Изге Язмаларны уку сезгә күбрәк файда китерсен
«Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам» (РИМ. 7:22).
1—3. Изге Язмаларны уку һәм андагы хакыйкатьләр буенча яшәү нинди фатихалар китерә?
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ аңларга ярдәм иткәне өчен мин Йәһвәгә һәр иртә рәхмәтләр укыйм»,— дип әйткән олы яшьтәге бер апа-кардәш. Ул Изге Язмаларны 40 тапкырдан артык укып чыкса да, укуын дәвам итә. Башка бер яшь апа-кардәш Изге Язмаларны укып, Йәһвәнең барлыгына инанган һәм күктәге Атасына якынлашкан. Ул: «Үземне беркайчан да шулкадәр бәхетле хис иткәнем булмады»,— дип әйткән.
2 Рәсүл Петер мәсихчеләрне «Аллаһы сүзендәге саф сөткә сусап торырга» өндәгән (1 Пет. 2:2). Бу ихтыяҗны Изге Язмаларны өйрәнеп канәгатьләндерсәк һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләр буенча яшәсәк, вөҗданыбыз да саф, тормышыбыз да мәгънәле булыр. Моның ярдәмендә хак Аллаһыга хезмәт иткән һәм аны яраткан кешеләр белән дуслыгыбыз ныгыр. Боларның барысы «күңелебездән Аллаһы канунына шатланыр» өчен нигез булып тора (Рим. 7:22). Изге Язмаларны уку безгә тагын нинди фатихалар китерә ала?
3 Йәһвә һәм аның Улы турында күбрәк белем алган саен, сез аларны һәм кешеләрне ныграк ярата барырсыз. Изге Язмалардан сез Аллаһы тыңлаучан кешеләрне үлә барган бу дөньядан тиздән ничек коткарачак икәнен белерсез. Сезнең бу шатлыклы яхшы хәбәрне кешеләр белән бүлешәсегез килер. Белгәннәрегезне башкалар белән уртаклашканда, Йәһвә сезне, һичшиксез, фатихалаячак.
УКУ һӘМ УЙЛАНУ
4. Изге Язмаларны «әкрен тавыш белән» уку нәрсәне аңлата?
4 Йәһвә безнең Изге Язмаларны өстән-өстән генә укуыбызны теләми. Ул борынгы вакытта яшәгән Йошуага: «Бу канун китабында язылганнар телеңнән төшмәсен. ...Аны көне-төне әкрен тавыш белән укы»,— дип кушкан булган (Йошуа 1:8; Мәд. 1:2). Аның кушуы Яратылыштан Ачылышка кадәр бар сүзләрне әкрен тавыш белән укырга кирәк дигәнне аңлатмый. Сүз уйлану өчен кирәкле тизлек белән уку турында бара. Шулай укып, сез үзегез өчен файдалы һәм үзегезне ныгыта алган өзекләргә бар игътибарыгызны тупларсыз. Андый өзекләрне, шигырьләрне һәм сүзтезмәләрне очратканда, аларны, андагы сүзләрне кычкырып я эчтән әйтеп, әкрен укырга тырышыгыз. Шул чакта укыганнарыгыз йөрәгегезгә үтеп керер. Бу сезгә нинди файда китерер? Аллаһы нәсыйхәтләре акыллы икәнен аңлагач, сез алар буенча яшәргә теләрсез.
5—7. Аллаһы Сүзен әкрен тавыш белән уку ярдәмендә а) әхлакый яктан ничек саф булып калырга, б) башкалар белән ничек түземле һәм игелекле булырга һәм в) Йәһвәгә хәтта авыр вакытларда да ничек таянырга өйрәнергә? Мисал китерегез.
5 Безгә Изге Язмаларның берәр китабын аңлау авыр кебек тоелса, аны әкрен тавыш белән уку файдалы булыр. Өч мисал карап чыгыйк. Беренче очракта бер яшь абый-кардәш үзенең шәхси графигы буенча һошеяның пәйгамбәрлек китабын укый. Дүртенче бүлекнең 11—13 нче шигырьләрен әкрен тавыш белән укып чыккач, ул тукталып кала. (Һошея 4:13 не укы *.) Ни өчен бу шигырьләр аның игътибарын җәлеп итә? Чөнки аңа мәктәптә әхлаксызлык кылырга басым ясыйлар. Ул шигырьләрдә язылганнар турында уйлана һәм күңеленнән: «Йәһвә кешеләрнең үзләре генә калганда да явызлык кылганнарын күреп тора. Минем аны рәнҗетәсем килми»,— дип әйтә. Нәтиҗәдә, абый-кардәшнең Аллаһы каршында әхлакый яктан саф булып калырга тәвәккәллеге ныгый.
6 Икенче очракта бер апа-кардәш Йәил китабын укый һәм 2 нче бүлекнең 13 нче шигыренә кадәр җитә. (Йәил 2:13 не укы *.) Шигырьне әкрен тавыш белән укыганда, ул үзенә «юмарт игелекле һәм шәфкатьле», ярсырга ашыкмаган һәм «яратучан игелеге чиксез» Йәһвәдән үрнәк алырга кирәклеген аңлый. Ул ире һәм башкалар белән сөйләшкәндә, кайвакыт мыскыллы һәм ачулы сүзләр әйткәли, әмма хәзер бу гадәттән арынырга кирәк дигән нәтиҗәгә килә.
7 Өченче очракта эшсез калган бер гаиләле абый-кардәш, хатынымны һәм балаларымны ничек тәэмин итәрмен, дип борчылып тора. Наум 1:7 дә ул әкрен тавыш белән Йәһвә «үзендә сыену урыны эзләүчеләрне белә» һәм ул андый кешеләр өчен «бәла-каза килгән көндә нык таяныч» булып тора икәне турында укый. Бу фикер аны юата. Ул Йәһвәнең яратуын сизә, һәм аның борчылу хисләре басыла. Аннары ул 15 нче шигырьне әкрен тавыш белән укый. (Наум 1:15 не укы *.) Кардәш, яхшы хәбәрне авыр чакларда да вәгазьләп, Йәһвәгә таянганын раслый ала икәнен аңлый. Эшне эзләгән чакта ул ял көннәрендә генә түгел, ә башка көннәрдә дә вәгазьләячәк дигән карарга килә.
8. Сез Изге Язмаларны укыганда эзләп тапкан берәр рухи алмазның төп фикерен кыскача әйтеп бирегез.
8 Югарыда каралган файдалы фикерләр кайберәүләргә аңларга авыр кебек тоелган Изге Язмаларның китапларыннан алынган. һошея, Йәил һәм Наум китапларын берәр сабак алу максаты белән өйрәнсәгез, сез алардан башка шигырьләрне дә әкрен тавыш белән укырга теләрсез. Күз алдыгызга китерә аласызмы, бу пәйгамбәрләрнең язмаларында сез күпме зирәклек, күпме юаныч табарсыз! Ә Изге Язмаларның башка китаплары турында шуны ук әйтеп буламы? Аллаһы Сүзен алмазларның бетмәс чыганагы белән чагыштырып була. Алмазларны күрергә тырышыгыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, Изге Язмаларны җитәкчелек белән юаныч эзләп табу максаты белән укыгыз.
УКЫГАННАРЫГЫЗНЫ АҢЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ
9. Безгә Изге Язмаларда язылганнарны яхшырак аңларга нәрсә булыша ала?
9 Әлбәттә, Изге Язмаларны көн саен уку мөһим, әмма укыганнарны аңлау да бик әһәмиятле. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре
тарафыннан бастырылган басмалар ярдәмендә Аллаһы Сүзендә телгә алынган кешеләр, җирләр һәм вакыйгалар турында күбрәк белергә тырышыгыз. Яисә сезнең Изге Язмалардагы берәр тәгълиматны ничек кулланырга икәнен беләсегез килсә, җыелышыгыздагы берәр өлкәннән я башка җитлеккән мәсихчедән ярдәм сорый аласыз. Белемнәр арттыру никадәр мөһим? Моны белер өчен, беренче гасырдагы бер мәсихченең мисалына кагылып китик. Аның исеме Аполло́с булган.10, 11. а) Аполлоска яхшы хәбәрне таратуын яхшыртырга кем һәм ничек ярдәм иткән? б) Аполлос турындагы хәбәрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? («Өйрәтүегез бүгенге көндә ачылган хакыйкатькә туры киләме?» дигән рамканы кара.)
10 Аполлос исемле яһүд «Язмаларны яхшы белгән» һәм «изге рух ярдәмендә ялкынланып» сөйли торган мәсихче булган. Рәсүлләр китабында аның турында: «Яхъя вәгазьләгән суга чумдырылу турында гына белсә дә... [ул] Гайсә турында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте»,— дип әйтелә. Ләкин Аполлос Гайсә шәкертләре үткәргән суга чумдырылу турында белмәгән. Прискиллә́ белән Әки́л исемле мәсихче ирле-хатынлы Аполлосның Эфестә сөйләгәннәрен ишеткәч, «Аллаһы юлын аңа төгәлрәк аңлатканнар» (Рәс. 18:24—26). Бу аңа нинди файда китергән?
11 Эфестә вәгазьләгәннән соң Аполлос Ахаяга киткән. «Анда килгәч, Аполлос Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә иман итүчеләр булып киткәннәргә бик нык булышкан, чөнки Язмалардан Гайсәнең Мәсих икәнлеген күрсәтеп, бөтен халык алдында яһүдләрнең ялгышканнарын ашкынып һәм төпле дәлилләр китереп исбат иткән» (Рәс. 18:27, 28). Ул вакытта Аполлос мәсихчеләрнең суга чумдырылуының мәгънәсен инде дөрес аңлата белгән. Белемнәрен арттырганнан соң ул яңа гына мәсихчеләр булып киткән кешеләргә рухи яктан үсәргә «бик нык булышкан». Моннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Аполлостан үрнәк алып, без Изге Язмаларда язылганнарны аңларга тырышабыздыр. Әмма берәр тәҗрибәле кардәш безгә өйрәтүебезне яхшыртуга кагылышлы киңәшләр биргәндә, без аларны басынкылык һәм рәхмәт хисе белән кабул итәбезме? Шулай эшләсәк, изге хезмәтебезнең сыйфаты яхшырыр.
БЕЛГӘННӘРЕГЕЗНЕ КУЛЛАНЫП БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ
12, 13. Без Изге Язмаларны кулланып өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек йомшак кына ярдәм итә алабыз?
12 Прискиллә, Әкил һәм Аполлос башкалар өчен фатиха булган кебек, без дә башкалар өчен фатиха була алабыз. Берәр кызыксынучыга тормышын үзгәртергә ярдәм иткәннән соң, аның рухи үсешен күргәндә, сездә нинди хисләр туа? Я сез, өлкәннәр, берәр кардәш Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшегез үзенә файда китергәне өчен сезгә рәхмәт белдергәндә, нәрсә хис итәсез? Аллаһы Сүзе ярдәмендә башкаларга булышсак, без, һичшиксез, канәгатьлек һәм шатлык кичерербез *. Ләкин Изге Язмаларны остарак кулланырга ничек өйрәнергә?
13 Ильяс пәйгамбәр заманында яшәгән күп исраиллеләр бер юлы чын һәм ялган гыйбадәт кылуда катнашкан. Ильяс пәйгамбәрнең исраиллеләргә биргән киңәше хакыйкать ягына басаргамы, юкмы дип икеләнеп торган өйрәнүчеләргә дә булыша ала. (3 Патшалык 18:21 не укы *.) Кызыксынучыларның кайбере исә дуслары я туганнары Изге Язмаларны өйрәнүләре турында нәрсә әйтерләр дип куркырга мөмкин. Сез аларның игътибарын Ишагыйя 51:12, 13 кә юнәлтеп, аларны Йәһвәгә гыйбадәт кылуга икеләнмичә кушылырга дәртләндерә аласыз. (Укы *.)
14. Башкаларга ярдәм итү өчен сезгә кирәкле шигырьләрне искә төшерергә нәрсә булыша ала?
14 Чыннан да, Изге Язмаларда безне юата, төзәтә һәм ныгыта алган фикерләр күп. Әмма сез, бәлки, кирәк чакта теге я бу шигырьне ничек табармын дип борчыласыздыр. Изге Язмаларны һәр көн укыгыз һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Шулай итеп, сез тора-бара Изге Язмалар белән тагы да яхшырак танышырсыз, һәм Йәһвә изге рухы ярдәмендә сезгә кирәкле шигырьләрне искә төшерер * (Марк 13:11; Яхъя 14:26 ны укы).
15. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне белүегезне ничек тирәнәйтеп була?
15 Җаваплы вазифаларны үтәр өчен, Сөләйман патшадан үрнәк алып, Йәһвәдән зирәклек сорагыз (2 Елъ. 1:7—10). Борынгы пәйгамбәрләр Аллаһы Сүзенә кагылышлы «тырыш эзләнүләр һәм җентекле тикшерүләр» үткәргән кебек, сез дә Йәһвә турында һәм аның ихтыяры турында хакыйкатьне белер өчен Изге Язмаларны тикшерегез (1 Пет. 1:10—12). Рәсүл Паул Тимутине үзен «иман сүзләре белән һәм гаҗәеп тәгълимат белән» тукландырырга өндәгән булган (1 Тим. 4:6). Сез дә Паулның киңәшен тотсагыз, башкаларга ярдәм итәр өчен Изге Язмаларны ничек кулланырга икәнен дә белерсез, үз иманыгызны да ныгытырсыз.
АЛЛАһЫ СҮЗЕН УКУ БЕЗНЕ САКЛЫЙ
16. а) «Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерү» бируялеләргә нинди файда китергән? б) Ни өчен Изге Язмаларны һәр көн уку бүген аеруча мөһим?
16 Македония җирендәге Бируя шәһәреннән булган яһүдләрнең «Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерү» гадәтләре булган. Паул аларга яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, алар аның сүзләрен Язмалардан белгәннәре белән чагыштырган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Аларның Рәс. 17:10—12). Бу очрактан күренгәнчә, Изге Язмаларны һәр көн уку иманыбызны ныгыта. Андый иман — «өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» — Аллаһының яңа дөньясында яшәвебез белән бәйле (Евр. 11:1).
күбесе Паулның хакыйкатькә өйрәткәненә инанган һәм ахыр чиктә «Гайсә шәкертләре булып киткән» (17, 18. а) Нык иманыбыз һәм яратуыбыз символик йөрәгебезне ничек саклый? б) Котылуга өметебез безне ничек саклый?
17 Паул болай дип язган булган: «Без, көн угыллары, аек фикерле булыйк, иман белән мәхәббәт күкрәкчәсен киик һәм котылуга өметне тимер башлык итеп йөртик» (1 Тис. 5:8). Гаскәриләргә дошманнары белән сугышканда йөрәкләрен сакларга кирәк булган. Мәсихчеләргә дә символик йөрәкләрен гөнаһның көчле тәэсиреннән сакларга кирәк. Йәһвә хезмәтчесе, Аллаһы вәгъдәләренең үтәләчәгенә нык ышанса һәм Аллаһыны вә кардәшләрне яратса, югары сыйфатлы күкрәкчә киеп йөри дип әйтеп була. Аллаһы хуплавыннан мәхрүм калмас өчен, ул, һичшиксез, бар тырышлыкларын куяр.
18 Шулай ук Паул «котылуга өметне» символлаштырган тимер башлык турында әйткән булган. Сугышканда үз башын сакламаган борынгы гаскәринең һәлак булуы ихтимал булган. Ләкин аның башында яхшы башлык булган булса, ул, башына суксалар да, зур зыян күрмәс иде. Без дә Йәһвәнең үзебезне коткара алачагына өмет итсәк, өметебез фикер йөртүебезне саклар. Өметебез ярдәмендә без мөртәтләргә һәм аларның гангрена сыман таралган «буш сөйләшүләренә» каршы тора алырбыз (2 Тим. 2:16—19). Өметебез безгә шулай ук Йәһвә хупламый торган эшләрне кылырга этәргән кешеләргә каршы торырга җитәрлек көч биреп торыр.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУ КОТЫЛУГА ЮЛ АЧА
19, 20. Ни өчен без Аллаһы Сүзен югары бәялибез һәм моны ничек күрсәтәбез? («Йәһвә миңа иң кирәкле нәрсәләрне бирә» дигән рамканы кара.)
19 Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан саен, безгә Йәһвә Сүзенә тагы да күбрәк таянырга кирәк. Шулай эшләү безгә кимчелекләребезне төзәтергә һәм гөнаһлы теләкләребезгә каршы торырга ярдәм итә ала. Изге Язмалардагы юату һәм ныгыту ярдәмендә без Шайтан һәм аның дөньясы тудыра торган сынауларда тугрылык сакларбыз. Йәһвә үз Сүзе аша биргән җитәкчелеккә буйсынсак, без мәңгелек тормышка илтүче юлда калырбыз.
20 Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын» тели икәнен онытмагыз. Бу кешеләр санына Йәһвә хезмәтчеләре һәм яхшы хәбәребезне кабул иткән вә Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләр керә. Ләкин котылырга теләгән һәрбер кеше «хакыйкать турында төгәл белем» алырга тиеш (1 Тим. 2:4). Шулай итеп, котылуыбыз Изге Язмаларны уку һәм укыганнарыбызны куллану белән бәйле. Изге Язмаларны һәр көн укып, без Йәһвәнең кыйммәтле хакыйкать Сүзен никадәр кадерләгәнебезне күрсәтә (Яхъя 17:17).
^ 5 абз. Һошея 4:13: «Алар тау башларында корбаннар чалалар һәм калкулыклар өстендә, бөек агачлар, стиракс агачлары һәм зур агачлар астында, күләгә биргәнгә, корбаннар яндырып төтен чыгаралар. Шунлыктан сезнең кызларыгыз фахишәлек кыла һәм киленнәрегез зина кыла».
^ 6 абз. Йәил 2:13: «Киемнәрегезне түгел, ә йөрәкләрегезне ертыгыз, Аллаһыгыз Йәһвәгә кире кайтыгыз. Ул бит юмарт игелекле һәм шәфкатьле, ул ярсырга ашыкмый һәм аның яратучан игелеге чиксез. Ул афәт җибәргәненә үкенер».
^ 7 абз. Наум 1:15: «Менә, яхшы хәбәр таратучы тауларда тынычлыкны игълан итә. Яһүд халкы, үз бәйрәмнәреңне бәйрәм ит. Үз антларыңны үтә, чөнки бер явыз кеше дә синең аша узмас. Ул бөтенләйгә юк ителер».
^ 12 абз. Әлбәттә, без Изге Язмалардагы киңәшләрне башкаларга басым ясау я аларны хөкем итү өчен кулланмыйбыз. Без Йәһвәдән үрнәк алып, Изге Язмаларны өйрәнүче белән үзебезне түземле тотарга һәм йомшак мөгамәлә итәргә тиеш (Мәд. 102:8).
^ 13 абз. 3 Патшалык 18:21: «Ильяс халык янына килеп: „Сез, ике төрле фикер йөртеп, кайчанга кадәр ике аякка да аксарсыз? Йәһвә хак Аллаһы икән, аның артыннан барыгыз, Баал икән, аның артыннан барыгыз“,— дип әйтте. Әмма халык аңа бер сүз дә дәшмәде».
^ 13 абз. Ишагыйя 51:12, 13: «Сиңамы соң үләсе кешене һәм гомере яшел үләннеке кебек адәм баласын куркырга? Сиңамы соң Барлыкка Китерүчең Йәһвәне онытырга?»
^ 14 абз. Әйтик, сез берәр өзекнең төп сүзләрен беләсез, әмма ул нинди китапта, бүлектә һәм шигырьдә язылганын оныткансыз ди. Андый очракларда нәрсә эшләргә? Бу сүзләрне Инҗилнең сүзләр индексыннан һәм «Күзәтү манарасы китапханәсе»ннән (рус) карасагыз, сез үзегезгә кирәк шигырьне табарсыз.