Син ничек киңәшләр бирәсең?
Син ничек киңәшләр бирәсең?
Башкаларның синнән кайчан да булса киңәш сораганы бармы? Мәсәлән, мондый сораулар: «Миңа нәрсә эшләргә? Миңа бу очрашуга барыргамы? Эш баскычы буйлап күтәрелергәме? Никахлашырга дип бу кеше белән йөрешергәме?»
Эчкерсез кешеләр синнән дуслары, гаиләсе, хәтта Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итә алган карарлар кабул итүдә ярдәм сорарга мөмкин. Андый чакта син нәрсәгә нигезләнеп җавап бирерсең? Гадәттә, син башкаларга ничек киңәш бирәсең? Кешенең соравы мөһимме, юкмы — «тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер» (Гыйб. сүз. 15:28). Киңәш бирүдә Изге Язмаларга нигезләнгән биш принцип ярдәм итә. Аларны карап чык.
1 Кеше хәленә төшенергә тырыш
«Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән — ахмак; һәм хурлыгы да аның үзенә булыр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 18:13).
Яхшы киңәш бирә алыр өчен, безгә ярдәм сораучының хәлен һәм карашын аңларга кирәк. Мәсәлән, әгәр берәү шалтыратып синнән йортыңа барып җитәр өчен иң яхшы юлны сораса, аңа ярдәм итәр өчен, сиңа нәрсәне белергә кирәк булыр? Кешенең хәзер кайда икәнен белмичә, аңа иң яхшы бару юлын тәкъдим итә алырсыңмы? Әлбәттә юк! Шуның кебек үк дөрес киңәш я җитәкчелек бирер алдыннан кешенең хәзер «кайда булуын», ягъни аның хәлен һәм карашын белергә кирәк. Кеше хәленең сиңа билгеле булмаган яклары була аламы? Алар синең киңәшеңә тәэсир итәргә мөмкинме? Андый якларны белмәсәк, киңәшебез кеше хәлен тагы да кискенләштерергә мөмкин (Лүк 6:39).
Ул тикшерүләр үткәргәнме? Киңәш сораучы кешегә шулай ук мондый сораулар бирү акыллы булыр: «Син Изге Язмалардагы нинди принципларны кулланырга уйлыйсың? Сорауны хәл итү юлларының нинди яхшы һәм начар яклары бар? Нинди тикшерүләр син инде үткәрдең? Җыелыш өлкәннәре, әти-әниең яки синең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүче кардәш сиңа инде ничек ярдәм итте?»
Бу сорауларга җавап безгә кешенең үз соравына җавапны табар өчен, күпме тырышлыклар куйганын күрергә ярдәм итәр. Шулай ук киңәш биргәндә без башкаларның элегрәк әйткәннәрен исәпкә алачакбыз. Өстәвенә, без кешенең үзе ишетергә теләгән, ягъни «колакларына ятышлы», киңәшләр бирүчене эзләмиме икәнен күрербез (2 Тим. 4:3).
2 Җавап бирергә ашыкма.
«Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөөләргә... ашыкмаска тиеш» (ЯГЪК. 1:19).
Кешегә ярдәм итәм дип, без җавапны шунда ук бирергә мөмкин. Ләкин мәсьәлә буенча тирән тикшерүләр үткәрелмәгән булса, алай эшләү акыллы булыр идеме? Гыйбрәтле сүзләр 29:20 дә болай диелә: «Ашыгып сөйләүче кешене күргәнең бармы? Андый кешегә караганда ахмакта өмет күбрәк».
Мәсьәләне чишәргә дип бирергә теләгән киңәшең, Аллаһы зирәклегенә тулысынча туры килгәненә инаныр өчен, вакыт бүлеп куй. Үзеңә мондый сорау бир: «Минем фикерләү рәвешемдә „бу дөньяның рухы“ һәм аңа хас булган фикерләү рәвеше чагылмыймы?» (1 Көр. 2:12, 13). Шуны исеңдә тот: кешегә булышыр өчен, кайвакыт яхшы ниятләр генә аз. Гайсәгә бирелгән авыр йөкләмә турында белгәч, рәсүл Петер аңа мондый киңәш биргән: «Сине Аллаһы сакласын, Раббым! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!» Петернең бу сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була? Сөйләргә ашыкканда, хәтта эчкерсез кешеләр дә «Аллаһы уйларын түгел, ә кешенекен» белдерергә мөмкин (Мат. 16:21—23). Ярдәмчел булу яхшы, әмма шуны исеңдә тот: Аллаһы зирәклеге белән чагыштырганда безнең тәҗрибәбез бик аз. Шуңа күрә әйтер алдыннан уйлану мөһим (Әюб 38:1—4; Гыйб. сүз. 11:2).
3 Басынкы бул һәм Аллаһы Сүзен куллан.
«Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек өөрәткән булса, шулай сөөләвемне белерсез»? (ЯХЪЯ 8:28).
Син: «Синең урыныңда булсам, мин...»,— дип әйтәсеңме? Мәсьәләне чишү юлы гади булып күренсә дә, Гайсәнең басынкы һәм тыйнак булуда калдырган үрнәгенә иярсәң, яхшы булыр иде. Аның бер кешедә дә булмаган бөек зирәклеге һәм тәҗрибәсе булган, әмма шулай да ул: «Мин Үземнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында... Ата Миңа әмер бирде»,— дигән (Яхъя 12:49, 50). Гайсәнең өйрәткәннәре һәм киңәшләре һәрчак Атасының ихтыяры буенча булган.
Мәсәлән, Лүк 22:49 да без, Гайсәне кулга алганда шәкертләре, аны яклар өчен, сугышыргамы-юкмы дип аңардан сораганнары турында укыйбыз. Ул вакытта шәкертләренең берсе кылычын кулланган. Шул ук вакыйга сурәтләнгән Маттай 26:52—54 тә әйтелгәнчә, Гайсә андый шартларда да шәкертләренә Йәһвәнең ихтыярын аңлатыр өчен вакыт тапкан. Яратылыш 9:6 дагы принципларны һәм 21 нче Мәдхия белән Ишагыйя 53 нче бүлектәге пәйгамбәрлекләрне белеп, Гайсә, һичшиксез, тормышны саклаучы һәм Йәһвәне сөендерүче акыллы җитәкчелек бирә алган.
4 Мәсихче басмаларны куллан.
«Шулай итеп, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган»? (МАТ. 24:45).
Гайсә мөһим рухи ризыкны таратучы итеп ышанычлы хезмәтче сыйныфын билгеләгән. Мөһим сораулар буенча киңәшләр һәм җитәкчелек бирергә кирәк булганда, син Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар буенча тикшерү үткәрер өчен вакыт бүлеп куясыңмы?
Һәрвакыт кул астыңда булган «Күзәтү манарасы басмаларының индексында» һәм «Күзәтү манарасы китапханәсендә» * күп һәм җиңел аңлаешлы мәгълүмат бар. Андый бай мәгълүмат белән кулланмау нинди хата булыр иде! Меңнәрчә темалар һәм аларга китерелгән күп мәкаләләр киңәш эзләүчеләр өчен ярдәм булып тора. Башкаларга Изге Язмалардагы принципларны тикшерергә һәм Аллаһы Сүзе нигезендә уйланырга ярдәм итүдә син никадәр оста? GPS-навигатор кешегә үзенең кайда булганын билгеләргә ярдәм иткән һәм кирәкле урынга илткән юлны күрсәткән кебек, тикшерү үткәрер өчен кораллар да, кешегә үзенең хәзерге хәлен һәм тормыш юлында ничек калырга икәнен аңларга ярдәм итә ала.
Күп кенә өлкәннәр вәгазьчеләрне кирәкле мәкаләләрне табар өчен «Индексны» я «Күзәтү манарасы китапханәсен» кулланырга өйрәтә. Шулай итеп алар кардәшләргә Изге Язмаларны тормышларында кулланырга булыша. Андый ярдәм вәгазьчеләргә туган проблемаларын чишәргә генә түгел, ә тикшерүләр үткәрү гадәтләрен һәм Йәһвә биргән рухи ризыкка ышанычларын үстерергә булыша. Шулай эшләп алар «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәләр» (Евр. 5:14).
5 Башкалар өчен карарлар кабул итүдән саклан.
«Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш»? (ГӘЛ. 6:5).
Нинди киңәш буенча эш итәргә? Моны ахыр чиктә һәр кеше үзе сайларга тиеш. Йәһвә үзенең принциплары буенча безгә эш итәргәме, юкмы — үзебезгә сайларга ирек биргән (Кан. 30:19, 20). Кайбер мәсьәләләрне хәл итәр өчен Изге Язмаларның берничә принцибын кулланырга туры килер, һәм, ахыр чиктә, киңәш сораучы кеше карарны үзе кабул итәргә тиеш. Киңәш сораучы кешенең проблемасына яисә яшенә карап, без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Минем аның соравына җавап бирергә хакым бармы?» Кайбер килеп чыккан хәлләрне җыелыштагы өлкәннәр хәл итсә, ә мөрәҗәгать итүче яшүсмер булганда, аңа әти-әнисе ярдәм итсә яхшырак булыр иде.
[Искәрмә]
^ 20 абз. Бүгенге көндә «Күзәтү манарасы басмаларының электрон китапханәсе» 39 телдә, ә «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» 45 тән артык телдә бар.
[8 биттәге рамка/иллюстрация]
Гаилә белән гыйбадәт кылу үткәрер өчен тема
Сиңа күптән түгел генә бирелгән сорауларның берсен нигә гаилә белән гыйбадәт кылу өчен тема итеп сайламаска? Син андый сорауны биргән кешегә ярдәм итә алган, нинди мәкаләләрне һәм Изге Язмалардагы нинди принципларны күрсәтә алыр идең? Мәсәлән, бер кардәш никахлашырга дип берәр кеше белән йөрешу турында сорау бирә ди. «Индексны» (рус) я «Күзәтү манарасы китапханәсен» (рус) кулланганда башта бу мәсьәләгә туры килгән теманы сайла. Мәсәлән «Индекста» «Йөрешү» («Свидания») я «Никах» («Брак») кебек темалар бар. Аннан соң бу тема астындагы мәкаләләргә туры китереп бирелгән исемлекне карап чык. Бу исемлекне карап чыккач, эзләгән соравыңа яхшырак туры килгән тема юкмы икән дип «Шулай ук кара» («Смотри также») дигән бүлекчәгә игътибар ит.
[9 биттәге рамка]
Йәһвәнең үз оешмасы аша биргән җитәкчелеге ярдәмендә, без яхшы киңәшне бирә дә, кабул итә дә алабыз. Вәгазьче 12:11 дә болай диелә: «Зирәкләрнең сүзе — сөңге кебек, тупламыш сүзләре — кагылган кадак кебек; һәм алар безгә һәммәбезнең бердәнбер Чубаны булган Алла тарафыннан күндерелгән». Яратудан чыгып бирелгән акыллы киңәш «сөңге» (җигә торган хайваннарны дөрес якка борыр өчен очлы таяк) кебек, эчкерсез кешеләрне дөрес якка алып бара. Нык биналар «кадаклар» ярдәмендә төзелгән кебек, яхшы киңәш кешегә дөрес, төпле карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Акыллылар үзләренең бердәнбер Көтүчеләре Йәһвәнең акыллылыгын чагылдырган «тупламыш сүзләрен» тикшерүдә шатлык табалар.
Киңәш бирүдә Көтүчебездән үрнәк алырга тырыш. Киңәш сораучыларны тыңлый да белү, һәм хәлебездән килгәнчә аларга ярдәм дә итү — безнең өчен зур хөрмәт! Безнең киңәшебез Изге Язмаларның принципларына нигезләнсә, ул файдалы булачак һәм киңәш сораучыга мәңгелек тормышка ирешергә ярдәм итәчәк.