Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезне Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасын

Сезне Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасын

«Бүген кемгә хезмәт итәчәгегезне сайлагыз» (ЙОШУА 24:15).

1—3. а) Ни өчен Йошуа безнең өчен яхшы үрнәк булып тора? б) Карарлар кабул иткәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?

БЕЗГӘ тормышыбызда күп кенә нәрсәләрне сайларга туры килә. һәм безгә игътибарлы булырга кирәк. Нинди тормыш юлы буенча барырга икәнен без үзебез сайлыйбыз. Әйтик, юл буйлап барганда юл кинәт кенә ике сукмак булып китә. Син кайсы сукмакны сайларсың? Максатың булса, бер сукмак сиңа шул максатыңа ирешергә булышыр, ә икенчесен сайласаң, үз максатыңнан ераклашырсың.

2 Изге Язмаларда андый хәлгә эләккән күп кенә кешеләрнең мисаллары китерелә. Мәсәлән, Кабил. Аңа сайларга кирәк булган: әллә ачуланырга, әллә ачуын тыярга (Ярат. 4:6, 7). Я, әйтик, Йошуа. Аңа я хак Аллаһыга, я ялган илаһларга табынуны сайларга кирәк булган (Йошуа 24:15). Йошуаның Йәһвәгә якын каласы килгән, шуңа күрә ул тиешле «сукмак» сайлаган. Ә Кабилнең андый теләге булмаган, һәм ул Йәһвәдән ераклаштыручы «сукмакны» сайлаган.

3 Кайчакта, карарлар кабул иткәндә, без юл чатында басып торган кешегә охшаш. Андый очракларда үз максатыңны исеңдә тот. Ә максатың — Йәһвәгә бар эшләрең белән дан китерү һәм аңардан ераклаштыра алган бар нәрсәдән качу. (Еврейләргә 3:12 не укы.) Бу һәм киләсе мәкаләдә без җиде өлкәне карап чыгарбыз һәм Йәһвәдән ераклашмас өчен нәрсә эшләргә икәнен күрербез.

ЭШ һӘМ КАРЬЕРА

4. Ни өчен гаиләбезне тәэмин итү бик мөһим?

4 Мәсихчеләр үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итәргә тиеш. Изге Язмаларда әгәр берәрсе үз гаиләсе турында кайгыртмый икән, ул имансыздан да яманрак була дип әйтелә (2 Тис. 3:10; 1 Тим. 5:8). Эш тормышыбызның мөһим өлеше булса да, сак булмасак, эш һәм карьера безне Йәһвәдән ераклаштырырга мөмкин. Ничек итеп?

5. Эш эзләгәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

5 Әйтик, син эш эзлисең ди. Син яшәгән җирдә эшне табу авыр булса, син үзеңә берәр эш тәкъдим итү белән аңа ризалашырсыңмы? Ә эш Изге Язмалардагы принципларга каршы килсә, нәрсә эшләргә? График я эшкә барыр өчен киткән вакыт мәсихче хезмәтеңә комачауламасмы я гаиләңнән читләштермәсме? Эшсез утырганчы, андый эшкә ризалашу яхшырак дип уйлап, ризалашырсыңмы? Шуны исеңдә тот: дөрес булмаган сукмактан китсәң Йәһвәдән ераклашырсың (Евр. 2:1). Эш эзләгәндә, я, бәлки, булганы турында уйланганда дөрес «сукмак» сайлар өчен нәрсә эшләргә?

6, 7. а) Эш турында әйткәндә кеше нинди максатларга омтылырга мөмкин? б) Сиңа Йәһвәгә якынлашырга нинди максат булыша ала, һәм ни өчен?

6 Өстә әйтелгәнчә, максатыңны исеңдә тот. Үзеңә мондый сорау бир: «Эш һәм карьера турында әйткәндә, максатым нинди?» Максатың Йәһвәгә хезмәт итәр өчен үзеңне һәм гаиләңне тәэмин итү булса, Йәһвә сине фатихалаячак (Мат. 6:33). Эшеңне кинәт югалтсаң я экономик кризиска эләксәң, Йәһвә сине калдырмаячак (Ишаг. 59:1). Ул үзенә «бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга» икәнен белә (2 Пет. 2:9).

7 Ә максатың байлык җыю гына булса? Бәлкем, уңышка ирешерсең дә, әмма андый «уңышларың» кыйбатка төшәр. (1 Тимутигә 6:9, 10 ны укы.) Акча я карьерага чиктән тыш зур игътибар биреп яшәсәң, алар сине Йәһвәдән ераклаштырачак.

8, 9. Эш турында әйткәндә, әти-әниләргә нәрсәне исәпкә алырга кирәк? Аңлатып бир.

8 Балаларың булса, аларга нинди үрнәк бирәсең? Моның турында уйлан. Алар синең өчен иң мөһиме эш икәнен күрәме яки алар синең өчен иң мөһиме Йәһвә белән дуслык икәнен күрәме? Алар дәрәҗә, абруй һәм байлык тормышыңда беренче урында тора икәнен күрсә, шундый ук куркыныч сукмак буйлап китмәсме? Алар сине, әти яки әни буларак, әзрәк хөрмәт итә башламасмы? Бер яшь мәсихче болай дип әйтә: «Әтием һәрвакыт бик күп эшләде. Башта, күрәсең, безнең турында кайгыртканга күп эшләгәндер. Бар нәрсәбез бар иде. Ләкин соңгы елларда нәрсәдер үзгәрде. Ул эшли дә эшли һәм өйгә кирәк булмаган кыйбат әйберләр сатып алып кайта. Хәзер без рухи максатларга дәртләндерүче гаилә булып түгел, ә күп акчалы гаилә булып билгеле. Әтием күп акча эшләгәнче, рухи яктан ныгытыр өчен күбрәк көч куйса, күпкә яхшырак булыр иде».

9 Әти-әниләр, эшегезгә чиктән тыш күп игътибар биреп, Йәһвәдән ераклашмагыз. Балаларыгыз өчен яхшы үрнәк булыгыз. Алар иң зур байлык материаль байлык түгел, ә рухи байлык икәненә ышанганыгызны күрсен (Мат. 5:3).

10. Эш сайлаганда яшьләргә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

10 Әгәр син яшь икән һәм үскәч нинди эшкә урнашырга микән дип уйланасың икән, дөрес сукмак сайларга нәрсә булышыр? Инде әйтелгәнчә, сиңа шуны билгеләргә кирәк: тормышыңда синең өчен иң мөһиме нәрсә? Берәр җирдә укып чыгарга һәм аннан соң эшкә урнашырга уйласаң, бу сиңа Патшалык эшләрендә күбрәк катнашырга булышырмы я сине Йәһвәдән ераклаштырырмы? (2 Тим. 4:10). Бәхетләре акчаның күплегенә бәйле булган бу дөнья кешеләре сыман буласың киләме? Яки синең Давыт сыман Йәһвәгә таянасың киләме? «Башта яшь идем, менә хәзер картайдым, гадел кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем»,— дип әйткән ул (Мәд. 36:25). Шуны исеңдә тот: бер сукмак сине Йәһвәдән ераклаштырыр, ә икенчесе сине иң яхшы тормышка алып барыр. (Гыйбрәтле сүзләр 10:22; Малахий 3:10 ны укы *.) Син кайсы сукмакны сайларсың *?

ЯЛ ИТҮ һӘМ КҮҢЕЛ АЧУ

11. Изге Язмаларда ял итү һәм күңел ачу турында нәрсә әйтелгән, ләкин без нәрсәне исебездә тотарга тиеш?

11 Изге Язмаларда күңел ачу, ял итү дөрес түгел һәм вакытны гына урлый дип әйтелми. Паул Тимутигә: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз»,— дип язган (1 Тим. 4:8). Изге Язмаларда хәтта «көлү вакыты» һәм «бию вакыты» бар дип әйтелә, һәм ул чаманы белеп ял итәргә дәртләндерә (Вәг. 3:4; 4:6). Сак булмасаң, ял итү һәм күңел ачу сине Йәһвәдән ераклаштырыр. Шуңа күрә күңел ачуның дөрес төрен сайларга һәм моңа сарыф ителгән вакытка игътибар итәргә кирәк.

Ял итүнең дөрес төрен сайлап һәм чамасын белеп ял итү көч өстәп җибәрә

12. Ялны һәм күңел ачуларны сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

12 Күңел ачуларның нинди төрләрен сайларга? Файдалы күңел ачулар бар, ләкин күңел ачуларның күбесе Аллаһы нәфрәт иткән нәрсәләр белән бәйле: мәсәлән, көч куллану, сихерчелек һәм җенси әхлаксызлык. Шуның өчен ял итү һәм күңел ачу төрен сайлаганда сак бул. Үзеңә мондый сораулар бир: бу күңел ачу миңа ничек тәэсир итә? Ул мине мәрхәмәтсез булырга, ярышуга я милләтчелеккә дәртләндермиме? (Гыйб. сүз. 3:31). Күңел ачуның төренә күпме акча китә? Ул башкалар өчен киртә түгелме? (Рим. 14:21). Мин кем белән күңел ачам я ял итәм? (Гыйб. сүз. 13:20). Бу мине начар эшләргә этәрмиме? (Ягък. 1:14, 15).

13, 14. Күңел ачуга бүлеп куелган вакыт турында уйланганда, сиңа нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

13 Күңел ачуларга һәм ял итүгә киткән вакытны да исәпкә ал. Үзеңә мондый сорау бир: шулкадәр ял итеп рухи эшләргә вакытым калырмы? Ял итүгә һәм күңел ачуларга бик күп вакыт китсә, алар сиңа әллә ни күп шатлык китермәс. Ә чамасын белеп ял итсәң, күбрәк шатлык алырсың. Ни өчен? Чөнки башта иң мөһим эшләрне башкарып чыксак һәм аннан соң гына күңел ачсак, бу безне вөҗдан газабыннан саклаячак. (Филипиялеләргә 1:10, 11 не укы.)

14 Ял итеп һәм күңел ачып күп вакыт үткәрү шатлык китерә кебек тоелса да, вакытыңны алай үткәрү сине Йәһвәдән ераклаштыра ала. 20 яшьлек Ким исемле апа-кардәш моны үзе татып караган. Ул болай ди: «Мин күңел ачар өчен һәр кичәгә йөри идем. һәр ял көне — җомга, шимбә һәм якшәмбе — ниндидер зур вакыйга була иде. Хәзер исә мин мөһимрәк эшләр дә бар икәнен аңладым. Мәсәлән, мин пионер буларак вәгазьләр өчен иртәнге сәгать алтыда торам. Шуңа күрә төнге бергә я икегә хәтле инде күңел ачып йөрмим. Мин шуны аңладым: андый кичәләрнең кайберләре начар түгел, ләкин алар игътибарны читкә юнәлдерә. Башка эшләр сыман, алар үз урыннарында торырга тиеш».

15. Әти-әниләр балаларына файдалы ял төрләрен һәм күңел ачулар сайларга ничек ярдәм итә ала?

15 Ата-аналар үзләре һәм балалары турында материаль, рухи һәм эмоциональ яктан кайгыртырга тиеш. Шул исәптән алар ялны оештыру өчен дә җаваплы. Балалы әти-әниләр, күңел ачуларның барысы да начар дип уйламагыз. Шул ук вакытта бозык күңел ачуларны аера белегез (1 Көр. 5:6). Сайлаганда сак булсагыз, гаиләгез өчен чыннан да файдалы ял итүнең һәм күңел ачуның төрен табарсыз *. Шулай эшләп, сез Йәһвәгә якынлаштырган сукмакны сайларсыз.

ГАИЛӘДӘГЕ МӨНӘСӘБӘТЛӘР

16, 17. Күп кенә әти-әниләр нинди авырлык белән очраша, һәм ни өчен без Йәһвә аларның хисләрен аңлый дип әйтә алабыз?

16 Гадәттә әти-әниләр һәм балалар бер-берсен бик ярата. Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен әни үз баласын яраткан сыман ярата дип әйткән (Ишаг. 49:15). Шуңа күрә яраткан туганыбыз Йәһвәне ташлап китсә, без гадәттә бик нык кайгырабыз. Кызы җыелыштан чыгарылган бер апа-кардәш болай ди: «Миңа бик авыр булды. „Ни өчен ул Йәһвәне калдырды?“ — дип кат-кат үз-үземнән сорый идем. Мин үземне гаепләдем».

17 Йәһвә синең хисләреңне аңлый. Ул үзе дә барлыкка китерелгән беренче кешеләре аңа каршы чыккач «бөтен йөрәге белән сызланган». Туфан алдыннан яшәгән кешеләрнең күбесе Нухны тыңламагач та ул бик нык кайгырган (Ярат. 6:5, 6). Андый авырлык белән очрашмаган кеше бу югалту күпме авырту китерә икәнен аңламаска да мөмкин. Ләкин якын кешебез җыелыштан чыгарылса да, Йәһвәдән ераклашмыйк. Гаиләдәге якының Йәһвәне ташлап китсә, күңел төшенкелеген ничек җиңеп чыгарга?

18. Ни өчен әти-әниләр, балалары Йәһвәне ташлап китсә, үзләрен гаепләмәскә тиеш?

18 Гаиләдә андый хәл туса да, үзеңне гаепләмә. Йәһвә һәр кешегә сайлау иреген биргән, һәм багышланып чумдырылу үткән һәр гаилә әгъзасы «үз йөген үзе» йөртергә тиеш (Гәл. 6:5). Ахыр чиктә, Йәһвә каршында син түгел, ә гөнаһ кылучы үзенең сайлавы өчен үзе җаваплы (Йәз. 18:20). Башкаларны да гаепләмә. Йәһвә андый кешеләрне төзәтү өчен оештырган тәртипне хөрмәт ит. Җыелышны сакларга теләгән көтүчеләргә түгел, ә Иблискә каршы тор (1 Пет. 5:8, 9).

Туганыңның кире кайтуына өметләнеп яшәү дөрес түгел дип уйлама

19, 20. а) Балалары җыелыштан чыгарылган әти-әниләр күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен нәрсә эшли ала? б) Алар нәрсәгә өметләнә ала?

19 Йәһвәгә үпкәләмә, андый сукмак аңардан ераклаштыра. Чынында, кадерле туганың син гаиләңне түгел, ә күбрәк Йәһвәне яратасың икәнен күрсен. Шуңа күрә андый авырлыкларга бирешмәс өчен рухилыгыңны ныгытып тор. Тугры мәсихчеләрдән читләшмә (Гыйб. сүз. 18:1). Йәһвәгә дога кылып күңелеңне бушат (Мәд. 61:8, 9). Җыелыштан чыгарылган туганың белән сөйләшер өчен, мәсәлән телефон я Интернет аша аралашыр өчен, сәбәпләр эзләмә (1 Көр. 5:11). Рухи эшләрдә катнашуыңны дәвам ит (1 Көр. 15:58). Өстә искә алынган апа-кардәш болай ди: «Миңа Йәһвәгә хезмәтемне калдырмыйча һәм рухи яктан нык булып калырга кирәк. Шул чакта гына кызым Йәһвәгә кире кайткач мин аңа ярдәм итә алачакмын».

20 Изге Язмаларда мәхәббәт «барысына өметләнә» диелгән (1 Көр. 13:4, 7). Туганыңның кире кайтуына өметләнеп яшәү дөрес түгел дип уйлама. Җыелыштан киткән күп кешеләр һәр ел тәүбә итеп Йәһвә оешмасына кире кайталар. Алар тәүбә иткәч, Йәһвә аларга ачу сакламый. Киресенчә, ул кичерергә әзер (Мәд. 85:5).

ДӨРЕС ЮЛНЫ САЙЛА

21, 22. Син ихтыяр ирегеңне ничек кулланырга телисең?

21 Йәһвә кешеләргә ихтыяр иреген биргән. (Канун 30:19, 20 не укы.) Ләкин бу ирек зур җаваплылык белән бәйле. һәр мәсихче үзенә мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин нинди сукмак буенча барам? Мин эш һәм карьерага, ял итү һәм күңел ачуларга, шулай ук гаиләдә туган авырлыкларга үземне Йәһвәдән ераклаштырырга рөхсәт итмимме?».

22 Йәһвә һәрвакыт үз халкын яратып торачак. Әмма дөрес булмаган сукмакны сайласак, без Йәһвәдән ераклашырбыз (Рим. 8:38, 39). Ләкин андый хәл безнең белән булмасын! Сине Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасын! Тәвәккәл бул. Киләсе мәкаләдә без андый тәвәккәллегебезне тагын дүрт өлкәдә ничек күрсәтә алабыз икәнен карап чыгачакбыз.

^ 10 абз. Малахий 3:10: «Минем йортымда ризык булсын өчен, бар уңышларның уннан бер өлешен амбарга алып килегез һәм шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, әллә мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»

^ 10 абз. Эш сайлауга кагылышлы күбрәк мәгълүматны «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 нче том, 38 нче бүлектә табып була.

^ 15 абз. Күбрәк киңәшләр табар өчен «Барлыкка Китерүчегә ышанырга нигез бармы?» (рус) брошюраның 17—19 нчы битләрен карагыз.