аның тугры рәсүлләре. Гайсәне күп нәрсә борчый, шуңа күрә ул дога кылыр өчен аулак урын эзли (Мат. 26:36; Яхъя 18:1, 2).
2 Гайсә рәсүлләрнең өчесен — Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, Гетсимәни бакчасына эчкәрәк керә. «Монда көтегез һәм Минем белән бергә уяу булыгыз!» — дип әйтә ул аларга һәм читкәрәк китеп дога кыла. Кире әйләнеп килгәч, ул дусларының йоклап утырганын күрә. Гайсә аларга кабат: «Уяу булыгыз»,— ди. Шулай да алар тагын ике тапкыр йокыга китә! Соңрак шул ук төнне рәсүлләрнең берсе дә рухи яктан уяу булып калмый. Алар хәтта Гайсәне ташлап качып китәләр! (Мат. 26:38, 41, 56).
3 Әлбәттә, соңрак рәсүлләр уяу булмаганнарына үкенә. Тиздән алар үз хаталарыннан сабак ала. Рәсүлләр китабыннан без аларның рухи яктан уяу булуда гаҗәеп үрнәк күрсәткәннәрен күрәбез. Бу аларның имандашларын да уяу булырга дәртләндерергә тиеш булган. Аеруча бүген безгә уяу булырга кирәк (Мат. 24:42). Әйдәгез, Рәсүлләр китабыннан уяу булырга ярдәм итүче үрнәк алырлык өч мисалны карап чыгыйк.
ГАЙСӘ КУШКАН УРЫННАРДА ВӘГАЗЬЛӘҮ
4, 5. Изге рух Паул һәм аның юлдашлары белән ничек җитәкчелек иткән?
4 Рәсүлләр Гайсә вәгазьләргә кушкан урыннарга барып, уяу булганнар. Инҗилдәге бер хәбәрдә Гайсәнең Йәһвә рухы ярдәмендә рәсүл Паул Рәс. 2:33). Әйдәгез аларның сәяхәтенә кушылыйк. (Рәсүлләр 16:6 —10 ны укы.)
һәм аның юлдашлары белән үзенчәлекле сәяхәтләре вакытында ничек итеп җитәкчелек иткәне турында әйтелә (5 Паул, Силас һәм Тимуте Гәләтиянең көньягында урнашкан Лустра шәһәреннән чыгып китә. Берничә көннән соң алар римлыларның бер зур юлына чыга; бу юл Азиянең күп кешеләр яшәгән көнбатыш районына алып бара. Алар шул юл белән Мәсих турында ишетергә тиеш меңләгән кешеләр яшәгән шәһәрләргә барырга тели. Әмма алар үз ниятләрен тормышка ашыра алмый. 6 нчы шигырьдә болай диелә: «Паул һәм аның белән булган кешеләр Фругия һәм Гәләтия аша киттеләр, чөнки Изге Рух аларга Асия өлкәсендә вәгазь сөйләтмәде». Изге рух безгә билгеле булмаган юл белән аларга Асия өлкәсендә вәгазьләргә комачаулаган. Күрәсең, Гайсә, Аллаһының изге рухы ярдәмендә, Паул белән аның юлдашларын башка якка алып китәргә теләгән.
6, 7. а) Паул юлдашлары белән Битуниягә якынлашкач, нәрсә булган? б) Шәкертләр нинди карарга килгән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
6 Бу ашкынучан сәяхәтчеләр кая юл тоткан? 7 нче шигырьгә игътибар итик: «Мусия төбәгенә килгәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны җибәрмәде». Асиядә вәгазьләргә рөхсәт булмагач, Паул үз юлдашлары белән төньякка киткән һәм Битуния төбәгендәге шәһәрләрдә вәгазьләргә уйлаган. Әмма анда якынлашкач, Гайсә кабат изге рух ярдәмендә аларны туктаткан. Алар моңа бик аптыраганнардыр. Алар нәрсә турында һәм ничек вәгазьләргә икәнен белгән, ә менә кайда вәгазьләргә икәнен белмәгән. Моны болай итеп аңлатып була: алар Асия өлкәсенә юлны ачучы ишеккә шакып караган, әмма ишек ачылмаган. Алар Битуниягә юлны ачучы ишеккә шакып караган, әмма монда да бернәрсә булып чыкмаган. Алар бирешкәнме? Һич тә юк!
7 Шул чакта бу ир-атлар бераз сәер булып күренгән карарга килгән. 8 нче шигырьдә: «Алар Мусиядән Троас шәһәренә килделәр»,— дип әйтелә. Бу сәяхәтчеләр көнбатышка борылып якынча 550 километр ара үткән һәм кайбер шәһәрләрне читтә калдырып, Македуниягә капка булып хезмәт иткән Троас портына барып җиткән. Шунда Паул юлдашлары белән өченче тапкыр ишеккә шакып караган. Һәм бу ишек киң итеп ачылган! 9 нчы шигырьдә болай дип язылган: «Төнлә Паул шундый бер күренеш күрде: македунияле берәү, Паулның Македуниягә килүе һәм аларга ярдәм итүе турында ялварып, аның каршында басып тора». Ахыр чиктә, Паул кайда вәгазьләргә икәнен аңлаган. Кардәшләр тоткарланмыйча Македуниягә киткән.
8, 9. Паулның сәяхәте турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була?
8 Бу хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Игътибар итегез: Паул Асия өлкәсенә киткәннән соң гына Аллаһы рухы аның юлын үзгәрткән. Паул Битуниягә якынлашканнан соң гына Гайсә аны башка якка алып киткән. Һәм ахыр чиктә, Паул Троаска килгәннән соң гына Гайсә аңа Македуниягә барырга кушкан. Җыелыш Башы буларак, Гайсә бүген дә шул рәвешчә безнең белән җитәкчелек итәргә мөмкин (Көл. 1:18). Әйтик, син пионер булып хезмәт итәргә яки вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җиргә күчәргә уйлыйсыңдыр. Әмма Гайсә Аллаһы рухы ярдәмендә бу максатыңа ирешер өчен билгеле адымнар ясаганнан соң гына синең белән, бәлки, җитәкчелек итәр. Мәсәлән, машина сулга я уңга борылсын өчен, ул барырга тиеш. Шул рәвешчә, хезмәтебезне киңәйтер өчен, без, бер урында тормыйча, бар көчебезне куйсак кына, Гайсә безнең белән җитәкчелек итәчәк.
9 Әмма тырышлыкларың шунда ук җимеш китермәсә, нәрсә эшләргә? Аллаһы рухы минем белән җитәкчелек итми дип шунда ук бирешергәме? Исеңә төшер: рәсүл Паул да тоткарлыкларга очраган. Шулай да ул, ачык ишекне тапканчы, эзләгән һәм шакыган. Син дә нык торып «хезмәт итү өчен» киң ачылган ишекне эзләсәң, Паул кебек бүләкләнерсең (ӨЗЛЕКСЕЗ ДОГА КЫЛУ
10. Уяу булып калыр өчен өзлексез дога кылу мөһим икәне нәрсәдән күренә?
10 Беренче гасыр мәсихчеләре дога кылу турында әйткәндә, уяу булганнар (1 Пет. 4:7). Уяу булып калыр өчен, догада өзлексез булу мөһим. Гетсимәни бакчасында кулга алыныр алдыннан, Гайсә өч рәсүленә әйткән сүзләрне искә төшерик: «Уяу булыгыз... дога кылыгыз» (Мат. 26:41).
11, 12. Һируд мәсихчеләрне, шул исәптән Петерне дә, ни өчен һәм ничек эзәрлекләгән?
11 Шул өч рәсүл арасында Петер дә булган, һәм соңрак ул кайнар догаларның көчен үзе татып караган. (Рәсүлләр 12:1— 6 ны укы.) Рәсүлләр китабының 12 нче бүлегендәге беренче шигырьләрдә Һируд патшаның, яһүдләрнең күңелен табар өчен, мәсихчеләрне эзәрлекләгәне турында әйтелә. Һируд Ягъкубның Гайсәгә аеруча якын рәсүл булганын белгән. Шуңа күрә Һируд «Яхъяның туганы Ягъкубны кылыч белән чабып» үтерткән (2 нче шигырь). Шулай итеп җыелыш яраткан рәсүлен югалткан. Кардәшләр өчен нинди зур сынау!
12 Аннары Һируд нәрсә эшләгән? 3 нче шигырьдә: «[Ул] бу эшнең яһүдләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды»,— дип әйтелә. Ләкин кайчак рәсүлләрне, шул исәптән Петерне дә, төрмә тота алмаган (Рәс. 5:17—20). Һируд моны бик яхшы белгәндер. Бу хәйләкәр идарәченең Петерне кулыннан ычкындырасы килмәгән. Ул Петерне «зинданга утыртты һәм, Коткарылу бәйрәменнән соң халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде» (4 нче шигырь). Күз алдыңа китер, Һируд Петерне ике сакчы арасына богаулап куйган, качмасын өчен, аны 16 сакчы көне-төне саклаган! Һируд Коткарылу бәйрәменнән соң халыкның күңелен табар өчен, Петерне җәзалап үтерергә җыенган. Андый авыр шартларда Петернең кардәшләре нәрсә эшләгән?
13, 14. а) Петер кулга алынгач, җыелыш нәрсә эшләгән? б) Дога кылу турында әйткәндә, Петернең имандашларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
13 Җыелыш нәрсә эшләргә икәнен яхшы белгән. 5 нче шигырьдә: «Петер зинданда сак астында булган вакытта иман итүчеләр бердәмлегендә аның өчен Аллаһыга бик тырышып дога кылдылар»,— дип әйтелә. Әйе, алар үзләренең яраткан кардәше өчен Аллаһыга ялварып, чын күңелдән дога кылганнар. Ягъкуб үтерелсә дә, алар өметсезлеккә бирелмәгән һәм дога кылуның файдасы юк дип уйламаган. Киресенчә, алар Йәһвә өчен тугры хезмәтчеләренең догалары бик кыйммәтле икәнен белгән. Аллаһы андый догаларга, алар аның ихтыяры буенча булса, җавап бирә (Ягък. 5:16; Евр. 13:18, 19).
14 Петернең имандашларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Уяу булыр өчен, үзебез турында гына түгел, ә кардәшләребез турында да дога кылырга кирәк (Эфес. 6:18). Сез авыр сынаулардан интеккән кардәшләрне беләсезме? Аларның кайберсе эзәрлекләнәдер, кайберсе безнең эшчәнлегебез тыелган илдә яшидер, ә кемдер табигать афәтләреннән зыян күрәдер. Без аларны үз догаларыбызда искә алабызмы? Ә, бәлки, сез авырлыклары күзгә әллә ни ташланып тормаган кардәшләрне беләсездер. Алар гаиләдәге авырлыклар, күңел төшенкелеге яки начар сәламәтлеге аракасында интегеп яшидер. Йәһвәгә кардәшләребез турында исемнәрен әйтеп, дога кылыр өчен, алар турында уйлансак, яхшы булыр иде (Мәд. 65:19).
15, 16. а) Йәһвә фәрештәсе Петерне төрмәдән ничек азат иткән? (Рәсемне кара). б) Ни өчен бу очрак турында уйлану безне юата?
15 Петер белән нәрсә булган? Төрмәдә үткәргән соңгы төнендә аның белән гаҗәеп хәлләр булган. (Рәсүлләр 12:7—11 не укы.) Күз алдыңа китер: Петер ике сакчы арасында йоклап ятканда, кинәт бүлмә эче яктырып китә. Бер фәрештә пәйда була, сакчылар, күрәсең, аны күрми. Фәрештә аны уята һәм ашыктыра башлый. Петернең кулларындагы богаулар җиңел генә шуып төшә! Аннары фәрештә Петерне төрмә бүлмәсеннән чыгара, һәм алар тышта торган сакчылар яныннан үтеп китеп, үзеннән-үзе ачылган тимер капкадан чыгып китә. Урамга чыгу белән фәрештә юкка чыга. Петер азат!
16 Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен коткарыр өчен көч-куәте җитәрлек икәне турында уйлану иманыбызны ныгыта. Әлбәттә, бүген без Йәһвә могҗиза эшләп үз хезмәтчеләрен коткарыр дип көтмибез, әмма аның үз көчен үз халкы файдасына кулланганына без бер дә шикләнмибез (2 Елъ. 16:9). Үзенең куәтле изге рухы ярдәмендә ул безгә һәркайсы сынауны кичереп чыгарга булыша ала (2 Көр. 4:7; 2 Пет. 2:9). Тиздән ул үз Улына иң куәтле төрмәдән — үлемнән — бихисап күп миллионлаган кешене азат итәргә вәкаләт бирәчәк (Яхъя 5:28, 29). Йәһвәнең вәгъдәләренә ышануыбыз безгә авырлыкларга очраганда гаҗәеп батырлык бирә ала.
КАРШЫЛЫКЛАРГА КАРАМАСТАН ТӨПЛЕ ШАҺИТЛЕК БИРҮ
17. Ашкынып һәм ашыгычлык белән вәгазьләүдә Паул нинди яхшы үрнәк күрсәткән?
17 Рәсүлләр төрле авырлыкларга карамастан, төпле шаһитлек биргән. Уяу булып калыр өчен, ашкынып һәм ашыгычлык белән вәгазьләү мөһим. Бу яктан рәсүл Паул яхшы үрнәк калдырган. Ул үзен аямыйча төрле җирләрдә сәяхәт иткән һәм күп җыелышлар оештырган. Аңа күп кенә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, ул ашкынуын бер дә югалтмаган һәм вәгазь эшенең ашыгыч булуын истә тоткан (2 Көр. 11:23—29).
18. Паул Римда сак астында булганда ничек шаһитлек бирүен дәвам иткән?
18 Рәсүлләр китабының 28 нче бүлегендә рәсүл Паул соңгы мәртәбә искә алына. Аны Римга алып киләләр, һәм ул Нерон белән очрашырга тиеш була. Паулны сак астында тоталар һәм, бәлки, бер сакчыга чылбырлап куялар. Әмма бу ашкынучан рәсүлне вәгазьләүдән туктата алган чылбырлар юк! Паул шаһитлек бирер өчен һәрвакыт мөмкинлекләр тапкан. (Рәсүлләр 28:17, 23, 24 не укы.) Өч көннән соң Паул яһүдләрнең башлыкларын шаһитлек бирер өчен чакырган. Шуннан соң ул, сайланган көнне, хәтта зуррак та шаһитлек биргән. 23 нче шигырьдә болай диелә: «Билгеләнгән көнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр [җирле яһүдләр] килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты».
19, 20. а) Ни өчен Паул шаһитлек бирүдә уңышлы булган? б) Кайберәүләр яхшы хәбәрне кабул итмәгәч, Паул нәрсә эшләгән?
19 Ни өчен Паул шаһитлек бирүдә уңышлы булган? 23 нче шигырьдә берничә сәбәп китерелә: ул 1) Аллаһы Патшалыгына һәм Гайсә Мәсихкә игътибар иткән, 2) тыңлаучыларына «дәлилләр китереп», күңел түрләренә ирешерлек итеп сөйләргә тырышкан, 3) Изге Язмалар нигезендә сөйләгән, 4) «иртәдән кичкә тикле» шаһитлек биреп, фидакарьлек рухы күрсәткән. Паул көчле шаһитлек биргән, әмма кайберәүләр аның хәбәрен кабул итмәгән. «Кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар»,— дип әйтелә 24 нче шигырьдә. Бу фикер каршылыкларына китергән, һәм кешеләр таралган.
20 Паул өметсезлеккә бирелгәнме? Һич тә юк! Рәсүлләр 28:30, 31 дә болай диелә: «Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм янына килүчеләрнең барысын да кабул итте. Ул кыюлык белән һәм каршылыкларга очрамыйча Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм Раббы Гайсә Мәсих хакында өйрәтте». Аллаһы тарафыннан рухландырылган Рәсүлләр китабы шундый уңай сүзләр белән тәмамлана.
21. Өйдә сак астында торган Паулдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
21 Рәсүл Паул безгә нинди үрнәк калдырган? Өйдә сак астында торганда, Паулның өйдән-өйгә вәгазьләргә мөмкинлеге булмаган. Шулай да ул уңай караш саклаган һәм үзе янына килүчеләргә вәгазьләгән. Бүген дә үз иманнары өчен төрмәдә утыручы күп кенә кардәшләребез шатлыкларын югалтмый һәм вәгазьләүләрен дәвам итә. Кайбер кадерле кардәшләребез, бәлкем, олы яшь яки авырулар аркасында үз өйләреннән чыкмаска я хәтта картлар йортларында яшәргә мәҗбүр. Мөмкинлекләре булганда алар табибларга, үзләренә килгән кешеләргә һәм башкаларга вәгазьли. Аларның йөрәкләре Аллаһы Патшалыгы турында төпле шаһитлек бирергә тели. Без аларның башкарган эшләрен бик кадерлибез!
22. а) Рәсүлләр китабыннан файда алырга безгә нинди басма ярдәм итә? (Өстәге рамканы кара). б) Бу дөнья төзелешенең ахырын көткән арада сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
22 Әйе, Изге Язмаларда Рәсүлләр китабында искә алынган рәсүлләрдән һәм беренче гасырдагы башка мәсихчеләрдән уяу булуда күпкә өйрәнеп була. Бу дөнья төзелешенең ахырын көткән арада әйдәгез кыюлык һәм ашкыну белән шаһитлек бирүдә алардан үрнәк алырга тәвәккәл булыйк. Бүгенге көндә Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирүдән зуррак хөрмәт юк! (Рәс. 28:23).
[Өйрәнү өчен сораулар]
[13 биттәге рамка]
«РӘСҮЛЛӘР КИТАБЫ — МИНЕМ ӨЧЕН ИНДЕ БӨТЕНЛӘЙ ИКЕНЧЕ КИТАП»
«Аллаһы Патшалыгы турында төпле шаһитлек бирегез» дигән китапны укып чыккач, күчеп йөрүче бер күзәтче үзенең хисләрен мондый сүзләр белән белдергән: «Рәсүлләр китабы — минем өчен инде бөтенләй икенче китап. Мин Рәсүлләр китабындагы хәбәрләр аша күп тапкырлар кулыма шәм тотып пыялалары сөртелмәгән күзлек киеп «йөргәндәй» булган идем. Хәзер исә мин аларның матурлыгын кояш нурларының яктылыгы астыныда күргәндәй булдым».
[12 биттәге иллюстрация]
Фәрештә Петерне зур тимер капка аша үткәргән