Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — безнең сыену урыныбыз

Йәһвә — безнең сыену урыныбыз

«Әй Ходай, буыннан-буынга сыендыручыбыз Син булдың» (МӘД. 89:2).

1, 2. Аллаһы хезмәтчеләре үзләрен бу дөнья төзелешендә ничек хис итә, һәм аларның нинди йортлары бар?

 СЕЗ үзегезне бүгенге дөньяда өйдә кебек иркен хис итәсезме? Күпләр: «Юк»,— дияр. Гасырлар дәвамында Йәһвәне чын күңелдән яраткан кешеләр үзләрен бу дөньяда чит ил кешеләре я килмешәкләр итеп хис иткән. Мәсәлән, Кәнган җирендә чатырлар корып күченеп йөргән Аллаһының тугры хезмәтчеләре «үзләренең шул җирдә чит кешеләр һәм вакытлыча яшәүчеләр булуларын ачык белдерткәннәр» (Евр. 11:13).

2 «Күкләр гражданнары» — майланган мәсихчеләр дә үзләрен бу дөнья төзелешендә «килмешәкләр һәм вакытлыча яшәүчеләр» итеп хис итә (Флп. 3:20; 1 Пет. 2:11). Мәсихнең «башка сарыклары» да Гайсә «дөньядан булмаган кебек... дөньядан түгел» (Яхъя 10:16; 17:16). Шулай да Аллаһы халкының йорты юк дип әйтеп булмый. Безнең наз тулы йортыбызда без үзебезне имин хис итәбез; аңардан яхшырак йорт юк. Ләкин бу йортны иман күзләре белән генә күреп була. Муса пәйгамбәр: «Әй Ходай, буыннан-буынга сыендыручыбыз Син булдың»,— дип язган булган (Мәд. 89:2). Йәһвә үзенең борынгы тугры хезмәтчеләре өчен нинди мәгънәдә «сыендыручы», ягъни сыену урыны булган? Бүген ул үз халкы өчен нинди мәгънәдә сыену урыны? һәм киләчәктә ул үзенең хезмәтчеләре өчен ничек бердәнбер сыену урыны булачак?

ЙӘһВӘ — ҮЗЕНЕҢ БОРЫНГЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЫЕНУ УРЫНЫ

3. Мәдхия 89:2 дә кулланылган образлы әйтемнең темасы, образы нинди һәм аларның нинди уртак яклары бар?

3 Изге Язмаларның күп кенә шигырьләрендә образлы әйтемнәр кулланылган кебек, Мәдхия 89:2 дә дә образлы әйтем кулланыла. Аның темасы — Йәһвә, образы — сыену урыны я яшәү урыны. Йәһвәнең андый урын белән уртак яклары бар. Мәсәлән, ул үз халкына иминлек бирә. Бу Аллаһы ул мәхәббәт икәненә туры килә (1 Яхъя 4:8). Моннан тыш, ул — үзенең тугры хезмәтчеләренә «имин яшәргә» биргән тынычлык Аллаһысы (Мәд. 4:8, ЯД). Әйдәгез, мисал өчен аның тугры ыруг башлыклары белән ничек мөгамәлә итүенә күз салыйк.

4, 5. Аллаһы Ибраһим өчен ничек итеп сыену урыны булган?

4 Башта ыруг башлыгы Ибраһим мисалына күз салыйк. Йәһвә Ибраһимга (ул вакытта Ибрам): «Торган җиреңне, туганнарыңны... калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит»,— дип әйткәч, Ибраһимны нинди хисләр биләп алганын күз алдыбызга да китерү авырдыр. Ул борчылган булса, аны, һичшиксез, Йәһвәнең мондый сүзләре бик юаткандыр: «Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын, исемеңне шөһрәтле итәчәкмен... Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен» (Ярат. 12:1—3).

5 Шул сүзләрне әйтеп, Йәһвә Ибраһимга һәм аның токымына сыену урыны булырга вәгъдә биргән (Ярат. 26:1—6). Йәһвә үз вәгъдәсен үтәгән. Мәсәлән, ул Мисыр фиргавененә һәм Герар патшасы Әбумәликкә Сараны хатынлыкка алырга һәм Ибраһимны үтерергә юл куймаган. Андый аяныч хәлләрдән ул Исхак белән Рәбиканы да яклаган (Ярат. 12:14—20; 20:1—14; 26:6—11). Изге Язмаларда моның турында болай дип язылган: «[Йәһвә] аларны кыерсытырга берәүгә дә ирек бирмәгән, һәм алар өчен патшаларны ачуланган: „Минем майланганнарыма тимәгез, һәм пәйгамбәрләремә явызлык кылмагыз“» (Мәд. 104:14, 15).

«Мин синнән аерылмаячакмын»

6. Исхак Ягъкубка нәрсә эшләргә кушкан, һәм Ягъкубны нинди уйлар борчыгандыр?

6 Мәдхиядә искә алынган пәйгамбәрләр арасында Ибраһимның оныгы Ягъкуб та булган. Ягъкубка өйләнергә вакыт җиткәч, атасы Исхак аңа болай дип әйткән: «Кәнган кызларыннан хатын алма! Паддан-Арамга, әниеңнең атасы Бетуил янына кит, анда барып... Лабанның кызларыннан берсен үзеңә хатын итеп ал» (Ярат. 28:1, 2). Ягъкуб үз атасына буйсынган. Ул Кәнганда яшәгән гаиләсен калдырган һәм, күрәсең, берүзе үз йортыннан йөзләгән километр ераклыкта урнашкан Харан җиренә юл тоткан (Ярат. 28:10). Бәлки, аның үзеннән: «Мин анда озак булырмынмы? Туганым Лабан мине күрергә шат булырмы? Мин үземә Аллаһыдан куркып яшәгән хатын табармынмы?» — дип сораганы булгандыр. Ягъкубны андый уйлар борчыган булса, Беер-Шебадан якынча 100 километр ераклыктагы Лузга килеп җиткәч, аның бар борчылулары, һичшиксез, юкка чыккан. Аны нәрсә тынычландырган?

7. Аллаһы Ягъкубның төшендә пәйда булып, аны ничек юаткан?

7 Луз шәһәрендә Йәһвә Ягъкубның төшендә пәйда булып болай дигән: «Мин синең янда. Кая таба юл тотсаң да, Мин сине саклап барачакмын, сине бу җирләргә кабат кайтарачакмын. Сиңа вәгъдә иткәнне үтәп чыкканга кадәр Мин синнән аерылмаячакмын» (Ярат. 28:15). Йәһвәнең яратудан чыгып әйтелгән бу сүзләре Ягъкубны бик юаткандыр! Шуннан соң аның Аллаһы үз сүзен ничек тормышка ашырачак икәнен бик күрәсе килгәндер. Әгәр сезгә дә үз өегездән, бәлки, чит илдә хезмәт итәр өчен, китәргә туры килгән икән, сез Ягъкуб борчылган кебек борчылгансыздыр. Шулай да сез үз тәҗрибәгездә Йәһвә үзегез турында кайгыртканына, һичшиксез, инангансыздыр.

8, 9. Йәһвә Ягъкуб өчен ничек итеп сыену урыны булган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Ягъкуб Харанга килеп җиткәч, туганы Лабан аны җылы каршы алган һәм аңа Лия белән Рәхиләне хатынлыкка биргән. Ләкин берникадәр вакыт узгач, Лабан Ягъкуб белән гаделсез мөгамәлә итә башлаган һәм аңа түлисе әҗерен ун тапкыр үзгәрткән! (Ярат. 31:41, 42). Шулай да Ягъкуб барысына да түзгән, чөнки Йәһвәнең үзе турында кайгыртып торачагына ышанган. һәм Йәһвә чыннан да аны фатихалаган! Аллаһы Ягъкубка Кәнган җиренә кире кайтырга кушканда, Ягъкубның «бик күп терлек көтүе, җарияләре, коллары, дөяләре һәм ишәкләре» булган (Ярат. 30:43). Бик зур рәхмәт хисе белән Ягъкуб болай дип дога кылган: «Колыңа кылган барлык мәрхәмәт һәм игелекләреңә лаек түгел мин. Үрдүн елгасын кичкәндә юл таягымнан башка минем бернәрсәм дә юк иде; инде менә ике зур туплам байлыгым бар» (Ярат. 32:10).

9 Чыннан да, Муса пәйгамбәр Йәһвәгә дога кылганда: «Әй Ходай, буыннан-буынга сыендыручыбыз Син булдың»,— дип әйткән сүзләре хак булган! (Мәд. 89:2). Бу сүзләр безгә дә кагыла. Йәһвә бүген дә тугры хезмәтчеләрен ярата, яклый һәм алар турында кайгырта, чөнки «ул үзгәрми, ул үзгәреп торучы күләгә шикелле түгел» (Ягък. 1:17). Әйдәгез, Йәһвә бүген сыену урыныбыз ничек булып тора икәнен карап чыгыйк.

ЙӘһВӘ БҮГЕН БЕЗНЕҢ СЫЕНУ УРЫНЫБЫЗ

10. Ни өчен Йәһвә бүген дә үз хезмәтчеләре өчен сыену урыны булып тора дип әйтеп була?

10 Әйтик, сез судта бер халыкара җинаятьчел оешмага каршы шаһитлек бирәсез ди. Бу оешманың башлыгы — бик акыллы, көчле һәм мәрхәмәтсез ялганчы вә кеше үтерүче. Шул көнне суд залыннан чыккач, күңелегездә нинди хисләр булыр? Тынычлык хисеме? һич тә юк! Киресенчә, сез үзегезгә яклау эзли башларсыздыр. Бу мисал Йәһвә хезмәтчеләре нинди хәлдә икәнен күрсәтә. Алар Йәһвә турында кыю шаһитлек бирәләр һәм куркуга бирелмичә аның явыз дошманын — Шайтанны фаш итәләр. (Ачылыш 12:17 не укы.) Ләкин Шайтан Аллаһы халкын вәгазьләүдән туктата алганмы? Юк, туктата алмаган. Без әле дә рухи яктан гөрләп чәчәк атабыз. Ничек алай була ала? Моңа бердәнбер сәбәп бар: Йәһвә — безнең сыену урыныбыз. Ул үз халкын аеруча бу соңгы көннәрдә яклый һәм фатихалый. (Ишагыйя 54:14, 17 не укы *.) Ләкин без Шайтанга үзебезне алдарга юл куймасак кына, Йәһвә безнең сыену урыныбыз була ала.

Аллаһы фәрештәләре аның хезмәтчеләрен ныгытып һәм яклап тора

11. Ыруг башлыклары безгә тагын нинди үрнәк калдырган?

11 Борынгы ыруг башлыкларыннан тагын нинди үрнәк алып була? Кәнган җирендә яшәгән булсалар да, алар ул җирдәге халыкка кушылмаган һәм аларның бозык эшләрен нәфрәт иткән (Ярат. 27:46). Ыруг башлыкларына яхшы һәм яман эшләрнең озын исемлеге кирәк булмаган. Алар Йәһвә нәрсәне ярата, ә нәрсәне нәфрәт итә икәнен белгән. Ул аларның сыену урыны булганга, алар көчләреннән килгән кадәр дөньяныкы булып китмәскә тырышкан. Ыруг башлыклары безгә бик яхшы үрнәк калдырган! Дусларны һәм күңел ачуларны сайлау турында әйткәндә, сез ыруг башлыкларыннан үрнәк алырга тырышасызмы? Кызганычка, мәсихче җыелыштагыларның кайбере билгеле бер дәрәҗәдә Шайтан дөньясында үзләрен иркен хис итә. Сез дә үзегезне бер генә яктан булса да шулай хис итәсез икән, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Бу дөнья Шайтанныкы икәнен онытмагыз, ә ул үз-үзен генә ярата һәм безнең турында бер дә кайгыртмый (2 Көр. 4:4; Эфес. 2:1, 2).

12. а) Йәһвә үз хезмәтчеләренә нинди ярдәм күрсәтә? б) Йәһвә ярдәменнән файдаланганда, сез үзегезне ничек хис итәсез?

12 Шайтанның мәкерле алымнарына каршы торыр өчен, безгә Йәһвә үз хезмәтчеләренә биргән бар нәрсәдән файдаланырга кирәк. Бу мәсихче очрашуларны, гаилә белән гыйбадәт кылуны һәм безне юатып вә ныгытып торыр өчен Аллаһы тарафыннан билгеләнгән көтүчеләрне — «бүләк итеп» бирелгән кешеләрне үз эченә ала; алар ярдәмендә без тормыш авырлыкларын җиңә алабыз (Эфес. 4:8—12). Җитәкче советта күп еллар хезмәт иткән Джордж Га́нгас болай дип язган: «[Аллаһы халкы] белән булганда, мин үземне рухи оҗмахта, гаиләм белән бергә булгандай хис итәм». Сез дә үзегезне шулай хис итәсезме?

13. Еврейләргә 11:13 тән күренгәнчә, ыруг башлыклары безгә нинди үрнәк калдырган?

13 Югарыда искә алынган ыруг башлыкларының үрнәк алырлык тагын бер үзенчәлекләре булган: алар тирә яктагы халыклардан аерылып торырга курыкмаган.  Беренче абзацта әйтелгәнчә, алар «үзләренең шул җирдә чит кешеләр һәм вакытлыча яшәүчеләр булуларын ачык белдерткәннәр» (Евр. 11:13). Ә сез үзегезнең башкалардан аерылып торуыгызны күрсәтергә тәвәккәлме? Әлбәттә, моны эшләү кайвакыт җиңел түгел. Шулай да Аллаһы һәм кардәшләр ярдәме белән сез уңышка ирешә алырсыз. Сез берүзегез түгел икәнен онытмагыз. Йәһвәгә хезмәт иткән һәрбер кеше рухи сугышта катнаша (Эфес. 6:12). Ләкин без Йәһвәгә таянсак һәм аны үзебезнең сыену урыныбыз итсәк, бу сугышта җиңә алабыз.

14. Йәһвә хезмәтчеләре нинди «шәһәрне» көтә?

14 Моннан тыш, без Ибраһимнан үрнәк алып әҗеребезне күздән ычкындырмаска тиеш (2 Көр. 4:18). Рәсүл Паул Ибраһим «төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне көткән» дип язган (Евр. 11:10). Бу «шәһәр» — Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык. Сүз дә юк, Ибраһимга бу «шәһәрне» көтәргә кирәк булган. Ләкин безгә аны билгеле бер мәгънәдә көтәсе юк. Аллаһы Патшалыгы инде күктә идарә итә. Алай гына да түгел, Изге Язмалардан күренгәнчә, ул тиздән бөтен җир өстеннән хакимлек итәчәк. Сез бу Патшалыкның барлыгына чыннан да ышанасыз икәне тормышыгыздан күренәме? Сез Патшалыкны беренче урынга куясызмы һәм бу дөньядан читтә торасызмы? (2 Петер 3:11, 12 не укы.)

ЙӘһВӘ АЛГА ТАБА ДА БЕЗНЕҢ СЫЕНУ УРЫНЫБЫЗ БУЛАЧАК

15. Бу дөньяга таянып яшәгәннәрне киләчәктә нәрсә көтә?

15 Шайтан дөньясы үз ахырына якынлашкан саен, бу дөньяда «газаплар» күбәя барыр (Мат. 24:7, 8). Зур афәт башлангач, тормыш тагы да авыррак булыр. Социаль структуралар җимереләчәк һәм кешеләр зур куркуга төшәчәк (Авв. 3:16, 17). Соңгы өмет чаткыларын югалтып, алар, образлы әйткәндә, «таулардагы мәгарәләрдә һәм таш кыялар арасында яшеренәчәк» (Ачыл. 6:15—17). Әмма таулардагы мәгарәләр дә, таудай сәяси һәм икътисади оешмалар да аларны коткара алмас.

16. Безнең мәсихче җыелышка карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм ни өчен?

16 Йәһвә халкы исә үзенең сыену урынында калыр; аларны Йәһвә Аллаһы яклар. Аввакум пәйгамбәр кебек, алар да «Йәһвәдә сөенеч табар». Алар үзләрен «коткаручы Аллаһыда шатланыр» (Авв. 3:18). Бу авыр вакытларда Йәһвә үз халкын ничек яклар? Без моны үз вакытында белербез. Ләкин шунысы инде хәзер билгеле: Мисырдан чыккан исраиллеләр очрагында кебек, «бихисап күп кеше» оештырылган булачак һәм Аллаһыдан күрсәтмәләр алачак (Ач. 7:9; Чыгыш 13:18 не укы). Йәһвә аларга үз күрсәтмәләрен ничек итеп бирәчәк? Бәлки, җыелыш аша. Ишагыйя 26:20 дә искә алынган иминлек бирүче «эчке бүлмәләр», күрәсең, бөтен дөнья буенча меңләгән җыелышларны символлаштыра. (Укы *.) Сез җыелыш очрашуларын кадерлисезме? Сез Йәһвә җыелыш аша биргән күрсәтмәләргә теләп буйсынасызмы? (Евр. 13:17).

17. Йәһвә үзенең хәтта үлгән тугры хезмәтчеләре өчен дә нинди мәгънәдә сыену урыны?

17 Зур афәт башланганчы тугрылык саклап үлгәннәр өчен дә Йәһвә сыену урыны булып калачак. Нинди мәгънәдә? Тугры ыруг башлыклары үлгәннән соң гасырлар узгач, Йәһвә Мусага: «Мин... Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы»,— дигән булган (Чыг. 3:6). Бу сүзләрне кабатлаганнан соң, Гайсә болай дип өстәгән: «Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы, чөнки аның өчен барысы да тере» (Лүк 20:38). Шулай итеп, Йәһвәнең үлгәнче тугры булып калган хезмәтчеләре аның өчен тере, чөнки аларның үледән терелүләре шөбһәсез (Вәг. 7:1).

18. Яңа дөньяда Йәһвә үз халкы өчен ничек итеп сыену урыны булачак?

18 Яңа дөньяда Йәһвә үз халкы өчен башка мәгънәдә дә сыену урыны булачак. Ачылыш 21:3 тә моның турында болай дип әйтелә: «Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк». Башта Йәһвә үз Патшалыгының җирдәге гражданнары белән үз вәкиле Гайсә Мәсих аша бергә булачак. Мең ел узгач, Гайсә Аллаһының җиргә карата ниятен үтәп чыгып, Патшалыкны үз Атасына кайтарачак (1 Көр. 15:28). Шуннан соң камил кешеләр Гайсәнең яклавына бүтән мохтаҗ булмас; Йәһвә үзе алар белән булачак. Нинди искиткеч киләчәк көтә безне! Ә әлегә, әйдәгез, Аллаһының борынгы тугры хезмәтчеләреннән үрнәк алыйк һәм Йәһвә алга таба да безнең сыену урыныбыз булсын өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк.

^ 10 абз. Ишагыйя 54:14, 17: «„Син җәбер-золымнан ерак торачаксың, чөнки бернәрсәдән дә курыкмаячаксың һәм хәвефләрдән дә ерак торачаксың, чөнки алар синең яныңа якын килмәячәк. Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак; һәм синең белән судта көрәшкән һәркайсы телне син хөкем итәчәксең. Бу — Йәһвәнең хезмәтчеләренә бирелгән мирас, һәм аларның гаделлеге миннән“,— дип әйтә Йәһвә».

^ 16 абз. Ишагыйя 26:20: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кереп, үз артыңнан ишекләреңне яп. Ачу басылганчы бер мизгелгә кач».