Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йөрәгегез» Йәһвәне белергә телиме?

«Йөрәгегез» Йәһвәне белергә телиме?

«Мин аларга шундый йөрәк бирермен ки, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. ...Алар минем халкым булачак» (ИРЕМ. 24:7).

1, 2. Йәһвә инҗирне нәрсә белән чагыштырган һәм ни өчен моны белү мөһим?

СЕЗНЕҢ кайчан да булса инҗир җимешен авыз иткәнегез бармы? Күпләр аны ярата, һәм аны төрле илләрдә үстерәләр. Борынгы яһүдләр инҗир җимешен бик кадерләгән (Наум 3:12; Лүк 13:6—9). Инҗирдә клетчатка, антиоксидантлар һәм минераль матдәләр күп. Шуңа күрә кайберәүләр ул йөрәк өчен файдалы дип фараз итә.

2 Бер тапкыр Йәһвә кеше йөрәген инҗир җимеше белән чагыштырган. Ул инҗирнең файдасы турында әйтмәгән. Аллаһы образлы телне кулланган. Аның Иремия пәйгамбәр аша әйткәне безнең йөрәгебезгә һәм якыннарыбызның йөрәкләренә кагыла. Бу мәкаләне карап чыкканда, Аллаһының Иремиягә әйткән сүзләре мәсихчеләр өчен нәрсә аңлатырга мөмкин икәне турында уйланыгыз.

3. Иремия китабының 24 нче бүлегендә искә алынган инҗир җимешләре кемне символлаштырган?

3 Башта Аллаһының Иремиягә инҗир турында әйткән сүзләренә игътибар итик. Б. э. к. 617 елда Яһүд халкының рухилыгы аяныч хәлдә булган. Аллаһы Иремиягә киләчәкне күрсәткән бер күренеш биргән. Ул ике төрле инҗирне — «бик яхшыны» һәм «бик начарны» тасвирлаган. (Иремия 24:3 не укы *.) Набуходоносор патша гаскәрләре белән Седекия патшага һәм башка яһүдләргә һөҗүм иткән булган. Бу яһүдләр начар җимешләрне аңлаткан. Әмма яхшы җимешләр дә булган. Аларны символлаштырган кешеләр арасында Бабыл әсирлегенә эләккән Йәзәкил, Данил, аның өч иптәше һәм башка кайбер яһүдләр булган. Соңрак аларның кайбере Иерусалимны һәм андагы гыйбадәтханәне торгызырга кайткан булган (Ирем. 24:8—10; 25:11, 12; 29:10).

4. Ни өчен Аллаһының яхшы җимешләр турында әйткән сүзләре безне ныгыта?

4 Яхшы җимешләрне символлаштырган кешеләр турында Йәһвә: «Мин аларга шундый йөрәк бирермен ки, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. ...Алар минем халкым булачак» (Ирем. 24:7). Бу сүзләр безне бик ныгыта, чөнки алардан Аллаһы безгә үзен белер өчен «йөрәк» бирергә тели икәне күренә. Безнең, әлбәттә, Аллаһыны беләсе һәм аның халкы арасында буласы килә. Моның өчен без нәрсә эшлибез? Без Изге Язмаларны өйрәнәбез һәм белгәннәребезне кулланабыз. Аннан соң без тәүбә итәбез һәм Аллаһыга таба борылабыз. Берникадәр вакыттан соң без тормышыбызны Аллаһыга багышлыйбыз һәм Атаны, Угылны һәм изге рухның көчен танып суга чумдырылабыз (Мат. 28:19, 20; Рәс. 3:19). Бәлки, сез бу адымнарны инде ясагансыздыр я аларны бер-бер артлы ясап барасыздыр һәм Йәһвә Шаһитләренең очрашуларын калдырмыйсыздыр.

5. Иремия иң беренче чиратта кем турында язган?

5 Бу адымнарны ясагач та, безгә рухыбызны һәм тәртибебезне күзәтеп торырга кирәк. Ни өчен? Җавапны без Иремиянең йөрәк турында язган сүзләреннән белә алабыз. Иремия китабының кайбер бүлекләрендә Яһүд җиренең тирә-ягында яшәгән халыклар турында әйтелә, ләкин күбрәк бу бүлекләрдә Яһүд халкы турында сүз бара. Анда тасвирланган вакыйгалар Яһүд җирендә бер-бер артлы идарә иткән биш патша заманында булган (Ирем. 1:15, 16). Шулай итеп, Иремия иң беренче чиратта Йәһвә Аллаһыга багышланган ир кешеләр, хатын-кызлар һәм балалар турында язган булган. Бу халыкның ата-бабалары үз ихтыярларыннан чыгып, Йәһвә халкы булырга карар иткән (Чыг. 19:3—8). Иремия заманында да халык болай дип әйткән булган: «Без сиңа килдек, чөнки син, Йәһвә,— безнең Аллаһыбыз» (Ирем. 3:22). Ләкин аларның йөрәкләре нинди хәлдә булган соң?

ЙӨРӘКЛӘРЕНӘ «ОПЕРАЦИЯ» ЯСАРГА КИРӘК БУЛГАН

6. Ни өчен Аллаһының йөрәк турында әйткән сүзләре безне аеруча кызыксындырырга тиеш?

6 Бүгенге табиблар алдынгы технологияләрне кулланып, кеше йөрәге нинди хәлдә икәнен күрергә мөмкин. Әмма Йәһвә безнең символик йөрәгебез дә нинди хәлдә икәнен күрә ала. Ул болай дип әйтә: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал. Кем аны белә ала? Мин, Йәһвә, һәркемгә аның юлына һәм эшләренең җимешләренә карап әҗерен бирер өчен, йөрәген тикшерәм» (Ирем. 17:9, 10). «Йөрәкне тикшерер» өчен 70—80 ел эчендә якынча өч миллиард тапкыр тибә алган йөрәк сәламәтме, юкмы икәнен тикшерәсе юк, чөнки сүз символик йөрәк турында бара. Бу «йөрәк» — кешенең күңелендә булганнары, башкача әйткәндә, аның теләкләре, уй-ниятләре, омтылышлары, максатлары һәм рухы. Сезнең дә андый йөрәгегез бар. Аллаһы аны тикшерә ала, һәм сез үзегез дә билгеле бер дәрәҗәдә моны эшли аласыз.

7. Иремия үз замандашларының йөрәкләре турында нәрсә язган?

7 Үз йөрәгебезне тикшерер өчен, Иремия заманында яшәгән күп кенә яһүдләрнең символик йөрәкләре нинди хәлдә булганы турында уйланыйк. Иремиянең мондый сүзләренә игътибар итик: «Бөтен Исраил йортының йөрәге сөннәткә утыртылмаган». Сүз яһүди ир-атларының туры мәгънәдә сөннәтләнүе турында бармаган, чөнки Иремия болай дип әйткән: «„Менә, сөннәткә утыртылганнарның, әмма шулай да сөннәтләнмәгәннәрнең һәрберсен мин җавапка тартачак көннәр килә“,— дип әйтә Йәһвә». Шулай итеп, сөннәтләнгән яһүди ирләренең дә йөрәкләре «сөннәткә утыртылмаган» булган (Ирем. 9:25, 26). Бу сүзләр нәрсәне аңлаткан?

8, 9. Яһүдләрнең күпчелегенә, йөрәкләре турында әйткәндә, нәрсә эшләргә кирәк булган?

8 «Сөннәткә утыртылмаган» йөрәк дигән сүзтезмәнең мәгънәсен аңлар өчен, Аллаһының яһүдләргә нәрсә эшләргә кирәк икәне турында әйткән сүзләренә игътибар итик: «Яһүд халкы вә Иерусалимда яшәүчеләр... йөрәгегезне сөннәткә утыртыгыз; югыйсә, минем ярсуым уттай яначак... сезнең бар явыз эшләрегез өчен». Ни өчен алар явыз эшләр кылган булган? Чөнки аларның йөрәкләре явыз булган. (Марк 7:20—23 не укы.) Яһүдләр фетнәчел булган, һәм аларның үзгәрәсе килмәгән. Аларның омтылышлары һәм уй-ниятләре Аллаһы алдында явыз булган. (Иремия 5:23; 7:24 не укы *.) Аллаһы аларны: «Йәһвә өчен сөннәтләнегез һәм йөрәгегезне сөннәткә утыртыгыз»,— дип өндәгән (Ирем. 4:4; 18:11, 12).

9 Шуңа күрә Иремия заманында яшәгән яһүдләрнең символик йөрәкләренә операция ясарга, ягъни йөрәкләрен «сөннәткә утыртырга» кирәк булган; Муса заманында да яшәгән яһүдләрнең йөрәкләре шундый ук хәлдә булган (Кан. 10:16; 30:6). Алар үз йөрәкләрен ничек «сөннәткә утырта» алган? Аларга Аллаһы әмерләренә каршы килгән уй-ниятләрдән, теләкләрдән һәм омтылышлардан арынырга кирәк булган (Рәс. 7:51).

ЙӘһВӘНЕ БЕЛЕР ӨЧЕН «ЙӨРӘК»

10. Давыт үз символик йөрәген ничек тикшергән, һәм без аңардан нинди үрнәк ала алабыз?

10 Аллаһы ярдәме белән без символик йөрәгебезне тикшерә алабыз. Без аңа моның өчен ничек рәхмәтле! Әмма без, Аллаһы халкы буларак, йөрәгебезнең нинди хәлдә булуы турында борчылырга тиешме? Билгеле, мәсихчеләрнең күбесе Йәһвәгә тугры хезмәт итә һәм үзләрен саф тота. Алар «начар инҗир» булып китми. Ләкин тәкъва Давыт та Йәһвәдән болай дип үтенгән: «Әй Алла, мине сына, һәм күңелемне бел; мине сына да, сукмакларымны аңыш. һәм кара, мин куркыныч юлда түгелме» (Мәд. 16:3; 138:23, 24).

11, 12. а) Ни өчен безнең һәрберебезгә үз йөрәген тикшереп чыгарга кирәк? б) Үзгәрүебез турында әйткәндә, Аллаһы нәрсә эшләмәячәк?

11 Йәһвә һәрберебезнең аны белүен, ягъни аның хуплавын алуын һәм аны югалтмавын тели. Иремия сүзләре буенча, Йәһвә тәкъваларны тикшерә һәм «бөерләрне вә йөрәкне» күрә (Ирем. 20:12). Чиксез Кодрәт Иясе тәкъваларның да йөрәкләрен тикшерергә кирәк дип саный икән, без үз-үзебезне намус белән тикшереп чыгарга тиеш түгелме әллә? (Мәдхия 10:5 не укы.) Шулай эшләсәк, без үзгәртәсе берәр карашны, берәр максатны я яшерен берәр уй-хисне күреп алырбыз. Мәсәлән, без кайчак Йәһвәгә буйсынмыйбыздыр. Шулай булса, безгә йөрәгебездән андый явызлыкны кисеп алыр өчен, йөрәгебезгә «операция» ясарга кирәк. Сезгә символик йөрәгегезне тикшереп чыгу файдалы булыр дип санасагыз, кайсы якларга игътибар итеп була? Ә берәр якны үзгәртергә кирәк булса, моны ничек эшләп була? (Ирем. 4:4).

12 Шунысы ачык: Йәһвә безне үзгәрергә мәҗбүр итми. Ул «яхшы инҗирне» символлаштырган кешеләргә үзен белер өчен «йөрәк» бирергә вәгъдә иткән. Ләкин ул моны мәҗбүриләп эшләр дип әйтмәгән. Алар үзләре Аллаһыны белергә теләргә тиеш булган. Безнең дә андый теләк булырга тиеш түгелме?

Йөрәгебезне тикшерү һәм начар теләкләребезне юк итү мул фатихалар китерер

13, 14. Берәр мәсихченең йөрәге нинди мәгънәдә аның үзенә зыян китерә ала?

13 Гайсә сүзләре буенча, «явыз уйлар, үтерү, зина, фахишәлек, урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр кешенең күңеленнән чыга» (Мат. 15:19). Мәсәлән, берәрсенең күңелендә начар теләкләр тамыр җибәрсә, аның фахишәлек я зина кылуы ихтимал. Андый кеше гөнаһ эшләсә һәм тәүбә итмәсә, Аллаһының илтифатын мәңгегә югалтачак. Ләкин ул андый җитди гөнаһ кылмаса да, начар теләкләр аның йөрәгендә тамырлар җибәрергә мөмкин. (Маттай 5:27, 28 не укы.) Нәкъ шул очракта аңа йөрәген тикшереп чыгу файдалы булыр. Йөрәгегезне тикшергәндә, анда башка җенестәге кешегә карата, башкача әйткәндә, Аллаһы хупламаган урынсыз теләкләр һәм бетерергә кирәк булган яшерен уй-хисләр барлыгын күрсәгез, моны ничек төзәтергә?

14 Ә, бәлки, бер абый-кардәшнең йөрәгендә, берәр имандашына ачу тотканга, аңа карата нәфрәт хисе үскәндер (Лев. 19:17). Ул андый хисләрдән арыныр өчен бар тырышлыкларын куярмы? (Мат. 5:21, 22).

15, 16. а) Мәсихчеләр үз йөрәкләрен ничек «сөннәткә утырта» ала? Мисал китерегез. б) Ни өчен «сөннәткә утыртылмаган» йөрәк Йәһвәгә яраклы түгел?

15 Бәхеткә, мәсихчеләрнең күбесенең йөрәкләрендә андый начар уй-хисләр һәм теләкләр юк. Әмма Гайсә «явыз уйлар» турында да әйткән булган. Моңа тормышның төрле өлкәләренә зыян китерә алган карашлар керә. Әйтик, берәр мәсихче үз туганнарына тугры булудан мөһимрәк нәрсә юк дип саный. Әлбәттә, бу «соңгы көннәрдә» яшәгән үз якыннарын «яратмаучы» күп кешеләрдән аермалы буларак, мәсихчеләрнең үз туганнарын яратасы килә (2 Тим. 3:1, 3). Ләкин туганнарга ярату күрсәткәндә, безнең туганлык хисенә артык бирелүебез бар. Күпләр «ике бармак арасына ит үсми» диләр. Шуның өчен кайбер мәсихчеләр берәрсе туганнарын рәнҗетсә, үзләрен рәнҗеткәндәй хис итеп, аларны һәртөрле юллар белән якларга мөмкин. Динәнең абыйлары андый хисләргә бирелеп, күп кешеләрне үтергән (Ярат. 34:13, 25—30). Абессаломның йөрәгендә дә андый начар хисләр булганга, ул Амнонны үтергән (2 Пат. 13:1—30). Бу начар эшләрнең тамырлары «явыз уйларда» булмаганмы?

16 Билгеле, мәсихчеләрнең күңелләренә берәрсен үтерергә дигән уй да килми. Ләкин берәрсе аларның берәр туганын рәнҗетсә я аларга ул шулай эш иткән кебек тоелса гына, аларда үпкәләтүчегә карата үтә тискәре хисләр тумасмы? Алар, бәлки, аңа да кунакка йөрмәс, үзләре дә аны чакырмас (Евр. 13:1, 2). Әмма бер-берсен яраткан мәсихчеләр алай эшләми. Йәһвә безнең йөрәгебезне күрә. Безнең йөрәгебездә андый начар хисләр булса, бу йөрәгебез «сөннәткә утыртылмаган» икәнен күрсәтер (Ирем. 9:25, 26). Йәһвәнең яһүдләргә: «Йөрәгегезне сөннәткә утыртыгыз»,— дигән сүзләрен онытмыйк (Ирем. 4:4).

АЛЛАһЫНЫ БЕЛЕР ӨЧЕН «ЙӨРӘККӘ» ИЯ БУЛУ һӘМ АНЫ САКЛАУ

17. Йәһвәдән курку безгә берәр ягыбызны үзгәртергә ничек ярдәм итә ала?

17 Сез йөрәгегезне тикшергәндә Йәһвәнең киңәшләренә кайвакыт колак салмавыгызны һәм символик йөрәгегезнең билгеле бер дәрәҗәдә «сөннәткә утыртылмаганын» тапсагыз, нәрсә эшләргә? Бәлки, сез кеше нәрсә әйтер дип куркасыз, дан казанырга омтыласыз, байлык артыннан куасыз я хәтта кайвакыт үз дигәнегездә торасыз яки үҗәтләнәсездер. Андый хисләр күп кешеләргә таныш (Ирем. 7:24; 11:8). Иремия сүзләре буенча, аның тугрылыксыз яһүди замандашларының йөрәкләре «үҗәт һәм фетнәчел» булган. Ул шулай ук болай дип өстәгән: «Алар үз күңелләреннән: „Коеп яуган яңгырлар, көзге һәм язгы яңгырлар яудырган... Аллаһыбыз Йәһвәдән куркыйк“,— дип уйламаганнар» (Ирем. 5:23, 24). Йәһвәдән курыксак, ягъни аны хөрмәт итсәк, без йөрәгебездәге һәркайсы явызлыкны бетерәчәкбез. Андый курку ярдәмендә безгә берәр ягыбызны үзгәртү һәм Йәһвәгә буйсыну җиңелрәк булыр.

18. Йәһвә яңа килешүгә кергән хезмәтчеләренә нинди вәгъдә биргән?

18 Йөрәгебездәге уй-ниятләрне үзгәртергә тырышсак, Йәһвә безгә аны белер өчен «йөрәк» бирәчәк. Яңа килешүдә катнашкан майланганнарга ул мондый вәгъдә биргән: «Канунымны аларның эчләренә салырмын һәм аны аларның йөрәкләренә язармын. Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр». Ул болай дип дәвам иткән: «Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә турында белем ал!“ — дип өйрәтмәс. Чөнки мине гадиләрдән алып бөекләргә кадәр барысы да белер... Мин аларның канунсызлыкларын кичерермен һәм аларның гөнаһларын башка исемә төшермәм» (Ирем. 31:31—34) *.

19. Мәсихчеләрнең нинди искиткеч өметләре бар?

19 Яңа килешү китергән мәңге фатихаларны алырга теләсәк, безнең һәрберебез — майланганнар да, башка сарыклар да — Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне саклау һәм аның халкы арасында булып калу тәвәккәллеген ныгытып торырга тиеш. Ләкин, гөнаһларыбыз Мәсихнең йолым корбаны нигезендә кичерелгән булса гына, без Йәһвәне меңләгән еллар дәвамында белә алабыз. Гөнаһларыбыз кичерелә алганын белү безне башкаларны кичерергә, моны эшләү авыр кебек тоелса да, дәртләндерергә тиеш. Безгә башкаларга карата һәркайсы ачу я нәфрәт хисеннән арыныр өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк. Шулай эшләү без Йәһвәгә хезмәт итәргә генә түгел, ә шулай ук аны яхшырак белергә дә телибез икәнен күрсәтәчәк. Шул чакта Йәһвәнең Иремия аша: «Сез мине эзләячәксез һәм табачаксыз, чөнки мине бөтен йөрәгегез белән эзләячәксез. һәм мин сезгә үземне табарга мөмкинлек бирәчәкмен»,— дип әйткән сүзләре безгә дә кагылачак (Ирем. 29:13, 14).

^ 3 абз. Иремия 24:3: «Йәһвә миннән: „Иремия, син нәрсә күрәсең?“ — дип сорады. Мин аңа: „Инҗир җимешләрен күрәм. Яхшы инҗир бик яхшы, ә начар инҗир бик начар, шулкадәр начар ки, хәтта ашарлык та түгел“,— дидем».

^ 8 абз. Иремия 5:23; 7:24: «Ләкин бу халкының йөрәге үҗәт һәм фетнәчел булып киткән. Алар минем юлымнан тайпылып, үз юлларында йөри. ...Алар тыңламадылар һәм колак салмадылар, ә үз явыз йөрәкләренең үзсүзләнүе аркасында үз юлларында йөрүләрен дәвам иттеләр һәм алга түгел, ә артка бардылар».

^ 18 абз. Яңа килешү турында күбрәк белер өчен, 2012 елдагы «Мәсихчеләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә» дигән брошюраның 26—30 нчы битләрен кара.